Masguda I. Shamsutdinova's site


 

103+105+106. Указ Екатерины Второй. Татар Каргалысы

Хәлиулла Хәлфә, Оренбургский-Южноуральский округ - генерал Белов,(Па́вел Алексе́евич Бело́в (6 [18] февраля 1897 года, Шуя — 3 декабря 1962 года, Москва) — советский военачальник, генерал-полковник (1944), Герой Советского Союза (1944). см воспоминания каргалинцев о его взаимоотношении с Халиулла Халфа ниже) свадьба татарских баев в Каргалах....
Изән - идән
Сторона А, 9нчы июль. 1992 ел. Җәүдәт Вәлитов - ҖВ
Йолдыз Исанбет — ЙИ


Җәүдәт Вәлитов 1929 нчы елда туган, 23 нче июльдә. Каргалыда туган, урта белем.
Балалар белән 17 ел эшләгән, мәктәптә. Завклуб булып яшь вакытта эшләгән.
Брак – свист. Ничего не слышно. 1/6 часть вначале не слышно.
Теләсә нинди җырлаган кешене алмыйбыз.
Без самоучка.
Бездә читек белән биибез. Бездә шомарак инде. Бездә бик тыпырдамыйлар инде.
ЙИ: Оекчан бииләрме?
ҖВ: Юк. Мин башка поднос куеп бии идем. Татарда элек-электән хатын-кызлар авыр әйберләрне башта йөртү булган хәл. Сугыш елларында башка капчыкны куеп йөри торган торганнар ие. Шундый бернәрсәсе бар. Мәзәк, кызыклык өчен.
Й: Безгә берәү әйтте, татар биегәндә аның тәне кузгалмый дип. Урыс бөтен тәне белән бии.
Җ: Дөрес ул. Күбрәк мимика. Куллар билдә була инде. Тормышка җилләнеп каршы барып, кочып алу, кешелеклелек. Үзенең лирикасы шул җырда. Бию – тыпырдау гына түгел, аның эчке колориты, тойгылары булырга тиеш. Әнә шул йөздә, куларының движениеларында, хәрәкәтендә. Тигезлек. Яшь кәҗә тәкәсе сымак сикерү юк. Тыйнаклык. Гомумән хатын-кызларда. Бездәге мөлаемлык, тыйнаклык. Бездәге бөтен сөендергән әйбер үзенең җөзе (йөзе – мш) белән. Яулыкның кырыеннан гына карап үтүе дә, күз сирпеп кенә, нечкә генә карауда әллә нинди хәтле зур мәгънә, йөзе белән карамаса да ул бөтен нәрсәне күрә. Утырган халыкларның да эчке хисләрендә күрә аның. Шуңа күрә дә ул халыкка аңлашылып тора. Капыл чыгып татар кызы тыпыр-тыпыр тыпыр-тыпыр басып изәнне җимерердәй булса аңа кул чабалар күп итеп, ул теләгән хискә китереп җиткерә алмый.
Й: Башкорт биюләре белән чагыштырсаң татарныкы нәрсә белән аерыла?
Җ: Башкортта күберәк тематически. Күп әйберләрдә безнең башкорт белән тугандашлык чагыла. Аларда очып булсада, рух белән чагыштырганда, башкортның каш-күз. Тагын аларда бик тә матур оформление. Костюмнар, куллар, эластичный. Бездә тик киемдә генә булмаса, аларда берничә аларда классик бию дип әйтер идем инде. Бишбармак көе. Күп биюләрдә аның элементлары кабатланалар. Бик күптәнге биюләре аларның. Туганлык җебе сизелеп тора. Көйләр башкортларның матурырак, җәйләүләр, таулар, идел буйлары. Ә бездә бераз руска тартым бар. Хәзерге көйләрдә. Кысынкылык татар көендә.
Июль, 1992 ел.
Давлетьяров Гобәй Габдерахман улы. 1912 елда Каргалыда туган. Профессиясе — снабженец Йолдыз Исанбәт яза.
ДГ: Каргалының төп халкы Каргалыда тормый хәзер. Каргалы 1920 елда янганнан соң.. Янганчы Каргалыда 13400 кеше торган. 1913 нче елга кадәр. Герман сугышы башланганга кадәр. Шуннан соң Каргалы янды 1920 нче елны җәй көне июль или июнь аенда. Каргалының самой ценность исторически ерләре, обед вакытында чыккан пожар ие ул, уже көн батканда Каргалы янып булды. Шундагы янган халыкның Каргалыда берсе калганы юк. Һәммәсе күчте, оренбурга күчте, Башкирияга. Кай ердә туган ыруы бар шунда китте. Каргалы 20 нче елдан соң, Сакмар очы калды, Дунай ягы калды, Каргалы очы калды. Самый Каргалының исторически богатый ерләре 7 сәгать эчендә юк булды. Чөнки агач өйләр, аннан соң бик еш утырган. Аннан соң тирәк дигән юк, аны тота торган һич нәрсә юк, һәр өйдә тәрәзә башында, яхшылап украшать ителгән, шуның артында күгәрчен оялары ие. Шул өйгә ут капканчы күгәрчен утыра, уже утка пешә башлагачтын очып чыга да кай ергә барып төшсә шунда ут күтәрелә. Җил булды Каргалы очы ягыннан. Ул вакытта мин бәләкәй баламын, без торадыриек центрда, зыяратка якын гына, шул аралыктан без үзебезнең одеяларыбызны, яхшы нәрсәләребезне алмаганбыз, кулыбызга ни эләккәндер инде. Зыяратка халык җыелды. Халык һәммәсе зыяратка китте, Сакмар суына якын кешеләр Сакмар суы буена китте. Сакмар суы бу ердән акмый иде ул вакытта, теге яктан озактан агадыр ие. Шунда күп кеше Сакмар буена төшеп су эчендә утырды. Ни өчен? Барлык янганның эссесе шул якка барды. Даже җил белән чыгып ут Сакмар ягында, менә күпер бар бит, шул күпернең сул ягында анда зур поселок бар ие, Кузнечный, Тимерчеләр, ат дагалый, арба төзәтә, шундый. Даже шуларга ут чыгып шунда өлкән өлкән агачлар янды. Анда дороңный отделның складлары янды, су буендагы утырган эре-эере агачлар бар ие, ике-өч кочак җитми торган , шуннан соң Каргалының халкы таралды. Каргалының самый коренной халыклары. Төп халыклары таркалып китте. 