Masguda I. Shamsutdinova's site


 

110. Ач капкаңны, Әсмабибекәй! Наласа, Су буйлап! Хөсниямал. Убырлы капчык.

Шәгъбән кичәсенең 15 ендә Ходай тәкьдир яза.
Мәрьям апа тавышы
Безнең әниләр вакытында булган, безнең вакытта булмады. Мин 1925 елгы. Ул вакытта андый өмәләр, андый аулагөйләр юк инде. Без ярлы вакытта үстек. Дебет өмәләре бар иде. Дебет аялашалар иде бер берсенә, җыйналып утыралар да кызлар, дебет эрлиләр. Дебет аялашу өмәсе, я дебет эрләү өмәсе. Авылда күпләп каз үстерүләр безнең яшь вакытта булмады. Халык ярлы иде. Хәзер генә көтү-көтү казлар үстерәләр. Якын иптәшләрең, я туганнарың чакырасың да бер 4-5 кешене. Тиз генә аялап алалар инде. Тиз эшләнсен өчен генә инде. Аннан чакырган кеше сыйлый инде. Без үскәндә клубта уеннар була торган ие. Третий лишний, күперле уены, йөзек салышлы, күперле, чылбыр була торган ие. Чылбырлы уены. Клублар 12 дә ябыла торган ие. Берничә группа уеннан туймаганнар гуди эзләп китәләр ие инде. Кемгә керәбез. Көтүләшеп бер өйгә кереп шунда гуди ясый торган иек. Гуди дип атала торган иде. Әнә шул вечерны гудины, биисең, уйныйсың. Җырлыйсың инде. Алып баручы юк. Смелые әйдә шулай итәбез дигәннәре була торган иделәр. Обязательно бер гармунчы була торган иде. Үрдәккәем чумасың, балалар уены. Аның үз көе бар. Анда ике круг тора. Зурлары зур кругта, уртада бәләкәерәк балар. Берәү җырлый да шуннан соң припевы бар инде:
Үрдәккәем чумасың, чумасың да чыгасың, чумасың да чыгасың да элек батырак ... хәзер кулак буласың. Крес на крес тотынашалар, аралашалар, әкрен генә атлап йөриләр. Бәләкәй балалар. Әйләнәләр дә тыпырдыйлар. Гармун булмаса, такмак инде. Аралап йөрисең чылбырлыда. (Чылбыр уенын аңлата). Бөтен парлар чыккач уен бетә инде. (Көен көйли). Кәрикә, рикәки, икәрия кендия, кәрикенди икәркенди икәрия кендия, - зәкәрия бу шушы. Тамак әйтеп. Нәрсә дигән сүәз булгандыр инде. Уенда кыска гына көйләр. Современный. Косилка, молотилка, сортировка веялка дигән уен бар иде. Кругта тотынышып җырлап йөриләр: Кара, кара, кара, кара карлыганның куагы, шул карлыган куагында Ворошилов (кулагы) куллары, припевы Косилка, молотилка, сортировка, веялка. Косилка дигәндә парлашып биләр. Косилка дигәндә тизерәк китә. Уен җыры. Кул чабып тора идек. Җитәкләшеп йөрисең беренче, аннан соң кул чабасың, уртадагы ике кеше бии припев вакытында. Бакчадагы алмагачның ботагы җиргә тигән, безгә ленин бабаебыз алга барыгыз дигән. Современный политический җырлар җырлый идек. Мәктәптә. Сталин турында юк иде. Ворошиловлар знаменитыйлар – ГТО, ВТОлар, нарком обороны иде ул. Фантик җыйнау, специальный уен түгел. Фантик җыялар, аннан соң фантикны алып үтәү башалана. Бу фантикка ни наказ, - фантикны күрсәтми. Наказ үтәү. Почта куу, күгәрчен ашату. Тагын шундый уен: Мин чакырам, аннан кем керә, икенче кешене чакыралар, бөтен кеше чыга инде, йөргән кызы булса озаккарак торалар. Юкка да чыгалар, почта юкка чыкта табыйм әле дип, икенчеләре чыга. Краковяк танцевать итә торган идек. Полька. (Краковякны көйләп күрсәтеп) Гармун булмаса биегән кеше үзе әйтеп бии. Краковякның ничек монда килгәнен кем белә инде кайдан килгәнен. Вальс сугыш вакытында килде. Монда бараклар бар иде. Челтәр элдек читәнгә. Кара каршы ике рәт тора. Кара каршы җырлыйлар. Бу яктан берәүне алып китәләр. Бу яктан бу якка. Кызлар, егетләр. Ничек булса да ярый. Третьи лишнийда каеш белән яралар. Ике кеше аллы артлы басып тора. Мин торам, минем алда бер кеше тора. Обычно егетләр артта тора. Берәү уенны алып баручы була. Ул каешны тотып йөри. Бер кеше тагын була. Каешлы кеше тегене бастыра инде. Третьи лишний булган кеше йөгерә, каешлы аны суктыра. Куып җитеп сукса каешны ташлый да үзе кача башлый. Ә теге кеше каешны алып моны куа башлый. Кача бит инде, теге кеше алдына кереп басса, третьи лишний йөгерә башлый. Ул зря горячий уен. Миңа кермәсәләр ие, миңа басмасалар ие, сукмасалар ие. Парлашкан уенда гармун гына уйный торган ие. Элек егетләр арасында гармунчылар күп иде бит инде. Хәзер магнитофон уйнаталар. Күпердән чыкканда берәүне алып чыгып китә. Буш калганы тагын алып чыгып китә. Күпер, күпер, күпер, күпер, күпер күтәрелми ул, уйнамагач та көлмәгәч күңел күтәрелми ул. Башында күпер, күперне җырлыйдыр идек. Хәмидә китап ачадыр ие. Бик бирелеп, күккә карап телиме, бик внимательно сорый иде. Шуннан китапны ача да сорый. Нинди китапмы. Шуннан туры китереп үзе юраганмы. Дөрес килә диләр иде.
Харисова, Арсланова. 16 марта, 1993 ел, Татарская Каргала.
Надырова Римма Ракиповна. Мин бу җырны әнидән бәләкәй вакытта ишеттем. Күмертау районында, Башкортостанда әни яши. Әсмабибекәй дигән җыр төрле вариантта. Әнинең вариантын бер кемнән дә ишеткәнем юк. Үзенә генә хас. Әни минем башкорт телендә башкара. Мин инде татарлар арасында яшәгәч татарча җырлыйм. Әтием Каргалыдан чыгып китеп Перволоцкий районында яшәгәннәрдә, әтинең бабайлары инде. Әтинең токымында татарлар бар, әни чын башкорт инде.
Ишек алдың күренсен, ач капкаңны, Әсмәбибекәй,
Алма тәгәрәтеп лә маһыем сәрвәр, һай, уйнарсың.
Алма тәгәрәтеп лә маһыем сәрвәр һай, уйнарсың.
Шушы гына җырымны тот исеңдә Әсмабибекәй,
Бер сагынган чагыңда маһыем сәрвәр һай җырларсың.
Бер сагынган чагыңда маһыем сәрвәр һай җырларсың.

