|
|
90 кассета, Исәнгилде, Кызыл Мәчет, Каргалы
Аитова Хөсниямал: АИ: (көйләп): Уян, и күзләрем нуры сәхәрдә, ходаның рәхмәте күптер аларга. Сәхәр торып кыйла күрдер догаңны, бәхил келә атаң белән анаңнан. Сәхәр телә Хактин үзеңне, бәхет телә улың белән кызыңны. Уян, и күзләрем нуры сәхәрдә, Ходаның рәхмәте күптер аларга. Бәхил телә ахирәт дусларыңны, Догадан бушатма кулларыңны. Уян, и күзләрем нуры сәхәрдә, Ходаның рәхмәте күптер аларга.
Фәрештәләр базарына бара күр, Үзеңә шифалы зекер ала күр. Уян, и күзләрем нуры сәхәрдә, Ходаның рәхмәте күптер аларга. Хода бирер дусларыңа бәлане, гөнаһларга ..... бел аны. И мөэминнәр, кабул итегез шигырьне, онытмагыз даим вакты сәхәрне. Нәсихәт: Бу заманда нәсихәтләр күп сөйләнми, Мәҗлесләргә салкын караш булгангамы? Төрле-төрле китаплар да күп сөйләнми, Тыңлаучылар гаеп итеп торгангамы? Өйгә керсәң, тышка чыксаң ямь табалмыйм, Күңелләрдә төрле фекер булгангамы? Авылларда, шәһәрләрдә нур калмады, Мәчетләрдә манаралар аугангамы? Адәмнәрдә әдәп инсаф күтәрелде, .... беткәнгәме Арабызда җәбер-золымнар күбәйде, Галимнәрне рисвай иткәнгәме? Галимнәрнең кадре һич калмады Гыйлме белән гамәл кыйлмый йөргәнгәме? Вәгазьләрдә адәмнәргә файда бирми, Үзе тотмый ялгыш юлда йөргәнгәме? Арабызда кина хөсет бик күбәйде Мөселманлык мәрхәмәте беткәнгәме? Агзаларда сәламәтлек күтәрелде, Намаз, руза, госелләрне куйгангамы. Ризыкларда бәрәкәт күтәрелде, Хәер ихсан сәдакалар беткәнгәме? Ир һәм хатын нигә тыныч торалмыйлар, Чәч үстереп хатын булып йөргәнгәме. Балалар ата-анага буйсынмыйлар, Исерек чакта бисмилласыз булгангамы? Инанмаслык сырхаулар пәйда булды, Шайтан белән уртаклык кылгангамы. Бу эшләргә уйлап-уйлап гаҗәпләнәм, Әллә инде ахырзаман җиткәндәме? ... ихтияр юк яхшы сүзгә Эчләренә харам ризык кергәнгәме.? Тәндә сихәт, йөзләрендә нурлар беткән Көферлеккә разый булып беткәнгәме? Яхшыларны гаеп итеп көлеп китә, Яман эшкә акча биреп кереп китә. Шайтан аны шулай итеп сихырләгән, Яман эшне яхшы диеп хөкем итә. Бу адәмнәр нигә тату торалмыйлар, Гайбәт баса .... булгангамы. Белмим инде сәбәбен нинди икән, Сөннәт булган сәламнәрне куйгангамы. Сәлам бирсәң - авызларын кыеклыйлар Кабул күрми китеп бара мыеклылар. Мин аларга сәламәтлек теләсәм дә Алар синең сәламәтлекне гаеплиләр. Юынырга юк бит сезнең комганыгыз, Күренеп тора госелсез йөргәнегез. Ислам динен шулай итеп хурлап йөргәч Ничек торсын, мөселманнар, иманыгыз. Ата-анагыз мөселман дип дин тотканнар, Динсезлеккә көферлеккә дип куркытканнар. Ата-ананың сүзен тотмый йөргәч Көферлеккә ныклап күңел утыртканнар. Юк игътибар, юк ихлас асла дингә, Колакларын да салмыйлар димләгәнгә. Тышкы якны бизәү берлән эш бетми бит, Күңелне утыртмагач тугры юлга. Тугры.. Орлык чәчми ашлык көтеп начар бит ул, Гамәл кыйлмый савап көтеп торасызмы. Намаз, руза фарыз Ходаның әмре, Фарызларны куючының юктыр кадре. Ул кешеләр бу дөнъядан үтеп китәр, Нә .... хәйран була аның кабре. Намаз, руза – мөселманлык мәрхәмәте, Гадәтеннән мәгълум инде бушый кала. Үлгәннән терелү юк дип йөри, ....