Masguda I. Shamsutdinova's site
|
|
71. Кауды кошы әшәке кычкыра
- Нуретдин бабай, Бүз тургай.
Яхин: Керим әле урманнарга. Чаптыра атларны кучер, Тукай шигырьләре. Җем-җем кара чиләге. Алтын, көмеш, гәүһәр, якут җаныем бармакларында. Ногайбәк Хайбулласы бар иде Каргалыда. Балалары берсе Гыйсматулла, Һидиятулла. Нугайлар җыеныннан калганнар. Бакчалардай сандугачлар, Сайрый микән әлвидаһ, Әллә аларны да тоткын итте микән дошманым. Бу Мәхбүс бахырның бер җыры. Мәхбүс – гөнаһсызга төрмәдә ятучы кеше була. Бу Карыйныкы: Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Бик вафасыз дөньядыр, Күп кешене вайран итеп Хайран иткән дөньядыр. Җырлары күп – хәтеремдә юк. Тагын берсе: Дөньяга мәгърур булып без- Ләр йөрибез алданып, Бу шикаятьне укырга Мәҗбүр иткән дөньядыр. Салкын чишмә - ятып эчмә – күкрәгеңә чир булыр. Күк күгәрченнәр гөрлидер Мәчет манарасында, Кеше белми һич кем әйтми Ни күрәсен үзенең заманасында. Ай, әттәгенәсе. Яшьлек дәверләрендә. Безне Бу Каргалы 12-13 нче елларны монда бик зур калын урманлык иде. Дунай яклары. Шул тирәкләрдә бер кош как-как дип кычкырып утыра иде шул тирәкләрнең башында. Ишле була торганнар ие. Шул тирәкләр шул хәтле юаннар, тирә-ягын үлчәгән вакытта 7-8-10 метр иде уратып алганда. Шул тирәкләрне шушы авылның халыгы кисеп бетерделәр. Хәтта шул хәтле эшләделәр ки, калган төбен тамырларына хадәре (кадәр - МШ) ягып беттеләр. Шул урманнарны халыкларга бүлеп бирделәр. Шул адәмнәр тамырына кадәр кисеп бетерделәр. Кычкыра торган кош калды. Шул тирәкләрнең башына оя ясыйлар зур иттереп, чыбыктан, чүптән. Әшәке иттереп кычкыралар. Шул кошлар яши торганнарые (торганнар иде - МШ). Чыбыкны җирдән алып менеп китеп оя ясый торганнарые (торганнар иде - МШ). Кауды дигән кош. Агачлар да юк, кошлары да юк. Әзерәк кенә утырып утырганнары бар. Дунай ягы диләр – болар Каргалы авылы килеп утырганнан бу ягына бик тыгын булганнан соң бер Газулла исемле кеше тота да елга аша чыгып мынча утырган җиргә чыгып утыра. Моны Дунай Газулласы дип атаганнар. Бу Дунай Газулласы чыккачтын бу як Дунай булып калган. Искедән килгән кешеләр – ногайбәкләр нәселләнеп киткәннәрие (кииткәннәр иде - МШ). 3-4 семьясы бар әле. Гыйсмәт – художник – ул ногай нәселе инде. Аулаклап уйный торганнарые (торганнар иде - МШ). Байларныкы байларча. Җомга көнне – никах көне диләр. Ярлысы-ябагасы, бар да. 1923 нче елны өйләндем мин. 26 яшьтәге егет. Авыл тирәсенә халык бакча чәчә. Кавын-карбыз бакчасы. Мине каравылчы итеп сайладылар. Шәм була иде кавын-карбыз. Шунда мулланы чакырдым никах укытырга. Яңгыр иде. Ииии Нуретдин, син бала бит әле син, мулла көлә миннән. Шул яланда никах укыттык, җиңгәң белән 40 ел гомер иттек. 