Masguda I. Shamsutdinova's site


 

61. Бүз Тургай Нуретдин.


  1. Нуретдин Салимов Бүз Тургай, Озын көйнең үз сүзләре була.
    1897 нче елда туган.
    1991 ел, 30 июньдә языла.
    Нуретдин бабай:
    Агыйделкәйләрне ай кичкәндә бер җырладым ишкәкләрем ишкәндәй,
    Әй, бер җырладым, дусларым, бер җыладым, узган гомерләрем искә төшкәндә, ди.
    Ирәндеккәй буйлары бигерәк матур ак тирмәләр корып җәйләргәй,
    Әй, кайларга ла барма дуслар ла булсын, каршы чыгып атларың бәйләргәй, ди.
    Башкортостанда армиядә булдым. 16 нчы елны хезмәткә алындым. Мәгариф Шурасы дигән урын бар иде Каргалыда. Шунда эшлидер ие безнең Каргалының аң-белем белгән җегетләрдән ике егет, Исхаков Сәйфи дигән берәйсе. Берсе Ибрагимов Гали дигән иде. Шуннан бер вакытны болар безне армияга чакырганны ишетәләр дә безне чакыралар үзләренең утырган җирләренә. Нуретдин, әү, менә сез армияга китәсез, ләкин, без кушканча бар да. Менә без сезне Башкортостанга җибәрәбез караңгы почмакларга аң-белем тарату өчен. Ай, ярар, дип каршы килмәдек. Алар безгә документлар, подводалар бирделәр дә юлга чыктык та киттек. ... Фәрхетдин Карый дигән карый бар иде монда. Мин шуның кулында күп тәрбияләндем. Аның улы бар иде Мөхәммәд исемле. Аның ике хатыны бар иде. Шул карый кичләрендә озак итеп җырлар җырлый торган ие. Мәсәлән (җырлый):
    Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр,
    Күп кешене алдап йөртеп мәхрүм иткән дөньядыр.
    Аның сүзләре күп. Фатыйма Абдрахманова дигән кызда аның бөтен сүзләре бар.
    Дөньяга мәгърур улып без йөрибез алданып,
    Бу шикаятьне укырга мәҗбүр иткән дөньядыр. Шикаять – бу шигырьне, бу сүзләр дигән сүз.
    Сүзләре озын. Фатыймада тулысы белән бар. Карыйның укыганнары күп-күп иде. Коръән оңгае белән укыла иде. Бәет – кызганып әйтәләр. Фатыймада аның сүзләре инде. Такмак – биешәләр, үзенә лаякатьле сүзләре була. Такмак – биетә торган сүзләр. Лаякатьле – шуңарга лаек, дигән сүз.
    Я мактап, я хурлап, я матур биюләрен сөйләп ебәрәләр инде. Борын заманда тальян гармун булган Каргалыда. Муллалар урамда тавыш чыгарырга кушмыйлар ие. Аерым кешеләр генә озын көйләрне җырлый ала. Озын көйнең үзенең сүзе була. Бозыла, башка сүзләрне кертсәң. Урам көйләрендә урамнарда теләсә нәрсә әйтеп җырлыйлар инде. Гармунчы, скрипкачы дип йөртәләр. Башкортларның озын көйләрендә һәрбер көйнең исеме бар, шуның исемнәрен әйтеп-әйтеп җырлыйлар. Мәгафүр Хисматуллин бик күп җырлый. Татарда андый матур җырлаучылар юк. Татарларның урам көйләре. Искитәрлек җырлары юк аларның.
    Мәсгудә: Нигә икән?
    Нуретдин: Аны булдырыйк дигән адәм булмаган татарда, башкортныкы булган. Сибай контон дигәннәр, аны Солтанов җырлый. ХХ турында: Бәгъзе берләре, ХХ өшкергән иде, үләннән ясап бирә иде даруларны. Үлән белән, дога белән. Хәмидә кызы шөгыльләнде. Кеше өстенә әйтергә ярамый, күз тия диләр. (Җырлый):
    Карадым су төбенә,
    Су төпләрендә кара юк,
    Хак язганга чара юк, менә Каргалының простой гына көе, Алмагач көе диләр моны.
