|
|
72. Күземезгә яшь китерә моңларыгыз. 320, 321
Хәялина Хәерниса. Әтинең әтисенең исеме Гомәр. Әниcе – Алмалыныкы. Дөньядыр бу, дөньядыр бу, Бик вафасыз дөньядыр, Җаның алып гүргә салып Вайран иткән дөньядыр. Әтекәм-әнкәм күрми калам, Җанымны бирмим дисәңдә Я сәфәрдә, я хәзердә Җанны алган дөньядыр. Дөньяга мәгърур булып без- Ләр йөрибез алданып, Бу шикаятьне укырга Мәҗбүр иткән дөньядыр. Ефәк атлас киемеңне Салдырып кәфен салдырып, Шәп биналардан чыгарып Гүргә салган дөньядыр. Йөри торгач аңламастан Кара гүргә күчәбез. Бу шигырь инде. Мөнәҗәт бу. Бер абыстай, Гөлчирә абыстай, Каргалы абыстае өйрәтте. Эчкәендә былбыл кошлар сайрыйлар Капуңызда булмас иде бик йозаклар, ... тилмерешеп утырганыгыз, Күземезгә яшь китерә моңларыгыз. Бездә җиткән егетләр укыйлар иде. Егетләр кайтып киткәч без имтихан бирә торган идек. (Салават укый көйләп). Зимагурның чалбары - Кызыл юллы аллары, Кайда тапса шунда кала Зимагурның маллары. Кунак уены уйныйдыр идек. Көтүче булып уйнадык. Урамга чыгу юк иде. Йөгерешеп китәбез. Малайларны күрмәдек. Теләк теләтәләр иде яңгыр булмаган вакытта. 100 гә җитәм бит, исемдә түгел. Сәҗдә кылды Раббына, Ул ... Рәсүлюлла Йөзен куйды Кыйблага, Аллаһүммә, саединә вәссәләм. Хәялин Габделгазиз – 1906 нчы елда туган. Атаман токымы. (Коръән укый тәбарәк сурәсе): Мәчетнең ишегенең кайсы якка ачылганын белмәгән кешеләр мәчеткә җеннәр оялаган дип әйтә. Шушы мәчеттә ике ай охран тордым, бер нәрсә дә юк анда. Кешеләр ут яндырып ята, утлар яндырабыз, адашабыз ди. Бер җен дә юк монда. Өшкерү – дөрес ул. Сихыр – дөрес түгел дин буенча. Элек сихыр булган, хәзер юк. Урыста булган ул. Урыс сихыры белән сихырләгәннәр, моны кайтарып булмый, дип әйтә иде Хәмидә. Аны йозаклап суга салганнар, ди. Татарда сихыр булган. Күрәзәлек ярамый. Муллалар яратмый аны. Хәерниса: Мин сугышта вакытта колмак салдырган карчык. Дин буенча яратмыйлар. Кәрт салалар, улым белән иремне салыгыз әле. Газиз абый кайта. Пул белән кайта, диделәр. Агач ага, - төш күрәм. Шуннан килеп шуны кул астына тыктым. Берсе китте, берсе калды. Утырып еладым, иртән торгач. Берсе ирем, берсе улым. Габделгазыйз абый төшен сөйли. Берәр нәрсә өй җимерелсә – берәр кеше үлә. Китап ачу кайсы дөрес, кайсы дөрес түгел. Хәерниса: Элек бәет бар иде. Кызыңны кияүгә биргәндә, кияү егете килгәндә – бәет әйтеп килерләр иде. Бер көнне кода килер иде бәет әйтеп, икенче көнне – кодачалар. Кодачаларга менә шулай итеп кулъяулыгы тотып акча сала торганнар иде. Хәзер урыс ни, татар ни. Тәкбирдә кушылалар бит, шулай ук бәеттә дә кушылалар иде. Гөррр, гөррр итеп. Габделгазиз: Суны эссе итсәң – сасы исләр. Мәет юу куркыныч түгел. Савабы – әйтеп бетерәлмәслек. Ник бер генә булса да мәет юмадым икән, ди. Хәерниса: Чәчне икегә бүләсең. Бик таза итеп юалар инде. Габделгазиз абыйның әтисе Гыйбадулла. Нәфисә – әнисе. Хәерниса – без татарлар. Элек мөселман дип язганнар. Фатыйма Галиулла (Галиулланың әтисе Хәмидулланың әтисе Хәлиулланың әтисе Хәйруллның әтисе Насрулла) кызы Абдрахманова дәфтәреннән (1927 нче елда туган), 16 нчы апрель, 1985 нче елда язылган. Адәм баласының гомеренең үтүе: Cынап белдем адәм углы 100 ел торса – ун ел саен гомере башка булыр имеш. Ата-ана сау вакытта яшь баланың тәрбиясе солтаннардан артык имеш, ун яшенә җитсә ул Гөлстан ирер. Теле татлы сөйләр, сүзе дә дөрестан ирер. Гакылы, фигыле ата-анага бустан ирер, әҗәл килсә ул бустанны куймас ирмеш. 