Masguda I. Shamsutdinova's site


 

81. Аитова Хөсниямал дәфтәр укый.


  1. Каргалы турында Л. Ничуговскаяның мәкаләсе. Аитова Хөсниямалга малае алып килгән.
    Бисмилла илә башлап язамын хәсрәтем …
    Ике күзем тулы яшьләр, сабыр бирсен үзе Алла.
    Гыйнварның тугызы көнне алып киттеләр сәвиткә,
    Әнә шул көннәрдән башлап яна яшь йөрәгем утта.
    Әче буран булганлыктан юлыга көртләр салынды,
    Бөтен иптәшләре котылып ялгыз башлары алынды.
    Казарманың биеклеге дүрт ятаж тәрәзәсе,
    Йөгергәләп чыгар иде бәгыремнең карасы.
    Авыллардан чыккан чакта карады бит каерылып,
    Балалары, җәмагате җылашып калды аерылып.
    Оренбурга баргачтын чәч башларын алдылар,
    Сугыш кораллары биреп эчемә ут салдылар.

    Сандугачлар күлгә төшәр, күлгә төшеп сулар эчәр,
    Сандугачлар сайраганда моңлы башлар ничек түзәр.
    Постта торган чакларында балаларын уйлагандыр,
    Бер яшен ташлары шикелле снарядлар уйнагандыр.
    Снаряд ява башлагач тирә-якка йөгергәндер,
    Авырткан җаны чыкканда тамчы суга тилмергәндер.
    Утызы көнне кар яуган, өс-башларын чылаткандыр,
    Фирештәләр балалары булып күңелләрен юаткандыр.
    Кулларында ... бөтен өстен каралып,
    Чит илләрдә ятып калды сөякләре таралып.
    Ничә айларның буена өс-башлары каралгандыр,
    Сугышның төрле тавышына йөрәкләре ярылгандыр.
    Мөнәҗәтем яза-яза каләм тоткан кулым тала,
    Күземнән канлы яшь ага, сабыр бирсен үзе Алла.
    Кара шомырт чәчләремне тарам үрәм кичтән,
    Безгә Ходай язган икән аерылышырга, иркәм.
    Смирно, дип кычкырганда казармалар яңгырый,
    Үлү хәбәрен ишеткәч бөтен тәнем калтырый.
    Сайлау көнендә бизәде үзенең җиккән атларын,
    Бәхилләшеп язды иркәм иң азаккы хатларын.
    Чуен кухнялар эчендә пешә солдатларның ашлары,
    Кошлар очып җитмәс җирдә калды солдат башлары.

    Каберләре өелеп калды ..... дигән авылда.
    Колхозлардан эштән кайткач алыштырды өсләрен,
    Күз алларыма китерәм кыфәтләрен, төсләрен.
    Безнең ишекнең алдында яшәреп үсте талтирәк,
    И туганнар, һич түзалмыйм, әрни минем яшь йөрәк.
    Ватып-ватып салып куям шикәрнең савытына,
    Бигерәк ... керде иркәм сугышның утларына.
    Оренбурга баргач иркәм яшел киемнәр киде,
    Гомерләре кыска икән, әҗәлләренә ....
    Башыма шәлләр бәйләдем суыкларда бәйләргә,
    Иркәм, Ходай язган икән сугышларда үләргә.
    Кәккүкләр моңлы кычкыра агачның башларында,
    Финләндия сугыш башлады иркәмнең башларына.
    Кәккүкләр моңлы кычкыра иртән-иртүк торганда,
    Иркәм сугышларда үлде 30 яше тулганда.
    Колхоздан эштән бушагач йөгереп кайтыр иде,
    Үкенечкә булган икән бигерәк тату иде.
    Озатып кайткан көнне иртән булды корбан гаете,
    Сугышларда ятып калды – җыялмадым мәетен.
    Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Гашурә,
    Тигез гомер кичералмадык әрнешәм шуңа күрә.
    Ыстакандагы чәемә тәме керә алмадин,
    Тигез гомер итсәк ие диеп телидем Алладин.
    Ашыгып-ашыгып кер юганга тала минем беләгем,
    Өзелеп-өзелеп теләсәм дә кабул булмады теләгем.
    Аерылышканда җылаштык, күзләрдән канлар тамды,
    Җылама, иркәм, кавышалмабыз, дип, исәнләшеп калды.
    Бәлки күрешә алмабыз дип, иркәм, бәхил бул,диде,
    Дошманнарның агуле пуле ....... тиде.
    Дөнья ямьсез, көн күңелсез, әллә томан төшәме?
    Әллә тормыш безгә шулай аерылырга кушамы?
    Ай да уйный, кояш та уйный болыт араларында,
    Мәңгелеккә ятып калды Хелсин далаларында.
    Урал елгалары сикереп ага Чыкалов дигән шәһәр буенда,
    Тормыш мине синнән аерса да син булырсың минем уемда.
    Казарманың буфетыннан кер сабыннары алды,
    Бөтен иптәшләре исән, ялгызы үлеп калды.
    Чыкаловка баргачтин биленә ремен алды,
    Сугышларда үлде иркәм – өч бала ятим калды.
    Чыбыр-чыбыр яңгыр ява, табак-савыт ....
    Бу хәсрәтем .... ул китәчәк мәңгегә.
    Колхозлардан эштән кайткач алыштырды өсләрен,
    Күз алларыма китерәм кыфәтләрен-өсләрен.
    Безнең ишекнең алдына яшәреп үсте тирәк,
    И туганнар, һич түзалмыйм – әрни минем яшь йөрәк.
    Чыкаловка барып керсәң, чатыр саен чәчтараш,
    Ямнарга салынды микән урыслар белән аралаш.
    Җырлар язам тауның күкрәгенә җылый-җылый моңлы серләрем,
    Иркәм әрнеп сыпырып ятты микән пуле тигән канлы йөрәген.
    Сугышларда иркәм яткандыр дим каткан сохарилар кимереп
    Пуле тигәч иркәм үлгәндер дим ялгыз үзе әченеп, тилмереп.
    Йокыларга ятсам торып утырам тәмлы йокылардан уянып,
    Ак кар өсләрендә ятты микән иркәм кызыл канга буялып.
    Китә казлар, китә казлар, китә казлар Тайганга,
    Күптән түгел алмашынды шат көннәрем кайгыга.
    Һәр ел яланга чыга идек Сарталның урманына,
    Газиз җаны корбан булды Финляндия урманында.
    Землемерлар җир үлчиләр утыртып җиргә казык,
    Патроннары булды микән ул бичарага азык.
    Кулымдагы бәйләгән шәлем ак түгел бит, күкле бит,
    Чит илләрдә вәйран калды арыслан булган егет.
    15е көне озата баргач йөгереп чыкты көлеп,
    Бәхилләшеп хатлар язды үләселәрен белеп.
    Муйнына шарыфлар бирдем, кирәкми дип алмады,
    Әҗәлләре шунда икән – һич котылып калмады.
    Башымдагы ефәк шәлем, чугын төйнәп куям,
    Башкаларга күрсәтмәсен бу ачы хәсрәт дием.
    Безнең Сакмар буйларында чәчү үскән бодаем,
    Башкаларга күрсәтмәсен, безгә сабырлык бирсен Ходаем.
    Аерылганда бәгырькәем башларымнан сыйпады,
    Азаккы күрешү булыр дип түзәлмичә җылады.
    Бер чыгып киткәч яңадан бәхилләшергә керде,
    Күрәсең агулы пуллелер әҗәлләренә тиде.
