Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Каргалыда ырымнар

Мең Таш белән Яңгыр чакыру, Зәңки Бабага хәер, Тырма күкәе, Тор Җәйләве, Өшкерү, Таң Суы, Кырык өйгә ярма сибү, Суга таш ыргыту, Кабер ташына акча салу, Рамазан догасы, Мәүлед, Әхмәт Ясави, пәйгамбәр васыяте
Оренбург өлкәсе, Сакмар районы, Татар Каргалысы. Сәрвиямал Бадалова, Әбдерәшитова Мөнәвәрә Нәгыйм кызы (1908). 1992 нче елда 18 нче июльдә Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан язылды
МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова
БС – Сәриямал Бадалова
БС: Менә әүвәле шушыны укып китәргә дигән инде. Салавате мәкъбулә. Мәүлидне укый башлаганда.
МШ: Аны кайчан укый башлыйлар, көндезме, киченме?
БС: Көндез укы хет. Теләсә кайчан укы Мәүлид ае кергәч. Аллаһөммә саллигалә саединә мөхәммәдин сәедел гарәби вәл гаҗәп. Я раббым, рәхмәт әйлә ул Мөхәммәт СГВгә. Ул Мөхәммәт сгв гарәп гаҗәп җирләрнең хуҗасы иде. Бу шушы аятьнең мәгънәсен сөйләп китә. Ә инде мынауы беткәннән соң Мәүлид кузгалып китә.
Әүвәлә бер хикәят идәем,
Әһле әһбәрдән риваять идәем.
Вар иде Багдадта бер салиха,
Габида хатын иде ул насиха.
=Бер гыйбәдәт белән үткәреп яткан хатын була. Аның бер баласы була. Бу хатын үлеп китә дә ир бала торып ала.=
Бер көн ул әйләди дөньядан сәфәр
Дөнъяга килгән кешеләр бер кидәр.
Бер фелюре калды мирасы һаман,
Аңа җәннәт ничек улмасын мәкән.
=Бер фелюре гына кала, бөркәнчекме, шәлме. Башка бер нәрсәсе дә калмый. Бер ир бала кала туып.=
МШ: Моны үзегез генә укыйсызмы, кеше алдында укып утырасызмы?
БС: Кеше алдында укырга инде. Өйрәнү дисәң инде аулагыйда укыйсы инде. Өйрәнеп беткәч кеше янында укыйсың инде.
Вариде бер салих углы яшь егет
Тәгать үзрә улыр иде һәр заман.
=Бу ир балада гыйбрәт белән үткәрә. Әнисе үлеп китә бит инде. Бер фелюре калды. Башка бер нәрсәсе калмады.=
Ул фелюре калды мирас углына,
Диер иди кем ни алам мин моңа, ди.
Ошбу фекридә йөреди яшь егет
Күрди бер җирдә җыелмыш халык һаман.
=Уйланып йөрсә кешеләр тора.=
Мәйтамигы улып укырлар Мостафа,
Мәүледени тыңлады ул сафа.
=Бер җирдә җыелып халык мөлек Мостафа, Мостафа, дип укый. Бу бала шуны тыңлап тора. Белмим инде, нәрсә икән инде бу, дип. =
Кайчан аны тыңлади ул яшь егет.
Күзләрендин яшьләре улды рәван.
=Елый-елый бала тыңлап торды.=
Ул кичә ятып төшендә яшь егет
Күрде кем үлмеш кыямәт нәгымән.
=Ятып йокларга ятса төшендә күрә.=
Чагырышып, диер, фәештәләр һаман
Җәннәтә кермәкә өчен кил фәлән.
=Бер матур ишеккә чакыралар. Бу бала да керәм, дип, бара да кертмиләр.=
Мәүледтә хазер уланнар һәммәсе,
Җәннәтә керсен ки анлар җөмләси.
Нәгыман ул егет күрди ул
Аңа кермәк эстәде ошбу угыл.
=Бу бала керегә уйлый.=
Дидиләр кем керә мында шул кеше
Мәүледен нәбие улыр аның эше.
Елда бер кәррә укыса мәүледен
Керә монда ала ул һәм әбеди.
=Мәүлед укыткан кешеләр генә керә, дип, бу баланы кертмәделәр.=
Уйкусындан уйганубән аглады,
Күңлени кем мәүләдә ул баглады.
Иртәсе көн ул фелюра алды аш,
Мәүлед укытты түкүбән канлы яшь.
=Теге фелюрне ашка әйләндереп бу мәүлид укытырга уйлаган. Тегендәдә кертмәдеәр бит инде.=
Һәр ел укытты мәүледен яш екет,
Мостафа мәүледен итте шадыман.
=Менә шуннан соң елда-елда теге бала мәүлед укыта торган булып калды.=
Ахрында көлә-көлә вирде җан,
Заһир улды гакыйбәт нуры иман.
