Masguda I. Shamsutdinova's site


 

82. Нижние Чебеньки


  1. Нижние Чебеньки. Тирги инде.
    Әнә килә автомобиль,
    Төягәннәр капчыклар,
    Иллә рәхәт булыр ие
    Үлеп бетсә карчыклар. Стиль - Җырның азагын төшерә. Б ягында бик матур мәкам. Түбәнге Чебенне. Тукмый. Гармунда уйнап җырлыйлар. Тавышы бик матур. - Мидхат Абузаров – бик оста гармунчы. Әнисенең исеме Миңзада. От и до ясаган тальян гармуным бар. Балалар атланып йөреп боздылар аны. Сугыш вакытларында бик күп уйнап йөрдек. Аякта чабата, өстебездә кием дә юк. Яшьләр күңелле иде ул вакытта. 60 яшемдә бүләк иттеләр сеңлемнәр гармунны.(Гармунда урам көйләрен уйный): Сарман көен уйнады, Чабата, Алмагачлары, Туган тел, Зәңгәр күлмәгеңне киясеңне җырлыйлар хатыны белән, Шахта, Сакмар...(Баянда уйнап җырлый. Хатыны төрле җирдән кушылып китә – бик кызык). Олы юлның тузаны, Шомыртым, Минзәлә, Рамай, башкорт җырлары.
    А ягы – гармунда уйный, җырлый үзе, хатыны белән.
    Б ягы: Хаҗи әфәнде өйләнә дигән пьесаны куйдык. Кияү йортына китергәч карт хатыны тегене тукмый Хаҗи әфәндене. Үзебезгә шул кыз кодагый булып чыкты. Күз тотып йөрегән икән. Чынлап итек белән кыйнады. (Идел бит ул – гармунда уйный, җырлый гармунсыз)Колачларың салып ла йөзәрсең, кычкырып ла кәккүк, сайрар былбыл, шул вакытта ничек лә түзәрсең.
    Нижние Чебенки, 6 июля. Гөлнара Салманова, Илфат Дәүләтшин язалар. Абдуллина Миңзифа Хафизовна, 1922 нче елгы. Саба районында туган, әнисе Фатыйма. Әйдә дими, калма дими, ризык йөртә бәндәне. Еллар кыен булганга, без биш бала идек, чыгып киткәнбез. Монда кияүгә чыктым, 1950 нче елда Фәттах Абдуллинга. Балаларыбыз юк. (Коръән укый – Фатиха сурәсе бер тапкыр, Колху аллаһы – 3 тапкыр, мәкаме матур). Мин моны укый алмадым полностью. Аллаһы әкбәр – тәкбир әйтә көйләп. Салават әйтә. Шомыртымны җырлый. Тавышы матур.
    Өй алдында шомыртым,
    Шомырт ашыйсым килә,
    Син шомырты, мин чәчәге
    Булып яшисе килә.
    Шәмсекамәр Яппарова Сираҗетдин кызы. 10нчы апрельдә, 1910 нчы елда туган. Әнисенең исеме Әсхапямал. Шушы авылдан әти әниләре. Ире Харис исемле. Фатих, Наиль уллары бар беренче иреннән. Тәкбирне әйтә көйләп картларча – 3 тапкыр, матур. Салават әйтә. Алиһи, вәссәһбихи – 3 тапкыр, матур. Җөмнәбезгә рәхмәт әйлә – 3 тапкыр, матур. Ля иляһы илляһы
    Ля иляһы иляллаһы
    Гарше көрси баскычы
    Сигез оҗмах баскычы
    Карамагыз азына
    Мәңге бетмәс хәзинә
    Әйтерләр бит бер заман,
    Әйтмәүчеләргә яман.
    Кубызлар уйныйлар ие. Егетләр тәрәзә янында. Егетләр гармун алып киләләр. Бииләр, җырлыйлар. Карчык тирги инде, китегез тәрәзәдән, ди
    Әнә килә автомобиль,
    Төягәннәр капчыклар,
    Иллә рәхәт булыр ие
    Үлеп бетсә карчыклар, дип әйтеп китә торганнар ие егетләр. Бәет әйтеп китә торганнар ие. Кызлар өйдә утыралар инде. Күмәкләп уйныйдыр идек, йөзекләр салып. Кемдә йөзек булса бии, җырлый инде. Без шундый заманда үстек инде.

