Masguda I. Shamsutdinova's site


 

64. Бүз Тургай

Сәлимова Маһибадәр Гариф кызы, 1903 нче елгы. Каргалыдагылар барысыда. Ирем сугышта калды. 8 баласы бар. (Салманова Гөлнара, Давлетшин Илфат, )
Салих хәзрәт заманы бер заман булды.
Тау кебек мәдрәсәләр балкып торды,
Исән булса иде хуҗагыз бу чакларда,
Исегездә булмас иде йозаклар да.
Мин иркә булдым, бер кыз булдым, бер нәрсә күрсәмәделәр миңа. Әнием бичара 16 угыл китергән. Кадерле булдым. Кызларга карандаш тотарга ярамый, егетләргә хат яза дип. Яучы килеп сорады. Бер генә ул үстергәнгә биргәннәр мине. Скрипкалар, кубыз булды. Мөхәммәт сгв исеме чыккан саен салават әйтергә кирәк. Әйтмәсәң ни була инде. Элекке вакытта кенәгәләр муллада иде, хәзер сәвиттә.
Мәсгудә Шәмсетдинова яза: Нуретдин Сәлимов Мөхетдин улы 1897 нче елның 16 нчы октябрендә туган. Тудым Сакмарда. Әтиләренең туган җирләре Алмалы авылында. Чыран Алмалысы диләр. Аларны җир казу галәмәте белән нык җәзалаганнар. Берничә хуҗалык аннан качканнар. Качып китеп минем әтиләрем Сакмарда торып калганнар. Урыска байга кереп хезмәт иткәннәр. Әтиемнең шунда әле амбулатория, урыс Алимпий дигән, шунда 30 ел хезмәт иткән. Без татарлар. Казан татарлары - Иван Грозный заманында сугышып плен калган халыкларның балалары яшәп киткәннәр, дип белдек инде без аны. Сөембикә турында балалар алып укый журналларда. Сөембикәнең историялары күп инде аның. Аны көчләп кияүгә биреп җәзалаганнар бугай. Манарасы булган икән, шуннан дошманны күзәтеп торган дип ишеткәннәребез бар. Илһам дигән нәрсәкәй адәм баласында зур роль уйнаган нәрсә бит ул. Илһам килсә генә бар да чыга әйләнеп.
Кайда саргый бүзтургай, куакның башларында,
Кайгы күп яшь башларымда, ди.
Агыйделкәй алкын, сулары дулкын,
Дулкыннары каршы йөзәлмыйм,
Кайда ла сайрый бүзтургай, гөл бакчаларда бугай,
Моңланып яшәйбез шушылай (2 тапкыр). (Килене әйтте – бабайның кайгылы вакытлары, улы үлде әле генә. 20 көн элек. 63 яшендә иде.)
Сандугачкай кара ла, муеннары ала,
Ник моңая икән соң бу бала,
И, моңаймаслас иде бу бала,
Күкрәк көче белән мал таба, икән шул.
Ай агылай болытлар, ай агыла,
Таулар тауларгай кагылай,
И, моңаймас ла иде бу бала,
Күкрәк көче белән мал таба, икән шул.
Илһам килгән вакытта җырлап җибәрәм, үзем үземә сокланам. Каян килде бу җил, каян килде бу тавыш, дип. Шул кадәре адәм баласы... (Килене әйтә: җырын белми, тота да җырлый.) Көйләр бик күп. Кай вакытта ниндисе туры килә ерлыйм да ебәрәм, то моңнап куям, то еыр белән күңелне юатам. (Килене: аның еырын ничек еырлыйсың, төрле итеп еырлый бит ул. Сүзен дә үзе чыгара, ничек кирәк шулай итә бирә. Бер ике ай элек килсәгез..)
Базарларга бардым, бадыян алдым,
Бадыяннарым булды каяулы,
Ииии, үз әткәсе, әнкәсе булмаганнар -
Кемнәр алар өчен соң аяулы.