    Бу җырларны мин утырдым язып беткәч укырга,
    Хөсни юкмы дип эзләгән поездларга утыргач.
    Каты кар бураны чыкты кыбыланың ягыннан,
    Шунсы калды үкенечкә булмаганым янында.
    Иртә торып тышка чыксам кошлар кунгач агачлар башына,
    Бу Финләндия сугышы булды ялгыз булган башыма.
    Поездлар каты кычкыра стансага җиткәндә,
    Иркәм сугышларда үлеп калды рәхәт кенә гомер иткәндә.
    Пыяла ышкаф эченә кәккүк салган өч күкәй,
    Сугышларга барып кергәч нишләде икән мескенкәй.
    Турле гудок тавышлары яңгырый Чыкалов каласында,
    Иркәм корбан булып калды Финләндия даласында.
    Күз яшьләрем түгеп җылыйм яшел үлләннәрнең өстенә,
    Кәфен булыр диде, киде микән ап-ак халатларны өстенә.
    Ай катында якты йолдыз, чулпан йолдызы гына,
    Адашкан кош баласыдай калды ялгызы гына.
    Чыдый алмыйм, җылыйм дуслар, утлар яна минем эчемдә,
    Кавышалмабыз, иркәм, кайталмам дип, җылап китте сугыш эченә.
    Иркәм мылтык аткан чакта булды микән бер-бер хатасы,
    Исләренә төшсә үксеп җылый, түзә алмый газиз атасы.
    Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелсә кисеп ташлыйм,
    Төнлә төшләремдә куреп сүзләрем сөйли башлыйм.
    Кыйгак-кыйгак кыр казлары очар язлар җиткәндә
    Иркәмә кемнәр ясин чыккандыр газиз җаны чыкканда.
    Кеше хәлен кеше белмәс, янар бәгырем – уты сүнмәс,
    ......кеше булмас ирешмәсә әҗәлләре.
    Сәхәр вакытында күгәрчен сәналәр әйтә –күрәмсең,
    Аның әйтүенә түзәрсең агызып яшь күзләреңнән.
    ... сәхрәләргә чыксам күзем төшә үләннәргә,
    Газиз дустымны яд итеп дога кылам ....
    .... яшең күпме, түгелгән җимешең юкмы,
    Минем күк сагышың күпме диеп сорасам ягачларны.
    Ягачлардар ... чыкмый, ботаклардан садә чыкмый,
    ..
    Яландагы агачларның оясы бар кошы юк,
    Шул кошсыз оялар тик балалар калды – атасы юк.дә матур аяз кичтә
    Сакмар сулары тәмле, кәккүк айлары ямьле,
    Син, дускаем, йөрәнгемнән, чыгасың юк бит мәңге
    Языйм дисәм яза алмыйм, мокаттәдән үзә алмыйм,
    Җыламыйса түзә алмыйм, сабыр бирсен үзе Алла.
    Кызарып пешкән алма кебек битләре, иякләре,
    Кайда вайран ятып калды иркәмнең сөякләре.
    Сандугачның балаларын тотсам үтермәс идем,
    Түшәгемдә ятып үлсәм болай үкенмәс идем.
    Сандугачның балалары сайрап үзен сөйдерә,
    Минем гомеремн буйларына бәгыремне көдерә.
    Сагынамын сине, иркәм, сагынамын, синең өчен утта янамын,
    Синең өчен янган йөрәнемнең кайгы-хәсрәтләрен монда язамын.
    Йөрәгемдә яна хәсрәт уты, мәңге янар – сүнмәс бер көнне,
    Шул хәсрәт белән янып барып алып китәр мине дә бер көнне.
    Җәй көнендә матур аяз кичтә су буенда ялгыз уйланам,
    Шул чагында, иркәм, сине уйлап, тирән уйлан белән уйлаганам.
    Языйм дисәм яза алмыйм, бу хәсрәткә түзә алмыйм,
    Иркәм, синең нурлы йөзең һичбер кайдан күрә алмыйм.
    Языйм микән, җитәр микән, бу хәсрәтләр бетәр микән,
    Бу хәсрәтләр, бу кайгылар күңелләрдән китәр микән.
    Биек тауның башларында утырып уйлар уйладым,
    Күп хәсрәтләр күрер өчен үскән минем буйларым.
    Машинада утырганда күзем төште күлләргә,
    Минем кебек саргаймасын – су сибегез гөлләргә.
    Их дусларым, мин кайгылы, мин кайгылы, мин бетәм,
    Азаккы күз яшьләремнең җиргә тамганын көтәм.
    Кулымдагы кулъяулыгым агымсуларга акты,
    Икебезне ике якка тормыш дулкыны какты.
    Биек тауда салкын чишмә атлап чыктым башыннан,
    Бер минутта ничә төрле уйлар үтә минем башымнан.
    Сибелә чәчем, сибелә чәчем, сибелә чәчем кашыма,
    Уртаклашыгыз кайгымны, авыр ялгыз башыма.
    Ялгыз каен, ялгыз каен, ялгыз каен күлләрдә,
    Ялгыз каеннан да ялгыз мин хәзерге көннәрдә.
    Ишек алдым мәтлрүшкә, керешкә басар инде,
    Нур басасы йөзләремә хәсрәтләр басар инде.
    Син төштисәң, иркәм, исләремә, керфекләрем яшькә чылана,
    Минем күңелләрем сине уйлап дөньяларым төшеп югала.
    Уяу булсам, өйдә булсам, йокыда булсам төшкә керәсең,
    Әҗәлләрең килеп күз алдыма сүзләр әйтем бәгырем теләсең.
    Истәлекләр язам синең өчен яшькә манып үтмәс каләмем,
    Аерылдык бит, иркәм, күрешә алмадык, шушы булсын дога-сәламем.
    Минем яшем суга төште, суларда болгандылар,
    Син иркәмне сөйләгәндә кошлар да моңландылар.
    Чыгамын да айга карыйм, ай түгәрәк сөйкемне,
    Чит илләрдә үлде иркәм адашкан кош шикелле.
    Яшел үлән өсләрендә эзләдем эзләреңни,
    Үзең түгел оныта алмыйм сөйләгән сүзләреңне.
    Агыйделгә пароход килгән, хәзерләнгән китәргә,
    Сак-сок хәле безгә калды аерым дөнья көтәргә.
    Иркәм киткәндә җылады, сөрттем яшьле күзләрен,
    Үлгәндә дә онтасым юк өзелеп әйткән сүзләрең.
    Көзләр җиттисә саргая яшел матур яфрак,
    Чит илләрдә ятып калды, каплады кара туфрак.
    Түгәрәк күлдә дүрт үрдәк, аның берсе читендә,
    Иркәм, сине кемнәр зыярәт итәр, адашып калдың чит илдә.
    Искә төшкән саен утырып язам, иркәм, сиңа моны җырларым,
    Күрә алмадым, иркәм, синең әрнеп яраланган канлы ерләрең.
    Иркәм, синең нурлы йөзең һичтә туя күрмәдем,
    Мондый авыр хәсрәтләр күргәнче сабый чакта нигә үлмәдем.
    Айкап-чайкап керләр юсам тала минем беләгем,
    Исемә төшсә түзә алмыйм шундый әрни минем йөрәгем.
    Тибрәтмәгез, тибрәтмәгез, тибрәтмәгез тирәкне,
    Биек тауның башларында военныйның атлары,
    Үлгәннән соң килде иркәмнең өзелеп-өзелеп язган хатлары.
