Masguda I. Shamsutdinova's site


 

93 кассета. Оренбург өлкәсе, Сакмар районы, Татар Каргалысы

93 кассета. Оренбург өлкәсе, Сакмар районы, Татар Каргалысы
Гөлҗамал Бакирова. Татар Каргалысы. Материалы бик күп. Иң кадерлесе – шәкертләрнең репертуары. Багышлау укый.
Бу җөмлә әхле бәйте вә әсхабе .... Әхсән хәзрәтләренең әхле бәйтенә ... Амин. Вә дин кардәшләребезнең, ата-аналар вә бабаларының әрвахларына васил әйлә, амин. Вә киләчәк заманнарыбызда ... шатлыклы вә хәерле мәҗлесләрне күркәм гыйбәдәтләр муафакайла, амин. Вөҗүдләребезгә рәхәтлек биреп, мәгъшиятебезгә тәэминия насыйп әйлә, амин. Мәгъшиятебезгә хәләл кәсепләр, ризыкларыбызны хәләл нигъмәтләрдин … кыйл. Телләребезгә салават, күңелләребезгә сәдакать, фигыльләребезгә гадәләт ихсан әйлә, амин. Раббәнә атинә фидунья хәсәнәтән вафил ахирәти хәсәнәтән вакинә газәбәннәр аять кәлиләсе хөрмәтенә дөнъяви вә ахирәт .... я рабби кабул әйлә. (гарәпчә) кәлимәсе хөрмәтенә үзебезгә вә балаларыбызга тәуфыйкъ вә хидәят итеп хәерле истикамәт насып әйлә, амин. Кыямәт михнәтләреннән хилас кыйл. Амин. Кабердән имин кыйл, амн. Вә дидарыңны күрергә насыйп кыйл, амин. Ахыр сулуыбызда Ля иляһы илляллаһы кәлимәсене әйтеп укуларыбызны кабул кыйл, амин. Раббың кем, пигамбәрең кем, динең каю дип сорауларга динем Ислам дигән җавапларны әйтергә насыйп әйлә, амин. Каберләребездән кубарылып, мәхшәр мәйданына .... раббым йөзләребезне тулган ай кеби якты кылып гамәл дәфтәрләребезне уң тарафыбыздан биргел, амин. Барча мөэмин мөселманнарга рәхмәт кыйлгыйл. Амин. Сират күпереннән пәрдә кыйл, мәшакатьсез, ялтыраучы яшен тик чыгарга җөмләбезгә насыйп әйлә, амин. Я Раббил галәмин. Дәхи дә без бер дога кылабыз. Аллаһы тәгалә хәзрәте дөньяда булган мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимә кардәшләребезгә шәмгыйсына тәуфыйкъ һидаять биреп .... иманыбызны сәламәт кыйл, илаһи. Үзеңнең фазлы .... дидарыңны күрергә насыйп әйлә, амин. Я раббил галәмин. Мөхәммәд Мостафа сгв өммәтләренә рәхмәт назарың белән карап гөнаһыларыбызны мәгърифәт кыйлып тәүфыйк, һидаять биргел. Пигамбәребезнең сүзен тотып, кыямәт мәйданында көн куркуларыннан хәлас кыйл, оҗмаһыңда дидарыңны күрергә насыйп вә мияссар әйлә. Амин. Иляхи, хәбибең Мөхәммәд Мостафа сгв хөрмәтенә вә аның әһле әүләтләре хөрмәтенә безләргә һәм тар ләхеттә рәхмәтеңне насыйп әйлә, амин. Я раббил галәмин. Мөхәммәд Мостафа сгвнең туган көне улу белән безләрне барчабызны хөрмәт иткән өчен кыямәт көнендә пигамбәребез ММ сгвнең шәфәгатен насыйп әйләсәң, амин. Пешергән нигъмәтләре кыямәт көнендә Аллаһы тәгаләнең җәннәт нигъмәтләре алларында хәзер булсын, амин. Шулай ук адәм басып йөргән аяклары тоткан кулларыны Аллаһы Тәгалә кыямәт эсселегеннән таза кыйлсын. Сират күпереннән сау сәламәт үткәрсен. Ата-ана, барча балаларына барча өй өй эче әһелләренә тәуфыйк һидаят бирсен, киң ризыклар биреп Аллаһы тәгалә вә бәрәкә гомерләренә бәрәкәт бирсен. Ахыр сулуларында дөньядан иман белән үткәрсен, амн. Салават: Ассаләте вәссәләме галяйкә, я рәссулюлла, я хәбибалла, я мәлиһәл ....
Табып булмый, бер кеше дә бирми. Кемдер китаптан күчергән, мин шуңардан күчердем.
