Masguda I. Shamsutdinova's site


 

65. Бүдәнәкәй дигән ай асыл кош

Күкләрнең сыйфатлары. Әүвәлге күк – яшел зөбәрҗәт (green emerald), фәрештәләре адәм сурәтле, икенче кат күк – энҗедән (pearl), фәрештәләре - ат сурәтле, өченче кат күк – кызыл якуттан – red rubi, фәрештәләре бүре сурәтле, дүртенче кат күк – көмештән, фәрештәләре бөркет сурәтле, бишенче кат күк кызыл алтыннан – red gold, фәрештәләре – хур кызлары сурәтле, алтынчы кат күк сары якуттан – yellow ruby, фәрештәләре – ир балалар сурәтле, җиденче кат күк – нурдан яратылган - beam, фәрештәләре – адәм сурәтле.
Ильфат Дәүләтшин яза. Без яшь вакытта саратовский гармонда уйнап көлеп яшәдек. (Алмагач көен уйный бик матур). Абубакирова Фәридә?
1. Алмагач көе.
2. Менә бу төртеп еырлый торган, чәнчеп еырлый торган ерлар. (берәү башлый, уртасында икенчесе эләктереп ала, икенччесе икенчене башлый, тәмамлый өченчесе.)
3. Идел дигән көй.
Бу гармунны әтиебез Орскийга эшкә барганда кибеттән сатып алып кайтты. Иптәшем инде. Оренбургка барып бер урыстан җиңеләйтеп алып кайтты. Саратовский гармунның тавышы бик матур.
4. Сарман көе.
5. Исемен белмәде бу көйнең.
Инде бер мөнәҗәт укып җибәрик. Икесе дә бик матур. Тыңлаган кешегә, дикъкаты белән, ихлас белән тыңласа бик әйбәт инде. “Менә шундый заман җитәр”. Монсы рәсүлебез турында. Монсы бик матур:
Атна көннәрне килермен микән,
Тәрәзә саен йөрермен микән,
Озын булып килде минем яшем,
Ни күрмәде минем башым.
Каберләрдә ялгыз башым,
Иманым булсын юлдашым.
Рәсүлюлла пыраклары,
Алтыннандыр тояклары.
Гамәл кыйлмый утырмаек,
Бу без дөнья кунаклары,
Сәфәр чыксам озак юлга
Азыгым юк минем кулда.
Азыксызлар хәле яман,
Тел тотлыкса теле яман,
Озын кыйлдың гомеремне,
Белә алмадым кадеремне.
Каберемдә туганнарым,
Дус ишләрем бергә-бергә булсак иде.
Тәүбәләрне кабул кылып гөнаһларны юса иде.
.... Фатыйма кыямәт көнне мизан янында безне торыр сагышлап.
Кыямәт көнне булганда җәннәтне бизәрләр..
Аерылырга вакыт җитәр...
Гомерләр үтә сизәсезме...
Шәфәгатем, шәфәгатем...
Бәет – ана үзенең үткәнен яза. Мөнәҗәт алла сүзләреннән язылган. Алла тәгаләнең ниләре. (Барысын да үзем чыгардым, ди.) Васыять яздым балаларга, укымыйм – секрет. Самавар бәете (укымады).
Монсы мөнәҗәт:
Моны язган шәһит булсын, ике дөньяда нур тулсын,
Кереп җәннәт ишегеннән җәһәннәмнән азат булсын.
Теләгәнемне кабул ит, гөнаһларыбызны гафу ит,
Кәүсәр тарафыннан сусын бир сөекле мәетеңә.
Ата-анам белән якын ит, хәләлем белән якын ит,
Балаларым белән якын ит.
Әлпи, әлпи Аллалла, нур Мөхәммәд саллалаһ,
Башым куйдым кирпичкә, күңлем бирдем Аллага.
Алла Алла дигәндә оҗмах ишеге ачылсын,
Сөбханалла дигәндә караңгы гүребез яктырсын.
Яшел үлән кебек яшь җаннарны нигә туфрак белән каплыйлар икән,
Туфрак белән каплап череткәнче ник әҗәлгә дәва тапмыйлар икән.
Кабер эченә кергәчтә килер ике фирештә,
Исемнәре Мөнкир – Нәнкир савап итәр һәр эштә.
Раббым Аллам дисәмче, динем Ислам дисәмче,
Пигамбәрем Мөхәммәд дип җавап бирә алсамчы.
Лә иляһы илляллаһы сигез оҗмах ачкычы,
Ля иляһы иллялланы кадрен белми күп кеше.
