Masguda I. Shamsutdinova's site
|
|
74. Каралы күлмәккәемне тектергән әнекәем. 325/ 327
- Каралы күлмәккәемне тектергән әнекәем.
Әбҗәлилова Раушанбану Гыйбадулла кызы, әнисенең исеме Әдия. 1907 нче елда туган. Оренбургта Рәбига исемле көмеш-алтыннан бизәнү яракларын ясаучы булган. Көе матур, Коръән, бишек көе. Язалар Илфат Дәүләтшин, Гөлнара Салманова. Мәүдүдә Рамазанова Батыргәрәй кызы, 1907 нче елда туган. Фәрхиямал исемле әнисе, Тимербайдан. Әтисе Башкириядән. Монда тормышка чыктым. 14 яшемдә 1921 нче елда мин Каргалыга килдем абыем янына. Афзалтдин исемле кешегә кияүгә чыктым. 4 бала китердем. 1935 нче елны Тимербайга кайттым. 1952 нче елда кире кайттым. Кайда да колхоз дип мине Каргалыга кайтардылар. Тагын кияүгә чыктым, өч бала булды. Икенче ирем сугышта үлде. 30 яшендә улымны яшен атты, икенче улымны токта электр сукты. Әзерәк дин сабагын укыдым. (җырлый): Чәчәк ата Бакчадагы гөлләрем, Сачәксез гөл, шатлыксыз көн Үтте яшь гомерләрем. Каралы күлмәккәемне Тектергән әнекәем, Хәсрәт күрсен дә үлсен дип Үстергән әнекәем. Мин нигә алай булдым, Мин нигә болай булдым, Алма бакчасына кереп Кайгы талына кундым. Аккош әйтә баласына Кая барасың диеп, Электән үк әйтә килде Ятим каласың диеп. Әйләнде дә суга төште Басып су алган ташым, Бу дөньяда ник яшисең, Әйт әле, газиз башым. Бу дөньяда ямь юк миңа, Җыр күңелемә ошый, Уйласам эчемә сыймый, җырласам эчем бушый. Биек ... Хәлил хәзерәтенә, Кычкырып җырлап җибәрәм Кайгы хәсерәтемә. Көйләр күп инде, җырлап үстек. ... Оя ясый Яр читендә кыл белән, Кыл белән түгел ком белән, Үтте гомерем моң белән. Сак-сок бәетен көйли: Әнкәй каргагач Сак-Сок булдык без, Бу дөньялардан гыйбрәт алдык без. Әткәй кыйнады тимер ук өчен, Әнкәй каргады бигерәк юк өчен. Мәдрәсәләрдә пыяла ишек, Сак белән Сокның тавышын ишет. Су буйларында диңгез камышы, Төн урманында Сак-Сок тавышы. Аклы күлмәгем һич тә кимәдем, Очып киткәндә сау бул димәдем. Бардым урманга җиләкләр пешкәч, Әнкәй елыйдыр исенә төшкәч. Мендем ботакка, бактым як-якка, Ике баламны каргадым юкка. Җыйган җиләгем калды яртысы, Ике баламдин калмады берсе. Бәләкәй вакытта ук әйтәдер идек. Ике бала булганнар, бик шаян булганнар, шуннан сәке астына кереп качканнар алар. Шуннан ишек ачылгач кош булып чыгып киткәннәр. Бу бәет. Җырга җырлап булмый, үзенең көе була. Бәет чыгаручы – үз турында була инде. Үзе турында. Камәрия Мөрсәлимова Хәйретдин кызы. Әнисе – Оркыя. Әтием кайсыдыр авылдан. 1928 нче елда туган. Колхоз чыккан ел. 1950 нче елда кияүгә чыктым. 3 кызым бар. Шигырь кебек укыймын мөнәҗәтне. Тукай турында сөйләп китәм: Каргалыда минем Мохлисулла исемле бабаем булган. Кымыз тоткан ул. Әбҗәлилов Мөхлис исемле бабаемда булган. 