|
|
98. Егете ир булсын, идәне җир булсын
Татар Каргалысы, Сакмар районы, Оренбург өлкәсе, 1992 ел, 15 февраль. Мурсалимова Шәмсинур Гыйззатулловна - M. Туй, колак сөенчесе, пич күчерү, түшәм үбү, күгәрчен ашату, почта куу, ләвәш, чүчпәрмә... Мәсгудә Шәмсетдинова - МШ МШ: Туй булачагын, кайчан кияүгә бирәләр икәнен кайчан беләләр? М: Егет алдагы көнне әйтеп китә, иртәгә сезгә бер әби килә, дип. Хаҗирә әби килде икенче көнне. МШ: Матур итеп киенгән идеме? М: Матур итеп киенгән иде. Озын ак оекбашлар кигән, калоша белән. Кыш булса да. Ярлы вакыт ие инде. Бәйрәмчә матур итеп киенеп килгән инде. Мин каршы чыктым. Кызым, әти-әниең өйдәме? - диде. Өйдә, дидем. Өйгә керде. Әти-әниләрем белән сөйләштеләр инде. Мин тышта йөреп тордым аны-моны эшләп. Сулар ташыдым. МШ: Колак сөенчесе дигән идегез.. М: Хаҗирә карчык алып килде инде колак сөенчесен, сөйләштеләр, килештеләр. Акчасын да салып алып килгән. Инде мине әти саткан була, Хаҗирә карчык алган була бит инде. Акчаны егет биреп ебәргән инде. Егет өеннән алып килгән. Сатканга әйткәннәр борынгыдан кызны колак сөенчесе китерергә киләләр бүген, дип. Яучы килә, колак сөенчесе китерә, дип. Сөен че, акча китерү, куаныч инде. Кызга яулык алып килә – колак сөенчесе, әти-әнигә акчасын бирә инде, кыз алмый бит инде, туй расходына тотарга. Кызым сине саттык, кияүгә бирдек фәлән кешегә, менә сиңа яулык ебәргән кияү, акчасы безгә инде, дип, яулыкны китереп бөркәтәләр инде башыңа. Бу колак сөенчесе генә. Килешеп, туйга сөйләшеп булганнан соң колак сөенчесесе бирәләр. Яучы бирде инде. Болар яучыга акчамы, күлмәкме бирәләр инде. Үзенә бирәләр. Кайчан китерергә мәһәрне, дип, сөйләшәләр инде, бер атнаданмы, ике-өч көннәнме. Кызга туфли, күлмәк, шәл, чумаданга тутырып, сандыкка тутырып ике мендәр, урын-җир тутырып китерә инде. Шул Хаҗирә карчык китерә, тагын берәү килә аның янына. МШ: Нәрсә инде ул мәһәр? М:Кызга придан китерә инде егет ягыннан. МШ: Кыз егет йортына бара бит, нигә туда-суда ташыйлар соң аны? М: Ташыса, кызны киендереп ала бит. Гадәт. Хәзер ак күлмәкләр чыкты бит. Ул заманда юк. Урыс горефе диләр иде андый ак күлмәкләрне. Постоянный кия торган ике күлмәк инде, берсен туй көнне кия, икенчесен икенчесе көнне кия. Хәлле егет булса яхшы күлмәк була. МШ: Ул күлмәкне никахка булсын дип җибәрәләрме? М: Эйе. МШ: Килешмәсә? М: Аны килештереп тегәләр инде. Кызны алып барып кидереп карап алалар. Хәзер күбәеп китте инде. Халык баеды. Дүртәр күлмәк бирәләр. Халаты да бар, ночнушкасы да бар, сөлгесе дә бар, простынясы да бар, пододеяльниклары да бар. Урыста кыз егеткә бирә, егет кызга бирә. Ә татарда егет кенә кызга бирә. Мәһәрне ебәрә. Атларны бизәп, кыңгыраулар тагып, шалтыр-шолтыр-шалтыр-шолтыр, ике бәләкәй малай утыртып, дилбегә тоттырып, ике хатын утырып мәһәр китерергә киләләр. Ике хатын – берсе яучы була, берсе якыны була егетнең. Мәһәр килә, мәһәр килә! - дип, халык йөгереп чыгып капкага каршы алалар, капкалар ачык була ине, шалтыр-шолтыр бизәлгән атны етәкләп алып керәләр ине. Сандыкларны чишеп апкерәләр, егет ягыннан туйга килгән бер түшкә ит була инде, бер сарык ите, бер капчык он була, дүрт кило май, дүрт кило балы була, шуларны вич төяп апкерәләр ине матур итеп. Мәһәрне күрсәтә дә, халык котлап теге мәһәрне, агай-энеләре вич җыйналып көтеп тора бит, селкеп-селкеп күрсәтәләр мәһәрне өйгә кергәчтен, өстәлдә. Кунаклар еыйналган, мәһәрне күтәреп алып керәләр, өстәл өстенә куялар сандыкны, сандыкны ачкан кешегә сандык өстендә коръән була. Коръәнне алалар да әбиләргә бирәләр. Икешәр юл, икешәр укып үбәләр коръәнне, коръән астында, кем ачкан, мәһәр сандыгын кызның якыны ача, коръән астында ачкан кешегә бүләге була инде, ансы синеке, алып куй, диләр, кыймый торса. Шуннан һәммәсен селкеп-селкеп алып күрсәтә башлый инде, тотып-тотып карыйлар, анда балдаклары була ине. Элек заманда балдаклары юк иде бит инде. Урыс горефе хәзер генә чыкты бит ине, балдаклар кию дә. Беләзекләр ебәрмәгәннәр, кызның куенына егет алып килә инде берәр зат. Я беләзек, я алка, я муенча. Алып килә инде бер матур нәрсә. Егет кияү өенә килгәндә алып килә. Сандыкта исле май була, бер килодай кәнфит була егетнең күчтәнәче берәрдән таратып чыгарга җыелган әбиләргә. Калганын кияү өенә куербыз, дип, алып калалар. Шуннан мәһәрне карап беткәчтен икенче көнне никях була, никяһка бабайлар еыйнала инде. Шул никях көнне языша инде кыз белән егет. МШ: Никахның аерым көне бармы? М: Йомга көн була инде. Йомга, шимбә була инде никах. Мәһәрдә әбиләр генә булды бит инде. Икенче көнне никяхта бабайлар гына була инде, муллалар. МШ: Мәһәр көнне әбиләр утырышып мәҗлес... М: Әйе, коръәннәр укып, ашап-эчеп, кайтып китәләр күчтәнәчләрен төйнәп. Теге мәһәрне котлап акча, бүләк салалар. Акчалар салалар күп итеп, бүләкләр салалар, күлмәкләр салалар. Кем нәрсә сала ла, шуны алып килә инде. Килен-киленчәкләре, якыннары вич киләләр инде. Кыз теге