Masguda I. Shamsutdinova's site


 

73. Муса Җәлилнең "Варенье" спектакле Каргалыда. 322, 323

Мәрьям Мурсалимова Шахабутдиновна.
Исмәгыйлова Өммелхәйрәт Сәйфетдин кызы, 1914 нче елда туган. Әтисе Башкорт ягыннан килгән, фамилиясе Бикчантай. Әниcе Хәялин нәселеннән: Түбән Чебенне тирәсендә утарлары булган. Шул утарда мин туганмын. 19 нчы елда әти үлде. Безнең өебез янды. Шуның кышында ачлык булды. 4 бала калды әтидән. Без 6, 12, 10, 16 яшьлекләр идек. Безнең чәчне алып, башны юып, әйберне элек башка куеп йөрү бар иде, үзбәкләр кебек, шулай итеп безне детдомга озаттылар. Өлкән абыйны алмадылар детдомга. Ул кайдадыр. Бик нык ачлык булды. Балалар тәгәрә-тәгәрәп үләләр. Менә шулай пичкә сөялеп торалар да тәгәриләр дә үләләр дә куялар. Бик нык ачлык булды. Шырпы тартмасы кадәрле генә ипиме бирәләр инде. Шуны өйләгә хәтле авызда тотабыз. Өйләдә бәләкәй генә чокыр белән семена бирәләр. Шуны ярып ашыйбыз, кич тагын ботка кебек әйбер бирәләр. Ике абыем үлде. Без калдык ике кыз. Шуннан яман калтырата торган, бизгәк диләрме, шундый авыру булды. Малярия булды. Туктаусыз су эчерә торган авыру. Шуннан калдык. Укырга кердек 10 яшьтә. Укыдык, 30 нчы елны детдомны Оренбурга илтеп куштылар. Безне Школа молодежига куштылар. Аннан институтка кердем, укытучы булырга, студентка кияүгә чыктым. Пермь өлкәсендә 1947 нче елга хәтле по направлению укыттым. Иптәшем 1977 нче елны үлде. Исмәгыйлев Харис Газизович исеме. 4 балабыз бар. Балаларым 1940 нчы, 46, 48, 51 нче елда тудылар. Институтта укыган Зөһрә дигән кыз өйрәтте, шуннан оттым. Күпне күргән урман эчен яңгыратып кошлар сайрыйдыр, чут-чут, таңнар атканда, ... таңнар атканда, су өстенә салган куышында йөгереп елый, аһа, аһа, дулкын...
Бу олимпиадада откан җыр иде, һаһа дигәнен хор җырлый иде. Оренбург пединститут – 1935-39 нчы елда. Бер Астраханнан килгән кыз өйрәтте. Кыйгак-кыйгакны җырлыйдыр идек. Өммелхәйрәт исемем. Өмме ле югалган инде детдомда. Сәгыйть Хәялин минем бишенче буын инде. Латыйф Җәләев дигән укытучы килеп укытты Казаннан. 30 нчы елларда Каргалыда театр труппасы бар иде. Самодельный әйбәт артистлар. Зәңгәр шәл, Ачлык кушканда дигән спектальләр. МОПР – международная организация помощи борцам революции, 1927 нче елда 5 апрелендә МОПР файдасына “Бичара Рәхилә” дигән cпектакльне куйганда катнашкан кешеләр: Рәхилә – Хупҗамал Гыймадиева, ул шул кадәр яхшы уйныдыр ие, Галиябануны да уйнады, Ашказарский Уфадан килеп йөргән, Маһирә роледә Сәрвәр Бикчантаева, минем апам. Уфа татар театрының администраторы Рәхиләнең ире ролендә – Гумерский, Мөхәммәт Миңлебаев, Хлопуша – театр мөдире, Шатский, Сәгыйть Ягъфәров. Мөхәммәди мулла кызлары. Мөхәммәди мулла үзенең кызының исемен кушкан миңа Өммелхәйрәт, диеп. Кудашев-Ашказарский килеп йөргән Каргалыга. Бик шәп театр куялар иде. Хупьямал Кайсаровада карточкалар бар Ашказарскиның. (1927 нче елдагы газета. Асылъяр ролендә 1931-1932 нче елдагы фотосын күрсәтә).
“Әйдә барыйк сәхраларга былбыл араларына, Асылъяр, Асылъяр, сандугач, сагынып килдем, ишегең ач”. Укытучы Ибрахимов Усман абый бик яхшы скрипкачы иде. Скрипкачылар күп иде. Гармунчылар, пианино, мандолина янында, зур рояль иде клубта, 5-6 кеше оркестр булып уйныйлар иде. Никакой нота юк, күңелдән уйныйлар иде. Хәбибуллин Малик абый бик яхшы уйный иде. Шундый матур көйләр чыгаралар иде. Ай-ли, Җәмилә, җәй көннәре ямьле дә – бу Галиябанудан.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр,
Энҗе-мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
Нинди егеткә генә барырбыз дип, Гөльҗамал,
Колактан колакка ... сөйлиләр,
Энҗе мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
Озын көй, кыска көйләр диләр.
Җирәнчеккәй менгән җилән кигән лә,
Җилән кигән шул, җилән кигән,
Кайтып бара ай һай ай базардин,
Ай базардин,
Һич куркмыймын дошман сүзләрендин,
Тик куркамын күңлем азардин, ай азардин.
Бу булды Караван сарай. Сүзләре күп иде – оныттым.
Зимагурлар толчокта,
Кайгырмыйлар мал юкка,
Кайгырсалар кайгыралар
Махоркалары юкка.
Эй алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Зимагур көе.
Зимагурның ашаганы
Бар да черек бәрәңге,
Зимагурны яманлаган
Үзе черегән бәрәңге.
Эй алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
(Тукайның “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр”ен көйләп укый).