=Менә шулай итеп менә бу баланы әйтеп бара-бара да...=
МШ: Моны укып беттеләр...
БС: Моны укып беткәч икенче төрлерәге чыга. Салават әйтелә ул ергә килеп җиткәчтен
Гәрделәрсез буласыз утан нәҗәт
Гыйшк илә дәрт илә әйтең ассаләт, ди, Салават әйтергә куша.
Көйләп:
Ассаләте вәссәләме галәйкә я Расүлюлла
Ассаләте вәссәләме галәйкә я Хәбибулла
Ассаләте вәссәләме галәйкә я хайбе халь кыймлә.
(салават нотага күчерелде – мш)
Диди белең бу егет үлмеш торыр
Ләкин үлмәк ләкин башка эш торыр
Күзен ачти бу егет үлде һаман
Кауменә диди ки болың шадыман
=Күзен ачып әйтеп миңа җәннәт насыйп булды мәүлид укыткан сәбәрле, дип аңлата инде бу бала.=
Үлмәдән җәннәтә идем күрмешем
Мостафаның мәҗлесенә ирмешем,ди.
Кем дә кем будыр белең диде,
Ул нәбинең мәүледен кыйлың диде
Кем кыйлырса мәүледенә хөрмәти
Хак тәгалә кыйла аңа хөрмәти.
=Монда тагын салават. Мәүлед китә шуннан соң.=
И газизлр имди башлар сүз илә
Бер васыять кыйламыз ихван сезә.
Кем тотарса ул васыятьный безер
Белегез кем җәннәтә шиксез керер.
Хак тәгалә рәхмәт идәр ул кола
Кем Мөхәммәд мәүледен һәрдәм кыйла.
Укытып җөмнә шамаили аның
Шәфәгатен өстәнерсә...
=Шамаиле аның салаваты. Шамаиль – салават. =
МШ: Бу китаплардан күчерелгән инде?
БС: китаптан теге күчерә, бу күчерә..
Әминә хатын Мөхәммәд анасы
Ул сәдәфтән тугдый улдыр данәси
Чөнк Габдулладан улды хамилә
Вакыт иреште һәфтәве әйямилә.
=Әтисе Габдула була пәйгамбәребезнең. Габделмоталлыйбның йомышы белән юлга чыгып китеп шунда сәфәрдә үлеп кала. Пәйгамбәребезне әнисе ятимчелек белән күтәрә.=
Рабигаль әүвал аенда бер кичә
Диди күрдем бу гаҗәп нур бу кичә
Прак очып чыкты өемнән җиһан
Күкләрә тик нур илә тулды җиһан.
Һәм һава үзрә түшәлде бер түшәк,
Ады Сөндез дүшәян ...
Өч галәм дәһи дигелди өч ерә
Һәрберсен әйдәем каңгый ерә.
=Ике хур кыз килә бит инде моның янына бәбиләр алдыннан.=
Бере Мәшрикъ, бере Мәгърибтә аның,
Бере дәхи уртасында Кәгъбәнең
Бу галәмәтләрдер кем беләсез,
Гыйбрәт илә җөмлә тәгъзим кыласыз.
Мостафаның килмәки булды якын
Күр галәмәтләр беленди килмәдин.
Килделәр өч хур кызы буңа нәгыман
Белмәдем нәрдән зоһур итде гаян.
Чөн яныма килүбән утырдылар,
Мостафая мәңа тәшрикъ итделәр.
Бу синең угдың кеби һич килмәмеш,
Хак тәгалә кемсәя һич бирмәмеш.
=Болар мактыйлар мнде изге кеше килә сиңа дип.=
Олуг дәүләт булдун дарстан
Туачактыр ул сәндин халкы хәсән.
Бу кәлер гыйлемдән солтанидыр,
Бу кәлер тәүхиде гыйфран хафидыр (кафидыр)
+Бик шәп кеше яхшы укыган кеше кил дир әйтәләр, мактыйлар иде, әнисе янында.+


Вәсфыни бу рәсме тәртиб итдиләр,
Ул мөбарәк нурын тәгъриб итдиләр
Әминә идәр җу вакыт улды тәмам
Кем веҗуде килә и хайрул әнәм
Сусадым гаять караратдин катый
Сундылар бер җам тулуси ширбәти
=Бер баллы су эчерделәр, ди=
Кардан ак дәхи иде суык иде
Моның кебек ләззәт җиһанда юк иде.
