Masguda I. Shamsutdinova's site
|
|
83. Шайтанны кем кәмәгә чакырган?
- ... шайтанны кәмәгә чакырган. Азан. Роберт Муфазалов – 13 яшьтә, Басыйр Муфазалов 1948. Матвеевский район, Азаматоводан әтисе. Бала Оренбургта туган. Абдуллинский районда, Абдрахманово авылында кемдер бик матур мәкам белән укый. Ногайбәкләр. Алар керәшеннәр, урысча сөйләшәләр, ислам динендәләр, мәчетләре бар. Ниженка авылы. Бер кешегә карата чыгарыла бәет (определенный кеше). Мөнәҗәт общий тема. Мурсалимова Мәрьям апаның мунчачы Фәхриямал (дәвам) апа турында хикәяте: Шуннан шул мунчадан чыккан ХХ, аны Хәллә дип кенә йөртәләр ие. Хатыны булмады. Ул апа уйлый икән эченнән, инде чыкты инде бу, бөтен суны бетерер инде. Суны көянтәләп ташый, утынны урманнан ташый. Ул вакытта юк су. Каргалыдан су ташый. Тиз чыкмас инде бу дип уйлаган. Теге 15 минутта чыккан да, менә тиз чыктым, суыңны да бетермәдем. Тегенең уйлаган уен ... Шулай итеп сөйлиләр иде кешеләр. Шуннан ХХ Чебеннедә дә торган бит ул. Шул вакытта берәү барган лечениега аңа. Алып барган әйберләр подарокка. И, бөтенесен дә бирсәм моның күп була инде. Яшереп калдырган барган, каралган, теге әйберне биргән. Теге печән төбендәгесен онытма алырга кайтканда, дип әйтә ди. Шулай итеп кешенең уен белә торган. Без белә белгәннән карт иде инде. Хәмидә кызына ошаган иде. Җен кебек тиз атлап йөрер иде. Менә үлгәнче көндә тора да яланга чыгып китә, көндә вак-вак усакларны алып кайтадыр ие. Осина, яр буена төшәдә. Ул алардан дару ясагандырмы? Җәй көне алып кайтадыр ие. Яфраклы усакларны.Кыска гына. Әллә тамылары дәва булган, әллә яфрагы дәва булган. Дарулар да ясып бирә бирәдер иде. Хәмидәсе белә инде. Дару ясагандыр инде. Үзе каргалыныкы иде. 100 ләргә җитмәдеме икән. 1958нче елларда үлде. Элек фотоларга төшүләр юк иде. Өшкерә иде, кешеләрне карыйдыр ие. Без якын тордык. Шул вакытта монда килгән кеше, вокзалдагы кебек яталар ие. Атналар буе яталар ие. Сорап алмас ие, кем ни бирә. Өшкерә дә, әйтеп кенә дә чыгара торган булган. Хәмидә дә шулай иде. Даутов Хәлиулла иде исеме. Өшкереп ашата диләр иде. Я тоз, я шикәр. Тәлинкә яздырып алалар ие. Өр яңа 7 тәлинкә – 7 тарелка өр яңаны алып киләдә, шул 7 тарелкага зәгъфран белән, суда җебетәләр дә аны, кара белән язган кебек язалар. Шуның белән сап-сары итеп язалар. Ул кибә. Шуны чайкатып эчерәләр доганы. Тарелка яздырып эчтем дип безнең әни дә сөйли торган ие. ХХ дән тәлинкә яздырып эчтем дип сөйли торган ие әни. Көндә берсен. Бабай язып бирә иде. Дога яза иде. Нинди дога, белмим. Я йоклый алмыйча аптырый кеше, күзенә әллә нәрсәләр күренә, җен кагылган, дип әйтәләр ие. Врачлар әйттеләр әнигә, бер кая йөрмәгез, күзегез терелми дип. Глаукома иде әнидә. 1947 нчы сукырайды. Ул вакытта ачлык. 1948нче елны булды ачлык. Кешеләрнең иске запаслары бар ие сугыш вакытында. 1948 нче кеше ач булды. Җен кагылды дигән сүз – нервный авыруы. Я башы бик нык авырта кешенең, я әллә нәрсәләр күренә күзгә. Әни әйтә торган ие, күземә зәхмәт кагылды дип әйтә торган ие. Гомер буена. Түбән әрәмә дигән җирдә боларның җирләре булган, ашлык чәчкәннәр. Кайтып килгән вакытта ат белән ди, төйнәгән төенчегем төшеп калды, ди. Шуннан атта утырган кеше атларны туктата алмый, ди. Атлар чабалар, туктата алмый, ди. Шуннан сикердем дә төштем, ди. Арбадан капланып төштем ди. Менә шул вакыттан башлап күземә, ди, күренмәгән нәрсә калмады, ди. Төнлә, ди, кеше башы өстенә, кеше башлар, кеше, кеше, кеше. Кеше, кеше, бер туктаусыз кеше башлары күренде дә торды, ди. Шунда зәхмәт кагылды күземә, ди. ХХ өшкереп бирде тәрилкәләр. Шуның шаукымы калган инде. Улы үлеп калганга да күп елады. Күп каравыл торды, бакчада, төнлә көнне күзне ял иттермәү зыян бирә бит инде. ХХ – зәхмәт кагылган, син зәхмәтнең өстенә егылгансың дигән ХХ.
