|
|
67. Бәләкәй генә бер нәстә
Шәмсия Гаффарова. (Йосыф китабы булган. Бүз егет китабының эчтәлеген сөйли. Өчтән бер өлеше кассетаның Бүз егете). Сак-Сок бәетен бик күп укыдым. Ике игез ир бала берәүгә биргән Алла, бәхетсез булган алар, гомергә хәсрәт күргән. Икәүләп уйнар идек, суларга чумар идек, Күп вакыт өйгә кайтмый бакчада кунар идек, Бер вакыт кайтмаганда эзләп тә тапмаганда, Каргады безне әнкәй күңеле тартмаганда. Моңнар моңайсын, сайрый сайрасын, .... Әнкәләре җим сибеп көтеп тора бит инде кайтмаслармы икән дип. Әкият түгел, чын ул. Элек каргаган каргыш тиз төшкән. Хәзер дә каргаса ана игелек күрмәгәне күренеп тора бит инде. Бәхетле булмый. Еланчык тавында еланнар күп булгандыр. Елан тимәсен өчен, еланның күңелен йомшата торган икән сүз: Камчы, камчы. Еланны үтергәндә дә Камчы, Камчы, дип, үтерәсең. Күз тия. Сокланып карасаң күз тия. Күңеленнән сокланып карый да күзенең угы төшә. Яратып караганга төшә. Аның догалары бар, өшкермичә аруланмый ул. Догалары: Алла хөлләзи хадакал самавәти вал аруз, әлхәм, колху алла, аятелкөрси, кол агузе бирабиннас, фәләк – шулар күз тигәннең догалары. Элек озын итеп җырлыйлар иде, Ашказар,Карурман... Шахта көенә ни җыр да килә: Матур кызлар килдегез сез, Исәнләшә белдегез, Мәкнең ал чәчәге кебек Күземә күрендегез. Наган көе дә бар иде: Атмачы наган, Тавышлары яман, Куркам наган тавышына. Кара карлугач микән, Сары сандугач микән Аны үстергән әнкәсе. Чегән, Чегән дидегез дә, Чегән өчен үлдегез дә, Чегән белән бер кич кунгач Тәүбә,тәүбә дидегез лә. Менә сезгә чегәннәр, Бар да бии белгәннәр. Гыйбадатка әйләнгәнбез. Аю биетәләр иде, бочка (мичкә) тәгәрәтә иде. Чылбырлап тоткан инде аюны. Кеше карап акча бирә торган иде. Элек театр фәлән юк иде инде. Уен – убырлыны ясый торганнар иде, ерлыйлар иде. Бииләр иде такмакка. Әйтешәләр иде. Кызлар әйтешәләр иде. Әйтешеп ерлый торган идек. Үгез белән җир сөрәбез, үзебез шунда җыр чыгарып утырабыз. Германия, Финләндия Салды безгә мижаны, Алар салдылар мижаны, Без күрәбез нужаны. Бичара халык. Эльмира Бухараева. 1 нче июль. Ярлы кешеләр булганнар, уллы-әниле.Әнисе авыру булган икән. Ята икән, улы урманга йөри икән инде. (көйли): Көзге кара төн иде, Сызгыра каты җиле, Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, Эч поша әллә нинди. Кайта мужик – чыланган, Лап-лоп басып урманнан, Өсте юка, туңган мескен, Кызганырлык моңайган. Балтасы да билендә, Бераз агач иңендә, Өйгә кайта сөйләнеп, Бераз уйлый сөялеп. Әйтә, анам карт инде, Көтә торгандыр мине, Ашарга да бер нәрсә дә юк, Нишләтим, дөнья, сине. Өйгә кайта сөйләнеп, Бераз уйлый сөялеп, Тәрәзәдә карындык, Өйдә чүплек – абынырлык. Бераз агач иңендә, дигәннәре дә бар иде. Мескен карчык ыңгыраша, Улы белән сөйләшә, Улым, хәлем бүген авыр, Өйдә суык ичмаса. Әнкәй, җаным, бәхил бул, Ни кыйлаем инде шул, Син дигәндә җаным фида, Фәкыйрьлегем каты шул. Күңелдә калганнар бала чагымда дини мәктәптә. Әлли-бәлли итәр бу, Бохарага китәр бу, Бохарага баргачтын, Мулла булып кайтыр бу. Әлли-бәлли көйләрем, Хикәяләр сөйләрем, Сиңа теләк теләрем, Бәхетле бул, диярем. Йокла улым, йом күзең, Йом, йом күзең, йолдызым, Кичтән йокың кала да – Елап үтә көндезең. Улларымны үстергәндә көйләгән. Кунакка баргачтын көйләгән: Килеп кердем өегезгә, Тәсбих күрдем чөегездә, Безне хөрмәт иткән өчен Рәхмәт яусын үзегезгә. Кунак булдым өегездә, Зекер әйттем түрегездә, Иман нуры йөзегездә, Нур балкысын гүрегездә. Хөрмәтеңә канәгатем, Рәсүлемә салаватым, Җөмнәбезгә насыйб әйлә Рәсүлюлла шәфагатен. Салаватлар әйтик әле Өмет итеп савбыни, Салаватлар күбрәк әйтсәк - Җиңел кыйлыр җавабыни. Иртә торып салават әйтик, Күңелләребез пакъләнсен, Кабуллыгы күккә ашып Рәсүлебез дә шатлансын. Бу мәҗлесне ясаучыга Сигез оҗмах ачык булсын, Ходаем зурласын сезне, Сезнең берлән дәхи безне.
Безне хөрмәт иткән өчен Хурлар каршы алсын сезне. Кунакка барган кеше хуҗаны хөрмәтләп җырлый моны. Күчереп алынган. Яратырсыгызмы моны? Монысы “Дөньядыр бу”, дигән: Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр, Күп кешене мохтаҗ итеп гаҗиз иткән дөньядыр. Дөнъядыр бу, дөнъядыр бу һәмишәхиләп күрсәткән, Күрегез бу дөньяның васви даимә юк дөньядыр. Күп мәшакать, бер эрәхәт шундый бер йорт дөньядыр, Җаныңны алып гүргә салып вәйран иткән дөньядыр. Ничә гүзәл чәчкәләрне алып киткән дөньядыр, Энҗүдәй теш кара кашны туфрак иткән дөньядыр. Атасының, анасының миһербанлы йөзләрен Бер күрергә зар кыйлубән җөдә иткән дөньядыр. Дүрт ягыңны туфрак итеп җисмеңне ерак итеп, Шәмсекамәрнең нурыннан мәхрүм иткән дөньядыр. Ахирәттән гафил идеп күңлеңне ... хал итеп, Тапканыңны бер сәгатьтә вайран иткән дөньядыр.
Яхшысын яман идеп һәм йөрәгең җамал идеп, Каршысына ташлар куеп сөендергән дөньядыр. И барәбәр кыйл назыйрга р.. бу дөньяга, Гафил булма бер вахыт күзсез калдырган дөньядыр. Дөньядыр бу, дөньядыр бу, бик вафасыз дөньядыр, Һәркемне алып хур итеп парә-парә иткән дөньядыр. Бәгъзе туар анасындин күрми калыр йөзени, Аһ зарына карамаян алып киткән дөньядыр. Җанымны бирмим дисәңдә бирмиенчә ни чара, Я сәфәрдә, я хәзердә алып киткән дөньядыр. Ефәк атласларны салдырып кәфеннәрне сардырып, Шәп биналардан чыгарып гүргә салган дөньядыр. Әткәм-әнкәм туганымный күрми калам диюбән, Зар кыйлуның зарына карамаган дөньядыр. Дөньяга мәгърур булып безләр йөрибез алданып, Бу шикәятьне укырга мәҗбүр иткән дөньядыр. Сугыш вакытында чыгарган шигырь бу. 48 нче елны. Мин чыгардым. Көен дә үзем ясадым. Улым үлгәчтен хәсрәтле вакытларымда чыгарган шигырь. Саратов больницасында вафат. (Дөньядыр бу бәетен чыгардым, ди) . Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырлыйк матур көйләргә, Җырласак матур көйләргә Калыр сагынып сөйләргә. Ап-ак каен урман саен, Яфрак яра ел саен, Даим, даим сәгать саен, Сагынырмын көн саен. Күгәрченнәр күккә менә Гөрләшеп сүз берләшеп, Йокыларымдан уянам Сезнең белән сөйләшеп. Аппау Алла, уфкаем, Алмалы икән бу каен, Алмалы каен төбендә Үстең мәллә дускаем. Яшь чакларда җырлаган шаян җырлар. Даим – даим беспрестанно дигән сүз. Алмагач көенә булды. Алмагачта алма сирәк, Ишләп тезәргә кирәк, Бу чагында дошман зирәк, Уйлап сөйләргә кирәк. Хәзрәткә әйтмәгез инде минем җырлаганнарымны. Дебет өмәләре, каз өмәләрендә – Ерлый-ерлый эшлисең. Синең яныңда тагын берәү ерлый. Аныкына каратып тагын ерлыйсың. Кара-каршы ерлау диләр инде аны. Алмагач көе җиңел көй. Саратовский гармуннарда да аны уйныйлар бик нык. Каргалыга аталган җыр