|
|
60. Сulture and History of Tatars: Orenburgskaya oblast, Sakmarskii raion, Tatar Kargalisi
Кеy words: Tuy (wedding) rituals, Games, Believes and rituals in supernatural power… Kлючевые слова: Свадебные ритуалы, игры для молодежи, магические ритуалы... Турында: Туй, туй җырлары, Әйлән-бәйлән, йөзек салышлы, боз киткәндә теләк теләү, Дунай ягындагы Усман-скрипкачы, Бака белән елан сугышканда кешенең кулын чайкатып эчү, Катнашучылар: Аитова Мәүдүдә (1931), Баширова Фирдәвес Хөсәен кызы (1928), Рәхимова Миңзада Рәхматулла кызы (1924), Дунай ягындагы Усман-скрипкачы. Аитова Мәүдүдә, 1931 нче елда туган. Әтисе сугышта вафат. Нужа күреп яшәдем. Колхозда эшләдем, прицепщик булып эшләдем колхозда. Колхозчы. Шушы Каргалыда тудым. 1958 нче елда кияүгә чыктым. (Туй турында сөйли). Йөрмичә генә бардым кияүгә. 5 колхоз иде безнең Каргалыда: Сталин, Сабанчы, Буденный, Калинин, Чкалов колхозлары. Туй бер атна кыз ягында була, шимбәдән башлана. Беренче көнне утыралар, уйныйлар. Икенче көнне килеп хәл белешәләр. Яучыдан соң мәһәр китерәләр. Кыз ягындагы туганнар мәһәр күрсәткәч кызга ярдәм булсын дип, акча бирәләр. Ризык бирәләр. Ләвәш бирәләр, каз бирәләр. Ит салганы бәлеш дип атала. Туй ашы. Ул вакытта аракылар юк, бал коялар, төсен матурларга чөгендер салалар. Икенче көнне бөтен кыз ягыннан ярдәм иткән халыкларны, пилмән пешереп һәйбәт итеп, мунча ягып, кунак итәләр. (Йөзәйдә икенче төрле. Атна буе туй мунчасыннан көндә туганнарын кертеп кунак итәләр. Әби-чәбиләр еларга кушмыйлар кызга, түзәргә тырышып, әти-әнисе белән матур итеп саубуллашып китәләр. - күршесе сөйли). Бездә хәтта алып киткәндә ат белән артка карарга кушмыйлар йортка төшкәндә. Әбиләр дога укып калалар. (Күрше: кыз белән егет чыгып киткәннән соң Аллаһ әкбәр дип әйтеп калалар, Тәкбир әйтәләр. Минем абыем мулла иде, әнием абыстай иде. Җиңгием дә абыстай.) Мактап ерлыйлар. Кодалар: Биек икән тавыгыз, каршы ява карыгыз, без килдек тә кунак, хәзер үзегез барыгыз (җырлый). Хәдия әби матур ерлыйдыр иде бит. Егет ягыннан килгән кодалар ерлыйлар. И икегез, икегез дә, Икегезнең битегез, шул, Икегезнең битегез, Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гомер итегез (җырлый). Биек икән тавыгыз, Каршы ява карыгыз, Без килдек тә кунак булдык, Хәзер үзегез барыгыз. И икегез, икегез дә, Икегезнең битегез, шул, Икегезнең битегез, Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гомер итегез. Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырламый тормыйк әле, Җырла дигән кодачаларның, Сүзләрен тыңлыйк әле. Тамак җитми. И тулдыйнде, тулдыйнде лә, Буразнасы булдыйнде, шул, Буразнасы булдыйнде. Сез кодачалар, кодалар җырлагач Күңелләребез булдыйнде. И кодакаем, җырладың, Җырлап безне зурладың, Безне зурлаган өчен Оҗмах булсын урыннарың. Бу көйнең исеме Алмагач. Җиңел көй. Озату, Таң атканда, Сарман, Идел – көйләре авыр. 1930 нчы елгы. 55 нче елдан бу авылда. Шарлык авылыннан, Йөзәй авылы. Карурманнан чыккан чакта Карадым мин каерылып, Карамас идем каерылып, (3 тапкыр) Калды авылым аерылып.
