Masguda I. Shamsutdinova's site


 

80 кассета. Аитова Хөсниямал. Татар Каргалысы


  1. Оренбургская область, Чебеньки, Каргалы. (Тел белгечләренә бирергә Хөсниямал Аитованы)
    Бухараева Эльмира яза: Чебенне. Үрге Чебенне. Станса Чебенне. Хәзер колхоз Дружба.
    Хисматулла улы, Рахматуллин Сәмигулла. 1905 нче елда туган. Әни Казаннан, Базарлы Ашат дигән авылда туган, әтиебез казачий. Төрле халык казачий. Казахлар нападать иткәннәр, хатыннарны талап киткәннәр. Шуннан хөкүмәт казачий ясаган. Запорожский казачий войско бар, Донской бар, Кубанский бар, Оренбургский казачий войско без инде. Күптән. Әтиләр заманында килгәннәр Оренбурдан. Сезне Казачий ясыйбыз дигәннәр. И каеш будыра икән, башка фуражка кидерә икән халыкның яртысы риза булмаган. Яманболактан җир биргәннәр аларга, Башкириядә. Яртысы риза булганнар казачий булырга. Һәр елны ике сум акча түләп торганнар. Ат алырга биргәннәр. Хезмәткә чыкканда ат алып чыга шул акчага. Чиләбе шәһәре, Варшава безгә караган. Николай патша командовать иткән. Ике казачийга бер вагон бирелә. Тимер юл арбасы. Кайтканда аларның зур сандык, папун, ияр, збруй. Атлары белән кайтканнар. Крестьянствга күчәләр. Сугыш булмаса бер кая да китмиләр. Мундир булган кара төстә. Башта фуражка козыреклы. Значогы бар. Значогында бер нәрсә дә язылмаган. Ыштаны лампаслы булган. Бер генә лампаслы. Синий. 5 сантиметр булган. Кылычлары булган. Ияре, аты, кылычы, попонына хәтле, чолгау, барысын да биргәннәр. Мин сугышта артиллериядә булдым. Әти Япон сугышында, Төрек сугышында булган.
    Варшау калаларын күрдем,
    Урамнары чуен таш икән,
    Безнең газиз башларыбыз
    Әйләнеп кайтыр микән.
    Әгәр исән йөреп сау кайтмасам -
    Сау булыгыз туганнар.
    Хор белән җырладылар.
    Яшь киленнәр чыга коега,
    Ир егетнең башына эшләр төшсә
    Арысландай егетләр ...
    Сакмар белән Урал арасы казачество, теге ягы солдат. Крещеный татарлар белән аралашып йөрдек. Урыс дине. Урыс белән урысча сөйләшәләр, урысча бәйрәм итәләр. Татар белән татарча сөйләшәләр. Татарлар мөселман бәйрәмен бәйрәм итәләр. Ат чабышу уеннары специальный башука була – ансы сабантуй исеме. Шиллыкта берничә көннәр – далага чыгып йөгерешәләр, атлар чабыштыралар, көрәшәләр. Еккан кешегә премия бирәләр. Икенче көнне ял итеп яталар. Яз көне була, май аенда була шиллык. Бергә егетләр кызлар кәмәгә төялешеп йөриләр иде. Җырлап. Хәзер аракы эчәләр. Озын көйне дә кыска көйне дә подряд җырлыйлар. Саратовский гармун белән җырлыйлар ие. Бер кызны агасы атып үтерде ялгыш. Бәет чыгарды Зөһрә исемле учительница. Кызның бәете. 