үзе белми.. Кеше белән бәхәс кыйла, сүзен бирми, Үлгән җирдән терелгәнен күзе күрми. Яхшылардан гыйбрәт алмый, колак салмый, Күз-колаклары мөһерләнгәнгәме. Мин үземне мактанырга дип чамаламыйм, Кеше мине хурласа да үч алалмыйм. Шулай да хакны төзи алмыйм, Нәсихәтен барымызга уртак инде, Хаклыкка таныклыкка китәм инде. Хидаять барчабызга Хактин торыр, Инанмасаң һични кыйлмый тик ят инде. Нәсихәтем тәмам инде тыңлаучыга, Инша аллаһ файда бирер аңлаучыга. Бу сүзләрне кабул күреп укучыга, Догагызны өмет итәм язучына. МШ: Бу кемнең дәфтәре? А: Биемнеке (иренең әнисе). Маһибадәр апа. 1903 нче елгы. Салимова. Каргалыда туган, Каргалыда үскән. Кияүгә барганда бәет әйтәләр, турыдан әйтәләр. Мәгънәсе – яхшы торыгыз. Бәетче, кияү атка утырып киләләр. Күп булалар кодалар – 10 лап кеше киләләр. Икешәр икешәр киләләр. Әти әни килми кияү белән. Бәетче белән киләләр. Күбрәк кыш көне була инде. Бәетче әйбәт киенә. Кычкырып җырлый. Берүзе көйләп әйтә. Гармун юк иде ул вакытта. Капкалар ачып торалар. Чаптырып килеп керәләр. Кияүне кыз янына кертәләр, тегеләр ашап кайтып китәләр. Ул вакытта тәртипле иде. Армияга киткән егетләргә генә урам буйлап ерлап ериләр ие. Хәзер генә кызлар ияреп йөриләр. Кодалар ерламыйлар иде, ашап кына утыралар иде. Беренче аш китерәләр, аннан чәй китерәләр. Дога иде ул вакытта. Алла сакласын шайтаннан. Ходайга тапшырдым, аннан сиңа тапшырдым, дип кызны калдырып чыгып китәләр. Әби, чыгып китмә, дип ялынган, юк, кызым, тот итәгемне, дигән әби. Әби чаршауны тоттырып үзе чыгып киткән. Әби монда икән дип уйласа, чаршау тотып утырам икән, ди бер хатын. Егет биленә билбауның очын югатып бәйләгәннәр. Кыз чишә инде. Эзләргә кирәк. Кыз билбауны чишә егетнең. Оялса да, нишләсен инде. Аннан үзе чишенә. Читекне дә кыз салдыра. Интектереп читекне дә салдырган. Сахраларга ирле-хатынлы чыгалар. Гармунмы, кубызмы биергә сахраларда. Икәү-икәү чыгып бииләр. Балаларны алып чыкмыйлар. Аларны әби-бабайлар карый. Сахраларга кич чыгалар иде. Элек бәйге диләр ие, хәзер сабантуй диләр. Ул вакыттада көрәшәләр. Өйдә әбиләр генә кала иде. Катыкка башын тыгып бер бабай үлде дә. Көрәшәләр, баганага менәләр. Сабантуй алдыннан әйбер җыялар иде. Сөлгеләр бирәләр. Ул вакытта Каргалы зур, әйберне күп бирәләр. Яңгыр теләгез, дип, әбиләр әйтәләр иде. Әбиләр дога укыйлар яңгыр теләп. Таш салалар яңгыр теләп. Таш салу, дип атала. Аның үз догасы бардыр инде. Яшьләр иген чәчеп кайткач су сибешәләр ие. Тырмадан соң. Чиләкләр белән су әзерләп куялар. Күршеләргә кереп сибәбез. Яңгырны теләү бит инде. Кызым Абдуллин ягына кияүгә чыкты укытырга барганда. Кодагыем әйтә, киндерләр сугадыр иек, ти, үзебез эрләп, үзебез бәйләп кия торган иек, ти. Чаршаулар ясаганнар, чыбылдыклар, сөлгеләр. Ай, сез ни кидегез, кодагый, үзегез нишләмәгәч, ти. Безгә шәһәр якын бит инде, булган күрәсең, бездә алай юк ие. Безнең әбиләр, әниләр орчык тота белмиләр ие. Суга