Masguda I. Shamsutdinova's site
|
|
68. Эт сөяккә барган көй
- Эт сөяккә барган көй.
Мөрсәлимов Фәрхетдин Сагыйтдинович (Садретдинович -?), 1950 нче елда туган. Оренбургтан ерак түгел Бар Каргалы авылы, Бар бит аның ял йортлары, Кымызлары дәвалы. Юкәләр чәчәк атканда Хуш исләнә һавалар, Умарталар да ашыгып Чәчкәдән бал алалар. Җәй көннәре бик күңелле Каргалы авылында, Картлар, яшьләр су коена Сакмарның суында. Һәрбер шимбә ял саен Килә шәһәр халыгы, Аңкып тора уха исе – Бик тәмле бит балыгы. Оренбурга килсәгез Безгә рәхим итегез, Каргал кымызлары эчеп Дәваланып китегез. Каргалы авылы дип атала бу шигырь. Икенче шигыремне укыйм. Егет торам кышкы суык ап-ак толыпта, Уйчан күзем бик еракта кулым курокта, Туган авылым искә төште, печән чапканнар, Алдан киткән иптәшләрем күптән кайтканнар. Карыйм егет, карыйм шунда, карыйм имәнгә, Кереп китәм уйларым да бик нык тирәнгә. Башыма суктылар, барысы да онытылган. Мөрсәлимова Шәмсинур. Сигез бала үстердем. 1929 нчы елда тудым. Әби-бабайларым барысы да Каргалыдан. Ләкабебез – Голова иремнеке. Үземнең девичьи – Ногай кызы, Гыйззатулла кызы булам. Әби- бабайларым Ногай авылыннан күчеп килгәннәр, Башкирия ягыннар. Шушында төпләнгәннәр. Шушында йортлар салганнар. Әниемнең килеше Чебенненеке. Аның ләкабы Үрдәк Күт Лотфулласының кызы була әнием. Нәрсәлектән – ансын белмим. Майлы Бишмәт тә бар. Җырлый: Иелә – сыгыла сулар ташыйм, Бөгелмә буйларыннан, Чәчкә булсаң тотар идем Төшерми кулларымнан. Мәҗлесләрдә Зимагурлар, Никрутлар ерларын ерлап йөриләр ие. Зимагур булып йөргәндә, Һичбер михнәт күрмәдем, Төн караңгы, ява яңгыр, Өстемдә бер күлмәгем. Зимагурлар талчукта, Кайшгырмыйлар мал юкка, Кайгырсалар кайгыралар Тәмәкеләре юкка. Җирәнчеккәй белән Көрәнчеккәй (көрән ат) Илкәйләрен лә сагынып кешнидер, Матурлыклар белән задурлыклар, Ис китәрлек эшләрне эшлидер. Балаларны йоклаткандагы бишек җырлары. Аллаһу Аллаһу, Кәҗәләрне тауга ку, Тал яфрагын ашасын, минем балам яшәсен. (Улы җырлый бишек көен). Шәмсинур апа җырлый: Ишекләрдән кердегез дә, Кем барларын белдегез, шул, Күктә йолдыз, җирләрдә Чәчәкләр булып күрендегез. Карагуҗада башкортлар, алар бик моңлы җырлыйлар. Убырлы карчыкта әбиләрнең күлмәген киядер идек, чәкәнле шәлләр бөркәнеп (кашемир шәл), чәчләрне туздырып басып торабыз, пылт итеп килеп чыга торган идек. Капылт кына килеп чышгасың, бер өйдә бер өйгә керәсең. Әнә Убырлы карчык кереп бара, дип әйтәләр иде. Шулай куркыта торган идек бер-беребезне. Шулай итеп барган дөнья бит инде. Зиләйлүкләрне киң күкрәкле, һавалы, кешеләрләр җырлый. Озын көләр – Тәфтиләү, Сәхипҗамалым, Сәрәкәй. Ай- ли мунчасы, көндә ягылып торсачы, Хәләл малың биреп алгач кул тимәгән булсачы. Кыз алган вакытта җырлыйлар. Такмаклар. Җыр көенә такмаклыйлар. Шундый шаян такмаклар була, шуңа сүзләр әйтелә. Бию көенә такмак әйтелә. Берәү биеп йөри, икенчесе такмак әйтә. Бие бие Хәйбулла, Әнә килә автомобиль, Төягәннәр таш кабак. Таш кабакны ашаганнар Тычканнар табак-табак. Әнә килә автломобиль, Төягәннәр матырас, Минем абый өйдә түгел, Армиядә какырас. Бас эзенә генә, Кара күзенә генә, Карама кеше сүзенә Кара үземә генә. Алларын алга манам, Гөлләрен гөлгә манам, Укы иркәм шоферлыкка Гырузчик