|
|
107. Үрге Чебенле, Сакмар районы, Оренбург өлкәсе
12 нче июль, Мәсгудә Шәмсетдинова яза. Абубакирова Мөнәвәрә Хисмәт кызы. Кыз фамилиясе Гайнуллина. 1924 елны туган, татарлар, Әтиебез, әниебез, әби-бабайларыбыз шушы авылныкы. АМ: Әти – Кызыл Ярда — сельсовет председателе булып эшләгән. МШ: Ак тирәк.. АМ: Без – кызлар, егетләр бергә җыйналабыз да бала вакытта инде, безнең кыз вакытлар җилгә очты сугыш вакытында, җыйналабыз да торабыз урамда, җитәкләшәбез дә, кызлар бер якта тора, егетләр бер якта тора, шуннан соң уенны башлап еппәрү күңелле була бит инде ерласак, ерлый да белгәнбез ул вакытта, үзебез ерлыйбыз да йыр бетүгә беребез кычкыра арабыздан, ак тирәк күк тирәк бездән сезгә кем кирәк, дип. Теге җегетләр әйтә инде, сездән безгә иң яраткан кыз кирәк. МШ: Исем белән әйтми мени? АМ: Юк, юк. Егет йөгереп килә дә, егет белә бит үзенең яраткан кызын, бу кулны ычкындыра егет белән йөгереп китәргә. Әгәр теләмәгән кыз булса бу егеткә кулны ычкындырмый инде. Ә теләгән кыз булса бәрелмәстән борын кулны ычкындырып торасың бит инде. Шулай итәсең бит инде яраткан кешеңне. Шуннан теге кызны җитәкли дә үзенә алып китә. Шуннан соң тагын шулай итәбез ине. МШ: Ә кызлар бәреп чыгалармы соң егетләр ягына? АМ: Алай килешмәде бит ине ул. Кызларны гына егетләр ала. Шуннан соң кем нихәтле өзә ала. Кем җиңә? Кызлар кулларын ычкындырмыйчамы? Әллә малайлар кызларны өзеп үзләренә җиңгәнме. Кызык булган инде бала вакытта. Уенны башлаганда нинди йыр булса да ярый ул вакытларда. Ул вакытта гаеп тә юк, кыек та юк. Әниләребездән нинди җыр ишетсәк җырлаганбыз. МШ: Уйнар алдыннан нинди булса да җырлаган җырны искә төшерсәгез иде. АМ: (җырлый): Әйдә, иркәм, әйдәсәң лә, Башыңа шәл бәйләсәң, Тавышларыңдан танырмын Кошлар булып сайрасаң, диеп тә бетә, ак тирәк, күк тирәк, сездән безгә ни кирәк, ти ине кызлар инде, сездән безгә иң матур кыз кирәк ти дә, кем кемне яратса шуның янына йөгерәдә бара исемен әйтми, кулын ычкындыралмаса бу кызны алаламаганы була, кире кайтып урынында тора инде ул. Бердән чыгасың. Үзләре белеп тора егетләр, чыгарга кем тилпенә. Тилпенгән кешене күреп торасың бит ине, дәртләнеп торган кешене. Башкалар тора ине. Ярар хәзер бу үзенә кирәкне алып кайтты бит ине. Тагын җырлыйбыз. Кызык була. Кызлар башласа, малайлар да җырлый да китәләр. Малайлар башласа – кызлар да күтәреп алып китәләр. Шуннан туктыйсың да кычкырасың, сездән безгә ни кирәк, дип. Бер малай ике мәртәбә дә килеп куя. Кызын алып китә алмаса. Шул ук урынга. Өздерәсе килмәгән кыз нык итеп тота да кулларын җибәрмиләр инде. Өзәлмәгән малайга авыр була ине, күңелсез була. Шундый кызык иде ул. МШ: Ни дә кызыгы бу? АМ: Уеннан килеп чыга бит ине ул бер-береңне яратышу да. Шулайдыр ул. МШ: Кич чыгулар булдымы ул? АМ: Нишләп булмасын. Әниләр заманында булмаган. Бездән олы 14 нче елгы апай бар, алар заманында да сирәк булган. Алар тәрәзәдән генә берен бере күргәннәр. МШ: Ничек алар мәхәббәтләрен аңлаттылар икән? AM: Ул вакытта аңлату юк ул, аңлата алмаганнары күп булган. Бик сирәкләре генә аңлатканнар. Җиңгисе булган берәүнең, теге егетнең, я кызның җиңгисе булган. Шулар аша гына. МШ: Битләрен