20 нче ел ут янды, 21 нче елны ачлык. Ә ачлыкта инде, балаларны детдом белән җибәрделәр, безнең әтине воспитатель итеп, әнием – воспитательница булып Оренбурга. Ул вакытта Каргалы Башкирияга карый иде. Каргалы татарлары, Иманкул татарлары, Тук буе, Чебенле авыллары, татар авыллары Башкирияга карый иде. Стәрлетатамак столица ие. Совнарком Башкириянең Заки Валиди Каравансарайда булды. Шунда бу татар авылларында ятим калган семьясы мөмкинчелекләре булмаган балаларны җыйнап Каравансарайга җыйнадылар. Беренче елны көз бабалар арасында авыру башланды, медицинское обслуживание түбән ул вакытта, дарулар юк, шунда минем әнием дә авырды. Әниемнең имчәк баласы да бар ие. Шул поезд белән Ташкенга (Ташкент - м) без ике ай бардык. Оренбурдан Ташкенга кадәр. Сеңлем үлде, әнием Ташкенда үлде. Безне Ташкенда калдырмадылар, дальше ебәрделәр. Без Афган границасына бардык, Кушкага. Шунда урыс балаларын калдырдылар да, безне кире китереп Елатан дигән булдык. Ана бер ел булдык. 23 нче елда кайттык. Балаларның исән калган әтиләре Оренбург исполкомныд кәгазе белән барып андагы балаларны алып кайтты. Безне укытмадылар Төрекмән институтында. Сез европеецлар, сез укысагыз кайтып китәсез дип. 20 ләп булганбыздыр, без оренбурга, аннан Каргалыга кайттык. Детдом бар ие Каргалыда. Детдом балалары әз калды Каргалыда. Дом зур иде. Детдом балаларының һәммәсе дә укыды. Без укыган вакытта монда Сара Саттарова дигән кыз бар ие. Ул консерваториядә укыды. Матур ерлый иде. Хәзерге Каргалыда яшәгән кешеләр Каргалы кешеләре түгел. Күбесе Башкириядән килгән кешеләр. Башка күрше авыллардан. Күберәк хатын-кыз. Каргалы кешесе әгәр улын өйләндерә торган булса менә күрше авыллардан барып яхшырак семьядан сөйләшеп улларын шуларга өйләндерәләр ие. Например, Биккол бар, Алабайтал бар, Сакмар буенда авыллар бар, шулар белән бәйләнеш. Каргалының төп халкы юк хәзер. Шуның өчен Каргалының фольклоры сакланмаган. 20 нче ел поңарда бер мәхәллә целиком, 1, 2, 3, 7 нче мәхәллә. Дүрт мәхәлләнеңб иң богатый, самый культурный халык, культурный центр, библиотекалар, театрлар банкылар 6 сәгать эчендә юк булды.
И: Менә әйтәләр, монда татар казачийлары булган... Китапта очрый.
Г: Юк. Каргалыда юк. Менә Сакмарскийда татар казачийлары бар. Илик районында бар, Меженка авылында бар, Сарташ авылы. Каргалыда казачий булганы да юк. Новочеркасский да татарлар бар, алар казаклар. Оренбурдан 20 км.
И: Каргалының тормышы белән бәетне ишеткәнем юк. Каргалыда язучылар булды. Ике высший класс, мәхәлләләр, первый-второй степень мәдрәсәләр. Аскы таш мәдрәсәләр дип әйтәләр. Каргалыда 10 мәхәллә булган. Ике высший класслар. Певый мәхәллә базар мәхәллә. Хәзерге детдомның ишегалдында Хайрулла ишан мәдрәсәсендә читтән килеп укыган шәкертләр. Өлкән егетләр. Иң беренче Карагалыда минем ишетүемчә или 13 или 14 елларда Хайрулла ишан мәдрәсәсендә шәкертләр театр куялар. Анда ни булгандыр. Белмим. Беренче театр шул Хәйрулла мәдрәсәсендә.
И: Төрле уеннар, битлекләр киеп, Сәвәли исемле уеннар булмадымы?
Г: Мәгъзум бакчасы бар иде Каргалыда. Террасалар бар иде, бик матур бакча. Шунда җәй көне балаларны җыйнап алар белән заниматьмя итәләр иде, специальный мөгалимнәр. Әмма ул балалардан театр куйдыруны мин белмим. Яшьләрдән театр кую бар иде. Хәзер правление колхоза бар бит, шуннан таш күпердән төшкән вакытта угловой зур агач өй бар, ул элекке мәчет. Шул мәчетнең ас ягында таш мәдрәсә бар иде. Фәрхетдин мулла мәдрәсәсе диләр иде. Шулмәдрәсәдә театр куйдылар. Мин беренче класста укыйдыр идем ул вакытта. Безне анда мәктәп балаларын театр күрсәсәбез дип алып бардылар. Канфит, прәнник бирделәр. Беренче театрны шунда күргәнем булды. Ут янганчы бик зур матур библиотека бар иде, хәзерге эшли торган мәчет бар бит. Шул мәчетнең аскы урамында. Таштан салган бик зур матур библиотека-читальня бар иде. Аны җәмгыять-хәйрия диләр ие. Анда күп кешеләр йөрде. Анда мөгалимнәр күберәк катнашканнар. Ул вакытта Каргалының тарихына килсәгез кызлар-егетләр уйнавына килгәндә ул бик строгий иде. Әле мин белгәндә мин тик ишетеп кенә беләм, бер яшь киленчәк беләнме бер яшь кеше сөйләшкәнме инде, шуңарга шуны мәчет алдында суктырганнар, шуннан соң аны ишәккә атландырып, артына каратып утыртып кычкыртып йөргәннәр. Минем кебек булмагыз, рисваймы. Менә минем кебек мәсхәрә булмагыз дигән сүзне гарәпчә әйтелгән инде. Ул сүз. Шуның өчен яшьләр арасында уен-көлке дигән нәрсә Каргалыда бик строгий нәрсә. Монда беренчедә ишан бар, ул дин буенча муллалардан күп югары кеше. Хайрулла ишан. Галикеев. Монда ун мәчет, 11 манара Каргалыда. Менә шул халык арасында ул яшьләргә йөрү мөмкин түгел иде, тем более кызларга. Революциягә кадәр Каргалыда тик ир балалары гына укытылды мәктәптә. Каргалыда Рахматулла бай дигән беренче мәхәлләдә кызлар мәктәбе салдырган. Шуңа заведуюәий итеп Казаннан алып килгән. Хәтеремдә юк инде, Каргалының кызлары шунда укыган. Здание утта янды. Революөия алдыннан, я 13нче елларда булган. Заведующая булып килгән абыстай уку язуга өйрәтә. Мәчет картлары каршы төшәләр. Алар уку-язарга өйрәнсә егетләргә хат яза башлыйлар, дип. Рахмат бабайны да ачуланалар, син кызлар мәктәбе салдырдың да, кызлар мәктәбе диләр иде, мәдрәсә димиләр иде, салдырдың да менә син безнең кызларны юлдан яздыра торган иттең, дип. Ул абыстай бик булган, образованный, күп нәрсәне белгән, Каргалыда хатын-кызларга чигүне өйрәткән, менә. Шәл бәйләүне өйрәткән, оек, бияләй бәйләүне өйрәткән. Менә Каргалы шәле диләр, иде. Дебет шәлләр. Әнә шул абыстайның мәктәптә укытып өйрәткәненнән калган әнә шул шәл бәйләү. Аңа кадәр булмаган. Ишеткәнем юк. Минем ишеткәнем, шул абыстай өйрәткән. Тегү, чигү, шәл бәйләү. Ул шул кызлар мәктәбендә.
