Masguda I. Shamsutdinova's site


 

76. Чүчбәрә. 336/337


  1. Чүчбәрә. Супер көй. Мурсалимова Марьям. 1991 нче 3 нче июль. Мәсгудә Шәмсетдинова яза.
    Тутырманы сыер эчәгесенә тутыралар. Эчәгене әйбәтләп юалар башта. Үпкәне тарталар, мясорубкадан чыгарасың да, бавыр кушсаң да була. Аны бик аз кушарга кирәк. Яратканы ярата. Аннан дөгене юып дөге белән бергә болгатасың. Пешмәгән дөге. Икесен бергә болгатасың да, сыек булырга тиеш ул. Шапыр-шопыр иттереп эчәккә саласың. Без эчәгеңә лампа морҗасын кидерәсең дә, теге лампа морҗасының бер ягы бәләкәй, бер ягы киң бит инде. Бәләкәй ягые эчәгеңә кидерәбездә зур ягыннан шупырлатып чүмеч белән саласың инде. Тутырасың да, аны бик тыгызларга ярамый, дөге киңәергә кирәк, эчәге дә пешә бит инде. Бәйлисең дә пешерәсең, аны саклап булмый, кыш көне аны туңдырып куеп була. Ап керәсең дә пешерәсең. Туңса бер нәрсә дә булмый. Казы кебек озак саклап булмый. Казы туңмаса да тора бирә ул. Мондый ризык урысларда юк. Казахлар эшли казылыкны. Бездә хәлвә диләр. Сары майны нык итеп кыздырасың. Подсолнечный май да ярый. Шуннан башта кайнаган суга песокны салып баллы су ясыйсың. Ширбәтне ясап куясың да ул эри тора, кызган майга онны китереп саласың, онны болгатасың-болгатасың, болгатып-болгатып торасың инде. Теге май эчендә он кыза, коричневыйга әйләнә. Шуннан он коричневыйга әйләнгәч теге баллы суны китереп саласың да шунда таба эчендә тагын булгатасың суы парга әйләнеп беткәнче. Шикәрле он май гына торып кала. Менә шул хәлвә була. Ирис кебек була. Ак хәлвә, каты хәлвә була. Каты хәлвәгә песоклы су урынына бал салалар. Баллы су салсаң ул вязкйга әйләнә. Аннан соң аны токмач кебек итеп җәяләр дә баомактан юкарак. Анна кисәләр, ул ката. Аннан соң аны керт-керт итеп ашыйсың. Как ясый торгна иек. Песок юк вакытта. Җиләк каклары ясый иделәр. Аны изәләр-изәләр дә тактага җәеп кояшта киптерәләр. Төрле җиләктән, бөрлегән кагы, карлыган кагы, җиләк кагы дип. Безнең урманда бөтен нәрсә бар иде. Хәзер инде бөрлегән бар, җиләк бар. Бәләйкәйдән әтинең әнисе урманда йөретә иде. Урман ярата ие, җәй буе урманнан кайтмый чыгып китә торган ие. Иремнең ләкабы Чалкар. Ширбәт – баллы су. Песок салып баллы су ясыйлар, никах беткәчтен эчерәләр. Баллы суны ширбәт диләр.
