|
|
79. Абубакирова Мөнәвәрә, Җылан-Әхмәт, И бидогош, ХХ
- Әүкәй – ахирәт дигән сүз - Әбүбакирова Мөнәвәрә, 1924 нче елда туган. Үрге Чебенле авылы, Оренбург өлкәсе
Абубакирова Мөнәвәрә – АМ Шәмсетдинова Мәсгудә – ШМ АМ: Без баларак вакытта туплы, лапталы уйный торган иек. Бу якта берничә кеше тора, бу якта берничә. Пар-пар буласың, ике яктада пар булып бер булырга тиеш. Тупны бәрәсең, менә моның хәтле таяк белән тупка сугып еппәрәсең дә теге як тоталса җиңгәне була, тоталмаса – әле болар һаман суга бирә. Без бала вакытта уйный торган иек. Хәзер аны да уйнамыйлар. Ак тирәк, күк тирәк. Третий лишнийдә каеш сугу. Менә монауында ике кеше тора, менә монда ике кеше тора. Берсе артык. Сабантуйлар уен белән булмады. Хәзер чыкты гына бит ул. Сабантуй элгәре уенсыз гына булган. Һәркем үзенә чыккан. Иптәше-иптәше. Ыруглары белән, шыйллык булган. Әрәмәгә төшүне шыйллык дигәннәр. Шыйллык диябез дә куябыз. Имеш әрәмәгә төшсәләр, шул шыйллык аталган. ШМ: Килен төшкәндә мылтык атулар булганмы? АМ: Бар, хәзер дә бар. Имеш инде җен качсын. Җен булган дип әйтәләр бит инде әби-бабайлар. ШМ: Каян качсын? АМ: Кызның җене качсынмы, я былмаса, бу өйдә бәла-каза булмасын. Җен шайтаннар булмасын, я убыр булмасын дигәннән китереп аталардырмы инде. ШМ: Башыннан башлыйбыз, яучылардан.. АМ: Балак чыккан берсе, берсе тыгылган булган, әби кеше булса да, бабай кеше булса да. Җәяү килгәннәр, ат белән йөрү булмаган. Чапаннарын кигәннәр, камзулларын. Әби булса шалын бөркәнгән, мәскәүле күлмәген кигән. Хәзерге генә кебек булмаган бит инде аларда күлмәк. Матур булган. Мәскәүле күлмәк, татар күлмәге. Әбине килә торганны хәбәр иткәннәр бит инде. Менә яучы әби килә бәләнчә көнне, фәлән кешегә килергә тиеш. Аны бөтен кеше күзәтеп торган - китәме, китеп барамы икән ул, ничек итеп китеп бара, дип. Күңелле булган ине ул вакытта, әйбит. Шуннан ул әби, теге кызның әнисе берәүне үз янына алган инде ул, берүзе генә булмаган. Әүкәйме, туганымы, килендәшеме.. ШМ: Әүкәй? АМ: Әүкәй – ахирәт дигән сүз. Әнисе генә булган. Әти юк. Яучы хәбәр салырга гына килә. Шуннан килә дә, менә мин ди, шундый исәп-хисап белән килдем, әгәр риза булсагыз фәләнчә җегеттән фәләнчәнең улын кабул күрсәгез. Әүвәле бит инде байларның кәнизәк, ялчы кызлары булган бит инде. Ул инде тизерәк чәйне әзерләп, ул инде алдан ук кайсы ергә әзерләргә билгеле бит инде аларның, әзерләп, абыстай, әйдә, чыгыгыз, дип, икенче бүлмәгә чакыра торган гадәт булган. Шуннан соң чыгып хәл-әхвәлләрен сорашканнар да алар, сөйләшкәннәр дә, менә шул вахытта дип уйлашалар. Бу әни әйткән, атасы белән сөйләшербез, киңәшләшербез дә, шуннан соң түгәрәк өстәл ашаулык ясарбыз, дип. Егетнең әти-әнисе белән. Яучының эше бетте инде. Кияүләр яучыга акчаны баштан ук бирәләр. Бар, син килеш, юлың уңсын, менә сиңа фәлән хәтле. Аннан кызны килешкәннән соң тагын була кашимир күлмәкме анда, чортмы.. Ул вакытта йөзек кебек галәмәт юк, булмаган. Анда сораган шәмшәле читек, анда сораганнар калфак, анда сораганнар камзул, анда сораган теге кашимир шалны. Шуннан соң фәләнчә кадактан баскан киез сораганнар. Җоннан баскан, идәнгә, сәкегә җәя торган киез булган. Түшәк сораганнар, юрган. Килешкәндә егеттән сорыйлар инде. Шуннан соң фәләнчә кадак май, фәләнчә кадак бал, дигәннәр. Ул вакытта аз-мазны гына сорамаганнар. Ул заманда бавырсак кебек нәрсә пешермәгәннәр, җегетне зурлап, кияүне зурлап хәлвә пешергәннәр дә, туй вакытында чәк-чәк пешергәннәр дә, чәлпәк пешергәннәр. Ул чәлпәк дигән монауың хәтле зур, казаннарга салып сары майда гына пешерә торган булган, авызыңда гына тота торган булган, шундый әйбәт булган. Шуны апкилгән кешеләр данлыклы булганнар. Яучыга вәгъдә куеп җибәрә бу кызның әнисе, ярар фәләнчә көнне килсеннәр, дип. Бер башлагач барган инде. Җәй булса егетнең әти-әнисе карандаска (тарантас - мш) утырып йөргәннәр, арба түгел. Үзләре генә килгән кыңгырау тагып. Кыш булса чанада. Байларында кошовка да булгандыр. Ул заманда хәзерге вакыт шикелле аракы эчә торган гадәт булмаган. Бисмиллаларын әйтеп сәкегә утырганнар да үзләренең кирәк догаларын тәвәккәл тәгалләһы диеп укыганнар да, ашаганнар, эчкәннәр дә, шуннан соң алар үзләренең кирәкләрен барсын да ачыклап сөйләшкәннәр. Килешергә килгән кешеләр кыз әтисенә сөлге биргәннәр, әнисенә я шал, я яулык. Әйдә ризалаштык, кода-кодагый, без сезне көтәбез дигәннәр кияүнең ата-анасы кызның ата-анасына. Шул көнне сезне көтәбез. Менә туй башланып китте инде. Барысы да әзерләнәләр. Ул вакытта иң кадерле әтигә бирелә торган носки булган. Сырлап бәйләнгән. Кияү ноские диләр. Ак сарык йөненнән. Биатай кешегә. Иң кадерле бүләк. Егет белән кыз бер-берсен күрмимләр әле. “Әттен” – ахырына дигән сүз. Хәзер туйның вәгъдәсен куештылар инде былар. Куырта башлыйлар инде туйны, кабаландыралар. Безнең гадәттә аш бирәләр. Кулланма – ит белән токмач, бешбармак шикелле. Азакта – прощай салмасы, ит белән бәрәңге шулпасы чыгаралар. Иң азаккы булганга белгәннәр инде, шуны бирсәләр инде сый беткәне была. Борын эчмәгәннәр. Егетне шул туй көнне кыз янына бәет әйтеп ябалар. Ач ишегең, нинди гәүдәңне күрәем. Мин аны ишеткәнем юк, китапта гына укыдым. Егетне алып килгән туган-ыруглары бәет әйтәләр. Бер кеше генә әйтмәгән. Чана белән килә биргәннәр. Килеп җиткәннәр, капкадан кертми торганнар бәет әйтмичә. Бәет бер төрле генә була. Ул вакытта җиккәннәр ат кошевой, килә биргәннәр. Ишегенә килеп җиткән вакытта капкадан кертми торганнар – бәет әйткәннәр. Бүлмәнең ишегенә килеп җиткәчтен, җегет ишеккә килсә бер ир-иркәсе – малай берсе тыштан тоткан, берсе эчтән тоткан. Тыштагынарга бүләк бирмичә бу тыштагы ишек яныннан китмәгән. Кыз бүлмәсенең ишегендә. Теге егет китте бит инде бүләген алгач, минем апай мең тәңкә, ишек бавы йөз тәңкә, дип тора икән егет эчтәге егет тагын. Ишекне ачкачтын моның да бүрегенәме, кәләпүшенәме акча сала да, я пәкеме, шуннан соң кереп китә. Кыз йортына килде бит инде кодалар. Олыраклар утыралар, яшерәкләр – җизни булганнар, абый булганнар, туган-оруглары бу егетне бүлмәгә ап киләләр икән инде дә, шуннан егетне кертеп эшне бетереп, кыз йортына кереп догалар кылып шуннан ашарга утыралар. Кызның бик якын гына җиңгисе була икән инде, кыз белән эш иткән. Аларга ашарга бирергә кирәк. Шуннан соң таңда мунча яккан мунча җиңгие. Бүлмә җиңгие булган. МШ: Һәрберсенә бүләк бирергә кирәк. АМ: Кирәк. Хәзер бу мунчы җиңгие мунчы яга да караңгыда таң атканчы иң беренче шул егет белән кызны кертеп чгара. Шуннан соң синең ягың керәме, минем ягым керәме, кыз ягы егет ягын кертә, хөрмәтли инде. МШ: Кыз белән егетне япканда аерым өй булганмы? АМ: Ул заманда өйнең аерым бүлмәсе булган. Бүлмә дип аталган. Казан якларында Ак Келәт дип атаганнар. Бездә Бүлмә атала. Кыз бер айсызмы, я бер елсызмы егет йортына төшмәгән. Баласы булса да. Кияүне сыйлаганнар янә дә. Көндез әтиләре янына кайтып киткәндә, кич монда кунарга килгән. Имеш ки, чәк-чәккә пәке кадаган булган егет кыз яраклы булмаса. Капкадан кергәч, бусагадан өйгә керә торган вакытта мендәр салганнар киленнең аяк астына. Мылтыкны кыз йортына кияүне ап килгән вакытта капка төбенә килеп егетне кертәбез дигәндә мылтык атканнар. Имеш җен качкан порох исенә. Кызга гына бирелә торган мәһәр атала. Килен кияү йортына бирнә белән килә. Килен токмачы ясаганнар киленне йортка төшергәч. Ул вакытта туйга катышканнарның теге ягын да бу ягын да чакырганнар. Иң якыны, бер керә алмый калганы була бит, аны да чакырганнар, күңеле булып калмасын инде бит. Күкрәкчәне хәзер лифчик диләр бит инде. Калфак, яулык, пирчәткә янагайларга бәйләнгән. Бәйләнгән зат ул заманда иң кадерле саналган. Носки, пирчәтка, күлмәкне