|
|
62. Шәмсия Гаффарова. Биегән кеше бай булса да кесә ягы сай була.
- Шамсия Гаффарова
Җырламагач өмә була мени. Уен ясый торган идек катыннар җыйналышып. Казга кушыла торганнар ие, каты хәлвәгә кушыла торганнар ие. Анда катыннардан гармунчы була торган ие. Шунда ерлыйлар ие, бииләр ие, уен ясый торганнар ие. Казга кушылу – акча салалар, 5 тәңкәдәнме, 3 тәңкәдәнме, җыйнап шул казны алырлык акча җыйныйсың да әнә шул кушылу була инде. Уен беткәч пешереп ашыйсың инде. Аулагөйдә шулай итәләр. Өмәдә хуҗа ашата. Аулагөйдә абсолютно егет булмый безнең Каргалыда. Егетләр җыелышып эчәләр. Аулагөйдә убырлы карчык ясап уйный торганнар ие. Киң күлмәкнең җиңенә ике таяк тыгасың. Күлмәкне ябынып ятасың. Сине берәү дә күрми, авызыңа шырпы кабасың, сакауланып сөйләнәсең теге таягыңны болгый-болгый. Кыйланасың, үтеп барганга кул сузган кебек теге таякны сузасың, бик көлке була инде ул. Өйдә краватка ятып, калганнары карый. Беләләр инде кем икәнен. Йөзек салышлы уйный тоганнар ие. Җыйналып утырганнар була кызлар. Таш берәү генә була. Шуны берсенең итәгенә саласың, йөзек кемдә йөгереп чык, яныңдагын үбеп чык. Кызлар кызлар белән үбешә. Утырган халык наказание бирә. Я җырла. Я бие. Тагын теге йөзек сала. Почта уены яңарак булды ул. Колакка әйтеп уйный торганы. Революция булгач кына булган уен. Ул вакытларда яшьләр җыйналар вечер дип. Җыйналып бересенең колагына берсе сүз әйтеп, шуннан почта, дип, тышка чыгып уйный торганнар иде дип сөйлиләр иде. Мин анысының парядкасын белмим. Революциягә хәтле урамда җырлап йөрүләр тик никрутларда гына иде. Никрутлар алар армиягә повестка килгән егетләр. Алар җырлап йөриләр ие. Никрутка сүз әйтү юк. Мин бәләкәй заманда 25 ел. Дунайдан килгән кешеләр торган диләр, шуннан Дунай булган. Каргалы очын – молодежный диләр. Минем бабайны Юрга Сөләйман ди торганнар иде. Тиз-тиз йөри торган. Туннарны әйләндереп Яңа Елда йөриләр. Революция чыккач. Әнә шулай киенеп клубка баралар. Уйныйлар, шунда җырлыйлар. Бүләк бирәләр инде. Әүвәле күрсәтми кем икәнен. Бүләкне алгач кына күрсәтә битен. Морҗаларга тыгынчыклар тыгып йөрүләр элек булган. Хәзерләрдә аны куйдылар. Юк ул хәзерләрдә. (бәйге турында - сабантуй). Посевка чыккан вакытта күкәй буяп чыгара торганнар ие. Ат белән бит инде, ат бара бара, бала-чагага буяган күкәйне ыргыта бара. Сабан сөрергә чыгып бара бит, авылдан чыгып барганда. Бала-чага куансын, ашлыгым уңсын. Кәнфит биргән кеше кәнфит бирә иде. Күкәе данлыклы иде инде. Суган кабыгына салып пешерәләр. Тырма күкәе диләр аны. Урыслар төрле буяуга буйыйлар пасхага. Урыс кермәде Каргалыга. Бер түрә кереп бөтен эшне бетерә иде. Хәзер төрле эшкә төрле түрә. Түрә булган авылның хуҗасы. Җиз тимерләр тагып йөргән иде түрә. Түрә түгел аның янында йөргән кешесен тыңлыйлар. Мулланыкын да тыңлыйлар иде. Бик тыңлыйлар. Ул вакытта бит картларның әйткәннәрн бик тыңлыйлар ие. Кабергә агач утырту бик әйбәт савап инде. Агачка кошлар кунып сайрар. Хәзер генә тирәк утырта башладылар. Таш утыртканчыга кадәр тактага язалар иде каберләргә. Тирәк утыртмыйлар ие. Монда тимер рәшәткәдән куялар. Оренбург кешеләрен монда күмәләр. Алар моннан киткән кешеләр. Каргалыда Сәет дигән кеше булган бит. Шул йоклый, иртәнчәк торса нәстә күрсә шуның исемен куя. Безгә агачлар якын булгачтын карга күргән ул. Каргалы дигән. Чебеннеләр чебен күргән дә Чебенне дигән. Мәсгудә: Ә кояшны күрсәләр? Шәмсия: Андый вак-төяк исемне кояшка нитмәсләр ие инде аны. Миндә булганнар башка әбиләрдә дә бар. Сугыш вакыты турында. Безнең заманда сугыш башланды, авыр тормышлар өскә ташланды, Ятсам еладым, торсам уйладым, бер Ходаемнан сабырлык сорадым. Ач та булмадым, рәхәт тә күрмәдем, шулай булса да авыр димәдем. Рәхәт яшь вакыт - эшләп ашыйсың, баштан кайгыны алып ташлыйсың.
