|
|
104. Каргылыда Җир Догасы
Дәүлетъяров Ягъфәр, Нуретдин Сәлимов, Мәдинә Мөрсәлимова, Кунафиева Хәдичә, Мөрсәлимова Шәмсинур, Муртазин Гыйсматулла Хромкада 7 көй, Кораеш атлы елан, Җир догасы, Җир атасы, Җир анасы, Күк төзелеше, Бишек көйләре, Эчкече җыры Дәүлетъяров Ягъфәр тарафыннан хромкада башкарылган көйләр: 1. Татар-Башкорт көйләренә поппури 2. Сарман 3. Алмагачлары 4. Таулар биек - радиодан ишеткән. 5. Әтнә 6. Олы юлның тузаны 7. Рамай Ильдар Харисов - ИХ, Мәсгудә Шәмсетдинова - МШ язалар ДЯ — Дәүлетьяров Ягъфәр Дәүлетъяров Ягъфәр Гобәйдуллович, 1951 елгы, Каргалыда туган, Авыл хуҗалыгы институты бетергән Оренбургта. Зоотехник. “Семьяда әни ягыннан гармун уйнадылар. Әти дә уйный торган иде”. Әнисенең исеме Хаҗирә, ул Каргалыда туган. Әтисе дә Каргалыныкы. Әтисенең әтисе Казанныкы. Нуретдин Салимов: (Ак тирәк, күк тирәк, итәккә таш салып уйнаулар (йөзек салыш). "Нигә вак-төякне сорап җан кыйныйсыз инде?". Мәдинә Мөрсалимова Сәйфетдин кызы, 1928 нче елгы, әнисенең исеме Сәрвиямал Бадалова. Алар икесе дә Каргалыдан. "Шәл бәйләдек тә шәл бәйләдек". Уку тимәде. Әбиләр өйрәткән нәрсәләр инде. БРР. Яттым я алла, тордым иншалла, бу ятудан торалмасам иман бирсен бер алла. Яттым тыныч, ястыгым кирпич, динем ислам, теләгәнем иман. Бездән сәлам Кораеш атлы еланга, тәмуг уты харамга, я иляһы илляллаһ Мөхәммәдеррасулюллаһ. Үлгәч синең яныңа килгән елланның исеме Кораеш. Теге дөньяның хәлен кем белә. МШ: Кемнәрдән өйрәндегез? ММ: Әбиләрнең куенында ятканда өйрәнгәнбез инде. Күкләрнең сыйфатлары. Әүвәлге күк – яшел зөбәрҗәт, фәрештәләре адәм сурәтле, икенче кат күк – энҗедән, фәрештәләре - ат сурәтле, өченче кат күк – кызыл якуттан, фәрештәләре бүре сурәтле, дүртенче кат күк – көмештән, фәрештәләре бөркет сурәтле, бишенче кат күк кызыл алтыннан, фәрештәләре – хур кызлары сурәтле, алтынчы кат күк сары якуттан, фәрештәләре – ир балалар сурәтле, җиденче кат күк – нурдан яратылган, фәрештәләре – адәм сурәтле. Моны Кәримә әбидән күчердем, ул Ташкентка китте. Бәет дисәң бәет инде. Баланың хәсрәтеннән. Чегәннәр туп атадыр, төтене ергә ятадыр, Балакаем, бахыркаем җир куенында ятадыр. Тәрәзә төбем гөльемеш, ашыйсым килә туксынам, Тышка чыгам өйгә керәм, син баламны юксынам.