бер нәрсәгә дә санамаганнар. Әнә шул биатайга сырлы носки бирсәләр – ул данлыклы булган. Матур ул. Ап-актан бәйләп. Кайберләре бер еллап төшермәгәннәр кызларын. Кадерләгәннәр. Андый кадерләр юк инде хәзерге заманнарда. МШ: Хәзер бала туа, бала туемы, чәеме булганмы? АМ: Булган, булган. Бәби чәе аталган ул. Куаныч. Кендек әбигә күлмәк, сабын алып киләсеңме. Ул вакытта гаеп булмаган. Иске алып киләсеңме ул вакытта бәбигә. Бәби чәенә бер атна булганда да чакырганнар. Яшь булганны көтмәгәннәр. Сөннәт үзенә башка булган. Сөннәткә бирәбез дигәннәр дә, аш ясаганнар да үзләре ир-атлар җыйналганнар. Бабайлар булган. Шул сөннәт туе дип аталган. Әбиләрне кртмәгәннәр. МШ: Хәлвәне сездә ничек ясаганнар? АМ: Майны кыздырасың да, онны болгатасың да салып матур гына итеп кызарганчы, шуннан соң баллы суны саласың да май белән он өстенә, ул хәлвә дип аталган. Бу кызны хәзер егеткә килештеләр бит инде, бу җегет тәрәзәгә килә икән. Әниләр заманында. Шул тәрәзәнең ярыгыннан гына күрә икән кызны. Бәтрәкләре инде, көчлерәкләре, оятсызырак дигән шикелле тәрәзәне күбрәк ачып куялар икән инде. Кызны күрсен дип. Шуннан соң моның җиңгисе пешергән хәлвәне кияүгә алып чыгып бирә икән инде. Шуннан соң моны алып чыгып бирсә болар тату булган булалар бит ине. Бу үзенең ахиисе (ахирәте - мш) белән ап кайта да икән инде чәй эчәләр икән ине. Әллә кем булганнардыр инде. Ул бик кадерле булган ул ул заманда хәлвә. Үзләренең гадәте инде янә дә. Кияүне хөрмәтләгән булган эштерме инде ул, бер уйласаң. МШ: Ул заманнарда сихырчылар булганмы? АМ: Әниләр заманында белмәгәннәрдер дип, уйлыйм, үзләренчә маташтырганнардыр. Ул сихырчылар беткән ул. Ул пигамбәрләр заманында гына көчле булган ул. Аларга бик көчле кирәк уку. ... Йортның хуҗасы булган. Мунчаларда, абзарларда пәри-җен булган. Йорт хуҗасы була тиләр аны хәзердә. Йорт тынычсыз булса өй хуҗасы яратмаган була тигән булалар. Кем белә инде. Борынгы вакытта инде җеннәр булган дип әйтәләр. Хәзерге дөбер-шатырга җен юктыр инде ул. МШ: Бәет белән мөнәҗәтне ничек аерасыз бер-берсеннән? АМ: Бәет бит ул берәүнең... менә әйттек бит әле туйда әйтелә дип. Мөнәҗәт ул берәүнең кайгы-хәсрәтеннән чыккан. Күңеленнән кайнап чыккан шул мөнәҗәт атала. Үзе чыгарган. Бәетне берәү чыгарган да син дә җырлагансың, мин дә җырлаганмын. МШ: Әбиләрегез әкиятләр сөйлиләр идеме? АМ: Бер әби ятим булган. Шуның бердән генә бер бөртек кызы булган. Болар икәү генә гомер кичергәннәр. Ул заманда хәзерге дүрт тәрәзәле өй булмаган. Бер тәрәзә ишек алдына караган, бер тәрәзә урамга караган. Шуннан соң бу кыз инде су керергә яраткан. Борын бит инде матур, сулар чиста булган, кызлар ул вакытта да су керергә йөргәннәр. Менә безнең кызыбыз кебек кыз әүкәйләре белән инде иртәдә бара су керергә, кичтә бара икән инде. Үзе бара икән дә иң азактан чыга икән судан. Инде су яраткан. Шуннан соң, бәли, бердән бер көнне барып су кереп күтәрелеп караса әүкәйләре чыгып киенеп беткән, кайтып баралар икән. Ай Аллаһы Ходаем, әүкәйләр кайтып бара бит, дип, бу да йөгереп чыгып күлмәген кия-кия йөгерермен дисә күлмәге өстендә бер җылан ята имеш. Шуннан соң теге җылан әйтә, син миңа, ди, барам, дип әйтсәң, күлмәгеңне бирәм, ди. Кеше теле белән әйтә тегеңәргә. Бу кыз инде озак та тормый уйланып, ярар, ди дә куя. Алырга да тиз генә йөгерергә бит инде бу кызга, артта калмаска ахирәтләреннән. Без көзгә килербез, дип кала (җылан – мш). Болар бит инде җәй көне кереп инде йөри шушының кебек вакытта. Без көзгә килербез кычкырып җылан. Бу кыз ахирәтләрен барып җитә. Бер кешегә дә әйтми бу турыда. Әнисенә дә сөйләми. Шулай бер мәлне көз көне әнисе җөн эрләп утыра икән ишек алды тәрәзәсе янында, бу кыз әнисе янында йөри икән инде. Бер вакыт җыланнар ишек алдына кереп килә икән боларның. Шуннан бу кыз әнисеннән