Masguda I. Shamsutdinova's site


 

***** 95. Хөкүмәт җырлары. Замана җырлары. Никрутлар. Татарча күңел.

Никрутлар. Татарча күңел. Авыр көйләр, җиңел җырлар.
Шамсинур Гыйззәт кызы Мурсәлимова, 1929 елны туган. Тавышы бик матур
1992 ел, 14 февраль
Мәсгудә Шәмсетдинова, Ильдар Харисов язалар.
Җырлый:
Җирәнчеккәй белән Көрәнчеккәй илкәйләрен сагынып кешни ул,
Илкәйләрен сагынып кешни ул,
Матурлыклар белән задорлыклар ис китәрлек эшләрне эшли ул,
Ис китәрлек эшләрне эшли ул.
Карагуҗадан килгән ахирәтемнән ишеттем. Үлде инде инде. Каргалыда яшәде. Кушкүлдә военный булып хезмәт итте. Ир кеше иде.
Исеме булса булгандыр инде җырның. Исеме Мөслим Рәхматуллин иде. Үзе татар. Карагуҗада төрле кеше яши, татары да, башкорты да. Бер җизнәләре көтү көткәндә суга тилмереп үлгән. Шуның турында да ерлый иде. Үзебез җыр чыгардык, дип. Үзе гармун уйныйдыр ие бик матур иттереп. Үзе ерлыйдыр ие. Бу җырны бер җирдән дә ишеткәнем юк. Үзе җыр чыгарып ерлый торган ие. Моңлы итеп суза иде. Күкрәге киң, тамагы иркен кеше һәрвакытта да моңны чыгарып әйтә ала.
Замана җырлары:
.... ачып куй,
Кояш төшсен түтәлгә,
Күзем төшсә күңлем төшми,
Синдин башка бүтәнгә.
Хөкүмәт җырларын күңел тоеп тора. Берәү кайгысы, хәсрәте белән чыгарган. Сүзләре главный, моңга китереп куя. Көйгә туры килсә – җырлап була инде. Баягы шүрәлене көйләп җырлыйдыр идек. Бер ятим кыз, суга батып үлгән.
Башым аурый, башым аурый,
Дару бирүчеләр юк,
Утларга салучылар күп,
Тартып алучылар юк.
Үзен-үзе суга салып үлгән. Җиңгәсе көзге бирмәгән. Элек таш чүлмәкләр булган бит инде зур, су тутырылган, шуның капкчын ачып карый икән үзен. Шул вакытта теге усал җиңги чыгып теге су чүлмәген ваткан да моңарга япкан. Карамасын, дип. Шул хәтле яратмаган инде иренең сеңлесен. Шуннан бу бер ике көн ерлаган. Халык ишеткән.
Шәлем аклы, шәлем аклы,
Шәлем аклы шакмаклы,
Уратып алырдай булырсыз,
Минем йөргән сукмакны, дигән.
Күпердән барып суга очкан инде. Шуның ерлары, дип торып калган. Бер озын гына көйгә ерлана иде инде ул. Каргалыда булган хәл түгел. Кайсыдыр якын татар авылында булган. Шундый җиңгәсе каты булган. Бәет кебек итеп чыгарган инде,үзенең историясен ерлаган инде. Ятим бала самавыр да агарта, поднос та агарта, су буенда. Шул вакытта моңлана бит инде, ятим бала булгачтын. Шул вакытта моңланып үзенчә ерлаган инде ул. Ә иптәш кызлары тыңлап торган да отып алганнар. Берәүдән берәүгә, берәүдән берәүгә передаваться ителеп килә бирә инде. Җыры калган инде. Озын, берсе-берсенә бәйләнә бит инде бәет. Күргән күршеләре, туып үскәне, юлларга чыгып киткәне, әйләнеп кайтканы, нинди авырлыклар күргән ул, йортына кайтып җитә алганмы, җитә алмый үлеп ка белән лганмы, кайтып җитеп үлгәнме, менә шул килеп чыгып бәет була бит инде. Аны да бер озын көе белән әйтсәң һәрбер нәрсә дә моңлы була, матур була. Менә Коръән укыганда да моңлы итеп матур итеп укысак матур булып чыга бит. Ер сыман булып чыга. Я матур булып чыга инде хәтта. Белеп кенә әйталмыйм.
