Masguda I. Shamsutdinova's site


 

91 кассета. 1991, 7 июля. Зөбәйдә - Алмалы авылы Переволоцкий районыннан

Каргалы, № 91. 1991, 7 июля. Зөбәйдә - Алмалы авылы Переволоцкий районыннан.
Гөлнара Салимова яза:
Cәлимов Нуретдин: Кияүне уртага утыртып, өч бәетче утырып кияүне алып бара торганнар ие. Мин баларак вакыт инде, ис китмәгән инде, хәтерләмим сүзләрен. Әхмәтдин Әхметов – бәетче, второй бригадтагы Яуфарның (?) әтисе. Бәетне орбагый диләр. Дөньядыр бу дип әйттек бит, шул инде орбагый. Шыллык бәйрәме, дип әйтәләр, әнә шул Сабантуена охшашырак нәрсәкәй инде ул. Яланга чыгыпмы бәйрәм итәләр иде.
Җырлый: (Галиябану көенә):
Галиябану, Сәгъдәтбану,
Алар икесе бер туган,
Аларны син күрсәң хәзер,
Галиябану, сылуым иркәм,
Ис китәрлек җар булган.
Әйдә барыйк, алма алыйк,
Бирик алма алганга,
Гомерең булса үкенәсең,
Галиябану, сылуым иркәм,
Бара алмый калганга.
(Икенче көйгә):
Әйдә барыйк, алма алыйк,
Бирик алма алганга,
Гомерең булса үкенәсең,
Бара алмый калганга.
Җөгереп җитәлмадым,
Үрелеп тоталмадым,
Әллә ни булды телләргә,
Сау бул, дип әйтәлмадым.
Аклы-сарылы сачәк ата
Су өстендә төнбоек,
Әллә нишләп шушы арада
Күңелләрем бик боек.
Сандугачым, әйт дөресен,
Кайсы талга кунасың,
Күзем йомсам күз алдымда
Торган кебек буласыз.
(Икенче көйгә):
Агыйделкәйләрне ай кичкәндә,
Бер җырладым ишкәк ишкәндә,
Бер җырласам, дускай, бер җыладым,
Үткән гомерем искә төшкәндә.
Ишкәкче карт җырлый моны. Бездә монда Түбән Әрәмә дигән әрәмәбез бар. Шул әрәмәдә бер елга бар. Шул елгада бер карт ишкәк белән елгаларда балык салып, балык тотып йөри торган ие. Шул карт җырлый торган ие моны.
(Җырлый):
Сандугачлар булалмадым,
Талларга куналмадым,
Җәйнең матур вакытында
Илләрдә булалмадым.
Бездә егермеләгән-утызлаган мәдрәсә була торган ие. Һәркайсында икешәр- өчәр хәлфә була торган ие. Шундый мәдрәсәләр бар иде. Мәчет бедә унау ие. Базарның үзендә ике ятажлы таш мәчет ие. Беренче мәхәллә атала инде. Әле аңарда мәдрәсә дүрт-биш ие. Кайсы агач, кайсы таш мәдрәсә. Ул беренче мәхәллә, аның мулласы – Усманов Хайрулла хәзрәт. Нәфисә исемле кызы, абыстай, үлеп китте. Аның хәзер Гобайдулла исемле улы бар, ул хәлфә булып йөри торган ие үзләренең мәдрәсәләрендә. Беренче мәхәлләнең ишегалды – бик әңгәмәле ишек алды ул. Бик историяле, дип әйтәм. Анда мәчетнең утын сарайлары бар ие. Аның ишек алдында әйбәт матур кое бар ие. Шул балаларга эчәргә әзерләнеп куелган кое. Ул шундый исторический ишегалды ул. Аны казаклар килсә казаклар, большевиклар килсә большевиклар тегеләй-болай атып, тирә як ташларын (җимерделәр). Ак таш белән әйләндерелгән ие, шуны ватып бетерделәр. Аршинмы, сажинмы аның ташларын сатып эчтеләр инде идарә башлары. Аның мәдрәсәләренә читтән килерләр ие. Казах килә, башкорт килә, һәрбер төрле милләттән шәкертләр җыела торганнар ие.