4400 – сөбханаллаһ, 1100 – җәббар ганиаллаһ, күп хаталар эшләдем, үзең кичер Тәгалла. 101 исемең Борхан, 1001 исемең Торхан, минем хәлләрем бик дәрман, үзең гафу кыйлсана рәхман. Аллаһы тәгаләдә үтенеп сорарга кирәк ди, гөнаһларыбызны кичерүебезне.
Дәрестән соң: (көйләп укый)
Ширугидән тәфсилә ярдәм виргел я газим,
Ни адәмнәр тугры әйләп морадың бир я кәрим,
Рәхмәт ишгеңне ачып колларыңа, я газыйм,
Гасалар кыйл җөмләбезгә морадым шул, я кәрим.
Кыйл мәрхәмәт, бир мәнфәгать …. улалым,
Тырышуга Мөхәммәдә халас сөннәт балалым.
Бир гадәләт, бир камәләт колларыңа, я газыйм,
Җәһәләттән вә зөлмәттән халәс әйлә я кәрим.
Вир бәшарәт колларыңа, җәннәт әйлә, я газыйм,
Рәхмәтең чук, кодрәтең .... я кәрим.
Икенче көйгә:
И иляһи, кыйл гыйнаят, барча эшкә сән кәфил,
Әнтә рабби, әнтә хасби, әнтә ... вәкил.
милләтем чөн, .. я газыйм,
Хезмәтемне насыйп әйлә милләтемә, я кәрим.
....
Хата улса гафу иткер рәхмәтеңлә я кәрим.
Ата-анамны, остазымны гомерләрен кыйл озын,
Бәхетләрен зыя бәйлә, рәхәтлек бир, я кәрим.
Ата-анамны, остазымны ярлыкагыл, я газыйм,
Җәннәт иткел урыннарын кодрәтеңлә, я кәрим.
Зекер итәбез хуҗабызга ....
Тәрбиясе .... я газыйм.
Сихәт иткел вөҗүдени, озын иткел гомремни,
өстен әйлә ..., я кәрим,
Тыныч иткел гомерләрем, хасил иткел морадым,
Без шәкертләр догасыни кабул иткел, Иляһым.
Мәрхәбә” - кеше килгәндә укылыр, ди.
Хуш килдегез мәрхәбә, мәрхәбә яа мәрхәбә,
Рәхмәт итсен һуаллаһ, хуш килдегез мәрхәбә.
Бер адымыгыз өчен чиксез савап язылсын,
..... хуш килдегез, мәрхабә.
Тугры улсын фикрегез, милли булсын эшегез,
Нурлы булыр кальбегез, хуш килдегез мәрхабә.
Диндә ихлас булыгыз, нияттә саф улыгыз,
Күркәм булыр эшегез, хуш килдегез мәрхабә.
Кыямәт көн булганда нурлы булсын йөзегез,
Җәннәт булсын урныгыз, хуш килдегез мәрхабә.
Имтихан мәҗлесендә укыладыр:
Динем ислам динедер, нәбием – Мостафадыр.
(хәзерге заман җырларының текстларын җыйган, мәсәлән, Сибгат Хәкимнең “әй язмыш, язмыш”. Уйна тальян гармуныңны).
Мәҗлес иткән халыкларның нурлы әйлә каберләрен,
Бу мәҗлесләр бик кадерле, бик белегез кадерләрен.
Утырмаек фекер белән, утыраек зекер белән,
Хуш нигъмәтләр хәзерләнгән, ашадык без шөкер белән.
Укыйм әле, укыйм әле, күңелләребез ачылсын,
Сигез оҗмах эчләренә ризыкларыгыз чәчелсен.
Тәмам сөям үзегезне кабул итеп сүзегезне,
Бер Ходаем якты кыйлсын Кыямәт көн йөзегезне.
Карасам - йөзегез якты, сөйләгән сүзегез татлы.
Дөнья гизеп эзләсәк тә табылмас бу мәҗлес хәтле.
Безне зурлап зур мәҗлесләр ....
Ходай сезне каршы алсын ..... хурлары белән.
Амин диегез барыгызда, догаларыбыз кабул булсын,
Фирештәләр амин дигән сәгатьләргә туры килсен.
Намәләребез килсен уңдан, ходаем сакласын сулдан,
Хидаятемә күндереп аермасын туры юлдан.
Мәҗлесләрнең кадрен белеп, ходайга күп зекер кылыйк,
Дин исламга булганга шатланышып шөкер кылыйк.
Мәҗлес хәзерләүчеләргә Ходаем рәхмәт салсын.
Сират күперләрен кичеп оҗмах ишегенә барсын.
Безне зурладыгыз бүген зур мәҗлес хөрмәте белән,
Оҗмах сезне каршы алсын ходаның рәхмәте белән.