булып барам. Алын аласы иде, Гөлен аласы иде, Мәңге сагынмаслык итеп Карап каласы иде. Ай дүдер ләритәм, иттәядер ләритәм. Яңа чыккан машинага Төягәннәр папирос, Үзе тарта миңа бирми Бугашан кар урыс. Элек гармуннар юк иде. Кызлар кияүгә чыкканда кызлар кияү өендә җыйналып утыралар иде. Кияү көтәләр. Гармун уйнауга кеше юк, сугыш вакыты. Әтемни- темнемни, темнитә, әтемнитә, темнемнитә, темнитә. Темнитә Ходай белсен инде ни икәнен. Үзләре шулай моң чыгарганнар инде. Шулай бии торган инде. Әллә инде әбиләр чыгарган. Яшьләр егет ягында, кызлар ягына кызлар була. Бер поднос чәкчәгине кыз егеткә җибәрә, кияү бүләге итеп. Ике таба бәлеш, ике таба ләвәш. Акча поднос итеп салалар егеткә ярдәм итеп. Кыз ягына баралар. 12 гә төнгә. Кызлар ашап катып китәләр. Кызлар ягында бер спиртной юк. Теге яктан егетләр килеп кушылгач и матур булып китә инде. Биешеп китәләр. Кочаклашулар юк иде ул. Берсен берсе каршы алып. Каркавиякка биииләр иде. Берсе берсен култыклап алалар иде (Краковяккны көйли). 8-9 яшьләремдә клубта бии торган идем. Гармун уйнап биетәләр. Скрипка уйнап биетәләр ие. Бәйрәм вакытларында. Үз белдеге белән. Усман хәлфә дигән байлардан калган. Укытучы булды. Башка таягы белән кундырып ала торган иде. Төртеп ала иңде. Кубыз уйныйлар иде. Курайда уйный торган әбиебез бар иде, Башкириядән килгән. Карагуҗага барсашгыз – Мөслим туганнары дип сорасагыз, алар бик матур җырлыйлар. Җырчылар. Бертуган сеңлесе бар. Башка җырны тыгып булмый ул көйгә. Шул моңы белән килә. Кино кебек бара озын җырлар. Кыскада сүзне дә тыгып җырлап була бит инде. Кара да гынай урманны җырлый: Кара да гынай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә, Караурманнарга кергәч тә, уңга каерылгачтай, Туганкаем рәхәт яшә, миннән аерылгачта. Карурман аша, кошлар сайраша, Ай, кошлар сайраша. (гайрәт тамаша). Кара да гынай урман, ай кара төн, Акбүзатлар җигеп чабарга, Карурманны үткән чакта кисеп алдым пар каен, Ай, аерылмаек дускаем. Карурман аша, кошлар сайраша, Ай, кошлар сайраша (хәйран тамаша). Яхшы атлар кирәк үтәргә, Заманалар авыр, кайгылар күп, Дуслар кирәк дөнья көтәргә. Карурманнар ерак, юл пычырак, Якшы да атлар кирәк үтәргәй, Карурманнарга кергәч т кисеп алдым пар каен, Ай, аерылышмаек дускаем. Карурман аша, кошлар сайраша, Ай, кошлар сайраша (хәйран тамаша). Урам җырларын күберәк ир-ат җырлый. Моңны инде, ямансу моңсу җырларны хатын-кыз җырлый инде йортта. Үзенең агай-энесе искә төшә, үлгәннәре, әти-әниләреме искә төшеп җырлап җибәрз. Эт сөяккә барган көй – җыр җырлыйлар исерекләр дүрт аяклап кунактан кайтканда. Күберәк Алмагачлары – эт сөяккә барган көй. Алмагачлары аланда, Алма бар диләр анда, Гелән, гелән болай булмый, Әйтеп калыйк булганда. Ай, Алмагачлары да , Сайрый сандугачлары. Ай, Алмагачлары ла , Сайрый сандугачлары. Ничек итеп җырласаң да җырлап була. Ерлыйк әле Баламишкин көенә, Баламишкине суга баикан Яп-яшь кенә көенә. Бездә бәетчеләр булган. Бәетче Әхметдин булган. Элек туйларда акырып җырлау булмаган. Шул Әхмәтдинне чакырганнар. Син бәет әйтергә барасың. Төялешеп кыз ягына барган вакытта бәет әйтеп барган әнә шул Әхмәтдин абзый. Ирем ягыннан туганнар. Илһам Шакировны уздырган кеше булган. (Кем турындадыр