Masguda I. Shamsutdinova's site


 

66. Кабердә дә бергә йоклаек

Зиләйлүк, Шәүрә, Карурманны искиткеч итеп җырлый Мусина Диләфрүз. Татар Каргалысы.
Диләфрүз – Сәгыйть атаман токымыннан.
Әхмәт бәетче. Шаукат. Берүк авыл көен төрле авылда төрлечә көйлиләр.
Ай колбаса, колбаса,
Дунай ягын су баса,
Сакмар очын басыр ие
Таулар биек булмаса.
Бу бездә Баламишкин көе дип атала.
Хәбир абыйның капкасын
Күркә тибеп ватмасын,
Кызлары да тик ятмасын
Чабатасын катмасын.
Хәбир абыйның капкасы
Бар да сельпо тактасы,
Кадаклары тупсалары,
Бар да сельпо акчасы.
Алмагач чәчәк ата
Майның унбишләрендә,
Былбыл булып гөлгә кунып
Керәсең төшләремә.
Акиделне киң диләр,
Аны диңгез димиләр,
Сөйгәнең кала димиләр
Сөймәгәнне димлиләр.
Ике зират арасында ындыр. Бер ике кеше күргән убыр тәгәрәп йөри зират эчендә. Туйда беренче чәй бирәләр. Аннан соң ризык килә. Аңлаганнары сәгать өчтә кайтып китәләр, аңламаганнары йоклап калалар.
Пич артында сары май,
Булмый аның сызыгы,
Туйга килеп биемәгәч
Булмый аның кызыгы.
Арты очтан бирге очка
Очып чыкты бер чыпчык,
Яратам сине, яратам сине,
Яратам сине чукынчык.
Давлетшин яза Наврузова Гөлҗиһан Заһит кызы, әнисе Мөкәрәмә. Туган елы 1935. Әтисе белән бертуган әбисе язып калдырган бәетне укый, Фатыйма исемле әбисе. Әтисе Күгәрченнеке, әнисе бу авылныкы.
Әни өчен әрнү:
Әнекәем әйдә языйк әле,
Мин хәтерлим бала чагымны,
Газиз әнкәнемнең күкрәгенә
Башларымны салган чагымны.
Төннәр буе мине
Күзләремә карап елагандыр,
Күкрәк сөте
Газиз әнкәемнең яннарында
Төннәр буе безне тибрәткәндер,
Татлы йокыларын калдырып,
Төне буе безне күзәткәндер,
Күз күрфекләрен талдырып.
Карурманны әти уйныйдыр иде. (Караурманны җырлый матур итеп):
Кара да гына урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә,
Кайда барсаң дус-иш кирәк,
Каршы чыгып атың бәйләргә.
Карурманны чыккан чакта
Адаштым юлларымнан,
Эй, күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны.
Такмакка да мин оста,
Шакмакка да мин оста,
Әти әни эшкә кушса
Мин авыру мин каста.
Мусина Диләфрүз Хөсәен кызы, әнисенең исеме – Рәбига. 1930 нчы елда туган. Бабайлары Хәялиннар. Әбиемнең әби бабалары Хәялиннар була. Оренбургда Хәялин Рафаэль кинога төшереп йөри. Хәялиннар нәселе бар да җырчылар. Мин эшкәч бирелгәч бик ьырлап булмады. 30 сыер саудым. Җыр – кешенең юлдашы ул. Кайгыда да шатлыкта да. Кунакка барсаң кайбер кеше тәлинкәгә карап утыра. Гөлгә чәчәк нигә кирәк, ди, тирәккә ботак нигә кирәк, ди. Моңсыз күңел – нурсыз гомер – черек агач, диләр. Тарелкага карап утырган кешене мәҗлесләрдә яратмыйлар.
Сәхрәләрдәй үскән зәңгәр сачәк
Бакчалардай үскән гөл кебек,
Үткән дә ләй гомер, калган хәтер,
Зиләйлүк,
Кыйблалардан искән җил кебек.