    Аракы юк вакытта юал коялар ие. Шикәрдән, дрожжи, колмактан ясаган дрожжи. Безнең Каргалыда колмактан дроңңи ясаучы бер генә кеше. Мөкәрәмә исемле әби Дунай ягында тора. Колмакны кайнаталар да, он болгаталар да суытып әчетәләр, чөпрә була. Суына он салалар. Кибетнең дрожжие ярамый. Ләвәшкә кибет чөпрәсе алабыз. Ләвәшне төрле кеше төрлечә иттереп пешерә. Минем сеңлем коры чөпрәне ясап куя да җебетеп, песогын, майны – маргарин, сары май авыр ашарга, маргаринын, күкәен, чәпрәне, онны, болгатып куя. Табакка табакны каплый да, кичтән, иртән ясый. Күмәч кебек 20 минутта пешеп җитә. Бездә Чәк-чәги диләр. Чәк-чәк тә дип әйтәләр. Тач күкәйгә генә әзерәк кенә песок салып басалар камырны. Май да салмыйлар, әз генә песок салалар. Йомшак итеп басалар, токмачка кебек җәяләр, аннан кисәләр полоска иттереп. Токмач кебек кисәләр. Майны бик кыздыралар. Аңа растителҗной сало кирә. Шуннан тишекле чүмеч белән сөзеп алалар. Шуннан балны нык итеп кыздыралар да шикәр белән бергә каты булсын өчен бу бавырсакларның өстенә, берсе болгатып тора, берсе бал салып тора. Беткәнче порцияләп калыпка өяләр тегене. Шул формада шакмаклы формага килә инде. Асты трапеция кебек була инде. Салганчы калыпны сулыйлар. Асты киң, өсте тар. Чәкәнли идек – бизи идек. Чәпритәм – сиям. Бездә балланмаганы бавырсак дип атала. Аерым- аерым кисәкләре бавырсак, баллагач чәк-чәгиләр. Монда эшләгәннәр юача, чәлпәк. Юачаны хәзер көлчә диләр. Чәлпәкне төче камырдан эшләгәннәр, төче камырны юка гына иттерп җәйгәннәр дә майга салып пешергәннәр, шул кабарып киткән матур булып. Кош телен бездә лакша диләр. Аны чәк-чәги камыры итеп тач күкәйгә генә басалар да ансын юка гына итеп җәяләр. Чәк-чәгине юка итеп басмыйлар. Кош теленең кисә торган үзенең чыгыры була – формасы. Сырлы-сырлы. Шуны растительный майга салып пешерәләр. Табаны табагач белән тота да янып торган пичкә тыгадыр иде таба белән. Аның асты да, өсте дә бер юлы килә. Асты да өсте дә кызара иде. Кабартмасы –шул көлчә инде. Кыстыбый төче камырдан пешерелә, просто тотасың да, су белән басасың, түгәрәк тарелка белән кисеп чыгасың. Полумесяц кебек кыстыбый. Бешбармак – казах блюдосы. Лагманны үзбәкләр пешерә. Ат итен тозлыйлар да киптерәләр. Каз белән үрдәкне киптерәсең. Кояш кирәк инде. Җәй көне. Каклауга эссе кояш кирәк. Мөселман ашы түгел – балык. Балык юк ерләрдә яшәгәннәр татарлар. Основной – сәүдә, татарның бөтен эше сәүдә. Каргалының халкы сәүдә иткәннәр. Алар иген чәчкәннәр, делянкалары булган. Шул основной эшләре – сәүдә. Башкирияга алып барып. Аннан бал, ит, май. Моннан ашлык, он алып барганнар. Әни сөйлидер иде инде, кыш көне пилмәнне капчыклап ясап куядыр идек тә, туңа бирә, кайтып керүләренә ап керәдер иек тә саладыр иек, юлдан кайтып керүләренә.
    Мәсгудә: Пилмәнне кечкенә ясаганнармы?
    Мәрьям: Кечкенә кечкенә.
    Мәсгудә: Себердә пмлмәнне монауы кадәр ясыйлар.
    Мәрьям: Юуук, ул пилмән буламени. Пилмән булса менә мондый гына белеки була, ә чүчбәрә булса, ике почмагын бергә беркетсәң ул чүчбәрә була. Чүчбәрә итеп ясыйбыз хәзер пилмән диябез дә куябыз. Эремчек белән ясый теләгән кешеләр. Украиннарныкы эре вареник түгел, бездә вак кына итеп ясыйлар аны да.
    Мәсгудә: Ә кортны ничек ясыйлар?
    Мәрьям: Кортны катыктан ясыйлар инде. Башта катыкны оеталар, шуннан соң катыкны бик нык итеп болгатасың, турле кисәкләре бетсен өчен инде, шуннан утыр тасың кайнатырга. Кайнап, инде чыктым-чыктым дип бер мәртәбә күпереп чыгуына аласың да, озак кайнатырга ярамый, катылана, капчыкка саласың. Шуннан сөзелә дә калганы, капчыкта калганы корт була. Кул белән аны ныгытып изеп-изеп-изеп. Башкирия ягында песок салып болгаталар, ә бездә тоз салалар. Бездә кортны аш белән ашыйлар. Ашка да салалар, Башкириядә песоклап баллы итеп чәй белән эчәләр.