    Ерла, ерла, дип әйтәсез.
    Ерсыз егет мин түгел,
    Кычкырып ерлап ебәрсәм,
    Ерчылардан ким түгел.
    Өй артындагы талларны,
    Яратмасаң кисәрсең,
    Мин сагынсам тәрәзә ачам,
    Син җил булып очарсың.

    Уф инде,
    Нишләсәм дә шушинде,
    Ни дисәмдә, ни әйтсәм дә,
    Уйлауларым буш инде.
    Зимагурлар талчукта,
    Кайгырмыйлар мал юкка,
    Кайгырсалар кайгыралар
    Тәмәкеләре юкка.
    Элек әйтәләр ие, кесә талап йөрүчеләр, кешенең кесәсенә төшәләр, аларны зимагур диләр ие. Алар хатын кызның башыннан шәлен тартып алып китәләр, зимагур диләр шундый кешеләрне. Зима – кыш, гур – кайгы. Алтын, көмеш, гәүһәр, якут җаныем бармаакларында. Теләсә нинди көй белән егетләр җырлый бирәләр инде. Салкын чишмә ул бер җыр исеме. Салкын чишмә, ятып эчмә, күкрәгеңә чир булыр, дип, ерлый торганнар ие шикелле. Көе теләсә нинди көйгә ерлый бирәләр ие. Башкортларда ерлана торган ие Гөльямал. 20 ел көттем инде. Көтәм дә көтәм һаман, дип ерлана. Базарларда сатыла торган маллар кебек безнең хәл, Гөльямал, дип әйтәләр иде.
    Мендем биек тау башына,
    Утырып яллар иттем ташына,
    Әгәр исән-сау кайтсам илләремә,
    Тарих язар идем ташына.
    Озын итеп җырланган җырның сүзе генә инде монсы. Фатыймам, йөгереп бара торган җирләр түгел, кәккүк чакыра торган җир түгел, йөгереп барып кайтыр идем, Фатыймам, атлап кайта торган җир түгел. “Сибай”да җырлыйлар бугай моны.
    Алдап алдым бер көтүченең кара кыз баласын (хатыны Нуретдин бабайның). Башын таба алмыйм бит. Балык килешми. Как балык күрдем –авыруым яңара. Шулай иттереп үзенең төшен үзе юрый. Бәгъзе берләре табибчыларга бара. Менә мин төш күргән идем, дип, табибчыдан сорый. Табибчы күңеле булырдай матур сүзләр кайтарып җибәрә.
    Үзебезнең шушы урамны
    Кабат-кабат урадым,
    Башымда бер кош сайрады,
    Бәхетемә юрадым, дип җырладым.
    ...Очкан ай сар микән (сар дигән кош, оясы сазда була. Күгәрчен кебек.- Нуретдин)
    Кунар җире аның саз микән,
    Эй, нишләп кенә эчләрем лә поша,
    Әллә гомерләрем лә аз микән.
    Ана дия, менә дия,
    Үтә минем гомерем,

    Үтә лә үтә гомерем,
    Күтәрелми күңелем.
    Җөгереп җитәлмадым,
    Үрелеп тоталмадым,
    Әллә ни булды телемә,
    Сау бул, дип әйтәлмадым.
    (Зиләйлүкне җырлый, Әллүки дип уйлый.)
    Таң ачысында бер кош Сак, Сак дип кычкыра. Согы үлде диделәр ул авылның кешеләре. Бер хатын балаларын кызганмыйча каргап җибәргәнлектән хасил булган кошлар булганнар.
    Сөембикә бахыр.
    Мәхбүс – төрмәдә күп төрмәдә ябылып яткан кешене әйтәләр. Ничә еллар бу бинада ялгыз ултыра башым, бер савыт су, бер телем икмәк иде минем ашым. Шул чакта бер кош килә … Сөембикәнең дә бит аның матур җырлары бар. Чыга торган идем аугай, башыма таҗлар киеп, инде таҗ урнына калды, бу озын кара сачем (моңлы сазым көенә). Бу – Сөембикә. Күп аның шигыре.