йортка төшкәчтен егет ягына подарка ап бара бит инде туганнарына. Йорт төшкәчтен егет ягына подарка алып бара бит туганнарына, баягы мәһәрдә төшкән бүләкләр аңарга әзер бүләк була. Расход чыкмый инде. Кыз ягында мәһәр котлап салган бүләкләрне йортка төшкәч кыз алып бара шул йортка бүләк өләшергә. Барысына, биен-биатай, килен-киленчәккә, сеңелләре бармы, энеләре бармы. Һәркайсысына алып бара. МШ: Теге дилбегә тоткан ике малай кем? М: Ике малай туганнарыныкымы, күршенекеме, кешенекеме, туйга катыша торган кешеләрнең балалары. МШ: Нигә балалар икән, олы егетләр түгел? М: Олы егетләр килешми бит инде әбиләр янына олы егетләр кереп утыралмый бит инде. И, безнең кодаларыбыз килде, дип, зур итеп мәдихләп боларны күтәреп ап кереп боларны әбиләр янына утырталар. Күчтәнәчләрен алып кайтып китәләр. Бишәр сум акчамы кулъяулыгы белән. МШ: Тарантасмы? М: Кыш көне булса чана була инде. Сандыкка аркаларын терәп утырып киләләр инде. Артка бәйлиләр дә сандыкны йозаклап, ачкычларын сандыкның колагына элеп куеп. Атлар килеп җитүгә киленчәкләр йөгереп барып җитеп атны йөгәненнән тотып ишек алдына алып керәләр. Сандыкны ачкачтын әбиләр коръәнне үбәләр, теләк телиләр, дога кылалар. Дога кылганнан соң мәһәрне кузгата башлыйлар. Әбиләр ашыйлар, эчәләр, теләкләрен теләп. МШ: Килен мәһәрен карыймы соң? М: Юк, юк. Килен ул көне килгән әбиләргә дә күренергә тиеш түгел. Зур оят. Барачак кыз әбиләргә күренергә тиеш түгел. Хәзер иманнары юк, аш-су булышып йөриләр, күренеп йөриләр шунда һаһаһай килеп. Элек юк ие. Күренмисең, оялып. Шунда бер-ике иптәш кызың килә, икенче өйдә утырасың, гупчи күренмисең. Ии, китәсең бит безне ташлап, дип, ахирәтләрең белән. Анда егеткә шарфлар, перчаткалар бәйләнеп бетелмәгән булса, кызлар булышалар ине, бергәләп бәйлисең. Дилбегә тотып килгән балаларга бирергә бияләйләр өлгертмәгән булса, көндә кызлар кич белән утырырга килеп шул бияләйләрне бәйләшәләр инде. Подарка бүләк итеп бирергә. Көлешә-сөйләшеп утырганнар инде. МШ: Бу четверг булды. Җомга көнне Кыз йортына киләләрме никах укырга? М: Биш-алты кода килә, мулла белән мөәзинне егет ап килә. Сигезләп булалар. Егет алып кайта үзенең йортына, коръән укыйлар, чәй эчеп коры чыкмасыннар өчен әзерләп торыла. Җомга намазыннан соң, көндезге өйлә намазыннан соң, иртәнге чакта да киләләр, кем ничек вәгъдә алган була. Шуннан төялешеп кодалар, егет ягының кодалары кыз ягына никяхка китәләр. Аткамы, машинагамы төялеп киләләр. Баягы мәһәрне каршы алган кебек ирләр-бабайлар вич урамга чыгып хәзер кодаларны көтәләр каршы алырга, кодалар киләләр – 8 кода. Ир-ат барып, дилбегәләрне тотып алып керәләр. Кодаларны алып керәләр, хөрмәтләп чишендереп, аннан соң дога кылалар. Шуннан мулла коръән укый, шуннан никях укый. Кыз күренми. Хәзер кыз белән егет мулла янына чыгып мытыраеп утыралар. Дөрес түгел бит инде ул. Ул хәтле бабайлар, анда яше дә бар аның ирләр никяхка килгән. Шунда мытыраеп шунда ак венчальный күлмәкләрне кигән килеш утыралар. Элек кызга чәчләрен сүтәләр ие, мынчасын кереп чыгадыр ие, никях алдыннан мынча кереп чыктым. Авызыма акча каптырдыларар. Кайда төймәләрем бар, шул төймәләремне чиштерделәр, төймәләнеп тормасын, дип. Ярамый. Тукталып тормасын өчен бөтен төймәле ерләреңне чишеп куясың. Вич, чәчләреңне сүтәсең. Никях керсен толымнарың арасына. Шулай агарынып-тазарынып чыга инде кыз бала. Шуннан авызга тәңкә каптыралар, сүз чыгара торган булмасын килен булып төшкәчтен, акыллы булсын, иреннән алда сүз сөйләмәсен, шушы авызын йомып торсын. Кызның әнисе каптыра, көмеш тәңкәне юа да, тел өстенә куясың да тик торасың иеде. Бер нәрсә дә сөйләшмисең. Күренмисең бабай-сабайга, чаршау артында барып берәүгә дә күренмисең. МШ: Егетне алып килделәрме? М: Юк, юк. Егет үзенең өендә, свидетельләр килде бит кодалар. Атасы килде. Риза булып алдыңмы? - дип сорый бит атасыннан. Риза биреп бирдеңме? - дип кызның атасыннан сорыйлар. Кыз шул вакытта чаршау артыннан берәүгә күренми деррр итеп тора инде. Калтыранып, сине атырга алып чыгалармыни, шуның шикелле, кууркып инде, табаннарыңа кадәр суык төшеп тора инде никях укыган вакытта. Куркындыра инде, ихлас күңел ризалык булган инде. Нәрсә булыр икән тагын алдагы көннәрдә, дип. Борынгыча кыз баладан бер нәрсә дә сорамыйлар. Хәзер сорыйлар, риза булып бардыңмы, риза булып алдыңмы, дип, егет белән кыздан, утыртып язылышкандагы ак күлмәкләре белән шештә итеп чыгарып куйганнарда, чырык-черек итеп утыра кыз бабайлар алдында. Кыз үзе оялып аңларга тиеш, мин шулай дип табам. Әтисе-әнисе аңламаса да. Әнидән сорамыйлар. Әти хуҗа бит. Ни хәтле мәһәр бирде. Ни хәтле пул бирде? Пул – акча дигән сүз. Шуннан егетнең әтисе әйтә инде, менә 500 бирдем, ди. Акча дисә дә ярый, тәңкә дисә дә, пул дисә дә ярый. Борынгыча әйткәндә пул инде. 100 тәңкәгә биш тәңкә хәереңне әзерлә ди инде. Мәчет тарафына. Дөрес түгел сиңа бирелгән колак сөенчесе акчасы әгәр дә 100 