|
|
97. Кыш үтермә, я Рабби, кабер казулары кыен булыр
* 97Абдрахманова Фатыйма, Ибраева Фәрзәнә Харисов Ильдар, Арсланова Дания, Харисова Альфия. Татар Каргалысы. 15 февраль, 1992 ел. Абдрахманова Фатыйма Галиулловна дәфтәреннән Фатыйма апа үзе укый: Мурсалимова Сагыйдә апайның Карахуҗа авылыннан күчеп килгән мөнәҗәте. Ля иляһы илляллаһ дип алдым каләм кулыма, Балаларым укыр диеп яздым дәфтәр юлына. Сугыш вакытлары бик авыр. Иртә генә торсам уйга батам, сез белмисез минем уемны, Эзләп китсәм табар идем, (аталары сугышта - аф) балаларым кисә муйнымны. Балаларым ачтан үтермим дип уйламаган уем калмады. Уйла, күңлем, уйла, кабат-кабат уйла, уйлый торган уйларың бардыр әле. Иртән су буена төштем, су буйладым, суга карап уйлар уйладым, Бер Ходаем белә, суга әйтәм, син киңәш бир, мин бит Оренбурга күчеп китергә уйладым. (сугыш вакытында - аф). Чылтыр-чылтыр итеп аккан сулар киңәш биргән кебек тоелды, Су да миңа киңәш бирде диеп шул минутта кайгым җуелды. Кат-кат юсаң керләр агара бит, чайкавы җитсә бигерәк тазара, Тизерәк кит, уйлаган уеңа җит, дип, морадыңа иреш, Авырлыктан башың арала, дип, су буйларын буйлап йөргәнемдә, Бер Ходайдан теләп йөргәнемдә, һаваларда килә бер болыт, Бу болытта миңа киңәш биргән кебек булды, кайгым җиңеләйде шул минут. Өемә кайтып киңәш итәм, балаларым, насыйп булса уйлаган уемны эшләрмен, Иртән Рәшидә апаең кереп сөйләп чыкты, бигерәк матур күргән төшләрне. (хәзер болар юрыйлар инде Оренбурга китүне. Балалары күп аның. Алар исән, Мурсалимов – шофер, - аф) Мин ул төшне яхшыга юрадым, машина өстәлендә ак тауар, (Рәшидә апай әйтә – аф), Ул тауар (товар – мш) безгә Оренбургка юл булыр, иншалла Рахман, Балаларымны ачтан үтермәсәм, сугышны җиңеп чыксак, Алдагы көнебездә, балаларым, дәрәҗәгез сезнең зур булыр, иншалла Рахман. Морадын бирсә ирешербез. Иртән торып сазда таллар кисәм, беләкләрем талып бетәдер, Уф, дип әйткән кайнар сулышыма, тал яфрагы көеп китәдер. Иртә торып тагы йөгерәм сарык савам диеп фермага, Сугыш вакытлары бигерәк авыр, бөтен халык калды нормыга (нормага – мш). (Бесплатный, трудодни языла, ачлык - аф) Кечкенә балаларым көтү көтә колхоз кырларында яланда, Тырышыгыз, балаларым, тырышыгыз, диям, куанырбыз иген алганда. Кызгана-кызгана йокыдан уятам, Өчәве дә сикреп торалар, Быел игенне күп алырбыз, әнием, дип, Үзләренчә пылан коралар. Меңгә якын трудодни эшләдек колхозда, Ала алмадык грамм игенне, Бер грамм да иген алалмагач Минем тормышларым җимерелде. Аталы-улы киттеләр фронтка Совет илебезне сакларга, Кайрылып ач карыннарым белән Өзелеп җылыймын мин шул чакларда. Атабыз Хәбибрахман, улыбыз Фәтхерәхман, Мурсалимов фамилиябез, Бу кадәрле авыр тормышка Ничек кенә түзик