    Кайда китте яшь вакытым,
    Назлы үскән чакларым,
    А ягы тәмам
    Б ягы:
    (Туган телне җырлый). Сания исемле кызга бирдем мин бу йортларны, бу бакчаларны совет белән. Шушы йортларга хуҗа Сания. Эч пошу – күңелсезләнү. Муса Җәлил Хөсәения мәдрәсәсендә директор булырлыкка укыган, бахыр. Атасы Мостафа. Мостафа авылыннан чыгып киткән. Муса Җәлил шул чагында 6 яшендә булган. Бездә 26 лап яхшы байлар бар иде. Мөхәррәмов Рәхмәтулла – иң өлкәннәре иде байларның. Алар турында сөйләгәндә тавыш колагымнан чыга. 15 меңгә кадәре куй алып Минауныйга әнә шул Минауныйдан алып кайтып, казахлар белән Еланчык тавында көттереп җәй буе шуларны кассапта суйдырып безнең Каргалы кешеләре ике ат белән итен-маен ташый торганнар ие. Мәхмүт бай, Әхмәт байлар миллионерлар. Безнең Каргалы байлары шикелле түгел. Мин каравылга кердем халык бакчасына. Шунда балага исем куштырырга мулланы чакырдык. Карбуз, кавын. Революцияга хәтле халык бакча утыртты. (Йөзек салыш турында сөйли).
    Фатыйма Габдрахманова, Вәлиулловна. 1927 нче елда туган. Әллә җидесендә, әллә алтысында тудым шушы айның. Кызым белә инде. Чүлмәкче Хәмидулла дигәннәр бабаемнарны. Бер җирдә алып барып сатканнармы. Әтиемнең әтисе. Әни яклары бик ярлы булганнар. Май чүлмәкләре, сөт чүлмәкләре. Каргалы кешеләре. Каргалының кайчан оештырылганын Мостафа бабай беләдер иде. Үлде инде.
    Ялгыз аккошны күрсәм,
    Өзелә бәгырьләрем,
    Нигә белмәдек икән без
    Яшьлекнең кадерләрен.
    Иркәм юкларга үпкәләп
    Ятларга китерсең бит,
    Уйла, мине, үзеңне дә
    Бәхетсез итерсең бит.
    1986 нчы елны 18нче мартта язылган.
    Языйм микән, җитәр микән, язу файда итәр микән,
    Бу кайгылар бетәр микән, гомерлеккә китәр микән.
    Кызыл гөл булмаса икән, чәчәген коймаса икән,
    Балаларыңнан аерылып торулар булмаса икән.
    Эчем пошса укыйм китап ачылмасмы күңелләр дип,
    Исәпләсәм хәйран булам, киләчәк бу үлемнәр дип.
    Мин шулай өзелеп сагынганда йокы алмый минем күзләрем,
    Күңелем белән сезгә хатлар язам, кала инде әйтер сүзләрем.
    Сезне сагынып өзелеп утырганда моңсу итеп йомшак кар ява,
    Ташладыгыз балам, оныттыгыз ана барлыгын,
    Үстергәндә һич белмәгән идем күңелегез шундый тарлыгын.
    Әни дигән кеше бик кадерле акыллары булган балага,
    Сәлам хатларында кызганалар ялгыз торып калган анага.
    Аераласын белгәнмендер үстердем сезне бик яратып,
    Төннәр буе сөеп ята идем кайгыларым бергә таратып.
    Тирән уйга чумып карап торам сулый (сузылып) үскән матур каенга,
    Әллә яфракларын койганга ул да чумган кебе кайгыга.
    Аннан ерак түгел башкалар да тезелешеп бергә утыра,
    Ялгыз каен никтер башын игән төшкән кебек ул да кайгыга.