Курайчылар курай ай уйнамый
Урманнардай курае үсмәсәй,
Кеше дә ләй шулай саргаямы,
Зиләйлүк,
Хәсерәте аның булмаса.
Мендем тауларның башына,
Исмен яздым ташына,
Ниләр килеп, ниләр китми,
Ир егетнең башына.
Борынгыдан калган койрыгы. Зиләйлүкне өч көн җырласаң да ярый. Зиләйлүкне әнисе җырлаган. Бер кирәк була, дип, янына утыртып, өйрәтте әнисе.
Кара дыгнай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә,
Каруманны чыккан чакта
Кисеп алдым куш каен,
Бергә яшик, дусларым.
Карлыгачкай дигән ай асыл кош
Кош кундырмый агач башына,
Карурманны чыккан чакта
Атым китте күл буйлап,
Эй, сезне сагынап көн уйлап.
Агымсуга ташламыйлар
Ак каен каерысын,
Аккошлар да бергә-бергә,
Нигә без аерым соң?
Бир кулыңны гүзәлем,
Синсез өзелә үзәгем.
Агыйделнең суы салкын,
Салкын тирәнгә күрә,
Исләремдән дә чыкмыйсың,
Өзелеп сөйгәнгә күрә.
Ишек алдым салкын чишмә,
Суын эчен туймадым,
Әйтер сүзем әйтәлмадым,
Күршербез дип уйладым.
Бир кулыңны гүзәлем,
Синсез өзелә үзәгем.
Биек таудан чәчәк җыйдым
Җыймадым сарыларын,
Үзем тапсам миңа да бир
Сабырлык даруларын.
Бир кулыңны гүзәлем,
Синсез өзелә үзәгем.
Безнең кошлар урманда,
Кайда сезнең кошыгыз,
Килер көннәр – очрашырбыз,
Ә хәзергә хушыгыз.
Мин булса отарга гына торам.
Ирәнчеккәләрнең ай яуларын
Кыблаларга искән җил тарый
Үткәндә ләй гомер, калган хәтер
Кыйблалардан искән җил кебек.
Мендем дә ләй тауларның башына,
Исемнәрен яздым ташына,
Елаудалай түгел ай еларсың,
Исләреңә төшкәндә чакларда.
Тормыш юлы бик катлаулары,
Авырлык кына килмәс димә,
Авырлыклар да килә калса
Башыңны аска имә.
Сайра, сайра, сайра, син, сандугач,
Моңлы болай тавышың белән,
Мин дә ерлап сиңа кушылыйм
Кайгы-сагышым белән.
“Шәүрәкәй” диде әни бу җырның исемен.
Олы юлның тузанын ла
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомернең узганын.
Олы юлның тузанында
Калды минем эзләрем,
Кайда икән яшьлегем, дип
Шул юллардан эзләдем.
Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне.
Эх, кайтарып алыр идем
Узган гомерләремне.
Олы юлдан атлар килә
Безгә кала тузаны.
Алда гомер бардыр-барын, –
Сагындыра узганы.
Керим әле урманнарга каеннар арасына. Бу җырны алып качты, алып качты җырлыйлар (озын итеп җырлады). Артистлыкта йөргән. 1952 нче елда тракторга кереп киткән. женский бригада. Ибрахимов абый председатель. 10 ел тракторда эшләгән. 61 елда фермада эшләгән. Огород-могородны яратмадым.
Карурманга кояш пешми,
Шуңа карлыган пешми,
Бәхет юк дип кимсенмәгез,
Бәхет бакчада үс
Ал бидерәләреңне,
Гөл бидерәләреңне,
Миннән күрмә, күр үзеңдән
Ятка калганнарыңны.
Иртә торгач тын утырдым
Бадыян төпләренә,
Әнекәем, риза булчы
Имезгән сөтләренә.
Фәридә Бакирова Вәгыйз кызы. Сакмар очында туган. Әбүбакирга кияүгә чыөккан. 1931 нче елгы. Әнисе Гыззикамал. Әтинең әтисе Сәлих, Сәйдә, әнисенең исеме Шәмсекамал, әтисе – Вагыйзь.