15 нче елны микән, 14 нче елнымы ул булды. Бездини укып йөри идек. Чебенне дә мәдрәсә бар ие. Бу бәетне башладым, май сәфәре аенда, фани дөнья ташладым, дип, кыз әйткән була инде. Исән йөреп сау кайтмасак, сау булыгыз туганнар. Яшьләр җырлый инде. Төрле сүз китереп җырлыйлар Шахта көен. Сугышка кызларны алдылар. Шуннан офиөерларны критиковать иттеләр. Рус җырлый бит, сперва самолеты, а девушки потом. Таштан ясап, сугып уйныйлар ие, шара – шар, шуны таш белән тукмаклап түгәрәклиләр ие. 15 – 20 кеше уйнарга мөмкин. Просто сугып җибәрә, кәшәкәсенә тисә, сугып җибәргән таякны, бер-берсенә ялгап җибәрәләр. Башта сугып җибәрә кәшәкә белән шараны, икенче кеше ялгап җибәрә. (похоже на хоккей на траве - мш). Торган кеше туктата инде. Янә сугып җибәрә напротив. Шара җир өстеннән тәгәрәп бара. Төрле таштан түгәрәкләп ясыйлар. Күкәй кебек ташны. Кәшәкәле уен диеп атала. Тезеп утырталар агачны туры гына итеп. Шуннан берничә кеше бәрәләр инде, ауса – җиңүче була инде. Ыргыталар таяк белән - , тезеп утырган чуркалар. Уйнаган кешеләр хисапсыз. (похоже боулинг мш). Адымнап үлчиләр – 15-20 адым. Пәкене кадалып төшсә, тагын чөя теге кеше. Кадалып төшмәсә – отылды. Май кабышлы дигән уен бар ие. Атлы гаскәр керә казачийга. Круг әйләнеп йөриЮ, команда бирә атларны яткырырга. Ат ята, ата бирә инде дошманга аттагы кеше. жигитовка диләзр аны. Мишний дип әйтәләр ие, еракка баралар ие. Урал ягына. Бер җиргә җыйналалар ие уйнарга. Ансы сборный пункт ие инде ул. Харштат дисәң беләләр, алар бөтенләй казачийлар ие. Түбәнге Чебеннедә казачийлар. Алты чакрым. Су агымыннан атала. Су агымы – верхний Урал, Нижний Урал. Суның түбәне Нижний атала. Димитровка авылы бөтенләй казачийлар. Урыс авыллары күп казачийлар. Хәзер колхоз. Элек частная собственность булган. Яңгыр сораганда корбан чалып Ходайдан сорыйлар. Сарык, сыер. Пешерәләр, ашыйлар. Шунда, әрәмәдә була, я яланда була мәҗлес. Аш итеп пешерәләр. Тарелканы тотып барасың. Салып җибәрәләр ашны. Намаз укыйлар Ходайдан сорап. Январ аенда аулагашлар була. Бер өйгә ашамлык пешереп җыелалар. Уен-көлке, биешү. Тамак әйтеп, шуны әйтә биргәннәр. Гармун булган, бездә особенно. Әйләнеп, круг ясып уйныйлар ие, аралаш. Ни попал – җырлыйлар. Медленно әйләнәләр.
    Кояш чыкты, нур балыкты,
    Тәрәзәдән һәм калыкты,
    Уян атам, атам, уян,
    Уянырга вакыт җитте.
    Ул Тукайның шигыре. Габдулла Тукаевның шигырен хор белән җырлый идек. Иван Грозный нападать иткән Казан шәһәренә. Шунда яшь балаларны чәнчеп сөнгегә күтәреп йөргәннәр урыслар. Кирам атлы хәзрәт булган. Шул хаҗга барган да үлеп калган.
    (Маулидне укый килене)
    А тәмам
    В ягы.
    (Маулидне укый килене. Бер вариант Сарвиямал Бадалованыкы белән – мш).
    6 июль, 1991 ел, Аитова Хөсниямал Нигматулловна, Татар Каргалысы. Динара Абдулнасырова, Эльмира Бухараева язалар.
    Х: Бу тәүге иптәшемнең әнисенеке. Үлгәчтен калды. 70 нче елда үлде ул, 72 яшендә. Кызлары бирде, үзләре укый белмәгәч.
    (көйләп укый):
    Рәсүлюлла ятим үзе, ятимләрдә аның күзе,
    Әгәр күрсә ятимләрне барып сөяр иде үзе.
    Рәсүлюлла ятим булган, ятимләрнең кадрен белгән,
    Аларның башларын сыйпап аларның хәлләрен белгән.
    Васыятем шулдыр сезгә, ятимне күрсәгез сезләр,
    Минем кебек тәбәрикләп башларын сыйпагыз сезләр.
