|
|
94 кассета “Сыгылып-сыгылып елыйм бәхтем юкка”
Изумительная песня на стороне В – манера исполнения.. Наиля апа җырлый. Вак Җырлар Ильдар Харисов, Мәсгудә Шәмсетдинова язалар. 14 го февраля 1992 года. Султанова Гөлнихаят Мөхәммәдгаян кызы, 1927 елда Балык Бистәсендә Котлыбүкәштә туган. СГ: (керәшен көенә җырлый) И дусларым, сезнең белән Айрылмас идем бердә, Бер гүрләргә сыяр идек Куйсалар әгәр бергә. Телигырам баганасын Саныйсым калган икән, Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган икән. Точно шул керәшен көе бу. Үзебез шул авылда йөрдек. Уенга бара идек. Безгә ике генә чакрым Бирдебәк авылы. МШ: Сезнең авыл ничек чукынмаый калган? СГ: Безгә килеп җитмәгән. Аннан киткән ярты авылдан борылып. Тукболат дигән авыл бар. Чистый керәшен. Киемнәре дәген генә керәшен. Киемнәре дә үзгә. Зур балитәк иттереп тегәләр күлмәкләрен. Шундый керәшен. МШ: Сез бу җырның көен керәшеннәрдән ишеткәнгә керәшен көе дисезме. СГ: (“алмагач»ны җырлый): Алмагачы дигән көй. Җырлыйгәле, җырлыйгәле, Алмагачы көенә шул, Ул Алмагачы көенә Күңелләрем сөенә. Шул Алмагачы көенә Күңелләрем сөенә. Алмалары, хөрмәләре Кызарып пешәр әле, шул, Әл[е]исеңә төшмәсәдә, Соңырак төшәр әле. МШ: Арча көен... СГ: Карыйм Арча якларына, Илем Арча ягында, Карамас идем ул якка Туган авылым шул якта. Менәтерә... М: Солдатка киткәндә СГ: (җырлый шахта көенә): Без китәбез ил итеп, лә, Зират кайнын билг[е]итеп, шул, Исән булсак бер кайтырбыз Туган үскән ил итеп. СГ: (җырлый ) Кисәм дә тар, салсам да тар Аклы ситсы күлмәгем, дей, Сөйсәм – уртак, ташласам жәл, Нишләтим, гүзәлкәем. Аклы күлмәк киеп кенә Үстердем буйларымны, дый, Элегерәк ниг[ә]әйтмәдең Хәзерге уйларыңны? Без илләрдин чыккан чакта Карадым мин кайрылып, тей, Карамас идем кайрылып Калды авылым айрылып. ИХ: Бу җырны кайдан ишеттегез? C: Үзебездән үзебез. «Рамай”ны җырлый: Авыл көенә җырлый: Арыслан дигән киекнең Алдаг[ы]аяклары биек, Сөйгән ярың уртак булса Үзеңә була көек. Ташу карарга бар авыл да да чыгалар. Һәр авылның үз ташуы була. Бирдебәктәдә, Чаллыда, Бүкәштә дә. Менә Бүкәш, кем белә аның мәгънәсен. Марилар юк бездә, чистый татарлар. Ташу вакытында әби-бабайлар авыл ягында калалар, яшьләр, балалар чыгалар теге якка. Җырлыйлар, танцевать итәләр. Вак җырлар. Егет-кыз, егет-кыз уң якка әйләнәләр. Егет белән кызлар парлашып йөриләр. Тигез җир. Гармун уйныйлар, бииләр. Уеннар уйныйлар. Әйләнәләр төрле авыл көйләренә. Җырны туктыйлар да бииләр. Төрле җырны җырлыйлар. Берсе башлап җибәрә калганнары ияреп китәләр. Бишле биюләр, дүртле бииләр. Күпернең үз көе бар иде. Наза уены була (уенын аңлата). Аклы ситсы күлмәгеңнен Якаларын кем уйган, Исемең матур кемнәр куйган, Сине күреп туйган. Наза, Наза, Наза