    Йока гына яулыкны флер дип әйтәләр. (Мәүлид китабын сөйли, флер сатып аш үткәрә егет. Көен көйли, бераздан салават әйтәләр, лилалилалилалилла).
    Рәйханбану Хәнәфия кызы Ягъфарова. Сакмардан килгән 1948 нче елда. Каргалыда кияүгә чыккан.
    1924 нче елда Сакмарда туган:
    Сак-сок бәете – баласын очырып җибәргән. Мөнәҗәт инде ул – бик кайгы күргәнмен, шуңардан үзем чыгарган мөнәҗәт бит ул. Мин бик нужа күрдем, үземнән үзем чыгарам. Бәете дә шундыйдыр әле. Дининеке – мөнәҗәт. Салаватны әйтәбез коръән укыганда. (Салават әйтә).
    (Әлхәмне укый көйләп, мәкаме матур, Колху аллаһы). Мулла килә мәетне алырга. Безнең карт мулла бар ие, хәзерге яшь мулла әлиф ләмне укый. Карт мулланының укыган мәкаменнән үзем өйрәндем. Карт мулла исән. Карт мулланың укыганын тыңлап торып, ул мәетләрне алып киткәндә укый бит.
    Там, там, тамчы там, тамганыңны яратам,
    Тамчы тамган вакытларда мин биергә яратам, җырларга яратам.
    (биеп күрсәтә).
    1991 ече ел, 3нче июль, Ногай кызы Шәмсинур Мурсалимова, 1929 нчы елда туган.
    Көйли Сак-сок бәетен.
    Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
    Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.
    Мамык эшләпәм җилгә очырдым,
    Ике баламны каргап очырдым.
    Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
    Ике баламның калмады берсе.
    Каргады безне газиз әнкәбез,
    Якты дөньяны күрми үтәбез.
    (икенче көйгә, Герман көенә)
    Татар Каргалысында ла
    Шәлләр бәйлиләр икән, ди,
    Алларындай ал гөл булып,
    Артта чәйниләр икән.
    Авыл кайда - гауга шунда.
    И нужа ул, нужа ул да,
    Нужа кулын суза ул, шул,
    Нужа килсә яшьләй килсен,
    Яшьлек булән уза ул.
    Японнанр туп аталар да,
    Пыртартурны ваталар,
    Кай[ы]аяксыз, кайсы кулсыз –
    Тилмерешеп яталар.
    Минем иркәм хатлар язган,
    Утын бетте кайтсын, дип,
    Мин аңарга каршы яздым,
    Үзе табып яксын дип.
    (Икенче көйгә, өч ятажлы)
    Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
    Җырлыйк матур көйләргә,
    Җырласак матур көйләргә,
    Калыр сагынып сөйләргә.
    Икенче көйгә:
    Әй-ли, Сәрәкәй,
    Җәйгән урының бәләкәй.
    Әй-ли, Сәрәне,
    Кызганам бичараны.
    Ай-ли мунчасы,
    Көн дә ягылып торсачы,
    Хәләл малың биреп алгач,
    Кул тимәгән булсачы.
    Тамчы там, тамчы там,
    Тамганыңны яратам.
    Тамчы тамган чакларында,
    Ак кагәзьгә таратам,
    Моңланырга яратам.
    Монда тамып тагын алып
    Кай ерләргә тамарсың,
    Беләм инде – бу әйләнеш,
    Тамар урын табарсың.
    Ике матур суга бара,
    Җем-җем кара чиләге,
    Берсе алма, берсе хөрмә,
    Берсе кура җиләге.
    Уфа юллары пиала,
    Таш булса таймас иде,
    Минем йөрәкләрем яна,
    Син булсаң янмас иде.
