Masguda I. Shamsutdinova's site


 

59. Йөзләрең нур мисле ләйләтел бәдәр


  1. Туй бәете “Йөзләрең нур, мисле ләйлә тел бәдәр”. Татарская Каргала. 28 июнь, 1991 ел. Аетова Хөсниямал Нигматулла кызы. 1910 нчы ел 10 нчы майда туган. Татарча Мәүлид. Яза Мәсгудә Шәмсетдинова. Салаватлары матур.
    Яланда ятып, иген үстереп, малчылык, кымыз. Крестьяннар. Әти әнисе дә шушында туып үскән.
    М: Каян килеп чыккан бу авыл?
    Х: Казаннан килеп утырган ди бу халык. Кәгазе бар иде инде, гәзит кисәге. Монда байлар булган, куйлар, зур күтле сарыклар асраганнар. Ничәшәр мең. МТС диләр инде хәзер, анда зууур казаннар белән май эреткәннәр. Өй хәтле. Баскычларга менеп. Малның карынын һәйбәтләп юганнар да ертмыйча гына, йонны ягын тышка куеп эч ягына эрегән майларны тутырып юкә белән бәйләп, аслы-өсле куеп читкә җибәргәннәр, сәүдә иткәннәр. Әниемнең әнисе Казаннан булган да шунда сарык йоны юарга килгән, тормышка чыккан. Кайсы эчәк юган. Күп кеше Казаннан килгән. Казаннан алып килеп сатканнар. Байлар бардак ачканнар, аның күбесе шунда урнашкан. Безнең бабайлар инде, Фәридәнең әниләре, Сәрви бар Сакмар очында, ул белә инде ничек килгәннәрен. Сәрви Бадалова. Әбиләрнең ничек килгәннәрен, ничек тормышка чыкканнарын ул белә. Ул бездән өлкән. Монда Каргалыга килеп чыкканнар байлар повозкалар белән. Казан ягыннан килгәннәр урын эзләп. Нәрсә исеме килик, бер көтү каргалар килеп чыккан, Каргалы дип бирик исемне, аннан соң бер көтү куй килеп чыккан. Бу куй дәүләт, бәхет. Аннан бер көтү эт килеп чыкканда – последний вакытында этләргә калачак икән бу авыл. Монда Сәгыйть Хәялин атаман бер бай кеше килгән. Аның иң беренче салган ике ятажлы өе бар иде. Сүтеп әрәм иттеләр.
    М: Сакмарга ничек исем биргәннәр?
    Х: Белмәдем. Анда Каргалы суы да бар. Монда ничә мең, ничә мең куй йөреткәннәр. Байлар күп иде монда. 12 мәчет булган. Байларны лишать итеп төрлесен төрле якка җибәрделәр. Сөендековларның байлыгы минеке хәтле дә түгел иде. Кеше яллагач дип сөрделәр. Алтын көмешле байлар түгел. 19 да пожар булды, 21 нче елны ачлык булды. Чикерткә – канаты да юк, таракан кебек. 5 десятина иде җир безнең – шуның күкрәп үсеп утырган заманыннан саламы да калмады. Кап-кара җире генә калды. Халык бәрәңге чәчә белмәгән элек, ачтан бик күп кешеләр ашадылар. Бер нәрсә үсмәсә хәзер хөкүмәт икенче җирдән китереп бирә бит.
    (Коръән укый. Мәкаме матур ). Пәйгамбәргә салават әйтәләр, әгәр дә әйтмәсәң укыганың кабул булмый ди. Салават мәкъбүлә. Карт мулланың абыстаеныкы. (Салават укый). Абыстай сөйләгәнен сөйлим.
    Рәсүлюлла
    Миграҗында күргәнсең ике галәм дәүләтен,
    Өммәтенә булсын өчен сигез оҗмах дәүләте
    Бер көн эчендә йөретте биш намазның нәүбәтен.
    Бер ишарәт белән ярды айны бармак тибрәтеп,
    ... тиз җуелды шикәр балның кыйммәте.
    Шәфәгате шул кадәр иде өммәтенә даимә,
    Теләмәде ата-анасын, теләр иде өммәтен.