    Түзалмадым, аңа тиң булыйм дип йөрәк әрнеп бардым янына,
    Яфракларын селкеп моңлы җилләр китмә әле диеп ялына.
    Шулай икәү яшел аланлыкта без туйганчы утырып сөйләштек,
    Ялгызлыктан авыр ни бар диеп моңсу айга карап серләштек.
    Каенга әйтәм синең ботакларың әле яшел яфракта,
    Сагыну сәламнәре сирәк килә, балаларымның башы еракта.
    Каен белән икәү сөйләшкәндә кәккүк килеп кунды каршыма.
    Моңсу тавыш белән ул кычкырлы, моңсу уйлар төште башыма.

    Каен белән кәккүк озатып калды, ялгыз башым китте аерылып,
    Йөрәк әрнеп, сагынып карап куйдым балаларым киткән якка каерылып.
    Барып җиттем матур су буена, күрдем анда казлар йөзгәнен,
    Ялгыз ана үзе генә белә кайгыларга ничек түзгәнен.
    Кышлар үтте, матур язлар җитә, кояш нурын һаман арттыра,
    Сигезенче мартта килеп җитте, аналарны янына чакыра.
    Сигезенче март ялгыз аналарны үз куенына алып җылыта,
    Ә нигәдер шундый матур көндә аналарны балалар оныта.
    Өзелеп көтәм, балам, хатларыңны, моңсу айга карап йокламыйм,
    Ә шул чакта ана күзләреннән кайнар яшьләр ага туктамый.
    Сезне шулай өзелеп сагынганда йоклый алмый минем күзләрем,
    Күңелем белән сезгә хатлар язам, тагын кала әйтер сүзләрем.
    Синең белән аерым узган көннәр унөч елдан артып киттеләр,
    Арык бармакларым белән яза-яза тамырлары калкып беттеләр.

    Сине сагынып ярсып торганда моңсу итеп йомшак кар ява,
    Шул чагында ялгыз ана утырып сезгә шигырьле хатлар яза.
    Ташладыгыз, балам, хәзер оныттыгыз ана барлыгын,
    Үстергәндә һич белмәгән идем күңелегезнең шулай тарлыгын.
    Син үзеңдә хәзер ана булдың, балаларың сиңа кадерле,
    Җылы сүзләр белән юат инде, өзмә, балам, минем бәгъремне.
    Гомер үтәр, вакыт җитәр каберләргә туфрак салырлар,
    Балаларын күралмады дип күпләр җылап калырлар.
    Үкенерсең, балам, шул чагында як-ягыңа карап җыларсың,
    Шушы язганнарны искә алып авыр итеп моңсу суларсың.
    Аераласын бәлки сизгәнмендер, сине үстердем бигерәк яратып,
    Кулларыңа алып бер укырсың үстергәннәремне искә алып.
    Сез бит минем аткан чәчәкләрем, сез бит минем тормыш гөлләрем,
    Чәчәкләрең койгач сабак корый, шуның кебек минем көннәрем.
    Бу Маһиямал кызы Сахипямал җиңгидән язылган. Мин аңардан гарәпчәне алып барып попросить иттем. Ул укыды. Ул дәфтәр бер әбекәйнеке иде. Кем икәнен белмәдек. Бер берсеннән йөри инде. Күчереп биргән Сәйфулла кызы Фатыйма. 1986 нчы елда, 2 нче сентябрьдә. Ул Ташкентта яши. Сәйфулла кызы Фатыйма Гайшә апайның моңын-зарын күчергән. Надыйрова Гайшә Каргалы авылында яшәүче ханым. Укытучы бабайның хатыны. Үлде инде Гайшә апа. Гайшә апаның дәфтәре гарәпчә язылган. Гөлкәй аның килене. Надыров Ленис бар монда. Парторг та булып эшләде. Бригадир. Ана шул Ленисларда микән, кемдәдер инде.
    Син, картлыгым, нигә килдең, мин картайганны син кайдан белдең,
    Яшьлек вакытым кайда киттең син, картайтып мине ямьсез иттең син.