Ике рәт янды Каргалы. Колхозның серкә кайнатучының өеннән чыккан ут. Правление янында гына. Шул ут җилгә каршы бер квартал янган. Бәетләр бер кешедә бар инде ул бәетләр. Ул Габдрахманова Фатыйма. Ул катында борынгы бәетләр. Правление урынында Фәрхетдин карый дигән карый бар иде. Бик моңны карый иде. Җырчы, бәетче иде. Мин аңарда тәрбияләндем. Ул байтак нәрсәләр өйрәтте. Син бәләнчә сәгатьтә теге байга әйтеп кил, без шул вакытта киләбез, дип. Шуннан мин байга барып салаватын - әйткән сүзләрен әйтәм инде. Менә шулай иттереп ул мине төн урталарында алып китә торган иде. Аның ике бичәсе бар иде. Шул абыстайларга суларын китереп бирәдер идем, утыннарын кертеп. Сыерларын куадыр идем. Карый дип әйтәләр Коръәнне ятлаган кешене. Бай чакырмый, карый үзе әйттереп бара. Коръән дә укый, шундый вакытлары була торган иде. Күңел ачып җибәрә торган мәҗлесләр ясап җибәрә торганнар иде шунда. (Таравих әйтә, Коръән укый). Ирләр чат саен басып торалар хатын-кызларны тикшереп. Җиләнне бөркәнеп йөрделәр 13 нче елларга кадәр. Хөсәеновларның миллионерлар. Аларның салган мәчетләре бар иде Каргалыда. Минауный дигән шәһәр булган. Шунда куйны җыйный көтү иттереп. Казахларны яллап Минауныйдан чыгарып җибәрәләр меңләгән куйларны. Еланчык тавы буенда җәй буена көтә торганнар ие. Сентябрьдә Каргалыда кассапта куйларны суялар ие. Бөтен Каргал халкының ике атлысы, өч атлысы итен маен калага ташып бирә торганнар ие. Каргалыда өч-дүрт төрле халык. Бай, сәүдәгәр, шәкертләр, ярлылар – шундый 4 төрле халык яшәде монда. Каргалы дип кем биргән исен, Сәгыйть Хәялин килеп утырган. Әле дә нигезе бар. Көймәле таш капкалы ие. Сәгыйть атаманның өенең сөяге-нигезе тора. Шул Сәгыйть бабайның зираты да бар. Язулары бар. Ташлары ишелеп беткән, язуы өстенә тут үскән, укып булмый. Мин бик күп укыдым мәдрәсәдә 13 класс беткәнче, искене. Шул ваквытларда инде һәрбер кирәк нәрсәләрне ала идек. Шәкертләр ул чагында ифрат дәрәҗәдә тәртипле була, артык-бортыкны сөләми. 12-13 нче елларны шәкертләр намазга йөрү табигый нәрсәкәй. Чалма киеп кыр казлары кебек мәчеткә керәләр. Шул көйгә тезелеп мәчеттән чыга. Мәҗит мулла дигән мулла бар ие. Шуның мәхәлләсендә бигерәк тә күп казахлар, 200-300 казах шәкерте (казак ди). Скрипкада уйнау бик сирәк кенә килеп чыга торган ие. Шәкертләр 5 вакыт намаз, тезелеп керә, тезелеп чыга мәчеттән.
Агыйделкәй алкын, сулары дулкын,
Ак үрдәкләр каршы ла йөзалмый, ди,
Эй, сез дусларым, исемә төшсә,
Бер җырламай күңлем түзалмый, ди.
Өй артындагы талларны
яратмасаң кисәрсең,
Мин сагынсам тәрәз ачам,
син җил булып исәрсең, ди.
Ай әттәгенәсе!
А ягы бетте,
Б Ягы:
Һаваларда гына очкан ай күбәләк
Көмеш тәңкәләрдән түгәрәк,
Эй, үткән гомерләрем исемә төшсә,
Күз яшьләрем төшә шул тәгәрәп, ти.
Агыйлләрне кичкәндә
Җырлыйм ишкәк ишкәндә,
Бер җырласам бер җылыймын
Гомерем искә төшкәндә.