Туры килгән инде әнисе. Торган ягындан, Түбән Әрәмә диелгән җирдә җен бар, дип сөйлидер иде әни. Үзләре ел саен участокларны обрабатывать итеп ятканнар. Нәрсәдер сизгәндер инде. Сакмар буенда юк җеннәр. Менә Нәгыймә исемле хатын бер-ике ел каравыл торды. Ул бер заман дингә ышанып китте, шушы мәчеткә килеп, хезмәт итеп, куна-төнә ятты. Аннан бизде, хәзер аяк та басмый мәчеткә. Нух пигамбәр бик озын булган, 1000 ел яшәгән дип сөйли иде. Кәмә ясап, һәрбер хайванны алып кергән, шунда ишәк кире булып аякларын терәп тора икән кәмәгә кермичә. Кер шайтан, дигән Нух пигамбәр. Шайтан шуннан кергән, ди. Ә, мине чакыра икән, дип шайтан кергән. Шунда ишәк аяк терәп тормаса, шайтан кермәс иде икән. Күгәрченнең аяклары кызыл булып калган, чөнки балчык тапкан. Безнең авылдан атлар киттеләр, төягәннәр әйберләрне. Раскулачивать иттеләр. Һәммәсе кире кайттылар. Кайсылары үлеп калдылар. Исмагиловлар, Әбдерәшит байлар, хатыннанры да кайтты, балалары да кайтты. Өчәр хатын тоткан байлар булган. Сәүдә иткәннәр. Хәзерге юл уң якка китә Уфага, сул якка Казанга. Бездә почти башкортлар юк. Масагутова Габидә апайлар, башкортка ошаганнар, татарлашканнар. Шамсинур апалар – ногайлар. Типтәрләр – татарлар алар. Бер төрле мишәрчәрәк сөйлиләр типтәрләр. Бармаем, кайтмаем дип Әсәкәй якларында, Бугуруслан якларында. Башкортлар казахка тартым. Битләре ләпәдерәк була, күзләре кысыгырак була, буйлары бәләкәерәк. Бик моңлы халык, биюче, искусствога бик дәртле. Римма башкорт. Бер Оренбургның началнигы йортны салып бирдерде, бер прораб җибәреп. Аны лечить иткән ХХ. Бер ике өч ел саен, Алланың обращениесы: И адәм белән җен, нигъмәтләрнең хаклыгына ничек инде ышанмыйсыз? И адәм белән җен!! Адәм белән җен бергә йөри инде. Җене белән бергә йөри дип әйтәләр. Җеннәнә, җеннәре бер, җенем бер аның белән, җенем сөйми диләр. Тәк сөйләргә чыккан сүзләр түгелдер. Кешенең бер елдан соң җаны Сур мөгезенә кереп китә, ди. Бер елга хәтле җаны очып йөри, дип әйтә иде әни. Бала-чага югала. Еврейларның бер сектасы бар, ди – баланы бикләп куялар да ди, табанын тишәләр, ди. Шуннан каны тамып тора, ди. Шул канны алып һәммәсе шуны кабып карыйлар, ди. Кан кардәшләр булалар инде янәсе. Бала кансырап үлә. Шундый диннәр бар еврейларда. Шуңа кешеләр аларны яратмыйлар инде. Еврейлар бала урлыйлар, диләр иде. Кәҗә кеше белән һәрвакыт бергә яшәгән. Без бәләкәй вакытта кыш чыкканчы кәҗә бәтиләре безнең өйдә булалар ие. Сәке астында яшиләр ие. Кәҗәләрне алып керәләр дә, имезәләр дә, шуннан кәҗәне чыгаралар, кәҗә бәтиләре өйдә яшиләр. Кешедән курыкмыйар, балалар курыкмыйлар алардан. Балалар алар белән уйныйлар ие. Сарайлар салкын, хайваннар кадерле. Салкын тимәсен, дип. Кәҗә турында такмаклар. Кәҗә кешедән курыкмый. Кәҗә храбрый. Сарык көтүләрендә беренче