Тәүдә (элегерәк) бездә кызлар гына уены була торган иде. Аулагаш була торган ие. Кемнән бер тәлинкә он, бер дистә бәрәңге, май, керачин – фәкать кызлар була торгна ие. Үсә килдек. 17 дә килеп җиттек. Кайда иске өйләрдә әбиләрдән сорап җыела идек. Йөзек салышу уены, Чия дигән уен. Бер әйберне ыргытасың – Ч хәрефе диләр. Ч хәрефеннән бер исем әйтмәсәсәң – отыласың. Я биисең, я җырлыйсың. Кыз бәйләү уены – тик кызлар гына уйлый. Күгәрчен ашату – шырпыны бәләкәй генә кыстырып бере-береңә ашатышалар. Шуны Күгәрчен ашатышу диләр иде. Кызлар егетләр. Бике кызык, бик күңелле була торган ие. Хәзер андый уеннар юк инде. Танцы диләр дә әйләнешәләр хәзер. Үзебез ач булдык, ялангач булдык. Бер күлмәк булды, аны юдык та кидек, синкаладык, я бер төрле буяга мандык. Үзебезчә өс-баш алыштырдык. Кичен уенга чыгабыз. Клубка чыгарга акча юк. Кинога бару юк. Пухартельдә эшләдек. Аның акчасы хөкүмәткә китә. Дебетне ая кыладык. Авыр тормыш булды. Төртешү җырлары бар ие. Гыйшык ерлары, кодагый җырлары.
Син булырсың кодагый,
Мин булырмын кодагый,
Ике күрше арасында
Андый эшләр булгалый.
Кулымдагы йөзегемнең
исемнәре Сәкинә,
Биенмәсә – ялынмагыз,
тик утырсың сәкедә.
Әнә килә машина,
Төягәннәр коленкор
Син минеке түгел инде,
Үз көнеңне үзең күр.
Шуннан киреп уеннарда була торгна идек. Без Сакмар очы. Бик тату идек. Уен бара икән, без барып керәбез уенга. Уен гөррр итеп күтәрелеп биибез, җырлыйбыз да.. Чыгып китәбез – без чыгып китүгә уен тарала. Дөньяны тотып яшәдек. Менә инде Ходайдан вакыт җиткәндер, Алла юлына бастык. Мин Габделхак хәзрәткә Оренбурга барып укыдым. Яшерен генә, качып
Очраттым тургайның кошларын,
Таба алмадым кунган төшләрен,
Алларына килми һичкем белми
Бер Ходайның язган эшләрен.
Яз да була, көз дә була,
Яр читләре боз була,
Язын, көзен бик күңелсез,
Кайтып китсәк ни була.
Олы юлның тузаны,
Үзем күрдем тузганын,
Тузаны кайда икән,
Яшьлегем кайда икән,
Шул юллардан эзләздем.
Бакчаларда алмаларның
Тамырларын капмадым,
Мин киткәчтен, балаларым,
Сез мине онытмагыз.
Таулар биек, сулар тирән,
Тирән булса да керәм,
Ераклыкларын да беләм,
Нигәдер якын күрәм.
Биек тауларга менимме,
Чәчәкләрне өзимме,
Кемнәргә генә сөйлимен,
Үзем генә белимме.
Мәҗлескә баргачтын хуҗаны хөрмәтләү мөнәҗәте:
Кунак булдык өегездә,
И туганнар, сыйладыгыз,
Безне хөрмәтләгән өчен
Ходаем биргән бүләгем,
Бу мәҗлесне ясаучыга
Аллаһу дип язып куйган
Рәсүлюлла бармаклары.
Мәҗлесләрдә әйтелә торган мөнәҗәт, коръән укыганнан соң:
Лә илаһы иллалланы әйтик әле бергәләп,
Рәсүлюлла өммәтеннән булсак иде бергәләп,
Шәфәгатенә ирешсәк иде бергәләп,
Фатыйма, Мәрьям ана туйларында. Никаһын ишетсәк иде, Гарше көрсе баскычыннан менсәк иде бергәләп, сират атлы күпереннән кмчсәк иде , сигез оҗмах, ширбәтеннән, оҗмахтагы хөлләләрне кисәк, Аллаһыни дидарыни күрсәк иде бергәләп.