сумнан 5 сум мәчеткә бирелмәсә. Мулланың пенсиясе бар бит. Элек мулаллар алганнар инде. Мәһәр дә шунда исәпләнә. Кызның әтисе бирә муллага. Күп бирмәс өчен алдан сөйләшеп тә куялар инде ике ата. Күпме бирдең, йөз бирдем, дип. Элек кадерле бит инде акчалар, ярлы халык. Никях укып бетәләр идәнгә утырып киезгә элекке заманңда. Алыш - биреш беренче, коръән, аннан никях. Никях укып беткәчтен, кыз тора бит инде калтыранып тора бит инде тегендә, кыз авызыннан теге тәңкәне авызыннан ала да, яулыккамы, тагы зуррак кәгазь акчагамы кушып икәвен бергә өлкән карт укымышлы әбигә, әби, миңа теләк телә, дип, хәер илтеп бирә. Никях укып беткәч кыз чыгып китә, болар ашарга калалар. Кертеп бирә, я никяхтан соң бабайлардан әбиләр җыеналалар бит, якыннары. Шуннан әби дога кылып ала тегенең хәерен. Кызга тәңкәне каптырганда, теләк теләп тор, алдагы көнендә бәхетле булыр өчен теләк телә, дип әйтәләр. Шуннан әбигә бирә дә хәерен ахирәтләре янына чыгып китә инде. Шуннан бу кызлар утырган бүлмәгә аш бирәләр, бабайлар бүлмәсенә аш бирәләр. Ике өч ахирәте була инде. Җиңгиләр, киленнәр чаршау аша гына аш биреп торалар бабайларга. Ир ат килеп ала. Табагы белән бирәсең дә, табактан ир-ат үзе тарата. Шуннан бәлеш чыгарасың, шулпа токмач эчкәч. Иң беренче тоз каба коръән укып беткәч. Безнең яратылган ризыгыбыз иң тәүге шул тоз бит инде. Дога кылганнан соң аш чыгаралар, күмәч, чүрәк чыга, аш чыга, токмач чыга. Шулпаны эчкәчтен ит бәлеше белән өстенә каз ите куйган, я булмаса казылык киселеп куелган, шул чыга һәр берсенә берәр телемнән. Тәлинкәләрен җыйнап алалар да бәлеш салып чыгаралар инде. Шуннан бабайлар шуны ашап беткәннән соң дога кылалар. Азаккы тәрбияләүдә чәй бирәләр инде. Бабайлардан җыйнап чыгарган санык-сыныкларны, каз ите сөякләре, сыныклары, бездә шулай озын гомерле булыйк, бәхетле булыйк никяхтан чыккан зур саваплы ризык, диеп, әбиләр кабалар, теге якка җыелган әбиләр ашамый бит. Бабайларның чыгып киткәнен көтә. Анда ничә әби чакырылган була шулар көтеп утырлар. Бабайлардан калган ризык әбиләр һәммәсе кабалар никяхтан чыккан саваплы ризык, дип. Шуннан бабайлар чәй эчеп беткәчтен чәк-чәгиләп, чәк-чәгиләр ватып чыгаралар, туйның хөрмәте чәк-чәги бит инде, шуннан бабайлар кайтып китә ине. Баягыча бабайларга ничек бирелде аларга да иң тәү шулпа бирелә, аннан бәлеш бирелә, аннан чәй эчәләр дә әбиләр, аннан яулык-яулык күчтәнәчен төи дә берәр кадак, икешәр кадак күчтәнәче кочаклап кайтып китә. Бабайлар күчтәнәч алмый. Әбиләр генә күчтәнәч ала. Шимбә көнне инде парлы мәҗлесе була. Яшьләр инде, җиңелчә бер төрле яшьләр була. Кызлар яны кызларда була, икенчеп көнне никях укыгачтын “кызлар яны” була никях көнне, язышып яткан көнне. Кызлар яны кызда була, малай ягында егетләр генә була – 60-70 егет була инде. Күтәрү өчен чакыралар. Егетне күтәрәләр инде, туй расхутны. Әле йортка да төшерәсе бар бит. Хәзер кияү өендә егетләр, монда кызлар еыйнала. Ашап-эчеп, ул заманда бал инде. Ә кызлар, кыз өендә йөзек салышлы уйныйлар, фантиклы, уйнап-ерлыйлар, бииләр, саратовский гармуннар уйнатып. Эчке галәмәт булмый. Яллап куясың инде гармунчыны туй беткәнче уйнарсың, дип. Уйнап, ерлап утыралар инде егетләр дә. Шул бер төрле башларына йөгерә башлагачтын кызлар ягына киләләр инде акча салалар да, егетне күтәргәчтен, акчаны поднос белән алып чыгып китәләр. Урам буйлап гармун уйнап кызлар ягына баралар. Кыз йортына киләләр кызлар күзләргә. Шуннан кызларны күзләргә киләләр болар, керәләр, иии кодалар килде, кодалар килде. Кызлар да алып киләләр подарок кызга. Ислемаймы, посудамы. Кызлар тезелеп утыралар, шулай ашын бирә, бәлешен бирә. Кабак бәлеше бирәләр, я гөбәдия бирәләр. Кызлар чыгып, 20 шәр кызмы. 15 әр кызмы икенче өйгә кереп ашыйлар. Беренче партия кыз ашап чыгып китә дә, икенче партия кыз ашарга керә. Өйдә уен гына була. Уйныйлар, бииләр. 3-4 тә таралалар инде. Егетләр катышалар инде. Бергә кушылдылар бит инде. Егет тә килә дә, кызны чакырып ишек алдында гына сөйләшәләр. Ул яктан килгән егетләр берсе дә ашамый. Уйныйлар гына. Алар уен күрергә килгән бит. Егетләр килгәч төрле уеннар уйныйлар, почта куу, пич күчерү. Пич күчерү – сиңа әйткәннәр икән бу фантикка пич күчерергә дип, менә бу фантикка ни никаз ди дә, йөзек салганда фантик җыялар, йөзек салышта. Уртадагы кеше бүреккә, җәй булса кепкегәме, җыя бара беләзегеңме, тарагыңнымы. Әйтә инде уртадагы кеше – бу фантикка ни наказ, дип. Әйтегез. Пич күчеререгә, дип кычкыралар. Шул вакытта фантикны таныган кеше йөгереп чыга да кулын ак балчыкка быей-быей да әзерләнеп тора бу. Минеке дип, бер гаепсез басып торган була да, кулы ак балчыклы бит инде. Шуннан килеп, теге, нәрсә, кая барабыз, дип килгәч, тегенең битенә тиз генә ак балчыкны сөртә дә куя капылт әйләнүгә. Кызлар чырык чырык көлешәләр инде. Пич күчерү була. Тагын түшәм үбү дигән бар инде. Белмәгән кеше икешәр урындык куеп бетә. Бу фантикка ни наказ – түшәм үбәргә, түшәмгә менеп җитә алмый, егылып бетә, Көлешәләр, яшьләргә кызык, чырык-чырык көлешәләр. Бераз вакытны ала түшәм үбү. Шуннан белгән кеше мин алам фантикны, ди, теге фантикны икенче кеше алырга итә. Урындыкны алып килә дә, табуретканың аякларын түшәмгә тидерә дә, үптем! Фантик икенче кешегә күчә инде. Үзләре ризалашалар инде кайтканда. Егет кызны озатып, кыз егетне озатып. Күгәрчен ашату, - фантиклар күп бит инде анда. Күгәрчен ашатсыннар, күгәрчен ашатсыннар. Теге шырпыны бәләкәй генә иттереп иреннәренә генә тигереп куеп берсеннән берсенә тезелеп торалар. Берәү бу якка карап тора, берәү теге якка карап тора. Култыклашалар. Теге күгәрчен ашата торган кеше теге күперле уйнаган кебек, теге башта ебәрә инде. Теге егетләр кызларны үбәр өчен шырпыны бәләкәйләтә – бәләкәйләтә иренгә ирен тигерәбез дип, бәләкәй генә ирен белән генә тоталар шырпыны. МШ: Миңа чыкты күгәрчен ашатырга. Мин кайда торам? М: Син торасың да бер егетне чакырасың, егетең теге якка карап тора, син бу якка карап торасың, култыклаштыгыз. Теге егет бер кызны чакыра, берсе тегеләйгә берсе болайга карап тора. Буй булып тезеләләр. Шуннан егет болайга карап тора бит, кыз болайга карап тора. Баягы күгәрчен чыбыгы килә бит инде, шул вакытта кыз капкан. Егет моңарга каршы. Хутлы ул үбешле. МШ: Берәү генә үбешми, компания белән? М: Ничә кеше чыга инде. Көлешәләр. Кирәкми алмыйм, дип, кызлар инде тыпырчынып китәргә уйлыйлар. Егетләр ебәрмиләр. Култыклашканнар бит алар. Берәү тегеләйгә, берәү болайга. Тагын бу фантикка ни наказ. Фантиклар күп бит әле бүректә. Монсына почта куарга. Кыз булса бер егетне алып чык, үзе әйтер әле, диләр. Белмәгән булса инде кыз. Я егет, я кыз алып чыгалар тышка. Күзе төшкән. Тышка алып чыга да, тагын теге егетнең кызы кала бит монда. Теге кыз керә дә, егет әйтә бит, бәлән кешене чакыр, дип. Сине чакырды, дип кереп әйтә. Тышта сөйләшеп алалар болар. Шунда сөйләшәләр, кайтканда мин сине озатырмын, алдан чыгып китмә, качып китмә. Менә үзем сөйләшкәннәрне үзем беләм. МШ: Нигә почта куу дип атала икән? М: Берәү берәүне чыгара бит инде баягы сөйләшүгә чыгара бит инде. Хат белән түгел, болай сөйләшәләр бит инде. Почта йөртү дисәң дә ярый. МШ: Әле фантик күп бит әле... М: Кемне биетәләр, кемне ерлаталар, кемне әтәч булып кычкыр, диләр. Кычкыра инде кикирикүүк, дип. Урындыкка менеп кычкырсын диләр. Урындыкка менеп баса да кикирикүүк, дип, кычкыра инде. Кая барсын? Шуңа яшьләр кылтап көләләр инде. МШ: Театр кебек булган М: Һээ. Теге берсе берсенә терәлеп, тансы итеп ышкып берсен берсе йөрүләр юк. Менә шулай аерым-аерым. Теге күгәрчен ашатканда да анда елаш, күзләреннән яшьләр ага торган ие кызларның. Ничек итеп алыйм мин аны, ничек итеп оялмыйча алыйм мин аны авызыннан, дип. Шуннан егетләр-кызлар таралалар, кайтып китәләр. Икенче көнне парлы мәҗлес була инде. МШ: Егетләр кайтканда гармун уйнап кайталармы? М: Ерлап, матур итеп гармун уйнап, урамнарнарны матур итеп иңнәп кайтып китәләр, матур итеп. Этеп егып карга уйнашып кайталар инде. Мин менә Дунай ягында идем, Сакмар очына кияүгә чыктым. Үзе бер гомер барып етәргә. Анауы елганы чыгып әле дальше китәсең. Шулай бик күңелле була иде инде. Икенче көнне инде парлы мәҗлес. Парлап. Кыз ягына кодалар килә инде монда. Ун пардан артык алып килергә ярамый. Ун кода килергә тиеш. 10 сум башына бер кода. Колак сөенчесендә акча килде бит, шул хәтле кода килә. Колак сөенчесе алганда сөйләшелә. Шундый каты кешеләр була торган ие, 8 пардан артык кеше алып килсәң – кертмим, дип. Менә монда өске якта бер кешебезнең туе булды. Сигезне санап керткән дә, әйткәнне кереттем инде, дип 3 пары кайткан да киткән. Сигезне керттем инде, дип, калганын куган да чыгарган. Нәүмиз булып кайтканнар да киткәннәр инде. Кая барсыннар инде. Бер пар санына 10 тәңкә иде элек. Среднийлар килә инде. Әле өйләнешкәннәр.. Чыгып каршы алалар инде. Төнлә көтеп чыгып алалар. Егетне кияү өенә ябырга алып киләләр. Әле кияү өенә кергәне юк бит әле. Хәзер ир уртасындагы, халык уртасындагы халык инде. Яшьләр, егетләр, кызлар үттеләр, әбиләр-бабайлар да үттеләр. Шимбә көн инде бу. Эчкеле. Кияүне алырга кыз ягыннан биш-алты кеше бара. Ат белән. Өйгәдә кереп әйтәләр, тышта да. Яңгырап тора инде. Ике кыз чәчәк кадарга бара. Егетнең иптәшенә чәчәк кадап кайта. Ак, ясалган чәчәк кадап кайта. Элек подаркы алу өчен шуны чыгарганнар инде. Якын балдызлары кыз ягыннан бара. Ул чәчәкне чүпрәктән эшлиләр иде. Шәһәрдән алып кайталар. Кызыл чәчәкләрне дә кадый бирә торганнар иде элек. Кияүгә чәчәк кадарга. Кызлар кайтырга чыга, егетләр китә. Кызларны да ат белән илтәләр. Уже кияү егетләре утырып кияү алырга китәләр. Боларны биетәләр, ашаталар, парлыга барырга өй тулы халык була. Кияү бүләк бирә. Кыз йортында ахирәтләре ееылган, саратовский гармуннар уйный, иптәшләрен озаталар бит инде. Кияү егетен көтәләр. Аягы тәмам Б ягы М: Чәчәк кадарга кызның