    Даимә әйткел салават, зекер, ... исмен аның,
    ... насыйп булыр сиңа Кәүсәренең ширбәте.
    ...
    Күп салаватлар әйтсәк ..булырсың һәм өммәте.
    Сөхбәтен сәхабәләр белән күрсәң бер заман,
    Үзе якты ай кебек, әсхабләре йолдыз сыман.
    Телә...языгын
    ...
    ...
    ...
    Мин Мөхәммәд өммәте дип булма мәгърур идани
    Кыйл раббыңа гыйбәдәт, тот Рәсүлнең сөннәти.

    Шәригать әмерен йөрт, Алланың хөкемен тот,
    Бәс булырсың өммәтле, ирешер Аллаһ рәхмәте.
    Я Илаһи, бир хөрмәти Мөхәммәдин Мостафа,
    Җан бирү хәлдә аерма бездән иман дәүләтен.
    Бер кеше әйтсә салаватны ихлас белән күп итеп,
    Таки җәннәт эчрә чыккан төрле ... нигъмәте.
    Хәмди бихәмди ул Ходайга хәмедләр булсын бу көн,
    Безгә җибәргән Рәсүлгә сәламнәр булсын бүген.
    Тугды бу көн нуры әхмәт сәламнәр булсын бүген,
    Күп салават тәхиятләр мәдехләп әйтик бүген.
    Килсен мәүледен .. гыйззәти җан илә ихлас илә
    .. хөрмәтен.
    ...........................................
    (Мәүлид мәҗлесләрендә укыла торган татарлаштырылган Сөләймән Чәләбинең варианты. Башы, багышлаулары татарча. Cалаватларның озын вариантлары белән.)
    Михрәбига абыстайдан алынган Мәүлид. Абыстай һәм мулла абзый Каргалыныкы түгелләр. Каян килгәннәре билгесез. Мулла абзый сугышта булган. Монда күчеп килделәр. Кунакларда абыстай Мәүлед укып йөрде. Башка кеше аны укымады. Мин мулла абзыйдан сорап алдым бу мәүлидне. Абыстайның көе икенче иде. Минеке икенче. Һәркемнең үз көе була. Ул мәүлид күп ул. Монсы кыскача. Сәрвидә әллә ничә төрле ул. Бадаловада. Сәрвидә әйбәт, борынгыча. Ә моны абыстай кыскартып кына язган. (инналаһевәмалә салават белән башлый. Көйләп Коръән укый. Ясин.) 29нчы елдан 51 нче елга хәтле савсим карамадым да. Колхозда эшләдем. Тормышка чыктым 15 җан семьялы кешегә. Биемнең 8 баласы бар ие. Иремнең әнисе миңа би була. Ә әтисе – биатай. Бездә салават итмичә Коръән башламыйлар. Китапларда әйтә бит, салаватны әйтмәсәң укыган Коръәнең дөрес түгел ди. Кыямәт көндә безгә бер ярдәмче дә юк. Әниебезгә барабыз, әтиебезгә барабыз. Алар әйтер үз хәлебез хәл. Шуннан пигамбәрләр дә әйтер үзебезнең хәлебез хәл дип. Шуннан соң ахырзаман пигамбәре иң соңытын туган пигамбәр безгә шәфәгатьче шул пигамбәр. Без шуңа салават әйтергә тиешбез. Көненә йөз Тәхлил укырга куша. Ля Иляһы илляллаһ, тәсбихтан чыгасың Тәхлил. Хет әтиең, хет әниең үлгән икән шул тәхлилнең укыган савабын әтиеңнең-әниеңнең әрвахына багышлыйсың. Гөнаһлыларны ярлыка, кыямәт пигамбәренең шәфәгатен насыйб ит, дип, син дога кыйлсаң ата-анаңның кыйлган гөнаһылары ярлыка. Бер бәндә зиратка менеп 100 тапкыр Тәхлил укып ди, шушы кабер әхелләренә багышласа, бөтен кабер әхелләренең гөнаһыларын ярлыкыйм ди. Китап укымагач, белмибез бит. Кайбер кеше хәер бирми, әти-әниләрен искә алмый, әнә бер бәндә, ди, 3 колхуалла укыса, колхуалланы укып үзегезне үзегез мәсихлап ятыгыз. Кай җирегез авыртса да колхуаллланы укып сыпырыгыз, шул авырткан җирегез бетәр ди.
