Masguda I. Shamsutdinova's site


 

109. Каргалы. Татарга хас тыйнаклык.


  1. Татарга хас тыйнаклык.
    Вәлитов Җәүдәт – бик матур җырлый: Алмагач көенә, Яланда, япанда
    1992 ел, 11 июль, Татар Каргалысы, Мәсгудә Шәмсетдинова – МШ, Йолдыз Исанбет - ЙИ язалар.
    Вәлитов Җәүдәт, 1929 нчы елда туган, 23 июнь. Әтисе Вәлитов Хәбибулла Каюм улы. Чыгышы белән Бөгелмә өязе Биш Мунча авылыннан, ул ятим калып 7 яшеннән Каргалыда булган. Әнисе Вәлитова Маһисәрвәр Хафиз кызы. Чыгышы Каргалыдан. Әнисенең әтисе җир эшләре белән шөгыльләнгән, яшелчәләр дә үстергән. Хафиз бабае җәдитчеләр түгәрәгендә катнашкан өчен сөргенгә җибәрелгән булган. 10 ел сөргендә булган, кайда икәнен белми. Әтисе ятим калып Каргалыга килгәч ул үзе генә калган. Әнисе үлгәндә ул Биш Мунчада 4 яшендә калган, үги әни алганнар. Үги әнисе чыгышы белән Оренбур якларыннан булган. Әтисе Каюм бабай моны атка утыртып монда алып килгән.
    ВҖ: Үги әнигә сыймаган булса кирәк. Ә монда үги әнинең әтисе белән әнисе булган. Алар өлкән булганнар, бабай үлгәчтен әби әтигә: Каргалыга кайт, сине алырлар анда, дигән. Әтием Абдрахман Габбасов Каргалыда писырда, волость писырында малайлыкта хезмәт иткән. (Җырлый):
    Уфаларгай барам әле
    Уфа юлы ачылгач,
    Уф йөрәгем, димәм әле
    Янулары басылгач.
    Ай, алмагач кына,
    Сайрый сандугач кына.
    =Гармунда уйный Алмагач көен:
    Әтисе өйрәткән Шәмшәрифне, көйсез генә:
    Шәмшәрифкәй дигән ай шәһәрнең
    Кич ахшамсыз капкасы ябылмай,
    Сөйгән генә ярлар, тапкан маллар
    Сатып кына алыйм дисәң дә табылмай.
    Моны Нурания апай укытучы өйрәткән иде. Без бала вакыт булгандыр инде.
    Җырлый:
    Яланда, япанда йөргәнең калыр,
    Хәзерге заманда эзләрең калыр,
    Ташкын сулар аша, ашкын таулар аша
    Ком чүлләре аша ерак илләргә,
    Ком чүлләре аша ерак илләргә.
    Буденный бинокл аша дошманны карый
    ла..
    Бәйрәмнәрдә маршировать итәргә өйрәтәләр иде инде үзләренчә. Барабан, пионер быргысы белән. 4-5 ләп җыры бар аның. Буденныйның акларга каршы сугышуы, җиңеп баруы турында.
    ЙИ: Ничек поднос киеп биедегез, шуның турында сөйләгез әле.
    ВҖ: Гомүмән Каргалыда поднос куеп бию бар. Султанова Роза да биеп йөрде. Аны бию өчен катлаулыгы юк инде. Тик җилкәдән муеннан баш селкенми. Халыкны аһ дидерер өчен чүгеп ала торган ием. Туп - туры гына чүгеп, туп-туры гына торырга тиешсең. Аяк бөгелә. Моторика булырга тиеш (биеп күрсәтә). Рюмкалар тезәсең. Еще да опасно. Урыс алай биеми. Чашкалар куеп биегәнем бар. Халыкның күңелен җәлеп итеп алырга кирәк бит ул.
    МШ: Урыс биюе белән татар биюе аерыламы?