кадерле туганы бара. Кадерле кешеләре, балдыз була торган кешеләре инде. Җизни дә җизни. Кодалар рөхсәт итегез җизнигә чәчәк кадарга. Егет белән аның свидетелена чәчәк кадыйлар. Җизнәсе каршы ала: Ишекләрдән кердегез, Кем барларын белдегез, Күктә йолдыз, җирдә чә- чәкләр булып күрендегез, дип каршы ала җизни булган кеше балдызларны. Көй белән җырлый, гармун уйнатып тора бит инде, кызлар биеп килеп керәләр, чәчәк кадарга кызлар килде, дигәчтен. Кызларны каршы алалар. Җыр белән әйтәләр. Любой көйгә җырлыйлар. Җизниләре бүләк бирә. Кызлар көтеп утыра инде кияү өендә, нәрсә алып кайтырлар икән дип. Нинди бүләк бирде икән, җизни бай микән, дип. Кем булдыра ала шул җырлый. (Җырлый) Ишекләрдән кердегез, Кем барларын белдегез, Күктә йолдыз, җирдә чә- чәкләр булып күрендегез, Болар кайталар, хәзер алты кода алырга китәләр кияүне. Хәзер җизнинең бүләге, дип ислемайны һәр кызга сибеп чыгалар. Кияү өендә исен чыгаралар инде алып кайткан ислемайны. Шуннан инде монда кияү алырга килделәр, ирләр генә, көчлеләрне җибәрәләр. Бер гармунчы утыра, гармун уйнатып хәзер егет алырга киләләр. Элек бәетче булган, хәзер юк. Кыз ягына парлы кунакка китеп барган вакытта бәет әйткәннәр. Шул утырган мәҗлестә дә бәет әйткән. Әхмәтдин дигән кеше булган бәетче. Менә озын Ягъфәр йөри мәчеткә. Аның әтисе бәетче булган. Мәҗлескә барганда әйтеп килгән, болай гына кычкыра, гармунсыз. Ишетә генә беләм. Баягыча кодалар килеп керә. Ике яктан да гармун уйный, бергә кушылалар. Өстәлгә утыртып куялар түргә кодаларны, чәчәк кадаган кияүдә утыра шунда. Ашап эчәләр дә, безгә рөхсәт итегез кияүне алып китәргә, барып җитәргә кирәк төнге 11 гә 12 гә. Бердә алып барып ябалар иде. Оят бит инде. Шуңарчы ашамыйча халык көтеп утырган. Ашамый эчми. Хәзер монда ун пар кеше төялеп баралар бит инде. Иң беренче чанада кияү бара. Кияүдә бер чумадан. Чумаданда өрекләр, чикләвекләр, кәнфитләр асыл, исле сабыннар, пудралар, анда бәләкәй балдызлар бар бит бирергә, пәкеләр, пәке алырга керәләр иртәнчәк кияү өенә, җизни килде, җизни пәке алып килде безгә дип, кызга бер подарок, чумаданның өстенә сала. Атасының йортыннан чыкканда өстәлдән дә торалар, егетне камап та алалар. Кыз ягыннан килгән килгән егетләр. Камап та алалар, кияү безнеке, бетте. Эшләре дә юк теге парлы халыкта. Тукта, тукта, әнисе белән саубуллашсын, йөгереп чыгып әниләре елап кала инде. Күңел нечкәрә. Болар шулай төяләләр дә хәзер, иии, дер селкетеп егетне йолкып алып чыгып утыртып камап, свидетель егет тә була чәчәк кадаган, инде хәзер болар китеп баралар аллы артлы, аллы артлы, унар чана, беренче чанада кияү егете килә, артта инде ашарга киләләр парлылар туйга. Шулай итеп килгән вакытта кыз ягында яндыралар костер. Инде анда утын өйгәннәр, гөрләп, ялкынлап костер яна урам уртасында. Атлар кыйблага атлап киләләр. Үтеп китә атлар тоталмасалар кыз йортыннан. Сикерәләр атлар өстенә, атлар кешни, аягүрә тора. Атлар ике аяк аягүрә тора. Инде синең дә балаң бар, минем дә балам бар, кызыксынып һәркайсысы пумала ясап ир балаларын пумала яндырырыга алыр чыгалар. Анда да яндыралар пумала. Монда да яндыралар пумала. Хәзер кияү акча сибә бит, шуңарга җыела балалар. Җен куарга пумала бөтен җирдә яндыралар бит. Халык йөреп кенә тора пумала белән. Шуннан кәрәчин кабып убыр ебәрәләр. Теге пумала тотып торган бала пуф, дип, шешәдән каба да кәрәчинне сибеп тә ебәрә, янып торган пумаланы тоталар, әллә кая сибелеп китә инде теге убыр, убыр, диләр инде аны. Авызга кәрәсинне ала. Ут чыгып китә, җеннәрне куа. Убыр ебәрәбез, убыр ебәрәбез, диләр. Хәзер асылынып, салынып, сөйрәлеп бик көчкә кияүне бик көчкә ат белән алып керәләр дә, күтәреп алалар. Теге атлар ыргып-ыргып чаба. Гайрәтләнә, берсе дә тоттырмый. Авып бетәләр, дөбер-дөбер тагын төяләләр. Шундый кызык була. Шуннан кияүне барып аһылдап дүрт-биш кеше кыз ягыннан барган кешеләр камап, егетнең башын да күрмисең, аягы җиргә тими ул кияүнең бахырның. Ап барып кияү өенең баскычына бастыралар. Кияү өенең ишекләре ябылган. Шуннан мылтык атып ебәрәләр дөмбер-дөмбер итеп ике мәртәбә, җеннәр качсын диеп. Кызның я әтисе, я абыйсы ата. Кызның якыннары. Җеннәр кушылып кермәсен, балалар яхшы булсын, дип, мылтык аталар. Мылтыкны атып та ебәрәләр, ишекне ачып та ебәрәләр, җизни, акча кой, җизни, акча кой, җизни ярлы, җизни акча чөйми, ишек бавы йөз тәңкә, безнең тутый мең тәңкә, диләр. Әнә шул пумала, костер яндыдырга еыйналган балалар. Анда күп. Аннан кияү чөеп тә ебәрә, ишекне бәреп, ватылса ватыла, кияү егетләре кияү өенә кереп китәләр. Кияүне алып кереп китәләр. Инде тагын керәсе бар, тагын ишек бар. Анда кияү еңгәләре кайсы табак, кайсы алъяпкычын тоткан кияү акча, кияү акча, ишек бавы йөз тәңкә, безнең кызыбыз мең тәңкә, дип кычкыралар, ишекне ачмыйлар. Инде дөбердәтәләр, инде йолкалар ишекне, куркычларыннан инде ишек йолкып алына, дип, ачып та ебәрәләр, акчаны да салалар, идәнгәме, алъяпкычкамы. Килеп тә керәләр. Баягы чәчәк кадаган кияү егете килә, ул безнең кыз ягыннан алырга егетләр белән. Башкасы утырмый. 