Й: Сез бит вакытында Әхмәт байдан мәдрәсә салдыртмагансыз. Әхмәт байга каршы килгән мондагы картлар.
Г: Әхмәт бай Оренбур бае түгел.
Й: Оренбур бае шул.
Г: Әхмәт бай Казанда тора, ә монда Мәхмүт бай, Гани бай. Ул ярым миллионга җиткәндәй капитал калдырган. Мәхмүт бай. Мәхмүт бай монда Каргалыда салырга уйлый. Каргалыда мәчет картлары аңарга каршы төшеп монда мәдрәсәне салдырмыйлар. Шуннан соң ул аны Оренбурда салдыра. Менә Урыски тимер юлы. Урыски тимер юлы станция Каргалкадан Каргалы аркалы үтәргә тиеш булган. Юк, урыс килә, сугыш килә, дип, аны да салдыртмаганнар.
Й: Дөрес иткәннәр.
Г: Ничек дөрес булсын, шуның аркасында Каргалы халкы надан булып калган.
Й: Бик матур әдәби телдә сөйләшә Каргалы халкы. Ни сәбәптән?
Г: Каргалы халкында бер тенденөия булган. Мәчет салдыру белән мәчет янында мәдрәсә салдырылган. Мәдрәсәдә шул мәхәлләнең балалары укытканнар. 1-2 нче башлангыч классларны. Инде югарырак үсә башлагачтын алар зуррак мәктәпкә бара башлаганнар. Һәр мәчетнең янында мәдрәсә. Ким куйганда 3 класс. Шуның өчен аларның әдәби укый- яза белүенең сәбәбе шул. Ну урыс теленнән алар бер нәрсә дә белмәгәннәр.
Й: Яшәгәннәр ич ансыз да. Хәзер дә бик шәп сөйләшә сезнең халык.
Г: Каргалыда мин белгәндә тик бер урыс бар иде.
Й: Казан авылларында бу хәтле сөйләшә алмыйлар.
Г: Оренбур татарларының теле иң әдәби тел. Казан татарлары белән күп аермасы бар.
Й: нигә?
Г: Аның сәбәбе бар. Каргалы җир алган, утырган ул, минем предположение буенча, 1880нче елларга кадәр. 90 нынчы елларга кадәр үсмәгән. Каргалыда һич бөртөрле промышленность булмаган. Үз халкына эшләргә юньле эш табылмаган. Инде 1900 елның бу ягына килгән вакытта Каргалы халкының эчендә күбесе сәүдәгәр була.
Сторона В
Аның сәбәбе - башланган герман сугышы. Каргалы халкы – ул вакытта Каргалыда тиречеләр бар, каеш ясаучылар, безнең бер ләкабебез – каеш, шәм ясаучылар булган, минем бабаның ләкабе – шәмче. Шәм койганнар. Ул вакытта лампа дигәне әз. Шәм койганнар. Каеш ясаучы, шәм ясаучы, шундый специальностьлар булган. Монда татар авылы. Сәүдәгәрләр в основном товар алып килеп Нижгар якларына барып товар алып Казахстан якларына сәүдә итеп йөргәннәр. Ә Казахстаннан алып кайталар куй. Әйдәп кайталар. Шул куйларны монда суйдырганнар. Монда Каргалыда бер городок бар ие. Бойня. Мал суя торганнар. Кассап дип атыйлар ие. Бигрәк иә нык развиваться ителгән ул Япон сугышы вакытында. Капка башларында 1904 ел дип язылган. Примерно шул 1902 нче еллар – 3, 4 нче елларда городок образоватҗся ителгән. Бик зур спрос булган иткә. Оренбурга тимер юл килгән Самарадан. Шунда төяп ит җибәргәннәр. Малны суялар көз көне, җир туңгач. Ул итне туңдыралар да – ул бозылмый. Маен эретеп шул суйган куйларның карыннарын обрабатывать шул ук карынга тутырганнар. “Карынлы май” диләр иде аны. Шулай итеп аларны Оренбурга ат белән ташып вагоннарга тутырып Москвага ебәргәннәр. Каргалының төп сәүдәгәр урынына әйләнүенең сәбәбе шул. Халык җыйнала башлый инде. Кәсеп дибез бит инде. Каргалыда шул бай булганнан соң читтән кешеләр дә килә, алар арасында культурный кешеләр дә килә. Сәүдәгәрләр дә килә, байлар да килә, чөнки монда. Мал суела, май бар, ит бар, тире бар. Шуннан соң малның эченнән эчәге чыга, тире заводы бар ие, тире обрабатывать итә торган, кожзавод, монда бар ие эчәк обрабатывать итә торган. Аны тозлап бочкага тутырып отправить итәләр ие колбасный заводларга. Каргалының үзендә колбаса ясау булган юк. Каргалыда урамнарда зур-зур казаннар торадыр ие. Хәзер күргәнем юк. Шул казаннарда май эретеп шул суелган куйларның, шуларны инде карынга тутырып туңдырып читкә отправить итәләр ие. В основном Москвага. Москвада королевское мясо дип йөргәннәр, без костей. Ул куйның түш ите. Куйның түше ит-тә май, шуны сорт итеп җибәргәннәр. Сәүдәгәрләр в основном ит белән сәүдә иткәннәр. Казахстан куй алып килеп, монда суйдырып шул Москва ягына җибәргәннәр. Аннан соң тире обрабатывать иткәннәр. Куйларны Оренбурда күберәк кырдырганнар, Оренбурда шерстомойкалар бар ие. Шунда ул йоннарны юып шерстомойкаларда , әнә Оренбурда Ситцевый деревня дигән бар, анда халык торган, шерстомойкада йон юган, Чүпрәк авылы, ефәк түгел, Простой ситцы. В основном хатын-кыз.
