Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Туй парчалары

Әби-бабаларыбызның хәтер кыйпылчыкларыннан:


Кадерен белгәч гомернең
Уртак сезнең уегыз,
Изге безнең теләгебез
Котлы булсын туегыз.
Атаң-анаң йоласы,
Пигамбәрләр догасы,
Май кебек елгыр булың,
Тату торың, нурлы йөзле булың,
Татлы телле булың, дигән сүзләрне әйтеп киленгә, кияүгә бал каптырганнар.
Мәңге яхшы, мәңге нурлы
Булса иде күңелең,
Әкрен-әкрен, ямьле, тыныч
Үтсә иде гомерең, дип теләгәннәр. Кызны кулыннан тотып булачак кайнатасы янына китергәннәр.
Әнә тора атасы,
Сүзендә юк хатасы,
Килен килеп төшкәндә,
Ул рәхәттә ятасы,
Әтиеңә бир сәлам.
Килен кайнатасына баш игән. Киленне кайнанасы янына китергәннәр.
Әнә тора анасы,
Сине кызым диясе,
Килен килде дигәчтен
Күккә тигән иүбәсе.
Әниеңә бир сәлам.
Килен кайнанасына баш игән. Борынгы заманнарда килен кайнатасы белән кайнанасына үзе әзерләгән, чиккән, бәйләгән, теккән әйберләр биргән.
Күңеле канатлы,
Йөзе кояштай якты,
Саф кыз үстереп биргәнегез өчен рәхмәт сезгә.
Яшь гаиләнең ата-аналары бер-берләренә бүләкләр өләшкәннәр.


Мәсгудә Шәмсетдинова