7-8 булып бер чанада киләләр. Шуннан кияү егете теге чумаданны тотып алып керә кияү өенә хәтле, якасын күтәреп, бүреген төшереп оялып кереп утыра инде. Янында другы инде теге баягы чәчәк кадалган егет. Чәчәген ачыбырак куйган була инде мактанып, мин кияү егете, дип. Егет ягыннан килгән парлы ирләр кияү өенә кереп чәк-чәги ватып кияүне расхут күтәрәбез дип, акча салып шул чәк-чәги өстенә акча җиллиләр дә шул акчаны алып шул кияүнең карманына тыгып менә сиңа расхутыңа дип чыгып китәләр. Кызны качыралар чаршау артына, беренче аллага тапшырдым, икенче сиңа тапшырдым. Чумадан өч көнсез ачылмый. Аны алып чыгып китәләр кияү өеннән. Балалар аптырата башлый бит. Элекке заманда шундый кысын булган инде. Бер пудырны калаклап бүләләр ие. Шул туйга килгән кешеләргә менә монавылай кяагазьлар кисеп, шул кяагазьларгә берәр калак пудра салып, икешәр чикләвектән, икешәр кәнфиттән, берәр кәнфиттәнме, пичиньясы бармы, менә шу[л]ай итеп төреп теге һәммәсен бергә китереп, бусы бәләнгә, бусы тегеңгә дип язып туйга килгән кешеләргә барысына кияүнең апкилгән күчтәнәчен авыз иттерәләр ие. Хәзер андый нәрсәләр юк. МШ: Шәмсинур апа, ул пудра белән ни эшлиләр иде соң? М: Ии, кияү биргән пудра бер сөртеп ташлый инде. Нишләсен инде. Әлеге күңеллек. Күңел. МШ: Сөртмәгәннәр бит элек. М: Сөрткәннәр инде, сөртмиләрме соң, абыстайлар бизәнеп матур итеп барганнар мәҗлесләргә ап-ак итеп. Көршән дигәннәр, биткә көршән сөртеп, ияккә сөртеп. Әле мин 46 нчы елны килдем килен булып. Шул вакытта минем биемем сөртәдер ие әле бит уртасына менә шылай кып-кызыл итеп. Нинди өлкән карчык әле, вазелиннар сөртеп, бит майлары сөртеп матур итеп коръәнгә китәр ие. МШ: Күзләренә сөрмә.. М: Андый әби бар ие, күзләренә сөрмә. Сөрмәле әби диләр ие. Дунай ягында ие. Үлде инде ул әби. Сөрмәне бер дә сөртми йөрми ие. Матур әби ие. Бәләкәй генә кара йөзле. МШ: Хәзерге заман кызлары да сөртәләр, аларның сөрткәнен яратмыйлар. М: Бәй, алар зәңгәргә дә, яшелгә дә быеыйлар. Бер генә төрле бит бу әбиләр. Ул инде бер читтән кайткан, хаҗдан кайткан, дип, сөртә торганнар ие алар сөрмәне. Күзләргә яхшылык бирә, күзләр авырмый. Күз авырмаска сөртәләр ие. МШ: Тешкә сөртмиләр идеме? М: Тешкә була торган ие бер кызыл, маз диләр иеме, мазы диләр иеме. Бер кызыл таш йомшагырак кына, авызлар бозылса, тешләр бозылса шуны ышкый торганнар ие кырып. МШ: Кызыл була идеме теше? М: Юк, кызыл булмый, мазымы мазмы. Шул хәҗдән алып кайталар ие кызыл таш. Коричнивыерак кына бер таш. Шуны кырып, бала-чаганың борыннары бозыла бит, шуңарга теге мазны кырып бәләкәй генә итеп кырып, нәзек кенә камышлар була торган ие бит, шуның очына гына эләктереп пф-пф тип, шуны балаларның борыннарына сипсәң төзәлә торган ие. Мин үземне кереп йөргәнемне беләм әле Рәбига әбигә. Бер карт Рәбига әби бар ие. Диперсиягә бабаен алып чыгып киттеләрдә төнге сәгать өчтә, шунда юкка чыгып калды бабай. Мөәзин иде. Карт бабай ие. Шуның әбие здоровый әби ие, бабай да. Сәйфелмөлек бабай ие. Төнге сәгать өчтә сәвитләр алып киттеләр, карале балалар, дип йөгереп кергән безгә. Шул киткәннән кайтмады. Менә хәзер сөйлиләр диперсия (диверсия – МШ) булган инде ул. МШ: Дөрес булмаган ул. Менә ул ташның исе бар идеме? М: Тәмне генә ис киләдер ие. Менә ислемай, пудр исләре килгән кебек. Әле аны әби кайвакытта пудрга кушып сибә торган ие авызларга, борыннарга. МШ: Кыргач ул порошокка әйләнә идеме? Мел кебек идеме? М: Ие, тап мел кебек, акбур кебек. Кызгылт коричневый буладыр ие. Шуны хаҗдан алып кайталар ие. МШ: Бальзам исе килмидер идеме? М: Юк. Мин аны күргәнем юк хәзер. МШ: Кияү кереп китте кияү өенә, кунаклар ашарга кереп киттеләр? М: Шулай иттереп инде кияү өенә кияү керде, хәзер кунып калдылар. Хәзер кияүне чишендерә кыз. Чаршау артыннан кызны тапты, кочаклап алды. Чишендерә. Теге кызны өйрәтеп куялар, кепкысын, я инде анда бүреген салдыр да, үзеңнең башыңа тигереп тиз генә элеп куй. Ул басканчы аягына басарга тырыш, диләр. Кыз эшли инде шуларның барысын да. Егетне өйрәтмәгән булсалар ул аңгырасын ачып тора. Кыз аның чишенгәнен көтми кепкысын ала. Өлгертергә кирәк бит тиз. Егеткә әйтәләр, үзең чишенмә. Кыз тапсын билбавыңны, дип әйтәләр. МШ: Кыз чишмәсә? М: Үзе чишә дә куя инде. Оялып тормый инде. Инде шундый обычай булгач кыз чишендерә инде. МШ: Иң беренче билбавын? М: Иң беренче туннарын, бишмәтнеме үзе салып куя, шуннан итекләрен сулап кигән булса.. Итекне салдырырга нитсә теге итек тартылып. Кыз урындыгы белән йолкый башлый инде итекне. Тукта, тукта, дип, кыз аякны суырып алыр, дип, егет шаяртып үзе салып куя. Азаплаган кеше булса, азаплый бирә инде кызны. Тегесе җеннәнеп ташлый да китә инде. Шуннан инде, болар чишенеп утыргач өстәлгә чәй. Кияү чәе. Бу кияү чәенә кияү егете акча сала, ике килен чәй алып керәләр поднос белән. Акча сала да, чәй эчкәчтен подноска салып чыгара. Бу беренче бүләк чәе була инде. Ике ясаган кеше чәйне бүлешеп алалар теге акчаны. Аш караучы, бәлеш пешерүче бәлеш кертә инде. Шул ук кияү еңгәләре кертә аны. Итле ашлар, шулпалар, шуннан бәлеш керә. Бәлешкә зур акча сала егет. Беренче чәй эчәләр, аннан соң аш, бәлеш. Пешерүчеләр икәү булсалар бүлешеп алалар, берәү булса үзенә генә ала. Аш караучыны чакыралар. Мин бабаларымны өйләндергәндә аш караучы чакырмадым, үзем йөрдем. Хәлем бар ие, хәзер менә юк. Чакырырга кирәк, ялларга кирәк. 