Masguda I. Shamsutdinova's site


 

77. Сезне өзелеп сагынып көтә Бәллүки

Тимеркина М.Г. 1912 елда туган, Чебенле авылында 1991, 4 июль, Оренбург өлкәсе, Сакмар районы, Үрге Чебенне, Язучылар Абдульнасырова Динара, Мәсгудә Шәмсетдинова, Харисова Әлфия.
Рәшит Шәриф улы Искәндәров, 1929 нчы елда туган:
Тарихи язмалар, архив чыганаклары һәм картларның буыннан буынга сөйләп калдырган истәлекләре шуны күрсәтәләр: Көньяк Уралга, хәзерге Оренбург далаларына татарлар бер ничә дулкын булып күчеп утырганнар. Астрахань, Царицын, Саратов далаларында ногай-төрки татарлары, соңыннан мишәрләр, урыслаштырылган керәшеннәрнең 1730-1750 нче елларда ук яшәгәнлекләре һәм патша хезмәтенә күчкәнлекләре мәгълүм. 1736 нчы елда Россия патша хөкүмәте көнчыгыштагы Җаек-Урал буйларына кадәр чикләрен киңәйтү максатларыннан чыгып көнчыгыш төбәкләрдә яшәгән башкорт җирләрен башкаларга сату турында указ чыгара. Ул заманда, хәзерге Оренбург һәм Чиләбе өлкәләренең Урал елгасына кадәр булган далалары ярым-күчмә (полукочевые) башкорт кабиләләренең җирләре саналган. Бу указдан файдаланып рус алпавытлары, хәрбиләр, купецлар җирләрне күпләп сатып алып күчеп утыра башлыйлар. Бу елларда, ягъни 1835 нче – 1839 нчы? елларда Россиянең көньяк-көнчыгыш чикләре Урал елгасы буйлап үтә. Шул чикләрне саклау өчен 1738 нче – 1740 нчы елларда Урал һәм Сакмар елгалары арасында Оренбург ныгытмалары сызыгы (Оренбургская укрепленная линия) төзелә башлый. Урал һәм Сакмар елгалары буена крепостьләр, ныгытмалар, редутлар, станицалар барлыкка килә. Аларны төзүдә руслардан башка йорты җире булмаган буйдаклар (бобыли), типтәрләр һәм Уфа-Казан татарларын китереп салалар. Шул елларда үзәк Россия Украина крестьяннары белән беррәттән җир алу максаты белән Идел һәм Кама буендагы яшәгән безнең милләтләшләр дә семьялары белән күчеп утыра башлыйлар. (А.Ф. Рязанов. Исторический очерк. 1928 год). Урал һәм Сакмар буе авылларында, станицаларында яшәп киткән күчеп килүче крестьяннар – казаклар, казачий катламы, сословиесен тәшкил итәләр. Шулай итеп 1735 нче- 1750 нче елларда безнең тирәләрдә әле регуляр булмаган Урал казачий гаскәре барлыкка килә. Тик 1848 нче елда гына алар Оренбург казачествосы буларак аерылып чыгалар. Ә инде регуляр кораллы гаскәр буларак алар тик 1842 нче елда гына оешып өлгерәләр. Сакмар буена урнашкан Кундырау, Радут (Никитино), Желтое, Чишмә, Юлгутла, Югары һәм Түбәнге Чебенле авылларының утыру тарихы да шуның белән аңлатыла. Беренчеләрнең чыгышы Астрахань далаларыннан күчкән нугайлар, Уфа татарлары булса, Чебенле татарлары – Арча, Җөрәй юлы һәм башка өяз авылларыннан чыкканлыгы турында дәлилләр бар. (Москва, ЦГАДА, фонд 350, опись 3. Единица хранения 2619).
