Masguda I. Shamsutdinova's site


 

70. Бүз Егет

итова Хөсниямал, 1910 нчы елда, 10 нчы майда туган. Татар Каргалысы.
Басма Ахырзаман һәм Кисекбаш китапларын укый башыннан ахырынача. Бу Ахырзаман китабы. Бу китап басма улынмыштыр Казанда Чирков хатынының ...ханәсендә, Казан өязе Күшәр авылының Ибрахим Ишмурат улының ... илә. 1356 нчы санәдә. Бу 1886 нчы елда Санкт Петербургта рөхсәт бирелде китапны басмана.... Башта Кукубин исемендә иде, хәзер Чирков хатыны исемендә.
БРХ. (Башыннан ахырына кадәр тулысынча укый.) Ахырзаманда мулла Алхам сурәсен ялгышып укыр, ди. Коръәндә язулар булмас, ди. Җир астыннан диюләр чыгып авыл халкын ашарлар, ди.
Кисекбаш китабын укый. Бик укымышлы кешенең дию хатынын һәм балаларын урлаган.
Тагын басма китап укый. 1912 нче елда чыккан. Казанда Харитонов литографиядә басылган. Шәригать турында язылган. Фарызлар 100 дән артыктыр. Проза. (Баланы сөннәткә утырту турында.) Элек заражение булмаган. Хәзер стрептоөид сибәләр. 10 тәңкә түләдем, кайдан ул акчаны таптым икән. Бер еврей сөннәткә утыртты баланы.
Авызларын кыйшайтып, күзләрен дә акайта,
Миңа булсын аракы, дип, ыстаканын чайката.
Авызларын ачалмый, күзләрен дә ...
Үзе мынгыр-мынгыр килә, һичбернәрсә аңламыйм.
Аракыны адәмләр кызыксынып эчәләр,
Кызыксынып эчә-эчә абзарыйга күчәләр.
Абзарыйга күчкәчтен ....
...... күп эчәргә юл була.
Бер вакытны тышка чыксам – 40 гырадус урамда
Ни күзләрем белән күрим – исерек ята урамда.
Шундый рәхәт гырлап йоклый – әйтерсең лә түшәктә,
Мондый суык кем дә ятмас адәм түгел ишәктә.
Озак вахытлар да үтми – бу хәлләрне беләләр,
Ышто такой пианый, дип, милицияләр киләләр.
Уяталар, уяталар, һич ничек тә уянмый,
Уяткачтын торгызсалар аягына да басалмый.
Алама ботинкалар
Адресын сорасалар – адресын да әйталмый.
Бу бичараның эше харап, өенә дә кайталмый.
Милицияләр киңәшәләр, балнисага илтәләр.
Аяклары каты туңган....
Бәетне көйләп укыйлар, шигырьне көйләп укымыйлар.
Бәхет кайдан башлана.
Хәрәкәт булган өйләрдә була бәрәкәт.
Б ягы. “Бүз егет”не укый. Кеше чыгарса шул орбагый булган. Кайсы бәет дигән инде. Суда баткан Чапай. Яшерде болганчык дулкын Чапайның гәүдәсен. Үзенең зарыннан чыгарган шигырь мөнәҗәт була инде. Әтисенең мөнәҗәте герман сугышы турында. Ике куплет. Бер әби язган монсын:
Рәсулюлла дога кыйла итеп Хакка мөнәҗәтен,
Догасын мөстәҗәт итә кабул булгачтын хаҗәтен.
Әйтик әле мөнәҗәтне сорап Алладан хаҗәтне,
Рәхим Алла насыйп итсен Фирдәвестин җәннәтне.
Кадыйр Алла кәлам өчен, пигамбәргә сәлам өчен,
Мәккә өчен, Мәдинә өчен, Кәгъбатулла аять өчен.
Анда Зәмзәм суы өчен шәфәгать я Рәсүлюлла.
Унсигез мең галәм өчен шәфәгать я рәсүлюлла.
Кыямәт көн булган мизан таразу корганда,
Сират астындан барганда шәфәгать я рәсүлюлла.
Җәннәт ишеген ачканда, Кәүсәр шәрабын эчкәндә,
Мөэминнәр коштай очканда, шәфәгать я Рәсүлюлла.
Җәннәт хөлләсен кигәндә, төрле нигьмәтләр җыйганда,
Гарасатка җыелганда, шәфәгать я рәсүлюлла.
Киярсең алтын таҗыңны, менәрсең шул пыракларга,
Җыярсың өммәтләреңне, шәфәгать я рәсүлюлла.