200 тәңкәңне бирергә кирәк хәзер (1992 нче ел – МШ). Өстәвенә күлмәген бирәсең, күчтәнәчләрен бирәсең, бер баш яулыгы төйнәп чыгарасың риза итеп. МШ: Элек тә шулай идеме? М: Элек тә шулай булган. Пешекчеләр, дип йөрткәннәр инде. МШ: Ашап бетерделәр? М: Ашадылар, эчтеләр, хәзер боларны парлыга күрсәтәләр. Бу ягына китә башлагач парлы мәҗлескә күрсәтә башладылар. Элегерәк күрсәтмиләр ие. Кыз белән егет кунып кала. Шуннан иртән кияү еңгәсе коймак пешереп ап керә. МШ: Постельгә балалар тәгәрәтми иделәрме? М: Юк, тәгәрәтмиләр, кияү еңгәсе постельне жәеп чыгып китә. Комганнарга су тутырып, зур ләгәннәр кертеп коенырга егет белән кызга. Иртәнчек мунча ягылган, коймак керә. Коймакка акча сала тагын кияү. Шуннан кияү коймагы кергәннән соң иртәнге чәйне эчәләр дә я эчми ап керәләр, я эчкәнен көтәләр. Иртүк таңнан мунча кертергә ап керәләр икесен дә кыз белән кияүне. Караңгы, кеше күрмәсен. Оялмасын. Хәзер көпә-көндез мин монда дип кертәләр. Инде ул кыз булмаса бәлешнең төбен тишеп чыгарган, урысларда тәлинкә вату. Ә татарларда бәлешне урталай түгәрәк итеп кискән дә алган кияү. Бәлеш кала. Икенче көнне мунчада акча салып чыга кияү. Комганнарга, ләгәннәргә акча салып чыга кияү. Иртәнчәк торгач урынга сала акча кияү, кияү еңгәсе урынны җыя да кияү еңгәсе ала аны. Бит юганга комганга, комган борынына тыккан була, я капкачына ябештереп куйган була. Шулай иттереп кияү еңгәсе ала. Икенче көнне сәгать унга-уникегә кодалар килә хәл белергә, ирләр генә килә. Гармуннар уйнатып ике-өч ат белән гел ирләр генә килә ерлашып ир ягыннан кыз белән егетне күрергә киләләр. Баягы эчеп кайткан халыклар баш юнәтергә монда киләләр. Керәләр дә күрешеп болар белән кыз белән егет белән, кыз кача шундук. Хәзер мытыраеп утыра бирә. Элек кача кыз, егет шунда утыра. Баягы чәк-чәгине ваталар да, тагын акча салалар кияү өендә. Инде өченчегә салалар бит парлыга чыгып утыргачтын да салалар әле акчаны. Катлы-катлы-катлы акча салып тик йөриләр. Хәзер бер генә салабыз да бетте. Мәһәр котлап 1000 тәңкәне салабыз да. Бетте. Теге ягына тик буш йөрибез. Шуннан кияү хәлен белергә килгән кешеләр акчалар салалар, бер-ике рүмкә аракы эчәләр, чәк-чәгине авыз итәләр, бер-ике чынаяк чәй эчерәләр парлар булсын инде, диеп. Шуннан әти-әни йортына кереп китәләр. Кода белән кодагыйның йортына. Монда утырмыйлар инде мәшәкатьләп кияү өендә, кыз белән егетне заркытып. Әйдәгез, әйдә, диеп, заркытмагыз яшьләрне, диеп, алып чыгып китәләр шундук. Шуннан утыралар инде монда көне буе, ашап-эчеп, уйнап-көлеп. Ирләр генә. Болар исерешеп кайтып китәләр. Кыз ягыннан да ирләр кушылалар. Кияү өенә кермиләр. МШ: Кияү мунчасына башкалар керәләрме? М: Кем керсә дә ярый. Кыз ягындагылар. Хәзер өченче көнне дүшәмбе абыстайлар килә инде. Баягы олылары картлары, баягы мәһәргә килгән, теге якта да егет ягында мәһәр күрсәтә бит. МШ: кыз белән егет ягыннан олы яшьтәге олы хатыннар җыела? М: Әйе. Кияү өенә кереп кыз белән, кияү белән күрешеп кем кулына акча бирә, кеп подарка бирә. Тагын. Шуннан өстәл тирә-ягына еыйналып утыралар да чәй эчеп, чәк-чәги ашап. Шулай иттереп. Кыз әтисе-әнисе ягына чыгып хәл белгән ирләр кебек утырып шунда шулпалар ашап, бәлешләр ашап, тагы бәлеш, тагы аш, тагы чәй, күчтәнәчләрен төйнәп кайтып китәләр. Ирнең әнисе ике табак ләвәш беренче мәртәбә алып килә. Ул туйга да килмәгән була, олы булса, оялган булса. Күрешергә килә инде улы белән, килене белән. Ләвәш эчендә начинка куйган какмы, шомыртмы. Аш белән килә инде, беренче килә бит. Никяхта китерәләр ике каз, ике бәлеш, ике ләвәш шул никях бабайларына, атлар бизәп, матур итеп эссе бәлешләр алып киләләр. Кода ашы була ул. Ансын сөйләмәгәнмен икән. Баягы никях укыган бабайларга ашаталар бүлеп. Кода ашы, кода ашы, дип авыз иттерәләр. Болар кайтып киткәчтен кыз икенче атнада йортка төшә бит инде. Кыз йортында хәзер сый-хөрмәт бетте. Кияү утыра, чаршамбе көнне кияү кайтып китә. Кияү таңнан кайтып китә инде чаршамбе көнне кеше күрмәсен, дип. Соңга калып йоклап, чәй эчереп таңнан кайтарып ебәрә кияү еңгәсе. Кеше урамда күрсә, кияү куук, кияү куук, аннан да кычкыралар, моннан да кычкыралар, мәртәбәлиләр инде. Зурайталар инде, йоклаган кияү кук, кияү кук, кабарынып торган кебек инде. Мактап әйтәләр бит инде. Теге урра дигән кебек, сыразы йөгереп чыгып. Ояла инде кияү. Хәзер өйләгә кыз ягыннан якыннары