    Караурман төлке юргай,
    Туры ...
    Маңгайларына язган язмышыңны сыпырып булмай, дуслар, кул белән,
    Каруманны чыккан чакта
    Калды камчым айрылып,
    Калдылар бит айрылып.
    Агыйделкәй алкын, суы салкын,
    Ак үрдәкләр каршы ла йөзәлми,
    Эчләрем тулы кайгы хәсрәт, бер ерламый түзәлмим,
    Кара урман, салкын чишмә,
    Чылтыр-чылтыр агадыр,
    Дусларны дуслар табадыр.
    Кияүгә чыкканнда беренче көн бабайлар үтә, икенче көн әбиләр үтә. Анда җырлау юк, анда җырларсың. (Сак сокны җырлый.) Мәдрәсәләрдә китап киштәсе, сак белән сокның бәетен ишетәсе. Җәйгән җәймәмнең калмады берсе... Идел бит ул, Идел бит ул, Идел бит ул сай гына ди, бу дөньяда безнең кебек кояш кебе ай гына. Диңгез буйларына басып уйладым уйларымны, ди, дингезләргә илтеп салам сагынган көннәремне.
    Биек тауга менеп бара, эризинкасы тая,
    Кендер, кендер, кендая да, кая бардың син бая.
    Кулыңдагы бияләйең кызыл гына дыр синең,
    Кызыл гына, кызыл гына, кызыл гынадыр синең.
    Җитәкләшеп, түгәрәкләр ясап, такмак әйтәләр, биибез. Кубыз уйныйлар, без биибез. Курай булмады. Эскерипка булды. Бездә яшьләр күп була торган ие, кем эскерипка, кем гармун, кем кубыз. Катышмый идек егетләр белән. Урлашып кына. (Рамайны җырлый, бик матур)
    Яланнардан килгән акбүз атны ак каенга бәйләп куегыз,
    Бергә тумасак та, бергә үстек, Рамай, каберебезне бергә лә куегыз. Озынырак көй. Баганаларга менеп, капчыклар белән сугышалар сабантуйда колхоз вакытында. Бер ике елда рәт бетте. Без татар мөселманнар. Балаларымны сагынам да җырлап йөримен инде. (“Сарман”ны җырлый)
    Минем иркәм үлеп калды, герман сугышларында,
    Ни дип яннар бирде икән актык сулышларында.
    Сарман буйларныда тугай, тугай, .. сайрый кәккүк моңаеп, ди,
    Кәккүк кенә кебек ялгыз башым кемгә сыкрар, кемнәргә елмаер.
    Сәрмән буйкайлары ай киң ялан, чалгы печәннәргә үтмәде..
    Бәгырькәем калды чит илләрдә, кире әйләнеп илгә кайтмады.
    Галиакбарова Фатыйма Гыймай кызы, Мәчтүрә – әнисе. 1900 ларда туган. Әтиләре Башкириядән. Икәү баласы. Ерларгамы? Укыргамы? (фатиха сурәсе, сәмәвәти аруз – бик матур укый). Мин монда туып үсмәдем. Мин Тимербайны.
    Кердем урманга, җиләк пешкәчтен,
    Әнкәй җылыйдыр исенә төшкәнчетен.
    Такмаклап әйтәм, көйләп әйтмим.
    Әнисе намаз укып утырган, ике яшь бала уйнап утырган. Намазны бозганнар. Көйләргә кирәк бәетне. Мөнәҗәтләр – шәфәгать я рәсүлюлла. Монсы мөнәҗәт.
    (Тавышы бик матур, картлар тавышы түгел).