Хода йөзебезне ак кыйлсын каберләрдән кубарганда,
Хисабыбыз җиңел булсын Хода хозурына барганда.
Сезгә бирик нинди бүләк, бездән сезгә изге теләк,
Кыямәт көне булганда Ходай кыйлсын йөзегез ак.
Кемнән күчердем, ул апа үлде инде. Нәрсә укысаңда үзенең көе бар.
Фатыймаи-Зөһрә разыйаллаһы ганһе: Рәсүлюлла сгв нең кызы Фатыймаи – Зөһрә... Аллаһы тәгаләлә Фатыймаи Зөһрәгә хәзрәти Җәбраилне җибәрде. Менә элеккеге заманда яхшы кешеләр шулай булыр, ди. Бар син, Фатыймага әйт, ди. Аллаһы тәгалә әйтә Җәбраил галяйһиссәләмгә, хәзрәти Галидән мәһәр сорасын, ди. Алтыннанмы, көмештәнме, нәрсәдән сораса да сорасын, мин аның хакын үзем түләячәкмен, ди, Аллаһы тәгалә. Җәбраил галяйһиссәләм Фатыймаи Зөһрәгә килгән, Фатыйма, Аллаһы тәгалә сиңа сәлам әйтте, сәлам соңында Фатыйма хәзрәте Гали ни телисең шуңардан мәһәр сорасаң хакын үзем түләячәкмен, ди. Шуннан Фатыйма Җәбраил галяйһиссәләмгә әйтте, мин мәһәр сорамыйм, шуны сорым Аллаһы тәгаләдән, минем атамның өммәтләреннән ... бик күп, шуларны кыямәт көне минем белән бергә җәннәткә кертергә миңа шәфагать теләргә рөхсәт итеп .... кулында язу телимен, ди. Шул сүземне ишеткәч, Рәсүлюлла сгв көлде. Атасы әйтә, я кызым, минем өммәтемнән .... хатыннар бик күп, син ничек барысын шәфагать кыларга телисең? Фатыйма әйтте, яз, әти, кем дә кем дөньяда вакытта минем рухыма шәфагатемне сорап, ди, хәләл малыннан корбан ..., 70 мең тәхлил укыса, сәдака бирсә хәләл малыннан, мин шул кешегә шәфагать кыйлырмын, диде. Әгәр дә мине искә алмаган хатыннарга түгел, диде. Шуннан Аллаһы тәгаләдән Фатыймага бер кәгазь.. Ул кәгазь дә түгел, хат та түгел. Бер нурдан булган нәрсә. Шуны хәзрәте Җәбраил Фатыймага китерде. Бу мәһәр кәгазе. Шул кәгазь белән кыямәттә әткәсе Расүлюлла сгв нең өммәтеннән булган гөнаһлары гафу ителгән хатыннарны үзе белән бергә җәннәткә кергезер, ди.
Хәзрәти Фатыйманың вафат булуы. Көннәрдән бер көн Мөхәммәд галяйһиссәләмнең кызы Фатимаи Зөһрә төшендә күрде,атасын күрә, я әйтте, я кызым Фатыйма, бүген синең Газраил галәйһиссәләм җаныңны алырга килер, син Хәсән белән Хөсәенне госел коендырып, ... кыямәткәчә күрәчәк түгелсез. Фатыйма инде бу төшеннән бик куркып уянды. Иртән торгач Хәсән белән Хөсәенне кочаклап бик күп еглады. Һәмдә ул заманда гадәт шул иде, тегермәндә арпа тартып, он ясап, мич ягып аш пешерде. Шундый гадәт иде, ашны кылчыгы белән ашарлар иде нәфсе шат булмасын дип. Шул көн өйлә вакыты иде. Алланың рәхмәте илә хәзрәте Гали сугыштан өч ел йөреп килде. Фатыймаи Зөһрә үз эше белән, мәшгуль булып хәзрәти Галигә һич тә туктамады. Һаман үз эше белән булды. Шуннан соң хәзрәте Гали Фатыймага әйтте, я Фатыйма, син һаман үз эшең белән булышасың. Мин сине бик сагынып кайттым, ди. Мин бик ирегеп килдем, ди, син минем яныма килмисең, ди. Фатыйма егълап килде дә әйтте, әй хәләлем, бу кич атам Рәсүлюлланы төшемдә күрдем, вә әйтте миңа, әй Фатыйма, бүген Газраил гс синең җаныңны алырга килә. Аллаһы тәгалә тарафыннан җибәрелмеш булыр, ди. Син бүген таңнан торып ... балаларың, Хәсән-Хөсәенне тәрбияләп, чисталап, бүген син алардан аерылып кыямәткә кадәр кавыша алмаячаксың. Шуннан хәзрәте Гали әйтте, Фатыйма, егълашып файда булмас, васыятеңне әйтеп калдыр. ... Я Фатыйма, беренче васыятем шул, .... миңа ахирәт хәлләреннән хәбәр бир, ... Я хәләлем, мин вафат булгач минем башыма ...