Сәгыйть бистәсенә Казан якларыннан түбәндәге әйтелгән авыллардан безнең бик күпкенә милләттәшләр күчеп утырган. Шул Казан ягындагы борынгы авылларның кайберләренең исемлеген китерәм. Бу исемлек рус телендә барачак: 1) Казанский уезд, Арша дорога (арская?), Нагорная сторона, Сотня Муслюмо Кутушево, деревня Атнагул, 2) Свияжский уезд, Бикбулатова Сотня, Новые Тарханы, 3) Казанский уезд, Арша дорога, Сотня Муслюмо Маметово Пустоши. Бу Сәгыйть Аитов улы Хәялин чыккан авыл исәпләнелә. Сәгыйть Хәялинның Оренбург якларына килгән вакытта 5 улы булган. 4) Казан уезды, Арша дорога, Муслюмова Сотня, деревня Саба, 5)Казанский уезд, Гумерова сотня, деревня Арсланово, 6) Казанский уезд, Арская дорога, Гумерова сотня, старые Саба. Казанский уезд, Арша дорога, сотня Умера Арсланова, деревня Большая Сумга, 7) Казанский уезд, Арская дорога, Гумера Арсланова сотня, деревня Буранча, 8) Казанский уезд, Арская дорога, сотня Утягана, деревня Шадырово, 9) Казанский уезд, Арская дорога, сотня Утягана Шадырова, деревня Тавзар, 10) Казанский уезд, Арская дорога, деревня Большой Нурлат, 11) ) Казанский уезд, Арская дорога, сотня Утягана Шадырова, деревня Большая Сосна; 12) ) Казанский уезд, Зурейская дорога, деревня Верхние Саба, или Сана, 13) Казанский уезд, Зурейская дорога, деревня Нижняя Сунь, Юныс Етиев; 14) Зурейская дорога, сотня Науруза, деревня Большой Иштиряк; 15) Арская дорога, сотня Смакова, деревня Камышлы; 16) Казанский уезд, Зурейская дорога, сотня Иштуганова, деревня ... 17) Казанский уезд, Арская дорога, сотня Умера Арсланова, деревня Буранча, 18) Казанский уезд, Ногайская дорога, сотня Рахмангула Сунчелеева, деревня Кадеево, 19) Казанский уезд, Арская дорога, деревня Саба, Амир Епиеев или Чипеев; 20) Казанский уезд, Зурейская дорога, сотня Мрясова, деревня Урсалы, 21)Казанский уезд, Ногайская дорога, Закамская сторона, сотня Услана Тимерьянова, 22) Казанский уезд, Арская дорога, деревня Чебенле.
Сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыруы өчен Урта Азия, Казахстан белән, Россия арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру теләге белән Казан Губернасының барлык өязләрендә дә йөреп чыккан була тиеш Сәгыйть Хәялин. Теләкләре булган хәлле, крестьяннарны, сәүдә кешеләрен күндергән, һәм аларны безнең якларга җыйнап алып килгән. 200 ләп семья килгәнлеге мәгълүм. 2 нче ревизия күрсәтуе буенча 200 ләп семья күчеп утырган. Бу авыл Оренбурдан ерак түгел, Сакмар елгасының уң ягына урнашып Сәгыйть Бистәсе дигән исемне алган. Каргалы дип соңырак 1800 елларның уртасында исем бирелгән булырга тиеш. Каргалы дип , топонимика, каргалар шактый булганлыктанмы, урман якын булган, Сакмар буе агачлыклар, калын урман булган, мөгаен, каргалар күп булганлыктан. Оренбург губернаторы Петербургтан грамота алган. Моның инициаторы – Петербург – мәркәз. Урта Азия Казахстан белән сәүдә мөнәсәбәтләрен урнаштыру Россия империясенең максаты. Ул вакытта патша Елизавета Петровна. Сәгыйть Хәялин алдан килеп йөреп күргән булырга тиеш. Казахлар, Сартлар, үзбәкләр русларны кабул итмәгәннәр. Алар үз телләрен белгән кешеләр белән генә эш итәсе килгән. Тәфкилев генерал үзе Казан губернасында яшәгән, бу якларга күчеп утырган. Аның төп максаты Россия белән Казахстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне урнаштыру аның өстенә йөкләтелгән булган. Ул татарча , казахча телләрне белгән яхшы дипломат, татар алпавыты, генерал званиесы йөрткән кеше булган. Ул Абулхаир – казахларның кечкенә җучи Абулхаир белән дипломатик мөнәсәбәткә кергән. Россия белән Казахстан белән белән мөнәсәбәтләрне ныгытучы татар кешесе. Тәфтилевлар Рәдүт дигән авылда, Никитинода яшәп яталар. Алар укымышлы кешеләр. Казаклар – конный род войск. Без Сакмар, Урал татарлары кергәнбез ул