Ятсаң йоклыйсың, торсаң эшлисең, кешеләр белән бергә яшисең. Кеше уйласа дивана була, балаларына карап юана. Бала бигерәк жәл, ташлап китмисең, авыр булса да аңар әйтмитсең. Балаларымның өс башын карадым, тиз үссеннәр дип табып ашаттым. Яшь вакыт үтте, балалар үсте, тормыш чәчәге коелып төште. Анага бала бик якын тоела, үлеп китсә ул канаты сынып коела. Ана кулында укып үстеләр, ана картайгач кош балалары кебек очып киттеләр. Ана картайган ямьсез күренә, сөйләгән сүзе тәмсез тоела. Әллә кайлардан сүзләр табалар, нахак җирләрдән бәла ябалар. Бәхетсез ана рәхәт күрмәде, вакыт җитмичә гүргә кермәде. Бәхетсез ана йокламый ята, озак та үтми сызылып таң ата. Ничек еллар мин хезмәтем бирдем, яхшы булырсыз дип куанып йөрдем. Балалар үскәч сөймиләр ана, кая куярга белмиләр аны. Авыр җылларда сугыш вактында начар тормышлар минем катымда. Ананың балаларына йөрәге әрнидер, балалар ананың хәлен белмидер. Ана тырыша балалар өчен, бер дә кызганмый ахыргы көчен. Һәрвакыт ана баласы өчен яхшы теләктә иртәсен-кичен. Балаларымны күреп туймыймын, алар өчен мин бәхет телимен. Монсы икенче төрлерәк көйгә китә инде: Туганнарым, уйлап кара, якын микән ул бала, Шулай якын күреп үстерә икән ана. Бала дигән шундый газиз, эч бәгыреңне өзә ул, Нужаларны күп күрсә дә ана дигән түзә ул. Баланы ана тәрбияли көне-төне өзелеп, Йөрәгендә бала сүзе тора аның тезелеп. Ятим калып, нужа күреп сезне үстерде анагыз, Хәзер тилмереп йөри ул анагызны карагыз. Картайган инде анагыз, бар җирләре авырый, Күңеле китеп, сагынып-сыгылып сезнең күзегезгә карый. Каты сүзләр әйтмәгез анагызны кимсетеп, Уйлый да җылый башлый, аның күңеле китек. Исәнлегем булса минем кайгым да булмас иде, Бу нужаларның берсе дә башыма кермәс иде. Балаларны үстерәм дип ниләр күрмәде башым, Уйласам йөрәгем шаша, сулай түгелә яшем. Күпме бала булса да барысына бер ана, Бала үсеп кеше булгач барысы да югала. Бу дөнья бигерәк авыр, кыен мал табулары, Мал табудан да авыру ананың табулары. (Шәмсия апа әйтә үзем чыгардым, ди. Көйләп әйтегез дип сорагач, көем юк диде - мш). Хуш сау булыгыз, гаеп итмәгез, балаларыннан аерым яшәгән ана чыгарган бу мөнәҗәтне. Ике көйгә әйтелә. Берсе озынырак. Гөлбануда барысы да бар. Аңардан язгансыздыр бит. Авыл көенә көйли: Гел берүзем, гел берүзем, гел берүзем хат язам, Гел берүзем хатлар язып хыялый була язам. Тал бөгелә, тал бөгелә, әллә тамырсыз микән, Сандугачлар булып барсам мине танырсыз микән. Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда, Ишек алды, урам төбе агарганда, Ап-ак булып килеп кайтып килә безнең бабай, Безгә төрле-төрле ул уенчыклар ул алганда. Шатланышып без әйтәбез, рәхмәт, бабай, Сиңа тагы күп ел гомер бирсен Ходай, Бабай мескен кар-яңгырга карамыйча, Безне шатландырмак өчен йөри шулай. Теләк шигыре (И туган тел көе): И Илаһым, кыйл гыйнаят, Барча эшкә сән кәфил, Әнтә Рабби, әнтә хасби, Әнтәни гомер вәкил. Я Хода я, рәхмәтеңдин, Безне мәхрүм кыйлма син, Күңлебезнең ак күгәрчен- -дәй теләген тыңла син. Күңлебездә шул кадәрле тәм- -ле теләкләр, Раббымыз, Пакъ иман берлә тибә без- -нең йөрәкләр, Раббымыз. Мәңге мәгъсүм, мәңге нурлы, Булса иде күңлебез, Әкрен-әкрен, ямьле Үтсә иде гомребез. И Ходаем, без фәкыйрь бән- -дәңне ал күз алдыңа, Күңлемә сал гыйлем дәртен, Бир гыйлем, Раббым, миңа. Бир миңа зинһар гыйлем ам- -барларының ачкычын, Бир миңа шул сәгадәт Тауларының баскычын. Дин кардәшләр, сөенеч безгә изге мәүлид ае килде, Шатлык тулсын йөзебезгә, изге мәүлед ае килде. Ачты безгә Хак тугры юл, изге мәүлед ае килде, Шушы айда Рәсүл тугды, дөньяга нур балкып торды. Күңелләргә шатлык тулды, изге мәүлед ае килде. Бу ай безгә бик зур бәйрәм, дөньяга уңды бик зур ямь. Хөрмәт итсәк чын күңелдән, изге мәүлед ае килде. Кадерле ай бу ай безгә, иман нуры бирде йөзебезгә. Бу Аллаһыдин безгә бүләк, изге мәүлед ае килде. Саллаһы галәйһи вәсәлләм. Һәммә пигамбәрләрдән сөекле син Аллага, Безгә күрсәтте бәхетләр, тугры юлны бәндәңә. И рәсүлем, сәламнәр һәм салаватлар улсын сәңа, Итәмен бүген салават чын ихласым илә. Менә бүген мәүледеңә җыелыштык, я рәсүл, Тезләнеп барчабыз бергә, кыйл шәфәгать, дип, рәсүл. Я Илаһи, рәхмәтең кыйл, дип, дога кыйлам бүген. И Рәсүлем, кыйл шәфәгать, дип нида кыйлам бүген. Шул зар да моң инде, балам. Менә тагын бер ятим карчыкныкы: Моңаям айларга карап, ятимлек хәле бик харап, Рәхим кыйлсын үзе Алла. Ятимнәрнең күңеле боек, туры сүзләре дә кыек. Сүзне сөйләп булмый кыеп, рәхим кыйлсын үзе Алла. Канатларың сынык булгач туганнарың ят булайкән, Күзләреңә яшь тулайкән, рәхим кыйлсын үзе Алла. Менә шулай сыңар канат, коелса ул чыкмый кабат, Сабырлык безгә зур канат, рәхим кыйлсын үзе Алла. Аны уйлап, моны уйлап үтә безнең гомеребез, Шатлык күрми күңелебез, рәхим кыйлсын үзе Алла. Бала дип үтте гомерләр күтәрелмичә гомерләр, Булды шундый авыр көннәр, рәхим кыйлсын үзе Алла. Балалар белмиләр аны, җиңелгә саныйлар аны, Алар безгә салкын карый, рәхим кыйлсын үзе Алла. Авыр булды заманалар, үстердек бала-чагалар, Хәзер безләрне кагалар, рәхим кыйлсын үзе Алла. Бу балалар бала икән, кайсы берсе чага икән, Кайгыларга сала икән, рәхим кыйлсын үзе Алла. Гомерле булдык, үлмәдек, дөнья рәхәтен күрмәдек, Кешеләр кебек көлмәдек, рәхим кыйлсын үзе Алла. Укуым булды юлдашым, кошлар булды киңәштәшем, Сабырлык булды сердәшем, рәхим кыйлсын үзе Алла. Тигезлек бик зурлык икән, сыңарлык бик зур хурлык икән, Моңарга һич чара юк икән, рәхим кыйлсын үзе Алла.
