Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җәүдәт Фәйзи - композитор, әдип, фольклор белгече

Татар сәнгате күгендә ул якты йолдыз булып янды, һәм күктән атылгач та аның моңының эзе бүгенгәчә халкыбыз күңлен яктырта. Җәүдәт Фәйзи - “сәнгать тарихыбызның бер сәхифәсе, татар музыка сәнгате чәчәк атуының җанлы шаһиты”. Ул Оренбургта зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Булачак композиторның әнисе Әсма Әхмәтгәрәй кызы Сәетбатталова Минзәлә районында хәзерге Хуҗәхмәт авылында сәүдәгәр кызының иркә кызы булып үсә. Композиторның булачак әтисе Харис Зариф улы Фәйзуллин Татарстанның Чистай районы Шахмай авылында сәүдәгәр гаиләсендә үсә. «Күңлем кыллары» исемле язмасында Җәүдәт Фәйзи аны “үз заманы өчен прогрессив карашлы, мәгърифәт өлкәсендә эшчәнлек күрсәткән бер кеше булып, яшьтән үк гыйлемгә омтылып яшәгән кеше”,- дип яза. 1905 нче ел революциясеннән соң Казанда Харис Фәйзи редакторлыгында демократик рух белән сугарылган “Әхбәр” газетасы чыга башлый. Әмма газета Казан губернаторы тарафыннан ябыла. Эшсез калган Харис Фәйзи гаиләсе белән Оренбурга күчәргә мәҗбүр була. Беренче музыкаль истәлекләре композиторның бу шәһәр белән бәйле. 1921 елда Сәлих Сәйдәшев Оренбургта Шәрыкъ музыка мәктәбенең директоры булып эшли башлый. Музыка мәктәбенә Җәүдәткә юл ачучы Сәлих Сәйдәшев була да инде. «Менә ишекне әкрен генә ачып Сәлих абый килеп керде. Бу сөрмәле зәңгәр күзле, ияк уртасы чокырланып торган абыйны мин таныйм. Аның бездә кунакта булганы бар. Скрипканы да ул алып килгән иде бугай. Шул икән директор дигәннәре», - дип, искә ала соңыдан Җәүдәт ага. Композиторларның беренче укытучыларыннан Хәлимә апа Терегулова була.
Мәшһүр “Урман кызы”ның көе Җәүдәт Фәйзи тарафыннан иҗат ителгәндә аңа бары 22 яшь кенә була. Ил күләмендә яңгыраш алган композиторның музыкаль комедиясе «Башмагым» 1942 нче елда дөньяга килә. Әхмәт Фәйзи белән берлектә иҗат ителгән “Акчарлаклар” музыкаль комедиясе, Гадел Кутуй әсәре буенча “Тапшырылмаган хатлар” операсы, Гамил Насрый белән “Идел буенда” музыкаль комедиясе, симфоник оркестр өчен әсәрләр Җәүдәт Фәйзинең киң колачлы композитор икәнен дәлиллиләр.
Композитор Җәүдәт Фәйзи татар халык музыкаль иҗатын барлаучы галим, фольклорчы буларак та безгә кадерле. Аның “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән күләмле басмасы 1971 нче елда, икенче тапкыр 1987 нче елда басыла. Бу китапка кергән “Сибелә чәчәк”, “Хәфизәләм иркәм”, “Күбәләгем” җырларына композитор тарафыннан бирелгән коментарийлардан берничә сөземтә китерәм. Менә ни дип яза Җәүдәт ага “Сибелә чәчәк” җыры турында: «Егерменче елларда ук ишетелә башлаган бу җыр чын мәгънәсендә чорыбызның классик үрнәге була ала.. “Салкын чишмә”, “Һааларда йолдыз” кебек җырларның бай традициясен дәвам иттергән җыр ул. Аның ике куплеттан торган сюжетлы сүзләре, ул сюжетлылыкны көчәйтә торган кушымтасы, фикерне ачыклау өчен бер үк поэтик образларның берничә тапкыр кабатлануы – болар барсы да тирән лирикалы, катлаулы көй тууга сәбәп булган. ... “Сибелә чәчәк” - безнең профессионал артистларыбыз репертуарына иң нык урнашып калган җырларның берсе. Утызынчы елларда аны фортепиано белән җырлау өчен Заһид Хәбибуллин эшкәрткән иде. Кырыгынчы елларда исә ул Мансур Мозаффаров тарафыннан хор өчен эшкәртелде. Зөләйха Әхмәтова җитәкчелегендәге Татарстан җыр һәм бию ансамбле аны искиткеч матур башкара иде, ә хор солисткасы Разия Тимерханова шул җыр аша үзен халыкка танытты. … Утызынчы еллар ахырында «Хафизәләм, иркәм» көен ялгыз җырлау өчен композитор Фәрит Яруллин эшкәрткән иде. Бу җырга таянып Галиәскар Камал шул исемдә музыкаль драма иҗат итә. Бу драмага Сәлих Сәйдәшев белән М.А.Юдин музыка яздылар, һәм ул әсәр Татар дәүләт филармониясе артистлары тарафыннан 1943 елда сәхнәгә куелды. .... 1930 нчы елда без Муса Җәлил белән Башкортстанның Чишмә районы Кара Якуб авылында ял иттек. Ял йортында яшьләр күп иде. Кичке аштан соң авыл буйлап йөрергә ярата идек. Шул чакларда бу “Күбәләгем” җыры безнең аерылгысыз юлдашыбыз булды. Көйнең яңа чыккан чаклары булганга без аны төрле матур сүзләр табып сәгатьләр буе җырлап йөри торган идек”.


Мәсгудә Шәмсетдинова