    Ятимләрнең башларын сыйпап олугласа бер кемсә,
    Кыямәт көндә алланың дидарын күрер ул кемсә.
    Гает көнне Рәсүлюлла урамнарга чыгып йөрде,
    Агач төбендә утырган ятим баланы ул күрде.


Аның янына утырып аның хәлләрен сорды,
Атам да юк, анам да юк диеп ятим бала җавап бирде.
Рәсүлюлла диде аңа ата булаем мин сиңа,
Ни сүзең бар сөйлә миңа, күзләреннән яшьләр ага.
Шулай дигәч ятим әйтте минем кебек балалар монда,
... Төрле дәвәләрдә (дөя - мш) итәләр сәйраннар монда.
Рәсүлюлла диде аңа дәвә булаем мин сиңа,
Ни сүзең бар сөйлә миңа, күзләремдин яшьләр ага.
Шулай итеп ятим бала Рәсүлюлла аркасына менде,
Бала булып Рәсүлебез ки анда монда йөрде.
...
Аны күреп сәхабалар җыелдылар саф-саф булып.
Рәсүлебез Гомәргә әйтте ...
Рәсүлюлланың кулыннан мине сатып алың диде.
...
Шулай итеп Рәсүлебез ятим баланы юатты,
Ятимнәргә шәфәгать кылганнарга шәфәгать әйләрем диде.
Ятимнәрнең күзе яшьле, кызганырга Рәсүл кушты,
Ятимне жәлләгән кеше – Рәсүлюлланың якын дусты.
Разый булып буем сынды, шәфәгать я Рәсүлюлла,
Кемне күрсәң ...
(Рәсүлүлла ятим үзе, Фатыйма турында көйләп укыды).Эч пошканда укыйлар (Фатыйма, Пигамбәр)
Ялгыз ана, ялгыз ана, күзләреннән яшьләр тама,
Аталар яшьләй үлеп аналар ялгыз кала.
Кызганыч ул ялгыз ана тормышлар авыр бара,
Балалар үсеп җиткәч аналар ялгыз кала.
Балалар үсеп җиткәч барда таралышып бетә,
Ананың йөзе саргаеп күзләреннән нур китә.
Ялгыз ана балаларны бик тырышып үстердең шул,
Хәзер инде ялгыз аңа яшь түгеп үткәрә ул.
Сырхау булган хәлләремдә исәнлегем сорамыйлар,
Әнием, күңелең нәрсә тели дип тә сорамыйлар.
Нинди сүзләр сөйләсәм дә ышанмадың сүзләремә,
Зәһәрең йөзеңә чыгып карадың минем күзләремә.
Күтәрдем мин авырлыклар сезнең өчен, җаным, балам,
Сез авырганда дога кыйлам, терелсә иде диеп газиз балам.
Әнием күп ашый диеп авырсынасыз тамагымны,
Әни юкта ашарбыз дип җыеп куясыз коймагыни.
Җыя-җыя ризыкларны аларга да килер әле,
Шул вакытта ана хәлен үзләре дә белер әле.
Суыкка туңмасын диеп өсләренә яба идем,
Баларым ачыкмасын диеп ризыклар да таба идем.
Авыр хәлемә җитештем, хәлемне сорамый балам,
Бала бәгыре каты икән, бәхиллек сорамый алар.
Күтәрдем мин авырлыклар сезнең өчен, газиз балам,
Сез авырганда дога кыйлдым терелсә иде диеп балам.
Рәхәт күрәсегез килер сезнең дә булса балагыз,
Нинди кыен көннәр үтте һичкем белән киңәшмәдем.
Якты йөзең белән, балам, әнкәем дип эндәшмәдең,
Гомерем үтте хәсрәт белән, ниләр генә ишетмәдем.
Балам, анаң кирәк булыр, үлеп кабергә керсәң дә,
И бәбкәем, газиз балам, мин бит синең тапкан анаң.
Авыр көннәрдә үстердем хөрмәт итәр диеп, балам,
Ни кыенлыклар күрсәм дә сабыр итәмен хәзер.
Сабырларның урны җәннәт, сабыр итәмен хәзер.
Газиз башым күрә килде нинди авырлыкларны,
Бер Ходаем үзе бирә күркәм сабырлыкларны.