Сыңар канат (бер әбидән күчердем): Хактин безгә фарыз булган, ля иляһы илляллаһ, Доганы мөстахап кыйлган, ля иляһы илляллаһ. Һәрбер колга лязыйм булган, ля иляһы илляллаһ, Ошбу вакыт биш намаз, ля иляһы илляллаһ. Тәмуг утын сүндергән, ля иляһы илляллаһ, Мәртәбәгә мендергән, ля иляһы илляллаһ. Ошбу вакыт биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Гүр эчендә булганда, ля иляһы илляллаһ, Бәндәдин язык булганда, ля иляһы илляллаһ. Рәхмәтенә төшергәндә, ля иляһы илляллаһ, Ошбу вакыт биш намаз, ля иляһы илляллаһ. Хактин дога алганда, ля иляһы илляллаһ, Газраил безгә килгәндә, ля иляһы илляллаһ. Үлем бугаздин алганда, ля иляһы илляллаһ, Иманыбыз хакына, ля иляһы илляллаһ, Иман китерер биш намаз, ля иляһы илляллаһ. Үлем ширбәтен эчкәндә, ля иляһы илляллаһ, Кәфен төбен тишкәндә, ля иляһы илляллаһ, Гүргә таба күчкәндә, ля иляһы илляллаһ, Башы булыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Гүр эчендә ятканда, ля иляһы илляллаһ, Гүрең караңгы булганда, ля иляһы илляллаһ, Чырак булыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Гүр капагын япканда, ля иляһы илляллаһ, Нәнкир, Мөнкир килгәндә, ля иляһы илляллаһ, Сарунгы сөаль сорганда, ля иляһы илляллаһ, Җавап бирер биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Мал мөлкеңдин айрылганда, ля иляһы илляллаһ, Ялгыз гүрдә ятканда, ля иляһы илляллаһ, Юлдаш булыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Җабраил надә кыйлганда, ля иляһы илляллаһ, Исрафил сурын өргәндә, ля иляһы илляллаһ, Үлгән җаннар терелгәндә, ля иляһы илляллаһ, Бергә кубар биш намаз, ля иляһы илляллаһ Тәрәзүне курганда, ля иляһы илляллаһ, Гамәлләрең салганда, ... күрсәтер биш намаз, ля иляһы илляллаһ, ... сират корганда, ля иляһы илляллаһ Халык ... кыйлганда, ля иляһы илляллаһ Сиратка кадәм басканда ля иляһы илляллаһ Асан кичәр биш намаз, ля иляһы илляллаһ Намаз кылгыл, ля иляһы илляллаһ, Намаз Тәңре бойрыгы, ля иляһы иллялаһ, Ислам дине төзегәндә ля иляһы илляллаһ, Пигамбәребезгә иш кыйлыр, ля иляһы илляллаһ, Кыйлмак кирәк биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Намаз кыйлгыйл һәр көндә, ля иляһы илляллаһ, Кичен, көндез һәм төндә, ля иляһы илляллаһ, Шәфәгать кыйлыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Шәригатьтән чыкканда, ля иляһы илляллаһ, Дин юлыннан екмагыл, ля иляһы илляллаһ, Кыйла күргел биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Намазсызга өлеш юк, ля иляһы илляллаһ, Намазсызга рәхәт юк, ля иляһы илляллаһ, Намазсызга газап күп, ля иляһы илляллаһ, Фарыз торыр биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Намазың кабуллыгы, ля иляһы илляллаһ, Ихлас белән макъбүлдер, ля иляһы илляллаһ, Я иляһи, рәхмәт кыйл, ля иляһы илляллаһ, Хаҗәтемне рава кыйл, ля иляһы илляллаһ, Кабул кыйлгыйл биш намаз, ля иляһы илляллаһ, Ля иляһы илляллаһ. Салма телдән бер заман, ля иляһы илляллаһдин Аерылган кол бик яман. ля иляһы илляллаһы – гарше көрси баскычы, ля иляһы илляллаһы – сигез оҗмах баскычы, ля иляһы илляллаһның карамагыз азына, ля иляһы илляллаһы – мәңге бетмәс хәзинә. ля иляһы илляллаһы гаеп маллар таптырыр. ля иляһы илляллаһ кемнең ризкын арттырыр. ля иляһы илляллаһыны салма телдән бер заман, ля иляһы иллялладан аерылган кол бик яман. Бу әйбәт зур дога. Ля иляһы иллялланы салма телдән бер заман дигән догалык. Ля иляһы илляллаһы димиенчә без мөселман булмыйбыз бит. Иман китерү, ятсак та, торсак та.