матур кыз бала, Наза матур комсомолка, Ярышта алдан бара. Уеннар: Назадан Күпер аерым, Челтәр. Челтәр элдем читәнгә. (аулагөйдә челтәр уенын аңлата). Гармунчысыз аулагөйләр булмый. Ул читтә утыра. Су буенда уенда эчендә уйный. Яшь балаларның сикереп йөрүдән башка эшләре юк. Ут ягалар, чабып йөриләр. Утка сияргә, төкерергә ярамый, битеңә чуан чыга, диләр. Гөнаһ сию, төкерү утка. Утка төкерергә ярамый, дип әйтелгән. Нигә ярамаганын аңлатмаганнар. М: Ә ут аша сикерегә ярый? Г: Киленне Бухарада ут аша әйләндерәләр. Инешкә төштек, ат коендыралар, әти бу якта. Су анасы утыра кечкенә, озын чәчле. Кечкенә. Атларның каннарын суыра. Круглый. Озын чәчле. Ямьсез. Югала балалар кайвакытта. Су анасы алган диләр. Тирән ергә керәләр, су анасы ала да. Аның канын эчә. Үлеп чыга, су астыннан. Моны су анасы алган диләр. Кешене алыр алдыннан Су анасы елый басмага чыгып, алырга җылый. Кеше аласы килгәндә Су анасы җылый. Хочет. Су анасы җылый ди, кеше алырга ди. Кеше тавышы кебек җылый. Бүген су анасы кычкырды, җылады, диләр. Берәрсен алыр инде, диләр. Чокырлы җирдә ята икән су анасы. М: Балалары бар микән? Г: Булмыйча, һәр нәрсәнең баласы бар. Су анасы яман. Алла тәкъдире, диләр. Урман ияләрен ишеткәнем юк. М: Албасты? Г: Ишеткәнем юк. Мунча иясе бар диләр. Күренми ул кешегә. Җеннәр ул мунча иясе. Әтиемнең энесенең малае Берсутта тора ие. Кояш баегач кереп киткән мунчага. Равил керсә хатынының кулы янып ята ди утта. 12 дә, 1 дә, кояш баеганда керергә ярамый. Кулын кистеләр хатынының. Егылган, җен чыгармый. Ташкентта тора. Кулсыз хатыны. Күз алдында кыяфәт. М: Бәлки башы әйләнгәндер? Г: Башы әйләнсә идәнгә егылыр ие. Пичкә аның кулы нишләп кергән ул? М: Димәк, җен уттан курыкмый. Г: Нишләп курыксын җен уттан, тамугка сала бит бәндәне җен. Абзар ияләре дә була, өй ияләре дә була. Безнең абзар иябез бар, дия торган ие әни. Иртән торса, сыер манма тиргә баткан була, диядер ие. Кашык белән бии тоганнар ие. Сырган бәләк – тукмак. А ягы тәмам. В ягы: иң башы – брак.1992. Хөсниямал Аитова. М: Нәрсә дип килгәннәр алар? Аитова: Казаннан карарга килгәннәр. Җирләр комиссия кебек кешеләр. Монда нәрсә, авыл төзергәме, бер нәрсә төзергәме. Булмаса поезд юллары үткәрергәме. Капа-ялан булган, бер кеше булмаган. Шуннан монда Казаннан бик күп кеше килгәннәр. Ир кеше: Җирне караганнан соң Оренбурга губернатордан барып сораганнар алар. Рөхсәт алганнар. Аитова: Килгәндә каргалар очраган инде. Каргалы исеме бирик авылга дигәннәр. Куй көтүе киле чыккан. Бу авыл бик бәхет-дәүләт белән яшәр дигәннәр. Иң соңгы вакытта этләргә калачак икән дип юраганнар. Элек шигырь әйтеп йөргәннәр. Ир кеше: Элек бәет әйтүчеләр булган. Урамнан җырлап килмәгәннәр, бәет әйтеп