    (колхуалланың ярдәме турында, пигамбәрне сихырләү турында, сихырчы Агзам турында, Ән-нәс сүрәсе белән котылган сихырданнарны сөйли). ХХ Икра сүрәсе белән өшкерде. Күрше Мәхмүт бабай бар иде. Шул әйтәдер иде - белеп алган Икра сүрәсен, шуның белән өшкерә дә өшкерә ди. Кемне алып килсеннәр шуларны лечить итәдер. Кулларын бәйләп куеп дулаган кешеләрне өшкереп терелтә. Тиле кешенең маңгаена КПСС дип язылган иде ди. Авыруларым агып китсен дип кулъяулыкларын ташлаган суга. Терелде, эшләде бухгалтер булып эшләде. Алты Бармак дигән китап буенча ачкан, ХХ ның кызы. Кияве мулла – Оренбургта мулла булып эшли.
    Б ягы:
    Минем китап ачтырганым булмады. Без өч кенә ай укыдык. Бер көн тәҗвидкә кердек, бер көн хәдискә кереп калдык. 1932 нче кияүгә чыктым. Ач вакыт. Ирне күрмичә иргә бирделәр. Хатын аерган кеше булган. Бер күрше апа әйтте, бар да куй, ач вакыт. Кулында ирнең 6 баласы, бер атна ашаттылар. Аннан соң бетте ашлары. Ул вакытта байлар юк иде инде. Кичке уеннарга йөрмәдек. Элек бәетчене яллап Әхмәтдин исемле кеше, ул почмакта бәет әйтеп утыра. Аның күкрәге киң иде. аны атка утыртып. (туй йоласын сөйли). Төнлә кияүне алып киләләр, бәет әйтеп. Кыңгыраулар белән, чәчәкләр белән матурлап атларны. Чебенледә Мостафаның кызы Оркыя иде, Оркыяның кызы китап чыгарам дип әйткән, бабасының китабы аңарда. Яшьләрдә гармун булган. Скрипка булган, Масипов Нургали скрипкада уйный иде, Хөсәен. Шул туган ике егет скрипкаларда уйнадылар. Кунакка чакыралар иде. Сөннәт туена тик туганнар килә. Скрипкачылар бармый сөннәт туена. Коръән багышлау:
    БРР, Я Рабби укыдым мин, шушы каләми шәрифне үзеңнең ризалыгың өчен, атабыз Адәм, анабыз Һаваның арвахына багышлыйм. Үзеңнең дустың, хәбибең Мөхәммәд Мостафа сгв нең газиз рухларына ирештер. Бөтен әүлия вә әнбияләрнең бөтен мосафирларның бөтен дини юлда … булган шаһитләр, вә салихларның, вә заһитләрның, вә габитләрнең ... рухына ирештер. Бөтен мөэмин мөселман ирләр һәм мөэминә хатыннарның үлекләр рухына ирештер ... Пигамбәребезнең күз нуры Фатыйма разыйаллаһыганһеның, Хәсән-Хөсәен газыйаллаһыларның рухына ирештер. Анабыз Һаваның балалары, Хәдичәи Кобра, Гайшә, Әминә, сөт анасы Хәлимә разыйаллаһы рухына ирештер. Һәр терекләребезгә тыныч, сау-сәламәт, бәласыз казасыз киң ризыклы тормышта туры юлга күндер. И Раббым ... син безнең теләкләрне кабул ит. Бөтен югарылык, бөтен бәрәкат иңдерүче Син үзең кабул ит. Хосусән әтиләремнең, әниләремнең, бөтен әби-бабаларыбызның, бөтен ир, бөтен кыз кардәшләребезнең рухларына безнең укыган каләм шәрифенең савабын ирештер. Бөтен картларыбызның, шулай ук үлгән яшьләребезнең гөнаһларын гафу ит. Терекләребезне бәладән, михнәттән саклап тугры юлга күндер. Тәуфыйкъ, истикамәт бир, үлеп тә газапта ятучыларның газапларын гафу итеп газаптан коткар. Газапсызларның савапларын арттыр. Бездән дога өмет итүче дога кыйл дип васыять итеп үлүчеләрнең рухына ошбу укыган каләм шәрифнең савабын ирештер. Амин, кабул ит. И рәхмәтле Аллам, без фәкыйрь бәндәләрең хәбибең Мөхәммәди Мостафа саллалаһы галәйһи өммәтләренең рәхмәт назырың белән карап гөнаһларыбызны гафу кыйлып, тәуфыйк һидият бир. ... пигамбәребезнең сөннәтен тотып, кыямәт куркуларыннан халәс кыйлып оҗмахның вә дидарыңны насыйп вә мияссәр әйлә. Амин.