Монсы самавыр бәете: Самавырның чәе тәмне диеп сөйлиләр, Нигә хәзер самавырны куймыйлар. Тирләп-пешеп чәй эчәләр, Самавыр утыра өйдә моңлы көйләргә көйләп. Чәй эчкәндә кунак килсә каршы алалар иде, Кадерле кунакларның каршына самавыр утыртып куялар иде. Тимер чәйнүк самавырны корытты, Гомер иткән урынына үзе утырып калды. Самавыр әйтә, хурланам, үләм инде, Хәзер инде кадерләрне шундый хөрмәтләрне кайчан күрәм инде. Бар иде кадерле чагым, утыра идем өстәл башында, һичкемгә дә үпкәләмим, чәйнүк җитте башыма. Тимер чәйнүк борынын сузып утырып калды урнымда, Минем теләк шул аңарга – ком тыгылсын борнына. Самавырны куйдылар ышкафларның башына, Ялкын суксын – чәйнүк җитте башыма. Ышкаф башы начар түгел куркып кына утырам, Чоланга чыгарып куймасыннар дип куркып-куркып утырам. Ул чоланда утыра-утыра миннән туярлар инде, Искереп беткәч хурлап утильгә бирерләр инде. Зур тимерләр өстемә бәрерләр инде, Хәзер кая куярлар инде, белмим, белмим, белмим, белмим. Шул тимерләр астында нинди рәхәт көн күрәм, Бөтен күргән нужамны шул чәйнүктән күрәм. Хәзер менә шундый заман чыкты – самавырны куймыйлар, Чәйнүк чәе тәмле, диеп, берсе дә мактамыйлар. (Мин яздым, ди. 1985 елда.) А ягы бетте Б ягы: Тәүбә тәкъсир шигыре: И Ходаем, гаҗәп ирмәс, ярлыккылсаң гөнаһым, Илаһым, бер... хакы өчен. Мөхәммәд атлы дустың хакөчен, Дәхи Адәм сәхиулла хак[ы]өчен, Дәхи Ибрахим хәлил хак[ы]өчен, Җәмигы әнбияләрның хак[ы]өчен, Җәмигы әүлияларның хак[ы]өчен, Җиде кат күк, җиде кат җир хак[ы]өчен, Сигез оҗмах, җиде тәмуг хак[ы]өчен, Илаһым мине дәхи әһвәлемне, Атам, анам, улым, кызым, һәммә мөэминнәреңне. Үлем хәлдә рәхмәт кыйл үземне, Кәлимәи шәһәдат кыйл сүземне, Каберемдә асан кыйл җавабымны, Тәрәзүдә авыр кыйл савабымный, Гамәл дәфтәремне уңдыйн китергел, Сыйрат үзрә асан күчергел, Мәдәт бир сыйрат күперен кичәргә, Насыйб ит Кәүсәр шәрабен эчәргә, И Ходаем, и Ходаем, и Ходаем, Мәңге бакан.. ит чыраем (?), Тәүбә тәкъсир иманым, Оҗмахта ит дидарым, Күптер минем гөнаһым, Гафу кыйлгыйл илаһым. (Мин яздым, ди. Татар сүзләре, ди). Монсы иман, үлгәч җавап бирә торган: Иман шарт: Безне кабергә куеп киткәч, кешеләр кырык адым җир киткәч, шуннан килер икән ике фирештә, берсе Нәнкир, берсе Мөнкир. Алар киләләр дә, Кяфермы сән, мөселманмы сән? Җавап: Әлхәмделиллаһ, мөселман мән. Сәнең мөселманлыгыңда минем шигем бар. Синең шигең булса минем шаһитым бар. Шаһидың нә? Әшһәденнә иляһы илляллаһу вә әшһәде әннә Мөхәммәдән габдеһү вә рәсүле. Кайчаннан бирле мөселман син? Әл мисактан бирле мөселман мин. Нә кыйлмак белән мөселман син? Иман китермәк белән мөселман мин. Иман дип ни нәрсәне әйтерләр? (Гарәпчә). Кем колы торырсың? Аллаһы тәгалә колы торырмын. Кем өммәттә торырсың? Мөхәммәт галяйһиссәлам өммәттә торырмын. Кем дусты торырсың? Шәхриярлар дусты торырмын. Алар кемнәр? Абубәкир, Садыйк, Гомәр, Хаттаб, Госман, Гали разыйаллаһы ганһеләр. Кем зыярәтеннән торырсың? Адәм Сафиулла галяйһиссәлам зияратеннән торырмын. Кем милләтеннән торырсың? Ибрахим галяйһиссәлам милләтеннән торырмын. Кем мәсхәбеннән торырсың? Имам Агзам абу Ханифа көни рәхматуллаһы галяйһи мәсхабеннән торырмын. Мәсхәб ничә? Дүрттер. Әүвәле Имам Агзам, икенчесе имам Шафигый, өченчесе – имам Малик, дүртенче – имам Әхмәт хәмбил. Кем сәлсәләсеннән торырсың? Сәлсәлә ничә? Сәлсәлә дүрт. Беренче Хуҗа Әхмәт Ясави, икенчесе