Masguda I. Shamsutdinova's site
|
|
108. Татар Каргалысы, Үрге Чебенле
- Татар Каргалысы, Үрге Чебенле, Сакмар районы, Оренбург өлкәсе.
Косилка-молотилка, Куркулык кою, Таң Суы, Пич, Мәүлид, Мөхәммәдия, 1992 нче ел, 7 нче июль, Биктимерова Мәрвәр Латыйп кызы. 1929 нчы елда туган. Мин Каргалы авылында тудым, шунда яшәдем. Каргалы мәктәбендә эшләдем башлангыч классларда. Әтием сугышта үлеп калды. Колхозчы ие. Һәрвакыттада идарә эшендә эшләде. Бригадир, завхоз, полевод булып эшләде. Әнием домохозяйка. Гөлсем Салимовна исемле. Әниемнең әтисе Федоровский районнан Денис авылыннан, әни Коралачыкныкы. Әниемнең әти вак сәүдәгәр булган. Башта ашлык чәчкәннәр, аннан сәүдәгә тотынган. Әниемнең әтисен Күкәйче Сәлим дигәннәр, әтиемнең әтисен Дегетче Зарый дигәннәр. Күкәй, май, бал сата торган булганга Күкәйче, Дегетче – дегет сатканга. Революция вакытында Оренбурдан кайткан кешеләрне аклар тотып пожарныйга ябып 12 кешене туганнар каберендә аттылар. Безнең әнинең бер туган тиешле кешесе булган. Туганнар каберендә яталар алар. Атканнар аларны. МШ: Монда пожарлар күп булган икән. БМ: 1921 нче янган Каргалы. Йомга көнне обедтан соң менә бу Муса Җәлил урамы буенча инде, хәзер зур кибер тирәсе дибез инде, шунда чыгарып утлы көл түккәннәр. Обедтан соң сәгать 4-5 сәгатьләр тирәсендә утлы көлдән Каргалы 2 сутка буенча янган. Бик күп кешеләргә зыян китергән, елга аша Дунай ягына да чыгып җиткән кисәүләре. Каргалының яртысы янып беткән. Сакмар ягына чыккан чаткылар. Халык кая барырга белмичә Сакмар суына, Каргалы суына төшеп утырган. Сондыкларын, төенчекләрен су буена төшеп утырган булганнар. Әниләрнең өенә дә бик зур зыян чыккан. Су булмаган. Елгадан су ташып җиткерә алмаганнар. Ул вакытта Каргалы бик тыгыз утырган, агач йортлар булган. Шул вакытта хәзерге дежурный кибет янындагы торган Касимов Абдулхак дигән кешенең бер туганы янып үлгән. Әйберләре күп булган, базга төшергәннәр, базга төшереп шунда саклап утырган тутасы төтенгә чәчәп үлгән. Касимов Абдулхакның өйләнергә йөргән вакыты булган. ЙИ: Сакмар ни дигән сүз ул? БМ: Сак дигән сүздән алынгандыр дип уйлыйм. Иң беренче Сәет дигән кеше килеп утырган Каргалыга. Шул килеп утырган вакытта карга күп булган, Дунай ягы тоташ урман булган элек. Шуңарга күрә Каргалы дип исем бирелгән. МШ: Беренче булып Дунай ягына кем чыккан? БМ: Сәит дигән кеше. Урман булган, әни әйтә торган ие, шунда Дунай ягына җиләк җыярга чыга торган иек, дип. МШ: Кабак турында... БМ: Кабак көз көне була. Көз көне халык шустрыерак та була. Без инде шул кабакның эчен аладырыек та, җыйналадыр иек берничә кеше, аладыр иек кабак, күз кисә торган иек, күз ясыйбыз инде түгәрәкләп торып, борын ясыйбыз инде кишердән, кайвакыт борыннын кисеп кенә куя торган иек. Авыз ясыйбыз, авызын зур итәбез ине, аңарга шырпылар тыга торган иек теше итеп. ЙИ: Кабакка исем бирмидер идегезме? БМ: Юк. Куркытыр өчен тәрәзәгә барып шул кабакның эченә ут куябыз, я шырпы яндырып куябыз да тәрәзәгә барып бик нык куркыныч була инде ул төнлә белән. Айсыз төннәрне