диябез. Өч ел тордым алты балам белән, Инде озаттым берсен фронтка, Авыр сугышларда ачтан үтермичә үстердем, Бәбкәйләрем сезне, газиз анагызны онытмаң. Чәшкә күтәреп йөгерәбез кладовойга колхозга Бүлешергә бодай бөртеген, Уңлы-суллы сөртеп күзләремне Киптерә алмыйм яшьле керфегем. Җылый-җылый кайтам кладовойдан, Балаларым моның белән нишләек? Катык эчсәк тә үлмәбез, Тизерәк Оренбургка китәек. Җылый-җылый килдем сельсоветка, Киңәш итәргә мин уйладым Оренбургка китәргә, Сельсовет киңәш бирде: “Сәгыйдә апа, авыртмаган .... Бер нәрсә юк бит ярдәм итәргә”. Менә шуны җигеп китәрсең, дип, Председатель бирде бер чана, Кая барсаң да эшләп ашарсың инде, Синең күзеңә карый биш бала. Ике генә бәрәңге эзләсәк тә Таба алмый идек әҗәткә, 1000 гә якын трудодни эшләдек, Шуңа алдык өч пот азатка (остряк, тавыкка ашата торган - аф), Инде безгә нишләргә? Уйлыйм тизерәк Оренбургка китәргә. Үзебез ач, үзем ялангач, Күзем битми барып җитәргә. (автобуслар йөрми - аф), Ай Аллам, бер Ходаем бар киңәш итәргә. Сорыйм Ходайдан, сыерымны җигеп китәргә. Кая безгә толып, кая юрган Балаларымны төреп китәргә? Төннәр йокламый тирән уйга батам, Бер Ходаем белә уемны, Добровольно сугышларга китәр идем, Балаларым кисә муенымны. И газиз Аллам, инде миңа нишләргә? Уйлыйм сыерымны җигеп китәргә. Тез буыннарым калтырый Туган илемне ташлап китәргә. Хәлем бетеп мин сәкегә утырдым Тез буыннарым талганга, Бу язуларны яздым, туганкайларым, Ач үзәгем янып барганга. И газиз Аллам, әченеп теләгән теләкләремне кабул ит, я Рабби, Раббым, кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер. Нишләргә? Я Рабби! Кыш үтермә, я Рабби, кабер казулары кыен булыр.Ходайдан телим, җәй үтер, я Рабби, я Рабби, җәй үтер, кабер казуы кыен булыр. Амин, амин. Язучы Мөрсәлимова Сәгыйдә. Фәрзәнә: Фәҗигале хәлгә язылганны бәет дип атыйлар. Фатыйма җырлый төрле көйләргә: Өстемдәге ак күлмәгем Ысклад өстенә ыскылат, Ахирәтемнең хәлен беләм, Миңа билет беспылат. Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Бик вафасыз дөньдыр, Күп кешене вәйран итеп Мохтаҗ иткән дөньядыр. Атлас ефәк салдырып кәфен салырлар, Зур өйләреннән чыгарып Илтеп гүргә куярлар. Җанымны бирмим дисәңдә, Бирмәенчә файда юк, Я сәфәрдә, я хәзердә Җаның алган дөньядыр. Тудык-үләбез. Әнидән ишеттем. Әни җирне үлчәргә төшеп китте. Ничә метр икән, дип. Әни ахирәтләре белән җырлый иде. Бишек тибрәткәндә җырладым: Аллаһу, Аллаһу, Кәҗәләрне тауга ку, Тау битләре буклансын, Минем балам йокласын. Аллаһу, Аллаһу, Кәҗәләрне тауга ку, Тал яфрагын кимерсен, Минем улым симерсен. Улым Зиннурны шулай йоклата идем. Әбделбарый хәзрәт сөйли, “һы” ны чыгарып әйтегез, Аллаһы дигәндә, ди. Ибраева Фәрзәнә Галиевна 1926 нчы елда