15-12 бия тотып кымыз саткан инде. Мөхлис бабай 3 ат җигеп 3 пичкә белән Оренбурга кымыз сатырга йөргән. Шул вакытта Габдулла Тукайны алып кайткан үз арбасына яткызып. Шул вакытта чак кына булган җаны. Әбием тиргәгән аны, ник алып кайттың. Үлсә нишләтәбез аны. Базарда йөргәндә бу егетне таптым. Күмәрбез дә куярбыз. Зиратыбыз бар. Бабай Тукайны алып кайткан. Кымыз эчергән, күп эчергән, чеби шулпалары ашатып, әби оста булган – балык тоткан. Әни сөйли иде, без елый идек. Габдулла Тукай кәләпүш кияр иде ди, кулын артка куяр иде ди, җиңен сызганыр иде. Еланчык тавына менеп, шигырьләрен язып, көненә бер чирек кымыз эчеп сәламәтләнеп кайтып киткән. Шуның турында бер җирдә дә юк. Әҗәл алдыннан кеше җиңеләеп китә диләр, бер кем сөйләми. Тукайның монда һәрбер куак төбендә, йөри йөри язып утырганнарын әнием сөйли торган ие. Минем әнием бик укымышлы ие. Бөтен нине бетергән ие. Әнинең әсәрләрен, укыйдыр ие, абыстай кебек иде. Коръәнне укыйдыр ие дә эчтәлеген сөйлидер ие. Аятелкөрсине өйрәтте. Самый җеннең курыккан Хифзөһәмә – көлфаякөн булалар җеннәр убырлар. Аның сүзләре дә Габдулла Тукайныкы кебек озын булыр ие. Шул аптырыйм, бер җирдә дә язылмаган, Тукайның Каргалыда кымыз эчкәнен. Менә әни точно белә иде. Юньләп тыңламаганмын. Максудыбыз хасыйл булды Әлһәмделииләгә шөкер – аллага шөкер ниятебезгә җиттек, теләгән кызыбызны теләгән егеткә өйләндердек, кавыштырдык. Теге Тукай теле кебегерәк иде бу, Коръән теле кебегерәк. Иң борынгыча. Дәфтәрләрем бик күп иде. Үземнән әйтәсе килә: Шигырьләрдә үткәннәр, шигырьләрдә киләчәкләр, шигырләрдә матурлыклар, шигырьләрдә истәлекләр, шигырьләрдә – маяклар. Шулай бит аңлаган кешегә. Артым бәрдем түгел. Бабай тирги нигә кирәк инде ул Азат Хатын ди. Ә мин аларны укыйм, елыйм, йөрәгемә яллар табам. Шигырьләр укып елап утырам мин. Хәйранмын мин тәбигатькә, исәпләсәң исең китәрлек. Алсуланып аткан таңнары, җирләре һәм күкләре. Айлары яктырта төннәрне, кояшлары нур чәчә, җемелдәшә күктә йолдызлары, Хәйранмын мин тәбигатькә - Җәйләренә, кышларына, язларына, көзенә, Иксез чиксез кырларына, урманнары, борылып аккан суларына. Җәен ява яңгырлары, кышын ява карлары. Төрле кошлар төрле телдә, төрле кеше төрле төстә. Әкрен генә искән таң җилендә тирәк яфраклары җиргә коела. Борылып кына борылып аккан Сакмар буйларында Аһ мин йөрдем былтыр кем белән, Шул чагында Сакмар суы булып актың, Ә мин калдым тирән уй белән. Менә шушындый көйләргә җырларга бик яратам. Мин кунакларга барып керсәм, Фәридә Кудашева килде, диләр иде. Әйдәгез, табынны башлыйк. Әниләр әйтерләр иде – моңайма, бәхетсез булырсыз, дип. Чыннан да бер бәхетем дә булмады. Агыйделдә кер чайкадым, Сөлгем суны буйлады, Сөлгем суларны буйлады, Күңелем күпне уйлады. Любой көйгә любой шигырь китереп куялам. Күземә операция булды. Тавык, Шыгыр таулары завык, Колхозларга бүләк килгән, Ун хатынга бер яулык. Әйтик әле аны да, Бөтен кеше эштә йөри, Ул катыны янында. Тезелеп эштән кайтканда утыра идек тә шул арада шундый шигырьләр язып алыр идек. Шулай тилерәдер идек инде. Көненә 3 сутый кул белән җир сөрергә бирәләр иде. Кичләрен һәрбер кыз поллитра кәрәчин табып, кайсы әби өй бирсә шуңарга барып вечер уйный торган идек. Тыпыр-тыпыр биегәндә Авыртмыймы тәпиең, Синең монда биегәнне Сизәме икән әтиең. Күз томалашлы уйныйбыз, күгәрчен ашатабыз, авызга шырпыны кабабыз да, шырпыны авыз белән алабыз. Күгәрчен баласын ашаткан кебек. Йөзек салыш, төрттереп җырлашу, бию. Гыйшык җырлары җырламак кая. Каз аулагашы. Каз пешерә торган идек. Каз өмәсе. Шәлләр бәйләдек ине. Тегә дә