батырып куябыз киндерләрне, ди, мунчага кереп тукмыйбыз. Менә, эрләгән җебен күрсәң аның! Шундый нечкә! Анда шәл бәйләмәгәннәр. Кызым анда баргач булды аларныкы. Өмәләр була ие. Каз өмәсе, нигез салганда – нигез боткасы, дип, ашаталар. «Нигез боткасы” дип кенә әйтәләр, аш була инде. «Матча мае”, диләр матча салганда. Матча салганда тагын өмә чакыралар. Осталарны ашаталар инде. Өйне салганда тәңкә салганнар почмагына. Өйне бозып салдык, 4 почмагыннан тәңкә килеп чыкты. Нигез өстенә салалар тәңкәне. Матча башына аять куялар. Җеннәргә каршы почмакларга, тәрәзә башларына куялар аять. Осталарга акча да түлиләр. Нигез боткасын ашагач күңел ачулар булган. Җырлыйлар, әзерәк эчәләр инде, сыйлап останы. Яз көне су акканда утын әзерләп калалар ие. Хәзер җыйнаган кеше юк. Череп ята утын. Яр читенә бәйләп куялар ие, су кайтканнан соң кисеп алалар ие. Теге ягы яр бит. Сакмар бик зур иде элек. Хәзер бетте. Нури үзе чыгарган җырларны җырлый. Кайда сайрый икән бу тургай, дип. Ля иляһы илляллаһы гаеп маллар таптырыр, Ля иляһы илляллаһы җәннәт ишеген ачтырыр. Ля иляһы илляллаһы Менә сират күперен үтәбез бит. Ишекләр ябык бит инде җәннәтләрнең. Ачкыч үзегездә, дип әйтерләр, ди фирештәләр. Ля иляһы илляллаһы, дип әйтсәң ишек ачылып китәр, ди. Ля иляһы илляллаһы – карамагыз әзенә, Ля иляһы илляллаһы мәңге бетмәс хәзинә. Ля иляһы иллялланы күп әйтегез, халыклар, Ля иляһы иллялланы бик әйтегез, халыклар. Сәламәтлек хәере була, юл хәере була. Хәер – бәла-казаларны күтәрә. Балдакны өзелеп беткәнче кияргә кирәк. Савабы бар. Көмеш балдакны. Ак алтынның файдасы бар. Сәламәтлек бирә. Сызылып бетә ул балдак эштән. Изүле күлмәк кияләр ие, калфак кияләр ие, матур була ие. Тәңкәләрне чулпы итеп такканнар чәчкә, чәч үссен, дип. Чәчне әби кысып үреп куядыр ие тәңкә белән үссен дип. Хәзер күпертеп куялар, әле ялгап куялар. Кер юганда тукмаклап юадыр иек. Киндер тастымаллар. Селте белән юадыр иек. Сабын кадерле ие. Чолгау белән итекне кияләр ие. Кипкәч керне тукмаклый идек үтүкләү урына. Кара балчык ны ашап бетереп килә ди. Шуңа ккүрә мәетне кызыл балчыкка күмәргә кирәк, дип әйтәләр ие безнең әбиебез. Яэҗүҗ Мәэҗүҗ. Догасы бар, тауны калынайта торган. Тау кал чыгалмыйлар Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗ. Мәетне кызыл балчыкка күмәләр ашамасын Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗ, диеп. Ахырзаманда кояш тискәре яктан чыга, ди. Баеган яктан. Ахырзаман икәнен беләләр тискәре яктан чыккачтын. Хәзер теләгәнең, укыгының кабул була. Ахырзаманда кабул булмый. Тәүбә капкасы ябылган була. Күк капусын кайбер кеше күргәне бар, ачылганын күргәннәр була. Мәңгелек тәмуг юк. Гөнаһлары янып беткәч җәннәткә күчәләр. Уян, татар, уян татар, дип шәкертләр әйтәләр ие. Көйләп укыйлар ие. Хәзер генә эчеп урам буйлап йөриләр. Ул вакытта уен ясыйлар. Егетләр шаярып куркытып йөриләр ие әбиләрне. Мостафа мулла кәрт уйнаган. Бөтен малын оттырып беткән. А ягы тәмам. Б ягы. Салимова Маһибәдәр. Урыска