Й: Сәлим Вәлиев эшләгән шерстомойкада, яшь чагында. Гобәй абый, телнең шәп булуына ничек сәүдә тәэсир иткән?
Г: Cәүдә булган җиргә надан кеше килми. Надан кеше тик кара эштә. Кара эшкә Каргалының үз халкы җиткән. Халык күп җыелган җиргә культурный кешеләр килә. Шулар инде заниматься итә башлыйлар. 23-24 елларда Каргалыда зур-зур мәктәпләр булды. Аннан укып җиткән егетләрнең күбесе Хөсәиниягә бардылар. Алар революциягә кадәр дә барып укыганнар. Революциядoy соң Хөсәения ТИНО дип аталды. Татарский Институт Народного образования. Яхшы укырга тырышкан яшьләр шунда барды. Менә минем абыем Әхмәтсафа Дәвлетьяров, Абдерахман Рахимов.
Й: Муса Җәлил...
Г: Муса Җәлил муса авылыныкы ул.
Анда күп кеше укыды. Алар инде кайтып мәдәниятне монда таркаттылар.
Й: Муса Җәлилнең теле сезнең телдән начарырак. 30 нчы елларда язган теле Муса Җәлилнең теле аның сай. Каргалыда андый тел белән беркем дә сөйләшми. Ул комсомольски тел белән сөйләшә. Теле советски. Элементарный тел.
Г: Муса Җәлил комсомолда эшлидер ие мин комсомолга кергән вакытта. Мәктәп балалары белән җыйналыш үткәреп шул комсомол турында сөйләп, мин комсомолга 26 нчы елда кердем. Шул вакытта Муса Җәлил инструктор, уездный комитет комсомолы Оренбурда.
Й: Минем сезнең фикерегезне беләсем килә. Әйтик, Каргалыдан күчеп киткән кешеләр икенче авылларда торалар, Чебенле, Кушкул. 19 нчы гасырда
Г: 19 нчы гасырда күчкән, ни өчен дисәң, Екатерина II указы буенча Каргалы авылын нигезләү өчен Сәгыйть Хәялин килә. Атаман Сәгыйть Хәялин. Указ буенча аңа бирелә право 200 семья җыйнау. Ул 200 семья эчендә исключительно специалист булырга кирәк. Тимерче, тегүче, шәмче, сугынчы, балта остасы, анач остасы, гаскаре булгандыр, сакчылары, шул 200 семья эчендә авыл хуҗалыгын яхшы белгән крестьяннар була, ничек итеп җирне сөрү, ничек итеп ашлык чәчү. Чөнки алар яңа ергә киләсен беләләр. Бу җирләр ул вакытта дикий степь. Алар килеп Оренбурга утыра. Менә хәзер караван сарайның янында ... дигән бакча. Шул бакчаның урынында күл булган. Шул күл буена килеп утырган алар. Шуннан соң казаклар налет ясап, крепость эченә керетмәгәннәр боларны. Патшаның представительләре крепость эчендә торган. Шул күл буенда утырганнар. Шуннан постоянный налет була башлаганнан соң болар вынужденный булып без читкәрәк китик дип болар Кушкүл янына киләләр. Кушкүл янында Каравыл тавы дигән бар. Каменный каръер. Каменный каръер Хусаинова диләр инде соңгы вакытта. Урыс тарихында ул шулай, Оренбур тарихында. Шунда каравыл сакчы тора. Яу килсә үзенең сигналын биреп хәбәр итә, каршы чыкканнар. Нишләргә, әйдә суның аръягына чыгыйк. Шулай иттереп Сакмар суының бирге ягына чыгалар. Монда крепостной стена бар иде. Каргалыда. Сакмар буенда, хәзерге эшләп торган мәчет бар бит, шуннан туры төшкәндә, сул кулъякта шуның остаткасы бар. (1992 ел). Сәгыйть Хәялинның өе крепость кебек салынган ике этажлы өй иде ул. Аның бер почмагы гына калган инде. Аны сугыш вакытында ватып аның ташларын Сакмар урысларына сатканнар. Ул исторически, һичкем тияргә тиеш булмаган. Тик нигезе калган инде. Ул крепостьның чите бар иде. Аның астында капка бар иде. Хәзер ул өй вич ватылган, аның урынына бер агач өй утыра. Мин уйлыйм крепостның эченә шул капка аша кереп йөргәннәрдер дип. Каргалы авылы 18нче гасырда бер бәләкәй авыл булган инде. 19 нчы гасырда да ул зур булмагандыр. Каргалының үсүен беләсегез килсә сельсоветтан барып сорау кирәк. Мин эшләгән вакытта безнең абзыебыз Уфадан барып Диния назараттан метрический книгаларны күчереп алып кайткан иде. Метрический книга һәр мәхәлләдән мулла туган балаларның исемен язган, әти-әнисенең туган вакытын язган. Ул книга һәр мәхәлләнеке бар. Оренбургда архивда. Ничәнче елда мәхәллә мәчетләре салынганын белә аласыз. Мәхәллә халык булса салына.
И: Каргалыда икенче халык, хәзер алар халык традицияләрен белми, дисез. Бәлки Каргалыдан бүленеп чыккан авылларда бардыр. Аларда саклангандыр.