    Колхозчылар эштән кайта кыр казлары кебек тезелеп,
    Сугыш тынганнан соң кайтыр диеп, иркәм, сине көттем өзелеп.
    Безнең ....кызыллар,
    Финләндләрнең явыз дошманнары, иркәм, сине корбан кылдылар.
    Киткән чакта никтер карадылар мөлдерәгән яшьле күзләрең,
    Мәңге кабергә кергәнче саклыйм өзелеп әйткән сүзләрең.
    Өстемдәге аклы күлмәгемә кызыл бизәк төшкән өстенә,
    Минем бәхетсезлегемә каршы әҗәл күзе тиде өстемә.
    Кара алтынлы пар беләзек минем ап-пак беләктә,
    Үзем үлеп гүргә кергәнче серләреңне саклыйм йөрәктә.
    Иртә тору белән сыпырып куям тузып беткән кара кашымны,
    Әллә корбан кылыйм микән мин дә бу бәхетсез башымны.
    40гынчы елны киттеләр. Сәгыйть минем иптәшемнең исеме. Җыр. Йөрәк җыры. Нинди көйгә җырласаң да ярый.

    Эльмира: Кайчан яздыгыз сез моны?
    Хөсниямал: шул үле хәбәре килгәч яздым. Су буена төшкән саен карандаш кяагазь алып йөрдем. Искә төшкә, үзем йөкле, тумаган әле бала, зур прусларга көянтәмне элеп куям да, шунда язып йөрдем.
    Көйләп әйтә башыннан башлап
    Мурсалимова Мәрьямнең әнисенең сеңлесенең дәфтәреннән.
    Габдулла казый Аминов мөнәҗәте:
    Миннән сәлам әйтегез авылдагы дусларга,
    Авылдагы дусларды ... күрәм кичләрдә.
    Монда йөргән солдатларны мөселманнар кызгана,
    Сезгә сәлам язганда йөрәкләрем сызлана.
    Биек тауның артыннан килә елкы көтүе,
    Ян бирүдән яман булды сезне ташлап китүе.
    Ай илләрем, илләрем, калды йөргән ерләрем,
    Авыр мылтык күтәреп тала нәзек билләрем.
    Казарманың алдында тзеп куйган таяклар,
    Маршавый атлап барганда тала безнең аяклар.
    Салдатский тар шинелне ниче киеп туздырыйм,
    Салдат булып яшь гомерне ничек итеп уздырыйм.
    Бу бәетне язганда яшем тамды карага,
    Хак тәгалә түзем бирсен салдат булган балага.
    Туган илдә калдылар туганнарым, ишләрем,
    Шулай исемә төшкәндә китә минем исләрем.
    Самар дигән калада күрдем Казан байларын,
    Шатлык белән күрә алмадым быел корбан айларын.
    Илаһи башладым мин бу мөнәҗәт,
    Теләйбен үзеңнән барча хаҗәт.
    Илаһи, кабул ит барча теләкне,
    Үзеңнән сорыймын барлык кирәкне.
    Үз хәлемне мәгълүм итеп язамын бер ал-каләм,
    Укыганга, тыңлаганга бездән улсын күп сәлам.
    Мәскәүләрдә без ятабыз тәрәзәләрдән карап,
    Бу дөньяда исәпләсәң хәлләребез бик харап.
    Тәрәзәдин карап тордым карлар эреп бетә дип,
    Көне-төне мин еглыймын гомерем зая үтә дип.
    Сиңа ..... алып китте раналарны ярырга,
    Безгә Ходай язган микән туган илгә кайтырга.
    Раналарны ярган чакта һичбер нәрсә белмәде,
    Кәлимәи шәһәдәт авызымнан өзелмәде.
    ... урныма мине күтәреп,
    Сестралар бик карыйлар раналарың бетә дип.
    Җәмагатем син елама безнең болай булганга,
    Бу язуларны яздым мин күңелләрем тулганга.
    Җәмагатем нихәл итим, бу хәлләргә чара юк,
    Җибәрсәләр кайтыр идем, кайтырга һич ара юк.
    Мәскәүләрдә яткан чакта бер мөселман күрмәдем,
    Зекер, тәсбих, Коръән авызымнан өзлмәде.
    Муллаларга, имамнарга сәлам булсын безләрдән,
    Догалар өмет итеп язам ...
    Күршегә бик күп сәлам, ничек өйгә кайтырга,
    Хак тәгалә язган микән сезнең белән ятырга.
    Мәскәүләрдә ятабыз тимер караватларда,
    Бик сагынган чакларымда килми сәлам хатлар да.
    Мәскәүләрдә хатлар язам йорт җирләргә җитсен дип,
    Бер Ходайдан бик сораггыз бу сугышлар бетсен дип.
    Бу сугышлар бик афәтле .... булганга,
    Очып килә ыснарядлар түшләремдә булганда.
    Ыснарядлар аталар, окопларны ваталар,
    Өсләренә килеп төшкәч тилмерешеп яталар.
    ... булды окопларда ятканда,
    Аяк-кулым булмас микән Миначига кайтканда.
    Аклы ситсы күлмәгемне бик итеп юганнар,
    Әллә кайтам, әллә кайтмыйм, сау булыгыз туганнар.
    Туры атым аксаса дагасын алдырмагыз,
    Герман сугышында үлсәм догадин калдырмагыз.
    Сары атым булса иде, атланып йөрсәм иде,
    Туган илләремә кайтып шатланып йөрсәм иде.
    (Әти бака итләре ашап авыру быолып кайтты - х)
    Әткәй, әнкәй, туганым, исән булып торыгыз,
    Исән йөреп сау кайтсын дип хәер дога кылыгыз.
    Сикереп атка менәрмен өзәнге бавын өзәрмен,
    Бу дөньяда кавышалмасак ахирәттә сезне эзләрмен.
    Казаннарның артында калды безнең өебез,
    Ничә утырып еласак та калды туган илебез.
    Салдатски ак күлмәкне юып кисәк ак була,
    Сез туганнардан хат килсә күңелләрем шат була.
    Мәскәүләрдә без ятабыз стена буйларында,
    Җибәрсәләр кайтыр идем – кайту бик уйларымда.
    Габдулла казый Аминовның мөнәҗәте тәмам булды.
    Бер карасаң бу дөнья җәннәт, аның өчен барча кошлар назыйм әйтеп әйләр, бер карасаң ошбу көндә яме юк һич дөньяның. Исәпләгән кеше күптер, мисаллы кеше әз. Хак тәгалә тәкъдиренә чарасы юк бәндәнең. Ләүхел мәхбүздә язылган ризык ... Бу мөнәҗәт һич тә бетмәс башта хәсрәт бетмәсә. Бер кайтмасак бер кайтырбыз, туфрак монда язмаса. Сираҗетдин мөнәҗәте тәмам булды. Уразов.
    Мөнәҗәт сугышта вафат булганнарга:
    Айлар үтте, еллар үтте инде чыгып киткәнгә,
    Мин көтәмен синнән хәбзр..
    Бик зарыгып көтәм хатлар, синнән бер хәбәр дә килмәде,
    Киттең, шул китүдән югалдың син, һичбер хәлең белмәдем.
    Кайда соң син, ниләр күрдең, язмыш сине кайда ташлады,
    Кайда китеп кенә югалдың син, кайда каның ага башлады.
    Күкрәгеңә килеп керде мәллә каршыңдагы дошман уклары,
    Әллә тотып юк иттеме, ыжгырып килгән туплары.
    Әллә син калдыңмы туп атылган туфрак асларында күмелеп
    Актык сулышларыңны ала алмый үлдеңме әллә шунда тилмереп.