белмибез. Дебетләр аялыйбыз, каз өмәләре. Шал бәйләве, шал бәйләве, Кыен бит аялавы. А ягы тәмам, Б ягы: Яфраклары шиңгән, Син белмәсәң Ходай белә, Күңелем бизми синдән. Бер егет язды миңа хат гыйшык тотып. Бу очка киләлми, егетләр кыйный. Сугышалар ату. Ал алыйммы, гөл алыйммы Тәрәзәңә пәрдәгә, Әрәм булырсың дип куркам Әллә нинди бәндәгә. Брак – пленка сызгыра. Мәүдүдә: Салават әйтәләр. Аллаһүммә салигалә – салават Аллаһының дусты син и Мөхәммәт Мостафа Саллаватуллаһы галәйһи вә галяйһи әҗмәгыйн Җөмләбезгә рәхмәт әйлә я иляһы галәмин. Чыгып киттем ки сәхрәгә йөрәгем чыдамаганга, Менәрдем бер биек тауга, йөредем бик заман, Мәүлам. Моны язган да кеши де каләмнәре камыш иде, Эчем тулы сагыш инде, вафат булды газиз бәбкәм. Мөнәҗәтләр бездә бетмәс, кәгазь илән кара җитмәс, Күземдән яшьләрем китмәс, шәфәгать я Рәсүлюлла. Кабер дигән мәхкәм сарай, ишеге юк кереп булмай, Эчендәге әрвахларның нә кыйлганын күреп булмай. Мөнәҗәт булды инде бу.
“Печәнче” дигән спектакль куйганнар. Ике егет печән чаба дисәнә, Үтми аның чалгысы дисәнә, Үтәр иде чалгысы дисәнә, Анда кызлар кайгысы дисәнә. Бөкре Король дигән гармунчыбыз бар иде, ул үлде инде. Баянда уйнады. Асылъярны, Галиябануны уйнадылар. Сания апай, Насыйхов Габдулла абзый уйнадылар театр. Тиргә баткан атың арып беткән Сакла аны салкын тимәсен. Синең атың исән булса Тагын бик җирләр үтәрсең. Сары сандугач микән аны үстергән әнкәсе. Ак каен да запрещенный булды. Көйли: Иелсәнә, каен, бөгелсәнә, Аякларың җиргә тимәсме, Бөгелер идем буем каты минем, Эшләр хәл юк синең киңәшне. Асучылар киткәч сорый каен Авыртмыймы билең, авылдаш, Авыртуларына түзәр ием, Тын алуы бигерәк авыр ла. Аклар, кызыллар иң яман заманда. Бу банкротство бишенчеме. Алтынчымы инде. Шәкүр каракның сүзләре күп иде. Мәүдүдә: Мәүлидне укый, көе бик матур. Камәрия: Әлхәмне укый, Бердән нине беләсең? Бердән нине беләсең? Бер Алламны беләмен, Икедән нине беләсең, Ике иңемдәге фирештәне беләмен, өчтән нине беләсең, өч Витрны беләмен, ... биштән нине – Биш вакыт намазны беләмен, 6 ата-хакларын беләмен, 7 – җиде тәмугны беләмен, 8 – сигез оҗмахны беләсең, 99 тәсбихне беләмен. Уңны, суңны беләмен. Беренче класста укыган ниләре була. Әлеп би, ти си .. Яттым тыныч, ястыгым кирпеч, яттым я алла. Торсам иншалла, бу ятудан торалмасам иманымны юлдаш әйлә. – шулар бу. Миллиятем, чыкмамын Таулар кадәр алтын күреп, Тик янам мин милләт учагын- Да төтен ялкын күреп. Өсте дәрья ак урынга Халкыма җеп ыргытам, Ни зарар бар бу хосүстән Рәнҗү-хәсрәтләр йотам. Мин йотармын, көн килерләр, Көн косармын мин аны, Шунда мин тәбрик итәрмен Милләтемне дөньяны. Бу Сөембикәнең мөнәҗәте. Манарадан очкан бит ул. Сөембикә патша булган вакыт азат булгач милләтемне кабул итәрмен, ди. Чегән дидегез, лә, Чегән өчен үлдегез лә, Чегән килә башлагачтын, Астыгызга сидегез лә. Чиркәү баскычын менгәндә Уң аякларым тала ла, Талганына үкенмимен, Ислам диннәрем җәл кала. Чегәнгә оттырган кызын. Хәмидәбануның туенда Ала чучкалар суйдылар, Чучка итен ашамагач Муеныма пычаклар куйдылар. Кунафиева Хәдичә Хәкимбаевна. Каргалыныкылар. 