алда күргән дә, уй, әни, җыланнар кереп килә, дигән икән. Әнисе аптырап калган. Уй, нишлик икән, Ходаем, тәрәзә капкачы да юк, чыга да алмыйлар инде аны ябырга. Болар ишекләрен бикләгәннәр, морҗаларын япканнар, имеш, кермәсләр. Шуннан соң болар тәрәзәне ватканнар да балланып өстән аска кергәннәр дә өйгә бу кызны алып чыкканнар да киткәннәр. Алып чыгып киткәннәр дә шуңардан соң бу кыз өч ел әнисен күрмәгән. Әнисе кызын югалткан. Шулай да тагы бер тагы өч елдан соң әби шул тәрәзә янында утырса бу кыз кайтып килә икән. Бер кулына ир бала җитәкләгән, бер кулына кыз бала җитәкләгән. Әнисе дә аптырап та киткән. Ой Аллам, бу ни хәл, өнемме, төшемме, дип, йөгереп чыккан. Бу җегетне каргаганнар булган. Борын заман каргыш-сихыр булган бит дидек бит инде. Шул җегетне җылан булсын дип үги әнисе каргаган булган икән. Бу ничәдер җылга җылан булып йөзеп киткән булган икән. Күп кызларны күзәткән. Шушы кызны яраткан ул бу җылан. Шуннан бер мәлне әйткән бу җылан: Менә мин сине шушы гына сәгатькә кайтарам, син әниеңне күр дә, дигән, килеп җит шушы урынга дигән. Боларны су астыннан чыгарып еппәргән булган бер ердән. Өч мәртәбә кычкырырсың. Әгәр дә беренче мәртәбә кычкырганда ишетмәсәм өч мәртәбә кычкырырсың. Җылан Әхмәт, чык, тип, кычкыр син, дигән. Әнисе моның инде һәйбәтләп теге кыздан тыңлап, сөйләгәнен тыңлап утырган. Ничек барасың анда, кайсылай итеп чыгып ала ул сезне, ничек итеп барсаң кайсылай итеп төшеп китә аласыз, дип сорашкан бит инде. Бу кыз матур итеп әнисенә сөйләп биргән. Әнисе җылаган, сыктаган да, и балам, бер генә кич йокла инде дип, үтенгән дә, бу кыз әнисенең сүзен екмыйча йоклап калган. Ай яктысы чыккачтын әби балта алган, чабата кигән, башына яулыкны бөркәнгән, камзулын кигән дә китеп бара. Барган да болар чыккан җиргә, белде бит инде әби сорашып. Кыз белән ананың тавышы бер була бит ине, Җылан Әхмәт, чык, дип бер әйтүгә Әхмәт башын калкыткан судан. Башын калкыткан оңгайлы әби шундый чапкан - Әхмәтнең башы өзелеп яр читенә төшкән. Кып-кызыл кан булды ди су өсте. Бу әби хәзер янын тындырды да ди, кайтып китте ди инде. Кайтты ди, балалары белмәде дә ди әбинең киткәнен дә, кайтканын да. Шуннан соң бер вакыт таң атты ди инде. Тордылар, ашадылар, эчтеләр. Хәзер моның кайтып китә торган сәгате җитте кызның. Икенче көн бит инде. Шуннан бу кыз инде әнисе белән хушлашып, әни, хуш, сау бул, инде мин китим инде, Әхмәт үпкәләр, дип, балаларын алды да бу хәзер теге су буена китте. Әнисе озатып калды булды бит инде хәзер. Шуннан соң бара да бу, кыз кычкыра, Әхмәт чык, чыгып ал, дип кычкыра. Ике дә кычкыра, өч тә кычкыра бу, Әхмәт чыкмый да куя. Ой, Аллам, бу ни булды дип тирә ягына каранып торса Әхмәтнең башы яр читендә ята ди. И болар тегенең башын кочаклап еладылар. Балалары да, үзе дә. И бу җылады ди, берен бере яраткан булганнар инде болар Әхмәт җылан булса да. Шуннан соң бу кыз җылап аптырап торды да ди, дөньяның кызыгы калмады инде миңа. Сораса килгән булган борын. Аллаһы тәгаләдән үтенеп сораса. Минем кыз баламны таңда сайрый торган сандугач ит, тигән. Кыз баласы сандугач булып очып киткән. Ир баламны карлугач итеп очыр син, дигән. Шул әйтүгә карлугач булып очып киткән ир баласы. Эй, мин бала карый алмаган кәккүк ит инде мине, дигән икән. Бу кәккүк булып тирәк башына кунган. Ире һәлак булгач дөньяның кызыгын тапмаган инде. Әби боларны харап иткән. Баламны янымда калдырам дип уйлаган да инде. Бу барып чыкмаган. Икенче сөйли торган әкиятем “Үги әни” дип атала: Бер әби белән бабай яшәгән дип сөйли торганнар иде әби белән бабайлар безгә. Шул әби белән бабайның бер кызы белән бер улы булган. Күп яши торгач әбисе үлеп китә бабайның. Бу кыз белән җегет ятим калалар. Боларның әтиләре бер әби алырга уйлый. Шуннан берәү белән килешеп әбине ала да бу, әби моның ике баласын да