Ля иляһы илляллаһы гарше көрси баскычы,
Телдән салма бер заман
Аерылганнар бик яман.
Кыйл гыйбәдәт Ходайга, сал башыңны сәҗдәгә,
Итагать бул һәрвакыт, түк яшеңне сәҗдәдә.
Тоттым комган кулыма, чыктым Алла юлына,
Комганымның савабы тар ләхетемнең юлына.
Алла Алла дигәндә оҗмах ишеге ачылсын,
Сөбханалла дигәндә караңгы гүребез яктырсын.
Тәүбә, тәкъдир, иманым, оҗмахтадыр диварым,
Күптер безнең гөнаһыбыз, гафу кыйлгыйл илаһым.
(Үзем яздым, ди. ) Бусы мөнәҗәт:
Туганнарым, сәлам сезгә, сәламнән соң догам сезгә,
Дөнья ... бәхет өчен дога кыйлый берберебезгә.
Карасам йөзегез якты, җыйдырган табаныгыз татлы,
Фирештәләр әҗерен язсын кыямәт көненә чаклы.
Каю өйдә изге мәҗлес. Фирештәләр анңа иңәр,
Догага кул күтәргәндә алар безгә амин дияр.
И Ходаем, үзең бирдең, газиз җанны, шәриф тәнне,
Мөхәммәд өммәтеннән кыйл барча бәндәләрне.
Илаһи үзең беләсең калбебезнең моңнарын,
Ахирәттә насый әйлә барыбызга дидарыңны.
Минем сезгә юктыр бүләк, бүләгемдер изге теләк,
Кыямәт көне булганда булса иде йөзебез ак.
Гамәлләр .. булмасак көфер,
Мөхәммәд өммәте кыйлдың, әлхәмделилләхи шөкер.
Аның өммәте кылу белән безне хәрмәтләде Аллаһ,
Мәхшәр җиренә барганда шәфәгать кыйл Рәсүлюллаһы.
Кыямәт көне булганда низам тарзу кыйлганда,
Гасый өммәтләрең өчен шәфәгатькыйл Рәсүлюллаһы.
И Ходаем, сорым синнән дүрт нәрсәне бирүеңне,
Берсе иман, бере аман, бере дәүләт, бере җәннәт.
Муса ние:
Раббым, диде, Муса
Кылган гыйбәдәтең булса.
Ата-анаң риза булса
Туганнарың риза булса
Күршеләрең риза булса.
Кыз кардәшең риза булса
Самавар зары: (Шәмсия Гаффаровадан язылды)
Әзерәк эчем пошканны бушатып алыйм әле. Бу җыр:
Cандугачым, кил, кун, сайра,
Минем тирәкләремә,
Кил, кун, сайра, булсын файда
Минем йөрәкләремә.
Сезгә хатлар язган чакта
Тала бит беләкләрем,
Өзелеп хатлар язар идем,
Әгәр белсәгез, балаларым.
Бияләем биш энә,
Биш бармагым тишелә,
Эчем тулы кайгы-хәсрәт,
Сөйләмим бер кешегә.
Таулар биек, суы тирән,
Тирән булса да керәм,
Ераклыгызны беләм,
Нигәдер якын күрәм.
Биек тауларга менимме,
Чәчәкләрен өзимме,
Кемнәргә генә сөйлимен,
Үзем генә белимме.
Тала бит минем беләгем,
Тик сез генә белмисез,
Яна бит минем йөрәгем,
Аһ балаларым, белмисез.
Гармунда уйный Алмагачны, Барыняны:
Минем сеңлем Ахметова Фирдәвес бик матур җырлый.
Рауза Исхакова (кыз фамилиясе Солтанова), Фатыйх кызы, Каргалылар, әнисе Рәйхан, Әнинең әнисе – Кәмилә, Әтинең әнисе – Мөкәррәмә, әтисе Муллахмәт. Бабалары Каргалылар. 1927 нче елда туган. Мәктәптә 8 ел пионервожатый, клубта, библиотекада эшләгән.Җырлый Туган илем – гцллщр илем, радиодан ишеткән. Тавышы матур. Йөзек салышлы уйнаганнар, йөзек кемдә – йөгереп чык. Җырлый Уел (бик матур)
Бүдәнәкәй дигән ай асыл кош
юргалыйдыр туры ла юл белән,
Маңгайларга язган ай язмышны
Сыпырып ташлап булмый кул белән.
Ядгаров Рахматулла улы Зиннатулла, 1924 нче елны туган. !8 яшендә сугышка киткән. 13-14 яшьтән колхозда эшләгән. Сугыш ветераны, 2 группа инвалид. Әти-әниләр барысы да Каргалыныкы. Әнисенең исеме – Фаизә. Гармунны Хамидуллин Оренбургда ясап бирде.