Биетәбез, биетәбез, Биетәбез без сине, Үзебезнең тирәләргә Килен итәбез сине. Алларында алырбыз, Гөлләрен дә алырбыз, Үзебезнең күршеләргә Килен итеп алырбыз. Ал булмый булмас инде, Гөл булмый булмас инде, Бер болганмый су да тормый, Болганмый булмас инде. Их дускаем, килдеңмени, Күрмәдем килгәнеңне, Туган айларга охшатам Елмаеп көлгәнеңне. Су буена төшкән идем, Яшәргән суганнарым, Яшәргән суганннар кебек Яшәгез туганнарым. Күктәге аклык белән, Сез дусларны тәбрик итәм Бүгенге шатлык белән. Туйларда җырлый бирәсең инде. Бию аерым иде инде. Биетәбез, биетәбез без сине. Ул вакытта егетләр кызларга тимәделәр. Бер кызда авыру булып чыкмады ул вакытта. Менә кияү өенә керә бит кыз. Шунда егет белә инде кызның хәлен. Егет ягыннан кыз ягына хәл белергә киләләр парлап. Шул кияү җиңгәсе әзерли, шул вакытта простыняларын күрсәтә. Аннан соң чәк-чәгигә пычак кадыйлар – кыз булса. Кыз булмаса – чәк-чәгине икегә аера. Ә хәзер бит инде авыру булып баралар. Бер кешене сөйләделәр. Исемен әйтмим. Хатыны өстеннән ире йөргән. Шуннан соң хатыны авырлы булган. Ике кызы булган. Өченчегә авырлы. Теге хатынын кайтарып ебәргән. Тегенең йөргән хатыны белән ишәккә атландырганнар да, ишәкнең койрыгына бау тагып бауга бәйләгәннәр дә теге йөргән хатынын урамда йөреткәннәр. Страм итеп йөргәннәр. Аңарга да карамаган, барыбер бу хатын белән торган. Авырлы хатын кайтып киткән. Шуннан соң торган, йөргән хатыны үлгән, теге ир инде мунчага кереп бөгәрләнеп үлеп калган. Тәрбиясез үлгән. Әни сөйләде шуны. Рәхимова Миңзада Рәхматулла кызы, 1924 нче елгы. Кулъяулыклар ыргытасың боз акканда теләкләр теләп. Егетләр китте сугышка, без киттек ФЗУ га, 5 ел сугыш белән үтте гомер. Әйлән-бәйлән уйнадык яшь вакытта. Йөзек салышлы уйнадык. Ике якка утырабыз, фантик җыябыз. Бу фантикка ни наказ, дип кычкыралар. Дунай ягында Усман исемле скрипкачы бар иде. Үлде инде. Балалары читтәләр. Бака белән елан сугышканда әни аларны аерган. Андый кешенең кулы дәва була дип әнинең кулын чайкатып эчәләр тде. Кемнең эче авырта, кем тышка чыга алмый, кем сиялмый, әнә шундый халыкка кулын чайкап бирә. Бисмилласын әйтә иде. Таяк белән елан белән баканы аерган. Бер нәрсәдән дә курыкмый иде әни. Ышанганнан бит инде ул. Врачка барсаң да. (пустое место на кассете минут 3-5) Баширова Фирдәвес Хусаинована, 1928 нче елгы. Каргалыда туган. Урманнарга керәм: Керәм әле урманнарга, каеннар арасына (Луиза Батыркаева музыкасы). Сөембикә турында легенда, имеш, Сөембикә сикергән мәчет башыннан. (Композитор җырын җырлый). Сәрвиямал Бадалова әйтте Азат Хатында, хәзер Сөембикә журналында дөрес итеп язмыйлар, диде. (композитор җыры:/ Ак пароход алып киттте ил чикләрен сакларга. Ак пароходтан сорадым, кайчан иркәм кайтыр, дип.) (Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә, яшел боланнардан узасың, яшьлек чәчкәләрен җыя-җыя кемне болай сагынып көтәсең. Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгерлеге хәтерлә аяз күкләрне. Нинди генә сүзләр ачар икән күңелеңнең серле хисләрен.) (тавышы матур, халык җырларын җырламады - мш) Бетте. Язды Әлфия Харисова.
|