куркыныч була инде. Усалырак кешеләрне куркыта идек. Шуны куркытыйк әле, шүрләтик әле дип. Күптәннән килә бу уен. Хәзер юк инде ул. Кулланмыйлар хәзер. ЙИ: Балалар нинди җырлар җырлыйлар иде. Без җыйналсак лапталы, горкилы уйный торган иек инде. Йөзек салышлы, яулык салышлы. ЙИ: Театрлар уйный идегезме? БШ: Безнең буынга уйнарга туры килмәде. Сугыш.. Ул вакытта дөнья көтү кайгысы булды инде. Дебет кыллый идек, (перебирать итәбез.) Без үскәчтен аулак өйләр бетте. Кич чыкканда без үзебезнең күпер башына җыйнала идек. Каргалка аша Дунай янынңда. Анда күпер юк иде, кәмә белән йөриләр иде. Каргалы суында ике тегермән була иде. Суы әйбәт кенә иде аның. Яз көне көймәдә чыга идек. Элек балыкчыларның көймәләре бар иде. ЙИ: Нинди музыка кораллары булгалады? БШ: Саратовский гармун, мандолина. Шунда утырганнар уйнап-җырлап йөриләр иде. Тегеләр көймәдә йөри, безнең ачу килә, без рәхәтләнеп таша бәрә идек. Кызлар да егетләрдә бер көймәдә була торганар иде. Гармунчы безнең яктан була торган иде. Мескен, Хаҗәр Дәүлетъярова, үлде инде. Мөхтәр туганы. Улы Ягъфәр зоотехник булып эшли. Бик әйбәт уйный гармунны. Ул клубта да эшләде. МШ: Косилка- молотилканы искә төшерик әле. БШ: Зур тәнәфестә уйный торган идек кыш көне коридорда. Түгәрәккә тотынабызда. Берәү водящий, алып баручы. Уртага кем чыга, кем тели, шул чыгып кала инде. Уртадагы кеше дә җырлый, кругтагылар да. Уртадагы кеше үзенә ошаган кешене сайлап әйләнә инде. Шуннан ул урынына баса да, аның урынына уртада торып кала яңа кеше. Вакыт уздыру, танышу өчен. Ул вакытта 9 яшьтән мәктәпкә алганнар. Класста 3-4 әр ел утырып калган кешеләр бар ие. Элек бит инде класста утырып кала биргәннәр. Косилка-молотилкада әйләнеп йөридер иек. Оста биюченең тәннәре, җилкәләре селкенмәсен, аягы гына сикерсен, диләр бит инде. Минем ишеткәнем бар, шул хәтле оста бии, хәтта бер ере дә селкенми, дип. Татар биюе, башкорт биюләре, кызларның бер ере дә селкенми бит. Башларына самаварлар ниләр куеп биегәннәр була. Татар биюләренең гәүдәсе селкенергә тиеш түгел дип. ЙИ: Аякларына нәрсә кияләр биегәндә? БШ: Читек кияләр күбрәк. ЙИ: Оекчан бииләрме? БШ: Оекчан биегәннәрен белмим. Туфли, читек. ЙИ: Тыпырдап бииләрме? БШ: Ирләр бии тыпырдап. Менә Валитов Җәүдәтне биетеп каратсагыз – пожалуйста. ЙИ: Урыс тыпырдавыннан татар тыпырдавы аерыламы? БШ: Урыс та көйгә китерә, татар да көйгә китерә. Тыпырдаган вакытта ул көйгә килмәсә бию булмый. Ирләр дә читек киеп бии бит инде, җиңел генә йока читек киеп бииләр. МШ: Татардагы тыпырдау ат кебекме, җиңел тыпырдаумы? БШ: Гәүдәсе селкенмәгәч җиңел тыпырдау инде. Гәүдәдән. Татар биүе җиңел, урысныкы кебек түгел. ЙИ: Нәрсә белән аерыла татар биюе урыс биюеннән? БШ: Авырырак бииләр алар, гәүдәләре авыр була аларның, ә татар бит инде сикереп сикереп җиңел итеп бии бит инде ул. Бик җиңел итеп. Урыслар бөтен гәүдәләрен селкетеп авыр итеп бииләр. Аларның җилкәләре дә, корсаклары да, бөтен гәүдәләре селкенә. Ә безнең татарның гәүдәсе селкенми. Аягы гына. Элек электән килгән инде ул. ЙИ: Бию