|
|
111. Алларына килми һичкем белми бер Ходайның язган эшләрен
111 кассета. Б ягының өчтән бер өлеше ишетелми. Шәмсинур апа Мөрсәлимова. 1993 ел, 13 нче март. Мурсалимов Фәрхетдин Сагетдинович. Туган авылым урамын кабат-кабат урадым... Кайтыр идем тиздән тик сәлам юк сүздән.... Җырларны үзем сочинять иттем, ди. Мухаррамова Рабига. 14 нче март, Татар Каргала. Очраттым тургайның кошларын, Таба алмадым кунган төшләрен, шул, Алларына килми һич кем белми Бер Ходайның язган эшләрен. Әни озын итеп җырлыйдыр иде. Әни үлгәчтен апайлар әнинең җырлары дип озын итеп җырлыйлар иде. Бик матур сайрый тургай. Мурсалимов Фәрхетдин авыл уеннары (йөзек салыш) турында сөйли. Сыйфаты начар тавышның. Сарман көе турында. Шомыртым турында. Ишеткән көйләрне уйнарга тырышканнар. Хәзерге вакытларда көйнең сүзләрен өйрәнеп үзе җырлый. Туган як җыры турында. Явгаров Зиннатулла. 14 март, 1993 елда, Татар Каргалысында. Язалар Дания Арсланова, Әлфия Харисова. Гармунда Сарман көе, Дим-дим, Бию көе (бик матур). Хәзерге балаларны кызыксындырмыйлар укытучылар. Үрдәккәем чумасың, Чумасың да чыгасың, Әле батырак җылаган, Инде кулак җыласын. Обстановка үзгәргәч такмаклар да үзгәреп киттеләр. Һәрбер периодның үзенең такмагы бар. Бик веселый уеннар иде. Хәзер шуны мин бию көенә әйләндердем. Такмак көен бию көенә әйләндерделәр. Үрдәккәем – бик матур уен иде. Мәҗлесләрдә җыр-бию иде. Туган көннәр үткәрү урыстан чыкты. (тавышы матур). (кыңгыраулы гармун). Мин китәмен синнән аерылып, туган ягым синнән аерылып, сөйгәнемне синдә калдырым дигән көйне уйный. Гөлшат Зәйнашева бер композитор белән килгән иде. Шуның җырын отып калган. Гармунда уйный. Көй күңелдә булса гына уйнап була. Бию көен уйный. Постоянно уйнарга кирәк оста булыр өчен. Бату мулюков бик оста уйнады саратовскийны. Ул уйнаса калганнарга нечего делать. Бик матур уйнады. Хәзер композитор инде. Әлфәт (Өлфәт) Хәмидуллин дигән Оренбургта гармун мастеры. Атаклы мастер. А ягы тәмам. В ягы китте. Язалар Дания Арсланова, Әлфия Харисова. 14 март, 1993 ел. Ядгаров Зиннатулланы язалар. Әпипә, Ике килен-килендәш, Тамчы там, кара бәрән тукмак койрыкны уйнадым подряд. Әлфия-Гөлфия дигән көйне уйныйм хәзер. (гармунда уйный). Ай урагы дигән көйне уйный һәм җырлый. Мурсалимова Шәмсинур апа: Зиннатуллалар килә иде. Вечеркага килә. Әти егетләрне керетмиләр ие. Өмәдә каз йолкырга барган кебек өй ююларда өмә ие, өйне дә сылауга чакырасың. Ерлый – ерлый балчык басып өй сылыйлар ие. Ерлый-ерлый. Сукыр әби кергән дә, турд, турд, турдиям, күкәйле Мәхмүдия дип сукыр әби биеп киткән. Мәхмүдия дигән әби ишеткән дә үпкәләп кайткан да киткән. Өмә – субботник шикелле. Хозяйканың эшен эшләп, соңыннан ашап, шаярып, күңел ачын кайтып китәләр. Аулагашны, Ядәчне күрдем мин. Бер аулагашта тавыкмы, казмы пешергән булалар. Ядәчләшик дип берәүне берәү теген сындырып ядәчләшәләр. Нәрсәдән ядәч, - бер каз, аракы. Кем отылса – өстәл әзерли. Аңгыралашып Ядәч кә Исемдә дип әйтсәң, отылмыйсың. Баягы ядәч уйныйлар, теге отылган кеше. Ул вакытта Ядәч ашы, Аулагашта җыеналар. Һәрберсе нидер китерә. Аулак аш = Аулагаш. Шәл бәйлиләр. Ядәчкә смешанный, егетләр, кызлар. Хәзер шәл бәйләгәндә гайбәт саталар. Аулагашта калган ризыкны өйгә алып кайтып киткәннәр күчтәнәч итеп. Каз боткасын. Дөге беләнме, тары ярмасы беләнме ботка. Бу кемгә, бу кемгә, дип бүлешкәннәр. Мәзәге, кызыгы бит. Гармун