    Әллә хәлдән таеп егылдыңмы япа-ялгыз көйгә бер яланда,
    Әллә шунда егылып ян бирдеңме иптәшләреңнән ялгыз калганда.
    Әллә дошманларга эләктеңме, арыслан кебек ялгыз барганда,
    Тәнең каннар белән буялганда алар сине тотып алганда.
    Югансыңдыр канны күз яшьләреңә буылып соңгы минутта,
    Син алтыным югалганнар бирле яшим мин ... утта.
    Һәрхәлдә син югалдың, чит илләрдә кан каплаган кызгылт җирләрдә,
    Өметләрең өздең йөзең сулып газиз булып дарман ...
    Актык сүзләреңне әйтә алмый яттың микән инде тилмереп,
    Кайда анда хәлең сорар кеше нихәлдә син диеп кул биреп.
    Аяк-кулларың да дерелдәгәндер, иякләрең елык-елык иткәндер,
    Нурлы йөзең канга гарык булып газиз җаның чыгып киткәндер.
    Күбәләктәй газиз җаның чыккач гәүдәңне җаның карап торгандыр,
    Кабрең өстенә былбыл-былбыл кош булып җаның килеп сайрый торгандыр.
    Җаның аңлагандыр чыкмас өчен ул зифа гәүдәңдән аерылып
    Тилмергәндә җан биргәндә бер кашык суга мохтаҗ булып.
    Кайчан да булса истән чыкмыйсың, һаман сине алып киткән поезд кире кайтты,
    Кайта алмадың бит яшьтәшләрең шатлык белән син калдың мәллә мәңгегә.
    Күз яшьләрем түгеп мин карыймын бергә киткән иптәшләреңә,
    Бергә саклыйм дидең безнең властны син, төштең кансыз кешеләр кулына.
    Инде Хак тәгалә зиннәтләсен кабреңне, гәүдәңне шәһитләр нурына.
    Инде кабрең аша искән җилләр мәет икәнеңне белгертә,
    Булганда анаң аш хәзерләп сезнең мәҗлесне өлгертә.
    Киттегез дә югалдыгыз бит сез, килмәде бит актык хатыгыз,
    Белә алмадык кайда нинди булган икән сезнең хәлегез.
    Бик күп кешеләрне төяп алып китте бик күп поездлар,
    Шул киткән поездларда кайтмый калды бит бик күп егетләр.
    Ирексездән китеп бардыгыз бит совет власе җиңсен дип.
    Бетте сугыш, җиңде власть, сез калдыгыз дөньяда исмебез калсын дип.
    Сугыш каты булды бит 41, 42 нче елларда,
    балакайлар, сез шәһитләр булдыгыз әллә нинди ерак илләрдә.
    Язмышыгыз шулай булган, туфрак сезнең шунда чәчелгән,
    Әле яшь һаман ... бар бит сезнең өчен әченгән анагыз.
    36 ел булды ... югалганыгызга,
    Аллаһы тәгалә сабырлык бирсен еглап калган анагызга.
    36 ел булды сезгә ...
    Яра безнең йөрәкләрдә кан урнашып күзләребез күрмәс булды, көн уйлыйбыз, төн җылыйбыз, кешеләр белми безнең хәлләрне. Шушы хәсрәтләрне оныта алмый чыгарырбыз инде яннарны.
    Менә буны кайвакытта кычкырып укып йөрергә яратам:
    Хак тәгалә яратты кодрәт белән дөньяны,
    Адәм белән Һаваны ...
    Тәңре арысланы Гали билендә зөлфәкарый,
    Ике җиһан солтаны ....
    Иртә белән таң белән тәһарәт алдым су белән,
    Хак тәгалә кавыштырсын оҗмахтагылар белән.
    Комган алдым кулыма, чыктым Ходай юлына,
    Җаным, тәнем, комганым, җан юлдашым – иманым.
    Иртә белән тораем, таң намазга бараем,
    Аллаһ миңа юл бирсә оҗмах сарый бараем.
    Оҗмах сарый барганда оча-оча барырлар,
    Тамуг сарый барганда аяк баса алмаслар.
    Еланыйлар килерләр, тәмуг сарый сөрерләр,
    Иблис мәльгун аздырды, туры юлдан яздырды.
    Иманымнан .... гафил булма газизем,
    Байлыгыңа таянма, саулыгыңа инанма,
    Ахры бер көн үләрсең – ахирәттә хур булма.
    Үлдең исә юарлар, тәнгә кәфен салырлар,
    Илте гүргә куярлар, нә җаваплар бирерсең.
    Намаз вакты биш вакыт, куя күрмә бер вакыт,
    Ахры бер көн үлерсең, моны исеңә алгыл.
    И мөэминнәр, торыгыз, мәчет сае барыгыз.
    Ахры бер көн үлерсең, оҗмах булыр җирегез.
    Ашыгыгыз намазга намаз вакты үтмәстән борын,
    Ашыгыгыз тәүбәгә гүргә кермәстән борын.
    Зөлкарнаен бар иде, гизәр иде дөньяны,
    Аның дәрте дөньяда, дөнья вафат булмады.
    Я иляһи ..., безгә ихсан әйләгез,
    Күп пигамбәр хөрмәтенә безгә ихсан әйләгел,
    ... җомга хөрмәтенә безгә ихсан әйләгел,
    .... карзырухта без бәндәңне әһле иман әйләгел.
    Аятелкөрси иңдерелгән 70 мең фирештә белән,
    Аятелкөрси укыганда Алла разый булыр дигән.
    Аятелкөрси – мөшәррәф кыйлсыннар аны,
    Мөшәррәф кыйлган бәндәләр – җәннәтләрдә булсын җаны.
    Аятелкөрси зур аять, аны һәркем зурласын,
    Аны зурлаган адәмләр оҗмахларга туры барсын.
    Аятелкөрси укыганлар оҗмахларга керми калмас,
    Белә торып укымаса оҗмахка юлларын тапмас.
    Укыйк Аятелкөрсине хифзухума дигән сүзне,
    Шәрәфәтле иман бездән мәхрүм кыйлмасана безне.
    Коръән укыганда кушыгыз, кич ятканда укыгыз,
    Адашканда, саташканда Аятелкөрси укыгыз.
    Хәшәрәт кортлардан да пакъ кыйлыр,
    Гүрне дә якты кыйлыр,
    Дөнья, ахирәт – юлдаш булыр,
    Гөнаһлардан пакъ кыйлыр.
    Ходай безгә ярдәм кыйлыр,
    Аятелкөрси яраткан бөтен ...
    Рәсүлюлла миграҗда Аятелкөрсине укыган,
    Аятелкөрсине өммәтләренә калдырган.
    Рәсүлюлла гаҗәп калды Аятелкөрси савабына,
    Аятелкөрси уккыганнарның җиңел кыйлыр хисабын да.
    Галимнәрнең укыганы йөрәкләргә дәва була,
    Хөсет биргән бәндәләргә җан бирүләр авыр була.
    Хөсет кыйлма, гайбәт кыйлма бу дөньяда адәмләргә,
    Хөсет кыйлып мәхрүм калма җәннәттә дәрәҗәләргә.
    Салаватны әйтик әле Рәсүлюлла хөрмәтенә,
    Сигез оҗмахны яратты Рәсүлюлла өммәтенә.
    Рәсүлюлла исме Ислам, яны күкрәгеңдә сакла аны,
    Кушканын тот аның хакка, без Мөхәммәт өммәте (сгв).