сословиега. Алар үзләре крестьяннар. Бу маскарад. Казакларның тормышы ифрат та авыр булган, малчылык белән көн күрү, ныгытмалар төзү, йөк ташу, станицаларда каравыл эшен алып бару кебек шактый эш башкарганнар. Россия аларга җирне күпләп биргән. Туган көннән җир бүлеп бирелә, сәламәтлеген югалтканчы, картайганчы атлы гаскәрдә хезмәт итәргә тиеш. Корал, казачий киеме, булачак казакны тәрбияләү вазыйфасы булган. Бу үзенең башка катламнарга караганда аның өстенлеген, привилигиясен күрсәтеп торган. Чөнки ул вакытта да җир иң зур байлык дип саналган. Сакмар буендагы авылларда яшәгән казаклар тәүге елларда чит сакларга ерак җирләргә йөрмәгәннәр, көньяк-көнчыгыш чикләре 1735-40 елларда Уралның уң ягыннан үткәнлектән алар чормалар, заставалар корганнар. Чиратлап саклау эше алып барганнар. Урал елгасының сул як далалары бер дәүләткә оешып җитмәгән, Казахстан җирләре саналган. Ул җирләрдә яшәгән Россия чикләрен, безнең Урал һәм Сакмар буе авылларына әледән әле һөҗүм ясап, хатын-кызларны, балаларны, хәтта ир-атны да әсирлеккә алып китеп Урта Азия, Казахстан базарларында сата торган булганнар. Соңырак казакларны хезмәт итәргә Россиянең төрле төбәкләренә, сугышларга җибәрә торган булганнар. Югары һәм Түбәнге Чебенлеләр турында сүз барачак. Үрге Чебенле Сакмар суының югары ягына урнашкан. Төньягы урман булып, көньягы кыргый киң тигез далаларга җәелгән. Авыллар архив мәгълүмәтләренә караган вакытта 1754 нче елда Сәгыйть Бистәсеннән хутор булып чыгып утырганнар. Сәгыйть Бистәсенә Казан губернасыннан күчеп килгәннәр. Оренбург далаларына күчеп утырулар – туган якларында җир әз булу, христиан диненә көчләп кертүдән баш тартып ул якларны ташлап китүләре белән аңлатыла. Авыллар исеме дә Казан Губернасы, Арча өязе, Чебенле авылыннан күчкән исем белән туры килә. Ревизиские сказки, Перепись, халык исәбен алу 1795 нче елда Югары Чебенледә 71, Түбән Чебенледә 60 йорт санала. 1866 нчы елда Югары Чебенледә 82 йорттан арткан. 11134 десятина җир туры килгән ике авылга. Борынгы кабер ташлары чыганак булып санала. 1000 кеше булган зират кадерле саклана. 1794 елда Казан Губернасы, Чистай өязе, Такталы авылыннан күчеп килгән Салихов мулла гаиләсендә Һибатулла Салихов туа – шагыйрь. Бу җирләр эшкәртелмәгән кыргый далалардан гыйбрәт булган. Бу якларда башкорт көтүлекләре һәм җәйләүләре - башкирские кочевья булган. Чирәм җирне агач белән эшкәртеп китү ул заман өчен авыр хезмәтләрнең берсе булган. Һәркем дә хәрби хезмәт һәм игенчелек эшен бергә алып бара алмаган. Югары Чебенле крестьяннары уңган эшчән тугры хезмәт белән көн күрүче булганнар. Алар үстергән бодай Лондонда үткәрелгән бөтендөнья күргәзмәсендә 1887 нче елда алтын медальга лаеклы булган. Авыллар урнашканнан алып 1860 нчы елларгача ярым натураль патриархаль тормышта яшәгәннәр. Үз хуҗалыгы өчен эш кораллары ясау, арба чана, камыт тегү, өй бурау, кул көче белән такта телү, шул ук физик кара көч белән җир сөрү, уру, кибән кою, мал асрау гадәти эш саналган. Хәтта өй түбәсен салам белән ябу, тәрәзә пыяласы урынына мал карыны файдалану, лампа урынына агач чырасы тоту, Тозтүбә күлләреннән ат белән агач мичкәдә тоз эремәсе алып кайтып тотулар барысы да крестьян тормышының детальләре булып торалар. Хатын-кызларда элек үзләре яшәгән Казан Губернасында кул эше һөнәрләрен дәвам иткәннәр. Оста хатын-кызлар күп булмаган. Ләкин палас туку, билбау-кушак, сөлге, ирләр баш киеме әзерләү, бияләй, оекбаш, йонны һәм киндерне эш итү хатын-кыз кулында булган. 1795 нче 98 нче елларда башка милләт казачкаларыннан күреп сарык йоныннан шәл бәйләү, соңыннан дебет кәҗәләре үрчетеп, дебет мамыгыннан шәл бәйләү шактый киң таралган һөнәрләрнең берсе булган. Патриархаль тормышы безнең Чебенле авылы мисалында озак еллар сакланып килгән. 