булмаса һәркем үзенчә, кызык сөйләгәннәр. Кызык булган. Һәрбер авылның үз моңы бар. Үзенең уены бар. Үрдәккәем чумасың чыгасың, Элек батырак җылаган, хәзер кулак җыласын. Түгәрәкләнеп тотынып уйныйлар иде мәҗлесләрдә. Общий түгәрәк. Биеп-биеп китәләр. Бу уен җыры. Шул парлы мәҗлестә торып кулга кул тотынып уйныйлар, йөгереп уйныйлар. Үрдәккәем чумасың. Хәзер барыбызда кулак. Байлар булган. Кулакларны куганнар. Хәзер батыраклар гына калды. Фантикка наказ була. Ул отылгач түлисең. Үрдәккәем чумасыңны уйнап бетерәләр дә, әйдәгез күперле уйныйк, диләр. Безнең бабай Чебенледән килгән казак бит инде. Кара сакаллы, көрәк сыман сакаллы иде. Каты күдрә. Һәммәсе чыга, парлылар. Без балалар карап утырабыз. Карап утырсыннар безнең заманны дип. Күперле уйныйлар. Баягы бабай бәйләп җибәрә чиккән сөлгене. Казан сөлгесен. Кызыл. Шул казан сөлгесен бабай биленә бәйләп җибәрә, руководить итә. Күпер ясап торалар. Терелеп торалар. Күперләрдә түбә була торган ие. Дворлар түбәле була торган ие. Капкалар түбәле була торган ие. Күперне тезелеп бетәләр дә, берәү чыга, теге яктан алып килә, бу якка килеп баса. Парлашалар. Үзенә кем кирәк, шуны аоып китә инде. Бер ир бер хатынны алып чыга. Алар ирле хатынлылар. Җырлашалар, көлешәләр, хәрәкәт итәләр. Күперне уйнап бетәләр дә, әйдәгез күз бәйләшле уйныйбыз. Теге бабай теге чиккән сөлгеләрне алып күзне бәйләп китәләр, мин сиңа әйтим, өстәлне җыйнап алып, и менеп китәләр, карават өсләренә менеп китәләр. Ул вакытта бал эчәләр. Берәү исерек булса кызык бит инде. Абынып егылып бетәләр. Хәзерге тансылардан кызык иде. Бездә икешәр кунак үткәрә иде әтиләр. Яраталар иде кешеләр белән катышырга. Катышкан кешеләре күп иде. Бөтен кибетчеләр, охотниклар, һәммәсе еыйналырлар ие. Пушнинада эшләгән кешеләр килерләр ие. Бик матур итеп катышып йөрешәләр ие кешеләр белән. Безнең әни бик һәвәс ие. 4-5 балаларын тагып безне клубка алып барыр ие. Әтине берүзен калдырып. Театрлар карарга. Бер егылып кайткан ие, шуннан бармас булды. Ярамый икән миңа барырга биеп бармас булды. Әти мәрхүм фонарларны кабызып җибәрер иде безне. Ак таш мәктәп бар ие, кибет ачканнар, анда детсадта булды. Шунда клуб була иде. Сәхнә-мәхнз юк иде ул вакытта. Әни алып барадыр ие. Зиннатулланың ләкабы – Тәпән. Тәпән – агачтан ясалган савыт, сез мичкә дисез, без пичкә дибез. Су салсаң да ярый. Катык та ярый. Тозласаң да ярый, камыр бассаң да ярый. Бәләкәй кеше булгач – тәпән дигәннәрме. Әллә тәпән ясачылар булганнармы. Тәпән Рәшидәсе, тәпән Зиннатулласы. Лаханда ит тозлаганнар. Подвалның эченә кертеп ул лаханны эшләннәр, яхшы карагач агачлардан. Калын, аны балта белән суксаң да ватып булмый. Тимерләр кертеп толрвып. 3 метр киңлеге, тегеләйгә дә, болайга да, түп-түгәрәк. Шуның капкачлары бар, казан сыман. Итне тозлаганнар да борынгы байлар, бер ит салганнар, бер тоз салганнар, шул лаханның авызын капкачны каплаганнар да, ул карагачның агачы кызыл була. Шуның өстенә ташлар кеше күтәрә алмаслык ташлар бастырганнар. Ит тозланып, тышта эссе – чыдап булмый. Теге лаханнарда ит тозлы. Әйбәт сүйле көйле. Ул лаханнар әле дә бар әле. Колхозның складында. Мин 45 елны завсклад булып эшләдем, ул заманнарда бар ие. Кәбестә тозлый. Колхоз кәбестә тозлый.
(Кассетаның өчтән бер өлеше ишетелми. Шәмсинур апа. Бәлки цифровкада бардыр. Тикшереп карарга кирәк. –МШ) Арсланова Дания, Харисова Әлфия язган.
|