Рәсүлюлла намаз укый, башындадыр аның таҗы,
Өммәтем, өммәтем, диеп, агадыр күзеннән яше.
Хәзрәт Рәсүлебез Мәккә шәһәренең җаны,
Сигез оҗмахны яктырта Фатыйма ананың күз нуры.
Фатыйма ана рәсүл кызы, кыямәт көн эзләр безне,
Килер вакыт без барырбыз анда, җыелырбыз мизан янына.
Фатыйма түгәдер яшен Сират күперенә кергәчтен,
Рәсүлюлла шәфәгать кыйлыр гасый өммәтен күргәчтен.
Рәсүлюлла ятим булган, ятимнәрнең кадерен белгән,
Аларның башларын сыйпап аларның хәлләрен белгән.
Рәсүлюлла каберенә барсам, чәчәкләр, гөлләрен күрсәм,
Шәрәфәтле иманым берлән үзем дә шул юлда үлсәм.
Рәсүлюлла җитеп торыр, нурдан чәчәк атып торыр,
Өммәтләрем әнә диеп, авазларын тыңлап торыр.
Рәсүлюлла җитеп торыр, нурдан чәчәк атып торыр,
Өммәтләрем килә диеп өметләнеп көтеп торыр.
Рәсүлюлла җитеп торыр, нурдан чәчәк атып торыр,
Кайсы авыр, кайсы җиңел мизаннарга карап торыр.
Өммәтләрем үтә диеп сиратларга карап торыр.
Рәсүлюлла җитеп торыр, нурдан чәчәк атып торыр,
Өммәтләремә эчерәм диеп Кәүсәр шәрабен алып торыр.
Рәсүлюлла әйтер гайбен салават әйтмәгәннәргә,
... тотмаганнарга шәфәгать әйләмәс дуслар.
Рәсүлюлла зиратында зекерләр әйтәләр кошлар,
Зекер әйткән кошлар кебек салават әйтик дуслар.
Гәр деләрсез уласыз уттан нәҗат ....
Аллаһүммә, салаватлар әйтә. Салаватуллаһы галяйһи вә галяйһи әҗмагый.
Бу мөнәҗәтне язучы Сагыйтдин кызы Сәгыйдәбану булган, ошбу мөнәҗәтне күчереп язучы Шәрифҗамал кызы Хөсниямал дип белерсез. Укып дога кылырсыз.
Безнең заманда сугыш башланды,
Авыр тормышлар өскә ташланды,
Ятсам еладым, торсам еладым,
Бер Ходаемнан сабырлык сорадым.
Ач та тормадым, рәхәт тә күрмәдем,
Шулай булса да авыр димәдем.
Рәхәт яшь вакыт эшләп ашыйсың,
Башта кайгыны алып ташлыйсың.
Кешеләр белән бергә эшлисең,
Кеше уйланса була дивана,
Балаларына карап юана.
Балалар бигерәк жәл,ташлап китмисең,
Читен булса да аларга әйтмисең.
Балаларымның өстен карадым,
Тизерәк үссен дип таптым, ашаттым.
Яшь вакыт үтте, балалар үсте,
Тормыш чәчәге коелып төште,
Ана балага авыр тоела,
Үсеп җиткәчтен канат коела.
Ана кулында үсеп җитәләр,
Кош балаларыдай очып китәләр.
Ана картайгач ямьсез күренә,

Яхшы сүзең дә ямьсез күренә.
Әллә кайлардан сүзләр табыла,
Нахак җирләрдән бәла ябыла.
Бәхетсез ана рәхәт күрми ул,
Вакыт җитмичә гүргә күрми ул.
Балалар үскәч сөймиләр ананы,
Кая куярга белмиләр аны.
Авыр елларда, сугыш вакытларында,
Язылган шигырьләр. Ана баланы ничек жәлләве турында язылган бу сүзләр дөрес тә бит. Булган хәлләр.
Ананың балага йөрәге әрнидер,
Бала ананың хәлен белмидер,
Монысы 21 нче елавыр елларда язылган.
Күпме еллар элек берәү үлде,
Үзе яшь баланың анасы,
Үлгән анасының буш күкрәген
Имеп ята имчәк баласы.
Белми мескен бала анасының
Ачлык җәфасыннан үлгәнен,
Салкын күкрәгенең,
Карап тордым шуның имгәнен.
Мескен бала корып беткән имчәк башыннан
Суыра анасының актык канын тукланмасы була ул шунда.