Безнең Каргалы 7 мең – 8 мең население йорт, хуҗалык булган. Шуларның арасында муллалар да була инде. Менә шул халык һәркайсысы 2-3 ат иметь итo торганнар ие. 2-3 десятина ьир сцреп чщчщ торганнр ие. Шуңардан алган ашлыкларыннан гошер бирә торганнар ие. Зәкят бирә торганнар инде. Гошер – уннан берен бирәләр,100 пот бодайга – 10 пот бодай. Шәкертләр үзләре үзләрен карыйлар. Оренбурга кырык төрле исем биргәннәр. Урынбор да булган. Еланчык тавында телеграм баганасы зурлыгында еланнар булган. Без яшь вакытларда таш чыгара торган иде. Хөкүмәткә, кешеләргә бирә торган иек. Минем йорт – саман, балчыктан ясыйлар. Ат белән бастрыралар, басым була ул. Калыпка салып корыталар. Балчыкны сыегырак итеп өстән коялар. Камыштан куйганнар башны. Таштан кирпичтән байлар сала. Саманнан салынган йортлар Каргалыда. Яланга, су буеннан балчыкны күпертеп, ат белән бастырып, саман калыбына салып, кипкәннән соң йорт салып җибәрәләр. Саманның үзененең калыбы була. Ата-анага ифрат дәрәҗәдә буйсынучан булган балалар. Буйсынмаса ата тал чыбыкны ала да сыдыра сиңа. Менә шулай иттереп күнектерә үз юлына. Сакмар – ул казачий авылы. Борын борыннан казаклар. Әйбәт иттереп бөтеркәләп ярты якка куеп, чалбарга помпослар кызылдан яшелдән тарта торганнар ие. Казаклар Каргалылар белән бергә йөриләр иде. Сакмарга барган хатын-кызлардан барлар әле. Элек ихтыяр иде авылдан авылга күчү. Мин беренче өйләнгәндә Түбәнге Чебеннедән өйләндем.
1923 нче елны өйләндем. Туй галәмәт юк инде. Яланда ята торган идек инде. Бакча каравыллый торган идек җиңгәң белән икәүләп. Яучы галәмәт җибәрмәдем. Мин усал идем. Бардым да кызларны күзләдем. Өере өере белән кызлар йөриләр шунда. Ул вакытта йөзләр ачык. Шул вакытта җиңгәң килеп керә бер өйгә. Шуннан чакырып алам бит тегене, ул килә. Нихәлең бар, әйбәт. Исеме Шәмсеҗиһан. Карәле, Шәмсеҗиһан, мин сине ифрат дәрәҗәдә яраттым бит әле. Минем белән иптәшләшмәссеңме? Ул инде авызын ерып кына көлде дә куйды. Менә шулай иттереп алдап кына алынган бер көтүченең кызы ул. 23нче елны алып кайттым мин аны. Дөнья көтеп киттек. Ул 12 бала анасы булып куйды. Әле ул малайларның бишәвесе шушы көнгә яшәде. Никахны яланга бакчага чакырып мулланы укыттык та куйдык. Байларның ни форма иткәннәрен кем белә. Алар көчле кешеләр. Урта хәлле урта хәллене ала. Һәр кеше үзенең тиңен таба. Гайшә исемлек хатын уйнашчы катын. Ул бер Хәметдин бер җегет белән икәвесен тотып шуннан аларны мәчет алдына алып барып муллалар суктырдылар. Тал белән икесен дә суктырдылар. Шуннан тегеләргә актыккы наказание – бер ишәге бар иде Кпаргалының, шул ишәккә атландыралар да урам йөреттерәләр. Җегет җитәкли, катын ишәккә утырган. Безнең кебек булмагыз, дип алардан кычкырттыралар. Урам-урам йөреттерәләр. Аннан соң ул бик күп еллар яшәде Гайшә. Егет күзен кызга кыса, кыз егеткә. Шулай иттереп йөрешеп китәләр инде. Без шәкертләргә аулагөйләргә йөрмәдек. Аулак өйләрдә бал эчә торганнар иде. Халык белсә сүз әйтми калмый инде. Кулга таш салып уйнаган галәмәтләр, берсе-берсен чакырып биешүләр. Ни генә кызыгы булгандыр инде. Сөннәт мәҗлесе була иде. Муллалар исем куша. Бәбәй туен кулыннан килгәннәр үткәрәләр. Сихырчы димиләр, багучылар диләр иде аларны. Ярамый исемнәрен әйтергә. Ишетсә үпкәләр. Кәрт салалар. Кәрт белән әйтә. Кәрттән сөйли. Бәгъзылар ишына инде. Бәгъзы – кайберсе дигән сүз. Табибчылар Коръән сүрәләрен укып өшкерәләр. Гореф-гадәт. Бәгъзеләргә килешә. Зәхмәт кагылу – паралич сугу дигән сүз. Кешенең тумыштан җитешмичә туак. Аны терелтеп булмый. Пәриләргә, шайтан-җенгә ышанмадым. Минем туганнан бирле күргәнем юк андый нәрсәләрне.