яратмый башлый. Башын бәйли дә, авыруга сабыша да ята бу әби. Бу бабай курка икән инде, аһ, тегесе дә үлде, монысы да үлерме микәнни, дип. Ә бу әби, хәйлә булып ята икән һәрвакыт балаларны яратмаганы өчен нәрсә дә булса бер уй уйлап йөргән ул. Теге табибчыга бара икән. Борын заман врачка бармаганнар, табибчыга йөргәннәр. Табибчыга барганда, үзе тәүдә сөйләшеп кайткан. Менә мин берәүгә барган идем, шуның ике баласы бар, әллә нишләп бер дә яратмыйм аларны, ди. Табибчыга әйтә. Табибчы әйтә, алай булгачтын ди син ирең белән килегез, ди, мин аңарга хәйлә табырмын, ди. Бу ята бит инде ире эштән кайткан вакытта, менә мин бер нәрсә уйлап ятам, ди. Әйдәле фәләнч табибчыга барыйк, ди, бу бабаена әйтә. Ай, алай булса, әйтә ди дә, атын җигә дә әбисен табибчыга алып бара. Шул вакытта бу табибчы инде әйбәтләп хуплап боларны, таныш бит инде бу хатынга, каршы ала да инде, болар үзләренчә хәл-әхвәлне сөйләгән булалар ине. Бу табибчы уйлап утырган була да, менә алай булгачтын, ди,син хатының яшәсен, дип әйтсәң, синең бер ир балаң, бер кыз балаң бар икән, шул ир баланы суеп хатыныңа итен ашатмыйча хатының терелмәс, тигән. И, бу бабай инде шул хәтле нишләргә дә белмәде инде ди, бала да жалко, хатын да кирәк бит инде моңарга. Шулай иттереп болар кайтып киттеләр, ди. Бу, әтисе моның кайтты да ди, кыз бала ишек алдында йөыри икән, ә ир бала инде урамда уйнап йөри икән. Әтисе кайтып аты туарганнан соң өй алдысына кергәндә ди, пычак кайрып утыра ди. Бу кыз бала кайтып кергән дә, әти, ни ясыйсың, дип сорый икән әтисеннән. Әтисе әйтә икән, кызым, менә абыеңа әйтмә, без табибчыга барган иек, менә шулай дип кайтардылар бит әле. Улыңны суеп ашатмасаң әбиең терелмәс дип әйтеп. И бу кыз баоа нишләргә дә белмәде ди, йөгереп чыгып китте дә ди, абыйсын тапты да ди, абый, менә әти шулай дип әйтә бит, ти икән. Шуннан абыйсы әйтә икән. Иркәм, ярар, суйганына да риза. Син минем итемне ашама, дип әйтә ди. Әниләр ашый күрсеннәр, ә син ашама. Тәрәзә янына гына утыр да тәрәзәдән генә ыргытып утыр минем сөягемне, дип, әйтә, ди. Шуннан теге кыз бала тәрәзә янына утыра икән инде, аш әзерләгәчтен, борын заман өстәл булмаган, сәкедә утыралар икән инде. Бу кыз бала абыйсының бер бөртек сөяген җиргә төшетмәстән җыйнап барып һәммәсендә. Бер күк чөпрәккә төрергә кушкан абыйсы. А ягы тәмам Б ягы Бу кыз күк чөпрәккә төрә дә абыйсының сөякләрен, әтисе дә белми, әнисе дә белми кая куйганын. Камышлыкка ап барып абыйсы әйткән урынга күмә. Иркәм, ди, син онытма мине күмгәчтен, ди. Бераздан барып карап тор, ди. Шуннан бу кыз бала шулай итеп абыйсы әйткән буенча җыйнап ап барып күк чөпрәккә төреп күмә дә бераздан соң барса шушы күк чөпрәктәге сөяк күкәйгә әйләнгән, ди. Икенчегә барса, теге борыннаган, ди. Күкәй борыннаган, ди. Өченчегә барса, теге кош булып очкан да киткән, ди. Инде яңадан бу күрә дә алмаган очканын кош булып очканын. Бу инде кайгырып йөри икән абыйсы турында ашамыйча-эчмичә, әтисе уйламый да икән инде, безгә язмыш шушылай икән бит инде. Шуннан соң шушы җегет кош булып очып бер кибетченең түбәсенә барып кунган. Ул вакытта һәркем үзе тота алса кибет тоткан. Бу кибетченең түбәсенә барып кунган да болай дип ерлай икән: И бидогош, бидогош, сөяк санак җыйдыгыз, күк чүпрәккә төрдегез, камышлыкка күмдегез, - дип җырлай икән бу кош. Кибетче, ай Аллам, бу нинди асыл кош, нинди моңны кош бу, бнәрсә җырлый дип йөгереп чыкса, бу кош әйтә икән. Кибетче әйтә икән, и кош, кибеткә кереп җырла әле. Ни теләсәң шуны бирермен, дип әйтә икән. Кибетче кушкан буенча бу кош кибеткә кереп җырлый: И бидогош, бидогош, сөяк санак җыйдыгыз, күк чөпрәккә төрдегез, камышлыкка күмдегез, дип җырласа. И бидогош, бидогош – үзен үзе мескен итеп күрсәтә, бит инде. Иркәсенә дә, әтисенә дә белгертү өчен инде. Бу кибетче, нәрсә телисең, кошчык, ал, сиңа