оттырган кәртне. Мулла кеше кәрт уйный беләме соң. Кызының иманы ак күгәрчен булып очкан чиркәүгә алып кереп чукындыргач. М: Хәллә Хәлфәнең каберенә ак күгәчен кереп киткән кабергә күмгәндә.. Маһибәдәр: ХХ үзе мулла ие, карый ие, өшкерә ие. Үләннән ясыйдыр ие ул даруны. Җәй буена җыя ие. Дога белән өшкергән. Өшкерү өчен зур белем кирәк. Сихырчылар бар диләр. ХХ уйлаганны белгән. Әнә суың калды мунчада, бетермәдем суыңны, дип әйкән ди, мунча хуҗасына. Төрмәдән җеннәр чыгарган аны. Җеннәр белән дус булган. Үзе әйтә торган ие. Төрмәдән җеннәр чыгарды, дип. Җен телен белгән. 1991 нче ел, 9 нчы июль. Исәнгилде авылы, Александровский район. Агишева Мәхмүзә Рәхмәтулла кызы, 1925 нче елны туган. Шушы авылда туган. Хаҗиәхмәт дигән абзый бар ие. Ул Сарманай исемле татар авылыннан ие. Каргалыда укып чыккан муллалыкка. (Сарманай – Ырынбур өлкәсенең Шарлык районындагы татар авылы. Дим елгасы буенда урнашкан. Мишәр диалектының Шарлык сөйләше таралган – википедиядән – МШ). Раскулачивание вакытында Себер ягына сөргәннәр. Сугышта булып, пленда булып монда кайтып үлде. Шуңардан күчердем. Ярты авыл Агишевлар бу авылда. Башкортостаннан күчкәннәр монда, Кызыл мәчеттән, хәзер Мораково дип атала (Морак — Башкортстанның Күгәрчен районының үзәк авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 8 690 кешенең яшәве мәгълүм.[1] ). Ике төрле Агишевлар булган. Карагош Агишевлар, сыер бугы Агишевлар булган. Карагош Агишевларның атай-бабайлары безнекеләр инде. Мин башкортмын. (бар материал башкорт телендә, мин тарачалаттым, чөнки башкортча хәрефләрем юк - МШ) Бисмиллаһиррахманиррахим Үлем дигән ачы агу, берәү дә татымый калмас, Үлем угын туры атыр, берәү дә котылып калмас. Ата дими, ана дими, балалары кала дими, Йөрәккә ут каба дими, ни гаҗәптер үлем хәле. Бу кадерле бала дими, ата-ана кала дими, Гомер буе яна дими, ни гаҗәптер үлем хәле. Бу кирәкле кеше дими, күп эшләрен эшем дими, Моның өчен бик күп вакыт түгелер күз яше дими. Якыннары килгән дими, балалары күрем дими, Ахыргы сүзләрен әйтеп үкенечле үзем дими. Акылларны кыйла хәйран, тормышларны кыйла вәйран, Дәва табылмый һич кайдан, ни гаҗәптер үлем хәле. Берәү ........... Бу яшь дими, бу карт дими, ни гаҗәптер үлем хәле. Догалар да кыйлып булмас, көч белән кайтарып булмас, Чакрым сәгатькә калдырмас, ни гаҗәптер үлем хәле. Бу дөньяга килеп киткән адәмнәрнең хисабы юк, Үлемгә башлар тартырга өйрәткән китабылары юк. Чәчәк вакты әле дими, авыр үлем хәле дими, Берәү тилмереп көтсә дә ашыгып алырга килми. Берәүләр яшь таба ..., гомер көтеп торган, Кинәт аңа килеп җитә, бер сулауга вакыт бирмәс. Бу мосафир икән дими, юлдашы бар микән дими, Чит илләрдә үлеп калса ни хәл итәр икән дими. Ходаның фәрманы булгач .... сулышы бетә, Хозыр аңа сәбәп кыла ни гаҗәптер аның хәле. Инәемнең көе. Инәемнең исеме Гөлзифа, шунда туган, шунда тормышка чыккан, шунда үлгән. Мәдрәсәдә укыган, татар абыстае укыткан. намазын калдырмады. Адәмнәргә Ясин укып йөрүче булды. Кендек әби булды. 