йөри. Хитрый, карак, теләгәнен эшли, ашый. Сарыклар куркак була. Дер калтырап тора кешедән куркып. Рәбига апа, 1912 елда туган августта туган: Мин әйттем ХХ, исәнмесез, дидем, әле мин үлмәгән, диде. Шуннан кергәчтен, бабай нихәлсез, аллага шөкер, я алхамделилла дип әйт диде. Совет заманында чыккан хәл диде дә, авызын япты да куйды. Исәнмесез дигәчтен, әле сез үлмәгәнсез дигән мәгънәдә диде. Шуннан соң кешегә әйтмәдем, яшь вакытта бит инде. Мин Сарманайда укытадыр идем, сеңлем хат язды. 1962 дә микән, ХХ үлде, дип. А ягы бетте Б ягы: Мин анда 48-49 нчы елларда. Үзбәкләр күт юмый диләр. Башларыннан гына су салып җибәрәләр, дә, мынча кермиләр алар. Мынча кергәннәре бик аз. Үзбәк балаларын укыттым. Үзбәкчә укыттым. Татар һәм казахларны икенче укытучы укытты. Хәтимә апай, квартира хуҗасы иде – Казан абыстае иде, аның ире мулла булган (Үзбәкстанда очраткан). Аның үз хатыны бала китермәгән. Бу балалар китергән. 30 нчы елларда ирен рисвай иткәннәр. Бу Хәтимә абыстай Үзбәкстанга килгән. 45 яшьтә үзбәккә кияүгә чыккан. Татарны ногай диләр үзбәкләр. Мин ногай түгел дигән. Ногайбәкләр чукынган татарлар. Шуннан мин барып төшкәч Ташкентка шунда яшәдем. Хәтимә апайдан күчердем. Үзбәк бабайны дингә өйрәткән. Беренче иренең исемен белмим. Шуларга квартирада тордым. Мөнәҗәт дөньяның килешен алып бара. Мөнәҗәт: Бу заманда нәсихәтләр сөйләнмидер, Мәҗлесләргә салкын караш булгангамы. Төрле төрле мөнәҗәтләр дә укылмый, Тыңлаучылар гаеп итеп торгангамы. Өйгә керсәм тышка чыгам – ямь табалмыйм, Күңелләрдә төрле фекер булгангамы. Бу заманда нәсихәтләр күп сөйләнми, Мәҗлесләргә салкын караш булгангамы? Авылларда-шәһәрләрдә нур калмаган, Мәчетләрдә манаралар аугангамы. Төрле-төрле китаплар да күп сөйләнми, Тыңлаучылар гаеп итеп торгангамы? Өйгә керсәң, тышка чыксаң ямь табалмыйм, Күңелләрдә төрле фекер булгангамы? Авылларда, шәһәрләрдә нур калмады, Мәчетләрдә манаралар аугангамы? Адәмнәрдә әдәп инсаф күтәрелде, Әмре мәгруф Мөнкир Нәнкир беткәнгәме Галимнәрнең вәгазьләре әсәр бирми Төрле фекер күңелләргә кергәнгәме. Арабызда кинә-хөсет бик күбәйде, Тынычлыктан, татулыктан туйгангамы. Пакълек нуры йөзләрендә һич калмады – Тәхарәт госелне куйгангамы. Ризыклардан бәрәкәтләр күтәрелде, Хәер, ихсан,сәдакалар беткәнгәме. Балалар ата-аналарга буйсынмыйлар Исерек чакта бисмилласыз булгангамы. Исәнсезлек эчегездә пәйда булгангамы, Шайтан белән аралашып йөргәнгәме. Ашаганда бисмилла дип әйтә белми Бөтенләй шайтан булып беткәнгәме. Бу эшләргә торган саен гаҗәпләнәм, Әллә инде ахырзаман җиткәндәме? Игътибар һәм иктикатъ юк яхшы сүзгә Эчләрендә яман ризык булгангамы. Мөселманлык сыйфаты юк, нурлар беткән, Көферлеккә разый булып беткәнлеккә. Аталары ислам динесен нык тотканнар, Динсезлектән, көферлектән бик курыкканнар. Хәзер инде дин