    Калды безгә зур нигъмәтдин, гыйльме төрле хикмәт,
    Уйласак безгә зур кыйммәт, без пигамбәр өммәтебез.
    Калмады безгә алтын, көмеш. Дин гыйльме бик зур өлеш.
    Дин гыйльме татлы җимеш. Пигамбәр өммәтебез.
    Һич бер сүзем ялган түгел, мирас булып гыйлем карала,
    Шу гыйлемдән өлеш алыйк, без пигамбәр өммәтебез.
    Дин исламны яхшы саклыйк, бозык гамәлләрне ташлыйк,
    Изге гамәлләрне башлыйк, без пигамбәр өммәтебез.
    Намазларыгызны куймагыз, гамәлләрегезне җуймагыз,
    Ләгыйнь шайтанга оемагыз, без пигамбәр өммәтебез.
    Китап тикшермәкне куйма, укып белгәнеңне җуйма.
    Нәфес шайтанга буйсынма, пигамбәр өммәтебез.
    Саллалаһы галә Мөхәммәдин, саллаһы галяйһи вәссәлләм.
    Ничә төрле изге җанлар Хакка тәгать кыйлган алар,
    Бу дөньяны сәфәр кыйлган әнбияләр, әүлияләр.
    Гыйбәдәтләр кабул булыр, салихлар сафында булсак,
    Гөнаһыбызны гафу итәр изге гамәлләрне кыйлсак.
    Сиңа дус булыр нәбиләр, ....вәлиләр,
    Дәһи тәүбә иткән коллар, сиңа булсын..
    ...
    Кайгылар кайгысын ач рәхмәтен аларга,
    Сач кайгылар юк итүбән рәхмәтеңнән ишек ач.
    Язык иясе колың без. Гафу кыйлгыл син үзең,
    .....
    Ис китәрлек языгымыз күп, рәхмәтең илә ярлыка,
    Куркынычы көне безне салма безне тарлыкка.
    ... Шайтанг безне, Я рабби, сакла син безне.
    Баткан идек без гөнаһка баштан аяк колларың,
    Мәхрүм итмә, ярлыкагыл, без гөнаһлы колларың.
    Кыйл назар, рабби, ачылсын бикле күңелләрнең биге.
    .. Я иляһи, күрмик гүрнең тарлыгын.
    И тынычлык, сәламәтлек, бу бик зур нигъмәтләрдән,
    Башкасына һич күз салма, бу бик зур хөрмәтләрдән.
    Дөньяда син тыныч бул, икенче сәламат.
    Бу нигьмәтләр бар чагында кыйла күрмә хыянәт
    Сәламәтлек тыныч чакта сиңа хөрмәтең арта,
    Бу нигъмәтләр булмадисә сине кабергә иарта.
    Күзләрең йомылды исә – анна сиңа чыгу юк,
    Бөтен дөнья малын бирсәң дә, аннан котылырга юл юк.
    Ходай ... җанны кичектерми әҗәл килеп җиттисә,
    Бер минутта соңламый бит сулышларың беттисә.
    Бу дөньяда без бик күп ..., яфасы аның бик каты,
    Ахирәт дәүләте ....
    Сәдаканы бир ятимгә, икенчесен бир фәкыйрьгә,
    Өченчесен бир толларга, Хакның сөйгән колларына.
    Җәгнәтләрдә бер агач бар, зөбәрҗәттән яфраклары,
    Җәннәт әһеле һич картаймас, аларның рәхәттә яны.
    Мөнәҗәтемне укыганда ихлас белән тыңлагыз,
    Барачак җирне уйлагыз, биш вакытны куймагыз.
    Мөнәҗәтемне укыгач дога кылуны,
    Җәннәт эчләрендә телик бергә булуны.
    Сират күпрен чыккан чакта аягым тайдырмасын,
    Бер пигамбәр өммәтләрен тәмугка калдырмасын.
    Сират күперен чыккач шатланышым сөенешербез,
    Безгә шунда шатлык, оҗмахларга ирешербез.
    Әҗәл бердер, үзгә булмас, вакыт җиткән үлми калмас,
    Үлгәннән соң тәүбә булмас, тәүбә кыйлып кальбең саф кыйл.
    Хәбәр бирде Кәламалла, бәхетле без мөселманнарга,
    Мөселманнарны хак мактый, шәригатьтән калышмаса.
    Үтә гомер зарланып, фани дөньяга алданып,
    Телим рәхмәт, телим җәннәт, Илаһым, сиңа ялварып.
    Рәсүлюлла пыраклары, көмеш аның тояклары,
    Ихлас белән гамәл кыйлсак – без булырбыз кунаклары.
    Якты дөньяда калыр исмебез, ...
    Озын төннәрдә, салкын гүрләрдә, яткыра безне үлемхәлләре.
    Каршы бусуда сайрыйдыр тургай, ризыклар беткәч – тәкъдирләр шулай.
    Күңелләрем үсмәде, кулым бармады, хәсрәт уйлары миннән калмады.
    Сау булыгыз туганнарым әгәр сезне күрмәсәм,
    әче хәсрәт бәгьрем ашар, ялгыз гүргә кермәсәм.

    Гамәл кыйлыйк, гамәл кыйлырга көн,
    Җитәр безгә китәр көн,
    Өмет кисми, күңел сөйлә - котылган бармы соң туфрак булудан.
    Үтә еллар, үтә айлар, үтәр көн.
    Үтәр гомер, җитәр безгә китәр көн.
    Әллә әҗәл калдырамы бу яшь әллә калсын дип,
    ...
    Бу әҗәл бит һич калдырмый елап күңел тулганга,
    Һич берәүдә котыла алмый Алла әмре булганга.
    Әйдә, дустым, йөзең ямьле, сөйләгән сүзең тәмле,
    Тәбарәкне син беләсең, серен һәм син төшенәсең.
    Тәбарәкнең хөрмәтенә ...
    А ягы тәмам.
    Б ягы
    Әгәр дә синнән элек китсәм, ахирәткә сәфәр итсәм,
    Биреп тавыш мөбарәкни, укы дустым Тәбарәкне.
    Әгәр миннән элек китсәң, ахирәткә сәфәр итсәң,
    Алып яхшы тәхарәтне укырмын мин Тәбарәкне.
    Җомга мөнәҗәте:
    И мөселман, кыйл гыйбәдәт бу мөбарәк җомга көн,
    Зикер кальбеңне шад кыйлыр, бу мөбарәк җомга көн.
    Бир салават пигамбәребезнең үз рухына,
    Ачылыр җәннәт капусы бу мөбарәк җомга көн.
    Әһли ислам рухларына ки сәдака әйләсәң,
    Бирелер хаҗ кыйлган саваби бу мөбарәк җомга көн.
    Бу мөбарәк җомга көнне әрвахлар биргә иңәрләр,
    Садака ихласын келәеп зари бер җан кыйлырлар.
    Җөмләсе хәзер улырлар ата-анага укыгыз,
    Дога өмет итәрләр бу мөбарәк җомга көн.
    Тау кадәр булса гөнаһың гафу итәр аны Хак,
    Ихлас илә тәүбә кыйлгыл бу мөбарәк җомга көн.
    Карт карчыкларга ... тәмле сөйлә,
    Чын күңелдән кыйл гыйбәдәт, кабул булыр җомга көн.
    Бир салават ул пигамбәрнең үзенең рухына ,
    Бер сәдака мең язылыр бу мөбарәк җомга көн.
    Сурәи Фатыйха укып сураи Ихлас илән,
    Барча мөэмин-мөэминәнең рухыни шад әйләем.