Сакмар очының кешеләре берничә кеше пленга эләккәннәр. Японияда. Борынгы япон сугышында минем биаталарым японияда пленда булганнар. Ябып куйганнар мәчеткә, кәгазь биргәннәр, кәлам биргәннәр. Ер язасыңмы, бәет язасыңмы, теләсәң нишлә. Шул вакытта болар койма артында йөргәндә сөт сатып йөрүче кешеләрне күрәләр икән. Мал дигән нәрсә күренми икән.
Японнарның урамында
Күрмәдек без аның этен,
Шешә белән сатып йөри,
Хода белсен нәнең сөте, ди.
(Көйләп укыды)
Биемем әйтеп күрсәтте. Минем биатамның күргәннәрем биемем сөйләп күрсәтте. Иремнең атасы була. Озын ие. Бер-икене генә отып калганнмын. Бәет моңнырак була ул. Борынгырак була. Аңламаганны аңлатыбырак. Бер көйли башласаң җыр булып килә дә чыга.
Моң йөрәккәсала, моңлы булса пучтәк сүз дә үтә. Шулпага кәбестәгә тураган кебек. Савыты әйбәт булса, чөгендере дә кишере дә керә. Шуның кебек баягы вич сүзләр керә бирә, моңы шәп булсын. Көй. Моңлап бирсән сүзе матур була. Сәрвиямал апай бик матур итеп укый. Һәммәбез дә аны чакырабыз. Өйдән кемнәр үлеп чыкканны барысын да белә. Аңарга аңлатып торасы юк, ул тезеп тик бара. Һәммәсен укый да бирә. Аңарга аңлатып торасы юк. Шуңа багышлыйм дип сөйли бирә, укый бирә, догасын матур итеп кыла да куя.
Бишек тирбщтъ, балаларны йоклатканда көйләү Бишеккә көйләп ерлыйсың бит инде. Бишек көе. Аллаһу, аллаһусыз йокламый иде Фәрхетдин. Шуны әйткәч эреп йоклап китә иде.
(Бишек көен көйли. Аллаһу..).
Аллаһу,
Тау яфракларын ашасын,
Минем балам яшәсен.
Орчыкны эрләгән кебек, дебетне сузган кебек сузарга кирәк бит Тәфтиләүне. Кәҗә күп булган бит татар халкында. Алладан сорыйдыр, баланы куркытмасын, дип. Мөселманнарда чучка урынына кәҗә булган. Урыс балаларын чучка сөзгән, татар балаларын кәҗә текәгән. Кәҗәдән куркып үскәннәр инде балар. Шуңа күрә ул кәҗәне катыштырган. Ату нәрсәгә кирәк баланы йоклатканда. Атны ирбала күрсә асылына койрыгына, барып йөгерә. Сыерны күрсә кыз бала сөт эчәм дип кружка тотып йөгерә. Кәҗәнең мөгезе бар. Кәҗәне урыс яратмый. Татарныкы бит ул. Татар чучканы ярамый, урысныкы бит.
Ай-ли, Сәрәкәй, җәйгән урының бәләкәй,
Айли Сәрәне, кызганам бичараны,
Айли мунчасы, көн дә ягылып торсачы,
Хәләл малың биреп алгач кул тимәгән булсачы.
Үзенең көе бар, Сәрәкәй хатын кыз исеме. Сәрә исеме, Сара, Сәрәкәй. Борыннан килгән көй. Җырны җырларга көй кирәк. Сүз язып чыгарасың җыр итеп. Үзеңнән көй чыгарасың да китереп кушасың шуңарга. Көйле җыр булып чыга инде. Бишек көенә сабыйлар көе кирәк, йомшак көй. Алмагачка җырлап булмый бит инде.
