Masguda I. Shamsutdinova's site


 

96. Тәфкилев Урманы. Каргалы, кассета 96

Кассета 96, 1992 нче ел, февраль
Оренбургская область, Сакмарский район, Татар Каргалысы
Язалар: Арсланова Дания, Харисова Әлфия.
Каргалы шушылаерак ерлый инде. Башка ергә барсаң икенчерәк була.
Сандугачның балаларын
Мылтык белә атмыйлар,
Бәхет белән мөхәббәтне
Базарда бит сатмыйлар.
Алмагач көе дибез бу көйне.
Сәрвәр апалар заманында күбрәк уйныйлар иде. Алар вакытында танцылар юк иде бит, безнең вакытта танцылар китте.
Хә: Аулагашта гармуннар уйныйлар идеме?
Гармуннан күп иде ул заманда, егетләр уйныйлар иде, кызлардан бар иде апайлар берничә, уйныйлар иде. 1926 нчы елгы, Хәлимә апай, доярка булып эшләде, ул гармун уйнады. Бездә кубыз, курай юк иде. Башкортстанда бит алар. Хәзер Исламов Фәрит дигән уйнады әзерәк. Элек юк иде. Күбрәк саратовский гармун иде бездә. Җыр-бию, күңел ачу иде. Даже сугыш вакытында да аулагашлар оештыралар иде. Өлкәннәр күңеллерәк яшәде бездән. Монда бит солдатлар тордылар. Солдатларны өйрәтәләр иде. Бездә квартирда тордылар.
Бишек көе
Аллаһу, аллаһу, кәҗәләрне тауга ку,
Тау башларын уртласын, минем балам йокласын.
(брак 30% радио работает)
20 февраля, записывают Масгуда Шамсутдинова, Харисова Альфия, Харисов Ильдар, Арсланова Дания. (Магнитофонны мең мәртәбә туктатып, мең мәртәбә башлап бөтен пленканы бозып бетерделәр бу студентлар. Уникаль материал турыдан туры язылмады. Я башлыйлар, я туктаталар хәерче студентлар пленка жәлләп, менә хәзер табыгыз инде ул материалны 2014 елда).
записываем Өммелхәйрат Сәйфетдин кызы Исмәгыйлова (1914нче елда туган)
ӨИ:“Әниемнең бабаеның бабаеның бабае була инде, алтынчы буын булгачтын, Сәгыйть, Хәсән, Әхмәт, Әбүбәкер, Мөхәммәт, әни ягыннан, әти ягыннан. Миңа сразы әйттеләр, Бикчантаева дигәч , башкорт ягыннан килгәннәр, дип. Башкорт булган әтиегез, дип әйттеләр. Бикчантайлар – башкортлар, диделәр. Әти матур итеп ерлый иде. Атта барганда, кырга чыкканда, башкорт булгангадыр инде, ерлап еридер иде. Ерлаганын беләм. Нинди ерлар ерлаганын хәтерләмим. Мәдинәкәйне дә, Уелны да, әтием ерлагач инде, әллә кайчангы ерлар булгандыр инде.
Мәсгудә: Ничек аерасыз татар белән башкорт көйләрен?
ӨИ: Тәфтиләү татар җыры түгел микән дип уйлыйм. Кем чыгарган икән? Панкратов ягында Тәфтиләү урманы булган, Тәфтиләү урманы дип шунда барадыр идек, күгән җыя идек. Күгән – әче, слива формасында турин диләр аны.
Дания: терн..
Ө: “Чыга торган идем ауга башыма таҗлар киеп, инде таҗ урынына калды бу озын кара чәчем”, дип. Анда байлар торганнар бит инде. Бай егете булган, нинди сәбәптәндер инде, байлыкларны алганнармы, шуннан бу шуны җырлаган. Тагын нинди җырлары бар иде. Элек шундый бай булганда хәзер шундый хәлгә калган, таҗ киеп йөргән кеше булган инде. Таҗ урынына кара чәчем генә калды, ди. Тәфтиләү көенә.
(Җырлый Тәфтиләү көенә:Чыга торган идем ауга башыма таҗлар киеп, инде таҗ урынына калды бу озын кара чәчем), дип. Оренбурга каршырак, Тәфтиләү урманы диләр. Тәфкилев, исемә төште. Шул бай булган. Бер сәбәпләр белән ярлылынган инде ул. Тукай язгачтын, Тәфтиләү көенә дип, бик борынгы көй, әлбәттә. Шигырен дә туры китергән бит. И мөкатдәс, моңлы сазым, дип. Көенә килеп тора.