килгәннәр. Аитова: Гармун юк. Специальный бер кеше. бәет әйтә. Шуны йөртәләр. Башла Гали сүзе бисмилла илә... (кисекбашны укы.) Төнлә тәсбихлар тартсыннар, йоклап ятмасыннар диеп, убырнайларын тау астына төшереп йөргәннәр. Кешегә покой бирмәс өчен. Шәгъбән аеның 15 ндә. Кем үлеккә кем тереккә языла торган көн. Бәйрәм кич була. Кешеләрнең капкаларын, убырнайларын ташлау җәбер бит инде ул, шуны уйламаганнар. Укып ятсын, дип. Шәгъбан аеның 15 е көнне. Син исән буласыңмы, Ходай тәгалә яза тәкъдир. Быел бик күп кеше үлде. Ходай тәгаләнең зур көне. Ля иляхы иллялла дип тәсбихлар тартып утырырга кирәк. Пәйгамбәребезгә. Шул көннәрдә бөтен фирештәләр җир йөзенә чыгарлар, ди. Ля иляхы иллалла дип әйткән кеше бар микән дип. Ходай Тәгалә бу яхшы кеше дип языр ди. Киенеп йөргәннәр убырлы карчыкта. Аягыма итекләр киеп, шинель киеп үзем йөрдем әле. Күршеләргә һәммәсенә записка язып тыгып китәм бәйрәм белән котлап. Котлы булсын яңа елларыгыз. Бездә мөхәррәм ае дип атала. Пәйгамбәребез туган елдан башланып китә. Борынгы мәүлит китабы озын, хәзерләре кыска. (Мәүлиднең эчтәлеген сөйли.) М: Салаватны әйткәндә нигә басалар? Аитова: Лилин бабай йокла, тыныч йокла, Без барабыз синең юлыңдан, Мәңге, мәңге сер бирмәбез, Нур сибәбез синең юлыңа, Лилинны хөрмәтлибез бит. Аякка басабыз. Шуның кебек. Гайса галяйхиссәлам пәйгамбәребез белән Мөхәммәд СГВ безнең арасында 600 ел. Шул арада халык бик бозылып беткән. Малларга ходай тәгалә дип табынганнар, песиләргә, этләргә. Гарәп илләрендә әнә кыз балаларны җиргә күмгәннәр. Бозылып, әшәкеләнеп Ходай Тәгаләне танучы һич кеше булмаган. Пәйгамбәребез туганнан соң гына ислам динебез көчәйгән безнең. (Салаватны көйләп укый (Алихи, Вассабихи). Бик матур ). 20 февраля, 1992. Шавалиева Наиля Зиннатуловна. 1925 гр. Родители из Башкирии, Әтәч авылы. Ее муж Абубакиров Наиль Сайфутдинович (1931). Записывает Ильдар Харисов. Брак. Радио вклинено. Потом чисто. (тальянга кушылып җырлый) Күтәренке күңел белән Үтсен безнең гомерләр. И дусларым сезгә әйтәм, Сезгәйтмичә кемгәйтәм, Сезгәйтмичә бүтәнгәйтсәм Үпкәләрсез дибәйтәм. Басма өстенә сулар чыккан Кайларга басыйм икән, Өзелеп өзелеп сөйгән ярым, Кемнәргә насыйбикән? Киләләр дә китәләр, Дугалары ак кына, Нинди хөрмәтләр итим соң Сез дусларым хакына? Туй җыры, алмагач иске бит инде. Аны җиңел җырларга. Сәрмәнне авыр җырларга. (безнең авылдагыча сөйләме. Манера звукоизвлечения как у моей мамы - мш). Сарманны көенә җырлый: Сыгылып-сыгылып елыйм бәхтем юкка Кан тамадыр яшем беткәнгәй, Капкан ашым миңай була агу Гомерләрем әрәм үткәнгәй. Әтием Акбулакныкы, әнием Чабаталы авыл- Башкириянеке. (кассета, сторона В - с половины пуста). Расшифровано 12 го июня, 2014 года, Сиэтл.
|