Ни кыенлыклар күрсәм дә сабыр итеп түзәмен,
Бер Ходайдан җәннәт теләп күземнән яшь түгәмен.
Бу фани дөньяларда төрле хәсрәтләр күрәм,
Күрәм дә шөкер итәм күркәм сабырлыклар белән.
Сабыр итәм, сабыр итәм, сабырларның урны җәннәт,
Дөньяда сабыр иткәннәр кыямәттә күрмәс михнәт.
Бу мөнәҗәттер инде.
Манара бәете (тулысынча укый көйләп).
Ходаемның язганнарын һаман да бит мин күрәм,
Саклар әле, Ходаем, үзенең рәхмәте белән.
Бу хәсрәтләрдән бер көн коткарыр әле мине,
Тәкъдирдә ни язылса бәндәләр шуны күрә.
Күрүенә сабыр итсәң Ходай тәгалә әҗерен бирер,
Ходай биргән хәсрәткә сабыр итеп чыдаем,
Сабырлыкның ахры алтын шуны көтәмен әле.
Ходай биргән хәсерәткә сабыр итеп чыдаем,
Ахырында рәхәт көннәр бирер әле Ходаем.
Ходай биргән кыенлыклар – сабыр итәргә кирәк,
Китаплар алып укысам тынычлый минем йөрәк.
Ни күрсәң дә сабыр итәм Ходай кушкан эшләргә,
Моны язып калдырамын туганнар, дус ишләргә.
Ходаем язганын күрәмен, сабыр итеп түзәмен,
Бу шигырьләрне сезгә ядъкәр итеп язамын.
Ходай биргән хәсерәткә сабыр итеп чыдаем,
Аюп пигамбәр савабын бирсен инде Ходаем.
Авыру булып 18 ел Аюп пигамбәр ятты,
Сабыр итеп яткан өчен Ходай әҗерен тапты.
Ходай биргән хәсерәткә сабыр итәргә кушкан,
Сабыр итмәгән бәндәләр Ходайга булыр дошман.
Ходаем, салса рәхмәтен, тормам әле гел болай,
Сабыр итеп тә карыймын ник бәхетсез мин болай.
И балалар, сабыр итик Ходай биргән эшкә,
Сабыр итеп шөкер итсәк ...
И туганнар, сабыр иткән ахры морадка җиткән,
Сабыр иткән бәндәләр рәхәт дөньялар көткән.
И кардәшләр, сабыр итик, сабырсыз һич эш булмый,
Сабырсыз булган бәндәләр һичбер рәхәтләр күрми.
Тәкъбиргә язганны күрмәенчә ни чара,
Бу дөньяда кемнәр кала – шуларны уйлап кара.
Сабыр итү бәндәләргә пигамбәрләрдән калган,
Хәзер инде бердә юктыр туры юллардан барган.
Сабыр итергә биргән Ходаем һәр бәндәгә,
Рәхәт көннәр күрермен дип сабыр итәмен әле.
….
Сабыр иткән бәндәләргә Ходай рәхәтен бирә,
Сабыр итмәгән бәндәләр һаман кыямәт күрә.
Тәкъдиреңдә язылганны күрмәенчә чара юк,
Гөнаһым күп, хәсрәт күрәм, яндырадыр .... ут.
Сабыр итәргә тырышың нинди кыенлык күрсәңдә,

Ни күрсәм дә сабыр итәм бер Ходаем бир рәхәтлекләр.
Тәкъдиремдә язылганны мин әле ... күрәм,
Күп хәсрәтләр күрсәм дә сабырлар итәм һаман.
Сабырлык белән үткәрәм барлык күргәннәремне,
.... укып йөрим барлык белгәннәремне.
Сабыр итәм, сабыр итәм Ходаем язган эшкә,
Сабырлыкның савапларын язар әле фирештә.
Бетте.
Карыйлык, Картлык хәбәре:
... Карыйлыгым җитте, йөземнән нурларым бетте,
Иман белән җанымны алсаң миңа шул дәүләтләр җитте.
Караңгы гүрләр эчендә ялгыз калыр минем башым,
Нинди гамәлләрем булса – шул булыр минем юлдашым.