    Агыйдело күпере,
    Чуен мәллә чылтырый,
    Каш астында ике күзең
    Энҗе булып елтырый.
    Нигә шулай яратам мин,
    Әйт, белсәң, иркәм, әгәр,
    Шуңа күрә күңелем сөя,
    Күзләрең синең зәңгәр.
    Агыйдел буенда,
    Кыр казлары уенда.
    Күем йомсам күз алдымда
    Сез булырсыз уемда.
    Шәмшәрифкәй дигән ай шәһәрнең (көйли).
    ... бумагачтын,
    Ямыйм да киям һаман,
    Ай-ли Гөльямал,
    Күлмәгең кырык ямау,
    Бәхетләрең булмагачтын,
    Ямыйм да киям һаман.
    Алларын алга манам,
    Гөлләрен гөлгә манам,
    Укы, иркәм, шафер булып,
    Гырузчик булып барам.
    Биюләргә такмак.
    Үз кешеңне ераклатырга ярамый, ераклатсаң ерак була инде.
    Алма сатучылар килгән,
    Үлчәүләре бар микән,
    Әҗәлгә дәва бар диләр,
    Мәхәббәткә бар микән.
    Ах, җаныем, керфегең,
    Бирче миңа бөртеген,
    Аппау, җаным керфегең,
    Бирче миңа бөртеген -
    Чит җирләргә китә калсаң
    Төсең итеп йөртермен.
    (икенче көйгә “Фазыл чишмәсе”):
    Чылтырап аккан чишмәгә
    Суга дип килгән идем дә,
    Тиз генә әйләнеп өйгә
    Кайтырмын дигән идем.
    Нигә өздереп карадың,
    Ник тоттың беләгемән,
    Суларым түгел ялкыным
    Түгелде йөрәгемнән.
    Җыйналган җирләрдә ерладык.
    Әкрен генә кояш бата,
    Күктә калка йолдызлар,
    Ерлар ерлап эштән кайта,
    Яшь егетләр, яшь кызлар.
    Эй, яшь егетләр, яшь кызлар
    Батырлар, алтын кебекләр,
    Эштә ялкын кебекләр.
    Икенче көйгә:
    Давылларда, ярсу диңгезләрдәй
    Дулкынланды егет йөрәге,
    Сезне сагынып иртән кичләрендә
    Тыныч көннәр бер дә күрмәдем.
    Ак каеннар, ак каеннар тибри җилләрдә,
    Күзем төште ак каендай назлы чибәргә.
    Ак каеннар, ак каеннар, ник шауламыйсыз,
    А ягы тәмам.
    Б ягы:
    Шәмсинур Мөрсәлимова
    Ап-ак кына, ак-кына ла,
    Бу җирләр куак кына,
    Күпсенмәгез, күп тормамын,
    Бу илдә кунак кына.
    Ап ак идем, ап ак идем,
    Сусыз ердә каралдым, да
    Хәсерәтсез бала идем,
    Хәсерәт белән саргайдым.
    Ак иделләрдә ак кораб,
    Утырдым алга карап ла,
    Бер генә сүз генә әйтер идем,
    Нурлы йөзенә карап.
    Уфаларга барам әле,
    Гел сирен өчен генә,
    Януларым, көюләрем
    Гел сезнең өчен генә.
    Уфа юллары пыяла,
    Таш булса таймас идем,
    Минем йөрәкләрем яна.
    Син булсаң янмас иде.
    Ниче килдегез сез безгә,
    Батмаенча диңгезгә,
    Кадерле кунак сез безгә
    Ни хөрмәт итим сезгә.
    Кисәм дә тар, салсам да тар,
    Аклы ситса күлмәгем,
    Сөйсәм уртак, ташласам жәл,
    Нишлим соң, дустыкаем.
    Аклы күлмәгең карайса
    Иркәң юар алайса,
    Киң күңелләрең тарайса
    Кайтып китәм алайса.
    Шушы көне матур итеп
    Әйтәләр Әтнәләрдә,
    Үзәкләремне өзәләр,
    Исмеңне әйтәләрдә.
