Masguda I. Shamsutdinova's site


 

63. Монауыны селкәсең апкайтып


  1. Нәрсәкәй, монауының, селкәсең, апкайтырга кирәк, нугыт, сандугачлар сайрый талларда, җимерек өйдә ач бала тилмерә.Гайшә Садретдин кызы Мөлекова, 1913 елда туган, Каргалылы әти әниләре. Әтисе, әнисе Каргалыныкы. (Гөлнара Салманова яза). Үзем турында сөйләсәм еларсыз инде. Ирем сугышта калды. Шуннан килеп төштем монда. Бабайның әбие үлгән, 5 бала. Биш балага ике бала алып килдем, бабайдан дүртне таптым. Укытмадылар. Укуны кирәкми диде әти булган кеше. Кая гына укырга бармадык, партага ябалар да куалар. Укымыйсыз, ярамый. Шундый вакытка туры килдек. Әти белән әниләр крестьяннар, урдылар, чәчтеләр. Мин ат етәкләдем, әти сабан күте тотты. Ашлык чәчтек, урдык, ашадык. Яшь чакта бернинди уенга катнашмадык. Тәрәзәдән менә болай читәнне үрделәр дә, урам карыйсыз диделәр. Чыгармадылар. Читән тәрәзәнең өе ягында булды. Бер ергә йөретмәделәр. Әти-әниләрдән башка бер ергә бармадык. Астыртын йөргән кешеләр булды инде. Каршыбызда гына мәчет булды, әнә шул мәчеткә керде, шул мәчеттән чыкты әти булган кеше. Инде тәравихка хәтле бер ердә йөрсәк – кайттымы, өйдәме? Әнә шундый тикшерүләр белән эш иттеләр алар. Шуның заманда без күрмәдек урамны. Нәрсә ерлый беләсең урамга чыкмагач. Әти кемгә бирсә, шуңа бардык. Яучы килде. Яучы әти әни белән генә сөйләште. Ул кайтып киткәчтен – барасың менә шушы кешегә. Бардык инде. Әйтмәдек бер нәрсәкәй дә. 16 га гына чыккан идем. Бер генә ай иде. Елап тик утырдым, куркып тегеләрдән, нәрсә әйтерләр икән, дип. Еламыйча кияүгә бармыйлар инде. Менә шушы нигездәге бабай алмыш яшендә булган, Чебеннедән 18 яшьлек кыз алган. Энесен күрсәткәннәр, кияү өенә алып килсәләр монауының шикелле сакаллы бабай, ди. Йөрәгем ярыла язды, ди. Хәзер ул әбинең сөйләгәненә 45 ел үтте. Әби ул вакытта кәкрәйгән ие. Шуңардан 4 бала китергән, 3 ул, бер кыз китердем, ди. Менә шулай. Элек кияүгә биргән вакыта кызны - беләгең сынса җиң эчендә булсын, әйтмә бер кешегә дә, аягың сынса – ыштан эчендә булсын. Бер кешегә дә сөйләмә, кайтмыйсың - утырасың. Кыйнап кулны сындыра икән – ул җиң эчендә, җиң моның хәтле озын, аягың сынса – балак эчендә. Шул көе яшисең, шулай итеп гомер итәсең. Туйларда аш та, чәй. Никах укыганда зур ашны әзерләп килә муллаллар, моннан монда хәтле утыра ак чалмалы мулла. Һәйбәтләп никяхны укый да кайтып китә. Ә кичкә таба кияүне бәет әйтеп алып киләләр. Гармун да юк. Пар ат, бизәлгән, карарлык түгел. Шунда кияүне калдырып китә. Матур көйләр белән көйләп, җырлап калдыра да китә кияүне. Бишек көе сүзләре:
    Йокла балам, йом күзең,
    Йом күзеңне, йолдызым,
    Үскәч панамнар тегәрмен
    Куеп сәвит йолдызын.
    Аллаһу, Аллаһу,
    Кәҗәләрне тауга ку,
    Тау башларын ашасын,
    Минем балам яшәсен.
    Аллаһу, Аллаһу,
    Кәҗәләрне тауга ку,
    Тауның битен букласын,
    Минем балам йокласын.
    Менә шуны селкәсең, селкәсең дә, йоклатасың ине. Шул инде бишек еры. Уен буламени чыгармагачтын. Урлап кына чаналар шуа идек. Тикшереп килә анда да: Утыралармы, өйдәләрме, чыгып китмәдеме. Курчак ясадык инде, бүрекләр кигеретеп малаена, кызына яулыклар бөркәтеп. Курчаклы уйныйбыз инде. Кәгазьдән урыйбыз да. Уенчыгыбыз шул инде. Анда тәти бар мени? Даганны уйныйдыр идек инде, качелле. Күләгәгә генә асып. Уйнарга вакытта юк бит инде. Яз булгач чыгып китәбез кырга. 13 яшемдә булганмындыр инде ат етәкләп йөргәнемдә. Аннан кар яугач кайтабыз. Тегене урдык, төядек, апкайтырга кирәк ашлыкны. Анда уйнарга да вакыт юк, ашарга да вакыт юк. Землянка кырыена әз генә ятып алабыз, таң белендисә атны етәкләп китәбез әти белән, чәчәбез, урабыз, апкайтабыз. Анда атны җигеп ул вакытта ындыр басабыз бит инде. Мин ат етәкләп йөрим, әти салам күпертә инде. Сабан туйлары шул үзебезчә тирәк төбенә еыйналып, аш суы ясап ашап-эчеп, авылдан кунак булып киләләр. Кырда яшибез бит инде. Шунда утыралар, эчәләр дә, сабан туе шул инде. Уен фәлән булмады. Башкачасын белмим. Яза белсәм китап язган булыр идем. Казак бабай өйрәтте: нугытны җыйныйм да шуннан китереп салам. Шуннан берәүдә кайгы бармы, берәүдә хәсрәт бармы, берәүнең югалганы бармы, әнә шулай итеп сөйлим ине шуның белән. Дөрес чыга.

    Максутова Мәрвәр Галимҗан кызы, 1926 нчы елгы.
    Ташландык авылда җимерек өйдә икмәксез бер бала тилмерә,
    Әткәсе, әнкәсе ташлап киткән, ачлыктан йөрәге сызлана...
    Шул бала берүзе бер авылда агач яфракларын кимерә,
    Көндезен урамда чокыр казый, кич кайтып өендә тилмерә.
    Бер вакыт берәү килеп керде дә сөялгән балага ташланды,
    Әткәем, кайттыңмы икмәк алып, ач калган бала шатланды.
    Урамда кошлар тавышы ишетелде, баланың гомере киселде.
    Әллә урыс көе, әллә татар көе. Шушы бәетне әйтеп 5 ле алдым.
    Аллаһу, Аллаһу – бишек көен көйли.
    Кәккүк, чыпчык...
    Сандугачлар сайрый талларда, сандугачлар сайрый талларда,
    Сандугачлар, карлыгачлар килер әле язларда.
    Б ягы язылмаган