Әйдә чәй эчәбез.

М: Әйдә.
Ө: Детдомда иң беренче утыргачтын, ерлаталар ие, өстәл янына утыргач, 20 нче елның азагы ие, 21нче елның башы керде. Дингә ышанган кешеләр карады инде безне. 21 нче елны бик корылык булды бит инде. Шунда яңгыр теләргә чыгалар, ботка пешерергә дип әйткәннәрен беләм. Намазлар әйтептер. Балачак бит инде. Ботканы яланга чыккач пешергәннәр. Без детдомда изолированный яшәдек бит.
Сакмар көен скрипкада еш уйныйлар радиодан. Аны матур итеп югары тавыш белән ерларга кирәк. Югары тон белән алаламыйм. “Сакмар суы”н җырлый: (бик матур - МШ)
Безнең Сакмар буе бигерәк ямьле
Ак тирмәләр корып җәйләргә,
Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәсе куенында.
Кая гына барсаң дус-иш кирәк
Каршы чыгып атың бәйләргә.
Сакмар су,
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәсе куенында.
(Бишенче классларда җырлый иде озын җырларны. Озын җырларны яшьтән өйрәнергә кирәк – Ө.). Муса Җәлилнең комедиясен куйганнар яшь чакта. Суны саф вакытында алганнар, болганмаган. Капкалар күчереп йөргәннәр). “Мәдинәкәй”не җырлый бик матур.Бүдәнәкәй дигән ай матур кош, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Юргалыйдыр туры юл белән.
Маңгайларга язган хак язмышын, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Сыпырып ташлап булмый кул белән.
Әти җырлады микән. Шул хәтердә. Әти җырлап йөри иде гел.
А ягы бетте.
Б ягы.
Өммелхәйрат Сәйфетдин кызы Исмәгыйлова (1914нче елда туган).
Бүдәнәкәй дигән ай матур кош, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Юргалыйдыр туры юл белән.
Маңгайларга язган хак язмышың, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Сыпырып ташлап булмый кул белән.
М: Моны сез электән ишеткәнсез, Хак дияргә ярамаган бит совет заманында.
Ө: Шунда бер бәләкәй генә кош күз алдына күренә. Бүдәнә нинди кош була икән соң ул. Шул җырлагачтын инде бәләкәй чагымда атның алдыннан барган кебек. Шундый фантазия булган икән күрәсең. Әтием 1919 елны тифтан үлде. Сәйфетдин исемле иде. Мин инде иң кече балалары, Бикчантаев Сәйфетдин Бәдретдин улы. Сельсоветтан язып йөриләр бит яңа ел алдыннан. Шунда Бикчантаева, дип, әйткәч, минем кыз фамилиям Бикчантаева, әй, башкорт икәнсез, Бикчантаевлар, башкортлар алар, диде. Перепись вакытында. Башкорт ягыннан килгәннәр, диде.
Апалар төшә торган ие төрле-төрле ул вакытта, комсомолкалар. Шәриф Камал бер генә мәртәбә килде. Муса Җәлил еш киләдер ие. 25 нче елны җәй көне киләдер ие. И матур итеп мандолинада уйный торган ие, рояльдә уйныйдыр ие. Террассада зур рояль.
М: Нинди көйләр?
Ө: Төрле-төрле, “Каз канаты”н, «Галиябану»ны.
М: Менә ул детдомда нинди бала-чага уеннарын уйныйдыр идегез?
Ө: Третьи лишний, Комсомол Кругы, дип. Җырлар җырлыйдыр идек.
М: Шәмшәрифкәй..
Ө: Шуны Мәдинәкәйгә кушып җырлаганнарын ишеткәнем бар.
Шәмшәрифкәй дигән ай каладай, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Кич ахшамсыз капкалары ябылмый, кич ахшамсыз капка ябылмый.
Үткән дә гнәй гомер, калган хәтер, Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәчем,
Сатып алыйм дисәңдә табылмый, Сатып алыйм дисәң дә табылмый.
М: Менә сез әйттегез, Мәдинәкәйдә Мәдинә бар, башка бер сүз дә юк дип борчылдыгыз, аңламый калдым.