туган. Илецкий район, Нижнеозерныйда туган. Хәзер Оренбургта улында тора. (Җырлый төрле көйләргә, француз яулык дигәне искиткеч матур. тавышы бик матур - мш): Гөлбакчаларына кермәс идем, Кош тавышкайларын сөямен, И үземне үзем ник бетереп Нигә бу кадәрле көямен. Авторы мин, Ибраева Фәрзәнә. Бакчаларда гөлем бар, Гөл өстендә сөлгем бар, Сагынамын да хат язамын,(3 мәртәбә) Сездән башка кемем бар. Моны балаларыма яздым. Кайда барсам – шунда киртәләр, Бәхетемне эзлим, өметемне эзмим, Китерер кебек аны иртәләр. Авторы Ибраева Фәрзәнә. Күпер астым күләгә, килдем сине күрмәгә, ахирәт, Дускаем, дип, якын күреп, Бергәләшеп йөрмәгә. Авторы Фәрзәнә. Кулъяулыгым очып китте Язгы җил давылларда, И бәбкәем сагынганда, Сез бит чит авылларда. Сәхраларда яткан чакта Җил алды юрганымны, И бәбкәем, язып җибәр (3 мәртәбә) Ни хәлдә торганыңны? Күк күгәрчен күкләрдә, Дустым, күңлең кемнәрдә? Дустым, күңлең миндә булса, Кил җомга кич көннәрдә. Заграничный пыяла, Баскан саен уала, Минем дустым күп сөйләшми, Сөйләшергә ояла. Минем дускаем бар иде, Үзем белән пар иде, Аккан суны туктатырлык Матурлыгы бар иде. (Бик матур көй - мш): И безнең дә тугай, тугай, Тугай, тугай, тугай- Ларда берәү кул болгай. Кулларында француз яулык бугай, Безнең сөйгән җарлар шул бугай. Бәбекәем, рәхәт яшә, Башың михнәт күрмәсен, Дөнья-ахирәт игелек күр, Йөзеңдә нур сүнмәсен. Француз яулык – минем әнием җырлый иде “Киндәләүкәй буе” дигән көй. Безнең Озерныйдан бер ничә километр ерак түгел Киндәләү дигән елга бар. Шуның турында чыгарганнар инде безнең авыл кешеләре. Әнием Озерныйныкы. Киндәләүкәй буе, ай күк томан, Күпсен-мәгез, дуслар, күп тормам, Бу җәйләрдә торсам, кышлар тормам, Сез сагынган чакларда мин булмам. Сандугачлар сайрый ай күрдеңме, Сайрый гына бирсен дидеңме, Сагынганкай чакта юк сәлам хат, Саргаеп кай ла үлсен дисеңме. Сагынып кайтам сине, син көтәсең мине, Мин кайтсам синең ишегең ачыла, Өстәлемдә утырып чәйләр эчсәм, Сагынуларым шунда басыла. Гомер иттек бергә, Рәхәт синдә гомер итәргә, Җәйләре тиз үтә, кышлар килеп җитә, Кызганамын ташлап китәргә. Эчең тулы без бит күбәү идек, Безне генә ташлап киттеләр, Эчләремә Бер көн үлсәм мин дә, Җимерелсең синдә, Кайгыларга түзә алмассың, Кадерләмәс бер кем, Рәнҗетерләр һәр көн, Мин булмагач тора алмассың. Бакчадагы шомырт агачлары Яшәрмәсләр, сынып бетәрләр, Сандугачкайлырым мин булмагач Ямансулап очып китәрләр. Мөнәҗәт диеп атала монсы. (Фәрзәнә апа Бәдавам китабын укый)
Бәдәвам:
Имам йорты гыйбәдәт, Тирә ере манара, Нурлары балкып тора, Күрдек, әлхәмделилла. И олуглар, кечекләр, Һәм талиблар, салихлар, Ник ятасыз гафелләр Бармаенча сабакка? Хакны сөйгән бәндәләр Сәхәр вакты торгайлар, Ник ятасыз гафелләр Зекер әйтми Аллага? Намазсызның тотканын Этләргә биргел ашын, Күрмәгел аның йөзен, Аллаһ дигел бәдәвам. Байлыгы катар-катар, Аягы комга батар, Наданнар дәүләт тотар, Аллаһ дигел бәдәвам. Әгәр иригә әйтсә (бер хатын инде - ф), Сәндин нә күрдем, дисә, Күпме изгелек итсә Барый харам, дидия. Намаз укыган очар, Кәүсәр шәрабын эчәр, Оҗмахта хурлар кочар, Аллаһ дигел бәдәвам. Бу дөньяга кунакмыз, Гамәл өчен кәлепмез, Кыямәткә барырмыз, Аллаһ дигел бәдәвам. Дөньяны сез куарсыз, Күп малларны җыярсыз, Барын куеп китәрсез, Аллаһ дигел бәдәвам. Дөнья куган михнәттә, Һәм мөшака зәхмәттә, Төрлү-төрлү газапта, Аллаһ дигел бәдәвам. Исерек эчкән инсан, Адәм түгел ул хайван, Бел хайвандин ул яман, Аллаһ дигел бәдәвам. Исерткечне бел харам, Нәҗес мордардыр һаман, Катрәсе кандин яман, Аллаһ дигел бәдәвам. Бу дөньяны сәүмәңез, Гафләт эчрә калмаңыз, Намазыгызны куймаңыз, Аллаһ дигел бәдәвам. Исерек – Тәңре дошманы, Дошман, белгел сән аны, Дусты аның шәйтаны, Аллаһ дигел бәдәвам. Аерма яхшыларның арасындин, ерак итмә хәбибем карасындин. И Ходаем, и Ходаем, и Хода, иманымны ахирәттә бир, Хода. Амин. Монсы да мөнәҗәт дигән инде: Хөрмәтеңә канәгатем, Рәсүлемә салаватым, Җөмләмезгә насыйп әйлә Рәсүлюлла шәфәгатен. Кунак булдык өеңездә, Зекер әйтик түреңездә, Иман тнуры йөзеңездә, Нур балкысын өеңездә. Кунак өе - җәннәт түре, Кунаклар да җәннәт хуры, Оҗмахларда насыйп әйлә Рәсүлюлламызның нурын. Амин. Килеп кердем өеңезгә, Тәсбих күрдем чөеңездә, Тәсбих әҗерләрен бирсен Кыямәттә үзеңезгә. Әй, туганнарым, сыйладыңыз, Татлы нигъмәтләреңез илә, Бер Ходаем сыйласын сезне Җәннәт нигъмәтләре илә. Минем бүләгем юк сезгә, Ни бүләкләр бирәем сезгә, Ходаем биргән бүләгем, Хәер-дога кыйлам сезгә. Мөнәҗәтләр әйтим әле, Бу өйләр нур белән тулсын, Бу мәҗлесне ясаучыга Сигез оҗмах насыйп булсын. Бу мәҗлесләр күркәм улсын, Гомереңез озын улсын, Әҗәлгә Хак бирер форсат, Тиз улмасын вафатыңыз. Бу мәҗлесләр рәфыйкъ улсын, Рәсүлюлла шәфыйкъ улсын, Савабы вә әҗер илән Гамәл дәфтәреңез тулсын. Алланың рәхмәте яусын, Бу өйләр нур илән тулсын, Әзерләгән хөрмәтеңез Оҗмах емешләре улсын. Амин. Әнием укый иде барыларын, ул өйрәткән ие. Муса Җәлилнең әнкәсенең мөнәҗәте. Фатыйма апа укый: Бик нык авырыймын, балам, Үлсәм – күрмәенчә калам, Зарланып сезгә хат салам, Уйлап карагыз сез, балам. Бик сагындым мин сезләрне, Бигерәк тә кызларымны, Тилмерттегез күзләремне, Ник жәлләмисез сез, балам. Иртә торсам да мин көтәм, Кичкә керсәм дә мин көтәм, Сезнең өчле өчен мин ут йотам, Бик сагындым сезне, балам. Читтә йөргән балалар бит, Бик күп кайгы салалар, Ахры җанымны аларар, Сагындым мин сезне, балам. Ана күңле бит балада, Бала күңле бит далада, Шул сүзләр рас .... Бик каты сагындым, балам. Дөньяда бар бит дүрт балам, Үлсәм берсен дә күрми калам, Шулай язгандыр бит Аллам, Сагындым мин сезне, балам. Төшләрдә күреп уянам, Аны сөйләп мин куанам, Кайтырсыз диеп җуанам, Сагындым мин сезне, балам. Чит илдә бит сез үзегез, Хатларда килә сүзегез, Үзәкләремне өздегез, Бик сагындым сезне, балам. Халыклар иртә торалар, Берсен берсендә күрәләр, Хәлләрен дә белешәләр, Бик сагындым сезне, балам. Мин дә бит иртә торамын, Хатларыгызны көтәмен, Юксынып мин аһ итәмен, Сагындым мин сезне, балам. Казанга да мин бит бардым, Оренбургта да тордым, Ахры аерылып үләрмен, Ник жәлләмисез сез, балам. Монда яздым мин сүземне, Күралмассыз сез үземне, Саргайттыгыз бит йөземне, Сагынган идем бит, балам. Кече кызым бит Хәдичә, Сөя идем мин һәр кичә, Үлем китәмен күрмичә, Сагынган идем бит, балам. Хәдичә Оренбургта тора. Үлем хәле каты икән, Аны һәр кем татый икән, Үлгәч кеше кайтмый икән, Гафил булмагыз сез, балам. Олы улым Ибраһим, Көтә идем мин һәрдаим, Миннән васыять шул сиңа - Искә ал син җомга саен. Ибраһим, син балакаем, Тыңла син минем әйткәнемне, Мине искә алган чакта Калдырма син әткәеңне. Зәйнәп белән Хәдичәмне Бүләк итеп мин калдырам, Яшь көйләренә калалар, Шулар өчен мин кайгырам. Миндә бит үлем көннәре - Сезгә бит кайгы көннәре, Сезнең өчен җанганнарым, Көйдерер кара гүрләрне. Муса улым сиңа әйтәм, Туганнарыңны нык кара Миңа үлем вакытлары җитте, (может кайтыр - аф) Кылып булмый бит чара. Кара туфрак асларында Калачак бу тәннәрем, Берегезне дә күрәлмадым, Шуңарга әрни җаннарым. Зәйнәп кызым, сиңа әйтәм, Тырыш син, яхшы булырга, Туганнарың белән бергә Тырыш син тату торырга. Зәйнәп, юлдан адашмагыз, Начар юлга сез басмагыз, Ходай хакы өчен әйтәм – Начар юлларага басмагыз. Кулыгызда бар вакытта Әзерәк хәер дә бирегез, Миннән васыять шул сезгә - Мәңге игелек күрегез. Кече кызым бит Хәдичә, Йөзләреннән ул нур чәчә, Никадәрле аһ итсәм дә, Үлеп китәм бит күрмичә, Белмәдегез бит кадремне, Таба алмассыз кабремне, Барыгыз да ташлап китеп Яндырдыгыз бит бәгъремне. Әҗәл авырулары җитте Минем бу газиз башыма, Инде хәзер мин барамын Бер Ходаемның каршына. Нинди тилмереп көтсәм дә Килмәдегез бит каршыма, Нинди бу бәхетсезлекләр бит, Минем бу моңлы башыма. Соль-Илецкига барган җылны бер әби алып килде. Шушы гарәпчә язуны укыды. Гарәпчә белмим. Теге әбигә әйтәм, язып алыйм әле. Балам, вакытым юк, ди. Ул арабскийны әйтеп торды, мин болай яздып тордым. Шуны төнлә булса да барып язып алдым квартирында. Теге әби алган шул Муса Җәлилләрнең авыллары кайда булгандыр, кайсы авылда, шул авылда сарайларын бозганда кыстырып куйган. Теге әбигә гарәпчә дога дип биргәннәр. Ә ул мөнәҗәт булып чыкты. Менә шушы. Бер