Нинди генә сөтләр булсын инде
Тамыр ашап йөргән анада,
Ахры анасының бәгырь каны
Азык буладыр шул балага.
Күпме көнләр михнәт чиккәндер ул

Шушы бала өчен ач карын,
Күпме көннәр имезеп йөрткәндер ул,
Шушы бала өчен ач калып.
Күпме йөрткәндер ул кочагында
Тамыр белән тамак туйдырып.
Күпме йөрәк маен имезгәндер бу балага үзе ач торып.
Күпме йөрткәндер ул кочагында тамыр белән тамак туйдырып.
Ниләр төшмәгәндер күңелендән үлгән чакта урам буенда
Шул бәхетсез бала турысында нишләр төшмәгәндер уенда.
Кап-караңгы төндә үлгән чакта торгандыр ул кемгә күз текеп,
Ул көткәндер берәр изге җанны, соңра үлгәндер ул интегеп.
Тамчы суга мохтаҗ булгандыр ул иренләре кипкән вакытта,
Әченеп сыкранып әрнеп киткәндер ул бу дөньядан киткән вакытта.
Күкрәгенә кыскан күз карасын, ташламаган үлгән чакта да,
Чын мәхәббәт, шәфкать шулай була, гыйбрәт бу ... башкага.
Моны елый-елый язучы Аитова Хөсниямал. 21 нче елда ачлык булды бит. Балаларын күтәреп чыгып киткәннәрдә инде, шул вакытта юлларда үлеп-үлеп калдылар. 11 яшьтә булганмын, соңыннан күкрәгемдә калганны яздым. Үзебез дә шундый хәлләрдә булдык. Урамнарда үлеп яттылар. Менә монда мәчетнең ишек алдында бер сарай, шул сарайга үлгән халыкны җыйнап шуны бер Бакый дигән кеше 300 кешене күмде зиратта.
Яшь килен бәете:
Яшь килен булып төштеп, кайнанам белән күрештем,
Матур егеткә килдем дип, морадыма ирештем.
Иртә торып эшкә китәм, кайнанам кала өйдә,
Бу нигә эшләмәй икән дип минем эчем сызлана.
Моны ничек эшләтергә, уй төште миңа нишләргә,
Башта улын ... аннан белермен нишләргә.
Анаңны яратмаем, дидем, китәм, дидем иремә,
Бар, алайса, кит, диде ул, кайтып киттем илемә.
Кайтып кергәч үз әниемә елый-елый сөйләдем,
Ирем килеп алыр диеп көттем аның килгәнен.
Ник ирем килеп алмай икән, мин бит шәпмен, матурмын,
Әгәр ирем килеп алса, бер сүз әйтмәй кайтырмын.
Минем ирем башлы булган, ана сүзен тыңлаган,
Анам риза булмас диеп анасыннан узмаган.
Бик күп көтеп килмәгәчтен кайтып киттем иремә,
Ирем куа җылый-җылый, мин ялынам иремә.
Мин колхозчы бие түгел, мине анам тудырды,
Мин инкубатордан чыкмаган дип башыма да кундырды.
Мин хәзер акылга кердем, бу матурны кем тапкан,
Кайнанамда матур булган, бу чәчәкне ул аткан.
Шулай да мин уйланамын кайнанамны югалтырга,
Әйдә инде җиләккә дип пычак тыктым балтырга.
Барып җиттек урманга, каенныкка-тирәккә, (Биемен үтерергә алып бара инде көнләшеп),
Инде ничек үтерергә чыдап булмай йөрәккә,
Урманда мин шараямын, ашкынамын эшемә,
Ят тизерәк, тидем мин, фаш итмә бер кешегә,
Кайнанам сизгәч бу сүзне, бәхил бул, килен, дип күреште.
Бу көннәр сиңа да килер, диеп, еларга да кереште.
Шулай дигәч мин карадым кайнанамның йөзенә,
Уйлап-уйлап карадым да ышандым аның сүзенә.
Юк, әнкәем, ташламам, мәңгегә ташламам,
Минем ирем алсу чәчәк, ул синең баш балаң.
Кайтым җиттем өемә, болай дидем иремә,
Синең көеңне көйләмим, йөрим әнкәй көенә.
Мин әйтәмен, әнкәем, әнкәй әйтә, бәбкәем,
Тормышыбыз шундый матур, ничек итеп әйтәем.
Кайнанамны да көйләем, иремне дә көйләем,
Кайнанам минем яхшы, дип күршеләргә сөйләем.