Ө: Мәдинә турында башка бер сүз дә юк бит. Нигә икән дип уйлыйм, Мәдинә анда җанашын югалтканмы, әллә җанашын сагынамы Мәдинә, тота да уртага бер Мәдинәкәй, гөлкәй, дип әйтеп китә бит.
М: Зөлхиҗә дә шундый
Ө: Зөлхиҗәдә аның егете ауга китепме югала.
М: Ул Ашказар бугай
Ө: Зөлхиҗә матур җыр әйме?
Ак карчыга белән күк карчыга
Һаваларда очып талчыга
Егеткнәй булсаң һай кыю бул,
Кыюлыкалар белән дан чыга.
Әнә шул Мәгафүр Хисматуллиның җырлаганын исемдә калдырдым мин. Биик матур, бик озын көй.
М: «Урал»ны башлаган идегез
Ө: Җырлый:
Ак карчыга белән күк карчыга
Һаваларда менеп талчыга
Егеткнәй генә булсаң һай кыю бул,
Кыюлыкалар белән дан чыга.
Бу башкорт җыры. Моны җырламыйлар иде. Концертларда ишетелгән. Башкортлар алар бик моңлы халык.
М:Нигә?
Ө: Алар бик кыенлыкларны күргәннәр, алар бик җәберләнгәннәр. Мин үзем уйлыйм, җәберләнгән кешеләрнең кыенлыклар күргән кешеләрнең моңлары күп була торгандыр. Чөнки кимсетелгәннәр алар, күпне күргәннәр, күп гомер алар далада көн күргәннәр. Шуңа күрә далада йөргән казахларның моңнары нигә матур. Нигә алырның көйләре зур.
М: Нигә, алар кимсетелгәннәрме?
Ө: Юк, вообще әйтәм, далада йөргәннәрнең. Далада йөргәнгә, саф һава сулап, киңлектә йөреп моңнары матурырак була.
М: Тәбигатьтән дип уйлыйсыз инде беренчесен, икенчесе – җәберләнүдән. Моңлана җәберләнгән кеше. Үзегез бик моңлы, үзегезнең тормышыгыздан алганда...
Ө: Мин ансат яшәгәнменмени? Гомер буе кыенлыкта, гомер буе ятимлектә... Ул ятимлектә булу бик кыен бит ул.
M: Казахлар моңлы инде
Ө: Биик, далада йөриләр бит алар.
М: Ә урысның ничек моңы?
Ө: Белмим...
Уел:
Арысландай киек һай кайгырмас каршысында биек ләй тау булса
Каршысында биек тау булса.
Кайда барса егет һич кайгырмас газиз башкайлары лай сау булса.
Газиз башкайлары лай сау булса.
М: Менә «уел» дигән бер генә сүз дә булмады, нигә “Уел” дип атаганнар соң бу җырны?
Ө: Белмим шул. Менә шуны мин дә уйлыйм. Илһам Шакиров җырлый, ай матур.
Әти Мәдинәкәй белән Уелны җырлаганын хәтерлим мин. Ул да булса, арбада атта вакытта.
М: Дала..
Ө: Күз алдына бәләкәй генә кош күренәдер ие шул. Бүдәнә.. (русча перепелка – МШ).
Бәет ул тормышта булган нинди дә булса хәлгә, булган хәлгә каратып язылган. Көйгә салынган дини тезмә әсәр – Мөнәҗәт. Мөнәҗәт әйтүчеләр булган. Бер хатын укыды мөнәҗәт.
М: Мөнәҗәт белән бәетнең көе аерыламы.
Ө: Аерыла..
М: нәрсәсе белән?
Ө: Бәет моңлырак. Мөнәҗәтне күп ишеткәнем юк. Дастан – булган вакыйгаларны язган поэма булырга тиеш. Яки булырга мөмкин булган. Менә поэмалар бар бит инде. Менә бездә – Йосыф Зөләйха, - дастан бит. Шундый әсәрләр көйгә салынган тезмә әсәр була.
М: Поэманы ничек аңлыйсыз?
Ө: Тезмә әсәр, стихотворение, художество әсәре, ритмлаштырып, рифмалаштырып бирелгән була.

М: Татарның озын көе бар, не так озыны.