Йокла балам йом күзеңне,
Тыңла минем сүземне,
Бул акыллы, бул түземле,
Яратырлар үзеңне, дип аңлатасың бит инде балага. Бишек тибрәткәндә. Бул түземле, кыйнасалар да түз дигән сүз инде. Бишек тибрәткәндә үзе чыга бирә ул, җырлый бирәсең. Тибрәтә бирәсең. Такмакка ярамый. Бишектән төшеп биеп китә ул. Балының күзе шардай. Дәртләнә бала, балага дәрт куат көч бирәсең бит инде. Телевизорда уйнап җибәрсәләр дып дып итеп биеп китәм.
Кәккүк чыпчык, тәрәзәдән очып чык, минем балама бал-май каптырып чык. Яңгыр яу, яу, сөтле сыер абзарда, сөтсез сыер яланда, тәмле ботка казанда. Такмаклыйсың, аның көе юк. Балалар такмаклый. Баягы сыерны эзләп йөрисе юк. Теләк тели балалар. Ходайдан сорыйлар. Элек яңгырлар җылы була торган иде. Чыптыр-чыптыр йөри торган идек. Корбаннар чалып яңгыр сорарга чыгалар яланга. Һәммәсе дә иярә. Яланга чыгалар. Аллаһы тәгаләдән тора. Күге белән төшкән кебек булды яңгыр. Аударган кебек чиләге белән бер елны. Кыз балага нечкәрәк итеп, моңлырак итеп ерлыйсы килә. Малай-шалайга ярамаган тагын. Тауга ку, шул инде малайларга. Кыз балага нәфисерәк кирәк.

Син сазыңны – хөкүмәт җыры. (көйли). Мин аны бала вакытта ишетмәдем. Балаларым булгач ишеткән җыр. Мәҗлесләрдән отып кайтасын. Мыгырданып өйрәнәсең (җырлый).
Апрель җитми, агып китми,
Сакмар суы сулары,
Су сорасаң ширбәт бирә,
Каргалының кызлары.
Каргалының урамнары
Себермәмәң дә такыр,
Каргалының егетләре
Себер китсә дә кайтыр.
Каргалылар калдылар,
Зәңгәр чәчәк алдылар,
Бәхетлеләрне алдылар,
Бәхетсезләр калдылар.
Ах дускаем, Каргалы,
Бар да тимер арбалы,
Каргалыга барган идем,
Бер тиен акчам калмады.
Каргалыдан чыккан чакта
Күтәрелде тузаннар,
Я кайтырбыз, я кайтмабыз,
Хуш булыгыз, туганнар.
Зимагур булып йөргәндә
Һичбер михнәт күрмәдем,
Төн караңнгы, ява яңгыр
Өстемдә бер күлмәгем.
Әнидән ишетелгән җырлар. Сак-сок бәете (шуны көйли бик матур көе). Анасы каргаган. Изге кешеләр булган, сүзләре кабул булган. Ике балада канат чыгып тәрәзәдән чыгып киткәннәр. Каргалыда булган хәл диләр. Сак Сук дип тау башында . Сак тигәне кыз булгандыр.
А ягы бетте.
14 февраля.
В ягы. Һәрбер нәрсәнең үз ыңгае бар. Бер историяне җырлаганда Алмагачка җырласаң кырт-кырт кәбестә тураган кебек була бит ул. Алмагач – урам көе. Җиңел көйләр. Урысча әйткәндә частушка кебек инде. Такмак – биеп китәсең.
Өстеңдәге күлмәгеңнең
Уңмыймы яшелләре,
Бигерәк оста бии икән
Бу кемнең нәселләре.
Һәрбер җырның үзенең көебула. Дуамалга сәрмән көен җырлап булмый бит. Энәсе сыймаган җиргә таяк тыккан кебек була бит инде. Һәрбер бию көенең үзенең такмагы була. Такмакка көйләп әйтәсең. Бию көенә әйтелә такмаклап. Казачокны Гопак көенә әйтеп булмый бит инде. Бию көенә биеп йөрисең, шуңарга китереп такмакны әйтәсең.