көйләре исегездә түгелме? БШ: Аулагышлар хатын-кызлар ясаган, шул вакытта биегәннәр, каз өмәләре.. Вәлитов белә бию көйләрен. МШ: Аулагаш белән аулагөй берме ул? БШ: Аулагөйгә җыелып берәр аш пешерәләр, кыстыбый, берәр аш, кыстыбый. Элекләре яшьләр берсе белән берсе общаться итәр өчен күбрәк әнә шунда аулагаш оештырганнар инде. Аулагөйдә аулагаш. Чәйләр эчеп, үзара сөйләшеп, җырлап-биеп күңелләрен ачканнар. Элек клублар булмаган бит хатын-кызга йөрергә. МШ: Аулак ни дигән сүз ул? БШ: Ир-атсыз ер инде. Чөнки бер төрле генә кешеләр җыйналышып, өлкәннәр дә түгел, ваклар да түгел үзара гына утыра торган ер булгандыр дип уйлыйм мин. Әни әле тормышка чыккан булгач та аулагашка йөри торган булган. Минем әтием ебәргәли торган аны. Әнием минем бик укымышлы гына булган. Әтиемә чыккан вакытта ул делегатка булып эшләгән комбедтан. Развитый булган. Тормышка чыкмасам мин болай булып калмаган идем ул дип әйткәли торган ие. Белемне продолжать иткән булыр ием, кем дә булса бер кеше булып чыккан буладыр ием, дип. МШ: Аулагөйләр кайсы вакытларда булган ул? БШ: Көз көне, кыш көне. Яз, җәй халык эштә бит инде ул. МШ: Сез әйттегез көз көне халык шустрыерак була, дип. БШ: Көз көне авыр эшләр бетә бит инде. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Шул нидә булса я яхшылык уйлый, я яманлык уйлап чыгып китәсең инде. БШ (җырлый): Уралып-уралып ага Уралдагы елгалар, Уралып-уралып ага Уралдагы елгалар, Их, дустым, киләле, икәү әйләник әле, Их, дустым, киләле, икәү әйләник әле. Решетка белән урыйлар комсомол каберләрен, Решетка белән урыйлар комсомол каберләрен, Косилка-молотилка, сортировка веялка, Косилка-молотилка, сортировка веялка. Яшьлек вакыт берләр килә – белегез кадерләрен, Яшьлек вакыт берләр килә – белегез кадерләрен, Косилка-молотилка, сортировка веялка, Косилка-молотилка, сортировка веялка. Элек решетка куймаганнар каберләргә. Хәзер генә куя башладылар. Урысларда булган. ЙИ: Урыс гадәтен алганнар? БШ: Әйе, комсомол каберләрен генә әйләндереп алганнар. Татарларда андый әйләндерү булмаган элек. Таң суы: Күз тигән кешеләргә таң суы алганнар инде. Аның өчен инде бер әби өлкән генә таң алдыннан елгадан су барып алырга тиеш булган. Аяк тавышы ишетелергә тиеш түгел инде таң суы алган вакытта. Шуннан шул таң суы белән инде күз тигән кешене коендырганнар, җылытып шул таң суы белән юындырганнар инде. Шуннан икенчесе, курыккан кешеләргә куркулык койганнар бит инде. Бер әбиебез бар ие, Маһиямал исемле, бик әйбәт андый эшкә, бик оста иде инде. Мин эттән курыктым да авырдым, даже сөйләшә алмадым мин берникадәр вакыт. Шуннан миңа җиде мәртәбә куркулык койдырдылар. Шул әби таң суы алып кайтадыр ие дә, элек вакытны учак иде бит инде, шул җиде даганы беренче көнне берсен, икенче көнне икене, өченче көнне өчне, шулай итеп җиде көнгә, җиденче көнне җиденче даганы салып, мине вич ябындырып утырталар баштан аяк белән, калын әйбер белән, башыннан аягыңа кадәр томалап утырталар ие. Түбә өстенә куялар иде табак шул таң суы белән, шул табакка даганы ут кебек итеп