11-12 бала булып, 6-7 бала үсеп калды. Башкириядә отып кайтканием, хезмәт иткән вакытта: Кайда сайрый бүзтургай, Куаклар башларында, Һавадаларда очкан ай, сар микән, Кунар җире аның саз микән, Кайда сайрый бүзтургай, Кайгысы яшь башларында. Базарларга бардым, бадыян алдым, Бадыяннарым булды каялы, Кайда сайрый бүзтургай, Агачның башларында, Кайгысы яшь башларында.. Бүзтургай дип мин куштым. Сабан тургае бар – бәләкәй генә кош. Чырлый торган. Кул белән ашлыклар чәчә торган иек. Чәчеп кайткач балаларга тырма күкәе дип буялган күкәй тараталар ие. Тавык күкәе теләсә нинди - кызылы, яшеле, саба күкәе, тырма күкәе дип балаларга тараталарие. Балалар сөенеп ашап йөриләрие. Наурузов Йосып бай – Каргалы бае. Наурузов Рахимьян дигән егет барие – коммунист иде. Үлеп китте. Аулагөйне кем тели шул ясый торган ие. Сакмар авылының тавы бар. Шуның халкы тауга менеп уйный торганнар ие. Каргалыда сабантуе ясыйлар. Сакмар тавында шул ук уеннар инде. Сабантуй шикелле күңел ачканнар сакмарлар. Сакмар суы терәлеп ага, таш тәгәрәтәләр суга. Һавалардай болыт ай агыла, таулардан ла тауларга кагыла, Эй, кайгырмас ла иде бу егет – күкрәк көче берлән лә мал таба. Әүвәле бик яшь идем, 8 кызга баш идем. Яшәгән вакытлар булып үтте. Арчаларга барам әле Арча юлы ачылгач, Болай кайгырып йөрмәм әле Кайгыларым басылгач. Буйдак егет вакытларда бик шук була бит кеше. Күрсәтәсе килә үзен халыкка. Җыры белән, биюе белән. Минем дә шундый чакларым бар иде. Байлар Минауныйга барган вакытта әйтелә торган иде – Мәкәрҗәгә байлар барып куй сату – шундый җир ул Мәкәрҗә. Хәялин йортындагы торган Буранбай Абдулласы скрипкачы иде. Буранбай исемен шуңа биргәннәр – ул Буранбай көен җырлаган һәрвакыт. Табак-табак та гынай ак кәгазьнең, Эй, эчләрендәй Буранбайның язганай хатлары, ди, Шул хатларны укыгандай чакларында, дускай, Үкерешеп җылайие авылның картлары, ди. Буранбай Абдулласы сызып җибәрә дә үзе дә кушылып җырлый иде. Үзенең кызын хатынлыкка алды. Үлделәр инде. 60 км җирдә Алмалы дигән авыл бар. Менә шушы авылда ярлылыларны каты эшләр эшләтү белән каһәрләгәннәр дә, шуннан байтак халык чыгып китә. Шулар арасына минем әтием эләгә. Минем әтием Сакмар авылында туктый. Шунда урысларга кереп байларга хезмәтче була. 30 еллап урысларда хезмәт иткән. Олимпий дигән урыс булган ул. Минем әтинең, бахыр, гомере шунда үткән. Энеләре Каргалыга алып кайталар. Көтү ала да көтү көтә. Башка һөнәр белми. Безнең сыер артыннан йөгереп үтте гомерләр. А ягы бетте, Б ягы: Нуретдин җырлый: Агыйделкәйләрне ай кичкәндә, Бер җырладым ишкәген ай ишкәндә, Бер җырладым ишкәген ай ишкәндәй, Бер җырладым, дускай, бер еладым, Узган гомрем исемә ай төшкәндә. Моны Чебенле көе диләр. Сандугач кара була, Муены ала була, Бик моңайган, бик җырлаган, Бәхетсез бала була. Йөгердем җитәлмәдем, Сикердем ... Сандугачны ерда гына кара диләр, кара түгел ул соргыл. Бара торгачтын утырдым Аякларым талганда, Ай бу җырларны җырлыймын Йөрәкләрем янганга. Күгәрчен булсам мин Күктә гөрләр идем мин, Әгәр бәхетләрем булса Күктә яшәр идем мин. Күптән үләр идем мин дисәм килешми бит ә? 10 мәчеткә 20 мулла була, 10 мөәзин була. Шул формага ул мәчетләрне кайсын халык салдырган, кайсын байлар салдырган. Заманында 75 хәзрәт булып үтә 10 мәчеткә. Каргалыга 300 ел тула ди. Зыяратта ташларда да укыганым