… икенче мәхәллә. Дәүләтъяров Гомәр мулла, үзе казыткан кое. 1926 нчы елны, расклучивать итеп аны алып килеп КПЗ га ябалар. Ул мулла не поддаюсь мин сезгә дигән фикергә килә дә, качып кайтада үз-үзен шул коега ата. Киемнәрен салып шул кое янына куя. Габдерахман, Габделхәй исемле балалары бар ие. Алар сәүдәгәрләр, кибетчеләр ие. Менә шулай иттереп ул мулланың хәзерге хозяйственный магазиннын аръяк башы шул мулланың йортына керә. Анда Сахабетдинов Фатих исемле сәүдә итте. Сәхәбетдиновның туган кызлары бар. Шул магазинда алар хөкем сөрделәр, сәүдә иттеләр. Габдулла байның коесы бар ие. Ул тәгәрмәчле ие. Тәгәрмәчен әйләндереп, бадъясы бар ие, шул бадъя белән суны чыгарып көн итә торганнар ие. Мәхәлләнең базар мәчетенең Хәйрулла ишан диләр аның хәзрәтен, менә Нәфисә абыстай аның кызы ие. Ул бишенче мәхәлләдә Мотыйгулла дигән хәзрәт кешегә кияүгә барды. Аларның калган балалары бар ие. Мотыйгулла Хәзрәт Дунай ягында мулла булып торды берничә ел. Раскулачиваниедан соң Еланчык тавында эшләп йөргәндә үлеп калды ул мулла. Шундый әшәке еланнар, телеграм баганасы кебек багана белән башын кадап үтергәннәр. Менә шундый еланнар булгалаган анда. Раскулачивание 26 нчы елда башланды, иң беренче муллаларны бетерделәр, аннан зур байларны, аннан бәгъзе шул байларга ияреп сүз йөрткән адәмнәрне, сәүдәгәрләрнең бәгъзеләрен дә тотып ебәрделәр. Раскулачивание вакыты бик-бик дәһшәтле заман булды ул. Анда елаш-сыкташ, анда берсе-берсен күрсәтү, үтерү, асу, шундый хәлләр булды анда ул вакытта. Пәри Күз Әхмәт бай раскулачиваниега эләкте. Муллалар бөтенләй, берәм-берәм, 20 мулла киттеләр. Беренче мәхәлләнең муллсы Усманов Хәйрулла иде, икенчесенеке – Зәки мулла, өченчедә - Хәйрулла мулла. Аръякта Гали мулла. Раскулачиваниены идарә башлары, коммунистлар үткәрде. Стражниклар бар ие. Әнә шулар кылыч таккан, мылтыклары бар кулында. Авырулар йорты бар бит хәзер, шунда иде идарәләре. Шунда иде стражниклар.
Коръән укый (Фатиха сурәсе, Кол Агузе, ... бик матур мәкаме)
Мөнәҗәт чыгаралар, укый торганнар ие. Кайсы иренә, кайсы баласына, уйланып мөнәҗәтне яза торганнар ие. “Дөнъядыр” керә мөнәҗәткә. Күпләрнең башларыннан үткән. Аны Фәрхетдин Карый яза ул мөнәҗәтне. Аның иске мәчете тора. Карый булып эшли торган ие.
Кеше үлгәч әйтәләр: Иллә... (Тәрҗемәсен бирә).
Яза Мәсгудә Шәмсетдинова, 9 нче июль, Исәнгилде авылы, Александровский район. Агишева Мәхмүзә Ахмадулла кызы, 1925 нче елгы. Мәсгудә Шәмсетдинова яза.
Бу ни гаҗәп сагынуымны куялмыйм,
Сезнең нурлы йөзегезне күреп туялмыйм.
Әгәр ятсам йокым килми уянам,
Төшләремдә сезне күреп уянам.
Уянсам да дәхи юк булып кыласыз,
Йөрәккә янган утларны саласыз.
Сагынамын сезне иртә һәм кичтә,
Өмет итәмен күрәмен дип һәмишә.
Кайсы кичләрдә йокламый ятамын,
Укып Коръән галиб күңлемне ачамын.