кыздырып учакта ямкә белән алып шушы табактагы суга сала торганнар ие. Теге чыжлап китә торган ие. Әйбер ябып утырту ни өчен – чөнки пешмәс өчен инде. Җиде мәртәбә ниттеләр. Миңа файдасы тимәде инде. Врачка алып бардылар – нервное сотрясение булган, курыккан булганмын мин анда. Ямкә – прихват кебек әйбер. Кисәү агач – ямкә диләр. Кисәү агачы көл ала торган була. Ямкәсе – күмер чүпли торган, уттан әйбер ала торган. МШ: Шул таң суын чыжылдатканда әби укыйлыр идеме? БШ: Укыйдыр ие. Нәрсә укыганын мин белмим. Таң суы алган вакыттада укып алалар бит инде, бик кыен булды алуы, артымнан ат килгән кебек булды, дип, лап-лап итеп бер нәрсә килде, атмы, этме , белмим, әйләнеп тә карарга ярамый бит инде, әбинең әйткәне шул хәтеремдә. ЙИ: Менә бу процедураны эшләгәндә бала белән әби генә буламы, яки аны карап торучылар бармы? БШ: Әби коендыра инде. Өйдәге членнар карый, ярый карага. Суны әзерәк авырган кешегә эчерәләр дә инде. Елгада, аккан судан алалар. Хәзер ала бирәбез бит инде колонкадан. МШ: Бер генә урыны булды микән таң суы ала торган, теләсә кайда да ярады микән? БШ: Безнең әби үзебезнең бәкедән ала торган ие, ә башка кешегә барса инде Сакмар инде Сакмар суыннан ала торган ие. Бер чиләкме, ярты чиләкме, күпме кирәк үзенә шулай алып килә торган ие әби таң суын. Көндез эшли торган ие, пичкә ягарга кирәк, әйберләрен әзерләргә кирәк, кыздырырга кирәк, бик иртүк түгел, шул көндез эшли торган ие. МШ: Дагалардан соң су җылынгач сезне чишендереп юындыралар идеме, күлмәкчән идеме? БШ: Чишендереп юындыра шул әби. Кул белән баштан алып аякка кадәр юа торган ие, учы белән суны алып, комганга салып, комганнан салып торалар ие. Минем хәтеремдә шул. Дога формасында укый иде. Башта эчерәдер ие, анна куркулыгын коядыр, аннан юындырадыр иде. Сөртмичә шул көе киендерә торганнар ие. Күлмәкне кидерәдер ие дә, төреп яткыра торганнар ие. Җиде көн суны ала бит инде суны, җиде көн свежий суны эчерәләр. Көндез вакытлары булмаса, эштән кайткачта куркулыкны коя торганнар ие. Вакыты ничек. МШ: Дага белән булган, кургаш белән булганмы? БШ: Кургаш белән дә булган, шәм белән дә булган инде. Шәмне эреткәннәр дә шул суык суга салганнар инде. Нинди фигурага ни килә, кешедән курыкканмы, эттән курыкканмы, белгәннәр инде кем нәрсәдән курыккан. Бу да таң суы белән. Шул ук процедура. Кургашны күргәнем юк, шәмне күргәнем бар. Шундый әбиләр бар иде. Агай-эне арасында. Элек законнар каты иде. Аны кем әйтсен инде. МШ: Мәрвәр апа, татар сүзләрен татарлар төрле җирдә төрлечә әйтәләр. Сез кыйдыру дисез, без койдыру дибез. Нәрсәдән тора ул? БШ: Ничек өйрәткәннәр шулай киткән инде. Мин мәктәптә дәрестә “тирәк” дип сөйләгән идем, тикшерүчеләр килгән иде, “агач” дип әйтергә кирәк, дип, замечание ясадылар. Шул бер замечание булды. Гаеп табарга кирәк бит инде. Үсеп утырган тирәк белән бит инде яткан агач ике төрле нәрсә. Агач кискән була, үлгән була, үсеп утырган агач булмый бит инде. Кем ничек аңлый, шулай сөйли. Алар агач тип, мин тирәк тип. Көннән-көн революция бит инде сүздәдә.