Ничек эчтем веҗүдем булды гарык
Идемездем кәндеми нурдан фарык
Килде бер аккош канаты илә раван
Аркама сыйпады куатле һаман
=Бер аккош килеп канатын сыпырып киткән.=
Нура гарык улды фәләкләр бер бери
Бу сәгатьтә тугды җиһан сәрвәри
=Шул туган вакытны аягүрә торып әйтергә бу салаватны=
Салляллаһы галә Мөхәммәдин
Салляллаһы галяйһи вәсәлләм
Тәләгыль бәдре галәйнә мин санияте әльвидагый
Салляллаһы галә Мөхәммәдин
Салляллаһы галяйһи вәсәлләм
Ваҗибе шөкре галәйнамазагыйллаһизагый
Салляллаһы галә Мөхәммәдин
Салляллаһы галяйһи вәсәлләм
Көн шәфигый яумаль хәшре вәҗдимаһ
Җөмләдер заты җиһан иди садә
Чагрышубән дидиләр кем мәрхабә
=Пәйгамбәребез туган вакытын зурлап аягүрә торып әйтте ди анысы.=
Мәрхабә я гали солтан мәрхабә
Мәрхабә и кяане гыйрфан мәрхабә
Мәрхабә и кодрәтел гайнел хәлил
Мәрхабә и һасы мәхбүби җәлил
Мәрхабә и җөмләнең матлуби сән
Мәрхабә и халыкның махбуби сән
=Шушының уртасында салават әйтелеп китә инде.=
Салляллаһы галә Мөхәммәдин
Салляллаһы галяйһи вәсәлләм, дип.
Мәрхабә и җәне җәнен мәрхабә
Мәрхабә и дәрде дәрман
Мәрхабә и гасый өммәт мөльҗаи
Мәрхабә и җөмлә галәм әшфәгый
=Инде туар вакыт=
Мәрхабә и рәхмәте лил галәмин
Мәрхабә и сәнсән шәфигыль мөзнәбин
=Әнә шул туды инде хәзер=
И күңелләр дәрдениң дәрманы сән
И ярадылмышларның солтаны сән
Ошбу һәйбәтдән Әминә һуп орур
Бер заман гаклы китеп килде кирү
=Иссез авып китә, истән авып китә, бичара.=
Күрде китмеш хурилар һич кемсә юк
Күрмәде углын тәзарру кыйлды чук
=Бу хәзер искә килгән иде, баланы күрми. Әллә хур кызлары алып киттеләрме икән, дип, кайгыра инде, хәсрәт чигә менә.=
Хурилар алды тасаур кылды чук
Хәсрәт эчрә чок тәфәккүр кылды ул.
=Кайгыра, ди=
Чын янын өстәюбән кыйлды назар
Күрде кем бер күшәдә хайрел бәшар
=Ипләберәк караса читтәрәк ята бала.=
Шөйлә Бәйтеләһле каршы Расул,
Йөз ерә ормыш вә кыйлмыш сәҗдә ул.
=Баланы күрде=
Сәҗдәдә башы тели тәхмид идәр
Һәм күтәрмиш бармагын тәүхид идәр
Тибрәнер авызлары сөйләр каләм
Аңламадыр нә диер ул хайрел әнәм
=Белмим, ди, авызы кыймылдый, ди=
Колагым агызына куйдым тыңладым,
Сөйләде ки сүзе ни һәм аңладым
Диер ки мәүлам йөзем тотдым сиңа
Я иляһи өммәтем виргел бәңа
Хакка баглап күңелдән һиммәти, ди
Диер иде вә өммәтә, өммәтә вә өммәтә, ди
=Ходайдан сорап белсәм ярар ие шуның ни әйткәнен, дип, бу колагын куйса шунда аңлый.=
Бала вактында теләди өммәтен
Карыйлыгыңда син онытма сөннәтен, ди
=Ул бит сарык көткән җиргә барып чыга. Сарыкларның сулары кибә. Бу барып дога кылса сулар күбәйгән. Шуннан ары фәрештәләр килеп моның канын алганнар. Балалар йөгерешеп әтиләренә кайталар, туганыбызны үтерделәр, дип. Ә барсалар, сап-сау кеше. Теге канны алганнар. Пәйгамбәр буласы кеше бит инде.
МШ: Шулар язылганмы монда?
CБ: Ул икенче җирдә языла. Бу мәүлид китабы гына. Менә бетте.
Кем укыса вәсфыни һәм яр идәр
Фатиха укыпаның рухын .... (шад?) идәр.
Соңыннан фатиха укып багышларга кирәк.
Бәс аның өчен мөхтәссәр итдем каләм
Өмидем ялгыз догадыр вәссәләм.
Салляллаһы галә Мөхәммәдин
Салляллаһы галяйһи вәсәлләм,
Салляллаһы галә Мөхәммәдин
Салляллаһы галяйһи вәсәлләм,
Салляллаһы галә Мөхәммәдин
Салляллаһы галяйһи вәсәлләм
Мәрхабә я мәрхабә я мәрхабә
Мәрхабә җәддәл хөсәйни мәрхабә
Я нәбиел сәләме галәйкә
Я расүле сәләме галяйкә
Булды.