    Салават укыгыз, дуслар, салават үзе зур гамәл,
    Салават укучылар оҗмахларга керәчәкләр.
    Сигез оҗмахны яратты Рәсүлюлла хөрмәтенә,
    Салават күп укучылар оҗмахларга керәчәкләр.
    Салават укыйк әле Рәсүлюлла хөрмәтенә,
    Рәсүлюлла кабрендә зикерләр әйтәләр кошлар,
    Зикер әйткән кошлар кебек салават әйтик, дуслар.
    И Ходаем, насыйб әйлә, фирдәвесләрдә йөрергә,
    Рәсүлюлланың мәкамын насыйб әйлә син күрергә. Амин.
    Муса Җәлилнең әнисенең мөнәҗәте:
    Бик нык авырдым, балам, үлсәм күралмый калам,
    Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам.
    Бик тә сагындым сезләрне, бигерәк тә кызларны,
    Тилмерттегез күзләремне, уйлап карагыз, балам.
    Иртә торсам да көтәм, кичкә керсәм дә көтәм,
    Сезнең өчен мин ут йотам, уйлап карагыз, балам.
    Бик нык авырыймын, балам, Үлсәм – күрмәенчә калам,
    Зарланып сезгә хат салам, Уйлап карагыз сез, балам.
    Бик сагындым мин сезләрне, бигерәк тә кызларымны,
    Тилмерттегез күзләремне, ник жәлләмисез сез, балам.
    Читтә йөргән балаларым күп кайгыга салалар,
    Ахры җанымны алалар, уйлап карагыз сез, балам.
    Ана күңеле балада, бала күңеле далада,
    Шул сүзләрне чамала, уйлап карагыз, балам.
    Дөньяда бар өч балам, берсен дә күрми калам,
    Шулай язгандыр бит Аллам, уйлап карагыз, балам
    Төшләрдә күреп уянам, аны сөйләп куанам,
    Кайтырлар дип җуанам, уйлап карагыз, балам
    Чит илләрдә үзегез, хатта килми, күзегез,
    Үзәкләремне өздегез, уйлап карагыз, балам
    Халыклар иртә торалар, берсен берсе күрәләр,
    Үз хәлләрен беләләр, уйлап карагыз, балам
    Мин дә иртә торамын, хатыгызны көтәмен,
    Юксынып аһ итәмен, уйлап карагыз, балам.
    Оренбургта да тордым, Каргалыда тордым,
    Ахры аерылып үләм, уйлап карагыз, балам.
    Мине болнис алмады, духтырлар күз салмады,
    Барыр җирем калмады, уйлап карагыз, балам.
    Монда яздым сүземне, күралмагач үзеңне,
    Саргайтасыз йөземне, уйлап карагыз, балам.
    Кече кызым Хәдичә, сөя идем һәр кичә,
    Үлеп китәм күрмичә, сагынган идем, балам.
    Үлем хәле каты икән, һәркем татый аны икән,
    Үлгәч кеше кайтмый икән, гафил булмагыз сез, балам.
    Олы улым Ибраһим,
    Көтә идем һәрдаим,
    Миннән васыять шул сиңа -
    Исеңә ал җомга саен.
    Ибраһим, балакаем,тыңла минем әйткәнне,
    Мине исеңә алганда калдыра күрмә әткәңне.
    Әҗәл авырулары китте минем газиз башыма,
    Нинди тилмереп көтсәм дә килмәдегез каршыма.
    Инде хәзер мин барырмын бер Ходаем каршына,
    Нинди генә уйлар килми минем моңлы башыма.
    Балаларым хат язса укыр идем сүзегезне,
    Ерак җирләргә киттегез күралмыйм йөзегезне.
    Иртә торып тышка чыксам сачәк аткан бәрәңге,
    Балаларым читтә булгач якты көнем караңгы.
    Безнең урам озын урам сандугачлар тезелгән,
    Аерылгач түзәсең икән тик эчләрең өзелә.
    Иртә торып тышка чыксап йөрим ....
    Ходай насыйп итәр микән сөйләшергә бергәләп.
    Быел җәйне урак урдым капчыкларым тулмады,
    Гомерләрем заяга үтте, башым рәхәт күрмәде.
    Кулымдагы мәрҗәнемне күзем күрми тезәргә,
    Сайрый кошлар, сандугачлар, ничек итеп түзәргә.
    Сәхраларга чыккан чакта мин йөрим туры атта,
    Сагынганда сөйләшергә балаларым еракта.
    Әрәмәгә барып керсәм кызыгам читтән урырга,
    Үләмен бит, балакаем, сезне ничек күрергә.
    Бигерәк матур ясый икән карлугачлар ояны,
    Бер Ходайдан шуны сорый, тыныч булсын дип дөньяны.
    Аерылу тиз икән, аерылгач өмет өз икән,
    Еракта торган бәндәләр дә шулай түзә икән.
    Икесе ике капта килә әфлисун белән йөзем,
    Юлда күзем, сагынам үзем, саргая нурлы йөзем.
    И сөекле кызларым, бу белең, соңгы сүзем,
    Янә мәхшәр җитмәенчә күрә алмассыз күзем.
    Мин китәрмен ерак сәфәрләргә, Ходаем хәерле кылсын,
    Моны укыган миңа фатиха кыйлсын.
    Бик күп сүзләр сөйләдем, кемнәр тотар сүземне,
    Ни кадәрле сагынсам да сабырлык бир, Ходаем.

    Зәйнәп белән Хәдичәмне бүләк итеп мин калдырам,
    Яшь көйләренә калалар, бигерәк шуңа кайгырам.
    Миндә бит үлем көннәре - сезгә җитәр кайгы көннәре,
    Сезнең өчен җанганнарым, көйдерәчәк кара гүрләрне.
    Муса улым сиңа әйтәм, туганнарыңны кара,
    Миңа үлем вакыты җитте, кылып булмый бер чара.
    Кара туфрак астында калачак бу тәннәрем,
    Берегезне дә күрә алмый шуңар әрни җаннарым.
    Зәйнәп кызым, сиңа әйтәм, тырыш матур, яхшы булырга,
    Туганнарың белән бергә тырыш син тату торырга.
    Зәйнәп кызым, юлдан адашма, начарлыкны ташлагыз,
    Ходай өчен шуны әйтәм – начар юлга басмагыз.
    Кулыгызда бар вакытта азерәк хәер д бирегез,
    Миннән фатиха сүз сезгә - мәңге игелек күрегез.
    Кече кызым бит Хәдичә, йөзләреннән ул нур чәчә,
    Сагынганда аһ итеп, үлеп китәм бит күрмичә,
    Белмәдегез кадремне, күрмәссез кабремне,
    Барыгыз да ташлап китте, яндырдыгыз бит бәгъремне.
    Тәмам булды.
    Сәхраларга чыктык чәй эчәргә, җилбертеп торсын җилләр,
    Моңлы карчык читтә уйга калган, күп уйлама – монда кил дием.
    Кил дисәм дә килми, назлана, әллә ниләр уйлый, моңлана,
    Үзен үзе белми елап куя, күзләреннән канлы яшь ага.
    Асыл кошлар сайрап куна, туган илен сагына дивана.
    Җырны харам дисәләрдә, моңлы картлар җырлап юана,
    ..
    Күпне уйлап яшь тамганда моңлы көйләр җырларга ярый.
    Сез туганнарга актык сүзләрем, догадан куймагыз – йомсам күзләрем.