    Яшь чак матур чак, көч-куат бар чак,
    Өзелеп сагынамын яшьлегемне һәрчак.
    Яшьлек дәвере бик тиз үтә икән, алсу йөзләреңнең нуры китә икән,
    Яшьлек гөлләре чәчәк атканда күңел кошлары канат какканда,
    Күңелле икән нәкъ шул вакытта, әйләнеп кайтмый яшьлек тагында.
    Ул вакытларны булмый күрергә, төштә күргәндәй калды күңелдә.
    Картайгач күңел канатланмый ул, бер узган яшьлек кабатланмый ул.
    Кая китте минем яшь вакытларым, яшел яфрак, зәңгәр чәчәкле чагым.
    Күңел сизми, йөрәк белми киләчәктә ни күрәчәген.
    Яшь чагыңда йөрәк чәчәк кебек, инде хәзер шиңәлер, (ул хатын үзбәк, үзбәкчәрәк язган – Ф.)
    Ботаклары сынып корган кебек безгә әз гомерне бирәләр.
    Сәхраларга карап торам – төрле чәчәк төрле төсләрдә,
    Чәчәк кебек яшьлек вакытыбыз күрә алмыйбыз инде төштә дә.
    Сәхраларда аткан чәчәкләр дә башын ия гомер узды дип,
    Уйлыйсызсы якты дөньяларны ташлап китәр вакыт җитте дип.
    Уйлап утырсаң да бик аз калды безнең гомерләр,
    Авыр сүзләр, авыр кайгыларны күтәрә алмый безнең күңелләр.
    Яшь чагында йөрәк киң була ул, инде хәзер тарайды,
    Кызыл гөлләр кебек нурлы йөзләр сары яфрак кебек саргайды.
    Кара ефәк кебек чәчләрем үсүеннән туктады,
    Үткен күзләр никтер аз күрәләр, күңлем гамьсез генә йоклады.
    Күңлем йоклый шуңа гамьсез, сизде ул үзенең картлыгын.
    Рухы төште, аңы китте, онытты ул яшьлеген.
    Кара чәчләремә чаллар керде, көчләремдә бетте эшләргә,
    Тарихымны уйлап хыялланам, белмим инде ниләр эшләргә.
    Исегезгә алып бер укырсыз, язам күңелемдәге хисләрне,
    Ялгыз гына мендем тау башына, үткән гомеремне уйладым,
    Күз алдыма килде шунда бар да, озак карап тордым – туймадым.
    Кайгы кайда, кайгы кайда, кайгы йөрәк башында,
    Булмас иде йөрәк башында булса сердәшләрем каршымда.
    Чыга идем сәхраларга, күңелле иде минем карашым,
    Сайрый идем киң урманнарда, яңгырый иде минем тавышым.
    Акрын гына чыгып карап торам моңсу гына айның батканын,
    Кайгыларым авыр, йоклый алмыйм, көтеп алам таңнар атканын.
    Нинди алсу, нинди моңсу, нинди ямьле таң ату,
    Сагынуларым шул кадәрле минем – мөмкин түгел сезгә аңлату.
    Узган гомерләр артта калдылар, күңел түреннән урын алдылар,
    Картлык хәлләре килеп җитә китә, бөтен әгъзадан куат китә икән,
    Күңел картаймый, без картайсак та, йөрибез чыгып – хәлдән тайсак та,
    Килер бер вакыт – ташлап китәрбез, караңгы гүрдә нихәл итәрбез.
    Күчереп яздым истәлек өчен Сәйфулла кызы Фатыйма. Ул да молодец диде Фатыйма апа.
    ...әйләнә һаваларда,
    Әнекәем үлде – сүзләре калды йөрәкне дәваларга. Мин үзем шулай уйлап җырлармын дип яздым. “Безнең бакчада миләш, күңелем иләс-миләс, кемнәргә итим киңәш”. Матурларга кирәк.
    Авызың кызыл, борының кызыл,
    Помидормы ашадың,
    Битләреңә пудра сөртеп
    Кеше күрми башладың.