1870 еллар тирәсендә авыллар ныклап рынок мөнәсәбәтләренә катнаша башлый. Мәкәрҗә, Оренбург ярминкәсе, иген мал, печән сату, алар хисабына промышленность товарлары алып кайту керосин лампасы, тукыма, чәй, шикәр, пыяла – гадәти күренешкә керә башлый. Хәтта авылда хәлле генә казак гаиләләре барлыкка килә. Бу дистә еллар буена әзерләнә. Мостафиннар, Рахимкуловлар, Гайнуллиннар 20 нче гасырның башларында авылда бакалея, галантерея кибетләрен ачып авыл хуҗалыгы машиналары, молотилка һәм башкалар, токымлы терлекләр алып асрап шактый гына капиталга ия булганнар. Хәттә Исмагыйль Рәхимкулов Мәккә шәһәренә хаҗга да сәфәр кыла. Авыл халкы Россия хөкүмәте алып барган бер генә тышкы сугышлардан да читтә торып калмаган. Сәгыйть бистәсендә оешкан өч казачий полк һәм башка полкларда безнең авыл крестьяннары кайнашып йөргәннәр. Безнең мәктәп музеенда сакланган казак гаскәри билгесе – знак, 1877-78 нче еллардагы рус-төрек сугышында алган рыймник полк медале, гражданнар сугышында катнашкан Искандәров Һәдият картның язмалары, 1915 нче елда Варшавада төшкән фотолары саклана. Октябрь рневолюциясен бу авыл халкы шактый сагаеп кабул итә. Чөнки зур җир биләмәләренең кулдан ычкыну куркынычы күпләрне битараф калдырмый. Дутов кул астында булуга карамастан авылда кискен көрәшләр булмый. Ләкин Сибгат Гайнуллин, Гыйләзетдин Мустафин кебекләре Дутовка тугырыклы булуларын бик тиз белдерәләр. Гайнуллин Сибгат 1919 нчы елда 18-19 яшьлек яшьләрне коралландырып ак казак гаскәрләренә алып барып куша. Дутов гаскәре тар-мар ителгәч аларның бер төркеме Габдерахман Абдерәшитов, Закир Рәхматуллин, Фәхретдин Усманов, Шәйхелисламов Аллабирдин, Нуретдин Ишмухамметов һб Дутов белән бергә Кытайга чыгып китәләр. Ләкин беразының яшмышы билгесез кала. Безнең авылларда Гражданнар сугышының тагын бер фәҗигале күренеше бар. 1919 нчы елның җәй көннәренең берсендә үзенең гаиләсен күрергә Оренбург ныгытмалы районы риф трибуналы члены кызыл комиссар Насретдин Усманов кайтып төшә. Аның артыннан эзәрлекләп Дутов казаклары килеп керәләр. Аны үзенең авылдашы Оренбург Казачий войсковой круг члены Баязетдин Мустафин күрсәтүе буенча кулга алып Оренбурга алып китәләр. Аны башка 10 иптәше белән хөкем ясап аталар. Һәм гәүдәләрен яндырып юкка чыгаралар. Гражданнар сугышы тәмамланып авыларда тынычлык урнашуы белән тормышта шактый үзгәрешләр була. 10-12 хуҗалык оешып авыл хуҗалыгы артельләре, күмәк хуҗалыклар һәм кооперативлар барлыкка килә. 625 мең сум кредит алып эш итә башлыйлар. Урман кырында Степные Огни дигән бараклар төзиләр. Коммунарлар шунда гомер итәләр. Шунда руслар да килеп кушыла. Шәриф Камал, Закир Исхаков, Абдуллиннар оештыру эше белән шөгыльләнәләр. Степные Огни – беренче коммунна була. Шәриф Камал гаиләсе белән шунда яши 1924 нче елга кадәр. Оренбургның китапханәсендә мөдир булып эшли коммунага хәтле. КИНО дигән техникумда татар әдәбияты укыта. Күченеп килә дә Степные Огнига, ике тапкыр Оренбургка укытырга бара. Кызы Зәйнәп барысын да хәтерли. Ике Чебенле арасына урнашкан Ялан Утлары коммуннасы колхозлашу чорына кадәр дәүләткә чиста сортлы иген, яшелчә сата. Шәриф Камал халыкны тәрбияләү вазыйфаларын үз өстенә ала. Кәрим ага Кәримов сөйләве буенча ул вакытта авыллар гөрләп торган. Түбән Чебенлегә Шәриф Камал үзенең пианиносын китерткән. Ләкин кем уйнагандыр, анысын хәтерләмиләр. Киштә-киштә китаплар булган. Аның янына Афзал Таиров, Төхвәт Ченәкәйләрнең килгәннәре билгеле. Революциядән соң авыл яшьләре укырга керә башлаганнар. Үлемсезлек таңында - У истоков бессмертия, китабында Муса Җәлилнең килеп йөргәне дә билгеле. Шәриф Камал күчеп киткәннән соң аны 1926 нчы елларда Казанга чакырып алалар. Ул Казан Академия театрында әдәбият бүлеге мөдире булып хезмәт итә. 1936 нчы елны ул безнең авылларга килеп чыга.