Ля иляһы иллалланы Салма телдән бер заман, аерылган кол бик яман, сигез оҗмах баскычы, Хактын рәхмәт яудырды, ризык арттырды, ул тугры юлга күндерер. Тәмуг утын сүндерер, гүр эчендә нур булыр, әйтмәгәннәр хур булыр, әйтеп йөрсәң көннәрдә, юлдаш булыр гүрләрдә.
Ана өчен әрнү бәете: Ана баланы үстерә, бала үсеп җиткәч, бала күңелләре далада, ана күңеле балада. Әрнү турында бәет (көйли)
Каләм, каләм, әйдә язык әле,
Хәтерләтәм мин бала чагымны,
Әнкәемнең күкрәгенә
Башларымны куйган чагымны.
Күзләренә карап җылаганда
Күкрәк сөтен бирде гел генә,
Газиз әнкәемнең яннарында
Булсак икән шулай гел генә.
Төннәр буе безне тибрәткәндер,
Татлы йокыларын калдырып,
Көннәр буе безне күзәткәндер
Күз керфекләрен талдырып.
Әнкәемнең исән чакта
Кадерләрен белмәдек,
Каберләренә кереп эзләсәк тә
Табалмабыз татлы сүзләрен.
Эндәшсәк тә безгә җавап бирми,
Нигәдер ул каты йоклаган,
Йокы дигәннәре әҗәл икән
Йөрәк тамырлары туктаган.
Эзләсәктә хәзер табалмыйбыз
Яшел үлән каплаган,
Нур балкытып торган кояш
Анам кебек якын күренә.
Эзләсәк тә хәзер таба алмабыз,
Кара туфракларга күмелгән,
Кара күзләреннән аерылып
Кара керфекләре коелган.
Алсу йөзләрендә сары алган
Кара чәчләренә ак салган,
Әнкәемнең күргән күп авырлык,
Исәнлеге шунда югалган,
Бу язмышны кемнәр төзегән
Асыл тәңкә туфрак булырга.
Әллә кабат язмыш төзик микән
Мәңгелектә исән торырга.
Юк,юк, аны инде төзеп булмас,
Ата-бабалар да төземәгән,
Газиз балаларыннан аерылып
Тар кабергә кемнәр кермәгән.
Әҗәл бит ул шундый мәрхәмәтсез,
Газиз җанны ала аямый,
Балалары җылап калсалар да,
Аны бер нигә дә санамый.
Ләкин бер кем үлмәс иде,
Әҗәл алып китә ирексез,
Картайгачмы, бәлки яшь вакытта
Кайчан алулары билгесез.
Каләмкәем, безгә җитәр инде.
Азмы-күпме язып туктаек,
Каләмкәем, мин сине яратам,
Кабердә дә бергә йоклаек.
Каләмкәем, сине шуңа сөям,
Сердәш булдың миңа гомергә,
Үлгәндә дә васыять итеп әйтәм:
Икебезне бергә күмергә.
Ана турында бәет:
Бу бәет ананың әрнүе. Ананың бар икәнен дә белмиләр.
Языйм микән, җитәр микән,
Язу файда итәр микән,
Бу кайгылар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән.
Кызыл гөл булмаса икән,
Чәчәген коймаса икән,
Балаларыннан аерылып
Тору булмаса икән.
Эчем пошса укыйм китап,
Ачылмасмы күңелләр дип,
Исәпләсәм хәйран булам
Киләчәк бу үлемнәр дип.
Мин шулай өзелеп сагынганда
Йокы алмый минем күзләрем,
Күңелем белән сезгә хатлар язам
Кала инде әйтер сүзләрем.
Сине сагынып өзелеп утырганда
Моңсу итеп йомшак кар ява,
Ташладыгыз мине, балаларым,
Хәзер оныттыгыз ана барлыгын.
Үстергәндә һич белмәгән идем
Күңелегез шундый тарлыгын,
Әни дигән кеше бик кадерле,
Акыллыры булган балага.