    Килеп кердем өегезгә, тәсбих күрдем чөегездә,
    Безне каршы алган өчен рәхмәт яусын үзегезгә.
    Кунак булдым өегездә, зекер әйттем түрегездә,
    Иман нуры йөзегездә, нур балкысын гүрегездә.
    Хөрмәтеңә канәгатем, Рәсүлемә салаватым,
    Җөмләбезгә насыйп әйлә рәсүлемнең шәфәгатен.
    Салаватлар әйтик әле өмет итеп савабыни,
    Салават күбрәк әйтсәк җиңел кыйлыр җавабыни.
    Иртән торып салават әйтик, күңелләребез пакъләнсен,
    Кабуллыгы күккә ашып рәсүлебез дә шатлансын.
    Салаватлар әйтик әле, бу мәҗлес нур белән тулсын,
    Бу мәҗлесне ясаучыга сигез оҗмах ачык булсын.
    Ходаем зурласын сезне, сезнең белән дәхи безне,
    Безне хөрмәт иткән өчен хурлар каршы алсын безне.
    Рәсүленең мәкамен насыйб әйләсен күрергә,
    И Ходаем, насыйб әйлә Фирдәвесләрдә йөрергә.
    Салаватулаһы галәйхи вә галяйхи әҗмәгыйн җөмләбезгә рәхмәт әйлә я Иляһы галәмин.
    Рәхмәт яусын сезләргә, мәҗлесләргә килдегез,
    Бер Ходайның рәхмәтеннән мәхрүм булмыйк дидегез.
    Алланың рәхмәте яусын мәҗлесләргә килдегез,
    Бакый дөньяларга баргач җәннәт булсын урныгыз.
    Балаларым, туганнарым, зекер әйтик Аллага,
    Хәерең булса бир шуңарга, сөт имезгән анаңа.
    Әти-әниең булмаса, аның туганнары бар,
    Ата-анаңа хәер биреп җәннәтеңне сатып ал.
    Туганнарың да булмаса бир анаң кордашларына,
    Ахирәттә сез йөрерсез җәннәт араларында.
    Туганларым, ата-ананы онытмаек һич кенә,
    Башка көнне уйламасак уйлыйк атна кич көнне.
    Ата-анаңа хәер бирсәң каберләре нур булыр,
    Дөнья ахирәт үзегезнең кадеребез зур булыр.
    Ата-ана догасы – пигамбәрләр догасы,
    Ата-анага хәер бирсәгез җәннәтләрдә буласыз.
    Хәер гамәлне озайта, казаларны озата,
    Хәер бир дә сынап кара – көннән көн бәхтең арта.
    Гомер буе күкрәгемдә авыр хәсрәт сакладым,
    Әллә риза кыйлмадыммы ата-анамның хакларын.
    Өй хуҗасынa:
    Догаларымыз ... булсын, әрвахларыгыз шат булсын,
    Фирештәләр амин дигән сәгатьләргә тугры килсен.
    Укыйм әле, укыйм әле – күңелләрегез ачылсын,
    Сигез җәннәт эчләрендә ризыкларыгыз чәчелсен.
    Укы дигәч, укыйм сезгә, тыңлыймын сезнең сүзегезне,
    Бер Ходаем нурлы кыйлсын кыямәттә йөзегезне.
    Карасам йөзегез якты, тыңласам – сүзегез татлы,
    Дөнья гизеп эзләсәм дә табылмас бу мәҗлес хәтле.