    Дөньяда тордым бик күп вакытлар, калыр бит бездән йомшак түшәкләр.
    Әҗәлләр җитәр, белмим көннәрен, искән җил кебек үтәр гомерләрем.
    Җаннарым чыккач, тәнем суынгач, йөземне пәрдәләп кыйблага куйгч,
    Җан бирүләрем кичләрдә булса, төннәр саклагыз авырсынмыйча,
    Ашыгып күммәгез, кич кундырмагыз, .... кундырыгыз, тәһлилләр әйтеп куандырыгыз.
    Китәм мәңгегә, мине көтмәгез, ерак җирләрдән күрергә килегез.
    Миңа ... артыннан бәхил бул диегез.
    Минем ... ятимгә бирегез.
    Бәхил булыгыз, мине күрмәссез, мирн икиткән юлдан сез дә калмассыз.
    КҖан биргән чакта җаныма килегез, шәһәдәт әйтем үземә өрегез.
    Сәфәр бик рак, килмәс сәләм, кара туфракта черер сөягем.
    Бу киң дөньяда ни җитми безгә, өч сөлге бәйләп салырлар гүргә.
    Илтеп күмәрләр, калыр дус-ишләрем, Коръән укыгыз, шатлансын рухым.
    Авыр булса да гомер итүе, бик авыр хәл бит ташлап китүе.

    Дөньяга бик күп бәла яуды, илһам-кодрәтең белән,
    Ул бәлаләр тәкъдир синең колларыңа мәүләм.
    Бу кайгылар ...
    Теләкләрем кабул кыйлып рәхим әйлә үзең, мәүлам.
    Әдәп калмады һич кемдә, түзә алмадың шуңа, Раббым, бәла салдың илгә, и Мәүлам.
    Бигерәк оста кеше язган икән. Моны кем бирде? Мәрьям.
    Бисмилла дип башлыймын, тыңлагыз мөнәҗәтне,
    Мөхәммәт өммәте өчен яраткан Хак җәннәтне.
    Җәннәт кемнәр өчен дисәң, намаз, руза тотканнарга,
    Ата- ана рәнҗетми ригая кыйлганнарга,
    Җәннәтләрдә агач үскән, ботаклары тигезләнгәнгән,
    Ышанмагыз бу дөньяга Рәсүлюлебез үзе күчкән.
    Үләм, үләм димәдеңме, үлереңне белмәдеңме,
    Чиге юк якасы күлмәк кияреңне белмәдеңме.
    Тәмугның төтене кара, карасам, тала.
    Күчәр вакыт җитеп бара, биш вакыт намазым кала.
    Ата-аналарыгызның фатихасын алыгыз исән чакта,
    Исән чакта куна барып ризалыгын алыгыз.
    Алар сезгә риза булса сез бәхетле буласыз,
    Малыгызның, балагызның игелеген күрәсез.
    Нәсыйхәтне тәмам иттем тыңлаучыга,
    Инша алла файда бирә тыңлаучыга.
    Бу сүзләрне кабул күреп укучыга,
    Догаларын өмет итәм язучыга.
    Әгәр минем бу сүзләрем хата булса,
    Кайберегез бу эшләргә хафа булса,
    Хаталардин ... булмас, хакыйкатьтән үзегезгз
    Гафу кыйл дип үтенәмен язучыга.
    Шулай итеп күчеп китә икән карван,
    Тотып кала алмый икән каеш йөгән.
    Үлемнең әчесе берлән күңел тулган,
    Еламыйча түзеп булмый икән, туган.
    Бетте инде. Әле бар.
    Шулай вахыт җитеп китте туганыбыз,
    Яхшы булды хәбәр баргач килгәнебез,
    Күреп калдык авырганын без барыбыз,
    Аның кебек барыбыз да шунда барабыз.
    Ходаның рәхмәте берлә анда барсын,
    Калган балалары дога җибәрсен.
    Калган туганнарына да җиңел авыру, җиңел үлем бирсен.
    Без телибез һәркемгә дә иман нурын,
    Бер Ходаем аермасын иманлардан.
    Дөньяда яшәгән чакта бер Ходаем сакласын яманлардан.
    Үлеп китте туганкаем дүшәмбе көн, гүр иясе булды бит ул сишәмбе көн. Рәсүлюлебез үлгән көнләр яхшы көннәр. Барыбызга да насыйб булсын .. көннәр.
    Ыңгырашмады, зарланмады сукырлыктан. (Ничә еллар мин сукырмын дип әйтмәде ул – Мәрьям турында)
    Курыкмады ялгыз өйдә торуында, гомер итте бәндәләрдән курыкмыйча, курыкты ул бары тик яраткан бер Ходайдан. Инде калган киемнәрен алып куючыларга ... Үлде, китте дә югалды, инде калды телдә сөйләргә. Хөсниямал үлеп китте 76 яшендә, фәрештәләр булды микән җан биргәндә катында.
    Иртән торып тышка чыксам кошлар очар тезелеп,
    Углы-кызы карап торды җан биргәндә өзелеп.
    Сандугачлар басып сайрый Иделдәге талларга,
    Ходай тыныч йокылар бирсен дүрт калган балаларга.
    Үлем әчесе бик әче суганнарда,
    Аерылып китәсең бит якын туганнардан да.
    Чәй эчәргә утырсам төшәсең исләремә,

    Самаварын кайната иде каен күмсере белән,
    Арасы озак булмады җизни гомере белән.
    Аның әнисе дә сукыр булды. Бер туган Хөсниямал дигән апайлары да бар иде. Ул да сукыр булды. Бу әби дә сукыр булды. 1973 нче елда үлгән майның сигезендә. Туганым Хөсниямал гүр иясе булды. Шул әби язган. Аның нурьямал (Гөльямал) исемле сеңлесе бар иде. Шул язгандыр инде. Ул әби күзе күрми.
    Озак авырып ятмады, теләге кабул булды. Хәтимә Фатыйма кызы күмелде.
    Мурсалимова Мәрьям:
    Дәфтәр Масагутова Гөльямал апайныкы. Ул минем әнинең бертуган сеңлесе.
    Аларның бер Хөсниямал исемлесе бар иде. Ул алдан үлде. Шуңарга чыгарган бәет инде. Үзенең апасына. Алдагы бәет сугышта үлгән турында үз малае турында чыгарган Гөльямал апай. Соңгы бәете Хөсниямал апай турында.
    Әни иң соңыннан үлде. Аның мәете өстендә үзе чыгарган бәетен укыганнар ие. Мин шул бардыр дигән дигән идем. Чыкмады ул бәет. Төн чыкканда укыдылар. Бу Гөльямал апаның дәфтәре.
    Оренбургта күчергәндер Муса Җәлилнең әниченең бәетен. Оренбурда хатыннар күп иде. Бер берсеннән күсчерәләр иде ул. Көйләп укыйдыр ие. Тавышы матуры. Чыңгылдап озын итеп укыйдыр иде.