Г: Минемчә инде, Каршгалыны организовать итү өчен Сәгыйть Хәялин килә. Указ буенча 200 000 десятина җир бирелә. Ул хәзерге исәптә 400000 мең гектар. Десятина дигән сүз – 40 на 100 сажень, гектар — 20 на 100. Һәр десятина ике гектар. Шул вакытта шул җирне Каргалы халкы арта бара шуларны Югары Чебенлене чыгаралар, икенчесе Каргалыны Яманболак (Новый Чебеньки) авылы, ул Зианчуринский районда. Элек ул Оренбургка карый иде. Хәзер Башкириядә. Нижний Чебеньки, Верхний Чебеньки. Менә Сакмарга күчкнәнәр Каргалыдан.
Анда казачий татарлар, неказачий татарлар да бар. Новый Черкасста булуы кирәк, Шуннан соң Никольcкий авылы – Кувандык районы. Новопокровский районы дип атала иде мин эшләгән вакытта. Җаек буенда. Алар 19нчы гасырда күчкәннәр Чебенлегә. Мин Ябанболакта булганда безнең Каргалыдагы кешеләрне белгән кешеләрне таптым. Каргалылар Яманболактан кызлар алганнар. Мин уйлыйм инде анда хәтле баргач, ниндидер тамыр булган Каргалыга бәйләнгән.
И: Сакмар ни дигән сүз? Мәгънәсе бармы ул сүзнең?
Г: Татар исеме түгел. Ул башкорттан чыга, башкорт сүзе. Зилаер кантоны, Сакмар суы шуннан чыга. Сакмар крепость булган, казачий пост булган. Халык җыйнала башлаган да шуннан соң авыл булган. Сакмарский Каргалыдан соң утырган ул.
И: Сакмар исеме бит ул борынгыдан, Каргалыга хәтле булгандыр.
Г: Менә өч су, бер тирән чокыр Каргалы исемендә. Верхний Каргалка, Нижний Каргалка, Средний Каргалка, Коры Каргалы чокыры. Сакмарны ничек куйганнар, ансын белмим. Каргалының тарихын язган бер кеше. Беренчедән мин яшерәк, внимание бирмәдем ул вакытта. Ахматгариф абыйның тарихы ул өстән генә язылган, анда исторический нәрсә юк.
И:Бар ул миндә.
Г: Ташкентттагы татарча язылган. Миңа апам әйте, миндә Каргал тарихы бар диде. Апаем үлде. Китап юкка чыкты. Искечә язылган, иске китап җыйнаучы кешегә әйтеп ул алып киткән. Ул печатать ителгән булырга тиеш. Оренбурда Ямашев китапханәсе бар. Татар библиотекасы. Может быть только шуның архивында. Мәжит Гафури китабыннан алыгыз, Каргалыда ничек укыганнарын. Мәдрәсә тормышын яза. Каргалыга килеп укый 4 кыз. Хәйрулла ишан мәдрәсәсендә укыйлар ир бала киемнәрен киеп укыйлар.
Хкыз: Искандаров Рәшит Шәрипович Ленинская библиотекада эшләде Москвада. Чебенленең директоры. Верхний Чебенькиның һәм Каргалының историясен восстановить итте. Үз отпуска чутына йөрде.
Г: Исемен беләм Хәллә Хәлфәнең. Ул миннән күп өлкән кеше. Табиблыгын беләм. Ашказан авыруы зәгъфрән чәчәгенең гөленнән чыккан буяу белән тарелкалар язган. Шул авыруга әйткән, менә шушы тарелканы чайкап эчәсең, шуннан авыруың китә. Шуннан соң ул бик яхшы гипнотизер. Ул гипноз белән лечить иткән кеше. Революциядән соң запрет булды, шарлатанство диеп. Хәллә Хәлфә Чебенледә мулла була ул. Бер нәрсә- сугыш беткәчтен Оренбурга главнокомандующий булып бер генерал Белов микән, килә. Аның 18-19 яшьтә авыру кызы була. Ул Москвада күп ерләрдә обращать иткән. Кызны һичкем лечить итә алмаган. Оренбургский-Южноуральский военный округка генерал булып килгәч сораша башлаган кемне беләсез иске табиблардан. Урыслар знахарь ди. Кемдер әйтә, бар бер бабай, килешә алсагыз, ул мулла. Барып яхшылап сөйләшсәгез ул лечить итәр. Каргалының мулласы булып землянкада тора. Тәрҗемәчеләр белән сөйләшә. Менә минем кызым, үсеп җитте, йөри алмый. Аяклары эшләми. Хәлфә әйтә, мин башка җиргә барып лечить итә алмыйм. Әгәрдә теләсәгез менә шушы землянкада бер кроват куябыз да кыз шунда ята. Мин ни ашасам шуны ашый, мин ни эчсәм шуны эчә. Мин үземчә лечить итеп күрие\м. Шуннан соң кызга әйтә, давай ят. Шуннан соң кызга әйтә, синең бит аягың сузыла, ник аягыңны сузмыйсың ди. Кыз аягын суза башлый. Тегеләр хәйран була. Генерал әйтә, ашау белән тәэмин итәбез. Тик лечить ит. Шунда лечить итә. 50 нче еллардыр. Кавый абый сөйләде миңа, детдомның директоры ие. Фактически кыз аякка баса постепенно. Шуннан соң Генерал килә, кыз машинага чыгып утыра. Шуннан соң Генерал аңа йорт салдырып бирә Хәллә Хәлфәгә.
И: Каргалыдагы Диваналар турында сөйләгез әле.
Г: Каргалыда диваналар юк.
Хкыз: Сагыйть бабайны да көчле диләр бит. Биотоклымы?