Ишек алдында өч тирәк, берсен кисәргә кирәк, Нигә генә шул кирпичтә эшләп йөрергә кирәк. =Кирпичтә эшләдем бит инде, кирпичтә эшләгәч килде дә чыкты, килде дә чыкты. Алга килеп тора. Хәсрәтле вакыт, көчле вакыт. Кырыгы тулганчы акырып елыйм да, тышка чыксам тагын бер нәрсә исемә төшә, мотоциклын күрсәм... МШ: Менә бу бәетне язгач үзегезгә җиңел буламы? ММ: Эйе. Җиңеләеп киткән кебек. Тегеңәргә бер нәрсә язып куйдым бит инде. Исемә төшкәндә, сагынганда укып алам. МШ: Иблиева Галимә, ул чыгарамы бәет? ММ: Ул борынгы укыган. Ак келәтнең артында бер да чигән чанасы, Күземначып карасам бар да чигән баласы. Чигән чигән дидегез, чигән өчен үлдегез, Чигән белән бер кич кунгач астыгызга сидегез. Чигән мылтык атадыр, төтене ергә ятадыр, Хәмидә мескен бичара чигән куйнында ятадыр. Ул күп булган. .......... Исеме юк аның. Без-безле. Без-без без идек, без унике кыз идек, таккалыкка җәелдек, таң атканчы юк булдык. Котык. Кем авызын беренче ача аның маңгаена биш тапкыр чиртәсең. Такталыкка – идәнгә тезелеп утырганнар бит инде, таң атканчы юк булдык – таң атканчы кызлар таралышканнар ине. Кап та коп кара Якоп, инде берәү дә сүз эндәшми. Су атасы Сөләйман, су анасы – Сылубикә. Җир атасы – Җирән Сакал, Җир анасы – Җирән Чәч. Җир догасы – Бисми ллаһи шафи, бисмиллаһи кафи. Шушы догаларны укып җиргә күмәргә. Абынып егыласың бит инде бер ердә, аягым авыртты дисең, шуны күмгәннәр инде. Доганы язасыңда җиргә күмәсең. Егылган җирдән зәхмәт тими инде. Йорт хуҗасы – Бахаутдин. Хифзөһөмә – җен әйтә белми торган дога. Аятелкөрсидән. Кунафиева Хәдичә Хәкимбаевна. КХ (көйләп): Әнкәй караватта, әткәй идәндә, кечкенә сеңелем сулар төбендә, Иии, югалдым мин егет, югалдым, калтырый кулым, үтә яшь гомерем, үтә яшь көнем. Бер көне кайттым мин эчеп исереп, әнкәмә кычкырдым аягым тибеп, Иии, югалдым мин егет, югалдым, калтырый кулым, үтә яшь гомерем, үтә яшь көнем. Кайсылары әйтә мине асарга, кайсылары әйтә атарга, Иии, югалдым мин егет, югалдым, калтырый кулым, үтә яшь гомерем, үтә яшь көнем. Папиросларын оныттым. МШ : Нәрсә соң бу? КХ: Исерек җыры. Бәетне озын итеп кычкырып әйтәләрме. Ишеткәнем дә юк аны минем. Әби әйтә бит, элек безнең туйларда “бәет әйтәләр” ие, ди. МШ: Аллаһуны әйтегез әле, сезнең көегез бик матур. КХ: (көйләп) Аллаһу, аллаһу, кәҗәләрне тауга ку, тау башлары буклансын, минем балам йокласын. 7 класс бетердем, шәл бәйләп әнине пенсиягә чыгардык. Урыс татардан өйрәнде шәл бәйләргә. Ул оек белән бияләй генә бәйли белә иде. Ильдар Харисов яза: Мөрсалимова Шәмсинур (көйләп): Йокла балам, йом күзең, дә, Йом, йом күзең, йолдызым. Кичтән йокыларың калган, Елап узды көндезең. Йокла, балам, йом күзеңне, лә Тыңла минем сүземне, Бул бәхетле, бул түземле, Яратырмын үзеңне. Ишекләрдән кердегез дә, Кем барлыгын белдегез, Күктә йолдыз, җирләрдә чәчкә- ләр булып күрендегез. И: Бу нинди көй? Ш: Бишек көе түгел бу. Бала тибрәткәндә нинди көй булса да көйлисең дә ерлыйсың да. 1923 да туган Каргалыда Муртазин Гыйсматулла Гыйззатуллович җырлый: Җирәнчеккәй белән көрәнчеккәй Илкәйләрен сагынып кешнидер, Матурлыклар белән задорлыклар Ис китәрлек эшләр эшлидер. Средняя Азиядән кайтып килгәндә ишеттем бу җырны.