Ерак юлларда бу Коръән юлдашым,
Сан-сан сандугачларым моңдашым.

Укысагыз бу мөнәҗәт хатымны,
Догадан мәхрүм итмәгез атымны.
МШ: Бу нәрсә булды?
АМ: Мөнәҗәт инде, «Сагыну билгесе » дигән бит. Зөбәйдәнең кызы Кәримәдән күчердем. Үзе Янаулда кияүдә булды. Татар авылы Алмалы, Башкорт авылы Яңаул.
Бакаева Кәримә, Алмалыдан Зөбәйдә.
Сурәи Фатиха дигән монсын.
Көйли:
И Ходай, ни хәтле зурласак та аз сине,
Сөясең син, карыйсың син бу галәмнең барсыны.
Синдә бар эш, синдә бар көч, синдә рәхмәт диңгезе,
Һич чиге юк рәхмәтең белән бизәлгән җир йөзе.
Куркыныч мәхшәрдә син кызганачаксың әле,
И, кыямәтнең иясе бик сөясең бәндәңне.
И Ходай, гел сиңа гына гел буйсынып торсак иде,
Һәрбер эштә син генә ярдәм итеп торсаң иде.
И Ходаем туп-туры юлларга салсаң иде,
Анда бик бәхетле колларың белән барсак иде.
Сиңа карышып хур булучылардан безне каплачы,
И Ходаем анда азганнар юлыннан саклачы.
Монсы Пәйгамбәр Галяйһиссәлләмне Мәккәи-Мөкәрәмәдә уратып алганнар да каферлар утерәбез, дип. Бер Фәрхәт дигән хәзрәт белән мәчеттә утырганнар. Шуннан Аллаһы Тәгалә Җабраил галяиссәләм артыннан ебәргән инде, Мөхәммәт галяйһиссәләмгә әйт, йөргән ереннән бер уч туфрак алып сипсен, дигән. Кяферлар моның мәчеттән чыкканын көтеп утыралар икән үтерергә, дип. Шуннан соң бер уч туфрагын алганда Ясинны укып чыгарып сипкән икән. Вич каферлар йоклаган. Шуннан чыгып киткәннәр инде икәүләп. Шуңа чыгарылган мөнәҗәт була.
Көйли:
Чыгып сәфәр рәсүлюлла ки Мәдинәгә тотты юл,
Ки Фәрхәт хәзрәт белән Мәккәгә карап җылады ул.
Мәккә шәһәрендә туды, Мәдинәдә гомер сөрде,
Мәккә шәһәрен сагынып һәр кич саен елар иде.
Сәхрәләргә чыгар иде, зыяратлар кылар иде,
Мәккә шәһәренә карап ямансулап елар иде.
Берәү китте ки иленнән, аерылып туган җирдән,
Аның догасы кабул дип хәдис бардыр пәйгамбәрдән.
Мәдинә шәһәренә барсам, рәсүлююлла рузасын күрсәм,
Салават белән күрешсәм разый булам дәхи үлсәм.
Рәсүл каберенә барсам чәчәкле гөлләрен күрсәм,
Шәрәфәтле иманым белән үзем дә шул юлда үлсәм.
Рәсүлюлла кабре өстендә зикерләр әйтәләр кошлар,
Бездә шул кошларга кушлып салават әйтиек, дуслар.
Рәсүлюлла кыйла гыйбрәт салават әйтмәгәннәргә,
Ишетеп тотмаганнарга шәфәгать әйләмәс, дуслар.
Моны яздым тәрәзәмнең төбендә,
Күзем яшьле булып йомга көнендә.
Моны язган, моны укыган, ике дөньяда шад улсын,
Кереп җәннәт сараена җәһәннәмдән азат будсын.МШ: Мәхмүзә апаның дәфтәрләре латин шрифты белән язылган, күчергән Зөбәйдәдән. Зөбәйдә - Алмалы авылы Переволоцкий районыннан .
Яланда япанда йөргәнең калыр,
Хәзерге заманда, эзләрең калыр,
Ашкын таулар аша, ташкын cулар аша,
Кошлар кебек кайтырбыз туган илләргә.