    Дин исламның кадрен белеп, бер ходайга зекер әйтик,
    Дин исламда булганлыкка шатланышып дога кыйлыйк.
    Безне җыеп зурладыгыз бу мәҗлес хөрмәте белән,
    Җәннәт сезне каршы алсын Ходаның рәхмәте белән.
    Безгә хөрмәт иткән өчен җәннәт булсын урыныгыз,
    ... форсат бирсен тиз булмасын үлемегез.
    Коръән укып өегездә, зекер кыйлдык түрегездә,
    Иман нуры йөзегездә, нур балкысын гүрегездә.
    Амин, ярабби галәмин, илаһым кабул ит.
    Бер Гариф абый дигән бабай, син укырга яратасың, дип китаплар бирә иде. Кибетләр күп иде, базарга барганда кибетләр тезелгән инде. Элек исергән кешеләр юк иде. Минем әнием сөйли иде, бер хатын зина кыйлып йөргән икән, аны ишәккә атландырып, алама себеркеләр тагып, чиләкләр тагып бөтен халык урам-урам мәсхәрә итеп йөреткән Каргалыда. Дөя асраган кешеләр булды. Атлар, үгезләр асрадылар. Сакмар зур булган. Көндез бер кеше су кермәде. Хәзер на Бог насрал. Патшадан да курыкмыйлар. Сабантуйларына киләләр иде. Шул вакыт үлмичә китмиләр иде. Без ятим үстек. Кайсына идән юып, тиф, пожар чыкты. Әнигә 5 бала калды. Бәет – шигырь кебек, кайгыларыннан чыгарган ни була. Минем, әйтик, ирем үлгән икән, шуңа минем моңнарым, кайгыларым турында шигырь язам. Шул бәет була. Аны көйләп укыйлар. Мөнәҗәте дә шундыйдыр турында. Аллаһы тәгаләгә язылган шигырьләрне мөнәҗәт диләр. Миңниямал апай дигән үзе ясап курай уйныйдыр иңде. Кыска иде. Кызы Миңзада исемле. Курай беләдер иде. Концертларга йөрмәдек. Тормыш авыр булды. Кубызда да уйныйлыр иде. Гыйбәдәтел Исламия китап, Иман шарты китапларын бер әби алып чыгып китте. Кыйсса Сәләмбия Сәрвиямал Бадаловада.
    1991 ел 8 нче июль, Давлетьяров Мохтар Ахматханович. Туган шушы авылда 1954 ече елны 1 гыйнварда. Бөтен токымыбыз шушы авылда. Безнең авыл Татар Каргалы дигәчтен, татарбыз. Соңгы вакытта болгар дип аңлатып карыйлар. Без бабалардан ишеткәнебез юк. Татар, мөселман. Күптән түгел генә ишеттек болгар дигән сүзне 3 ел гына элек. Казаннан килеп чыкты бу сүз. Безгә аны аңлатып карадылар. Күңел белән кабул итмибез, аңламыйбыз болгар дигән сүзне. Руслар безгә әйтә 1737 нче елны беренче таш салынган, Елизавета 2 рөхсәте белән Сәгыйть Хәялин 200 гаилә белән килеп поселение ясаган. Без аның белән дөрес дип санамыйбыз. Безнең халык саный, безнең авыл иртәрәк килгән. Без уйлыйбыз, монда булган башкорт җире. Кыргыз халкы кочвать иткән. 1710 нчы елларны булган дип уйлыйбыз безнең авылны. Кабер ташларын тикшерделәр, Казаннан килеп, бер нәрсә безгә әйтмиләр. Киләләр дә китәләр. Безнең авылыбыз Татарстаннан читкә яшәп – безнең үз сүзләребез бар. Башка җирләрдә безне аңламыйлар. Мәсәлән, яшьләр үзләренең яратканнарына “кәс” дип дәшәләр. Өч дүрт җегет жыйналалар да, кәсләр янына барабызмы, диләр. Кызлар янына барабызмы, дигән сүз. Кызлар җыйналып, “кәсләр янына барабызмы”, дип сөйләсәләр, яраткан егетләрен аңлата.
    Мәсгудә: Сабантуйда нинди элементлар тик Каргалыга гына хас?