    Аклы күлмәкләр чыдамый,
    Минем киюләремә,
    Ревизия ясамагыз
    Минем сөюләремә.
    1979 нчы ел 31 нче январь да Куандыкта бер хатынның моң-зарын язып алган. Балалары сукыр туган. Әллә ике, әллә 2 баласы да сукыр туган. Шуның сүзләре:
    Һаваларда очкан аккошларның
    Канат очкайлары кайрылган,
    Минем балаларым кебек булмас инде
    Күзкәйләреннән аерылган.
    Очтым, очтым, очалмадым,
    Очып тауга куналмадым,
    Газиз балаларымның күз нурларын күреп
    Күзем туялмадым.
    Менәр идем, аяк тала,
    Күземнән канлы яшь ага
    Йөрәк бавырын өзә икән.
    1991 нче ел, Шәмсия апа Миннегали кызы Гаффарова. 1905 нче елда туган. Үскәне 6, туган балалары 9. Бишек көен көйли:
    Йокла балам, йом күзең, йом йом күзең йолдызым, кичтән йокың кала да елап үтә көндезең.
    Аллаһу, Аллаһу, кәҗәләрне тауга ку, кәҗәләре көртләсен, тау башлары буклансын. Алар күп иде инде. Бәү,бәү итәр, бәү итәр, улым йокыга китәр, йокламаса улымны бүреләр алып китәр. Бохарага барыр бу, мулла булып кайтыр бу, шулай итеп бер җиргә хәзрәт булып калыр бу.
    “И туган тел”не җырлый.
    Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,
    Кайтып килә безнең бабай,
    Безгә төрле-төрле уенчыклар ул алган да,
    Шатланышып без әйтәбез, рәхмәт, Бабай.
    Кар-яңгырга карамыйча
    Безне шатландырмак өчен
    Йөри шулай.
    Күп ел гомер бирсен Ходай, дигәннәре дә бар иде. Онытылган. Чыршы без зурая башлагач булды ул. Яңа елны каршы алу юк иде ул без укыган вакытларда. Мәктәптә укудан туктый торган идек яңа елда. Минем укыткан абыстаем борыңгы түгел иде, тарихлар да укыта иде. Хисаплар да чыгартадыр ие. Үнәр дә (һөнәр) дә өйрәтәдер ие. Урыслар гына алып кайта иде чыршыларны. Тукайның китабында бар иде чыршы турында. Мин күп укый алмадым. Мине бишенче класска чыккач революция чыкты да мине әти белән әни урысча малайлар белән кызлар бергә укый икән дип туктаттылар. Мин әнә шул укымый калганыма бик гарьләнеп бик елап гомер иттем. Минм хәсрәтем шул гына булды. Шуңа күрә үземнең балаларымны укытырга тырыштым. Шул вакытларда мин нинди китап күрсәм шуны укыдым. Латинчаны да белмим, яңалифне дә белмим. Тик гарәпчәне генә.