М: Биемәсәң такмакны әйтеп булмыймы?
Ш: Дуамал буласың такмак әйтсәң кеше биемәгәнгә. Биегән кешегә такмак әйтсәң зурлау була бит инде, кеше дәртләнеп аның саен сикереп китә инде колачларын җәеп. Алмагач ике-өч тәрле. Җиңел көй, кеше ярата. Җиңел ерлавы. Әй алмагачлары.
Алмагачлары аланда,
Алма бар диләр анда,
Гелән-гелән булмай булмый,
Әйтеп калыйк булганда.
Бу көйгә биеп була.
(“бәдавам”ны көйли). Әтием мәрхүмнән ишеттем. Гыйззатуллин Муртазин – әтием, әнием Аюпова. Булачак, киләчәкне язган Бәдавам китабы. Әтиемнең Бәдавамнан укыган сүзләре барысы да табаклы аш кебек килеп ятыр. Шушы хәлләр килеп ята. Дөньяга берни дә булмаган, кешеләр аза барлыктан, байлыктан. Аллаһы тәгалә барысын бирә. Кочаклый бөтен дөньяны комар халыклар. Комарлык – вич кешедән алып бетерергә исәбе, кочаклый дөньяны. Алып бетәлми бит инде. Күзе шашынган, акайган. Зина кылган кеше шикелле комарланып киткән ул. ... Бер композитор чыгарган икән аны ул аны баягы декламация кебек дәвам итә бит. Бер куплет, ике куплет. Берсенә берсе килешле итеп. Берсендә китеп барышын сөйли, икенчесендә барып җиткәнен сөйли, өченчесендә барып җитеп әйләнеп килгәнен ерлый. Аны бер композитор чыгарган була бит инде. Халыкныкы я берәү, я икәү була бит инде. Төрлесе төрлечә. Бер кеше турында гына ерламый бит инде халыкныкы. Бәетләр булса анда бер кеше турында ерлар ие. Хөкүмәт , композиторлар чыгарган ер булгачтын куплет белән берсенә берсе связанный алар сүзләре. Берәүнең тормышы турында бара. Безнең ерлар я ике куплет үзебез чыгарган. Я ул баягы кыска көйләргә ерлана, алмагачларга. Любой көйгә туры килгәнгә сүз. Халык ерының сүзе – син бер нәрсә турында уйлагансың икән, шуңарга китерәсеңдә ерласаң, ер булып чыкса икенчегә тагын ерлыйсың бит инде шуны. Минем бабаем шәп иде. Сүзне ер итеп ерлап тик утырыр ие. Кызык инде шундый. Бу ерларны каян табасың соң дисәң, кара менә, үзе килеп чыга тора бит ул, дидер ие. Ирем. Матур итеп ерлар ие. Берәр мәҗлестә бу җырны башлады, я ходаем, моның азагы нәрсә икән, мин борчылып утырыр идем оялып. Менә матур итеп, складно итеп бетерер дә куяр ие. Капылт кына чыгарган нәрсәнең ни мәгънәсе булсын инде. Үзенең башына килгәнне ерлый да куя бит инде.
М: Нигә кешенең башына капылт шул килә?
Ш: Ул уйлана. Күргән хәсрәтләре, кайгылары, уйлана да, үл үзе дә тоймый аны, ерлап ебәрә дә. Азагына бер нәрсәне китереп тутырып та куя. Ә композитор баш ватып чыгара. Күренеп тора бит аның баш ватып чыгарганы. Ул бит куплетлар ясый. Кешенең кайгысы, хәсрәте беләп бәреп килеп чыга. Ашыга-ашыга әйтә ул аны. Ул тизерәк тышка чыгара. Кеше кайгыдан күбрәк җырлый. Эченә сыймый. Ерласа кайгысы тарала. Кайгылы хәсрәт. Ул моңлансаң, ерласаң, кычкырып җибәрсәң күкрәкләр киңәеп китә. Эчләр бушап кала, күкрәкләр бушап кала. Бу минем мәктәптә укыган вакытта ишеткән көй. 2-3 нче классларда өйрәнгән җырлар.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк матур көйләргә,
Җырласак матур көйләргә,
Калыр сагынып сөйләргә.