каплап йөргәннәрме? AM: Бөтенләй каплап йөрү ул үзбәктә булган, бездә әз генә. МШ: Тагын бер җырлы уенны искә төшергән идегез.. AM: Мин теге «булдыксыз»ны әйтәм. Бер кыз бер егет тик тора бирәсең. Ул тагы да шул үзенең яратканы белә бергә була бит бит инде ул. Шунда танышканнары да бит инде. Безнең чорда бик матур күңелле булды уеннар. Бөтен кеше урамга чыктык. Берәү җыр башласа әммәбез дә җырладык. Хәзер алай итә белмиләр. Берәү биесә икенчебез дә бии торган ие, парлап биибез дә, парлап төшәбез дә, тегеләр биеп китә. Балалайкага да биеп йөрдек. Хәзер матур гармунга да биемиләр. Әллә нәрсәкәй селкенеп тик торалар. Балалайка дигәннән әле дә исән ул Нинка дигән марҗа кызы, сугыш вакытында безгә нинди көй уйнаса да шуңарга биедек. Ә җырны аңарга җырлый алмыйбыз инде. Скрипка булмады, кубыз булмады. Ул вакытта саратовский гармун булды, тальян булды. Ул вакытта безнең чорда тальян гармун булды. МШ: Булдыксыз кызны сөйләгез әле... AM: Бер вакыт җыйналышып түгәрәкләшеп, гармун да кирәкми ул вакытта, матур итеп ерлый торганнар ие. Уртада бер парсыз бар, кемне куйсаң да ярый. Мин булдыксыз булам ди дә, үзе керә дә баса. Ул кереп тә басып җитми без көен дә башлыйбыз (җырлый шахта көенә) Әллә нигә бик яратам Шахта көйләрен җырларга, ла, Борылып аккан сулар кебек, Төшәм төрле уйларга, җырлап бетерә бетмәстән теге уртадагы кеше йөгереп килә дә берәүнең парына тотына. Җыр бетмәстән кулын шапылдата да йөгереп килеп берәрсенә тотына. Кулга кул тотышып, ак тирәктәге кебек нык тотынышып түгел инде. Тегесе парсыз кала бит инде. И, син булдыксыз, син булдыксыз, дип, уртага чыгарабыз тегене, нишли аласың, я ерлыймы ул, я әтәч булып кычкырамы ул, я булмаса бер көлке сүз сөйли инде ул. Шундый бер кызык булды инде ул. МШ: Спектакль инде ул. AM: Бии башласалар ма-а-тур итеп биерләр ие безнең чор егетләре. Сызгырып та ебәрерләр ие матур итеп. Дәртләндерееп. Күтәреп ебәргән сымак. Шуннан тегене бер наказы белән кылдырабыз да кабатлыйбыз. Басып торабыз, теге булдыксызның эше беткәч җитәкләшәбез дә тагын китәбез. Авыл яңгыратып ерлый торганнар ие ул вакыт. Ерчы күп булса матур була бит ул. Күңелле була торган ие. Хәзер юк ул, погодасы да ямьсез, халкы да. Шуннан соң бу уенны күңелебез беткәнче уйныйбыз да аны туктатабыз да “тере килеш”ле уйнарга тотынабыз. Аллы-артлы торасың да инде, берәүнең кызын икенче егет алырга тырыша бит, синең алдыңа берәү кереп торды бит ине өченчегә, теге артыннан куып килгән кеше килеп җиткәнче бу йөгерә хәзер, әгәр дә ул артыннан килгән кеше килеп җиткәнче китмәсә тегеңәргә суга, кызык.
МШ: Егет егеткәме? AM: Әйе. Кызлар уртада була. Егетләр алдында. Шуннан бу егет килә дә бу кызның алдына баса, бу егет йөгерми хәле юк инде, кыйналасы килми бит, китә дә икенче кешенең алдына барып баса, парсыз берәү тагын куып килә. Менә болай тезелдек бит ине. Менә монауында монауында гел парлылар. Бер парсыз бар, ул читтә инде ул. Бу куарга тотынды инде берәүне куа. Без парлашып торабыз бит. Икәү була читтә йөргән. Берсенең кулында чыбыгы бар, икенчесе кемгә дә булса керерегә кирәк. Ул вакытта каеш. Куа башлый тегене. Я берәүгә кермәстән борын да