Габделхаләт Гаҗдуни, өченчесе – Шәйхе Нәҗметдин Кәбири, дүртенче – Әбү-Хасан Гашыйки сәлсәләсе. Халикиң кем – бер Алладыр, пигамбәрең кем – Мөхәммәд гсвдер, динең нә диндер – ислам динедер. Ят инде хәзер яшь кияүләр кебек тынычлап, дип, китәрләр ди. Яшь кияүдән дә рәхәт нәрсә бармыни? Моның китабы бар. Иман шарты дигән. Догаи Гаҗәеп Әстәгафир. Бер кеше бик усал булган, намаз укымаган, ураза тотмаган. Гел-гел яман юлда йөргән. Бу үлгәч Пигамбәргә әйткәннәр, менә Габдрахман үлгән, дип. Җеназасына барырга ярамый, дигән пигамбәребез. Шуннан бер вакыт Җәбраил фирештәбез әйткән, Габдрахманның җеназасына бар дип. Барса бу аяк басарга урын юк ди, фирештәләр килгәннәр ди моның җеназасына. Моны җирләгәннәр. Шуннан буның өенә каткан безнең пигамбәребез. Катыныннан әйткән, Габдрахманның нинди гамәле бар иде кыйлган? Катыны әйткән, гел явызлык кына иде аның кыйлган гамәле. Тик бер аятьне укыйдыр иде көндә-кич. Менә моның риваяте: Мөхәммәд сгв заманында Габдерахман атлы бер кеше бар иде. Кичәләрдә таң атканчы угырлыкка йөрер иде. Көндез дә юл басып, каракчылык кылып, кешеләрне үтереп, малларны алып зинага вә шәраб эчәргә сарыф итәр иде. Унике ай намаз укымас ирде. Руза тотмас ирде. Фәсих вә фәҗүҗлектә (яманлыкта - шг) йөрер иде. Угырлык вә хурлыкларда йөрер ирде. Бер көн дөньядан үтте. Рәсүл гсв гә кешеләр килеп әйтте, я Рәсүлюлла, Габдерахман дөньядан үтте. Җеназасына барың. Тик хәзрәте рәсүл гс әйтте, урныңнан купма диде, әйткән кешегә. Хәзрәте Әбүбәкер, Сабир хәзрәте гс ганһе күрделәр, я, Абубәкер, Габдерахманның җеназасына бар әле, диделәр. Хәзрәте Әбүбәкер, Садыйк: я рәсүлюлла, ул кешенең җеназасына барып булмас, ул кешенең гамәле кичәләрдә юл йөреп, угырлык кыйлып, кешеләрне үтереп, малын алмак ул малны зинага вә шәраб эчәргә, хәмер эчәргә тотадыр иде. Намаз, рузасы булмагачтын, аның эчендә угырлык вә каракчылык шуннан даим яманлык белән гомерен үткәрде, диделәр. Андыйн соң хәзрәте рәсүл гс Габдерахманның җеназасына бардылар. Күрделәр, фирештәләр саф-саф торып ер йөзе хали ирмәс, дүрт мәграб фирештә канатын җәеп моның дүрт япанында торырлар. Хәзер булып торырлар. Бу вакыйганы хәзрәте Рәсүл гс күрдиләр. Аяк басыр һич ер юк.Мөбарәк аякларының очлары белән басып җеназага бардылар. Сәхабәләр җәмигы улып намазга хәзер булдылар, андыйн күтәреп ләхеткә алып куйдылар. Габдерахманның гүре бу дөнья чикле киң булды, ди. Иман чырагы ләхеттә янып торды, ди. Йөз фирештә юлдаш булдылар. Хурлар каршы килеп, кул кушарып хезмәттә тордылар. Андыйн соң бер тәхет пәйда булды. Ер-күк арасы нур белән тулды. Тәхетнең өстенә утырдылар, аның гүригә мең дәрәҗә ачылды, бәхишәт нурлары, оҗмах нурлары аның алдына куйдыйлар. Бәхшәтнең хөлләсен кидерделәр. Йөзе айның ундүртенче кичәсе тик булды. Хәзрәте Рәсүл гс бу хәлне күреп хәйран вәйран булып тәгаҗҗипкә калдылар. Андыйн кайтуп Габдерахманның өенә кәлделәр, андыйн соң сорадылар Габдерахманның өендә яхшы эш бармы, җавап бир, дип. Җавап булмады. Андыйн соң хатынындин сорадылар, и мазлума, ирең нинди бәхеш кыйлган гамәле вә тәгате бар иде. Мазлума әйтте, и Рәсүлюлла, атам-анам сиңа ... фида булсын, аның кыйлган яхшы гамәле юк, яманлыгы күп. Хәзрәте Р гс сорадылар, кем һич яхшы гамәл кыйлган эше юкмы, диделәр. Ул хатын әйде, ул һәр көндә бер дога укыр иде. Андыйн үзгә һич гамәле юк иде. Х Р гс диделәр, и мазлума, ул