Г: Cәгыйть бабай минем әниемнең энесе. Гани байның прикзчигы булган. Казалыда торган казахлар арасында. Кызыл-Ординская область. Казалинск. Сәгыйть абзыйның сөйләве. Гани бай улын өйләндерә казан баеның кызына. Кодалар йөрешү була бит. Шул вакытта Мәхмүт байга казаннан кодалар килә. Безнең бабайны чакыралар инде. Чөнки ул Гани байда доверенный булып йөргән кеше. Каргалының түрәсе. Көззерәк көн. Байларга үзләрен күрсәтергә кирәк бит. Байлар инде куйларны Казах далаларыннан әйдәп, көз вакытында әйдәп киләләр, очередь җиткәнче җәйләп йөриләр көтүдә. Казанда куй пешереп ашап бетер. Тройк атларында чабып йөриләр. Бер куйны бер утырганда ашап бетереп булмый. Әйтүе буенча Сәгыйть абзыйның 80 килограмм биш потлы, курдюклар, майлы куй. Менә шушы куйны алсам, бәләкәй булмасмы. Ишек алдында зур казан утырталар, пешертәләр. Байлар карап тора. Казахлар бар. Ит пешерә торган халык. Аерым казанда пешерәләр. Оренбур, Казан байлары, идәндә утырып, кунакларга китерәләр. Бабайга китерәләр ике табак ит. Мөмкин түгел моны ашап бетерергә. Үзе кул белән ашамый. Аны кеше ашата. Казахлар арасында, ашата белгән кеше була. Иң беренче итне сөяктән аералар, казахлар итне пешергән вакытта сөякне сындырмыйлар. Гадәт. Шуның өчен кечкенә сөякләр тамакны бозмыйлар. Ит пешә. Сөякне аерым, итне аерым куялар. Итне ашъяулык белән ябалар. Бабайның артында торып аны ашата. Итне күп ашаган кеше чәйнәп ашамый, йота. Итнең азагын бармак белән төртеп җибәрәләр дә ул үзе китә. Аның секреты. Бу табакта ит бетте. Бабай нишли, Калган сөякләрне кимерә башлый. Җелекле булган җирләрен. Анна соң малның сөягенең башында күк җире була бит, ул күк җире раковый чирне лечить итә. Организм өчен бик файдалы. Аннан соң шулпа китерәләр. Аны эчә бабай.


103нең б ягы бетте. Арлингтон-США, 6 нчы февраль, 2014 ел. Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан басылды.


105 нче кассетаның А ягы 103 нче кассетаның дәвамы.
105. Каргалы.
(103 нче кассетаның дәвамы)
Дәүлетъяров Гобәйдулла Габдрахман улы. Исәнбәт Йолдыз.
ДГ: Инде шулпаны китергәчтен касаларга салалар да шул каса белән эчәләр. Эссе шулпа. Касасы белән күтәреп-күтшреп эчә. Мәхмүт байга әйтә инде, менә сезнең теләгегез булды. Ризамы? Риза. Чыга. Шул бабайныж янында инде безнең Сәгыйть абзый була инде. Үсеп килгән вакыты. Уже суык. Далада ята торган вакыт түгел, ди. Веранда кебек ердә урын салынган, простыня, шуннан соң запас ике пар күлмәк ыштан. Вот син минем янда утырасың, йокламыйсың. Мин йоклаган вакытта кигән күлмәк ыштаным майлы булса шундук, әти тор, менә таза күлмәк ки, дип, әйт. Бер төндә, 3 күлмәк ыштан алыштыра. Ашаган май иртәнчәккә кадәр вич тәннән чыккан була. Иртәнчәк бабай торып тегеләр белән чәй эчә.
ИЙ: Ул чыннан ашыймы, фокусмы?
ДГ: Самом деле ашый, фокус түгел. Ул минем исәбем буенча кырык килодан ким түгел. Ни өчен дисәң ул казахның 3 яшьлек куе була. Шул дунан куй. Карт куй түгел. Менә инде бабайның нисе.
Киленме, кызымы: Икенче төрлесен сөйләгән иде әти. Өске якта сабантуй үткәрә торган булганнар. Башкириядан байлар килеп, кыш көне була торган бит сабантуйлары. Шунда бабай, Садыйк түрә инде. Бабайның бабае көрәшә торган булган. Самый программаның үзәге булып чыгарыла торган булган. Любой атны карау белән ега торган булган, дип сөйли миңа әти. Башкириядән килгән бер байның атын ега алмаган. Йөрәгенә авыр булган. Бу байлар Башкириядән шушында уйнап ял итеп кала ягына уза торган булганнар. Бу бастырып барган аларның артыннан. Карамалы күперендә куып җиткән. Караса дагасы шомырт тирәгеннән ясалган булган. Шуннан бирле бабай әтигә әйтә торган булган, шомырт тирәген күзнең көче җитми. Бабай шомырт тирәге йөртә иде. Күмгәндәдә салдым. Балаларның люлькасына, бөтен костюмнарының кесәсендә, безнең любой җирдә шушындый ботакны йөртергә куша иде. Дөресме, юкмы, шул бай бүләк итеп салдырдымы...
ДГ: Хәйрулла ишанның өенә ут чыга. Бабайның элекке өе бик матур, Бакый абзыйлар ягына төшә торган сөзәк бар бит, шул парадный була. Шуннан соң әбинең бүлмәсе бар бит, урта бүлмә, шул урта бүлмә ике якка да бүлмә, Бакый абзыйларның хәзерге сарае урынында өй була. Ул инде теге байның малайлары тора торган була. Гани бай шул өйне алып бабайга бирә. Шул ут чыкканнан соң ул өй яна. Шул вакытта Латыйп бай, Вахит бай Казаннан кайткан булалар күчеп, үзләренә өй салалар. Бабайга да алар өй салырга ярдәм бирә. Выход – подвалга төшәсең, өйгә керәсең. Безнең Сәгыйть үскән заманда буфетчик булып эшли. Посуда юа торган хатын кызлар урыслар була. Кулы суыкка да эссегәдә өйрәнгән хатын кызлар расчет сорыйлар. Сезне обижать итәрләрме? Көндә кич хозяин килә, көчләргә итә. Без аның өчен килмәдек. Сез ул килгән вакытта су эчәсе килә дип чыгыгыз да кружка белән кранга сугыгыз. Ә бу өстәге этажда яткан була. Төнлә бу ишетә. Төшәдә ах прохвост, дип байны кыйный. Кыйнап кыйнагач теге бай тәрәзәдән чыгып китә. Икенче көнне бай күренми. Бу ни, Фазылбай авырыймы әллә сорый баласыннан. Сәгыйть Садыйкъ түрәнең улы. Әтине кемдер бик каты кыйнаган, ди баласы.
ИЙ: Аның буе кыяфәте?