Ишек алдым түрендә һай җиләклек Асмабибекәй,
Җиләкләре пешкән лә маһыем сәрвәр һай өзгән юк,
Җиләкләре пешкән лә маһыем сәрвәр һай өзгән юк.
Җиләкләре пешкән лә маһыем сәрвәр һай өзгән юк.
Гомер үтеп бара ла маһыем сәрвәр һай сүзгән юк,

Гомер үтеп бара ла маһыем сәрвәр һай сүзгән юк.

Зилем уены – запевта әйләнеп йөриләр, припевта кызлар егетне алып бииләр. Бер кеше уртага барып керә дә, икенче кешене алада, кушымта вакытында әйләндерә, ике кеше биеп-биеп әйләнәләр. Армиядан кайткан егетләргә каратып такмаклар әйткәннәр.
Электрлар үткәрәләр баганасы юк аның,
Шинеле генә ялтырый мәгәнәсе юк,
Эх зилем, зиләләй,
Зиләләйдер гиләләй.
Исемнәре. Исемнәре. Исемнәре Ыравил,
Кара шинелләрен киеп каравылда тора ул.
Эх зилем, зилем,..
Исемнәре, исемнәре, исемнәре Гыйлмарам,
Төртмә такмак әйтешергә килдеңме әллә, йомыран.
Эһ, зилем...
Атлап әкренләп. Биисе килгән кешеләр кругта да биеп баралар инде. Припевта бииләр.

Күперле кебек басалар зилемне. Ялгыз яздык алдан. (Зилем уенын, күперле уеннарын аңлата). Бер туктамый такмак бара. Русларның ручеек белән чагыштырып була. Нинди телисең такмак. Зилем уйнамыйча кайткан булмады. Бер генә уйнамыйлар аны, берничә уйныйк дип. Ярма яру – парлашып, гармунга әйләнәләр. 4ләп бииләр. Только гармунга. Эсселәнеп, салкын алып керәбез дә тагын уйныйбыз. 60нчы елларда бетте ул. Безнең авылда тристанца дип атала. Шундый ук уен.
Краковякны без дә яман бии идек. Тузан туздырып. Монда сугыш вакытында өй саен военныйлар торган. Шулар алып килмәде микән.