Кыямәт көне булганда гамәл үлчәнә мизанда,
Ул мәхшәр көннәрендә шәфәгать я Рәсүлюлла.
Рәсүлюлла праклары көмештәндер тояклары,
Ихлас белән дога кылыйк без бит дөнья кунаклары.
Кабер атлы мәхкәм сарай, ишеге юк кереп булмай,
Каберләрнең әрвахларый хәлләрен һич белеп булмый.
Аналардин туа бала – хәсрәт утында яна,
Шул утларда яна-яна Газраил җанын ала.
Кеше хәлен кеше белми, яна бәгърем - уты сүнми,
Кайгылардан кеше үлми ирешмәсә әҗәлләргә.
Кымәт атлы көннәрдә әүлиялар килер бергә,
Әүлияләр белән бергә рәхим әйлә безгә дә.
... җәннәткә керт без гасый бәндәгезне,
... насыйп ит күрмәгә барчабызны.
Бетте.
... атлы көннәрдә, илаһи син үзең сакла,
Җәһәннәм утына якма шәфәгать я Рүсүлюлла.
Зифа буемны каты тотмагыз, озак тормамын – ашыктырмагыз.
Кабрем өстенә чардак корыгыз, агач утыртып нурландырыгыз.
Яфраклар ярса, кошлар сайраса, әрвахым шат булыр догалар барса.
Үләннәр үсәр кабрым өстенә, иман нуры булсын кабрем эчендә.
Дөньяда тордым бик әз вахытлар, тиз килер безгз китәр ваквытлар.
Килер Газраил, җанымны алыр, тапкан малларын вайранга калыр.
Намәл кыйлмадым яшь вакытымда, ни җавап бирәм тар ләхетемдә.
Җан бирүләре бигерәк авыр икән, кабер эче караңгы икән.
Караңгы гүрдә калыр бу башым, ләхет кортлары булыр юлдашым.
Килер Газраил, җанымны алыр, кызыл йөзләрем саргаеп калыр.
Якты дөньяны ташлап китәрбез, караңгы гүрләрдә нихәл итәрбез.
Шатланыр идем җомга көн үлсәм, ...
Дога кылыгыз, дусларым, үлсәм, рухым шат булыр догалы булсам.
Газиз туганнар, якын кардәшләр, дога кыйлыгыз, мөэмин-кардәшләр.
Озак тормабыз, без дә үләрбез, актык сүзләрне кемгә сөйләрбез.
Зифа буеңны сузып салырлар, туганнар килеп җылап калырлар.
Дөньяда тордык бераз вакытлар, салкын туфраклар безгә ястыклар.
Юк иптәшләрем, юк балаларым, шул вакыт булыр бик авыр хәлем.
И туганнарым, бик авыр хәлем, булыр юлдашым нурлы иманым.
Илаһи хәсрәтем бетсен, йөрәктән кайгылар китсен, янар ... уты сүнсен, илаһи бир сабырлыкны.
Айя дустым Җабраил, җан алучы Газраил, йомшак ал җаннарымны, сәламәт кыйл иманымны.
Иляһи, хәсрәтем авыр, ничек итим икән сабыр, өзеләдер йөрәк бәгырем, сабырлык бирсәнә, Алла.
Бисмилляһи вә билляһи диюп башлыйк мөнәҗәтне,
Мөхәммәт салляллаһы өммәте өчен яратты сигез оҗмахны.
Сабырлыклар эшнең башы, сабырлык бирү Ходаның эше, сабырлык ул иман нуры,
Сабырлык бирсәнә, Алла.
Иляһи, хәсрәтем авыр, ничек итим икән сабыр, сабырлык ... морадым, сабырлык бирсәнә Алла.
Бу кабернең эче тардыр, ничек тын алырмын икән,
явап бирергә торганда ничек кузгалырмын икән.
Бу кабернең эче салкын, суыныр инде тәннәрем, ...килгәндә ни кыйлыр инде җаннарым.
Ходавәндә морадын бир, ике җиһанның .., атам, анам,хәләл җефетем белән бергә дидарыңны бир. Амин. Ходаем, үзең кабул ит.