Шәл бәйләргә урыслар калмыклардан өйрәнгән дип әйтәләр. Мин тик архивларга, чыганакларга ышанам, кем кемнән шәл бәйләргә өйрәнгәнен белмим. Иван Уханов. Оренбургский платок. Ул өйрәнгән кеше.
А ягы бетте, Б ягы:
Мин үзем имеш-мимешкә ышанып бетми. Оренбург шәлен бәйләргә өйрәнү татар хатыннары руслардан, яки калмыклардан күчергәннәр дип ышанып булмый. Москвада яшәгән Ухановның язмасын өйрәнү дөресерәк булыр. Зур эзләнү алып барды ул. Аның сүзе актык сүз, дип саныйм.
1990 нчы елда чыккан Сакмар районында чыккан мәкаләсе. "Сеитов посад". Очерки по истории Оренбургской (Татарской) Каргалы. Рашид Искандаров, Анвар Искандаров, Казань, Татарское книжное издательство, 2005.
Торгово-экономический интерес Российской империи, интересы приобретения Азиатского рынка возлагали особые надежды на Казань. Казанские татары знали обычаи, быт, уклад жизни и языки народов Средней Азии. В этих целях в 1730 – 38 годах стала прокладываться караванная дорога от Казани до берегов Яика. На тракте через каждые 25-40 верст закладывались земские станции, обслуживаемые татарами. Из этих хуторов-станции выросли крупные населенные пункты на тракте Казань - Оренбург. Это Шалты, Абдархманово, Чыганлы, Кутлумбетово, Абдуллино, Якупово, Аширово, Наврузово, Дюсметово, Сарманаево, Ново-мусино, Мустафино, Зиркле, Юзеево, Биккулово. Шли по этому тракту как казанские торговцы так и русские купцы на Восток. Границы Российской империи обрывались на южной окраине будущего Оренбурга, где была учреждена таможня, и построен Меновой двор. Дальше простирались бескрайние просторы Малого Джуза Кахастана куда иноверцам путь заказан. Дальше Менового двора русских не принимали. Вот здесь то нужен был населенный пункт, жители которого могли бы быть надежными торговыми посредниками между Российскими и странами Востока и Азии. Им стала Сагитова слобода. Ныне Татарская Каргала. На призыв поселиться Русского правительства поселиться на новое место с целью установить торговые контакты с Востоком первым откликнулся богатый торговец Сагит Аитов Хаялин из Арского уезда Маметовой пустоши Казанской губернии. С получением в марте 1744 год разрешения на поселения на берегу Сакмары близ Оренбурга обратился к зажиточной части татар с предложением пеерселиться. Откликнулись жители деревень Саба, Арсланово, Буранча. Б. Нурлат. Даимбетовы, Чипеевы, Карамалы, Чебенле Маметово. Основные жители будущей слободы составляли жители Арского уезда и Ногайской дороги. 1744 году летом и осенью началось переселение. Правитетельсто Елизаветы Петровны выдало Сагиту Хаялину разрешение на переселение лишь а 8 го августа 1745 года. Поселок стал называться по имени основателя – Сагитова Слобода. Сам основатель занимался не только торговлей но и земледелием. Поставлял на внутренний рынок, муку, зерно, мясо. Имел 5 сыновей. Отводил земли, руководиьелем, судҗей. Старожилы говорят о нем Атаман. Озеро Сагит бая. Основной причиной переселения татар на новые земли – это насильственная христианизация, центром которого являлись Казань и Свияжск. Под руководством Луки Канашевича 40-50х годах 18 столетия пролходило массовое крещение. Только в 1743 – 50 х годах крещению подвергнуто 3640 жителей Кащанской губернии. Крещеные татары освобождались от рекрутского набора, службы. 418 мечетей было разрушено. Люди бежали на Урал и Заволжье. По условиям правительственной грамоты жители Сагитовой Слободы освобождались как от службы в армии и от налогов. Население за 50 лет за 1500. По словам Рычкова 1835 году до 5 тысяч душ. За неимением земель далее жители переселялись по берегам Сакмары, и тд. В 1800 году 220 семей остались без крова в связи с крупным пожаром. Ф.