Ходаем, тәкъдирдер, Безне шулай аерды, Дүрт балам дүрт ботак иде, Бар да миннән аерылды. Аерулары тиз икән, Аерылгач өмет өз икән, Аерылуның хәленә Нәрсә ничек түз икән. И сөекле кызларым, Бу инде соңгы сүзләрем, Кыямәт көне җитмичә Күрә алмассыз йөзләрем. Мин китәм ерак сәфәргә, Ходаем, хәерле булсын, Моны укыган адәмнәр, Миңа фатиха кыйлсын. Бик күп сүзләр мин сөйләдем, Кемнәр тотар соң сөягем, Никадәрле сагынсам да, Сабырлыклар мин теләдем. Кара җирләрнең астында Черер инде тәннәрем, Ахры бер көн алып китәр, Эчемә җыйган тәгамнәрем. Ибраһим, Муса, Хәдичә, Зәйнәп, Хуш исән сау булыгыз, Исән вакытта дөньяда Тату матур торыгыз. Бетте. Казахлар бик яхшы адәмнәр. Казахка барсаң сарык суя, Нугайга барсаң тавык суя, аның да күп булмас микән дип, яртысын алып куя. Берәү әйтте - шундук язып куям. Теге бала шундый рәхимле бала. Бу бәет. Мин киткәч балам суларга баткан, Мин кайтканчы ул моргта яткан. Йөрәгем яна, яшьләрем ага, Кыска гомерле булган бу бала. Тар каберләрдә ята гәүдәсе, Күз алларымда аның шәүләсе. Килеп керәйде елмаеп-көлеп, Ходай тәкъдирен белми бит белеп. Абыйлары белән чыкканнар кырга, Балам ашыккан җан тапшырырга. Машина белән алып барганнар, Кире кайтмаган, суларда калган. Сөлек кебек бәбкәем ята кабердә, Бу хәлләр булыр дип уйламадым да. Су төпләрендә яннарын бирде, Аны күмәргә күп халык килде. Ул күп халыклар озата киттеләр, Дусларым әйтә, сабыр ит, диләр. Сабыр итәргә мөмкин түгел бит, Утлар кабынды, чи ит янмый бит. Аның өчен мин риза үләргә, Туганнарым юк кайгы бүләргә. Кабер эчендә ятар идем мин, Ике баламны карар идең син. Үзем үлсәм дә үкенечем юк, Балалар үсте - елар кешем юк. Хатының бик яшь, ике балаң бар, Син үлгәч миңа ни ямь бар. Кемгә тапшырдың яшь хатыныңны, Ялгыз калдырдың бәхетсез анаңны. Шимбә-якшәмбе килеп хәл белдең, Әнекәем, дип, юатып йөрдең. Үкенечләргә, бәбкәм, шулай булгансың, Кыска гомерле булып тугансың. Сөекле хатының озата алмады, Каберләреңә туфрак салмады. Родильный домда ята хатының, Уйлап утырам ничек кайтыр ул. Кемнәргә карар Фәритем, диеп, Баласын сөяр, ятимем, диеп. Берсе өйдә инде баласы. Әтисе суга батып үлә. Кайткач өенә родильныйдан бик кыен булыр, Ире булмагач күңле боегыр. Уйлап ятадыр Фәрит өйдә, дип, Эштән кайткачтын миңа килә, дип. Көтмә инде, киленем, ул кайтмас җирдә, Аерылдык Фәриттән инде гомергә. Кыямәт көнсез күрешү юк инде, Балам хәсрәте алып китәр инде. Ишек алдында калды эзләре, Йөрәктән китми әйткән сүзләре. Рәхимле сүзләр белән күңлем күтәрдең, Ике ял көнең миндә үткәрдең. Нихәлләр итеп онтырмын үзен, Кайчакта йөрәгем сабырсызлана, Түзәр хәлем юк, эчтә ут яна. Мәңге риза мин күршеләремә, Һәркайсысы хәл сорап керә.
Табалмыйм, нинди көйгә әйтергә.