    Без курчаклы уйныйдыр иек күберәк. Курчакны үзебез ясыйбыз да шуның белән уйныйбыз, тәтиләр җыябыз, яңгыр яуса яланаяк елганың аккан җиреннән йөгереп йөреп тәтиләр җыядыр иек. Чынаяк ватыгы. Курчаклы уйнаганда өстәл ясыйбыз да, шуңарга тезеп-тезеп куябыз. Курчакны корамадан ясыйдыр иек, кисәктән, корама – тауарның кисәкләре була бит, кусоклары. Аны корама дибез. Ир балаларын да ясыйбыз, кыз балаларын да ясыйбыз. Мин инде күбрәк вак балалар ясыйдыр идем дә абыстай булып укыгыз дип, кыйнап уйный торган ием. Настоящий курчак ала алмыйдыр идек инде без, аны байлар аладыр ие. Аны алып бир дип әйтмибез дә әти-әнигә, үзебез ясыйбыз да ясыйбыз, уйныйбыз. Күз томалашы (бездә сукыр тәкә - мш) дип уйныйдыр иек. Берәрсенә кунарга барсак күз томалашы уйныйдыр идек инде. Малайның заты да кермидер ие безгә. Малайлар тук, тук дип, кычкырып-бакырып йөри торганнар ие. Берсе тегендә кача, берсе монда кача, шуннан бер җиргә килеп тук-тук дип сугалар, кем элек суга. Туплы уйныйлар ие. Тәгәрәтеп. Туп кибеттә була торган ие. Уенчык күп иде кибеттә элек. (Көйләп): Яңгыр яу, яу, тәти кашык базарда, майлы ботка казанда, иләкләп, чиләкләп, пирәмәчләп, коймаклап. Шулай дип йөри торган иек. Су сибешеп тә уйный торган идек. Единоличник иде халыклар. Яз көне чыгып китәләр чәчүгә, шуннан соң чәчүне бетереп кайтып килгән вакытларында аларга су сибә торган идек. Даже әниләр дә сибә. Олылар сибә. Бочканы тутырып сулар алып кайталар ие. Әниләр бер чиләк сипсә тегеләр бочка белән сибәләр ие. Әниләрне лыч итеп кертә торганнар ие. Өйдә сызгырырга ярамый, мәет чыга ди торганнар ие. Мендәрне башка күтәрергә ярамый, мәет чыга ди торганнар ие. Үлем була дип. Яңгыр булмаса укымышлы әбиләр тәхлил укып суга таш салалар ие. 41 ташны җыйный да, 41 ташның 41 енә тәхлил әйтеп өшкерә дә бер савытка, шуны төйни дә билдәле генә ергә суга сала, шуннан яңгыр ява ди торганнар ие. Кулыннан килгән кеше эшли. Аны да берсе ялындырып кына эшли. Вак таш, кырчын таш. Су буендагы вак ташны кырчын ташы диләр. Сакмар буеннан җыялар. Карга боткасы бездә юк ул, Мостафа авыллары ягында бар диләр. Бездә бәйге бар. Халык җыйналышып көрәшәләр, җырлыйлар, йөгерәләр, баганага менәләр. Бөгелеп-сыгылып торган тирәккә сарыкны бәйлиләр дә юан ягыннан барып сарыкны чишеп алалар. Аңа подарка бирәләр. Исән сарыкны. Тик тормый әле ул сарык, селкенә. Бу башыннан егыла-егыла бара кеше. Өскә менә торган баганага флаг куялар да, шул сабынлаган баганадан менеп-менеп шул флагны тотса шул баганага менеп җиткән була. Ат чаптыралар. Чәчү беткәч бәйге була. Җыен дип собраниены әйтәләр иде бездә. Киңәшләшә торган. Нәстәгә кирәк, шунда киңәшләшәләр инде. Үзләренең волост тигән ере бар ие, зур өе җыела торган. Бик зур йорт иде. Төрмәсе дә шунда, конторы да шунда, глава да шунда. Собрание да шунда. Шул җыенга авыл картлары җыела, әбиләр бармыйлар ие. Дөнья көтү ягыннан. Революция чыккач та яшьләр картлар белән киңәшләшә торганнар ие. Өмә гомер буе булды. Каз өмәсе, шәл бәйләүчеләр өмәсе, ит салучылар, сарай салсалар да. Дебетне аялыйлар, тазарталар, дебет диләр пухны. Шуны тазарталар, тазарткач хуҗа эрли, бәйли инде. Әле мин дә бәйләп ятам әле шал. Кәҗә тотканы кәҗә тотадыр ие, тотмаганы сатып ала торган ие. Бодай кебек тезелеп утыра торган ие авыл, пухлар калада сатучылар. Кәҗәне тарап эшлиләр, карап торуга ул пух менә дигән була. Эшләгәч кенә күренә аның яхшысы-начары. Аерып булмый. Халык бик остарып китте инде. Волгоградка барып алалар. Волгоградның пухы бик яхшы була.
    Мәсгудә Шәмсетдинова, 2 нче сентябрь, 2014 ел, Сиэтл.