ни кирәк, дисә, миңа бернәрсәдә кирәкми, бал бир, ди икән бу кибетчегә. Ал, дип, бал бирә дә, икенче кибет башына барып куна икән бу кош тагын. Утыра да, тагын бу җырны җырлый икән: И бидогош, бидогош, сөяк санак җыйдыгыз, күк чүпрәккә төрдегез, камышлыкка күмдегез, - дип җырлай икән бу кош тагын. Ай алла, нинди моңны кош бу дип янә икенче кибетче йөгереп чыкса бу кошны күрә. Бу моңны кошны үзенең кибетенә чакыра тагын. Кибет эчендә тагын җырлый бу кош. Бик кызгана бит инде кибетче кошны. И Кошчык, сиңа нәрсә кирәк, дисә, миңа сез пачка энә бирегез, ди. Бер пачка энә ала да очып чыгып китә. Әтиләренең капка башына барып куна икән дә инде. Әтисе дә йөри икән шунда, иркәсе дә йөри икән инде үзләренең ишек алдысында, теге үги әни дә йөри икән инде. Бара да капка башында янә шушы кибетчегә ерлаган ерны ерлый икән инде бу. Бу кыз аптырап кала. Уй, абый, абый, абыем, дип җөгерә икән тегенең каршысына. Абыйсы әйтә икән, кил, иркәм, бал каптырам. Абыйсының каршысына йөгереп барып бал капканда, әтисе дә, мин дә кабам, мин дә кабам, дип йөөгерә икән улы каршысына, аңнамаса да. Әниләре, ой Аллам, Ходаем, мин дә калмыйм, мин дә калмыйм, дип бу бабай артыннан йөгереп килсә бал белән энә каптыра да куя. Менә безнең язмышыбызны син кайсылай итеп боздың, менә мин дә сиңа яманга яман эш эшлим әле ди дә, әниләре шунда ук энә кадалгач инде үлеп кала. Ә болар инде өчәү өр яңадан әтисе, улы, кызы яшәп торып калалар. Бетте шуның белән. Бу әкиятне мин бала вакытта ишеттем әбиләрдән. Башккача каян беләсең. Хәзер хикәят сөйләмиләр бит ул. Хәзер телевизор булмаса күңелсез тоялар. Хикәят дигәнне белмиләр дә. Менә мин моны бер-бер балага сөйләсәм, куркалар. Без бу көйләрне сугыш вакытында җырладык. Шушы Идел дигән, Сәрмән көйләрен җырласак, Шахта көйләрен җырласак безнең кайгыларыбыз беткән кебек, эшкә җиңел итеп йөри торган иек. Җәяү йөрсәк тә арымадык ул вакытларда без. Шушы көйләрне җырлап еппәрәбез дә күңелләребез ачылып китә торган ие. Идел бит (җырлый): “Идел бит киңел бит ул тирән бит ул, Идел өсләрендә очкан аккошларга тиң бит ул”. Үзләребезнең егетләребезне шулай мактап ерлаганбыз да үзебезгә җиңеллек сымак тоелган инде. “Идел ярларына барып ла әйтер идем лә Иделгә лә, әйтер лә идем мин Иделгә, минем лә кайгыларымны илтеп сал, дип, диңгезгә”. Шахта көенә: “Әллә нигә лә бик яратам Шахта көйләрен ерларга, борылып аккан ла сулар кебек лә, төшәм лә төрле уйларга. Ай янында ла якты йолдыз, минем йолдызым гына, таң алдыннан ул да сүнә лә, калам ялгызым гына.” Шушы көйләр көч биргән биргән. Борыннан килеп яткан җырлар. Күкрәккә керсә кешенең моңыбулса ерлыйсың. Яшьләр ерламый бу ерларны. Отып алсаң бер дә чыкмый икән күңелдән. Менә мин хәзер внучкамны, бәләкәй кызымны өйрәтеп йөрим шушындый татар халык көйләрен ерласын, белсен. Күп балалар татарча ерлый да белмиләр. Чебенне халкы бит ул бит җырчан булган. Хәзерге буын гына ерламый. Бик әйбәт халык булган алар. Дружный яшәгәннәр алар. Нишләптер шушы вакытта яшьләр яши белми торган вакыт булды. Уел көе: “Карлугачкаем кара, муеннарый ала, Һавалардай менеп ләй югалай. Бәхетлеләй барда илләрдә яши, бәхетсезнең ләй башларый югала. ”, дип җырлаганнар. Озак хезмәт иткәннәр, аннар соң чит җирләргә киткәннәр эш эзләп. Үзләренчә семьяларын сагынып шушындый җырларны җырлаганнар алар. Орбагый – борынгы сүз. Әниләрнең әниләре әйткән ул сүзләрне. Соңга таба аларны мөнәҗәт дип тә әйткәннәр. Шул икесе бер юлга баса торган сүз инде. Ул орбагый дигән – берәүнең башыннан үткән гамәлне үзенең күңеленнән чыгарып язган ул аны. Ничек тә итеп аңлаткан шуны. Үзебезнең тел белән дә, китап теле беләнерәк тә иттереп китереп көйләп сөйләп җырлап моң чыгарган ул. Үзенең күкрәгендәге моңын шулай иттереп чыгарган ул. Үзенең көе була. Уел кебек җырланмый, үзенең сыйфатлы