Коръән укыгыз, минем рухыма укып багышлагыз, рухны шад әйләндерегез. Икенче васыятем шул, бу ике җимешләрем алдында күз яшеңне түгеп аларның күңелләрен сындырып.... Минем васыятем шул, мин терек вакытында тәнемне синнән башка кеше күрмәде. Үлгәчтен, тәнемне кеше күрмәсен, үзең юындыр, диде. Әйткел, әй гөлҗимешләрем, кайгырмагыз, үлем хактыр, дигел. Өченче васыятем шул. Сандыгымда бер кәгазем бар, шул кәгазьне кәфен астына, минем күкрәгемә куегыз, диде. Хәзрәте Гали сорады, я Фатыйма, ул кәгазь, нинди кәгазь, диде. Я Аллам, аның кыйссасын сөйләсәм, бик озын, диде. Газраил килер, диде. Хәзрәти Гали әйтте, я Фатыйма, миннән яшермәгел, әйт, диде. Дөньяда үкенеч калдырмаек. Егълады. Ярый, әйтәмен, бабаң Мөхәммәд сгв сиңа риза булып никах кыйлган рәвешендә Ходайдан бер өн килде, ди. Я Фатыймаи Зөһрә мәһәреңә хәзрәте Галидән сора алтыннанмы, көмештәнме, күңлең ни тели, сора диде. Миңа алтыннан да кирәкми, көмештән дә кирәкми. Мин телимен атам Рәсүлюлланың өммәтләреннән булган .... хатыннарны кыямәт көннәрендә минем белән бергә җәннәткә кертүен. Аллаһы тәгаләдән сорыймын шуны, диде. Телимен, диде. Шуннан соң атам Рәсүлюлла әйтте, я кызым Фатыйма, минем өммәтемләремнән .... бик күп. Син барысында шәфагать кылырга телисеңме? Кемдә кем дөнья йортында хәләл малыннан миңа Коръән укытса, яисә 40 Ясин укып минем шәфагатемне теләсә, ул кешегә кыямәт көнендә шәфагать кылырмын, ди. Җәбраиль гс Аллаһы Тәгаләдән шул кәгазьне китерде. Бу шул кагәзьне бирде. ... Я Газраил, сабыр ит. Газраил әйтте, әгәр сабыр итсәм ул шул сәгатьтә Алланың хозурында булырга кирәк, диде. ... Фатыйма башын куеп Галинең итәгенә җанын бирде.
(Карурманны җырлый):
Йөрәкләргә ял бирәдер урмандагы хуш исләр, шул,
Карурман аша,
Карурман аша кошлар сайраша шул, кошлар сайраша,
Чит илгә китеп башлар адаша шул, башлар адаша.
Туа шунда матур фикер тугандай яңа хисләр шул,
Карурман кергәч,
Карурман кергәч кистем пар киртә шул, кистем пар киртә,
Туган илемне сагынам кич-иртә шул, сагынам кич-иртә.
Карурманны чыккан чакта кыйдым карлыганнарын шул,
Карурман аша,
Карурман аша кошлар сайраша шул, кошлар сайраша,
Чит илгә китеп башлар адаша шул, башлар адаша.
Кыйган карлыганнар кебек сездән айрылганнарым шул,
Карурман кергәч,
Карурман кергәч кистем пар киртә шул, кистем пар киртә,
Туганнарымны сагынам кич-иртә шул, сагынам кич-иртә.
(карурман)
Кара гына урман, карангы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә,
Карурманны чыккан чакта атым төшми елгага шул,
Эй дус иш кирәк дөньяда.
Заманалар авыр, михнәтләр күп,
Күтәрелер калын күкрәк,
Каруманны чыккан чакта, бер карадым кайрылып,
эй, калды дуслар айрылып.
(алмагачлары көенә, ди)
Бакчаларга керәсеңме,
Гөлҗимеш өзәсеңме,
Өзелгән чәчәкләр кебек
Айрылуны сизәсеңме?
Айрылганда куллар бирде,
Куллары салкын гына,
Шул көннәрдән бирле яна
Йөрәкләр ялкын гына.
... Тавышлары моңлы
Иртәнге салкыннарда,
Бер күреп сөйләшер идем
Булсаңчы ялкыннарда.
(зиләйлүк көенә, ди.)
Һавларда оча ике аккош
Әкрен генә канат кагына,
Әллә язгы җилләр искәнгәме
Күңелләрем сезне сагына.


Бәләкәй вакыттан ук өйрәндем.