ДГ: Мин аның кызының улы. Садыйк түрә тарантаска утырып йөргән. Ул вакытта драга дигән тарантас. Аның ишек алды тулы аты булса да аны күтәрә торган бер генә аты булган. Ул бабай 180 сантиметрдан югары булган. 3 аршинга хәтле. Авырлыгы 11 пот 36 кадак дидер – 2 центнер иде. Карточкасын күргәнем бар. Сәгыйть бабай да озын. Әнием дә озын, балалар да озын. Бер внук 184, икенчесе 194. Абыем репрессиядә атылды. Ул да бик плечистый иде. Озын гәүдәле кешеләр булган.
Хатын: Ленин үлгәч безне пионерга алдылар. Мәгъзум бакчасында пианино бар иде. Яшьләр уйный иде. Муса Җәлил уйный иде (Муса Җәлилнең спектаклендә уйнаганны сөйли). Заманына кара кызык. Ул һәрвакыт килә де. Дуслары күп иде Каргалыда (исемнәрен атый).



  1. Татар Каргалысы, Сакмар районы, Оренбург өлкәсе
    1992 нче ел. 8 Июль. Яза Әлфия Хадеева. Тукаева Гөлшат Шарафулла кызы:
    Минем белгәнем шул, шушы Каргалы авылында беркем булмаган. Шушында күчеп килүчеләр шушында утырыйк әле дигәннәр. Карга күргәннәр, ә, без моны атыйк Каргалы, дип. Ошамаганнары Башкирия ягына киткәннәр. Әниләребез сөйләде.
    Мөнирә Ядъгарова 1954 елда Каргалыда туган.
    Әтием Йосыпов Рәфкат Шәрәфулла улы. Әнием Рәвиля, мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Лаеклы ялдалар. Без кунакта бергәләп җырлыйбыз.
    Җырлыйк дуслар, җырлыйк дуслар,
    Җырлыйк матур көйләргә,
    Җырласак матур көйләргә,
    Калыр сагынып сөйләргә.
    Иртән торып тышка чыксам
    Яшәргән суганнарым,
    Яшәргән суганнар кебек
    Яшәгез туганнарым.
    Өске урам да безнеке,
    Аскы урам да безнеке,
    Дунай ягындагы кызлар
    Барысы да безнеке.
    Күпер, күпер, күпер, күпер,
    Күпер күтәрелми ул,
    Җырламагач та көлмәгәч
    Күңел күтәрелми ул.
    Ай ак кына, ак кына, шул,
    Ак кына, кызыл гына,
    Нинди җырлар җырлыйм икән
    Сез дусларым хакына.
    Бөек тауның башларына
    Кем чәчәк чәчкән икән,
    Яшь гомерне чәчкә диләр
    Чыннан да чәчкә икән.
    Күгәрчен күккә меналмый,
    Канатлары кайрылгач,
    Бергә булган минутларны
    Онытмагыз аерылгач.
    Аккош күлләрдә була, шул,
    Борны суларда була.
    Яшь вакытта кемне сөйсәң
    Күңлең шуңарда була.
    Әй, булд[ы]инде, булд[ы]инде шул,
    Буразнасы тулд[ы] инде,
    Сез дусларым җырлагачтын
    Күңелләрем булд[ы] инде.
    Әтиләр турында җырны Зөфәр исемле малайдан ишеткән идем. Шул өйрәтеп җибәрде.
    (Ташлап киткән әти турында җыр. Хәзерге вакыт җыры)
    Киявебез өйрәткән иде:
    Шомыртыма бер кош кунган оя ясарга,
    Сандугачлар басып сайрый таңнар атканда,
    Тәбигатьне яратканда кошлар сайрый таң атканда
    Кирәк, иркәм, яратканда бергә булырга.
    Шул вакыттан бирле кошлар бездән китмиләр,
    Әллә инде яратканны шуннан беләләр,
    Әгәр, иркәм, килер булсаң, җан көйдереп йөрер булсаң,
    Андый мөхәббәтне бездә кабул итмиләр.
    ...мин булырмын кайчанга кадәр,
    Хатларыңны ешрак яз сагынсаң әгәр,
    Син йөрерсең яратмыйча, мин йөрермен онытмыйча,
    Ул вакытта мөхәббәтем көл булып очар.
    1992 елда язылды, 8 нче июль, Мурсалимова Галия Шакировна 7 класс белеме, 1926 нче елда туган (җырлый, көе матур):
    Сызылып таңнар аткан чакта
    Су өсте җем-җем итә,
    Cу өсләре җем-җем итә
    Күңелем сезне көтә.
    Кассета тулысынча язылмаган - МШ


Н Хусаинов язмасы:
Бисмилләһир –рахманир – рахим!


Сезнең ихтибарыгызга Даутов Халиулла Газизулла улына багышланган язмамны тәкъдим итәм. Халык телендә Халиулла – халфә, әүлиәләрдән саналган кеше- имам, ишан, “шәйх” иде. Ул Үрге Чебенледә, минем туган авылымда, сугыш елларында яшәгән. Оренбург, Идел-Урал регионында һәм чит өлкәләрдә танылган, бик абруйлы шәхес. Рак, эпилепсия һәм башка авыруларны дәвалаган.
2009 елда мин Халиулла хәлфәнең шәкертләрен Оренбурда җыйдым. Мөридләре Урта Азиядән, Оренбург өлкәсеннән, Каргалыдан һәм Чебенледән килделәр.


Я хотел бы изложить биографию и жизненный путь одного из знаменитых и уважаемых простыми мусульманами Оренбуржья личностей Даутова Халиуллы Газизулловича.
Халиулла Газизуллович – пример служения своему народу. Точная дата жизни и смерти имама не известна. Он родился в конце XIXвека в Сеидовом Посаде (с.Татарская Каргала). Прожил трудную и в тоже время интересную и яркую жизнь. Умер в 50-годах XX века. На надгробном камне, с обратной стороны стоит надпись «Шейх». Он действительно были останется в памяти татарского народа духовным предводителем переломного времени. Ему тогда было 97 лет.
Недалеко от Оренбургской губернии на свет рождается с виду простой младенец, ему присваивают имя Халиулла, что в переводе означает: человек очень близкий к Господу, друг Господа. Еще до его рождения его родной дедушка говорит: «У меня родится внук, и он будет обладать необыкновенным даром и знаниями; надо будет дать ему имя Халиулла» («гыйлем иясе булыр»).