гына үзенә күрә бер моңы көе генә була инде кыска. Бәетләр көе шундый гына була бит. Орбагыйны безнеңәниләрнең әниләре чыгарган аны. Хәзерге шикелле язучылар булмаган бит инде ул вакытта. Һәркем үзе үзенең белгәнен язган да утырган җирдәнме, я булмаса кунак мазарлардамы, яисә әүкәенә. Әүкәе килә дә ахирәте белән. Ахирәте сөйләшеп утырганда укыганмы, я бәйрәмнәрдә укыган булган. Татар халкының бәйрәме күп булган. Белмичә йөрдек тә хәзер аңлый башладык. Безнең мөселман бәйрәме – 12 кадерле бәйрәм бар, диләр. Йомга да зур бәйрәм булган, Корбан да, Ураза бәйрәме дә – шундый вакытларда әби-бабайлар бергә утырмаганнар алар. Бабайлар үзләренә утырган, әбиләр үзләренә утырган. Шул вакытта укыганнар. Һәркем үзенең күкрәгендәге кайгысын шулай итеп чыгарган. Орбагы белән мөнәҗәтне барыбер дисәң дә ярый аларны. Тәүдә орбагый дип әйтелсә, бара торгачтын җиңелерәк телгә күчкәннәр дә мөнәҗәт тип куйганнар аны. Безнең татар халкының бер төрле сүзен әллә ничә төрле итеп тә әйтеп була бит аны. Шуның кебек ул. Шулай дип аңлыйм мин. Бәет инде үзенә башка, үзенең моңы, үзенең көе аның. Орбагый белән бәет ул хәтле бер түгел. Алар башкарак. Такмакны нәрсә ул дип сорыйсышыз килсә, такмак – күңелле нәрсә инде ул. Бер кеше биергә төште исә аңарга такмак әйтеп еппәрәсең, ул бигерәк тә күңелле җиңел итеп биесен дип. Аны нинди көйгә такмакка әйтсәң дә ярый. Берәү төшкәчтен дә: Бас, бас, эзенә, күз тимәсен үзенә, фирештәләр канат җәйсен моның баскан эзенә, һоп, дип кычкырып еппәрсәң, ул бигерәк тә сикереп биеп китә бит инде. Таубашында тукыран, Башын карга чукыган, Бии белмим дигән була, Нинди бии – чукынган, Дигән булып тегенең күңелен күтәреп еппәргән буласың инде. И икегез, икегез, Икегезнең битегез, Икегездә пар килгәнсез Тигез гомер итегез, дип, шундый такмаклар әйтелә. Туй вакытларында. Гармун уйнаган вакытта, кешеләр биешкән вакытта әйтеп еппәрсәң бигерәк тә күңелле булып китә. Әбиләр кыска көйләрне дә җырлыйлар. (“Умырзая” ны җырлый.) Бу көй инде кыска да түгел, озын да түгел. Хәзер генә җырланган җыр да түгел. Безнең чорда җырланыдган җырлар инде болар. Мин Чебенне авылымны бик яратам, аның тирә-ягы урман, тирә ягында су, вак-төяк сулары да күп аның. Сакмар инде хәзер әүвәлгечә түгел инде. Саекты. Шулай булса да без аны яратып Сакмар буена һәр елны төшәбез, шомырт чәчәк аткан вакытта. Ул вакытта матур кошлар, сандугачлар сайрый, магнитофон булса, яздырып алсаң, бөтен мәңгелеккә генә тыңлап торырлык. Шул хәтле матур була ул безнең Сакмар буе. Шуңа багышлап мин шушы туган авылымны җырлыйм әле. Иделбай Нәҗип сүзләре, Таһир Шәрипов музыкасы булган ул. Җырлый: Туган авылым минем, куеныңда синең Гөрләп үтте үсмер елларым. Кырларың хуш исле, һәрчак язлар төсле, Шунда туды тәүге җырларым. Инеш буең ямьле, суларың да тәмле, Җилләрең дә назлы, ягымлы. Айлы кичләрең дә әле исләремдә, — Яратам мин туган ягымны.
Яланнарың иркен, авылымның күрке — Сызылып аткан алсу таңнарың, Һаман синдә күңел, онытырлык түгел Сайрар кошларыңның моңнарын. Таулар ватып, ташлар актарганда, дигән җырны җырлыйм әле. Телдән телгә, моңнан моңга килгән җыр, кемнән ишеткәнемне белмим. (Солтан Габәшинең Эшче операсыннан ария - МШ): Уяу ятсам уйда сез буласыз, Йоклыйм дисәм дә төшемә крәсез, Гәүдәләнеп килеп күз алдыма Исәнме дип куллар бирәсез. Онытмам сезне лә хәтерләрмен, Тормыш диңгезенә лә батсам да, Тормыш дулкыннары мине лә сездән Еракларга илтеп ләй атса да. Әлфия Харисова, Мәсгудә Шәмсетдинова язалар. Рахматуллина Галиябану Мударисовна, 1966 елда Бохарада туган, әнисе Котлыбүкәштән, Балык бистәсе районы, Татарстан; әтисе Борай районы, Кушманак авылы,Башкортостан. 1987 нче елда Каргалыга килгән. МШ: Җеннәр турында Каргалыга килгәнче ишеткәнегез бар идеме? РГ: Безгә мәдрәсәдән шәкертләр килә иде.