сөйлиләр – тавышын көйдерде аракы эчеп). Шаян бәет тә булган, моңлы, кызганыч бәетләр булган. Бер генә кеше әйтә. Чебен дә очмый бәет әй. Кыз ефәкне нигә алмай, - дигән сүзләре бар. Кыз Ефәк тигән казахларның китабы бар. Шул бик кызганыч. Яхшы бәет иде. Ирем өйрәнеп кайткан иде армиядән. Мөршидә кыз суелды, акты каннары, чәкәләрен җиргә ташлады. Атасы алдалап алып барган кызын суярга. Яшь анасы кушкан. Мөнәҗәтләр шигырь белән берәрсенең күңелендә уйлап барганны язып калдырадыр ул. Мин дә улыма яза башладым. Берсе кайтмый, берсе авыру булып кайтты. Үлгәч укырсыз дигәне мөнәҗәттер ул. Малаем кайтмалды, бием усал булды, кызының кайнананасы усал булды, малаем кайтмас була торган иде. Милиция булып эшли. Укыйм да, җылыйм. (көйли): Японнарның урамында Күрмәдек без аның этен, Шешә белән сатып йөри Хода белсен нәнең сөтен. Комган алдым кулыма ла, Киттем Алла юлына, Комган алмыйча йөргәннәр Китсен җәһәннәм төбенә. Японнар туп аталар да Пыртартурны ваталар, ди, Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз Тилмерешеп яталар, ди. Бәет дигәннәр. Биатам Японда пленда яткан. Япон сугышы, бик күп авыл авыл картлары Япониягә сугышка барып, сугышта пленга төшеп калганнар. Бу дини кешеләргә үзенә бер мәчет биреп япон, боларны шунда зинданга дип. Менә сиңа кәгазь, менә мәчет. Кешеләр күргән, сөт кешедән кешегә йөриләр. Мал булмаган урамнарында. Пыртартуры үзенә башка көй, җыр ул. (А ягы бетте) Б ягы: Ананың йөрәге елап, бер күрергә зар булып әйтә ана йөрәге – бу мөнәҗәт бу. Балам, бәгырем, хәлең ничек, Кайттыңмы дип каршы алам, Ә син, әнием, нихәл димисең, Балакаем, йомшак идең, Күңелләреңә кайсы явыз салды Синең йөрәгеңә салкын бозларын, ...,балам, сизәсеңме, көн саен, Атабулгач, балам, ташлап чыгып киттең, Бик кыендыр газиз анаңа, Көтәм синең кайтуыңны,балам, Киткән юлларыңа карап, Каш өстемә куеп кулларымны, Яшьләр ага, сцртщм кульяулыгым белән күземне. Шул баланы уйлап утырам-утырам да кереп язам шулай итеп. Бәрелмә син миңа болай каты, Рәнҗетмә йөрәгемне, Син дә шулай картаерсың, Аңнарсың йөрәгеңне. Өметемне өзде икенчесе Агулы уклар булыр кадалды. Түзә бит ул ана йөрәге. Йөрәкләрем типмәс,
Сез кайтырсыз, сагынырсыз ана йөрәге тынгач. Балам, ташлама син туганнарыңны, һәм балаларыңны, рәнҗемим, балам сиңа, йомшак синең миңа йөрәгең. Тик катырдылар аны бозлар салып елетырга кирәк йөрәкне. Тагы ниләр көтәдер мине. Сиегезенче март. Мин баламны көтәм. Юк ул кайтмас. Чөнки буш кайта торгна бәйрәм түгел. Тукта балам, миңа кирәкми бүләк. Син үзең миңа бүләк. 14 нче март. Син һаман юк. Тере кешләрнең йөрәге бар. Ә минем баламның йөрәгенә боз куйганнар. Газиз анасыннан суытыканнар. Суынма, балам. Син бит көчле идең, син бирешмә. 17 март. Туганнарым килде Чебенледеән. Гыйлметдиным кайтты, керде. Яктырды бундый көннәр миңа бик сирәк. .. Мәскәүгә китте. Бик күңелмез газиз анага. 