сугып еппәрә, кызык булсын өчен. Теге суккалаганчы теге моның алдына керде. Арттагы егет тизерәк качырга кирәк. МШ: Теге йөгерүче йөгерә дә йөгерәме каеш белән? Арый бит ул. AM: Арсын, уен шулай була бит ине ул. Хәзер бу керә дә куя, сугалмыйча кала. Шулай була торган ие. Уйнап күрсәтермен ие кешеләре белән, зерә кызык була торган ие. Йөзек салышуны уйный торган иек. Күбесенчә утырабыз да бергәләп җырлыйбыз, уеннан башка. Берәү башласа әммәбез ерлыйбыз. Басып торсак та ерлыйбыз. Гел генә уйнап тормаганбыздыр ине, сөйләшкәнбез дә. Шуннан соң һәркем үз пары белән дә китеп бара инде. МШ: Бу бит инде буй җиткәннәр уены. Ә балачакта нинди уеннар уйныйдыр идегез? AM: Качышлы уйныйсың. Качабызда, берәү гөрләп тора инде, күзен томалый да арты белән тора ине. Берәү әйтә ине, булды, дип. Ничек тә табырга кирәк бит ине боларны. Шуннан соң качып бетмәгән кеше: чур, чур, мин качып бетмәгән ием әле, ди. Качкан булса да моны күрсә. Әгәр дә алдан тапса бу эзли торган кеше бу кача торган кешеләрне карап кала ине. Ә бу кеше кача ине. Аннан “лаптылы”. Бер якта җыйналабызда ак тирәк күк тирәк дигән шикелле туп сугабыз да, болай сугып еппәргән унгайлы берәү тотып алса теге як тотып алса, алар җиңгән була инде. “Тын”. Безнең вакытта бакчалар булмый торган ие элгәре, тәрәзәләр урамда гына тора ие. Хәзер барабыз да тыңлыйбыз. Кем бар икән бу өйдә. Лампа яктысы гына бит инде. Сине күргән кеше дә юк. Нәрсә сөйләшәләр икән болар, имеш. Кызлар егетләр, кияү турында уйлый бит инде ул. Безгә әйбәт сүз чыгар микән. Яман сүз сөйлиме бу, яхшы сүз сөйләгән булса, и, бәхетле икән без, әйбәт сүз сөйләп утыралар, дибез. Моны куябыз да икенче өйгә китәбез. Тәрәзәне шакылдатабыз, әгәр дә берәү дә ишетелмәсә сөйләгән. Бер кат тәрәзә, өйдәге сөйләгән вич ишетелеп тора торган ие. Тынныкка чыкканнар кызлар төнге 12- 1 ләрендә. Без кызлар чыга торган иек. Кемнең тәрәзәсеннә дә ярый, тик әшәкелек эшләмәскә инде. Тыңлыйбыз да китәбез, безнең килгәнне белмәсеннәр, дип. Тын тыңнарга чыгабыз дидер идек инде аның исемен. Аңардан нинди кызык тапканбыздыр инде. Өчәүләп йөридер идек. Икәүдә чыгабыз. Берәү юк, кызык түгел бит ул. Мәгънәсе юк бит аның. Безнең язмышка нинди сүз ишетелер икән дибез инде. Яхшы сүз туры килер микән инде, яман сүз туры килер микән инде. Тынныкка чыгабыз. Әйбәт сүз сөйләсәләр, и куанып кайтабыз инде. И, фәлән кешенең өенә барган иек, шундый сүз сөйләделәр дип, аллага шөкер дип, куанып кайтабыз инде. Кыйралашкан, талашкан булсалар, и туган, безнең юлыбыз уңмады, дип. Татар сүзе әллә ничә төрле бит ул. Безнең авылда “кыйралышу” сүзе булган – талашу мәгънәсендә. Талашкан дисәң ул ямьсез булыр ие бит, кыйралышкан, дисәң, җыйнак кына булган да куйган инде. Кыз япкан вакытта бәет әйтәләр бит. Бездә андый булмаган ул. Бик әүвәлгеләр чыгарган бәетләр. Бу чорларда булмагач әйтә алмыйм. Там-тамчы тамга күберәк бии торган иек инде. (Җырлый): Там, там тамчы там, Тамуыңны яратам. Тамчы тамган вакытларда Уйланырга яратам. Иртә дә кил, кичтә кил, Тәрәзәңне чиртә кил, Чиртүләреңнән танырмын, Каршы чыгып алырмын. Үзе матур булган бит. Ул вакыт кызларның клеш озын итәкле күлмәкләре