Мәрхабә ул хуш килдең дигән сүз. Мактау.
Я хәбибем әкрам
Я нәбием мөхтәрәм
Мәүлид шәрифе өчен бу урыннарга җыелмагкыбызны дип догалык инде.Пәйгамбәребезнең васыяте шигырь кебек түгел прәме язылган. Бер шәех коръән укып утырган ереннән үзенә хәбәр килә, бер тавыш килә. Менә мин бер сүз сөйлим, аңлап тор, өммәтләремә тапшырырсыз дип бер өн килә. Шуннары соң яза – Я шәех Әхмәт дип китә. Шуннан әйтә инде – пәйгамбәребезнең васыятн – яхшы булырга. Яманның нәрсә булганын аңлата.
Сәрвиямал Бадалова тәмам, күчәбез:


Әбдерәшитова Мөнәвәрә Нәгыйм кызы, 1908 нче елны туган. Эстәрледә әнисе туган, Эстәрленең кайсы якта икәнен белми, Әтисе Каргалыда туган.
МШ – Мәсгудә Шәмсетдинова
ӘМ – Әбдерәшитова Мөнәвәрә
МШ: Сөйләгез әле тагын мең ташны, ак ташны. Кемнән җыйдыралар иде аны? Бала-чагаданмы, әбиләр җыя торган идеме?
ӘМ: Үзебез барып җыя торган идек.
МШ: Бала-чагалар?
ӘМ: Юк, менә шул өлкән әбиләр.
МШ: Ак ташны җыя идегезме?
ӘМ: (курсәтә зурлыгын)
МШ: Чәнти бармакныкы зурлыгы?
ӘМ: Аның зурлары да була, зурсы өлкән кешегә авыр була бит инде капчыкка җыйгачтында.
МШ: Капчыгы? Нинди капчык та ярыймы?
ӘМ: Ярый, нинди капчык та.
МШ: Мең дип саныйсызмы?
ӘМ: Һэ-э. Мең итеп санап..
МШ: Ә ак ташны Сакмардан...
ӘМ: Сакмарның ташлы ерендә, коры ерендә күп була торган ие элек. Хәзер ташны кырып алып бетәләр бит. Бардырмы, юктырмы, белмим ансын.
МШ: Шуны капчыкка җыеп әбиләр өшкерә идеме һәрберсен?
ӘМ: Берәмләп өшкерәбез, диләр ие. Мин күрмәдем өшкергәннәрен.
МШ: Бер кеше генә өшкерәме, берничә кешеме?
ӘМ: Ике әби баралар ие, теге әби үзенә меңне җыя, бу әби үзенә меңне җыя.
МШ: Һәрберсе үзенекен өшкерә?
ӘМ: Әйе...
МШ: Бу нәрсә дип атала инде?
ӘМ: Бу яңгыр булмаган вакытта ике рәкагать намаз укып, аннан соң өч мәртәбә Колху Алла сүрәсен укып, өч мәртәбә Кол агузе бираббикә фәләк сүрәсен укып кулыңа бер уч таш алып өшкерееп суга ат, яңгыр яусын дисәң, дип язган инде. Аны су читенә барып шунда намазын да укыйсың, шуннан соң бер уч ташны алып шул суга атасың.
МШ: Ә теге мең ташны кая итәсең?
ӘМ: Мең ташны бер кеше йөрмәгәнерәк аулагырак ергә ап барып саладыр идек инде.
МШ: Каты яңгыр ява башласа кирегә аласыңмы?
ӘМ: һэ-э.
МШ: Ул да зарар, әйме?
ӘМ: һэ-э.
МШ: Әйткән идегез ич, әниләр алып чыгадыр иде көтү белән? Шул вакытта нинди сүзләрне әйтә идегез?
ӘМ: Яңгыр, яу, яу! Иләкләп-чиләкләп, арыштан бодайдан, без телибез Ходайдан, тәти кашык базарда, майлы ботка казанда, сөтле сыер абзарда, Яңгыр, яу, яу.
МШ: Сикерә идегезме, утыра идегезме? Нәрсә эшләп торадыр идегез?
ӘМ: Әй, чабып йөридер идек инде шунда. Вак-төяк балаларны вич алып чыгалар ие. Балаларның теләге кабул була ди, торганнар ие. Гөнаһсыз хайваннар, гөнаһсыз сабыйлар. Аларның теләкләре кабул була бит.
МШ: Кырда ашыйлар идеме?
ӘМ: Юк, ашаганнарын белмим. Бер дә әйтә алмыйм.
МШ: Менә тагын монда төннек кичәсеме, төннек бәйрәмеме булган?
