|
|
Муса Җәлилнең әнисе Рәхимә Җәлилованың мөнәҗәте.
Бу мөнәҗәтне Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында яшәгән Фатыйма апа Абдрахманова 1992 нче елда тапшырды. Аның сөйләве: “Соль-Илецкига барган җылны бер әби алып килде. Шушы гарәпчә язуны укыды. Гарәпчә белмим. Теге әбигә әйтәм, язып алыйм әле. Балам, вакытым юк, ди. Ул арабскийны әйтеп торды, мин болай яздып тордым. Шуны төнлә булса да барып язып алдым квартирында. Теге әби алган шул Муса Җәлилләрнең авыллары кайда булгандыр, кайсы авылда, шул авылда сарайларын бозганда кыстырылып куйган бүрәнәләре арасына. Теге әбигә гарәпчә дога дип биргәннәр. Ә ул мөнәҗәт Муса Җәлилнең әнисенеке булып чыкты”.
Бик нык авырыймын, балам, Үлсәм – күрмәенчә калам, Зарланып сезгә хат салам, Уйлап карагыз сез, балам. Бик сагындым мин сезләрне, Бигерәк тә кызларымны, Тилмерттегез күзләремне, Ник жәлләмисез сез, балам. Иртә торсам да мин көтәм, Кичкә керсәм дә мин көтәм, Сезнең өчен мин ут йотам, Бик сагындым сезне, балам. Читтә йөргән балалар бит, Бик күп кайгы салалар, Ахры җанымны алалар, Сагындым мин сезне, балам. Дөньяда бар бит дүрт балам, Үлсәм берсен дә күрми калам, Шулай язгандыр бит Аллам, Сагындым мин сезне, балам. Төшләрдә күреп уянам, Аны сөйләп мин куанам, Кайтырсыз диеп җуанам, Сагындым мин сезне, балам. Чит илдә бит сез үзегез, Хатларда килә сүзегез, Үзәкләремне өздегез, Бик сагындым сезне, балам. Халыклар иртә торалар, Берсен берсендә күрәләр, Хәлләрен дә белешәләр, Бик сагындым сезне, балам. Мин дә бит иртә торамын, Хатларыгызны көтәмен, Юксынып мин аһ итәмен, Сагындым мин сезне, балам. Казанга да мин бит бардым, Оренбургта да тордым, Ахры аерылып үләрмен, Ник жәлләмисез сез, балам. Монда яздым мин сүземне, Күралмассыз сез үземне, Саргайттыгыз бит йөземне, Сагынган идем бит, балам. Кече кызым бит Хәдичә, Сөя идем мин һәр кичә, Үлем китәмен күрмичә, Сагынган идем бит, балам. Үлем хәле каты икән, Аны һәр кем татый икән, Үлгәч кеше кайтмый икән, Гафил булмагыз сез, балам. Олы улым Ибраһим, Көтә идем мин һәрдаим, Миннән васыять шул сиңа - Искә ал син җомга саен. Ибраһим, син балакаем, Тыңла син минем әйткәнемне, Мине искә алган чакта Калдырма син әткәеңне. Зәйнәп белән Хәдичәмне Бүләк итеп мин калдырам, Яшь көйләренә калалар, Шулар өчен мин кайгырам. Миндә бит үлем көннәре - Сезгә бит кайгы көннәре, Сезнең өчен җанганнарым, Көйдерер кара гүрләрне. Муса улым сиңа әйтәм, Туганнарыңны нык кара, Миңа үлем вакытлары җитте, Кылып булмый бит чара. Кара туфрак асларында Калачак бу тәннәрем, Берегезне дә күрәлмадым, Шуңарга әрни җаннарым. Зәйнәп кызым, сиңа әйтәм, Тырыш син, яхшы булырга, Туганнарың белән бергә Тырыш син тату торырга. Зәйнәп, юлдан адашмагыз, Начар юлга сез басмагыз, Ходай хакы өчен әйтәм – Начар юлларага басмагыз. Кулыгызда бар вакытта Әзерәк хәер дә бирегез, Миннән васыять шул сезгә - Мәңге игелек күрегез. Кече кызым бит Хәдичә, Йөзләреннән ул нур чәчә, Никадәрле аһ итсәм дә, Үлеп китәм бит күрмичә, Белмәдегез бит кадремне, Таба алмассыз кабремне, Барыгыз да ташлап китеп Яндырдыгыз бит бәгъремне. Әҗәл авырулары җитте Минем бу газиз башыма, Инде хәзер мин барамын Бер Ходаемның каршына. Нинди тилмереп көтсәм дә Килмәдегез бит каршыма, Нинди бу бәхетсезлекләр бит, Минем бу моңлы башыма. Бер Ходаем, тәкъдирдер, Безне шулай аерды, Дүрт балам дүрт ботак иде, Бар да миннән аерылды. Аерулары тиз икән, Аерылгач өмет өз икән, Аерылуның хәленә Нәрсә ничек түз икән. И сөекле кызларым, Бу инде соңгы сүзләрем, Кыямәт көне җитмичә Күрә алмассыз йөзләрем. Мин китәм ерак сәфәргә, Ходаем, хәерле булсын, Моны укыган адәмнәр, Миңа фатиха кыйлсын. Бик күп сүзләр мин сөйләдем, Кемнәр тотар соң сөягем, Никадәрле сагынсам да, Сабырлыклар мин теләдем. Кара җирләрнең астында Черер инде тәннәрем, Ахры бер көн алып китәр, Эчемә җыйган тәгамнәрем. Ибраһим, Муса, Хәдичә, Зәйнәп, Хуш исән сау булыгыз, Исән вакытта дөньяда Тату матур торыгыз.
Рәхимә апа Җәлилова 1928 нче елда вафат булган.
Мәсгудә Шәмсетдинова, 2014 нче ел, июль ае.
|