20 дә корал тотса, яуны чәнчер, качканның куа барып башын яньчер, кулына әгәр алса кылыч-хәнҗәр, туксан егет каршы килсә – таймас ирмеш, 30 – ут тик булып тик җилләр, барып дошман илләреннән маллар теләр, шул вакытта арыслан тик булып гизәр, 40 яшьтә – акылы керү холкы артыр, гакылы белән халыкны кулга тартыр, хикмәтле сүзләр сөйләр, үгетләр, үлеп китсә мондый үкенеч булмас ирмеш, 50 яшьтә холкы артмас һәм ким булмас, ни кылса да серләрен халык белмәс, гаҗәп хикмәт эшләр кылыр, хата кылмас, бу вакытта гакылы тулыгып булыр ирмеш, 60 та картлыгы килер, куат кимер һәм тәндә зәгыйфьлек булыр. Җегетлекнең бик сагынып өмет кылыр, 100000 өмет булса да егет булмас, 70 тә картлыгы тәмам җитәр, куат бетеп көннән көнгә гакылы китәр, күзеннән йокы очар, аш әз үтәр, гомернең ләззәте һич калмас ирмеш. 80 дә сөйләр аның коры теле, сөякләре какшар, биле бөгелер, төне-көне үлем булыр аның фикере, 90 да түгелер күздән яшь, кузгалса да тетрәр тәне, агырар башы, чиксез йөрер күзе, төшеп бетәр теше, торса ята, ятса тора алмас ирмеш. 100 яшендә тәмам китәр саулык кулдан, егетлеккә чумган булыр фәсыйкълыкка. Картайгачта мәхкәм тәүбә кылмак ирмеш. Һәркем белә бу дөнья фани галәм. Үлми калмас бу дөньяда һичбер адәм. Картайганчы ничә яхшы юлга баскыл кадәм. А ягы тәмам, Б ягы: Яхшы юлдан адәм үкенеч күрмәс ирмеш. Үз хәлемне сөйләп баштан бераз каләм тансык-тансык сүзләр кылдым тәмам, гыйбрәт алган адәмнәрдер – хәйран калам, тәүфыйкъ сезгә насыйп булмас ирмеш. Яшь вакытым, кая киттең, ник килмисең, килеп минем хәлемне дә бер белмисең. Тәмам. 1991 нче елда, 11 нче мартта язылган. Шәмсинур ахирәтнең мөнәҗәте: Тәмугның төтене кара, карасам күзләрем тала, Үләр вакыт җитеп бара, биш вакыт намазым кала. Бу дөньяда ике юлдыр, берсе уңдыр, берсе сулдыр, Биш вакыт намаз укысаң – кыямәттә йөзең нурдыр. Дөньяга туадыр бала, дөнья утына чорнала, Дөнья утында яна- яна Газраил җанын ала. Кызыл гөл булмаса иде, чәчәге тулмаса иде, Бере үлем, бере фиракъ – икесе булмаса иде. Җәннәттә бер агач бардыр, ботаклары алтын көмеш, Ул җәннәткә кергән коллар сигез җәннәт гизәр ирмеш. Сигез җәннәт, сигез нигъмәт – пигамбәрләр нигъмәте, Иншаалла рәхмәт әйлә Рәсүлюлла өммәте. 28 ндә апрельдә 1985нче елда: Өстемдәге күлмәгемне кимим әле – ак торсын, Мин китәмен, сез каласыз - күз алдыгыз яктырсын. Бияләем биш энә, биш энәдән тишелә, Эчем тулы кайгы хәсрәт – сөйләмимен кешегә. Безнең урам фонар-фонар, фонар саен ут янар, Кеше белми Ходаем белә, минем йөрәгем янар. Мәрхүм Латыйп абыйның кызы Зөләйха апайның моңнары. Мәрхүм Хәбибулла абзыйның 52 се булды. Фатыйма: Менә сезгә бер җыр чыгардым мин: Ишекләрдән керүегез, Елмаеп көлүегез, Әллә ниләрдән дә артык (3 тапкыр) Хәл белә килүегез. Бу өч этажлы җыр. Хисмәт охотник Каргалыга мөнәҗәтләр чыгарган кеше ул. Яңлыш кулын аткан.