Б ягы: Казахча җырлыйлар да көләләр. Исерек турында Фатыйма апа укый: Өйдә һич тынычлык юк бу исерек булганда, Иртә тора бакыра, Төннә буе какыра, Күз кабаклары шешкән, Шайтан кебек утыра. Ашамый бернәрсә дә, Һаман күңеле шишара, (поллитра кирәк, ди – аф), Аяклары калтырый, Акча да юк кесәдә. Кузгалалмый урыныннан, Ачуланып болгана, Балалары елап утыра Аналары елаганга. Кагана-кагына сугыла һәр якка, Төрле эшкә куыла, Сокращение булса Бөтен күзгә хур була. Сокращение булса Иң элек моны каптыра, Трудовоен пычратып Эш табалмый утыра. Шушы эшләр яхшы булса Төптән уйлап карагыз, Яхшылыкка алып барса Берегез дә калмагыз. Әйдә, бегом, шуның артыннан йөгерегез, ди. Ибраева Фәрзәнә җырлый: Капкаларыңны ачып куй Җәйге көннәр ямьлегә, Совет илен, туган илне, Румия, Яшәтербез мәңгегә. Каргалы көе: Төнбоеклы тирән күлдә Тезелеп йөзә аккошлар, Үсеп җиткәч чит җирләрдә Йөртә безне язмышлар. Балачагым үтте минем Ажурнай кырларында, Сагынуларым, сагышларым Бүгенге җырларымда. Аклы яулык – чите мамык, Бәйлә, тузды димәле, Картлыгымның читенлеген Сөйләп уздырыйм әле. Исмәле, җил, өзмәле, син, Яшьлегемнең чәчәген, Яшь чагымда ник әйтмәдең Картлыгым киләчәген. Яшь чагымда мин дә йөрдем Йөгерә-йөгерә йөргәләп, Инде хәзер картлык килде, Дустым, диеп, көлгәләп. Картайтасың бар кешене, Ал чәчәген коясың, Ал чәчәген алып куеп Сары чәчкә куясың (биткә- аф). Яшь чагында гел уйлыйсың Менә рәхәт җитәр, дип. Күңлеңә дә китермисең Картлык килеп җитәр, дип. Исмәле, җил, өзмәле, син, Әзерәк кенә сабыр ит, Миңа килгән картлыкларны Мөмкин булса алып кит. Амакшама көе диләр ие урам көен. Каргалының капкалары Барысы да запорсыз, Әллә үзем бик сагынам, Әллә үзем сабырсыз. Сабыр итик, сабыр итик, Сабыр пигамбәр эше, Морадына бер ирешә Сабырлык иткән кеше. Ал кадыйм түшләремә, Гөл кадыйм түшләремә, Йокыларыма китәлмим, Керәсез төшләремә. Идел буе көенә: Идел бит ул, Идел бит ул, Идел ике икән шул, Икең ике илдә булгач Сагындыра икән шул. Эстәрленең суы арткан, Басмасы суга баткан, Тышым кояш булган белән, Эчләремә ут капкан. Матур, матур дип әйтәләр, Матур микән Эстәрле, Иске хәсрәтем бетмәгән, Яңа хәсрәт өстәлде. Ибраева: Кулымдагы йөзегемнең, Исемнәре Фирүзә, Быел түккән күз яшемә Аккошлар килеп йөзә. Куандыкка барган чакта, Озерный кайсы якта, Уй уйлама, җырлар җырла Эчләрең пошкан чакта. Без үскән чакта җырлаган җырлар. Йөрер идем тугаемда, Кайтсам Ык буйларына, Яшел болын, бөдрә таллар Гел минем уйларымда. Кыйблалардин искән җилләр Ыкка китәдер кебек, Нечкә билем, бөдрә чәчем Өзелеп көтәдер кебек. “Ык буе” дигән җыр. Яшь вакытта җырлаган җырлар. Аргы очтан килденме лә, Бирге очтан килдеңме (2 тапкыр), Мин сагынганны белдеңме (2 тапкыр), Үзең белеп