1924 нче елгы. 6 балам бар. Ирем сугышта булып кайтты. Идел бит ул, идел бит ул, Киң бит ул, тирән бит ул, да, Зәнгәрсу болытта йөзгән Аккошларга тиң бит ул. Зәнгәр күбәләкләр оча Зәнгәрсу болытларга, Уф, йөрәгем, әрнеми тор Бер генә минутларга. Абдракипова Зәкия Афзалетдин кызы, 1952 нче елда, әтием сугышка киткән вакытта туып калганмын, мин Хәдичә апаның кызы. Мине әни тәрбияләп үстергән. Аллаһу, Аллаһу, Кәҗәләрне тауга ку, тау башларын ашасын, минем кызым йокласын. Йокла, балам, йом күзеңне, йом, йом күзнң, йолдызым, Кичтә йокың каладыр да елап үтә көндезен. Әлли бәлли итәренә ал бишеге бар аның, елаганда юатырга үз әнисе бар аның. Әлли-бәлли итәр бу, улым йокыга китәр, Улым йокыга киткәчтен әнисе эшкә китәр. Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе, каенныкка җиләккә, улларына бүләккә. Мәүдүдә: Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә, Былбыл булып гөлгә кунып керәсең төшләремә. Алма булса булсын шундый дүрткә бишкә бүләрлек, Булса дустың, булсын шундый үзең өчен үләрлек. Безнең авыл каршы тора аръяк тирәкләренә, Мәңге сүнмәс утлар салдың йөрәкләремә. Минем дустым армияда, винтовкалар өләшә, шул, Винтовкалар өләшә, 5 ел көттем, тагы да көтәм -илебез өчен көрәшә. Хәдичә: Киндер күлмәк кимиләр, Булса булсын гырамытный, Ялкауларны сөймиләр. Дояркалар юып куя Сепарат казаннарын, Булса булсын гырамытный – Сөймибез наданнарын. Зәкия: Челтер-челтер чиләкләре, Чиләкләрдә җиләкләр, Авыл кызлары әзерли Шәһәр өчен бүләкләр. ..Базарда бар бит ул, Үзен зурлап, кеше хурлап Йөрүчеләр бар бит ул. Синең әллә кем булуың Әҗәлгә дәва түгел. Зәкия: Ишек алдым ак балчык, Ак балчыктан атлап чык, Син дә миннән артык түгел, Син әзерәк мактанчык. Хәдичә: Сандугач сайраган була, Тешен кайраган була, Ат туарып егә белми, Кызлар сайлаган була. Зәкия: Кечкенә, әле кичә кич кенә, Синең кызың белән минем малай, Кинодан кайтып килә. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде.
Гөрләшәләр төсле дә, Серләшәләр төсле дә, Пар күгәрчендәй гөрләшеп Берсе тиңдәш берсенә. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде.
Син булырсың, Мин булырмын кодагый, Кодагыйлар арасында Төрле хәлләр булгалый. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде. Хәзер инде дөньясы юкка күрә морҗасы, Ике күрше арасында Туганлашыйк, дуслашыйк. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде.
Кер, кодагый, кер, кодагый, Ишеккә сыйсаң гына, Килен белән торып була Телеңне тыйсаң гына. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде.
Әби ул гынамени, бабай бугымамени, Әбинең күрәселәре Әле бу гына мени. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде.
Әби калса да ярый, бабай китсә дә ярый, Әби мескен нигә кирәк, Бала карага ярый. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде.
Киленнәр эштән кайталар Берлинны алган кебек, Биемнәр посып утыра Пленга калган кебек. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде.
Туганнарым, дус ишләрем, Миңа үпкәләмәгез Мин ерлаган бу ерларны дөрес диеп уйлагыз. Әйтмәдә генә инде, сөйләмә генә инде, бу яшьләргә замананың иң матур чагы килде. Туйда такмак әйтеп бииләр. Кешеләрдән, дуслардан ишетеп.
|
|