    Гөльямал апайның әнисе Хәдичә исемле булган, әтисе – Бакый исемле. Әтисе мөәзин булып торган Каргалының бер мәчетендә. Монда 11 мәчет булган. Алар 4 кыз, бер малай үскәннәр. Иэ өлкәннәре Мөхәммәдгали исемле, ул 60 яшендә үлде. Иң кечеләре Хөсемхәят исемле иде. Ул баладан үлде. Ятим булып аның 4 баласы калды. Шуннан соң Гөльямал апай да, әни дә, Хөсниямал апайда барысы да әтиләреннән өйрәнгәннәр. Абыстайда йөрегәннәр. Хәдия абыстайда укыдык дип сөйлиләр ие. Гөлчирә абыстайда укыдык дип сөйлиләр ие. Каргалыда туып үскәннәр, шунда кияүгә чыкканнар. Барысыда Каргалылар. Сугышка алдылар 18 яшьлек Сәйфелмөлек исемле малалайларын, аннан соң ирен алдылар. Ире бик авырып кайтып үлде. Шуннан ул 4 баласын ияртеп Оренбурга китте. Мин әти ягынан Исмагилова, әни ягыннан Мортазина. Мортазин Бакы. Ирем ягыннан Мурсалимова инде. Муртазиннан барысы да дини булганнар. Исмагиловлар знаменитый байлар булганнар. Хәзер амбулатолрия бит, шул Исмагиловларның өйе булган. Ишек аллары.
    Кайсаров Рахматулла, Ахмадулла, Закира, Рәкыйп, ике Рахматулла, Каһәрман. Барысы да үлделәр. Яруллин байлар булган, Гали бай булган, Султанбайлар булган. Әни сөйли торган ие, Сакмар очларын башкортлар дип йөреткәннәр, алар Башкирия ягыннан килгән булганнар, Масагутоволарп, Мулюковлар, алар барысы да башкортка ошаганнар, кап-каралар алар. Шәмсинур – ногай. Ногайлар – татарның бер төре. Гыйсмәтләр, Шәмсинурлар – ногайлар. Аларның фамилияларе Мортазин. Сакмар очларын башкортлар дип йөреткәннәр, бу якларын меәаннар дип йөреткәннр. Более ак тормышлы халыкны әни мещаннар дип йөртте. Типтәр дигән ләкабле бер генә кеше бар монда. Типтәр Заһит. Улы – типтәр Хәсәне. Аның ике улы бар инде.
    Аларны Типтәр Хәмите, Типтәр Хәмзәсе дип әйтәләр. Ләкаб монда!!. Ногай, Типтәрләр, Кәҗәбашлар, Бүре Гобәе, Аюлар, Борча, Красный Три рубля – су ташыган вакытта кәмә йөртә иде, шул кәмә чыгарган вакытта борынгы акчаның 30 тәңкәлеге кызыл буладыр ие, 47 нче елларда. Шул чыгарган өчен красный три рубля сорый торган ие. Ә үзләренең ләкабләре - Балыкчы. Алар балык тоталар ие. Балыкчы артеле – Гөльямал апайның ире, шуларның әтиләре, Буранбай Абдулласы – скрипкачы, шул 4-5 кеше артель. Иде. Танау Ахмие (борын), Ахмадулла дигщн исем, Кара тавыклар, Кара Каш, Ак Каш, Сарылар бар, Сары Рәйсәсе, Сары Оркыясы, Сары Раузасы. Оркысы – әниләре. Үзләре кап-каралар ие. Әтиләрен Сары Садрислам дип йөртәләр ие. Бүзтургайлар, Куерыклар. Элек сугыш вакытында онны суга болгатып кына аш итеп эчәләр ие. Әзрәк кыздырып кына. Шуны куермак дип әйтәләр ие. Әллә шуңардан әйткәннәр инде. Юан бук бар. Күгәрчен, Карга, Чыпчык, Сарыклар бар, Әҗдәк – Ягфаров фамилияле кешеләзрне барысын да Әҗдәк диләр. Амаш, - Амашев, Өч Казан - Три Котел, Кара тавык, Чүлдиләр, Мәҗит Мәүдәсе – юк ләкабләре. Куян, Тире Үкчә Газизе, Чәмәти, Чикәтә, Даңгыр, Күркә, Каз Күз – үлде инде. Бездә һәрбер фамилиядә ләкаблар. Ләпүшки. Кайсы Мәрьям – Ләпүшки Мәрьяме. Масагутовларны. Кенәз, Кенәз Рәхмие. Бәдрүш – Кара Бәдрүш. Карчыга, Аба, Әкәләр, Әтәч Наиль, Ялдәк – алдакчылар. Башкортлар, сакмар очлары,бер берсен выдавать итмәгән халык ие. Алар бик дуслар ие. Сакмар очлары. Алар веселиться итә башласалар – бөтенесе бергә, бер-берсен поддерживать итәләр. Баераклар арашмыйлар, алар үз-үзләрен эре тоталар. Батталлар. Хәдичә апайда карточкассы бар Муса Җәлил белән төшкәннәр. Оренбург – Каргалы, уртасында Колония, безне сөйләгән дошманнар ала микән җалованья, дип җырлаганнар. Күптән революцюиядән соң күчкәннә берничә фамилия Оренбур белән Каргалы арасына. Бер генә урам. Хәзер урыс тулды, зурайды. Хәзер Кушкүл дип йөртәләр. Элек ике күл булгандыр, Хәзер юк. ХХ – төрмәләргә япканнарда. Иртән барып карасалар барып, йозак үзеннән үзе ачылып бу чыгып киткән дип сөйлиләр. Олы яшьтә үлде. Бәләкәй генә каршыда торалар. Тавыш килә аларның өеннән, мин бәләкәй чагымда тыңлар тордым. Бер авыру егет киләдер ие. Шул егетне почмакка бастыргандар да, әйт ди, кем ди җеннең исеме, нинди җен килә ди, әйт ди исемен. Теге әйтә, РРР хәрефе белән, әллә Ринат ди, Рамай ди, әллә Ра ди. Бер Р хәрефе белән әйтә инде. Шуннан тегене ачулана, кычкыра бу малайны, на самом деле җеннәр бармы икән дип шундый аптырадым мин Ул малай тилереп авыра иде. Тилереп аваырганнарны китерәләр иде дә калдыралар ие. ХХ әллә өшкереп, әллә төкереп, кыйныймы. 10 мы, 15 көнме авырулар ята иде. Почмакка кысадыр иде шул егетне. Җеннәр белән эш итә дип. Дунай ягында Кара Бәдрүш апай тора бит инде. Шуның бу ягында Мунчачы Фәхерниса дигән әби тора иде. Ул шул менә Казан ягыннан килгән дә, абыйсы алып килеп саткан бу якка. Ятим булган. Оренбургка килгән вакытта Казаннан, ат белән килдек ти, ничә көн буена, Оренбурга барып җимәгәчтен туктаганнар Каргалыга, кунарга. Сәгыйдулла дигән ир-егет кеше булган инде. Шуңарга димләп моны бер төн эчендә кияүгә димләп биреп калдырган. Саткан инде абыйсы. Ничә сум алгандыр. Шл, гомер буена абыйга рәнҗим дип сөйли торган ие.
    Башка кызларны Оренбурга алып барып теге фәхешханәгә сатканнар. Булган Оренбурга. Фәхешханәдән алып кайтканнар да ирләр үзләренә хатын итеп, шунда үлделәр алар. Татарлар ие. Берсе Махруй исемле ие, берсе Гайшәме.. Шул Фәхерниса апа сөйлидер ие. Мнчачы Фәхриямал дип әйтәләр ие аны. Былтыр гына үлде. 95 яшендәме ие. Кызы миннән дә яшь. 60лар тирәсендә. Фәхриямал мунча ягадыр ие, бөтен авылны мунча кертәдер ие акчага. Элек колхоз мунчасы юк ие. Һәркемнең мунчасы юк. Шул Фәхриямал апа сөйлидер ие.
    Бетте б ягы.

    Эльмира Бухараева, Мәсгудә Шәмсетдинова язмалары.
    16/08/2014. арлингтон.