доганы алып кил, дип. Мазлума алып килде. Күрделәр, укыдылар, бу догаи Гаҗәип Әстагъфир, диделәр. Вә әсхабе кәрам вә Ризван .. диделәр, доганың бәракәте. ..... И һәркем бу Гаҗәип Әстагъфирны укыса һәр көн, әгәр көндә укый алмый хәфтәдә укыса, әгәр хәфтәдә укый алмаса, һәр айда укыса, әгәр һәр айда укый алмаса, әгәр ай да укый алмаса, елда укыса, үзе белән тотса, асман вә зәмәндәги фирештәләр беткүче булсалар, бу җөмнә агачлар каләм булсалар вә яфраклар кәгазь булсалар, адәмнәр пиреләр язучы булсалар, гаҗәпкә калырлар иде буның савабын язып бетерә алмыйча. Бу догаи шушы булды инде. (Доганы укый. Озын, матур – Истигфар Тауба?). Бу бик хәсиятле тәүбә истигъфар кыла торган дога ул. Җомга көннең бәете бар иде. Шул хәтле пожарга бер бәет чыгармадылар. Әйтсәң, әйтмәсәң. Бәет әйтмиләр, элек бәет әйтә торганнар иде, хәзер гармунга әйләнде. Кияүне китергәч бәет укыйлар иде: Макъсудебез хасыйл улды, алхамделиллаһи шөкер, дип. Мостафа абзый бәетче иде. Әйбәт кеше иде Мостафа абзый. Бәет ул – китапча сүзләр. Мөнәҗәт китапча түгел. Китапча- коръәнчә. Бәет коръәнчәгә туры килә. Мөнәҗәт ул барсы да коръән сүзендә түгел бит. (буталды.) Кем белсен инде. Кем аны уйлап торсын язганда. Җомга көн бәете: Чын күңелдән гыйбәдәт кыйл бу мөбарәк җомга көн, Зекер, тәсбих әйлә, ихсан, бу мөбарәк җомга көн. Бир салават ул Мөхәммәд Мостафаның рухына, Беренә мең язылыр ди бу мөбарәк җомга көн. Тәхлил әйтеп Коръән укып изгелек кыйл җомга көн, Кыйл зыярәт дусларыңа бу мөбарәк җомга көн. Вир сәдака дусларыңа бу мөбарәк җомга көн Изгелек кыйл һәр җиһаттан кальбеңә сал җомга. Аз гамәлгә күп саваплар язылыр бу җомга көн, Сурәи фатиханы укы ихлас белән җомга көн. Шат кыйла күр әрвахларны бу мөбарәк җомга көн, Ятимнәргә шәфагать кыйл бу мөбарәк җомга көн. Җир күтәргән үгез итен безгә ашарга насыйб ит, Мәрьям ана туеный безгә мескенгә насыйб ит. Инандым мин Аллаһы тәгаләнең барлыгына, берлегенә, Ислам дине хаклыгына, йөземнең аклыгына, тәнемнең пакълегенә, Хәзрәте Фатыймага ... ит. Алда Аллаһы тәгаләм, артымда Газраил фирештәм, уң ягымда уң фирештәм, суң ягымда суң фирештәм. Ярабби, гөнаһымны ярлыка, Ярабби, гөнаһымны ярлыка, Ярабби, гөнаһымны ярлыка. Бу иман китерү. Монсы Бәдавәм. Мөхәррәм аеның беренче өшкереп куарга кушыла җеннәрне. Безнең әбиләр заманында бер өйдән бер өйгә күчә, я булмаса бөтен нәрсәсен чыгарып ташлап өен я юа, я агарта, я нишли бит кеше. Шул вакытларда безнең әбиләр әйтә торганнар ие, дары белән куарга кирәк дип. Дары. Элекеке заманда очлы итеп тәмәке ясый торганнар ие бит кәгазьне урап. Шуны күк итеп ясап, шуңарга әз генә даруны салып, шуны табага салып ут төртәсең дә үзең чыгып китәсең ди. Шул дары шартлый, шул вакытта шуңардан куркалар диеп сөйли толрганнар ие әбиләр. Мылтыкта дары бит инде. Элекке вакытта килен килер алдыннан мылтык ата торганнар ие. Кичендә. Элеккее вакытта бит килен кич килә торган ие. Хәзер өйлә вакытында бара җомга көнне. Кич килә дә тыныч кына үтсен төн дип, шулай итеп тыныч яшәсен дип, икенчел көнне хәл беләргә киләләр ие. Уен көлке юк ие бит инде ул заманда. Күршебездә бер апай бар ие. Шул апайның яшь баласы бар инде, бездә яшь бала юк. Тегендә монда киткәләгәндә баласын безгә калдырып тора торган ие. Бер вакыт шул апай керә дә әни белән пышылдаша, керә дә әни белән пышылдаша. Әйтәм, әни, нәстә сөйли ул Гөльямал җиңги, керә