ӘМ: Төннек бәйрәме диләр инде аны. Кешенең капкаларын алып юлга куеп шулай итеп йөриләр. Яшьләрнең ние инде ул, уенымы. Бер гомер үткәрү өченме.. Шулай итәләр ие.
МШ: Аны кайчан уйныйлар иде?
ӘМ: Кыш көне, кар яуганда, озын төннәрдә инде. Яшь егетләр була бит инде.
МШ: Аның төне билгеле буламы?
ӘМ: Юк.
МШ: Тәк кенә уйныйлар иде инде. Тик кар булсын.
ӘМ: Һэ-э. Бураннар булганда шулай итәләр ие.
МШ: Аннан соң сез әйттегез, маллар авырса кемгә хәер бирергә, дип?
ӘМ: Әй, бер әбигә бирәсең инде.
МШ: Кемгә дога кыл, дип? Мал-туар авырса әбигә сәдака бирәсең. Шуны биргәндә нәрсә дип әйтеп бирәсең?
ӘМ: Зәңки Бабага.
Килене: Бер елны сыерыбыз казалады, исәнлегенә Зәңки Бабага хәер бирергә кирәк дип әйтте үз әнием. Шуннан укыйлар инде.
Килен: Абзар хуҗасы буладыр..
МШ: Ул күзгә күренмәдемикәнни?
Килен: Хәзер күренми ине ул, хәзер бернәрсәдә күренми..
МШ: Ә йортның иясе булганмы?
ӘМ: Аны да була диләр.
МШ: Аның исемен белмисезме?
ӘМ: Йорт хуҗасы диләр дә куялар.
МШ: Мунчаның?
ӘМ: Хәрбер нәрсәнең хуҗасы була.
МШ: Җирнең дә хуҗасы буламы?
ӘМ: Җирнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә бит (көлә).
МШ: Су хуҗасы була диләр..
ӘМ: Су Анасы, дип ишеткәнем бар, су хуҗасы, дип, ишеткәнем юк.
МШ: Су Атасы Сөләймән, дип, ишеткәнегез юкмы?
ӘМ: Юк.
МШ: Менә элек иген чәчкәннәр, аның алдыннан күкәй җыеп йөргәннәрме?
ӘМ: Мин беләм әле аны.
Килен: Күкәй чәчү алдыннанмы, тырма башыннанмы?
ӘМ: Сабанга чыкканга, тырмага чыкканда нитәләр аны. Күп итеп күкәй пешерәләр дә очраган бер балага күкәй бирәләр. Үзләренә дә пешереп суган кабыгына манып шулай итеп пешерәләр.
МШ: Ашыйлар идеме?
ӘМ: Ашыйлар.
МШ: Җиргә күммиләр идеме?
ӘМ: Юк. Җиргә күмәләр менә тавык менә шушылай бәләкәй генә күкәй салса, шуны ер башына ап чыгып күмәләр. Безнең әти игенче ие, китерегез монда, вата күрмәгез, дип, ап чыгып китәдер ие күкәйне.
МШ: Пешкәннеме?
ӘМ: Пешмәгәнне. Горефләредер инде үзләренең.
МШ: Аны шул башлап җибәргәнче күмәләр идеме?
ӘМ: Һэ-э. Әүвәле ер тырмарга чыгалар ие ине. Көздән сөреп калдыралар иделәр. Аннан яз көне тырмарга чыкканда “тырма күкәе” дип аны. Тырма күкәе пешерегез балаларга өләшергә, дип, әниләргә әйтәләр ие. Күп итеп пешерегез, үзебезгәдә ашарлык булсын, бала-чагаларга да өләшерлек булсын, ди, торган ие.
МШ: Пешкән күкәйне сипми идеме җиргә?
ӘМ: Сипкәнен белмим.
МШ: Ә менә кечкенә күкәйне җир астына күмеп куйганда нәрсә дип әйтәләр иде икән?
ӘМ: Сораганнардыр Ходайдан. Игенебезне бир, дип, вакытында яңгырларын бир, дип, алар безгә әйтеп тормый бит инде, бала-чагага.
МШ: Игенне чәчкәч монда сабан туемы, нәрсәдер булган бит? Җыен дигән нәрсә булмадымы?
ӘМ: Була торган ие элек. Әйберләр җыйныйлар ие, сабан туе була, дип.
МШ: Кызларга ярый идеме соң Сабантуйга чыгарга?
ӘМ: Чыгалар ие шикелле, без белгәндә чыгалар ие инде. Без белмәгән вакыттагысын белмим.
МШ: Җыен дигән нәрсәне ишеткәнегез бармы?
ӘМ: Юк. Элек шул әбиләр Тор Җәйләве дигән бар иде безнең, шунда мырзаялар (умырзая) үсә торган ие. Ерләр кипкәч.
МШ: Кемнәр алып бара иде?