Ө: Зиләйлүк, Тәфтиләү, Уел, Урал, Зөлхиҗә, - алар бик борынгы озын көйләр.
Озын көйгә дигән Тукайның әсәрләре бар бит. «Зөләйха” исемә төште:
Капкаларын ачып куй, кояш төшсен түтәлгә,
Күзем төшсә күңлем төшми синнән башка бүтәнгә.
Асыльярлар, Галиябанулар, Зөләйхалар, Рәйханнар бик озыннардан астарак, такмаклар иң соңыннан бит инде.
М: Әйтергә буламы боларны озын дип?
Ө: Ничек сузасың бит, Асылъярны әллә күпме сузып була.
М: Аларны сузып буламы соң иң озын көйләрнең уровенена.
Ө: Алай ук барып җитмәс... Арттырып-арттырып җырласа – җырлый аны.
М:Өченче капчыкта?
Ө: Алмагачлар анда, Эрбет көе.
М: Сәгать чылбыры кайсы төркемгә керә?
Ө: Икенче төркемгә керергә тиеш. Сузылмый бит.
Яңгыр, яу, яу, тәти кашык базарда, майлы ботка казанда, сөтле сыер абзарда, сөтсез сыер көтүдә, яңгыр, яу, яу, илдә ачлык булмасын, ачтан халык үлмәсен, үләт кебек чирләрне һичберәүдә күрмәсен, яңгыр яу, яу. Менә хәзер шуларны бер баланың авызыннан ишетмисең, ничек яңгыр булсын шулай булгачтын.
М: Димәк балаларны оештырмыйлар,
Ө: Теләмиләр. Ышанудан түгел, тәмам имансызга әйләнделәр бит балаларга хәтле. Олылардан балаларга күчә бит.
М: Алмагачлар группасын нәрсә дип атарга була?
Ө: Урам көе, авыл көе. Элек бит урамда ерлап йөргәннәр гел шулай. Алмагачлары да шунда ерланган, Эрбете дә шунда ерланган. Авыл көе дисәң ярый инде.
М: Атлап йөргәндә җиңел җырлана торган, Рәйханга атлап китеп булмый бит.
Ө: Элек халык урамда ерлап еридер ие, хәзер радио асып йөриләр бит.
М: Бик борынгы озын көйләрне кайда җырлап була?
Ө: Атта барганда атланып, арбада утырып барганда. Арба көенә, сузып-сузып ерлап барадыр, көймә йөрешенә.
M: Рәйхан группасын?
Ө: Өйдә утырганда, кеше тик утырмый бит өйдә, ерлап утыра, я укып утыра.
Күңел ачып клубта җырлар җырлап, бииләр иде кыска көйләрне.
М: Көймә килә – башы озын, азагы кыска, алары кайсы төркемгә керә?
Ө: Бию көенә салынган такмак. Бию көенә салынган җыр инде ул.
Бас кызым әпипә – кыска бит, такмак бит.
М: Такмак үзе генә яшәргә мөмкинме?
Ө: Нинди дә көйгә салынган була инде такмак.
М: Минемчә, бездә сүзсез көй юк. Нигә кешенең биисе килә?
Ө: кешедә дәрт бар, биисе килә. Такмак белән озын җыр кушылгачтын – кушма җөмлә, кушма җырлар дип әйтергә буладыр.
Җырлый:
Кара болыт чыккан күк йөзенә
Әллә
Ташып аккан ташкын бозлар кебек,
Эскадрон кебек тоела бу. Аның сүзен оныттым. Көе Эскадрон. Сүнгән йолдызларда шушы җырны җырлый иде Мөхәммәт абый, мулла иде, бик матур җырлый иде.


(Исән булса 100 яшь тулар иде бу 2014 нче елны Өммелхәйрәт апага. Мәдинәкәй, диеп кушылган сүзләргә карата сораулары мине дә уйландырды. Монда акны карадан аерыр өчен килеп кушылган сүзләр. Гөлкәй, бөдрә чәчем зур мәгънәле сүзләрне аеруча яктыртып чыгара. Чөнки капма-каршылык. Хәйрәт апаны уйландырган, аның артыннан мине уйландыра. Шулай ук аның татар халык җырларын классификацияләве бик зур игътибарга лаек. 2014, Май, урамда коеп яңгыр ява. Мин Арлингтонда, WA - МШ)