булды. Шакмаклыдан, бер пар итеп озын итеп тегә торганнар ие кызларга күлмәк. Озын җиңле була торган ие. Үзенең парын ала да краковякны алып китәсең (краковякны иләләгә көйли). Инде тыпырлыйбыз, тузан чыкканга да эш юк. Матур итеп, күңел беткәнче тансы итәбез. Шул уртасында түгәрәкләшеп китәсең. Без инде сугыш вакытында егетләребезне озаттык. Кем берәү китсә дә бөтен авыл бергә җырлашып шул егетләребезне озатабыз (җырлый): Әйдәле, иркәм, әйдәле, Кул яулыгын бездәле, Кулларыңа шәмнәр тотып Киткәч эзләрсең, әле. Сандугачымны җибәрдем Тыңнарга сүзегезне, Бакчабызда сайрап ла кайткан, Күрмәгән үзегезне. Шушы көйне ярата торган иек без. Күмәкләп ерлагач бигерәк тә матур була. Су буенда зәңгәр сачәк, Йөгереп йөрим лә оекчан, Тулган айларга карармын Бик сагынып ла боексам. МШ: Шул заманда чыккан көйләр микән, борынгыдан микән? AM: буын-буыннан инде. Апайлар әниләрдән, без апайлардан ишеткән инде. Элеккеле соңгылы йөри бирәсең бит инде. Радио да юк, чорт та юк инде ул вакытта. Әниләр ерламаган өйдә анда моң да булмый. Бала да җырлый белми. Менә мин җырлагачтын минем кызымның кызы үзем белән бер булып җырлап утыра. Йортыңда моң булмаса ул бала ни моң ала алсын. (җырлый Мәдинәкәй) Бер яраткан кыз өчен язылган җыр булган, кавыша алмаганнар бит инде: Җәйли дә генә печән чапмадым, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә сачем, Бөрлегәннәр өзеп лә капмадым. Бик күп йөрдем, җаныем, күпне күрдем, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә лә сачем, Синнән матур ярларны да тапмадым. Борын менә матур итеп сурәтли белгәннәр хатын-кызларны, ие бит. Карлыганнан кара ай кашларын, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч, Бөрлегәннән кызыл йөзләрең. Шикәрләрдән тәмле, балдан татлы, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч, Тел тибрәтеп әйткән ләй сүзләрең. Бара гына торгач юллар буйлап, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә лә чәчең, Юл гынаем китте су буйлап. Уйсыз гына егет түгел лә идем, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч, Уй гынаем бетте лә сине уйлап. Моны хәзер бер кешенең дә ерлаганын ишеткәнем юк. Радиодан ишеткәнем юк. Бу көйне оттым Курманаев Һәдият дигән абзый бар ие сугышка хәтле. Шул матур итеп ерлый торган ие, мин аны шуңардан ишеттем. Көен. Аның исеме дә шул, җыры да шул Мәдинәкәй. Курманаев Һәдият безнең авыл кешесе. Мәдинәкәйне башкорт көе дип ишеткәнем юк. 1905-6 нчы елларда туган. Сугыштан кайтты, сугышка хәтле дә сугыштан соң да ерлады. Грамотный ие ул, партийный иде ул, шундый булса да ерлады. Ранен булып кайтканнан соң колхоз аны бик тәрбияләде. Савып бия кымызлар эчерде. Җырлый аның бер кызы матур итеп. Курманаевлар. Зур кызы матур итеп ерлый. Озын көйгә үзеңнән кушасың, чәч кенә дисәң кырт кына киселгән була ул. Лә чәчем дисәң дисәң матур була. Минем белүем шушы инде. МШ: Сез үзегез китереп чыгарасызмы ләйләрен? AM: Әйе, үз ыңгаема китерәм дә. Олы озын көйләр бит инде, алай кырт итеп кенә... Бер авылда бер төрле ерлана ул, икенче авылда икенче төрле. Менә безнең Түбән Чебенле 6-7 чакрым гына, шул ук бер үк көйне, алар кырт итеп кенә җырлыйлар, безнең авыл сузыбырак ерлый. Бер әби болай дип әйтә торган ие. Каргалы 41 карактан яратылган ул, дип, әйтә торган ие ул. Азып киткән. 