кирәкми дип һич белмиләр, Тәмам инде тугры юлны онытканнар. Яхшы эшкә гаеп итеп көлеп китә, Яман эшкә акча биреп кереп китә. Шайтан аны шулай фәсвәсәләгәнгә, Яманлыкны яхшы диеп фекер итә. Күп адәмләр берсе берсен күралмыйлар, Көнчелеккә кәферлеккә тулгангамы. Күренми юынырга комганыгыз, Беленеп тора госелсез йөрегәнегез. Мөселманча тазаланып йөремәгәндән Ничек торсын кальбегездә иманыгыз. Иман, руза фарыз бит ул – беләсезме? Орлык чәчми ашлык аласызмы? Бушка гына бер нәрсә дә булмый икән, Гыйбәдәт кыйлмый савап көтеп торасызмы. Намаз руза мөселманга хакның әмре. Әмрене тотмый куйсаң булмас кадрең. Әҗәл җиткәч ничек булыр хәлең, Әгузе биллә вәйран булыр аның хәле. Дин турында бәхәсләшеп сүзен бирми, Чын ялган сүзгә ул күзен йоммый. Күңелләре калебләре томалангач Шул сәбәпне хакыйкатьне һич күзе күрми. Кешеләр мактасалар мактыйлар дип һаваланма, Яман дип хурласалар ачуланма. Динсез булма, читкә тайма, тугры юлдан Ач күзеңне, адашма син тугры юлдан. Муллалар әйтте, чебенне үтерергә ярамый, дип. Менә ди, бер пигамбәр тәһарәт алган вакытта бер кырмысканы таптаган, шул кыямәт көндә килер, ди. Син мине таптадың тәһарәт алган вакытта, дип. Шул вакытта чебен килер, ди. Кырмыска үтергән кешенең күзеннән килеп су эчтем, дияр. Менә җәмагать, чебенне куып чыгарыгыз да ишекләрегезне ябыгыз, ди. Бер чебенне үтерергә сезнең хакыгыз юк ди, Аллаһы тәгалә яраткан аны, ди. Миңа шул бик авыр тоелды. Туган абыстай, дидем, мин сиңа чебен даруы алып кайтмыйм башка. Мин мулла түгел, ди. Мулла ишек тәрәзәсен бикләп чыгып китә, ә мин корт кайнатам, минем томышым шушы. Май әзерлим. Алып кайтмасаң алып кайтмассың диде дә куйды. Шуннан соң мин уйлана башладым, чыктым ишек алдына. Уйланып утырам. Кошлар очып китеп бара, агачлар утыра. Алар үз телендә әйтәләр. Ля иляһы иллялаһ дип һавада оча кошлар, Күберәк әйтик дуслар, Зекер әйтә агачлар, Сайрыйлар сандугачлар. Зекер әйтә үләннәр Әйтсәң инде үлгәндә. Җиңел килер мизанга Авыр килер мизанга. Эчем поша бит инде. Без балаларга җырлар өйрәтә торган идек. Фортепьян уйныйлар иделәр. Уйлап торсаң шулай икән – һәрбер нәрсә Аллага зекер әйтә икән. 36 нчы елдан 43 нче елга хәтле детдомда эшләдем. Гомереңдә 75 мең тәһлил әйтергә кирәк икән. Мулла әйтте – гамәл дәфтәрләренә язылмый. Ул язылмый ни өчен, кыямәт көндә бер кагәзьгә язылган сүзләрең килеп төшә икән. Сул яктагы фирештә яманны язып бара. (Тәүбә турында, тәхлил чыгу турында, 6 мең укырга кирәк сәгатенә. Чын күңелдән әйтергә кирәк, бөтен буыннар селкенә. Һавада сайрый кошлар, Күберәк әйтик, дуслар. Мәрьям ана туйларында Булсак иде бергәләк. Шәл бәйләгәндә әйтә идек инде. Берәү башлап ебәрә ие. Илаһымның дустысы и Мөхәммәт мустафа, аннан соң барысы да салават әйтеп китәләр. 