Укыек аятел көрсине кич урыннарга ятканда, безгә шунда ярдәм итәр тамугларга атканда.
Укыек аятел көрсине кич урыннарга ятканда, безгә шунда ярдәм итәр җан бирүләргә ятакнда.
Укыек аятел көрсине хифзухума дигән сүзне, Мәрьям ана туйларыннан мәхрүм кыйлмасана безне.
Укыек аятел көрсине хифзухума дигән сүзне, Рәсүлюлла шәфәгатеннән мәхрүм куймасана безне.
Аятелкөрси зур аять, аны һәркем дә зурласын, аны зурлаган бәндәләр җәннәтләргә туры барсын.
Аятелкөрси зур аять, укымый калмагыз аятелкөрсине, укымыйча тынлыкларга янмагыз(?).
Рәсүлюлла миграҗында аятелкөрсине укыган, аятелкөрсине укуны өммәтләренә калдырган.
Укыйк аятелкөрсине, безгә нык укырга кушкан, ихлас белән укысак булырбыз җәннәттә кунак.
Укыйк аятелкөрсине дөньядан үтүне уйлап, ихлас белән укысак булырбыз җәннәттә кунак.
Cабырлыкның савапларын китапларын караганнар,
сабыр иткән бәндәләрне шәһитләрдән санаганнар.

Күзем күрми, языйм дисәм кулым йөрми, минем хәлемне кеше белми, үз-үземә калам хәйран.
Иляһи син үзең кәрим, синең рәхмәтеңә ярыйм, юкса кая мин барыйм, шәфәгать я Рәсүлюлла.
Иляһи син үзең Раббым, яным хәлем сиңа мәгълүм, соңыннан барча эшләрдә мине кыйлмасана мәхрүм.
Кыямәт атлы көннәрдә уңыннан бир китабымны, укыйм дисәм күзем тала, языйм дисәм кулым тала.
Гомерләрем үтеп бара, рәхим кыйл ... Рахман.
Иляһи җөмлә галәмне яраттың кодрәтең белән, ..... рәхмәтең берлән, сиңа салынамын, Алла.
Ходавәндә, ходавәндә, ризык ачкычлары сәндә, дога кылып теләр бәндәң, кабул итүче хаҗәти Аллаһы тәгалә.
Әйдәгез бергә, ятмыйк ..., чыгыйк кузгалыйк якты дөньяга.
Актык көннәрдә, салкын гүрләрдә, ян бирсәм икән җомга көннәрдә.
Якты дөньяда кала исмебез, исәпләгәндә китәр исегез.
Авырып йөрүе, дөнья көтүе, бик авыр хәлләр бит, туганнар, безгә.
Күңелем үсмәде, куллар бармады, хәсрәтле уйлар миннән калмады.
Якты дөньяны күреп туймадым, бу киң дөньяда мәңге тормадым.
Җәйләргә чыксаң .... күк тия, хуш исләр күреп җир...
Каршы басуда сайрый бер тугай, ризыклар беткәч тәкъдирләр шулай.
Яткан урыннар бик рәхәт иде, зәхмәтләр каты – эчләрем көйде.
Йокы күрмәде озын көннәрдә, ризык җыймадың үләр көннәрдә.
Тыннарым бетте, күрәкләрем кипте, ясин укырга вахытлар җитте.
Ачып карарга күзләрем тала, барсы якыннар дөньяда кала.
Җаннарым чыкса, тәнем суынса, юып куегыз Кыйблага таба.
Җан биргән чакта сулар тидерерсез, кырыгыма кадәр Ясин бирерсез.
Васять әйтәмен тыңлар булсагыз, рәнҗеп ятырмын онытыр булсагыз.
Газиз җан бирүләр кичләрдә булса төннәр саклагыз – актык көннәрем.
Зифа буемны үлчәп алырлар, юып пәкъләгәч кәфен салырлар.
Минем киемемне юып эләрсез, онытып бетерми сагынып сөйләрсез.
... кардәшләр, сезләргә әйтәм, ниләр кирәген ачык белгертәм.
Хушландырыгыз зифа буйларым, бу дөньларда актык туйларым.
Күзләр йомылган, сары коелган, безләр сөйләшми – телләр тыелган.