бар. 300 елга туры килә ташлар зиратта. Каргалы тарихы мәчетнең иске мулласының кулында микән, бар тарихы шунда Каргалының бар. Олы юлларның тузанын Күреп калдым тузганын, Яшь гомерне узмый диләр, Сизми калдым узганын. Кыз үзе табып ала егетнең билбауларын, билбауларын чиштерә. Билбауның очын кайда калдырганын белми кыз. Чишә инде. Сырган бишмәтне яратып кия торган идек инде. Казакилар кия торган идек. Башта кәләпүш. Байлар байларча. Аларның киемнәре кыйммәтле, ефәк. Түбәтәй кәләпүш – бер сүз. Колаклы бүрек кия торган идек. Байларның кырпылы бүрек. Аларның колаклы булмый инде. Йөгерә-йөгерә җитәлмадым Кырда йөргән үрдәкне, Гомрем булса онытмамын Сездин күргән хөрмәтне, ди. Күк күгәрченнәр дә уйный, Күләгәсе җирдәуйный, Малсыз егетләр дә үлми, Дөнья рәхәтен күрми. Ярлы булма, ярлы булсаң гарьле булма. Гарьле гарьләнү. Ятырак әйберне дикий дибез инде. Әни мескен надан гына, укымаган кеше, әти күптән укымаган. Әни – Шыран Алмалысыннан күчкәннәр әти белән бергә. Әнинең исеме Сабира Якуп кызы Салимова. Йөгереп-йөгереп барыр ер түгел, Күккүк чакыра торган ер түгел, Елама ла елама, Фатыйма, Бер-ике генә атлап кайтыр җир түгел. Мендем инде тауларның башына, Утырып яллар иттем ташына, ди, Сау-саләмәт кайтсам илләремә Тарих язар идем ташына. Фатыйма диләр инде бу җырны. Себердә йөри торган кешеләр. Мәгафүр Хисматуллин да җырлый аны, Рәхимкулов та җырлый. Ризван улы Вәлирахман Арысланов. Хәзер 100 яшь куегыз. 100 дән узган ул. Күпердән чыккач уң кулга яр буена борылсаң икенче өйдә тора. Бергә торуы бик күңелле, Аерым тору бик яман. Каргалыда булсалар иде кордашлар. Таң алдында сандугач, Җырлау түгел җылыйсың да Кайгы хәсрәтең булгач. Шарлык районы егете Чапай. Ул Чуваш егете. Шарлык районында чувашлар бардыр. Зур район. 1991 ел, июль, Гаффарова Шәмсия апа. Пленда вакытта чыгарган шигыре: Таш капчык: Тимер баулы таш капчык, Хәлең җитсә ташлап чык, Үзең ташлап чыкмасаң Үләчәгең ап-ачык. Таш капчыкка салдылар, Авзын бәйләп алдылар, Тегермәндә тартырга Чират көтеп калдылар. Тимер капчык төбендә Сөяк тарта җегермән, Тегермәннең ташлары Бар да үткер – тимердән. Тегермәнче каргана, Он урнына кан ага, Шул кан белән туклана Патша дигән кандала. Тегермән кан тартмасын, Җил канатын какмасын, Илгә кыйммәт бу каннар Әрәм булып акмасын. Капчыкларны чишегез, Тегермәнне ишегез Ыштык белән патшаның Эчен төртеп тишегез. Китап тикшермәкне куйма, укып белгәнеңне җуйма. Муса Җәлилнең авылында минем бер улым торадырые. Мостафа авылында. Муса Җәлил турында килеп-китеп тикшереп йөриләр ие. Муса Җәлил шигыре. Шуннан алынган. (Бүзегетне укый). Бу бәдавам 1914 нче елда басылган Казанда. (Бәдавамны көйли) Гумерова Маһирә Гибадулла кызы. 1902 нче елда туган. Саллаһы мөһәммәдин – салават укый. Бик тулы салават һәм багышлау. Иң начар вакытта тудык бик начар вакытта китәбез. Заманасында ни шул була. (Коръән укый – мәкаме бик матур). Сакмар ягында Елан тау, монда күп таулар. Без чыгып-кереп йөремәдек. Эльмира Бухараева язды.
|
|