1901 нче елгы әби. Борын заманнарда ул якларда угрылар, караклар шәп булган бит. Кеше басканнар. 41 карактан азган каргалылар алар, шуңа күрә усал алар, ди, торган ие. Теләсә нишләп йөргән кешеләрдән утырып киткән кешеләр булгандыр күрәсең. Ул вакыт заманнарда матур гына барган да эшкә кергән түгел бит инде. Шулай үзенә ничек урын таба, ничек җаен китерә – анда шунда урнашып киткәнме. Кем белә аны. Бәлхия исемле әби. Ул Мөхәммәдияне укый торган карчык иде. Хәзер син аларны таба алмыйсың. Бетеп баралар алар, зиһеннәре дә юк. МШ: Каргалылар Чебенле халкы бездән чыкты диләр. AM :Шулайдыр, кем беренче монда утырган, кем белә. 200 елдан артык булып киткән бу авылга. Теге Рәшит белә инде. Җайлап кына йөри. Олыгая килә күңел салып, күз салып өйрәнгән. Хуҗа Балыклы дигән җир дә бар, Карамалы елгасы, Яңгыз Тирәк күпере.. (мөеш – МШ), авылны уратып торган Кыргыз күле булган. Кыргыз күле дими, казахлар авыл тирә ягына землянка казыганнар да кергәннәр дә утырганнар. Берәүдә эзләмәгән аларны, землянка казыганнар да түбә куйганнар да кергәннәр дә утырганнар. Казахлар шулай йөргән. Тирә якка чыгып беткән бит казахлар. Шуннан чак кына тегеләерәк күл бар ие. Юалы Борын исемле иде. Юа күп иде анда, ашый торган. Суган кебек үсә, шундый урыннарыбыз да бар иде, матур, җиләкле. Ул җирләребез дә искерде. Әшәкеләнде. Ерне сөреп беттеләр, чокып беттеләр. Анда матур чәчәкләр, җиләкләр, юа була торган. Юалы Борын печәнлеге дип әй тә торган иек. Менә Үле Сакмар дигәне җиребез бар бит безнең, зур Сакмарны бүлеп чыккан, ерып чыгып киткән. Бабайлар Үле Сакмар дигәннәр. А ягы тәмамланды, Б ягы: АМ: Аулак өйләр була ие безнең вакытта, берәр ялгыз әбинең өенә кереп утыра иек. Эшебезне эшлибез, кайсыбыз эрли, шунда көнбагыш та ярабыз. Җегетләр керәләр безнең янга. Аларны кермәгез дип тә әйтмибез. Хәзерге шикелле клуб юк бит инде ул вакытларда. Җырлыйбыз, кызлар башласа, егетләр дә кушыла. Йөзек салышлыны уйнап куя идек.т Ул хәтле бик уйнарга... безгә шал бәйләргә кирәк, ач вакыт инде. Егетләр тик утыралар. Тәмәке тартып керәләр. Әбинең өе салкын булса кайдандыр утын табып алып киләләр пичкә ягалар, өйне җылыталар. Бергә ерладык та куйдык. (җырлый Зәңгәр күз) Зәңгәр күзең, күз керфегең Тибрәндереп карама. Күз карашың ук шикелле Йөрәгемә кадама. Әй, бөдрә сач, зәңгәр күз, Әйтмәче, бәгырькәем, авыр сүз. Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр Алар безгә тиң түгел Тиң түгеллеген дә беләм — Өзелеп лә сөя яшь күңел. Әй, бөдрә сач, зәңгәр күз, Әйтмәче, бәгырькәем, авыр сүз. Зәңгәр күзеңне охшатамын Зәңгәр таң йолдызына. Бөдрә сачыңны охшатамын Диңгезнең дулкынына. Әй, бөдрә сач, зәңгәр күз, Әйтмәче, бәгырькәем, авыр сүз. Шулай дип ерлый торган иек, җыры шул инде аның. Без үзебезне белә башлаган вакытта җырлый торганнар ие бу җырны бездән зур апайлар. Мактанган кебек булмасын, нигәдер күңелемә шундый җырлар кергән дә кергән дә һаман да сакланып тора шул. Үзем генә утырганда ерлап алам мин аларны. Егет кызны кыз егетне яраткан ниләр бит