булмады. Ашказар – ул озын көйнең җыры. Шәмшәрифкәй дигән озын көйнең еры. Шәмсекамәр – кояш исеме. Минем исемем Шәмсия – ернең бер бүлегенең исеме. Көй дә күп, ерда күп - сез килгәндә искә төшми. Агыйделкәйләргә аулар салдым, Ак балыклар белән сазанга. Үтсә дә генә гомерем, Чыкса да гына даным шунда чыксын Өфө өязе белән Казанда. Ул да озын көйнең җыры. Озын көйгә бик матур итеп җырлый Бәдрүш. Дунай ягына чыгасың басма белән. Бәләкәй генә аның өе. Мин әйтте дип әйтмә. Бәдрүш апа сине бик матур ерлый дип әйттеләр дип әйтсәң ерлый ул. (а ягы тәмам). Б ягы. Кыз бала да тумасын ди, ир бала да тумасын, Туса да тусын, бәхетләре булсын, безнең кебек булмасын. Ай-һай ла кыз бала, ай һай ла кыз бала, сатыладыр дөнья малына. Аккош әйтә баласына, туган җирең тугай, ди, Дошман әйтә баласына ташлашканнар бугай, ди. Ай-һай ла кыз бала, ай һай ла кыз бала, сатыладыр дөнья малына. Утырдым кәмә төбенә, карадым су төбенә, Су төбләрендә кара юк, Хак язганга чара юк. Кашларым кара булды, башларым моңлы булды, И Ходаем, моңны итеп яратмадың ни булды. Ай-һай ла кыз бала, ай һай ла кыз бала, сатыладыр дөнья малына. Үзебез җырлап гомер иттек. Аклар кызылларны атып, кызыллар акларны атып йөргәндә чыгарган көйләр. Шуннан аны, Наган көен, бик күп ерламадылар инде кызганыч тип. Революция 17 нче елны чыкты мин укып йөргән вакытта. Чапаев безнең Каргалыда салдатлар бик йөрде. Башында коричневый шапка иде, аты җирән кашка. Агы бар иде атының. Җырлап үтәләр иде Каргалыдан. Мыеклы, матур кеше иде. Тирәндер, Тирән җирдән билдәндер, Ярдан калган ярлар сөеп Кем игелек күргәндер. Безнең Сакмар буйларында Аклы ситсы кимиләр. Әйттер, типтер, сөйдер, киптер, Барыбер яхшы димиләр. Инде күлмәк тектерсәм Итәген тар иттерәм, Курыкмыйм дошман сүзенән Тагын да бер типтерәм. Безнең авыл зур авыл, Ничек күтәрми давыл, Җыен дуслар бергә килсә Менә шулай була ул. Типтерәм - гуляйть итәм дигән сүз. Менә безнең күршеләрне Типтәр Хәсәне диләр. Татардан аерылмыйлар, бөтенләй татарлар. Ике матур суга бара Көянтәсе алмалы, Алмалы көянтәсенә Кунмаган кош калмады. Чылтыр-чылтыр чиләкләр, Чиләкләрдә җиләкләр Авыл кызлары әзерли Шәһәр өчен бүләкләр. Сания апа шикәр вата, Вак-вак итеп шакмагын, Бер шакмагын миңа бирсә Әйтмәс идем такмагын. Җырларны уйлап чыгарасың. Үзеннән үзе килеп чыга ул. Көен аннан соң табасың. Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге (2 тапкыр), Аша да эч, уйна да көл, Бетмәс дөнья кирәге. Тамакка да мин оста, Шакмакка да мин оста, Әти-әни эшкә кушса, Мин авыру, мин каста (хаста - м). Әйдә эчик тизерәк, Посудалары кирәк, Синең кебек уңган, зирәк Анадан туа зирәк.