кияүне барып ала. Мендәр салып чанага. Мендәрләргә утыртып егет йортыннан кыз йортына кияү өенә алып кайталар. МШ: Нәрсәгә кайтып китте соң ул? М: Ул кайтып китте өендә алдын-артын карага, подарка алып килә тагын бер чумадан. Туган ыруларга, якыннарына күлмәк таратырга күлмәкләр. МШ: Беренче чемодан... М: Ансы бетте инде, чикләвек-микләвек... Тагын бер чумадан бүләк алып килә. Сиңа да күлмәк, миңа да күлмәк, һәммә кешегә алып килә. Кызларга яулык. И кияү ояла күрсәләр килгән вакытта. Күрсәләр, кияү куук, кияү куук. Халык каршы чыга-чыга кычкыралар. Һайт, һайт, кияү һайт. Бу кызарынып барып керә ине. МШ: Нигә мендәргә утырталар? М: Мәдихләп, зурлап... Мендәрләр, коверлар җәеп. Теге кияүне алып кайткан кешегә опять подарка бирәләр. Күлмәк, бер нәрсә. Кыз ягыннан килә яшь бала. Ир бала. Чаршамбе өйләдән соң килә инде кичкә. Иләк алдыралар ул көнне кияү пилмәненә. Кияү чүчпәрәсе. Вак пилмән. Вак-кына. Шуннан чүчпәрәгә килә, ашыйлар, эчәләр, кунак була. Кыз белән генә. Кыз кияү өеннән чыкканы юк. Шуннан соң әти белән әнисе кызның кереп күрешәләр шушы чаршамбы көнне килгәчтен күрешәләр зур подаркалар алып кереп. Чүчпәрәне бергәләп ашыйлар инде. Атна көнне егетнең әтисе белән әнисен чакырып алалар. Ат белән киләләр, матур итеп киләләр. Коданың якыны булса, аны да чакыралар. Ике пар. Монда кодалар керә. Үзара гына сөйләшәләр инде. Менә йомгага килен төшерәбез, йомга көнне киленне алырга киләләр. Ат белән, грузовой машина белән, кыз белән кияү атка утырып, әйберләрен кызның шифроньер, өстәл, урындыкларын, кызның бирнәләрен вич җыялар, кияү еңгәләре кызның ягына өй еыештырыга баралар. Кияү белән кыз торып кала. Кияү өен бушаттылар. Әти-әни йортында кыз белән егет. Берничә сәгатьтән кыз баягы бирнә алып бара хәзер. Башта машинага төяп йорт әйберләре ап киттеләр йорт бизәргә. Хәзер кыз бирнә ап бара. Бу бирнә, кияү ап килде бит чумаданга төяп, күлмәкләр, бүләкләр. Хәзер кыз алып бара теге якка. Килен подарка ап бара. Зур чәк-чәги куя. Подарка астына, бирнә дип атала монсы. Төйнәп, шулай итеп тотып китәләр болар. Килен төшә. Көндез сәгать икедә килен төшә. МШ: Туган йортыннан чыгып киткәндә берәр нәрсә әйтәләрме? М: Әйтәләр, коръән укыйлар. Елашалар кызның әниләре. Утырып, догалар кылып, теләкләр теләп, кызны озаталар. Теге якта каршы алалар. Теге алдан барган кияү еңгәләре өйне еыештырган булалар. Бу кияү белән кыз барып төшәләр инде. Кыз оялып тик тора инде. Капкадан кергән вакытта кыйблага каратып төшерәләр, юрган җәеп мендәр өстенә бастырып төшерәләр, икәвен дә бер мендәргә бастыралар. Авызларына бал белән май каптыралар капкадан кереп өйгә кергән вакытта. Тәмле теле булсын, баллы майлы булсын дип киленгә, малайга каптыралар. Бүләкләр язган, үзләре тараталар бүләкләрне. Чәк-чәгине. Өләшәләр. Шунда кыз торып кала инде. Килеп кергәчтен дә кыз элеп куя сөлгеләрен, юына торган ерләргә, тастымаллар элеп куя үзенекен. Шул көнне үк кызны ап баралар кызык өчен суга ап бара. Су юлын күрсәтергә. Су юлы күрсәткән кызга кыз бүләк бирә. Яулыкмы. Икенче көнне токмач яйдерәләр. Җәя дә берсе ерта. Килен, син җәй инде камырны, дигән булып. Аңламаса, теге килен җәя инде ышанып. Берәү ерта да китә. Кем ертты, дип, үпкәли инде белмәсә. МШ: Нигә ерталар икән? М: Бүләк алыр өчендер дип уйлыймын мин. Зур итеп ертмый. Бәләкәй генә итеп ертып китә. Шуннан кыз бүләк бирә. Икенче көнне парлылар килеп, кунак булып баягы 10 пар кыз ягыннан егет ягына барып, ашап эчеп кайталар да, шуннан килен йорт күрергә әби-сәби бу яктан теге якка еыйналган әби-сәби йорт күрергә бара. Килен төште бит йортка. Кем нәрсә алып бара йорт котлап, посудамы, чөпрәк-чапракмы, хәл кадәренчә һәркем, тагын анда кызның әнисе ашлар күтәреп бара инңде. Ләвәш, кош теле, аш су белән барырга тиеш инде анасы. МШ: Егет йөртындә картлар юкмы? М: Никяхка барганда ашап эчтеләр бит инде егет йортында. МШ: Егет йортында яшьләр җыелып уйнамыйлармы? М: Юк. Бетте шуның белән. Капут шуның белән. Бетте бахыр кыз баланың гомере. Ирен тәрбияләп, биен тәрбияләп, балалар үстереп, балалар табып шулай итеп торып кала кыз бала. Әгәр дә атасы кызны төшерергә бирмәсә, мин әле берәр ай кияүләтәм кызымны, бирмим, дип каты итеп торса кияү кияү өенә килеп кенә йөри. Кич куна. Иртәнчак кайтып китә. Ә килен егет өендә хезмәт итеп кич белән бергә кайталар. Алай да була. Көне буена киленчәк кияү йортында хезмәт итә. Кич көне эштән кайткач юыналар, киенәләр дә яңадан кияү өенә кайтып куналар. Бер ай ярым йөрдем мин. Ике айга якын әти бирмәде. Анда кайтып кайда торасыз дип. Кызлар үскән, ике тәрәзәле генә бүлмәбез бар бәләкәй генә. Өстәл, урындык, карават сыйган. Яучы килгәчтен, әти күргәчтен боларның ярлы икәннәрен әнигә кайтып сөйләгәндә әни бирмик ди икән. Шуннан әти мәрхүм әйтә икән, егете ир булсын, идәне җир булсын, яшәрләр, табарлар үзләре, дигән әти.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|