А ягы бетте
Түгәрәктә уйнадылар косилканы. Мин белмим ничек уйналганын. Надыров Ленис Абдрахманович. 1934нчы елда туган Каргалыда. Барысы да монда туган. Бию көе уйнасын. Хромкасы ике рәтле. Бу гармон 1952нче елда уйный башладым бу гармунны. Аныңчы саратовский гармунны
Бию көен уйный хромкада. Җыр көен уйнады.
Башла Гали сүзе бисмилла илә,
Дүрсәлем төне көне Аллаһ илә,
Өстебездә Хакны хәзер күрәлем,
Мостафаның җамгатенә ирәлем.
Мин любой көйгә көйли алам. Кеше үзеннән үзе чыгара. Көйне үзем уйлап чыгардым. Шәгбән аенда халык йоклап ятмасын дип, зекерләр әйтсеннәр, тәсбихлар тартып утырсыннар дип, кайсының морҗасын ачып куеп, кайсының ябып, кайсының убырнаен тау астына төшереп, халыкка покой бирми яшьләр. Шагбан аеның 15ендә. Кем тереккә, кем үлеккә языла торган төн.
Шундый бәйрәм кич. Капканы 10лап егет алып китәләр. Ходай тәгалә яза тәкъдир. Ходай тәгаләнең отчеты була. Менә быел бик күп кеше үлде. Шуны ходай тәгалә язып куя. 15е көнне яза. Бөтен фирештәләр җир йөзенә чыгарлар ди. Ля иляһы иллялла дип әйткән кеше бар микән, дип. Бер бәндә Ля иляһы иллялла дип әйтсә беренче катның фирештәсе ишетеп әйтер ди, икенче катныкы тагын, 8 кат күккә менеп төшкәнче ничәмә йөз дәлил булыр ди. Шул кешене изгеләргә яза инде Ходай тәгалә. Бу кеше ди, изге. Ул кеше явызлыгын югалта инде. Яхшылыкка яза ул көнне.
М: Коръәндә язылмаган бит убырнай кутарып йөрегез дип ул төнне?
C: Кая барып бәрелергә белмичә йөргәннәр инде. Андый әшәкелекне без күрмәдек. Яңа елда да шулай киенеп йөриләр. Аягыма итекләр киеп, шинель күршеләргә открыткалар таратып йөрдем. Пәйгамбәрнең туган елыннан исәпләгәннәр елның башын. Бездә мәүлед укыталар. Үзенең шигыре бар, салаватлар укырга кирәк. (Салаватны укый көйләп). Салаватлар күп (брак – радиодан звук. Укыды Коръән көйләп – мәкаме матур.)
Ир кеше бик матур итеп гармунда уйный Су буйлапны, Наласаны,
Аитова Хөсниямал өстенә язганнар гармунчыны.
Арсланова Дания,
Менә бер ялгыз әби була инде, шул күрше кызын чакыра иптәшкә, шул вакытта кызның күңелен табар өчен уйнап күрсәтә. Шунда инде теге кыз карап утыра инде кызык итеп үзенчә. Шунда бер сүз табып теге кызны көлдерә инде. Менә кәгазьдән ясый бер табак бит, шуңа адәмнең күзен ясап куя, авызын... Маска итеп. Бер бүрек кия. Әбиләр күлмәге кия инде. Үзенчә уен уйнатып күрсәтеп. Элекке вакытта театр юк, кина юк. Әби уйнап күрсәтә теге күрше кызына. Чөпрәктән курчаклар ясадык. Ярлы, юк вакыт. Курчаклар күрмәдек, үзебез ясадык. Элекке вакытта кеше бик тәртипле, хәзер әтисе әнисе мондый гына нәрсәсен каплый да әтисе дә шунда, әнисе дә шунда. Элекке заманда Сакмар буйлары урманлык ие. Шунда сукмак белән төшәсең. Кич белән кояш баегач кына суның өсте күренми. Бала-чага да халык та су керергә төшәләр. Сулар чиста, ап-ак. Хәзер бит әти дә әни дә. Аракы эчү дигән нәрсә булмады ул вакытта. Советский валасть чыккач кына, концертлар куеп, колхозга ярдәм иттек. Концертлар җырлап. Театр булмады театрда. Ул вакытта үсеп килгән кызлар концертка да, театрга да бармый. Концерт куеп клубка ярдәм иттек.