100 кендек кырыккандыр. Шул хәтле бала тудырды. Эчең пошканда укый торган. Зарлану. Күчерелде шул Хуҗиәхмәт абзыйдан. Хуҗиәхмәт абзый мин күчергәндә елап утырды. (Манара бәетен көйләп укый): Бисмиллахиррахманиррахим. И, Манара, син биек, ераклардан елтырай, И Манара, син ауганда, җәмлә адәм калтырай. Манара әйтә, Әлвидах, бүген мине кисәләр, Әлвидах, бәхил бул, диеп, кыйбла җилләр исәләр. Манараны кисәләр, дип, күп халыклар килделәр, Җир йөзенә фирештәләр саф-саф булып иңделәр. Манара әйтә, кисәләр, дип, авам-авам тотыгыз, И Манарам, һәрбарчагыз, Вәл-Гасрыйны укыгыз. Һавада ай да и Манара, авабыз дип дулкынлый, Һавада ай да, кояш та, йондозлар, - бар да елый. Манараның тәрәзәсе, барысыда коелды, Фәрештәләр саф-саф булып канат җәеп җәелде. Борма-бома баскычларын алып-алып куйдылар, Борма саен фирештәләр саф-саф булып кундылар. И Манара, син киселгәч барча кошлар кагынды, И Манара, син булсагач, барча кошлар таралды. Манараны кисәләр дип бала-чага тавышлый, И Манара, син булмагач, бетте азан тавышы. Һавада болыт булмаса җилләр дә исмәс иде, Хактан вәгадә булмаса алар да кисмәс. Манараны кисү белән кояшның нуры бетте, Иннә иләйһи раҗигун, дип, манара авып китте. И Манара, син куелгач бөтен дөнья булды нур, Инде безгә рәнҗеп китмә, шәһре рәхмәт, шәһре нур. .... Мәчет әйтә манарага, хәзер сине кисәләр, Җилләр дә кыйбла ягыннан ямьсез булып исәләр. Мәчет әйтә, юк гөнаһым, сүтәбез дип киләсез, Кыямәт көн минем турыда ничек җавап бирәсез?
Мәчет әйтә, и мөнбәрем, и минем михрабларым, Әлвидах, дип исәнләшик, азаккы минутларым. Мәчет әйтә, и михрабым, и минем мөнбәрләрем, Күгәрчен әйтә мәчеткә, инде кайда гөрләрмен. Ничә еллар бу урында ялгыз утырды башым, Биш вакыт намаз, тәравихлар иде минем эшем. Бар халыклар җыелганнар, бар да мәчет сүтәләр, Кыйбла яктан фәрештәләр тәкбир әйтеп китәләр. Фәрештәләр җыелганнар бар да тәкбир әйтик дип, Манара әйтә, ашыкмагыз, ... бәхилләшик, дип. Манара әйтә, актык минут, бик ашыгып сүтмәгез, Минем турыдан үткәндә дога кыйлмай үтмәгез. Дога кыйлмай үтеп булмай инде, мәчет янында туктап дога кылып үтеп кителә. Көе инәйнеке. Монсы пәйгамбәребез турында. Яңаулда Зөбәйдә дигән җиңгәем бар ие, татар, Алмалы авылыныкы. Шул өйрәткән ие. Көе дә сүзләре дә Зөбәйдә җиңгәйнеке. Пәйгамбәребезгз чыгарган шигырь (көйләп укый): Вәйс әл Карани Һәр сәхәр вакытында калкып гизәр иде, Япаны я чүле сәйран идәр иде, Гадәти бу иде, тәвә көтәр иде, Ямән илләрендә Вәйс әл Карани, Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани. Һәр сәхәр вактында бу иде касде, Ястыгы таш иде, түшәге пусты. Алланың хәбибе, сәүдеге дусты, Ямән илләрендә Вәйс әл Карани, Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани. Һәр сәхәр вактында бу иде эше, Арпадан икмәге, йидеге ашы, Акариде мөбарәк яше, Ямән илләрендә Вәйс әл Карани, Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани. Гасасы бар иде аның әлендә, Камәре бар иде аның билендә, Алланың