Тәнем бик зәгыйф – каты юмагыз, кире кайталмам – ашыктырмагыз.
Ерак ерләрдән күрә килгәннәр, күреп калырбыз кайтмас дигәннәр.
Җан бирүләре бигерәк сусатыр, нихәл итәрбез – рәхмәтләр артыр.
Алтын алкамны алып калырсыз, җансыз гәүдәмне сузып салырсыз.
Көя кулларым, көя җаннарым, елым тулганчы ямансулармын.
Өйдә чыкканда ашыктырмагыз, бик җылашмагыз, зинһар чыдагыз.
Каберләремне киңрәк казыгыз, ак таш утыртып исемнәремне языгыз.
Бу үлгән вакытта васыять итеп әйткән.
Тыннарым бетә, җаннарым көя, кулымны сузсам – туфракка тия.
Коръәннәр ачып укып калыгыз, әрвахка карап гыйбрәт алыгыз.
Дөньяда тордым бер аз вакытлар, балчыктан безгә йомшак ястыклар.
Яшь вакытларда гамәл кыйлмадым, юлдаш кыйл, Ходаем, нурлы иманым.
Туганнар килгән ерак җирләрдән, сөекле туганнар, каласыз миннән.
Илтерләр мине караңгы гүргә, бер дә кайталмам, китәм гомергә.
Карангы гүрлә күрмәс күзләрем, дога кыйлыгыз – актык сүзләрем.
Җаныңны алсалар, кәфен салсалар, караңгы гүргә илтеп куйсалар.
Дөнья маллары бар да калачак, милләтләр бирсәң (хәерләр бирсәң, ди - ах) бергә барачак.
Кыйлган сәдакаң, кыйлган гамәлләр – краңгы гүрдә иптәшләр алар.
Озак та үтми җитештерделәр, хуш, сау булыгыз, алып киттеләр.

Юлның азагы өзде үзәкне, мең парә итеп телде йөрәкне.
Озата чыгып карап калыгыз, әрвахка карап гыйбрәт алыгыз.
Барып керәм мин караңгы гүргә, ниләр әйтермен Мөнкир, Нәнкиргә.
Дөньяда чакта гамәл кыйлыгыз, минем күк сезләр – шунда барырсыз.
Дөньяга килгән – бар да барачак, гамәлсез барсаң – газап кылыначак.
Бетте уйларым, бетте фәһмеме, уйганып китсәм, юрган – кәфенем.
Уйганып китсәм, күземне ачсам, ялгыз калганмын караңгы гүрдә.
Бу ялгыз өйгә кемнәр китергән, тәрәзәсе юк, кемнәр җиткергән.
Иптәг калмаган, түшәк җәймәгән, күлмәк тегелгән ак буй җәймәдән.
Ялгыз калганмын, йоклаган кебек, уянып китсәм караңгы төн кебек.
Кулларып сузам, күңелемне бозам, куеп киткәннәр, ни хәлләр түзәм.
Кулларым сузсам – тия балчыкка, чыгып китәргә юк бит ачык та.
Кулларым тия- җаннарым көя, бигерәк ямансу бу ят җирдә.
Бер дә таң атмый нинди төн икән, күршеләр керми торган җир икән.
Кояш та чыкмый, нурлар да төшәр, каберем өстенә үләннәр үсәр.
Ялгыз калдым мин караңгы гүрдә, кавыштырсана Ходаем мәхшәр көнендә.
Күлмәкләремне юып элегез, атна кичләрдә дога кылыгыз.
Хуш актык сүзләремне сезгә әйтәмен, барыгызныда ташлап китәмен.
Хуш барчагызда, бәхил булыгыз, укып хәер дога кылыгыз.
Мәет өстендә һәркемгә гыйбрәт өчен укырга тиеш барчаларыбызга шушы минутлар килә икән дип, дөнья сүзләрен сөйләшми генә, диеп сорыймын. Барчаларыгызга шушы язганнарны укып аңлаган кеше бик дөрес. Шунда язылганнарны барчабызда күрәчәк. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызны бакый иман бирен үзенең дидарын күреп Рәсүлебезнең шәфәгатен насыйп әйләсен. Амин. Амин, Амин.