Бик күп синең теләгең. Минем өлкәнлегем генә шулай булган. Каргалыда өлкәннәрнең беренчесе бәйле утыра. Үзенең урынында үзе ауный бирә. Сөйләшә сөйләшүен. Иван Грозный Казанны алган да шунда пленга төшкәннәр, шулардан калган татарлар икән дип кенә ишеткәнем бар. Сөембикәне көчләп кияүгә биргәннәр. 10 мәчет булган монда. Шуңардан узганы юк. 1926нчы елларда муллаларны оаскулачивать иттеләр, кпз дан качып кайтып китеп, үз үзе атып коега төшеп үлде. Манараларны кисеп тормадылар, тоттылар да ваттылар. Каргалы 8 мең йортлы булган. Башта. Бу китаплар бик күп мәгълүмәтләр бирәләр. Казанда 16 мәчет булган икән, шуларны эшләткән кешеләрнең исем-фамилияләре, данлы кешеләрнең адреслары һәммәсе бар. Укырга күз күрми. Шул мулланың 16 мәчет, дохторларының исемнәре. Аюп исемле кеше язган ул китапны. (Бетте )
Гөлфия: Әче камырдан, бездә самуса дигән бар. Ул майда пешә, эченә әйбер кыстырасың да. Ләвәшкә песокларны, майларны күп салабыз, күкәй. Торт кебек була ул. Эченә саласың да, ике катлы була. Инде ләвәш. Бүкән салабыз, бәлеш салабыз. Бүкән кабактан. Дөге белән кабак. Кабакка май белән дөге бүрттереп, эченә җимеш кушабыз. Майлы камырдан бүкән була. Кунакка бирәбез, өстенә ит куябыз. Бәлеш – зур аш. Өстенә ит куябыз муллаларга. Үзебез кискән токмачлы аш бирәбез. Шуннан бәлеш белән ит бирәбез. Өстенә каз итеме, үрдәк, тавык итеме куеп. Кисәбез дә өлешләп өстенә ит куябыз. Өчесен, җидесен, кырыгын, 52 леген, еллыгын үткәрәләр. Кайбер кеше ярты еллыгын да үткәрә. Җидесе көнне бик ямансулый ди ул. Өчесенң. Үз үзеңне суындырыр өчен үткәрәсең өчесен. Беренче көнне күмдем, икенче көнне аш әзерләдем. Монда эше бетмәгән. 40 гында чери, 52 ндә тарала. 52 е бик авыр көне ди инде. Сөякләре таралып төшә. 52 ендә су кертергә кирәк берәр әбигә. Ул бик интегер ди суга. Сөякләре таралганда. Риза булмаса төшкә керә диләр. Өче көнне мин бәлеш пешерергә хәлем булмады. Бүкән бәлеш булмый. 40 гында ашны зур итеп әзерләргә кирәк. Муллалар килә. 3е, 7е төн каравыллаган әбиләр килә. Бүлеп чакырсың аларны. Алар күп була. Туганнарыңны да чакырасың. Әбиләр төнлә тәсбих тарттылар, укыдылар. Эчтән генә. Ясинны тере вакытында укытасың. Яшереп кенә утыртып әбине. 40 гында муллалар һәм кабер казыган кешеләр. Төн чыккан әбиләргә бүләкләр бирәбез. 68 кеше кабер казыды. Өйлә намазыннан соң кабер казыйлар. Әптерәүф дигән бабай, мәчет каравылчысы юды. Ачмыйлар, үзләре дә карамыйча юалар мәетне, простыня астында юалар. Кабер казылгач ләхет алына. Кемнең нәрсәсе бар, кирпичме, саманмы, тактамы, шуннан кертеп кенә куялар. Кирпичне куймас ка тырышалар урысныкы дип. Күпчелек такта куялар. Мин саман куйдым. Колхоз бирде. Сөлге белән төшерәләр, ләхет алган кешеләргә аерым бирәләр әйбер. Мәчеткә бирелә мәеттән калган кешеләр. Аны саталар, бирәләр. Кырыгына хәтле коръән чыгалар. Үзебезнең мулла укыды, коръән чыкты. Элек әти укый иде. Безнең бабай муллаларны күрәлмый. Муллалар белән спорить итә. Әгзамның зарплатасын азайттылар. Оренбургта да эшли, әтисе дә авыру. Кырыгына хәтле чыккан коръән укучыга бирәбез. Бездә үлгән кешегә иртәнчак тәравихлар әйтеп, кычкырып, намазлар укып чыгалар. Мин шуны эшләргә дип 100 сум акча бирдем. Мәчеткә ремонт кирәк. Минем эшләгән җиремнән 400 сум акча китерделәр. Барысына да тараттым 25 сум. Муллага 50 тәңкә бирдем.
Бетте Б ягы.
1 октябрь, 2014 ел.