Сәлам хатларында кызганалар
Ялгыз торып калган ананы,
Аерыласын белгәнмендер,
Үстердем мин сезне бик яратып,
Төннәр буе сөеп ята идем,
Кайгыларым бергә таратып.
Тирән уйга чумып карап торам
Үскән матур каенган,
Әллә яфраклары коелганга
Ул да чумган кебек кайгыга.
Андан ерак түгел башкалар да
Тезелешеп бергә утырап,
Ялгыз каен башын игән,
Ул да төшкән кебек кайгыга.
Түзә алмадым, аңа тиң булыйм дип,
Йөрәк әрнеп бардым янына,
Яфракларын селкеп моңсу җилләр
Китмә әле диеп ялына.
Шулай икәү яшел аланныкта
Без туйганчы утырып сөйләштек,
Ялгызлыктан авыр ни бар диеп,
Моңсу айга карап серләштек.
Каенга әйтәм, әле синең
Ботакларың яшел яфракта,
Сагыну сәламнәре сирәк килә,
Балаларым бары еракта.
Каен белән икәүләшеп сөйләнгәндә
Кәккүк килеп кунды башыга,
Моңсу тавыш белән ул кычкырды,
Төрле уйлар төште башыма.
Каен белән кәккүк озатып калды,
Ялгыз башым киттем аерылып,
Балаларым китте аерылып.
Йомшак җилләр тарый чәчләреннән,
Ә мин барам урман буеннан,
Санлугачлар сайраганда
Балаларым чыкмый уемнан.
Барып җитәм матур су буена
Сандугачлар сайрый каенда.
Сандугачлар сайрый ай каенда,
Балаларым чыкмы уемдан.
Барып җитәм матур су буена,
Күрдем анда казлар йөзгәнен,
Ялгыз ана үзе генә белә
Кайгыларга ничек түзгәнен.
Кышлар үтте, матур җәйләр җитте,
Кояш нуры арта һаманда,
Сигезенче мартта килеп җитте,
Аналарны янына чакыра.
Сигезенче март бигерәк тә
Аналарны үз куенына алып җылыта,
Ә нигәдер шундый матур көндә
Аналарны балалар оныта.
Өзелеп көтәм, балам, үзегезне,
Моңсу айга карап йокламыйм,
Ә шул чакта ана күзләреннән
Кайнар яшьләр ага туктамый.
Сезне шулай өзелеп сагынганда
Йоклый алмый минем күзләрем,
Күзләрем белән сезгә хатлар язам,
Тагы кала әйтер сүзләрем.
Сезнең белән узган көннәр
Күп еллар инде үтте киттеләр,
Арык кулларымда талды,
Тамырлары калкып беттеләр.
Сезне сагынып язып торганда
Моңсу итеп йомшак кар ява,
Шул чагында ялгыз ана
Утырып сезгә шигырьләр яза.
Ташладыгыз, балам, мине,
Хәзер оныттыгыз ана барлыгын,
Үстергәндә һич белмәгән идем
Күңелегез болай тарлыгын.
Син үзеңдә хәзер ана, ата булдың,
Балаларың сиңа кадерле,
Җылы сүзең белән юат,
Өзмә, балам, минем бәгырьне.
Гомер үтәр, вакыт җитәр,
Кадерләргә туфрак салырлар,
Балаларым, күрә алмадым дип,
Туганнарым җылап калырлар.
Үкенерсең, балам, шул чагында,
Як-ягыңа карап җыларсың,
Шул язуларны искә алып
Як-ягыңа карап җыларсың.
Шушы язганнарны искә алып
Авыр итеп суларсың,
Аерасын,бәлки, сизгәнмендер,
Сезне үстердем бигерәк яратып.
Кулыгызга алып бер укырсыз
Үстергәннәремне искә алып,
Сез бит минем аткан чәчәчкләрем,
Сез бит минем тормыш гөлләрем.
Чәчәкләрен койган сабак корый,
Шуның кебек минем көннәрем.
Арсланова Дания, Давлетшин Ильфат яздылар.