Мәскәүнең хәзрәте Шамиль башлаган иде, шуннан башлап атна кич җомга алдыннан безгә мунчага киләләр ие. Алардан ишетә башладым җеннәр турында. Камиль абый Казанда хәзрәт бар бит сары гына, шуңардан ишетә башлаган идем. Өстәл әзерләгән идек, мәҗлес сыман булды, шунда сөйләгән иде. Шуннан соң шул төнне куркып йоклый алмадым. Җеннәр кешегә күренми. Авыл җирендә күберәк, чөнки авыл җире тыныч. Электән алар кешедән читтә торалар. Кеше кагылмас өчен, кеше белмәсен дип. Машиналар, кычкыру талашу шәһәрдә. Беренче ишеттем Хәмидә ападан, хәзрәт леән чәй эчәргә кертдер ие. Әйдәгез, чәй эчәбез. Сөйләшә иде, әтисе турында. Хәлиулла хәлфә ул бик зур ишан булды. Әтисе. Өшкерүче булганнар, аларның нәселеннән килә. Әтисе күчерәсе килгән ул өшкерү көчен Хәмидә апага, ал, кызым, юк, алмыйм, әти дигән Хәмидә апа. Төшемә әти килде, менә туалет, әйтә, батырам шунда алмасаң. Төшемдә алдым. Әтисе көчләп алдырган. Аланың нәселенә Аллаһы тәгалә бирде көч кешеләрне карарага, күчерә ул кызына. Кешедән кешегә бирәләр, көче җитсә. Хәмидә ап китап ачадыр ие. Коръәннең тәфсире. Мәгънәсен әйтә. Әтисеннән аңа калды күп китаплар, дәфтәрләр. Әгъзәмгә дә әйтте күчер дип. Сихыр тисә сихыр догасын (фәләк, миннәс) 41 мәртәбә укырга кирәк көн буена. МШ: Нигә 39 түгел? Г: Китапларында язылган, үзләренең цифрлары була. Төш күргән вакытта өч мәртәбә Әлхәмны, өч мәртәбә колхуаллаһыны укырга. Төшемдә күрдем, бер әби килде өшкерегә дип. Хәмидә апа әйтте, ал пыяла су белән, өч мәртәбә Әлхәмне әйт, җиде мәртәбә Колхуалланы укы да, өф әйт, аннан соң эч ул суны. Төшеннән Аллаһы тәгалә өшкертә кешене. Җеннәр өйрәтәләр. Кешенең авыруы өшкерүчегә күчә. Хәлиулла хәлфәнең ике эте булган. Кая бара, калмаганнар. Җеннәр эт сыйфатында аны саклап йөргәннәр. Аны өйрәткән җеннәр. Кемне җеннәр, кемне фирештәләр өйрәтә. Өйрәтү белән кешенең эчендә булырга тиеш көч Аллаһы тәгаләдән бирелгән. Өшкерә торган кешеләрдән рөхсәт булырга тиеш. Фарыз, ир кешегә таяк белән йөрергә 40 яшьтән. Хәлиулла хәлфә кечкенәдән таяк белән йөрегән. Зиратка берүзе менгән, шунда калган берүзе. Кешене күмеп китәләр бит. Хәлиулла хәлфә зиратка барып мәетне тыңлаган. Кешеләр мщетне калдырып 40 адым китәләр дә, фирештәләр сорау алырга киләләр. Мәетнең рухыннан. Хәлиулла хәлфә ярдәм иткән. Нинди сүзләр әйтергә. Менә шундый кеше бик җиңел җавап бирде, кайберләре бик авыр. Хәлиулла хәлфә ишеткән, бик әшәке кеше кабергә күмелгәч иман китергән. Шуны ХХ ишеткән. Коры мәет кала кешенең җаны аяктан чыгып киткән. Элек ХХ зират өстеннән очып киткән, бәдбәхетләр китегез, йөремәгез зират янында, дигән, үбешеп торган яшьләргә. МШ: Зәхмәт нәрсә ул? Г: Җеннәрнең патшалары була. Иң көчле Зәхмәт. Иң әшәке, өчле. ХХ мәчеттә йоклаганга калган. Хәмидә апа ашарга алып килгән. Китапларда язылган, хәтта пигамбәр белән очрашып була. Ураза тотып гыйбәдәт кыйлып 5әр көннәр торган мәчеттә. Безнең мәчеттә мөселман җен –пәриләр тора. Алар намаз укыйлар. Кешегә күренмиләр. Җен ияләшсә өйгә кеше торалмый анда. Шакылдаталар, сыерны асып куялар. Хәмидә, нишлим, дигән бер әби. Җеннәр асып куйганнар сыерын. Карама аларга, алар белән аралашма. Ул сыер шартлаган, бер нәрсә дә калмаган. Мынчада яшиләр, мынчаларда, тегермәндә күмәк яшиләр. Мәҗлесләре шунда. Аларның ризыклары ат бугы, көл, күмер, балчык. Атны яраталар. Ат тора, тирләп бетәләр, атта йөриләр. Тирләп беткән булалар. 1000 бала китергәч кенә җен-хатын үлә. Алар бик акыллы була. Алар Аллаһы тәгаләгә ышаналар. Фәрештәләр күктә, җеннәр аста. Һәрнәрсәнең границасы бар. Җеннәр бик любопытныйлар, фирештәләр нишлиләр икән дип, күккә менгәндә аларны Аллаһы тәгалә тартып төшерә. Фирештәләр чыкмый границадан. Җеннәрнең үз юллары бар, кешегә күренмәс өчен, кагылмас өчен алар үз юллары белән йөриләр. 26нчы июль, 2014 нче ел. Арлингтон, WA. Мәсгудә Шәмсетдинова
|