зикере даим телендә, Ямән илләрендә Вәйс әл Карани, Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани. Гасасы бар иде хөрмә талындин, Хиркасы бар иде тәвә йөнендин, Хата сүз сүләмәс иде телендин, Ямән илләрендә Вәйс әл Карани, Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани. Пәйгамбәр мәчеттин өенә керди, Өйгә кем керди, дип, Гайшәдән сордый. Дустының килдеген урныннан белди, Ямән илләрендә Вәйс әл Карани, Гарәп чүлләрендә Вәйс әл Карани. Мин соны укыганда елыймын. Кәмәре дигәне пояс инде, гасасы – таягы. Уразала пигамбәребез торып йөри инде. Дөя көткән инде, Япан ялан инде, яланнарда йөргән. Ястыгы таш булган. Алланың сөйдеге, арпа ашап руза тоткан. Аллаһы Тәгаләгә сыгынып елаган инде. Гасасы – таягы. Билендә поясы булган. Алаһы тәгаләгә зекер әйтеп йөргән. Таягы хөрмә агачыннан. Хиркасы – киеме. Иптәше килгәндә көтеп тормаган, пигамбәр аның килгәнен утырган урынныннан белгән. Безнең пигамбәребез, безнең гөнаһыбызга гафу итеп, безнең өчен сораган. Зөбәйдә җиңгәемнән күчердем, аның фамилиясе Хамзина Зөбәйдә, Перволоцкий район, Оренбург өлкәсе, Алмалы авылы. (Мәккәдә тудың, бән фәкыре әйләдең төште күңлем, маил улдым җамалым, ирешмәгә, хак төште күңлем я Мөхәммәд, пәришан, килмәде. Задә кем юлында әйләдем җаным фида, төште күңлем я Мөхәммәд, хакыйкать, хәзрәтем, солтаным, төште күңлем - аңлап булмады, бик борынгы төрки теле, көе дә сүзләре дә матур. көйләп укыды – МШ). Ураза аенда әйтә торган мөнәҗәт. Нинди көн әйтсәң дә ярый. (Туган тел көенә Мәүлед аенда укыла торган. Көйләп укыды):
Туды Рәсүл җир йөзенә, дөньяны нур каплады, Коткарып караңгылыктин безне саклап аклады. Һәмма зөлмәт һәм җәһаләт баскан иде дөньяны, Күп авырлыкларга чыдап нурлады бу дөньяны. Күрсә дә бик күп яфалар түзде сыгынып аллага, Өндәде көннәр вә төннәр саф иманга Аллага Һәмма пигамбәрдән дә артык син сөекле Аллага, Безгә күрсәттең сәгадәт тугры юлны Аллага. Я нәбием, мең сәламләр һәм салават улсын сәңа Әйтәмен бу көн салават .... ихлас илә. Мона бу көн Мәүлед көне җыелешып, и нәби, Тезләнеп кыйблага каршы кыйл шәфагать тик нәби. Я иляһым рәхмәтең кыйл дип дога кылдым бүген, Я нәбием, кыйл шәфагать, дип надә кыйлдым бүген.
Мөбарәк маһи шәриф ае тип атала Рамазан ае. Зөбәйдә җиңгәмнең кызы Бакаева Кәримәдән күчерелде. Алмалы авылыннан (көйләп укый): И шәриф сән, маһ шәриф сән, безгә шатлык һәр заман, И мөкатдәс, и мөбарәк, и сөекле Рамазан. Син килү берлә барыбыз шатланып тоткан идек, Әлвидах и шәхри рәхмәт, и сөекле Рамазан. Һәм дә төнләр, хуш сәхәрләр берлә нурлаган идек, Һәр кеше синдән булып шат, и сөекле Рамазан. Һәр кичә коръән хафизлар сандугач тик сайрашып Кыйлдылар хәтем тиляват, и сөекле Рамазан. Синдә рәхмәт, синдә шәфкать, синдә гыйззәт коллары, Вәгьдә кыйлды Хак тәгалә, и сөекле Рамазан. Елмаеп якты чырагың (чыраең?) белән безгә килдең Мәрхәбә, Шатланып без дә тотабыз, и сөекле Рамазан. Нихәл итик Хак әмредер, безне ташлап китәсең, Кыйл шәфагать Хак каршында, и сөекле Рамазан. Ачылып күкнең капусы бер кичә булды Кадер кичәсе Бер кичән айдан артык, и сөекле Рамазан. Баштак аягы бары нур сине тоткан .... Мондыйн артык шатлык бармы, и сөекле Рамазан. Калды татлы хаятең һәмдә Руза шатлыгың Интизарбыз килүеңә, и сөекле Рамазан. Зекер тәсбих үтә бездән, һәм тәравих, әлвидах, Әлвидаг и шәхри рәхмәт, и сөекле Рамазан. 