ӘМ: Әбиләр. Шунда зур-зур ташлык җир бар ие, шунда нумерлар сугып, ничәнче елларны язып.
Шунда әйлән-бәйлән-сәйлән дип йөргәннәребезне беләм әзерәк.
МШ: Ул умырзаялар чыккан вакыттамы?
ӘМ: Ерләр кипкәчерәк инде ул.
МШ: Кая барабыз, дип, алып баралар иде?
ӘМ: Түбән әрәмәгә, дип, алып баралар ие. Шунда зур-зур ташлык ер бар ие. Шулай-шулай таш үскән. Анда шәкертләр дә баралар ие. Борын шәкертләр дә булган бит. Шунда бик күп язулар була торган ие. Нәрсәләр язганнардыр инде. Аларны белмим. Ничәнче елны килдек монда, ничәнче елны яздык, йөрдек, дип, язганардырмы.
МШ: Мөнәвәрә апа, карт әбиләр алып баралар идеме?
ӘМ: Һэ-э. Шул аягына көчлерәк әбиләр ине. Аягында йөри торганнары.
МШ: Укыйлар идеме?
ӘМ: Укыйлар ие тәһарәтләр алып.
МШ: Ашарга алып баралар идеме?
ӘМ: Бара торганнар ие.
МШ: Ул инде әбиләр кызлар белән генә бара инде?
ӘМ: Һэ-э. Малайлар юк. Шәкертләр бар ие элек. Хәйрулла ишан дигәндә. Шунда шәкертләр күп укыйлар ие. Шул ишан хәзрәт үзе ап баргандырмы, шәкертләр үзләре генә барганнардырмы. Алар чалмалар киеп барганнарын хәтерлим мин.
МШ: Шулай ук умырзая чәчәк аткач?
ӘМ: Шул яз көне ине. Һәйбәт вакытта.
МШ: Әбиләр нәрсә дип әйтә иде соң сезгә? Уйнагыз, дипме?
ӘМ: Уйнагыз, ди, торганнар ие. Алар үзләре намаз укырлар ие. Нәрсәләр теләгәннәрдер ине алар.
МШ: Теләк булды микәнни анда?
ӘМ: Әбиләр теләмичә йөрми бит ине. Алар һәрвакыт теләп йөри, укып.
МШ: Ә сез нинди уеннар уйный идегез?
ӘМ: Әйлән-бәйлән. Әйлән-бәйлән, дип түгәрәкләнеп әйләнәдер идек тә шуннан бер-беребезне чакырып алып.. Шуннан соң йөзек салышлы, дип уйный торган идек инде. Берәү йөзекне яшерә дә, шуннан теге берәү эзли аны. Кемдә йөзек, дип, тап, дип әйтә торганнар ие ине. Шулай итеп уйный торган иек. Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, гөрләп тора тау яны, дип тагын нәрсәләр әйткәнбездер ине, хәтерләмим.
МШ: Кубыз чиртми идегезме?
ӘМ: Юк. Төрле уеннар уйнаганбыздыр инде. Анда вакытта ерлар ерлап утыру юк иде. Без бәләкәй вакытта әтиләр булмагачтын бер абзый алып асрады. Шунда ярыктан гына карап утыра торган иек шал бәйләп. Урамда чабып йөрү юк ие. Капка төбенә чыксаң яратмыйлар ие. Шул ярыктан гына карап утыра торган иек.
МШ: Монда аулагаш дигән нәрсә булган. Кызлар җыела идегезме?
ӘМ: Җыела иек. Ашарга булмаган вакытта инде. Бер күкәй, чирек май, дип.. Нихәтле он булгандыр инде, шулай итеп бер җыелып, ул вакытта кыстыбый пешергән булалар ие ине. Шунда зуррак кызлар уйнаганнардыр ине анда.
МШ: Егетләр...
ӘМ: Юк, егетләр килмидер ие. Без үскән вакыт бик кысырык вакыт ие ул. Клубларга бару юк ие ул вакытта.
МШ: Элек сихыр дигән нәрсә бар идеме?
ӘМ: Сихыр дигән нәрсә электән үк булган. Элек-электән, борын заманда.
МШ: Безнең халыкта да булган микән?
ӘМ: Татар халкында юк, урысларда күп булган.
МШ: Малга күз тидерү..
ӘМ: Андыйларны ине өшкерәләр. Белгәнеңне укыйсыңда өшкерәсең.
МШ: Өшкерү нәрсә дигән сүз соң ул?
ӘМ: Тфү-тфү дип..
МШ: Нигә төкерәләр икән? Шуның белән нәрсә китә?
ӘМ: Ай, менә балага күз тигән, дип, кайбер кеше өшкер, дип бәйләнә бит. Шунда укыйсыңда төкерәсең инде. Төкерә дип нык төкермисең инде. Тф тф дип кенә куясың.