    Ай былбылым, ай былбылы,
    Агыйделнең камышы.
    Күбәләгем...
    Атмачы наган, тавышлары яман,
    Куркам тавышларына.
    Аны борын җырлыйдыр идек.
    Яшерде дулкын Чапайның гәүдәсен..
    Мөршидә кыз чәчәкләр алып бара инде тотып, чәчкәләре җиргә коелды. Көе матур. Мөршидә кыз суелды, акты каннары, чәчәкләнне җиргә ташлады. Әтисе суя, әтисе зиратка ап барып, үги әнисе суйдыра. Бәет. Кызганыч тоелса, күңелле тоелса күчереп аласың бит. Бәләкәй вакытта. Мәктәптә укыган вакытта. Чәчкәләрне зиратка ташлады. Әтекәй, мине бирдең байларга ла, юктыр аның сиңа файдасы, дип. (Көйли). Бер кызны әтисе кияүгә бирә дә. Кызы бәхетсез була. Баргач байга суга батамы – бәет. Түр тәрәзәсе, түр тәрәзәсенә төшә кояшы.
    Янагай, янагай, ярты ягым синеке,
    Абзаң өйдә юк чагында бөтенәй дә синеке.
    Сәгать чылбырларына,
    Мин сагынсам карыйм айга,
    Син кара йолдызларга.
    Ач тәрәзәләреңне,
    Күтәр пәрдәләреңне,
    Күтәрсәң пәрдәләреңне
    Күрәм гәүдәләреңне.
    (Кыз фамилиясе Муртазина Шәмсинур апаның).
    Кызым, кызым, кыз кеше,
    Кызыма килер йөз кеше,
    Йөз кешенең арасыннан
    Сайлап алыр бер кеше.
    Әлли-бәлли итәр бу,
    Мәдрәсәгә китәр бу,
    Мәдрәсәдә укыгачтын
    Галим булып җитәр бу.
    Әлли-бәлли бәбкәсе,
    Кая икән әнкәсе,
    Каенлыккта җиләктә,
    Гөлзинурга бүләккә.
    Үзем Шәмсинур, кызларым исемнәре миңа якын булсыннар дип бирдем– Гөлзиннур, Гыйлминур, гыйлфан-мыйлфан дип исем биргән балалар үлде, кабил, шамил, фәрхәт исемле улларым бар иде. Галиябану исемле кызым бар иде – тормадылар, үлделәр. Әтиләренең исеме Сәгыйтдин, малайларга исем бирдек – Фәрхетдин, Гымадетдин, Насреддин.
    Чикләвек чәчәк атканны күргән кеше сихырчы була икән. Ата да йомыла икән. Күз ачып йомганчы. Эрбет чикләвеге кебек. Сары чәчәк ата, ди ул. Теләгән теләге кабул була икән. Меңдән бер кееш күрә икән. Аягымны ат иттем, кулымны камчы иттем, үзем сәбәп иттем барлыкка шушы дөньяга. Сәбәп итмәсәң Ходайдан сорап яту белән генә Аллаһы Тәгалә бирми. Сәбәп итсәңаллаһы тәгалә бирә. Аслма пеш, авызыма төш дип яткан ди берәү. Аны өзеп авызына салмый һичкем дә. Торып алып, алма астында гына ашаса була.
    Ахырзаман шунда булгай,
    Алла диген бәдавам (көйләп әйтте. Көе матур)
    Дөньядыр бу, дөньядыр бу,
    (Сөбехан әзил мөлки вәл – салават укый. Җөмләбезгә рәхмәт әйлә. Аллаһөммә, саллигалә, вәгалә, алиһи. Аллаһы әкбәр – тәхлил)
    4 июль. Батталова Мәрзия Тухватулла кызы, 1916 нчы елгы. Улы Мидхәт вафатына бәет язган. Күңелемнән, үземнән үзем әрнеп яздым. Җырлар күңелле булырга тиешле. Кайгыдан чыкканны бәет дип әйтәләр. (Көйләп әйтә, көе матур). ()
    Мәсгудә Шәмсетдинова, Эльмира Бухараева