18 мең галәмдә Хак сине кыйлды шәриф, Мәгъфирәткә син сәбәп, син, и сөекле Рамазан. Ачылып капусның бер киче булды Кадер кичәсе, Нурландыра татлы күңелләрне, и сөекле Рамазан. Барачакбыз Хак каршына, гайбебезне кыл .... Кыйл гафу без гасыйларны, и сөекле Рамазан. Без гасый бәндәләреңне ярлыкагыл я гани,
Рамазанның хөрмәте өчен шәфкать әйлә я вәли. Я иляһым, ярлыка син сабыеңның барчасын, Гәрчәбездә гөнаһыбыз күп, и сөекле Рамазан. Салаватуллаһы галәйһи, вәгаләйһи әҗмагыйн, Җөмләмезне рәхмәт әйлә, я иляһы галәмин. Әлвидах, әлвидах, шәфикъ өммәт, әлвидах, Әлвидах, әлвидах, бөтә өммәт әлвидах. Әлвидах, әлвидах, җана җанан әлвидах, Әлвидах, әлвидах, и маһ Рамазан, әлвидах.
Әлвидах, әлвидах, .... хода Әлвидах, әлвидах, Хактан ... Әлвидах, әлвидах, былбыл багы әл җамал. Әлвидах, әлвидах, я әшнәви җәл җәләл. Монсы көйсез генә. Рәсүлюлладан сорадылар, Кыямәт кайчан, була, ди? “Дөньяда ямь бетәр, халык агар уңга сулга китәр, изге гамәл һич кыйлмаслар, ләкин мал күп булыр кулда, ата-анага балалардан шәфкать китәр, туганнардан рәхимлек китәр, менә шундай вакыт җитәр. Дин-гыйлемдән уку бетәр, мәчетләрне вәйран итәр, галимнәрдән чалма китәр, менә шундай вакыт җитәр. Карыйлардан гыйззәт китәр, балалардан өмет бетәр, менә шундый заман җитәр, эшләре булыр нәүбәт, хезмәтләре булыр сәгать, зур-зур биналар салдырырлар, ашыгып анда барырлар, эчендә гауга корырлар, менә шундый вакыт җитәр. Галимнәре вәгазь сөйләр, кайсылары гайбәт сөйләр, хатыннар хәмер эчәр, төрле уеннар кичәр, ислам динен бетерерләр, менә шундый вакыт җитәр. Кяфер киемен киерләр, мине күрсен диерләр, халыкны басып узып китәрләр, атасыз бала күп булыр, мәчетләрдә уен булыр, тугры сүзне тыңламаслар, бозучы адәм күп булыр, кешеләр гаҗиҗ булыр, менә шундый вакыт җитәр. Биш вакыт намазны кыйлмаслар, закят фитыр бирмәсләр, адәмләр төрле эшле эшләр булыр, балалары алдар, тугры сүзле юк булыр, карт яше бар да азар, менә шундый вакыт җитәр. Хатын-кызлар сату итәр, базар көнен ашыгып көтәр, заман халкы юбка кияр, җир йөзендә чәчәк бетәр, халык өстендә булыр чәчәк, менә шундый вакыт җитәр. Балалары түрә булыр, хатын-кызлар султан булыр, ир туганы кол булыр, менә шундый вакыт җитәр. Үз-үзләрен белми мактар, үз-үзләрен зурга куяр, авызында аш булыр, кулларында эш булыр, менә шундый вакыт җитәр. Адәмнәрнең өсләрендә аллы-гөлле чәчәк булыр, берсен салыр, берсен кияр, акыллылар күп булыр, бик күп эшләрне эшләрләр, айга-йондозларга менәрләр, менә шундый вакыт җитәр”. Баягы Кәримә Бакаевадан (Перволоцк райлны, Алмалы авылында яшәүче) күчергән идем. Бетте Б ягы. 18 июнь, Сиэтл, 2014 - расшифровка.
|