Әҗәл килер, әфәнделәр:
Әҗәл килер, әфәнделәр, дөнья кумаң,
Хак биргәнгә риза бул, харам җыйма.
....

Мәңге бер көн дөньядин калмакый бар.
Ахры бер көн
Тәнеңдәге тамырларың аккан кибәр,
Бу газиз баш шул көннәргә төшмәки бар.
Мәхәббәтле тавышларың акрынлаеп
Синең көнең көннән көйгә зәгыйфьләнер.
Аякларың барсы чүгәр бу газиз баш шул көннәргә төшмәки бар.
Рамазан шәрифне хөрмәтләп укырга:
И мөкатдәс, и мөбарәк, и сөекле Рамазан,
Син килү белән барыбыз да шатланып тоткан идек.
Әлфирак, и шәриф рәхмәт, и сөекле Рамазан,
Һәм лә төнләр хуш сәхәрләр белән нурланган идек.
Һәр кеше синдән бүген шат и сөекле Рамазан,
Һәр кичләр Коръән хафизлар сандугач тик сайраша.
Хатем тиляват и сөекле Рамазан.
Җөмләең якты чыраең безгә килдең, мәрхәбә,
Шатланып без тотабыз, и сөекле Рамазан.
... Хак әмредер, безне ташлар китәсең,
Кыйл шәфәгать Хак каршында, и сөекле Рамазан.
Барча әләм һәм фирештә синнән ишетте әлфирак,
Нурланыр татлы күңелләр, и сөекле Рамазан.
Ачылып күкнең капусы бер кичү булды кадир,
Бу кичүк мең айдан артык, и сөекле Рамазан.
Баштан аягың бур нур сән, тоткан булмый хур,
Бундан артык шатлык ... и сөекле Рамазан.
Калды татлы хәсиятең, һәм хаҗәсәт шатлыгың,
Интизар без килүеңә, и сөекле Рамазан.
Зекер, тәсбих үтә бездән, һәм тәравих, әлвидах,
Әлвидах, әлвидах, и шәхре рәхмәт, и сөекле Рамазан.
18 мең галәм эчрә Хак сәни кыйлды шәриф,
Мәгърифәтеңә син сәбәпчән, и сөекле Рамазан.
Бар ачылып Хак каршында гайбебезне ...
Кыйл теләк без газыйларны, и сөекле Рамазан.
И Иляһым яраткагыл, гәрчәбездә тәэсирәт күп,
и сөекле Рамазан.
Без гасый бәндәләреңне ярлыкагыл, я гали,
Рамазаның хөрмәте өчен шәфәгать әйлә, я вәли.
Рамазан шәрифләребезне яхшы тыныч белән үткәрергә насыйп ит.Телик, ислам диненә куат бир.
Баланың шигыре ди монсы
Баланың шигыре ди монсы
Баланың шигыре ди монсы:
Сөямен чын күңелдән үземнең әткәм-әнкәмне,
Яраткан .... алар матур, алар ямьне.
Сабый чакта күземне ачкач ук күрдем әнкәемне,
Сөямен шул вакыттан шул сөекле җаннарны.
Күтәргәннәр минем өчен авырлыкны...
Киендергәннәр, ашатканнар ...
Атам, маллар табып, балам, дигән, тәрбия кыйлган,
Ана ниндәй татлы йокысын калдырган,
Минем әз-мәз кәефем китсә, ни хәлең бар, балам, дигән.
7 яшемә ирешкәндә мине мәктәптә бирерләр,
Язу белдем, уку белдем үземнең яшь чагымда.
Бу нигьмәтләр насыйп булды аларның тәрбиясендә.
Мин аларга бурычлымын, ничек үтәргә белмимен.
Минем нинди әткәм-әнкәм бар – мин шуңарга бәхетлемен.
Чын күңел берлән үземнең әткәм-әнкәмне, алар дөньяда иң ямьле.
Бетте.
Бу дөньяда сүзем калыр – үзем юк. Моны мин язмадым, язды минем калемә, ихлас илә укыганга, мең салават, сәләм. Моны язучы Галимә Мулюкова.
Дәфтәрне укыды Аитова Хөсниямал.
Бетте Б ягы.