23нче – Гимадетдиным кайтты кызы белә. Рәхмәт балам. Нигә шулай кайтмыйсың. Абыең 5 ай болницада. Бер барганың юк. Синең туганлык хакың кая. Исән вакытта санламагач, мин үлгәч елама. Гыйльминур, сагынмыйсыңмы абыеңны. Таш йөрәк йөрәгең. Белмәгән идем 25 яшеңә җиткәнче. Мин бит сезне бик кыенлыклар белән үстердем, аңларсыз, балаларым. Ялгыз йортның эчләрендә утырып уйлар уйладым, кайгы-хәсрәт күрер өчен үскән икән буйларым. Берәү үлә бит, әче хәсрәт күреп, сугышларда кала, орбагый чыгара торган кешесе була. Шуңардан сорыйсың, чыгар әле минем туганыма. Балама мы. Әле дә бар андый кешеләр. Галимә апа бар монда. Аның кебек мин дә язалам. Мотоөиклда үлгән малаема яздым үзем. Үзеңнең хәл кадәренчә язган кешегә хәерен бирәсең. Ул сорап алмый. Ул орбагыйда туып үскәненнән языла кешенең, менә шундый туды, менә шушындый хәлләрне күрде, ул рәхәт күргәниме, рәхәт күрмәгәнме, күрмәгәнме. Туганнары булганмы, булмаганмы, тамагы туйганмы, туймаганмы. Азаккы чиктә нәрсә күреп үлгән. Менә шул языла. Үлгәч була торган хәлләрне язучылар була. Тәннәремне каты тотмагыз, ашыктырмагыз зиратка. Торган төзегән йортымны карап калыйм, балаларым белән саубуллашыйм дигән инде. Әнием риза бул, дип балалар әниләре янына килеп бәхилләшәләр. Өч мәртәбә бисмилла әйтеп бит сыпыралар аналары өстеннән, әни, риза-бәхил булып кит бездән диеп, гафу ит, дип әйтсәләр барысы да ана ризалыгына керә инде. Ул әйтеп калдырылган сүз. Берәү үлгәч ашыктыралар бит. Ашыктырмагыз, дигән. Дөньяларымны күреп китә. Кеше үлгәч бер көн буе карап ятыр, ди. Өч көн буе исән булыр ди ул кеше. Бөтенесен ишетеп ятыр, тик сөләшә алмас, ди. Үлә – йөрәк тукталгач, уйлап ята икән, теле юк. Җан чыккан, дибез. Бер сутка барысын тыңлап ятыр ди. Өч көн буена җаны чыгар ди адәм баласының. Күмгәч. Өчесендә төн саклаган әбиләргә хәерен бирәләр, ризалыгын алыр өчен. Йончып йокламыйча тәсбих тартып утыралар бит алар. Только тәхлил чыгалар. Җидесендә өлкән әбиләрне чакыралар. Кабер казыганнарны, ләхет алганнарны кырыгына чакыралар. Коръән тутырыла ул вакытка тегеләрне һәркайсысын риза итәләр. Илле икесенә тагын теге әбиләрне чакыралар, теге сөяген тоткан әбиләрне. Юганда ббулышканнарны. Илле икесе көнне кешенең сөяге буыннан буынга таралып төшәр ди тәненнән череп, яннан ян, тәннән тән. Җан баягы Сур мөгезенә керер ди. Кадерле, Алла Тәгаләнең рәхмәте ул Сур мөгезе. Кырыгы укылганнан соң ул Сур мөгезеннән сорап кына чыга булыр ди. Күбәләк, атна кич бит, дибез бит, мәетнең. Шулай дип әйтә торган сүз бар иде элек. Бер күбәләк очып йөрсә аны әллә ни урынына күрә торган идек. Фәлән кеше кайткан, дип. Атна кичләр саен кайта ди. Сур мөгезе, Алла Тәгаләнең кодрәте, бер яхшы нәрсәдер инде ул. Ел саен бер генә тапкыр килеп китәр, ди. Гаетләрдә. Сур мөгезенең хуҗасы буладыр инде рөхсәт сорап китәргә. Бәйрәм кичләрдә килеп, тәрәзә ягыннан тыңлап йөри имеш, күбәләк булып. Минем турыда бу йортта сөйлиләр микән, хәтерлиләр микән. Мине искә алалар микән. Иртәгә бәйрәм бит, дип йөрер ди күбәләк тәрәзәдән тәрәзәгә кунып. Җанга кирәк, күңеле борчыла инде. Мәет булса да аның җаны бергә бит. Бәләкәй бала булса да, карт әби булса да, җаннарыбыз бергә яратылган. Бер вакытта. Бөтен кеше Сур мөгезендәдер инде. Ахырзаман булгачтын еларбыз дибез. Электән үлгән кешеләр әйтер ди, Алланың биргәненә шөкер дип, алар матур киемнәр белеп чыгып утырырлар ди. Ә без йөрербез ди ялангач. Чөнки без догалар белән күмелмәгән бит. Кәфенләнмәгән. Кем ничек ятып калган, Хода белсен. Ахырзаман булгачтын. Йорт хуҗасы күчеп өрергә тиеш түгелдер. Бичура