7 нче июль, деревня Имангулово 2. Әнкәемнең асраганы бар да ала каз икән, Әнкәемнең бу илләрдә гомерләре аз икән. Әнкәем авырый дигәч кайттым төн сәгать өчтә, Әнкәем вафат булды атна көн сәгать биштә. (Көйләп әйтте). Габделханнән Галләм улы Габдуллин, 1910 нчы елгы туган, 1956нчы елда язылган әнисе үлгәч. Беренче Иманголда туган, аннан монда икенче Иманголга күчкән, татарлар белән башкортлар сугышканнан соң. Мин дә хәзер Габдуллина Нәсимә – 1916 нчы ел. Кызы 1940 нчы елгы – Роза Габдуллина. (Тукайның - “өйләнү - түгел сөйләнү” шигырен укый). Зарифа апай Кәлимулланың әнисе турында язган. Ул иртүк торган, елан да торган, торгачтын сызгырган. Ул бит кайнана, тамугта яна. Килен йөрәген җитмешкә яра. Ул эзли гаеп, ул бит килен дип. Йөрәк – җәрәхәт, теге кабәхәт, көне төне талый, бирмидер рәхәт. Юкны ул барлый, әрли дә каргый, ерткыч кайнана, үзенчә бик чарлый. Иманын ташлый, моннан сүз башлый, ике тик күзләрем әче яшьле. Иртә тормаган, самавар куймаган, тавыкларым ач, син туйдырмагач. Идән юмаган, өй дә елынмаган, коймак пешмәгән, суык тешләгән. Нишләп ак идән, ч..., купшы сүзләр, бизәнәсе бар. Әйтерсең иргә бүген килгәннәр, учакка яккан, мичен тартмаган. Самавар агартмаган, үзе киенгән, аңар тиенгән. Оятсыз ... оялмый миннән, чәчен тараган, күлмәген ямаган. Оятсыз, кершән ябынасың калган. Шул бер баласы – адәм баласы, тереләй кабергә илтеп саласы. Монсын Кәлимуллага әйтә инде: Иртә кич шуны карап бушамый, чыкмады бит ... Ирең ир түгел, кулы .. Килми балаңа йөри түгел. Бар чык – утын яр, аннан чык сарайга, казларны барла, бармы икән бары. Кәҗә тәкәсе белән көзге. Биеме киленне хурлый. Аны ирем яза. Әтисенең сеңлесе, имеш үзенең килене шулай дип әйтә. 5 гыйнвар, тиф белән авырам. Әтием күзәтә. Мин авырып өч көн үтте. Нәфисә апа, әти, иркәм диюгә сикереп тордым. Ул әсәрне калтыравыклы тавыш белән әйтә. Иркәм тор, әйбәт күлмәкләреңне ки дә Хәмзә абыйларың, Хәлим бабайларың килгәннәр диде. Ә без барыбыз да авырыйбыз. Алар килгәннәр дип тетрәп калдым. Әти үлде дигән сүзгә минем бөтен тәнем боз булды. Боларның елауларын күреп үземне тыйдым. Иркәләнә көннәремнең соңгысы булган икән дип уйладым. Бераздан соң әти янына алып чыктылар. Өстендә ак сөлге. Сузылып ята. Мин әтине күрү белән әрнеп елый башладым. Апайлар тыя алмыйлар мине. Ничек торырбыз, кем ашата, киендерә бик каты елый башладым. Хәмзә абзыйлар, иркәм, менә без бар бит әле, дип, шулай итеп юаттылар. Берәр ай без Хәмзә абызыйларга (ертылган, тәмамы юк). Роза җырлый Ай урагын салып иң башына. Динне ташладылар, ураза да тотмыйлар. Оялмыйча Алладан ничек гаеп ясыйлар. Барсы качып ашады, барсы сәхәр ашады, бер шайтанннар богауда – Тукай шигыре. Имеш шайтан аздырган имеш – татар вөҗданың белән килеш. (Роза җырлый русча җыр – генерал идет). Элмира Бухараева һәм Мәсгудә Шәмсетдинова яздылар.
|
|