104 кассетаның а ягы тәмам. Б ягы буш. Әфсеннәр Каргалыныкы түгел: Чаян еланның телен алып телемә куйдым, тешен алып тешемә куйдым. Бу дәрья суы җеп белән бәйләп, богау белән богаулап, йозак белән йозаклап ничек тукталмыйдыр. Бу дәрьяның ике яры бер-беренә ничек кушылмыйдыр, уртасыннан бу дәрья суы ничек агадыр, күкрәп-яшьнәп килгән фәрештә, ул күкрәп-чатнап килгән фәрештәнең һиммәтеннән дәрьядагы балыклар сайдан тирәнгә ничек качадыр, бу җир йөзендәге җитмеш җиде төрле пәриләр, җеннәр, шайтаннар тау тишекләренә ул чатнап килгән фәрештәнең һиммәтеннән качып ничек керәләрдер. «Җитмеш җиде кат су өстендә мөгезле илек торыр, ул илекнең башында ут яна торыр. Ул илекнең баласы бар. Илек баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек ул баласына киләдер. Кара еланнан вә һәм кара диюдән адәм углы ничек куркып ак сарайларына качып керәдер. «Җитмеш җиде кат күк өстендә аждаһа елан торыр. Ул аждаһаның башында ут яна торыр. Ул аждаһаның баласы бар. Ул аждаһа баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер, уң битем көн булсын, сул битем ай булсын. «Җитмеш җиде кат җир өстендә арыслан киек торыр. Ул арыслан башында ут яна торыр. Ул арысланның баласы бар. Ул арыслан баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер. Бу сары майны чалып утка, эссе табага салгач, ул ничек кайныйдыр. «Җитмеш җиде ел үлеп череп яткан кешенең башында ут яна торыр. Ул кешенең баласы бар. Ул кеше баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер. Әйләнеп-тулганып көн йөреп, диңгезнең төбенә кояш керәдер. Ул диңгез төбеннән кояш әйләнеп-тулганып төшлеккә килеп ничек утырадыр, төшлеккә утырып, кояш җир йөзенә, беткән үләннәрнең өстенә төшкән чакта ничек киптерәдер, яндырадыр. «Җитмеш җиде ел үлеп череп яткан аюның башында ут яна горыр. Ул аюның баласы бар. Ул аю баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер, бу (фәлән) мине күрмәсә, эче, җаны, бавыры, йөрәге белән тартылып, торса, торып түзмәсен, утырса, утырып түзмәсен, миңа килсен! Үлем гыйшыклыгымны, үлем ирсәклегемне, вә һәм йөгрек киекләрнең, вә һәм очар кошларның гыйшыклыгын китереп салдым. «Җитмеш җиде ел үлеп череп яткан әтиең башында ут яна торыр. Ул этнең баласы бар. Ул эт баласын күрмәсә, чыдый алмый ничек киләдер. Таңдагы ак ташка иртән төшкән кырау Ходай Тәгаләнең кодрәте белән — эссе кояшка ничек чыдый алмый эридер, өч йөз кырык сөякләрендә, эссе тәннәрендә, татлы йөрәкләрендә, сөйләр телләрендә, күрер күзләрендә — кояшмын! Бу өшкергән телем бозылмаска алтын белән коршадым, көмеш белән күпчедем, җил белән китмәскә, су белән юылмаска, тәркыш белән бозылмаска, тәбесенә чыкканда бозылмаска, һәртөрле тел белән бозылмаска тикәндер. Бу минем телем булат кылычтыр. Бу минем телем телдән телгәдер вә авырдан авырдыр. Бу минем телем алтын йозактыр, вә һәм бу минем телем көмеш ачкычыдыр. Алтын йозак димәкем каты корычтыр, көмеш ачкыч димәкем булат кылычтыр. Шул нәрсәләр белән бу фирдәвесне бу (фәләннең) йөзенә йозакладым. Бу фирдәвес төн сәгатьләрендә, көн сәгатьләрендә бу (фәләнне) миңа сыгындырсын! Кайчан ошбу дөнья бозылса, бу (фәлән) миннән анда аерылсын! Аннан башка аеру алмасын, вә һәм ачкычы күк йозагы… Ул ачкычны алып имләмәсеннәр!» «Алтын тауның башында алтын чыпчык оясы; оясында баласы. Көмеш тауның башында көмеш чыпчык оясы; оясында баласы. Бакыр тауның башында бакыр чыпчык оясы; Хак Тәгалә яраткан күк диңгез, Күк диңгезнең өстендә олы тау, Олы тау астында тимер алачык, Тимер алачык эчендә кара аю, Кара аюның күзе күрмидер, колагы ишетмидер, Ходай Тәгаләнең боерыгы белән диңгез, Диңгезнең өстендә кара такта, Ул кара такта ничек янадыр, Җаны-тәне белән, Эче-каны белән, Биле-култыгы белән, Толым буе белән, Сүзләр сүзе белән, Тотар кулы белән, Йөрәк парәсе белән, Күзләр күзе белән.
|