инде бу. Матур. Матур итеп сурәтли белгәннәр хатын-кызларны. Йөзләрең кызыл бөрлегәндәй, кашларың кара карлыгандай дип куйган бит. Үзләренең иң яратканнарын сурәтли белгәннәр дә язганнар. Хәзер андый андый җырларны язмыйлар. МШ: Сез сөйләгән идегез. Чыктым бер авылга кияүгә, шул авыл Чебенледән киткән, дип. AM: 44 нче елны Авучтан, бәләкәй генә авыл иде ул, бәләкәй генә булса да күңелле халыклар ие алар. Гармунчылар. Татарлар белән башкортлар. Мин барганда 62 нче елны Чебенлегә кире кайттым бит инде. Троицкий районы ие 44 нче елны. Аннан соң ул Тулганский районга әверелде. Оренбургка керә. МШ: Нигә әллә нинди исем бирделәр икән аңа? AM: Кешеләрнең сөйләве буенча гына: Бер бабай барып утырган, исеме Әүечтән булган. Шуны инде безнең Чебенле ягыннан киткән, дип, сөйлиләр ие минем иремнең әтисе. Минем иремнең бабайлары малай чакта мал куышып барган. Шуңардан килеп чыккан кешеләр дип сөйли иде әткәй. Яманбулак – Чебенки иде ул, түбән авылдан күчкән ул Яманболак, Түбән Чебенле, ә бу үрге Чебенле. Ул – Түбән Чебенледән килеп чыккан. Ул Зиянчуринский. Башкириягә керә. Зәңгәр кызыл чәчәкләр үсә торган ие анда. Хәзер барсаң кара туфрак. Колхоз кырлары. Шушындагы җырларны җырладык анда да. Барыбер татар халкы бит инде. Безнең татар халкы шикелле алар эшкә хәвәс булмаганнар. Башкорт халкы. Печән чапмаганнар. Алар уенчан, җырчан, күңелле халык булган. Татар эшләгән ул бахыр. Нишләптер намысчан эшчән былганнар алар. Аларның бер кызык сүзе бар – җәен печән чапмыйсың, кышын азык тапмыйсың – башкорт сүзе. Алар юньләп мал асрамаган. Безнең халык мал асраган. Безнең печәнебез тау башында, дигәннәр. Чак кына кар эри башлыймы кәҗәләрен, сарыкларын, тайларын, атларын шул тауга чыгарганнар да ебәргәннәр. Бал корты тотканнар алар күбрәк, бал әчеткәннәр дә, күберәк курай уйнаганнар, ерлаганнар, биегәннәр, алар күңелле итеп яшәгән, аларда моң күп булган безнең кешегә караганда. Уенчы халык булган. Татар халкы башкортлар кебек хәвәс булмаган җыр-биюгә. Татарлар да ерлаган матур итеп. Ну болар кебек җәй буе сәхраларда йөрмәгәннәр инде. Алар печәнен чабырга чыксаларда ерлаганнар. Печән чапканнан кайтып килгәндә ерлаган ерлары әле дә исем дә әле. Фәридә Кудашеваның җырын җырлый: Ай итә, итә, итә, лә, Гөл итә, итә, итә Җаннарыңа барыр идем Ял итә, итә, итә, итә. Өй артындагы талымны Матур итеп кисәләр Су төбенә төшәр идем Сезне анда дисәләр. Бер авылга барган иек, әллә Карагуҗа исемле ие. Анда Шамгун мулла исемле мулла бар ие. Аларга бардык, алардан китеп бер башкорт авылында кундык. Мааатур урыннар ие. Бездәге кебек түгел. Анда җиләклек, анда карлыганлык, анда баланлык, анда шомыртлык, анда мәтрүшкә, теге сары мәтрүшкә диңгез кебек. МШ: Тәбигатеннән дә матурдыр аларның моңнары. АМ: Шулайдыр. Шунда барган вакытта үгезне җигеп, үзенең камытына үзе килә дә, киеп куйдырасың. Шомарып китә бугазда йөргәнгә. Пар үгезне җигәбез дә стансага ашлык ташыйбыз. Дышка дибез. Тәртә. Берсе бер якта, берсе якта. Сугыш вакытында школдан алдылар ебәрделәр тракторга өйрәнергә. Шунда үгезне җигә дә беләбез туара да беләбез. Комбайнны беләбез. Нужа өйрәтә. Ишек алдысында бәләкәй генә эч