Старикова из Слободы выделились 38 деревень и хуторов. В самом начале Слободские купцы не проходили далеко на азиатский рынок. Несколько тысяч курдючных ... По глубокой осени табуны овец, принадлежавшие купцам Хусаиновым прогоняли со стороны востока по нашим полям с близлежащих степей-пастбищ. Наиболее отчаянные головы на пути прогона животны выкапывали глубокие ямы ловушки, слегка прикрывая. В середине 19 века в посаде теперь уже город имелось 22 крупных бойни. Русские купцы ограничивались в Меновым торгом в Оренбурге. Они не проникали не в Казахские степи, ни в Азиатские страны, опасаясь быть ограбленными. Всю эту задачу, торговлю с иностранными странами взяли на себя Каргалинские татары. Они сделались торговыми представителями Российского государства. 1750 году в Оренбурге учреждена компания пол торговле с восточными странами, куда вошли купцы Журавлем, Кикин, Макаров, Твердышев, и Абдулла Хаялин. Они снабдил 2 каравана с товарами. Экспедицию возглавил Хаялин. Экспедиция благополучно доставила товары до Хивы, дальше в сопровождении хивинского посла Шербека караван достиг Индии. Интересна история экспедиции, организованная 1751 году о котором поведал в своем исследовании Сагыйть Шахаре, в 1897 году Риза Фахретдинов. С размахом вели торговлю с европейской частью вели купцы Хусаиновы. Выходец Каргалы, получив только начальное образование Ахмет Хусаинов открыл везде компании, даже в Германии. Был скромным в быту. На средства построил 1889 году открыл Медресе Хусаиния. Водяных мельниц было около 20 в Каргалах. 1787 году Слобода получила статус города. Если по 3 ревизским сказкам 1760 году числилось более 300 дворов с населением – 1158 мужчин. До 1897 году – 13 тысяч. 10 мечетей, школа. Проживали также башкиры, учащиеся казахи, семьи казахов-кочев. По данным фондов Оренбургской казенной палаты в городе проживали бухарцы, хивинцы, лезгины, хорасаны, кажгарцы, персы, и арабы, когда-то водворенные сюда в качестве пленных. Некоторые осели здесь, обзавелись семьями. Становились торговыми посредниками. Город состоял вначале из двух частей – Каргалинской, Сакмарской. Позже появилась Дунайская. Беглые крестьяне работали в каменолоимнях. Город Оренбург был построен из Еланчык тавыннан камни. 1769, 1774 годах – этнографическая экспедиция Российской академии наук посетили Оренбург и Сеитову Слободу. В их репортаже: Основательность и благоустроенность поселка, где каждый из 300 домов состоит 2-3 чистых белых комнат, обитатели которых отличаются аккуратностью и чистоплотностью. В одевании в глпза бросается изящность, вкус, а в поведении людей, особенно у женщин чувство достоинства. Немало украшении и драгоценностей. В 1774 Фальк (Отряд профессора Иоганна Петера Фалька (1727-1774), уроженца Швеции и приглашенного в Россию по рекомендации Линнея, путешес¬твовал по юго-востоку России, Поволжью, Южному Уралу, Западной Сибири, Алтаю, собрал богатый материал комплексного содержания, осо¬бенно этнографический. Фальк тяжело заболел и вынужден был прекратить - работу в экспедиции. На возвратном пути в Казани в приступе психической болезни он покончил с собой. Труд Фалька «Вклад в топографическое изучение Российской империи» был издан в двух томах (1785 - 1786).)