килдеңме? Сагынам сезне, дуслар, уянам да, Таң әтәчләре канат какканда, Тәрәзәмне ачып төнгә карыйм, Уйлыйм сезне таңнар атканда. Сандугачлар сузып сайраганда Тавышларын бәлки отарсыз, Минем шушы язган җырларымны Истәлегем итеп тотарсыз. Кайларда син, кайларда син, Җилләр китерми сәләм, Йолдызларга менәр идем Сезне шунда дисәләр. Фатыйма апа Йосыф китабын укый: Йосып төше (татарчалаткан) Ялгыз Йосып тәмам 11 яшьләр иде, Якуп итәгендә йоклар иде ... etc Добро Сибгатеннән ишеттем. Ул әби үлде инде, Каргалыныкы ие. Добро әбиеннән ишеттем бу көйне (Кол Гали китабы турында - мш). Каргалының байлары Салдырганнар зур амбар, ди, Йосыф пигамбәр ниләр күргән, Бер мескенгә ни сан бар. Мөхәммәдиядән (көйли): Алып килдем синең качкан колыңны, Юктыр хәйләсе китәргә, Инде моңа ничек хөкем итәргә? Ибраева Фәрзәнә: Без утырган машинаның Тоткасы тимер иде, Сезне күреп бер сөйләшсәм, Әсиләсе, Вәсиләсе, Кәмиләсе, Ясиләсе, Хәсрәтем кимер иде. Агыйдел алкын булса да, Сулары салкын булсын, Үзебез ерак булсак та, Әсиләсе, Вәсиләсе, Кәмиләсе, Ясиләсе, Күңелләр якын булсын. Фатыйма: Әсиләсен әйтмә, егетләр җырлаганда кызларга әйтә биргәннәр. Фәрзәнә: Агыйделнең күпере Киң дә түгелдер инде, Хәзер синең күңелләрең (3 тапкыр) Миндә түгелдер инде. Яңа чыккан машина – Төягәннәр катуклар, Үзең монда, ахирәтең кайда,(3 тапкыр) Дип кычкыра кәккүкләр. ... Алмалы алмагачлар, Үзең монда, дустың кайда (3 тапкыр) Дип сайрый сандугачлар. Өч ятажлы җырлар. Безнең Каргалы коесы Бигерәк тирән казылган, Кырсаң китми, юсаң бетми (3 тапкыр), Маңгаеңа язылган. Болыт чыгып яңгыр яуса Зәңгәрләнә һавалар, Духтыр тапмый, әптик сатмый (3 тапкыр) Сагынуга дәвалар. Фатыйма: (өч тапкыр әйткәндә йөрәгеңдә кала). Явып яр тулмас, Асыл кош талга кунмас, Асыл коштай сөйгән ярың Китсә – яныңда булмас. Нигә кушылалар икән Болытларга болытлар, (2 тапкыр) Нигә бик тиз үтә икән Бу кадерле минутлар. Сәхраларда ялгыз йөргән чакта Мин дә сөям чәчәк исләрен, Бүләк итәм, бәгърем, Ал, тартынма, ал син, Яшьлегемнең кайнар хисләрен. Сәхраларда ялгыз йөргән чакта Мин дә сөям чәчәк исләрен, Там төшермәм, бәгърем, Тап төшермәм, Аңа шаһит булыр барлык дусларым. Сәхраләрдә ялгыз йөргән чакта Җилләр исеп чәчне тарата, Бәхет бит ул, дуслар, Шуны онытмагыз, Ул саф йөрәкләрен ярата. Китаптан алдым, “Яшьлек хисләре”, дигән пьесадан (өстәге җырларны әйтә-мш). Агыйделне киң диләр, Аны диңгез димиләр, Сөйгәнең кала димиләр, Сөймәгәнне димлиләр Ай-лилиләү, лилиләү, лилиләү, Ай-лилиләү, лилиләү, ләү. Агыйделгә басма салдым Каенын сайлап кына, Яннарыңа барыр идем Кош булып сайрап кына. Ай-лилиләү, лилиләү, лилиләү, Ай-лилиләү, лилиләү, ләү.
Тәмам Б ягы. Arlington, WA, USA? , 20 нче июль, 2014. Masguda
|