А ягы тәмам. В ягы: 12нче июль, 1992 нче елда Мәсгудә Шәмсетдинова, Йолдыз Исәбәт тарафыннан язылды. Саҗидә Сәлихова Мөхәммәтзакир кызы, 1903 нче елда туган, әнисе Саидә. Үрге Чебенле. Сахибә абыстайда укыган (Мөхәммәдияне укый ритмлы, көе юк - МШ). Үрге Чебенле, Насыйрова Сәрвиямал Гыйззатулована (1903), кыз фамилиясе Хусаинова, Фатыйма абыстайда укыган. (Шәфагать я расулюлла — көйләп укый): Кадыйр Аллам каләм өчен, Пәйгамбәргә сәлам өчен, Унсигез мең галәм өчен, Шәфагать я рәсүлюлла. Мәккә белән Мәдинә өчен, Кәгъбатулла хакы өчен, Аның Зәмзәм суы өчен, Шәфагать я рәсүлюлла. Өммәтләрнең җаны өчен, Шахитләрнең каны өчен, Салават хөрмәте өчен, Шәфагать я рәсүлюлла. Хаҗиларның туфрагы өчен, Җәннәттәге хурлар өчен, Фәкыйрьләрнең сабры өчен Шәфагать я рәсүлюлла. Сыйрат мәйданын корганда, Фәрештәләр җыелганда, Гамәлләрдән соралганда Шәфагать я рәсүлюлла. Җәннәт хөлләсе кигәндә, Төрле нигъмәтләр җыйганда, Хакның дидарын күргәндә Шәфагать я рәсүлюлла. Киярсең алтын таҗыңны Менәрсең син пырагыңа Сөярсең өммәтләреңне, Шәфагать я рәсүлюлла. Өммәтләреңне җыйганда, Ризван каршы алганда, Ни зур шатлык өммәтләргә, Шәфагать я рәсүлюлла. Илаһым бу асыл кошны Тутлы агачына кундыр, Илаһым без сабырсызны Сабырлар юлына күндер. Аллаһөмммә саллигалә Мөхәммәдәррәсүлюлла Салават хөрмәте өчен Шәфагать я рәсүлюлла. Бу рәсулюлла салаваты. Кайсы вакытта укысаң да ярый. Мәҗлестә сорап әйттерәләр әйт әле дип. Кушылган кеше юк миңа. Ялгыз үзем. Мәүлиттә дә укый, мәүлитне дә укый. Фатыйманың җанын Газраил алганын сөйли монсы (укыды көйләп Мөхәммәдиядән - МШ). Бу Мәүлид хакында язылган. Көйләп Дога укый. Салават укый көйләп Мәүлиддән. Мәүлидне укый. (Сәрвиямал Бадалова варианты). Тәмам.
|
|