( Этнографическая академическая экспедиция под руководством Палласа в 1769 г. при посещении Сагидовой слободы (Каргалы) отмечала: "Каждый из 300 домов состоит из 2-3 белых, чистых комнат, обитатели которых отличаются аккуратностью и чистоплотностью, в одевании бросается в глаза изящность, вкус, а в поведении людей, особенно женщин, чувство достоинства, немало у них украшений и драгоценностей". Другая этнографическая экспедиция под руководством Фалька, в 1774 г. отмечала трезвый образ жизни жителей слободы, интерес к редкой домашней утвари, коврам, серебряной и фарфоровой посуде"). (про казачество в Каргале). Утыз Имани, Ибатулла Салихов, Сагди, Каргалый, Карими связаны с Каргалы. О образовании, о школах, о медресе. Волна сталигизма уничтожила самобытный уклад Каргалы. Все мечети с 1930 года были уничтожены. Предметы культа, книги были сжжены, уничтожены. Вот что пишет Заслуженный учитель школы РСФС житель села Асикеево Сайфи Зайни: Кстати, отец много позднее писал... «В 1933 году, мы, студенты-историки, я и И. Фахретдинов, во время прохождения практики в Каргалинской школе обнаружили дом, окна и двери которого были заколочены. По предложению властей мы зашли в дом и оцепенели от увиденного (дом принадлежал известному имаму, ученому и коллекционеру редких книг и рукописей, по уточненным данным Айдарову). Хозяина давно уже не было, но в комнате лежала гора книг, старинных рукописей, журналов, подшивок газет на арабском, русском, татарском и персидском языках. Беглый просмотр книг и журналов показал, что они представляли большую научную и духовную ценность, рассказывали о тесных связях Российского государства со Средней Азией, Ираном, Турцией, Арабским востоком, научные трактаты по домашней педагогике, воспоминания путешественников и другие. В тот же день председатель колхоза имени Сталина выделил нам две подводы и всю эту находку, нагрузив до верху, мы отвезли в Оренбург, в пединститут, где учились, Дальнейшая судьба этого наследия более чем печальна. В 1937 году оно полностью было уничтожено только потому, что написано по-арабски». Та же участь постигла и служителей культа. По словам Нуретдина Салимова: многие были арестованы, сосланы в Сибирь, многие строили Москанал имени Сталина. Один из них не выдержав пыток и унижении, Давлетьяров Гумер, бросившись в колодец покнчил жизнь самоубийством. 1930-1937 годы село Каргалы пережило многое. Материал о Шариф Камале из газеты. О Ногайской дороге.
Тимеркина М.Г. 1912 елда туган, Чебенле авылында:
Сандугачым сизәсеңме,
Кисәләр тәхетемне,
Бүгенләрен табалмадым
Югалган бәхетемне.
Бакча эчләренә керәм
Гел сирен өчен генә,
Бөтен булган уйларым
Гел сезнең өчен генә.
Күкрәгеңә чәчкә кадыйм
Бакчадагы гөлләрдин,
Сез ...якын дустым,
Якын әллә кемнәрдин.
Борылып-борылып сулар ага
Ераклардан алып юлларын,
Онытмамын сезне һич вакытта
Сезнең хакта булыр уйларым.
Уралып-уралып ага киң чишмә,
Юк-бар кешеләргә сер чишмә.
Биек тауның башларында
Ак карчыга микән кагынган,
Өчкылыклар тотсаң тот исеңдә
Мин булырмын сезне сагынган.
Уралып-уралып ага киң чишмә,
Юк-бар кешеләргә сер чишмә.
Ничек килдек син безгә,
Батмаенча диңгезгә,
Кадерле кунак сез безгә,
Ни хөрмәт итим сезгә.
Әллүки-бәллүки,
Өзелеп көтә сезне бәллүки.
Сандугачлар кайда ак тирәктә
Минем күңлем матур теләктә,
Сезгә булган дуслык мәхәббәтем,
Өзелеп чәчәк ата йөрәктә.
Әллүки-бәллүки,
Өзелеп көтә сезне бәллүки
Агыйделкәйләрне ай кичкәндә,
Бер җырладым ишкәк ишкәндә,
Бер җырларсың, бер җыларсың
Мин исеңә төшкәндә.
Әллүки-бәллүки,
Өзелеп сагынып көтә сезне бәллүки.