    Мохтар: Язгы чәчү беткәч шул куанычтан сабантуй ясыйлар. Ял көне ясыйлар. Төрлечә көрәшләр була, батырлар була. Баганага менәләр. Биек багананы сабын белән сылап менми торган итеп ясап куялар да су сибеп шунда менәләр. Зур ләгәнгә катык салалар да аның эченә акча ыргыталар. Көмеш акча. Төрле акча ярый, бакыр да ярый. Ул кызык өчен, баер өчен түгел. Аны авыз белән алырга кирәк, телең белән эләктереп алырга кирәк. Ул бик кыен. Катыкка чумуы авыр. Бездә ул тукталды, ун ел элек катыкка чумып бездә бер бабай вафат булды. Без хәзер кулланмыйбыз. Тын алган бабай чумган вакытта. Ул бик күптәннән килә торган катыкка чуму. Атлар чаптырабыз. Безнең авыл атларны бик ярата. 300 гә якын ат бар. Кымыз ясыйбыз бия савып. Җәй көне 100 ләп кеше ял итә. Казан татарлары алар дала татарлары түгел бит. Без дала татарлары. Беренче бездә ат. Атың булса син кеше. Безнең авыл урнашкан ике елганың бергә кушылган җирендә. Зур елга Сакмар, уң ягыннан Каргалы дигән су килеп кушыла. Шуңа карап Сакмар ягында торган авылның очы Сакмар очы дип атала, Каргал буенча торган авылның очы Каргалы очы дип атала. Нигәдер аскы очыбыз Дунай ягы дип атала. Каян килгәндер. Анда күбесенчә производственный зона. Машина - тракторный мастерской. Бәлки, Сакмар белән Каргалы кушылгач киңәеп киткәндер. Дунай сыман. Шулай дип тә әйтәләр. Элекке вакытны алсак, 40-30 ел Каргалы бик тыныч иде. Чит кешене керетмиләр иде авылга. Анда милиция дә юк иде. Үзебезнең ата-бабалар үзләре шуны карый торганнар иде. Урманга барсаң бер эт-адәм булмый торган иде читтән килгән. Куркытканнар, ата-бабалар нык торганнар. Алар көне-төне саклаганнар. Ничек саклаганнарын әйтергә кеше дә юк инде хәзер. Хәзерге вакытта су буена барсаң машина тора, машина юалар, суны пычраталар. Урман эчендә урман тулы халык. Таптыйлар үләнне, тирәкләрне өзәләр. Менә хәзер юкә чәчәк ата, юкәне вич ботакларын өзеп йолкып вич халык йөри шунда. Күбесенчә шәһәрдән киләләр. Атсаң гына аңларлар иде. Хәзер андый законнар юк. Бернишләп тә булмый. Бер закон чыгарга тиештер.
    Мәсгудә: Сезнең буынга борынгыдан килгән гореф-гадәтләр белән гаилә кору булдымы?
    Мохтар: Әйтеп китәргә кирәк, безнең авылда ата-бабаларның гореф-гадәтләре беркайчан да тукталганы юк. Никях укытып, яучы җибәреп, туйлар ясап – борынгыча бара. Әбиләр йөри яучы булып. Атларны бизәп баралар. Ыштан балагын кыстыралар яучылар. Икенче мәһәр күрсәтәләр. Егетләр ягыннан мәһәр сандыгы килә. Кием салым була, мал-туар кәгазьдә язылган була. Ул тауар киленнеке. Аның эше нишләтсә дә. Килен төшкән вакытта киленне бастыралар мендәргә. Тоттыралар сарыкка, аннан йортка кереп китә. Безнең мөселманда сарык бит – йоны да булсын, ите дә булсын, дигән мәгънәдер инде.
    Мәсгудә: Ыруг дигән төшенчә бармы сездә?
    Мохтар: Нәселләр күп, әмма барысы да бертигез. Бездә Бүре дигән нәсел бар. Мин үзебезнең исем Каеш. Безнең Мостафа бабай күннән каеш ясаган. Бәетче Әхмәт нәселеннән Шәүкәт.

    Бетте Б ягы.
    Сиэтл, 31 нче август, 2014 ел.