МШ: Булышамы соң?
ӘМ: Әйбәт була дигән булалар ине. Кем белә.
МШ: Куркулык койдыру дигән нәрсәләр булганмы кеше курыкса?
ӘМ: Ансын белмим, таң суы дигәнен беләм. Менә мин килен булып төшкәчтен әллә ничә ел бизгәк тотты. Берсе бере тотканы айнып бетми, башымның авыртканы бетми торган ие, икенчедән кабатлап тота торган ие. Шуннан зыяратларга менеп акчалар куеп йөрдем, су акканда суга таш ыргыт, диләр, аны да ыргытып шулай итеп тә ташламады. Шуннан кырык өйгә әз генә итеп ярма коеп бар, диделәр, өй саен.Аның белән дә ташламады. Шуннан биемем бер көнне таң суы алган ие, бер генә коендым, шуның белән бизгәк юк.
МШ: Ә нәрсә ул Таң Суы?
ӘМ: Таңда суга төшеп китә инде.Таңга табарак ине ул. Кап-караңгыда. Шунда таң суы алып мендем диде. Хәзер җуын шуның белән, диде. Хәер өйдә утырдым да җуындым инде. Ә ул булды. Бер генә. Яңадан ап менәм дигән ие, өчкә тутырырмын, дигән ие, авырып китте дә төшәлмәде яңадан. Шуның белән минем бизгәгем бетте. Әллә ничә ел тотты бизгәк.
МШ: Нинди чир соң ул бизгәк?
ӘМ: Өшетә дә өшетә. Әүвәле өшетә, дер-дер итеп өшетәдә башны авырттыра. Шуннан килеп яндыра. Шуннан яңадан килеп тагын башны авырттырып өшетә. Шулай авырдым. Таң суы белән бетте.
МШ: Кырык өй яныда ярма сип дигәннәре...
ӘМ: Әнә шуңарга каршы булган шикелле ине. Әнә шул ярманы нитсәң кйбер кешенеке ташлагандыр, кем белә.
МШ: Нинди ярма да ярый микән?
ӘМ: Ярыйдыр ине. Аны бер-ике-өч бөртек кенә итеп.
МШ: Зиратка акча куйганда кайсы төшкә куя идегез?
ӘМ: Зират ташы өстенә куеп киттем. Артыңа әйләнеп карама, тут же төш, диделәр.
МШ: Кайсы вакытта, караңгыдамы, яктыдамы?
ӘМ: Яктыда. Караңгыда менәласыңмени.
МШ: Зиратка хатын-кызга керерегә ярмаган. Кердегезме?
ӘМ: Кердем ине. Капкадан кердем дә, шул алда торган ташның өстенә куйдым да чыгып киттем.
МШ: Йөгереп. Бозлар киткәнен карарга чыгадыр идегезме?
ӘМ: Чыга торганыек. Сулар ташыганда карый торганыек яр башыннан. Хатын-кызлар күп була торганые. Ирләр икенче ердә торыр ие, ирләргә катышу юк ие бит ул.
МШ: Әбиләр алып баралар идеме?
ӘМ: Әбиләр ине. Элек ялгыз йөртү юк ие бит кызларны. Ялгыз бер ергәдә баралмый торган иек.
Тирән чокырдан шә-әп итеп, ыргып-ыргып агыр ие, шуны карарага ап баралар ие. Бу (буа) китәр ие тегермән тарта торган, авыл башында буа бар ие безнең.
МШ: Кызык идеме?
ӘМ: Кызык ине. Бердә өйдән чыкмыйча утырган кызлар бит ине.
Килен: Аларга нәрсә күрсәтсәң дә кызык булган ине. (көләләр)
ӘМ: Шуннан Сакмар бозлары аккан ергә ап баралар ие.
МШ: Ут якмыйлар идеме?
ӘМ: Ир балалар ягалар ине боз өстенә. Элек ярыктан гына карап утыра иек. Некрутлар йөри ие элек. Некрут диләр ие үсеп килгән армияга бара торган җегетләрне. Гармуннар уйнап үтәрләр ие. Шуларны карый иек ярыктан.
МШ: Матур җырлыйлар идеме?
ӘМ: Матур ерлыйлар ине. Элек бит озын көй ерлыйлар ие, кыска көйгә ерламыйлар ие.
МШ: Озын көйне җырларга ярыйдыр идемени элек?
ӘМ: Яраган. Нигә ярамасын, менә хәзер музыка уйнаталар бит. Элек гармун гына ие.
МШ: Скрипка бар идеме?
ӘМ: Бар ие.
МШ: Кубыз?
ӘМ: Кубыз булгандырмы, хәтерләмим. Скрипканы минем бертуган апамның ире уйный ие. Габдерахман. Юк ине ул хәзер.
МШ: Буранбай дигән дә булган, диләр.