    ВҖ: Әлбәттә. Бездә күберәк эластичность. Бездә тыпырдау азрак. Анда (урыста) ничек эшли ала шулай эшли. Ә бездә йөз, мимика, плавный движениелар белән аерылалар. Милли психологический процесс. Марҗа халкы бит җылый. Бездә җыларга ярамый. Бездә бөтен кайгысын, хәсрәтен эчтә сөзеп үткәрә белергә тиеш. Читтән карап торып анда кызганыч тудырамы, яки үзеңнең кайгыңны бакырып, кычкырып аңлатам, дип, түгел, ә эчеңнән сөзеп уздыра. Безнең татар культурасында эченнән сызып үткәрә алу, эчеңдә сер тота алу, бу сыйфатлар күзгә бәрелеп торган нәрсәләр бүтән халыкларга караганда. Биюдә дә шул кабатлана. Бию нәрсә ул, бию ул тормышның, көндәлек тормышыннан чыгып алынган. Безнең заманда тематически биюләр күп булып китте инде. Рус биюләрендә хәрәкәт нәрсә күрсәтә ала вич күрсәтергә тырышалар. Егыламы, чүгәме. Аңлашыла шулай, кешенең нинди генә хәрәкәтләр эшли алабыз без дигән сымак ниләр сизелә алар биюләрендә. Ә бездә алай түгел. Кешеләр – бәндәләр бит барыбер. Алар эшләгәнне татар да эшли ала, әмма ләкин, әнә шуның белән матур татар биюе – эчке тойгысы биюендә. Безнең милләтебезгә, татарга хас һәрвакытта нинди эштә дә, биесә дә, җырласа да, тормыш барышында да аерым тыйнаклык. Мин үземне күрсәтәм дип түгел, ә ничектер читтә торган кебек, ә ул бөтен нәрсәне күрә белә, бөтен нәрсәне күрә белә, бөтен нәрсәне эшли белә, бөтен нәрсәгә аның кулы җитә, бөтен нәрсәгә аның зиһене җитә, күрсәтеп, кешене хәйранга калдырам дигән нәрсә түгел. Бездә мәчетләрдә шушындый рәсемнәрнең булмавы, аерым шәһесләрне күрсәтмәү. Монда аның кирәге юк. Чиркәүгә чагыштырганга, анда капма-каршылык. Анда, менә без, менә нәрсәкәй ул, дигән нәрсәне күрсәтәселәре килә. Ә халык татар халкы, бик гүзәлләп, үзен ялтыратып тыштан түгел, аның эчке матурлыгы көчле. Менә шулай итеп шуннан чыгып мин үземнең татарымны яратам. Тыйнаклык, әлбәттә, күп ердә үзеңне күрсәтә алмаулыкта. Бик үк уңайлы сыйфат түгел инде. Аны халык аңлый. Үз халкы. Бүтәннәр шуңардан файдаланалар. Булдыра алмаган кебек иттереп таныйлар. Шуның аркасында, руслар әйтә бит, смелость города берет. Нахальство второе счастье, ди. Шуңардан без күп вакытта бәлки алырга тиешле булдырырга тиешле әйберләребезне булдыра алмыйбыздыр. Тормышта бу бер сыйфаттыр да бәлки.
    Загидуллина Әминә – ЗӘ, Нәбиулла кызы. Хәзерге фамилия Вәлитова. 1932 нче елгы. Тозтөбә шәһәрендә туган. Каргалыга 53 нче елны килгән. Тәрбияче булып тәүдә, аннан укытучы булып.
    ЙИ: Җырлаячак җырны кайда ишеттегез?
    ЗӘ: Онытканмын инде. (Җырлый):
    Оренбур, Каргалы,
    Бар да тимер арбалы,
    Оренбурга килгән идем,
    Бер тиен акчам калмады.
    Тәмам. Б ягы язылмаган, буш.


2014, Сиэтл, США.