өе бар. Ишетәбез инде ул атаклы өшкерә торган бабай, дип. Аның бердәнбер генә улы бар. Килене шул берүк ишегалдында торып яталар. Бабайның өе чиста пөхтә матур. Ап-ак сакаллы, ап-ак өс башы. Килене тәрбияләмәсә алай булмас ие. Аларның элгәре бит инде сәке булганда, сәкедә түр юрганы, түр юрганы өстендә бабай, ап-ак тышлы мендәр. Бабай шунда утыра. Без барганда 3-4 кеше көтеп утыра иде без барганда. Шуннан бер башкорт хатыны чыкты. Ерактан килгән кеше бар икән атлы, ди, шул кеше керсен дип әйтте ди бабай. Теге кешеләр якынынныкы булганнар инде. Мине күрше үзенең хатыны белән алып барды. Шуннан соң, бабай инде, бездән дә ерак кеше юк монда, дип кереп киткән ие. Кем бар тагын яныңда, дип, сорый, ди. Хатыным бар инде, тагын күрше хатыны да килде минем белән әйтсә, ди, ярар алайса, ерактан килгәнсез, сезне алдан карыйм. Иң башта теге бабайның хатынын өшкерде үзенчә. Китапка галәмәткә карамый. Нәрсәдер укыды да өрә генә. Нәрсә укыйдыр инде эчтән. Шуннан соң бер вакыт тозны өшкереп бирде, йөрәгегез уңайсызланган вакытта ашыгызга саласыгызсмы, болай ялап китәсезме, бер төрле күңел юату өчен бирәме. Шуннан соң мине дә шулай итеп өшкерде. Бу күрше акча санап бирергә уйлый шушы бабайга. Ул әйтә, ул бөтенләй алмый икәнен кулына. Аның гадәтен кем белә, беренче баргачтын. Алдына куясың икән. Мин дә тегеңәрдән күрдем дә бисмилламны әйттем дә бабай алдына куйдым акчамны. Китә торган авыру бу ди. Тереләсез дип әйтми. МШ: Үтә озын көйме Мәдинәкәй? АМ: Ул уртача гына. МШ: Сакмар – үтә озын. Ә Караурман? АМ: Караурман да озынга керә. Общий утырган мәҗлесләрдә әтиләр әниләр караурманны бергә җырлый торганнар ие. МШ: Озынны авыр бит ул бергә? АМ: Ищщо да җиңел ул бергә җырларга. МШ: төрлесе төрле киткәндер бит? АМ: И, бәли (?), хәзер генә төрле якка киткәнне тикшерәләр кемнең. Тикшермәгәннәр, бергә җырлаганнар да куйганнар. Әти-әниләр әрәмәгә төшкән вакытта аларның эченә кереп утыра алмый торган иек. Бала-чагаларны алар анда йөртми торган ие, без читтән генә йөрибез. Килешми. Балаларны өйдә калдырганнар. Хәзер балаларны мәҗлеснең уртасына утыртып куялар. Кычкыралар, сүгенәләр, аракы эчәләр, чәкештерәләр. Шуны балалар, бук балалар да күреп утыра бит хәзер. Китегез дип әйтмиләр. Менә мин 5 бала асрадым, берсен дә кунакка үзем белән ап барып йөрмәдем. Кичә туй ясадым дим бит, менә шул алып каладыр ие дә бөтен балаларны, шуларга умач пешереп ашатамы, чәй эчерәме. Әни, без ач ,дип, тә әйтмәделәр, еламадылар да, дөньяда ни барын ашадылар да эчтеләр дә, шуның белән ята да йоклый торганнар ие без кайтканчы. Мин балаларымны ияртеп йөрмәдем. АМ: Караурман әти-әниләребездән кергән. (Караурманны җырлый); Кара да гына урман кичкән чакта Менеп кичтем акбуз атымай, Караурманны кергән чакта кисеп алдым куш каен, Әй, аерылмаек, дускаем. Кара да гына урман, караңгы төн, Атлар урлар идем бур булсам, Карурманны чыккан чакта атым керми елгага, Әй, сулар тирән булганга. Тәрәзәләр ачып чәч буй ташлап, Йоклар идем матур кыз булсам, Кара урман, караңгы төн, Чылтырап агай тар чишмәй, Әй, юк бар кешегә сер чишмә. Барысы да килешеп торган. Шундый матур җырлар булган. Хәзер андый җырлар