ӘМ: Буранбай уйный торган ие.
МШ: Скрипканы үзләре ясыйлар идеме, сатып алалар идеме?
ӘМ: Сатып алганнардыр, кая ясасыннар.
МШ: Кайсы җиренә куеп уйныйлар иде?
ӘМ: Ияк астына куядыр ие.
МШ: Кызык яшәгәнсез, әйме?
А ягы тәмам, Б ягына күчәбез.




ӘМ: Әнигә нитеп язган ине моны.
Үтәр дөнъя, исәр җилләр, мосафирлар – барча коллар,
Вакыт җитсә кызыл гөлләр сулар бер көн, сулар бер көн.
Адәм углы үлеп китәр, гомерләребез җил тик мисле үтәр,
Дөньяга һич килмәгәнбез, була бер көн, була бер көн.
Үлде, диеп, җылашырлар, малың булса өләшерләр,
Җеназага җыелырлар, ошбу үлем килә бер көн.
Кабер дигән мәхкам сарай, ишеге юк, кереп булмый,
Эчендәге әрвахларның хәлләре ни белеп булмый.
МШ: Бик матур. Ә монсы нәрсә?
ӘМ: Монсы ине хәзрәт Рәсулулла Әкрамны язган. Бисмллаһирахманиррахим. Хәзрәте Рәсул Әкрам беркөн аркасы .... биреп утырмыштыр. Җабраил Галяйһиссалям эчрү кереп сәлам бирде. Диде ки: Җә Мөхәммәт СГВ, Тәңре Тәгалә сиңа сәлам әйтте. Бу доганы сиңа вә синең өммәтләреңә күндерде вә боерды. Бән газыйм яратмастан 500 ел әүвәл яздым, диде. Инде һәркем бу доганы рамазан аеның әүвәлендә, яисә уртасында, яисә ахрында җомга кичәсе бер ният өчен укыса Аллаһы Тәгалә әйтер, ди, Ул минем гасый колымдыр.Ул колымның һәр нә төрле хаҗәти бар исә рәва кылырмын, диди. Дәхи ул кеше кадер кичәсендә әйтсә бу доганы, бу дога бәракатендә вә дәхи Тәңри Тәгалә күктә 70 мең фәрештә яратылмыштыр. 70 мең фәрештә ер йөзенә яратылмыштыр. Һәрберсенең 70 башы бар, һәр башында 20 агызы (авызы)бар, 20 тели бар. Һәрбер тели берлә төрле-төрле тәсбихләр, тәһлилләр әйтерләр. Савабыни бу доганы укыган кешегә, я хет укытканга, яздырганга, яки күтәргәнгә багышласалар кирәктер. Һәркем бу доганы рамазан аеның җомга ичәсендә укыса яисә укытса, яки тыңласа Аллаһы Тәгалә боерыр: Ул колымның һәр нә хаҗәте булса рәва идәрмен вә дәхи я Мөхәммәт СГВ җәмлә халәек каберләреннән калыкканда горьян булса кирәктер. Ул вакыта бу доганы Рамазан шәрифәсендә тәгъзим өчен уку бу доганы укыган кемсәләргә фәрештәләр ....(җиваслар?) китереп кидерсәләр кирәктер. Вә дәхи ул 70 мең фәрештәләрнең алларында энҗедән каде хөлләләр илә, эчләрендә төрле-төрле шәраблар була. Үзләре мөһерле булып мөһерләрендә Ля Иляһы Иллялла МР була. Ул фәрештәләр чагырышып әйтәләр: бу һидәя, бу бүләк фәлән улы фәләнгә бер рамазан шәриф аенда тәгъзим өчен бу доганы, дога шәрифне һәрвакыт һәркөн яисә җомга көннәрендә, җомга кичләрендә укыды, я укытты, яисә тыңлады, я күтәрде. Инде бу нигъмәтләрне ул кемсәгә Аллаһы Тәгалә хәзрәте күндерде, диерләр. Рамазан аенда 10 мәртәбә укысалар җәннәткә кермәк анларга ваҗиб булыр. Һич булмаса гомерләрендә бер мәртәбә укысыннар. Аллаһы Тәгалә 70 мең фәрештә ярата. Ул фәрештәләрнең җөмләсе тәсбихлар, тәхлилләр укып бу доганы Рамазан шәриф аенда. Укыганнарга сораусыз хисапсыз җәннәткә керсәләр кирәктер. Бу дога бәрәкәтендә бу доганың фазлыяте .... вә рәхмәтикә сәедел мөрсәлин.
МШ: Кайсы дога соң ул, дога турында язылды, доганың үзе юк.
ӘМ: Рамазан догасы дип әйткән бит инде.
МШ: Сез таравихны беләсезме?
ӘМ: Күрмичә әйтә алмыйм.


бетте