Masguda I. Shamsutdinova's site


 

92 кассета. Сәрвиямал Бадалова. Каргалы мулласы Рәхматулла Коръән укый.

Әлиф, би, ти, си дип укый идек. Курчакны уйныйдыр иек. Чөпрәк белән кәгазьдән ясый идек курчакларны. Качышлы уйнаулар, тезелеп-тезелеп уйный торган иек. Яңгыр тели идек. Арыштан, бодайдан, без телибез Ходайдан. Марҗалар үтәләр ие безнең урамнан. Күрсәң -куркыныч ие. Җенмени ул марҗалар. Гел Марҗа. Тегеләрне үртибез, Марҗа, марҗа барабан, марҗа кигән сарафан, сарафанга ут капкан... Әниләр тары төярләр ие. Тары төеп ботка пешерерләр ие. Казанга салып пешерәсең. Без без иек, без унике кыз иек, такталыкка җәелдек, таң атканчы юк булдык, хап та хоп ... Аннан соң наказание бирәсең. Ерлыйм әле, ерлыйм әле, ерлыйм матур көйләргә, ерласам матур көйләргә калыр сагынып сөйләргә. Һәрбер кеше үзенең хәсрәтенә карап җырлаган инде. Ятим кеше күп иде элек. Хәер сорап йөрделәр ятимләр. Байлар малайлыкка ялларлар ие аларны.
Шәрәфәт әби Ибрагимова, әнисе Сәрвиямал, әтисе Мөхәммәтшәриф, Каргалыда тумаган, 1908 нче елда туган (Көйләп әйтә): Аллаһуммә саидинә... Салаватуллаһы галәйһи.. Әлли бәлли итәр бу, мәктәпләргә китәр.
Әтисе Габделгани, карадагынай урман, үтеп кенә булмай үрләрней, карурмандан узган чакта атым китте уңгай, ай, үтте гомерем .... Карада гынай урман, караңгы төн, атым гынай китте су эзләп, карурмандан узган чакта, тотып алдым куш каен, ай, сау булыгыз дусларым. Мин бәләкәйдән беләм бу җырны. Туган авылымны да җырлыйм. Көтү көткәндә җырлап йөрдем. Ишек
Түбән Чебенле авылы. Фатыйма (Давлетшин белән Гөлнара Салманова исемен язмаганнар). Аятелкөрсине көйләп укый.
Көйләп: Аллаһу, аллаһу,
кәҗәләрне тауга ку,
Кәҗә тауны букласын,
Фәүзия кызым йокласын.
Кара гына урман, карңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә,
Заманалар авыл, фетнәләр күп,
Дус иш кирәк дөнья көтәргә.
Әйдәгезлә, дуслар, ай барыек,
Чия генә пешкән, караек,
Бүген генә дөнья .... ахирәт
Уйнап кына көлеп калаек.
Рәхмәтулла Гыйззатулла улы Нигматуллин. Газизә әнисе. 1903 нче елгы. Муллалыкка мин үзебезнең авылда укыдым, Үтәй авылында. Стәрлебаштан ике мулла укып кайтты. Безнең мәхәлләгә җберсен куйдылар. Без түбәнге мәхәллә. Габдерәхим хәзрәт безне шулкадәр укытты. Мин Сорочин ягында туып үскән. Монда кырык еллап була инде Каргалыда иман булып эшләдем. Шушы Каргалыда. Каргалының тарихы әүвәл Ырынбурда бер баш кеше булган. Хатыны үлгән дә, шушы Каргалы төзелеп киткән. Хәялин бабай килеп утыргач төзегән. Бик күп каргалар килеп төшкән, Каргалы исеме кушканнар, күп җирләрдән кешеләр килеп утырган. Совет власте безне таратып җибәрде совет чыккач. Безне динне генә өйрәттеләр. Коъән укыйм мин. (көйләп укый Коръәннән сурәне бер сәгатьләп. Мәкаме матур)