(Йосыф китабын көйләп укый. Көе матур. Дөньядыр бу ны көйли, Мөхәммәдия: Кани атабыз, диярләр, кани анабыз, диярләр, атасыз анасыз безгә җәннәт йогышмый диярләр. ) Ишекләрдән керә ал булып, Бөгелеп сәлам бирә тал булып, Бөгелеп сәлам биргәннән соң Җаным эри май булып. (Фатыйма апаның әнисе иренә шулай әйткән. Озын көйгә әйткән.) Шәмсинурның биеме Зәйнәб әби безнең әнигә барадыр ие җәяүләп, әнә шуның җырын язып алган идем. Әнигә килде дә чәй янында җырлап утыра. Мин язып куйдым, автобуслар йөреми, яланаяк судан чыккан: Ак чынаякларга баллар салам Эчмәс булсам бал салмас идем, Минем хәсрәтем синдә булса Аягыңа басалмас идең. Әни әйтә, мин аңламыйм нәрсә икәнен, ул да өйләнмәгән, кыз да кияүгә бармаган. Зәйнәп Мөрсәлимованың җыры ул. Ике тиенлек җырны да өйрәнмә, уен да уйнама дип әйтте безнең әти. Никогда. Ямьсез сүзләр яратмадык. (Убырлы карчык турында сорагач). Җеннәр күренмиләр, кем белә аны. Аятелкөрси – тимер казык җеннәр өчен. Бездә Ходадан башка нәрсә юк, (җеннәр турында сорашканда). Я не боюсь никого кроме Бога одного. Мөәзин бабай укымаган. Самоучка. Кеше әйтә дип әйтәләр. Бер Хода. Кайда булсаң анда Ул, бер Ходайга бәндә ул. Аллаһы гүзәл, аны әйтми кем түзәр. Егылсаң да Аллаһы дисең, кызсаң да.. Динебез Ислам, мөселман. Милләтен әйтми. Хәзрәт татар дип әйтергә кушмый, Болгар дип әйтегез дип кушты. Оренбург хәзрәте – Габделбарый. 1962нче елгы. Яшь хәзрәт. Ел саен день рождения ясаган кеше – дуракам каждый день праздник. Оренбургта да үлеп беткәннәр, укый белмиләр Бәдавамны. Өстәл өстем кенәгә, Өстәл астым күләгә, Бабаемның йөрүләрен, йөрешләрен, (3) Охшатамын түрәгә. Ишекләрдән керүләрең, Елмаеп көлүләрең Әллә ниләрдән дә артык Хәл белеп килүләрең. Әле сәгать ун булмаган, Унберенче тулган Сәгать минутлары кебек (3 тапкыр) Ара якын булмаган. Үрмәли гөл, үрмәли гөл Сәгать чылбырларына, Нинди җырлар табыйм икән, җырлыйм икән Сәхра былбылларына. Мөрсалимова Шәмсинур дәвам итә (Көйли Алмагач көенә). Әлфия Харисова яза. Алма бар диләр анда, Гелән гелән болай булмый, Әйтеп калыйк булганда. Бу көй инде урам көйләре, урамда, мәҗлесләрдә, туйларда. Җәйгә чыксам яратам мин Яшел чәмчәле итек, Кычкырма кәккүк моңлыйтеп Болай да күңлем китек. Туган авылым, Сакмар су буйлары, шунда үтте ... (композитор музыкасы) Бас эземә генә дә, кара күзенә генә, карама кеше сүзенә, кара үземә генә. Өстеңдәге күлмәгеңнең уңмыймы яшелләре, бигерәк оста бии икән бу кемнең нәселләре. Алын аласы иде, гөлен аласы иде, мәңге сагынмаслык итеп карап карасы иде. Матур биегән кызларга такмаклар инде. Туйда бәет әйтелгән. Капкаларын ачып куй, кояш төшсен түтәлгә, күзем төшсә күңелем төшми син иркәмдин бүтәнгә (Зөләйха). Саратовский гармуннарны Уйныйлар тартып-тартып, Зәйтүн гөле данлыклы гөл, Сез аңардан да артык. Туйларда берсе-берсен мактаган җырлар. Ничек килдегез сез безгә Батмаенча дингезгә, Кадерле кунак сез безгә Ни хөрмәт итим сезгә. Зимагур – эш сөймәгән, эш сөймәгән кешеләр. Аларга өй дә кирәкми. Кыш керсә йорты да юк, ризыгы да юк. Мунча кирәкми, су буенда су керә. Һаваларда оча ике аккош, каурыйлары җиргә коела (композитор җыры). Иии, яшь кызлар, ии яшь егетләр. Сарман буйларыннан үткән чакта.. Һәркемнең үзеннән чыгарган орбагые була. Шигырь дибез бит инде, борынгыча орбагый дигәннәр. Орбагый – бәет түгел. Орбагый – эчеңдә булган уйларны складно итеп әйтсәң – орбагый була.
|