юк. Чебенленең кадерле көе. Бер ердә дә ишеткәнем юк ерлаганнарын. Әй Сакымарның буйлары бигерәк ямьле Ак чаутырлар корып лай әй җәйләргә. Ак чаутырлар корып тай әй җәйләргә. Әй кайларга барсаң дус иш кирәк ләү, Йөгереп чыгып атыңный һай бәйләргәй. Йөрепе чыугыпы атыңный һай бәйләрги. Әкерен атылый килә ди ай күк юргай. Сау сәламәтләр булаек күп елгай. Йөгерәлә йөгерәй, утлар салдым Юл буенда ла үскән ләй күрәнгә. Күрмәгән лә адәмнәре күрмәсен Әҗерен лә сабырын бирсен күргәнгә. Әҗерләрен сабырларын бирсен күргәнгә.
Ай һай да гына дигән ай тавышка ла Төлкеләр кача ла икән ләй камышка, Төлкеләр кача ла икән ләйдер камышка Үлмәсә лә адәм үлми икән эче тулы сагышка. Эчкәйләре ләй тулы сагышка. Йөгерә лә генә йөгерә ай җитәлмыйм Тал чыбыккайларны гына ла ташлап киталмыйм Тал чыбыккайларын гына ташлап китәр идем Сезне генә ташлап киталмыйм. Су өсте дигән көйгә җырлый торган җыр: И бурай ла бурай карлар яуса боекмайдыр болан баласы , Бер ике ел гына нужа күрмәенчә ир булалмый ла атаның дай баласы. Борын заман һәммәсендә кирәгенчә матур итеп чыгарганнар. Нужа күрмиенчә ир булалмый ата баласы. (Җырлый): И бурай ла бурай .... Ерламаганнары ойойой дип духны күтәреп торганнар. Бер ыңгайна җырлаганнар. Саратовскийда уйный алмыйлар. Бер Бәдри абый дигән бар иде Чебенледә. Иң данлыклы саратовский да уйнаучы иде. Усманов Бәдри. Калада торалар ие алар. Хатыны белән бер туган апайсына килә торганнар ие. Ул килгәчтә үзенең килгәнен белгертеп гармун уйнап еппәрер ие. Аның гармун уйнаганына бөтенебез дә җыйналабыз да бергәләп җырлыйбыз. И ул гармун уйный. Кайбер кешенең уйнаган гармунына җиңел җырлыйсың ул, бер төрле күңелне күтәреп еппәрәме. Кайбер кешенекенә ул хәтле итеп булмый да ул ерлап. Менә мин сәхнәләрдә шул саратовскийны уйнасалар үзем матур итеп җырлыйм. Баянны гына уйнасалар шул минем өчен авыр. МШ: Чебенледә бармы сез ияреп җырларга җайлы гармунчы? АМ: Бар, баянист, ике саратовский дә уйнаучылар бар. Кунафин Марат дигән. Шундый матур иттереп уйный. 40-50 ләрдә. Ул булса инде концерт бөтенләй күңелле булып барып чыга. Чылтыр-чылтыр итеп бию көйләрен бергә уйныйлар. Яшьләр күбесенчә шул саратовский белән җырлый белмиләр. Без инде әүвәлгечә бик матур итеп җырлыйбыз иске көйләрне. МШ: АМ: Атлый йөгерә килә күк юрга, күңеле теләгән вакытта гына әйтәләр. Әйтмәсәң дә була. Кайбер кеше инде гомернең үтәрен белә бит , шул гомернең үтәрен белгән күз алдына китергән тормышның барышын сәлламәтләр яшиек күп елга диеп үзенең гомерен озайткан кебек ерлап куя инде. Тыны җитмәсә инде кыстырмаса да була. МШ: нәрсәдән мөмкин ул шундый озын матур итеп җырларга? АМ: Күкрәгендә тыны моңы кеше ерлый ала инде. Моңы булмаган кеше кысканы да ерлый алмый. Күкрәге киңме, күкрәге әйбәтме, тын юлы әйбәт булгангамы...ерлый ала. (Җырлый) Әйдәле, әйдәле, иркәм, әйдәсәң, Башыңа шал бәйләсәң, дә, Тавышларыңдан танырмын Кошлар булып ла сайрасаң. Китәм, дисең, торасың, Кайда кадәр китәрсең лә, Тыңна иркәм, сүзләремне, Бәлки сабыр ла итәрсең. Китәргә калгач китәрмен, Сахра урман үтәрмен дә, Сахра былбыл кошлар белән, Бергә гомер лә итәрмен. Бу авыл көе. Безнең авылда җырлыйлар.
|