дә сиңа бер нәрсә сөйли. Нәрсә сөйли ул ул Гөльямал җиңги? Ния кирәк ул сиңа кыз кешегә? Эчемә ут төшеп китте. Бактың исә, аның энесе катынын аерган икәндә миңа яучыга кереп йөри икән. Шулай итеп яучылыйлар ие. Әүвәле егетне өйләндерергә булса агай-эне еыйналышып утырып кызны сайлыйлар әле алар. Киңәшләшеп. Абзыйлар, әбиләр. Арадан берсен яучыга сайлыйлар инде. Яучыга бара инде ул. Кияү белә. Шуннан бер бара, ике бара, өч бара. Шулай итә-итә берничә баруда я бирәләр, я кияүнең өенә кермичә ул егетнең йөзен күрми кыз. Карт булса да. Әүвәле колак сөенчесе – эш башы. Зададка – колак сөенчесе. Әүвәле колак сөенчесен илтә. Аннары туй вакытларын билдәләп сөйләшәләр ине. Кайчан мәһәр китерә, аннан кайчан туй була. Аннан ары кияү керә инде кызның куенына. Аннан ары элекке заманда бер ай була торган иде кияү өендә. Хәзер бер якшәмбедә килә, икенчесендә алып китә инде. Колак сөенчесе – эшнең башы, ишетсен халык. Кыз алып качу юк иде. Кызлар җылый иде пышылдап, әрнеп, нинди ир булыр икән инде. Ясинны кеше үләргә ятканда укыйлар, төннә тәхлил укыйлар, шуны укыйлар да, шуннан мәетне югачтын аны багышлыйлар, и тәхлилемне, җәмигы гөнаһларың гафу әйлә. Бездә туланы кимәделәр дә, сукмадылар да. Бездә юк. Үзебездә пима басучылар бар иде. Болгарлар турында ишеткәнем юк. Без мөселманнар, Казан татарларлары дип аталабыз. Башкортлар дип атаганнар, бераз тупасырак халык булгангамы. Телләре, кием-салымнары белән. Алар чабата киеп йөргән халык бит инде. Оренбурга якын булгангамы, бездә чабата кигән халык булмады безнең авылда. Ирләр – итек, хатыннар калошлар, читек кия. Үземнең 4 читегем бар. Башкортның фигурасыннан аерылып тора. Икесе бергә килсә татар белән – аерылып торалар. Һәрхәлдә Казан татарлары матурлар бит инде. Алар данлыклы матурлар. Менә Үзбәгестанда 18 ел йөрдем, Казан татарлары ди, бик данлыклы, бик матур халыклар дип, үзбәкләр Казан татарларын бик мактыйлар. Телләре чиста, дип. Икәвен бергә китереп куйсалар – татарны таныймын. Татарның йөзе нурлы. Мөселман икәне. Урыс урыс икәне аерылып тора. Татар күренә. Нурыннан таныйм. Нурыннан таныла. Үзбегистан якларында төрле нация. Бер дә белмәгән нәрсә булса да күренеп тора. Үзбәгестәндә инде яр-яр. Бездә Каргалыда юк ул. Зыр кубып киләләр туйда. Каргалыда скрипкада уйнаучылар бар. Бәширов фамилиясе. Бездә скрипкачы Габделхак, Габдулла бар иде. Скрипка данлыклы. Скрипканы сатучы күп иде. Күңелдән эшлим дисәң, эшлиләр. Күкрәккә куеп уйныйлар иде, муен астына түгел. Мандолина соңгы вакытларда чыкты. Иң беренче скрипка, чыкты, аннан гармун, аннан курай. Иң алда курай булган, скрипка, кубыз, аннан гармун. Гармун белән мандолина бергәрәк. Шундый асыл итеп уйныйлар иде кубызны. Асыл итеп курайны башкортлар уйныйлар. Безнең Каргалыда кубыз күп иде. Мулла кызлары соңыннан уйнадылар да, җырладылар да. Алардан чыкты инде чәч кисү дә. Театрлар, кинолар китте. Яшьләрне элек кыстылар. Бер җиңгине кыстырмыйча кызларны бер җиргә дә җибәрмиләр. Өмә бездә утырма. Катыннардан гармунчылар була торган иде. Туйның аерымы бәет ие. Бәет булмаганда тагын үзенең җырлары була иде инде: әй икегез икегез, икегезнең икегез.. Такмак: бие, бие, бие әле, биегәнең юк әле, биегәнең булмаса да матур биисең әле. Бие бие Хәйбулла, биегән кеше бай була, биегән кеше бай булса да – кесә ягы сай була.
Мәсгудә Шәмсетдинова язды
|