Сиңа дип атап чәчәкләр җыйдым дигән җырның көен уйный. Хәзерге җыр. Хатынының исме Рәшидә. Конөерт куеп йөргәннәр. Нәрсәкәй. Бию көен уйный. Сугышка хәтле өйрәнгән. Күрше малайлар гармунны сүткәннәр эчендә ни бар микән дип. Көйләр уйнады, уйнап җырлады. Җырлаганны яратам, биегәнне яратам. Шахтер, Наласа көйләрен уйный.
Фатихова Римма, әтисе Рәкыйп. Хәзер Надфйрова Римма. 1942 нче елгы. Перволоцкий районында Габдерафик авылында Башкорт авылында әтиләре. Бөтен семьябыз җырлый. Әтисе – рәкыйп, әнисе – Гайшә, башкортлар. Әнисенең җырларын белми. Зөлхәбирә дигән җырны нотадан өйрәнеп үзләре үзгәрткәннәр. Башкортча җырлый, татарча яхшы звучать итмәс, ди.
Зөлхәбирә китап укый,
Кыя ябып шәлен башына.
Зөлхәбирә үксеп елый,
Хур булдым дип кеше каршында
Уның атасы бик булган,
Уникедә кәрттә тоттырган
Бай булса да, акылы сай икән,
Кәрт уйнатып, кызын оттырган.
Наза уенын аңлата.
Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән,
Көндә Наза уйнаганга
Наза чыкмый күңелдән.
Наза, Наза,
Наза матур кыз бала,
Наза тырыш пионерка
Укуда алда бара.
Биек тауга менгән чакта
Тауга таяк ташладым,
Гаеп итмәгез, иптәшләр,
Инде бию башладым.
Наза, Наза,
Наза матур кыз бала,
Наза тырыш пионерка
Укуда алда бара.
Сезгә аклы килешә,
Безгә күкле килешә,
Безнең Наза кебек кызлар
Теләгенә ирешә.
Наза, Наза,
Наза матур кыз бала,
Наза тырыш пионерка
Укуда алда бара.
Моны тау буйларында, тау битләрендә уйныйлар иде.
Дәүлетъярова Фәүзия Сәлим кызы. Әти-әниләр Каргалыныкы. Мин детдом кызы. 1927нче елгы. Әби-бабай алып үстергәннәр. Әби – Шәрифә. Гадулова Шәрифә, Сәлим. Мин Каргалыныкы түгелдер. Мине 3 яшьтән алып үстергәннәр. Оренбург детдомыннан. 42 ел торабыз Заһит Дәүлетъяров белән. Ике кызы бар. Карурманны җырлый. Йөргән җирләрдә яланнарда җырлап йөрдем. Черек бәрәңге ашадык.
Кара да гына урман, кара юрга,
Менеп кенә бармый үрләргә,
Күрәчәгеңне күрмичә,
Кереп булмый гүрләргә.
Кара да гынай урман, кара юрга,
Менеп кенә бара юл белән,
Маңгайга язган язмышны
Сыпырып кына булмый кул белән
Кимим бүркем булса да мин,
Еламыйм күңлем тулса да мин,
Елаптай нихәлләр итим,
Түзәмен авырлар булса да.
Ай-һай дигән ай тавышка
Кама ла качай камышка шул,
Үлмәсә адәм үлми икән
Эчкәе тулы сагышка.
Эче ди тулы сагышка.
Санаторийда отып кайттым.
Сәрвиянкә, сәрвиянкә,
Сәрвияночка моя,
Кәбестә шулпасы эчеп
Симерганский мая.
Ары бас, бире бас,
Сындыр идән тактасын,
Сындырсаң идән тактасын
Үзем түлим акчасын.
Садугачым, син бәләкәй,
Гөлләргәй күмеләсең,
Әлләй үзең, әлләй сүзең,
Сөйкемне күренәсең.
Әйдә чыгыйк сәйраннарга
Сайран буе кайларда шул,
Ашыйк, эчик, уйныйк, көлик,
Калсын дошман хайранга. (алмагач көенә)
Сарманны җырлый.
Баламишкин көенә:
Агыйделгә төшә яздым,
Тотмадың беләгемнән,
Тамыр җәйгән гөлләр кебек
Китмисез йөрәгемнән.
Ал алам сезнең өчен,
Гөл алам сезнең өчен,
Байкал күлләренә төшеп
Югалам сезнең өчен.
1 июля, 1991 года. Яздылар Арсланова Дания, Давлетшин Илфат.