гына күчә. Бичура бер бәләкәй генә йонлы нәрсә була. Нәрсә икәнен белмибез. Кичтән ашагачтын ашарга калдыдырга кушалар аның өлешен. Ашарга куймасаң табак савытны дөберрр, дөберрр шалтырата ди ябып куйган савытларны. Шул бала чаганың таслап-порядокка салып куйган киемнәрен, сандыктан алып затлы киемнәрен бала чагаларның төне буе уйната, имеш. Иртән көне болай болай тутырылган була сандыкка. Борчылап бетә икән. Шул кыз җылап сөйли торган иде, безнең белән үскән кыз ие. Минем киемне каралтып бетерәләр әбинең бичуралары, дип сөйлидер иде. Үзем сандык өстенә менеп ятам, мине өстәл өстенә куялар да сандыкны ачалар ди торган иде. Урыслар сандыгы ие. Бу кыз – урыс кызы ие. Әбисе дә марҗа. Татарчасы су кебек, безнең татарның ниен тоталар ие. Шул бичураны Мәскәүдән апаем алып килде, ди иде. Күренми диләр. Бәләкәй генә, җонлы, моҗадан йөриләр дип сөйли торган иде. Йорт хуҗасы булган җирдә генә була,булмаган җирдә булмый. Йорт хзуҗасын алып китсәң бу йорттан монда ни кала? Мин Гүзәева Гөлминур, 1957 елнгы. Чыктым 1975 нче елда кияүгә, Ульяновский егетенә, мин Шәмсинур апаның кызы. Тордык Ульяновскийныкы. Мишәрләр. Биемем миңа сөйли иңде, ул 1929 нчы елгы. Әни белән бер елгы. Маллар авырый бит, сарыкларымы авырса, бием бәләкәй генә күмәчләр пешереп сарайга чыгарып киштәләргә куя иде. Алар иртүк исчезали. Әйтә иде бием, Ходайга шөкер, алып ашаган икән йорт хуҗасы дип. Барысын да йорт дип әйтәләр. Аларның Каратау дигән җирләре. Ул текә дә түгел. Ат менгәндә шундый мыльный була иде ди. Җен утыра. Шунда әшәке сүзләр әйтеп сүгенмәсәң атны мучать итә. Иске Атлаш авылы, Старо-Кулаткинский -район, Ульяновский өлкәсе. Бием әйтте, машинага төялгәч, миңа да, улына да – йорт хуҗасы утырыгыз безнең белән, дип әйтегез, дип. Икебез дә әйттек, алар картлар бит инде. Без аларның по обычаю. Бием – кайнана, Биата – кайната. Минем балалар минем әнигә әйтергә тиеш Картәни. Әбием дип әйтә бит ул. Ул якынырак, әби дип әйткәнгә караганга. Авыз ачылып китми. Ммммм – якын итеп алып кала үзенә. Карт әниеммм – ерагырак була. Карт анай дигәч авыз ачылып кала. Ерак була. Әнием, әтием – якын. Бабаем, әбием – якынырак бабай, әти, әни дип кычкырганга карата. Рушанбану Әбҗәлилова, 1907 елгы. Атасының исеме Гыйбадулла. Гөлнара Салманова яза. Яучы киенеп килә, яулыкны алга бәйләп. Бирдек дип кенә әйтәләр, барасыңмы дип кенә куялар. Туй фәләнчә көне була, мәһәр, никах була. Кияүне китереп ябалар, икенче көнне кодачалар киләләр. Икенче көнне кызны алып чыгалар да аркасын сөеп акча салалар җинги кеше тотып тора яулыкны. Йөзне күрсәтмисең. Бер атна кияүлисең дә, Кияү йортына барасың, икенче көнне кодалар килә, өченче көнне кодачалар килә. Бергә килмиләр әммәсе. Ашарга әзерлиләр. Һәйбәт итеп казы була, бәлеш була, аш була, чәкчәгиләр була. Егетләр чәкчәгине ваталар да кияүгә акча була. Чәкчәгине егетләргә илтәләр. Кызлар аерым утыра. Егетләр аерым. Шәүкәт әйтмешли, Алмагачны әйтә бирәләр. Яшь вакытта я Казга, я каты хәлвәгә кугшыла торган идек. Егетләр кушылмый иде. Кызлар гына була. Шакмаклап бүләләр хәлвәне. Хәзерге туйлар убше – (общий - м). Минем әтием әйтә торган ие, Аллаһу Аллаһу, кәҗәләрне тауга ку. Көйне белмәсәң җырны белү белән булмый.
|
|