Действительно, Господь одарил Халиуллу огромной физической и духовной силой, незаурядными сверхчеловеческими способностями, хорошей памятью, разумом и мышлением. Впитав с молоком матери любовь к родному языку, культуре и религии, обладая даром ясновидения и будучи хорошим психологом, он решает служить простому народу. Образование играло важнейшую роль для мусульманина, поэтому с 5 лет его отдают на обучение в кадимисткое (старометодное) медресе Сеитого Посада.
В дальнейшем Халиулла, овладев многими знаниями, вступает на путь суфизма. Он наизусть знает все суры из Корана. Много читает и работает над собой. Первоночально, его учителем и предводителем в этой духовной дороге является имам Хайрулла – ишан, родом из г.Уфы.
В дальнейшем каждое решение он принимает опираясь на священную для мусульман книгу.
В июне 1929 года до мусульман оренбуржцев доходит неприятная весть: на II съезде РСДРП «Союз воинствующих безбожников» принимает Закон об уничтожении церквей и мечетей. Начинаются погромы в Оренбургских городах и селах, простой народ тяжело переносит это время. Ломаются устои, те религиозные заведения, которым можно сказать повезло, приспосабливаюся под склады либо закрываются. Десятки тысяч религиозных деятелей были репрессированы и растреляны. Оставшиеся в живых верующие всегда были в поле зрения и под давлением НКВД. Халиулла имам проживал в эти годы в Тат. Карагале. Его тоже неоднократно арестовывали. После очередных разбирательств все документы, даже личные документы имама и духовная литература из архива Каргалинской мечети были изъяты. К счастью, односельчанам имама удается скрытно вывести и сохранить некоторые уникальные древние книги. Сложенные в штабель, они хранились в подвале одного из домов односельчан до1947 года. По рассказам его шакирдов это были уникальные книги. По их памяти две из них назывались “ Тыйп” и “Девять пальцев”.
Оренбургская земля была застлана “ковром атеизма”. Во времена Советской власти, давления на религию, Халиулла имам умудрялся преподавать азы Ислама. Организовывая группы из детей и взрослых он проводил по вечерам занятия. Собирал их в тех домах, где он сам останавливался . Этот факт остается уникальным явлением для своего времени. Нужно признать, что советская машина таких преподователей в лучшем случае высылала или их просто расстреливала. Именно тогда народ Халиуллу Газизулловича с уважением стал называть “халфа”, что означает учитель. Авторитет учителя и его популярность среди мусульман Оренбуржья были настолько высоки, что он легко обходился и без документов. Передвигался он по многим селам области. Его хорошо помнят в татарских деревнях Баткак, Чишма, Верхние-Чебеньки и многих др. Также он периодически посещал города Средней Азии, Казахстана и Кавказа. В Оренбурге он состоял в тесном контакте с имам хатыйбом Центральной мечети Рахманкуловым Зияетдином Мумеджановичем. Органы СРК очень негативно относилиськ общению религиозных деятелей, поэтому Даутову приходилось приезжать в город самому. Благодаря своим способностям и молитвам, ему удавалось обходить преследования. Его шакирд Ахмадулла Гайнуллин вспоминает, что когда конная гвардия взяла его в круг и стала угрожать, он взял горстку земли и с молитвой подул на него. Преследователи расступились и забыв про своего задержанного стали общаться на отвлеченные темы. Видимо, когда они опомнились, имам был уже далеко. Гонения продолжались и органам СРК все-таки удалось арестовать Халиуллу хазрата. Есть некоторые утверждения, что он якобы подвергся избиениям и издевательствам. Его держали за решеткой в с. Никольское Сакмарского района. Удивительным было то, что в течение нескольких дней подряд стражники утром приходили, а замки - открыты, но имам сидит на месте и молется. В очередной раз перепуганная стража просто выпустила старца на улицу. Стоит отметить достоверные факты, что Даутов тяжело принимал высказывания богохульствующих людей. Также он никогда не наказывал своих преследователей. На вопрос почему он этого не делает, он отвечал, что не может вершать судьбы и совершать деяния выше дозволенного Аллахом. Он неоднократно повторял, что придет тот день, когда религии будут свободны...
Халиулла халфа занимался лечением народными средствами и травами. Этим он завоевал огромное уважение и славу у простого населения. Он в совершенстве владел приемами фитотерапии, которые были известны только самому Даутову. По рассказам очевидцев готовил снадобья в строго определенное и разное время суток. Собирал он травы как на цветочной поляне, так и в полнолуние на кладбище. Корни некоторых растений доставались в определенное им время года с очень большой глубины грунта. Односельчане и его шакирды вспоминают, если что вправой руке он всегда держал Коран, в левой на столе у него лежали сочинения Авицены.
Он постоянно безвозмездно помогал людям. До сих пор живы его односельчане и подростки военных лет, которых он вылечил. Приезжали со всех концов России и даже из-за границы , чтобы лечиться у него. Как вспоминает летописец, уважаемый житель села Тат. Каргала Салимов Нуретдин абый: “Многих он спас от смерти, и многие ему были безгранично благодарны”.
До революциив в селе Тат. Каргала было 9 мечетей. В 1930 году мечеть “Куш Манара” была закрыта и разграблена. Шел 1943 год, именно во время Великой Отечественной войны, при ходатайстве Халиуллы ишана, мечеть “Куш Манара” была первой возвращена прихожанам. Желание народа вернуть молельные дома было во многих селах области. Стоит указать, что до этого времени все просьбы деревенских мулл отклонялись по различным причинам. Каргалинцам удалось договориться с властями, когда имам сам поехал хлопотать о судьбе мечети. Как ему удалось договориться, до сих пор остается тайной. В 1948 году появляется новый Указ о закрытии мечетей, но даже в тяжелые годы репрессий «Куш манара” не была закрыта, в нем продолжалось обучение шакирдов и нравственное воспитание сельчан. Даутов очень любил свою Каргалу, хотя ему приходилось много раз ее покидать. Он много хорошего сделал для родного села. Перед смертью Даутов передает свои дела и должности имама Нигматуллину Рахматулле Гизатулловичу. Татары Оренбургской области с гордостью вспоминают своего уважаемого учителя, имама, ишана Даутова Х.Г.


г. Оренбург. Н.Ф.Хусаинов.