Ашкын тауларны гизеп, ташкын суларны йөзеп,
Кошлар кебек кайтырбыз туган илләргә.
Күктәге болытлар күчә дә күчә,
Санаулы көннәр үтә дә үтә
Ашкын таулар аша, ташкын сулар аша,
Кошлар кебек кайтырбыз туган илләргә.
Ашкын тауларны гизеп, ташкын суларны йөзеп,
Кошлар кебек кайтырбыз туган илләргә.
Күктәге йолдызлар сүнмәсләр алар,
Кызыл гаскәрләр җиңелмәс алар,
Ашкын таулар аша, ташкын сулар аша,
Кошлар кебек кайтырлар туган илләргә.
Ашкын тауларны гизеп, ташкын суларны йөзеп,
Кошлар кебек кайтырлар туган илләргә.
Тук буе җыры: (бик-бик озын көй, башкорт телендә. Башкорт телен белүче кирәк. Бик матур җыр МШ.)
А ягы тәмам.
Б ягы:
Тук буе җыры: Тук буе җыры: (бик-бик озын көй, башкорт телендә. Башкорт телен белүче кирәк. Бик матур җыр МШ.)
Уйнар гнар көләр инем ахирәттә каты һорау тар (уйнар гнар идем көләр идем ахирәттә каты сорау бар – мш)
Тук буекайларын буйлаган, тугаенда йөгереп уйнаган,
Уйлап та гна торсаң исең китәр үткән гомерләрне уйласаң.
Агыйделкәйләрнең аръягында ак карлардан каты кырау бар
Уйнар да гнай идем, көләр идем ахирәттә каты сорау бар.
МШ: Каян ишеттегез?
Ире: Бер кемдә аны ерламай.
Агишева: Тотабыз да үзебез чыгарабыз.
(Ауууу! Башкорттар! Бу җыр искиткеч! Көе дә, сүзе дә миндә бар - Мәсгудә Шәмсетдинова)
МШ: Башкортларның көйләре нигә шулай матур?
А: Татарларның да матур. Күп җырлар алардан чыккандыр әле.
МШ: Озыннары бит сезнеке...
Ай-һай дигән төлке куян кача камышка,
И, югалды сәгать чылбырым
Үлмәсә дә үлмәй икән эчкәйләре тулы сагышка
Салкын бирегез
Бер ишеттем. Тиз генә итеп җырлайлар.
(Казылык – чи итне эчәккә тутырып, ат итен, сыер ите ярамый, каз каклыйлар – яз көне киптерәләр. Лаваш пешерәбез, көлчә майда, ике таба каплап учакта икмәк пешергәннәр. Утлы көл каплап. 6 балалары бар).

Хәлиулла Хәлфә - Озын буйлы, тар гәүдәле, озын яңаклы, буе зур. Чиратта торып керегез, файдасы булмай, ти. Сез бит миңа йөкләп алып киләсез авырлыгыгызны, ти. Мин кырык ел мәдрәсәдә укыттым, ти. Яшем 80. Шулай итеп ачулана чиратсыз керергә тырышкан алкоголикны. Басалмыйм тупсаны, ул берүзе. Оялып тик торам. Кер кызым, мин кем керәсен белеп утырам, тине. Шуннан кердем. Өшкерде. Ике өшкерүдә бетәр, иншалла. Бетте.
Тамырлардан тотып карайда (кан тибешен – МШ ), кандан беләме икән. Авырым – тупсага саен ингәннәр. Чыккан саен җил булып кагынып тора инем. Шул хәтле йөдәгән, кабыргаларым беленеп тора, өйдә берүзем калырга курка идем. Көндездә. Төнлә генә түгел. Ике өшкерүдә бетте. Ул әйтте – ике өшкерүдә бетәр. Тик өшкерде.
Бәдавамны башкара: көе бик матур.
Иманны яхшы белмәгән, хак бойрыгын тотмаган.
Көен инәемнән ишеттем.
(Коран укый көйсез һәм көйле). көе бик матур.
(Кассета азагына хәтле язылмаган, буш).


2014, 23 нче май, Сиэтл.