Агыйделләрдә ак караб
Утырдым алга карап,
Бер генә сүз әйтер идем
Нурлы йөзенә карап.
Ятажлы көй. Бер сүз кабат кабат әйтелә.
Күбәләк гөлләргә кунган
Гөл дә булгач оясы.
Эт сөяккә барган көй – исерекләр урамда җырлаган көйгә шулай әйтәләр.
Саратовский гармонны
Уйныйлар тартып-тартып,
Зәйтүн гөле таныклы гөл,
Сез алардан да артык.
Бала вакытта откан җырлар. Әнидән отылган җырлар инде. Урамга чыгып авызыңны ачып тормыйсың бит инде. Әни шәл бәйли ие, син бернәрсә казынып утырасың инде. Я курчаклы уйнап. Шунда колагыңа керә бара. Әнинең авызыннан нәрсә чыгар икән дә нәрсә отармын икән, дип. Телевизордан бер кеше җырлады, йөзе күренмәде. Әби ерлый, кыз биеде. Коръән артыннан шулай иттеләр. Коръән укыган кебек инструментларсыз, үзе күзгә дә күренмәде. Зрә матур көй. Уйланып утырганда килеп чыга ул көй.
Бала ерларга тырыша. Күңелендә бар. Телевизордан рус көйләрен шундук отып ала бит. Ялт оталар. Алар кызыксынып тиз отала. Кечкенәдән татарча сөйләшмәсәләр баланың күҗеле руска әйләнә. Ул татар музыкасын белми дә. Татарча сөйлиләр, хәрефне аңламыйлар, ничә тәңкә ул дип сорыйлар. Аларның күңеле, цифрлары урысчага ята. Русча укыгач шуңа бирелә. Цифрның ничә икәнен аңламыйлар. Сүзне тиз әйләндерәләр, цифрны юк.
Авыл кайда гауга шунда. Мәкаль ул. (Көйли алмагач көенә)
Татар Каргалысында шәлләр бәйлиләр икән,
Алларында ал-гөл булып артта чәйниләр икән.
Етажлыны изә бирәсең. Алмагачлар төрле-төрле бит ул.
Алмагачка сыер кунган
Койрыны бутап сайрый,
Апау алла уф йөрәгем,
Самавыр кебек кайный.
Кызык итеп җырлый янагачем. Шаян җырларга керә. Кыска-кыска җырлар була – кызык-кызык. Сүзләре шаян, нинди дә җиңел көйләргә җырларга була. Көтү арасына кертәсең дә җибәрәсең. Җырлар үтә торган көй булса килә дә чыга. Җырлый башласам – бөтенесе керә шунда. Кайгысы да шатлыгы да.
Салдат итеп алсалар да
Будырмам билләремне,
Газиз башым исән кайтса
Ташламам илләремне.
Көйләп ебәрәләр. Йөгерә-йөгерә барасың артларыннан. Бик матур ие аларның көйләре. Татар егетләре. Аякларында буйлы чолгаулык. Столовыйга барганда ерлап китәрләр ие. Командирлары тикшергәннәрдер инде. Моны ерлагыз, моны ерламагыз дип. Строй белән йөриләр ие салдатлар.
Әйләнеп-әйләнеп ага Тапуриның елгасы,
Яшәсен Совет власе рәхәт аның дөньясы.
Бер ер калган истә. Тапури кайда булгандыр инде. Монда елгалар күп. Сугышның алдыннан сугышка китер алдыннан ерлыйлар ие. Җыйналган салдатлар никрутлар ерлаган көй. Татар никрутлары. 37 нче елларда.