Бию көенекеләр бар да. Биегәндә тиз-тиз әйтә торган такмаклар. Биегәндә әйтә торган такмак. Такмак бию көенеке. Бакчаларда үскән агачлар һай зур булмас, Тубылгылардан да үтә юл булмас, Кешеләрдән кеше һич ким булмас, Маңгай бәхеткәйләре тиң булмас. Озын көйнеке. Бакчаларда гөлләр үсәрме, Арасыннан былбыл үтәрме, Үзеңне генә күреп сөйләшмәгәч Хатка гына язып сүзләр бетәрме, дигәннәре дә бар. Монсы озын көйнең еры булды. Әниләрнең җыры. Ашказар көенә дә килә ул. Җанкай җанаш китте һай сунарга, Ашказаркай буе чәшкегә, Чәшкеләргә китеп вафат булды, Газиз башым калды яшь көйгә. Озын көйнең еры. Маңгай бәхете бар дип сөйлиләр бит инде. Маңгай бәхетен алмасын Ходай, диләр. Маңгайда бит инде бәхет, башта. Бәләкәй генә бер нәстә, үзе ак, үзе нечкә. Минем бабаем да тотканы бар иде аны. Бабаем сунарчы иде. Яка ясыйлар, бүрекләр тегәләр, бик шоп-шома була аның йөне. Парлы кунакларда ерлый бирәләр инде. Нинди көй булса да ярый аңа. Урамнардан узып бара, Кашыннан күзе кара, Керфегеннән гөлләр тама, Күрсәм йөрәгем яна. Бәхетсез бала да үлми, Дөнья рәхәтен күрми. Күк күгәрчен булсамчы, Гөрләп шаулап торсамчы, Сандугачка җип сипмисез, Ачка үлсен дисезме, Сагынганганда хат язмыйсыз, Ул саргайсын дисезме. Сандугачым, гүзәлем, Тибрәтмә тал үзәген, Түзәргә калсам түзәрмен, Үзәгеңне өзәрмен. Нечкәртеп җибәрмәсәң тын җитми (выше - м). Сандугачым, сайраганчы Балаңа оя хәзерлә, Сүнгән йолдыз ничек ата Мин дә шулай хәзергә. Кайгы җыры бу. Илегез ямьсез, суыгыз тәмсез, Илемә кайтасым килә. Аккош мескен оясында Ничек ватмый күкәен, Минем кебек саргая икән Аккошкай мескенкәем. Таң алдыннан дигән матур көй бар әле. Килен җырлап күрсәтер иде, килми бит. Сез дусларны охшатамын Мисле ландыш гөленә. Борынгы җыр. Бер кызым Бөгелмәдә, җыр китапларын алып кайткан иде. Бик матур чыгарганнар җырларны. Без барыбызда Каргалыдан. 18 ел булдым Узбекистанда. Балаларны укытып алып кайттым. Барысы да кеше булдылар. Безне Казан татарлары, дип сөйли торганнар ие. Сүзләрегез чиста, үзегез чиста, үзегез матур – Казан татарлары икәнсегез, дип таныйлар иде. Менә шунда – Казан татарлары һәммәләрдән дә ачык, сүзгә оста икәнен аңлап кайттым. Элек уйлап та карамаган идем. Үзбәкләр беләләр. Мишәрләрнең телләре икенчерәк, обыкновенный кеше, казаннар кебек матур чиста түгел шул, әзерәк тупасыраклар. Терекчелек бармы дигән сүз сыерың бармы икән дигән сүз икән. Йолдызнамәдә фал ачып была. Фал китабы да әйбәт была. Бардыр инде хәзер, чыгаралардыр хәзер. Хәзер авылда юк. Элек булды. Укыган кешеләр күп иде, китаплар күп иде. Мин күберәк төшкә карыйм. Төшемнән сорап ятам, шул керә төшемә. Начар булса начар керә, яхшы булса – яхшы төш керә. (улының төше турында сөйли, улы төшендә күргән кайда хата булган фермага нидер үткәргән). Төшкә ышанырга кирәк. (Каргалыда энҗе-мәрҗәннәр, алтыннар, калфаклар, ефәк шәлләр.) Имтиханга барганда бай катыннары килеп була мәктәпкә. Абыстай куймыйдыр иде отметканы, бай катыннары куя иде. Шул вакытта һәркем үзенең матур киемнәрен киенеп бара. Картлары чапан бөркәнеп бара. Күлмәкләр ефәк, озын, чәмчәле читекләр. Алар алып баралар подарколар, балаларга тараталар. Читекләр төрле төстәләр. Каш тарталар, күзгә сөрмә тарталар. Кибеттә сатылалар иде. Кершән була торган иде. Бик матур итә иде битне. Аны суга салалар иде, мыскаллы кершән диләр иде аны. Ефәк шәлләр тартма белән магазиннарда сатыла. Оренбурдан шәлләр алдым, Алын да, зәңгәрен да, Агымсуларга салмадым Башымны, жәлләдем дә. Билләренә чуклы нәрсәләр буып, кызыл пима, кызыл билбау. Минзәләнский пима диләр иде. Хәзер карадан басалар. Егетләр дә матур амирхан итекләр кия торганнар иде. Амирхан – яхшысы дигән сүз. Амирхан итекләре, амирхан читекләре, Салдат булып әрәм була Каргалы егетләре. Оренбург – Каргалы, бар да кара арбалы, Каргалыга барган ием, бер тиен акчам да калмады. (1904 нче елда чыккан Бәдавамны укый.)
|