Үз инәем ишетә керсә сезгә ... бәбекәем,
Гел яхшы сүз ишетәм.
Кайнанасын ярата, диләр, күршеләрең керсәләр,
Елый-елый мактый икән, шулай диләр күршеләр.
Кайнанам белән без хәзер гел бер сүздә булабыз,
Шаккаталар хәзер безгә, инәле-кызлы утырабыз.
Карт кешенең күңеле нечкә, тиз кырыла ...
Өлкән кешенең көенә йөрсәң – шундый тормыш төзелә.
И кыз бала, кыз бала, кайнанам дип сызлана,
Син кайнанаңа яхшы булсаң ул да сине кызгана.
Бер эш кушма. Бер сүз әйтмә, утыр ... түрдә гел,
Кайнанам сүзеннән чыкмыйм кермәенчә ...
И кыз бала, кыз бала, сакмардагын су ала,
Тормышыбыз сүнгән иде алга ебәрде ана.
Шулай дөнья көтә торгач мин дә таптым ир бала,
Улым үсте, килен алды, мин дә булдым кайнана.
Кайнана булдым, көчем бетте, мин утырам почмакта,
Син кайнанага ничек булдың – үзең алам пычакка.
Йортка катышып йөрмә, сиңа хәзер почмак түре,
Карт инәйгә ни күрсәтсәң, инде сиңа шул булыр.
Ни чәчсәң шуны урырсың, яхшылык итсәң – яхшылык күрерсең, яманлык кыйлсаң – яманлык күрерсең.

Моны күчереп алдым алам-салам китаплардан.
Өзгәләнә күңелемнең парәсе,
Телгәләнә йөрәк ярасы,
Сиңа төбәлгән бер карашым,
Китмә ташлап, китмә, җанашым.
Бердән бер диеп гомер гомергә
Багышлаган идем хисемне.
Өзелеп сөйдем мин сине,
Инде онытуы җиңел дисеңме.
Онытылмаслык булып мәңге – мәңгегә
Юл алдың минем йөрәгемә,
Сайрамас булгач, былбылым,
Ник дип кундың йөрәгемә.
Мостафа Ахметов шигыре булды.
Зекерле көй, шөкерле тәгам, өченче – бәлагә сабыр итү. (Сөбеханазил мөлки вәл көйләп укый)– таравих уразада укыла торган, кыска таравихны рамазан аенда кичке таравих намазыннан соң укыла. (Озын таравихны укый.) Йөрәк ашъяулык түгел, бөтен кеше алдында җәеп булмый. Бөтен дөнья алдында горур басып яши кеше дуслашып һәм дошманлашып. Уйный көлә синең белән, минем белән, очыраша ахырында үлем белән. (ут, тавыш ничек ишетелә, кайсы ераклыктан машина, мылтык тавышлары, утны күрү ничә километрдан. Учак яктысы – 6, папирос – 5 км. Җәяү кеше – 5 км, автомобиль – 80 км, аерым йортлар, морҗалар, кешеләзр, кеше киеме)
Җилкәмдәге авырлыкны салган идем ак каенга - ул сыгылды.
Тау бөркете күтәрер дип аңа бирдем - кыяларга бәрелә-бәрелә ул егылды.
Тәкъдим иттем һавадагы болытларга - күтәралмый болыт булып яуды болыт,
Биргән идем ярсып торган дулкыннарга – шаулый диңгез кинәт калды тынып,
Аннан инде бурычларның бөтенесен яшермәенчә сиңа сөйләп бирдем, әнкәем,
Менә гаҗәп, син күтәрдең, сыгылмадың, бар нәрсәдән көчле икән синең җилкәң.
(Фәнис Яруллиннан күчерелде, диде. )
Аглеевна Зөһрә ханым Исмагилова, 1932 нче елгы, әтисе Балыклы авылыннан - Башкортостан, әнисе Рәдүт авылыннан, Сакмар буеннан).
Рәдүтләр бик оста шәлчеләр. Гөлҗимешне әни урманнан алып кайта иде. Чәчәге белән яфргын аерым. Урын астына калдыралар, күгәртәләр чи көенә. Капчыккамы салып. Күгәртәләр, шуннан әни су буена алып төшеп юа иде дә, киптереп – кыш буе чәй эчә идек. Иләк белән юа. Кояш астында киптерә. Яз булса гөлҗимеш, карлыган яфрагыннан чәй ясыйлар. Каргалылар сузып сөйләшәләр.