Шул ук көйгә көйлиләр: Уян шәкерт.
И әткәем, нигә саттың, нигә саттың аларга,
Мине сатып уйладыңмы ачлыктан котылырга.
Әниләре үги була бит. Әтисе сатып җибәрә. Ачлык кушты, дип атыйлар аны. Аны куярга ярамый диделәр. Әллә кем читкә киткән кешенеке. (Галиагар Камал? - мш). Муса Җәлил миңа беренче галстук такты бит. 1924 нче елны монда детдомда. Халыклар монда бик дини иде. Детдомда пионерга алу оештырдылар. Ятимнәр дигән шигырьне сөйләде Муса Җәлил. Зур көймә бар иде, шунда 50 бала сыядыр иде. Галстуклар алып килеп, безгә тантаналы вәгьдәләрне өйрәтеп, шуннан галстук такты. Пионерлар, Ленин эше өчен әзер торыгыз. Без инде Һәрвакыт әзер дидек. Муса Җәлил балалар өчен “Варенье” дигән спектакль комедия язган иде. Ул дәфтәрдә генә. Бер кайдада чыкмаган ул. Шуны куйдылар. Ул бер җирдәдә чыкмады. Әти әнисе күрше авылга кызлары янына китәләр. 14-15 яшьлек кызлары кала өйдә. Сез, ди, әйбәт кенә утырыгыз, энегезне карагыз, диләр әтиләре. Ул вакытта аулагаш дигән нәрсә бар иде. Ул еш килә иде. Кызлар әйтә, әйдә аулагаш уздырабыз. Бер нәрсә дә юк. Варенье бар. Элек агач табаклар бар иде. Кәнди дип атала иде. Шуннан чия агачы бар иде детдом янында. И кунакларга калсын инде дип чия вареньесын ашыйлар. Энесе бар боларның. Теге вареньены шкаф башына куйдылар да кунак чакырырга чыгып киттеләр. Кайтсалар, теге бала шкаф башына менгән, төшәлми утыра. Шуннан соң төшәм дигән инде, кәнди белән варенье идәнгә төшә. И, менә сиңа варенье! Бер пәрдәлек кенә комедия иде ул. Зур терраса иде, бай өенеке, Яруллин бакчасында. Өстә Гали бай, тегермән янында Яруллин бакчасы ие. Шунда киләдер иде Муса Җәлил. Комсомол белән эшлидер иде. Муса Җәлилнең 60 еллыгына карточкасын җибәрдем. Муллаларның курыккан вакытлары. Исәнмесез дигән нәрсә юк иде. Салют кына бирәдер идек. Бигерәк кызык булган инде.
А ягы бетте, Б ягы:
Чылдыр-чылдыр – иске җырдыр,
Аңламыйсың гына син аны,
Их... соң! Көрәш сулышны үпкә йотмый торып ,
Ул җырларны аңлап буламы?!
Иске Себер дигән шигыре бар иде. Үзе сөйлидер иде. Тәбәнәк ие, матур абый ие. Муа Җәлил.
Рояль бар иде. Берничә бала шуның астына кереп яталар ие. Йосып байларның өйләре шундый әйбәт иде. Хәзер анда ветеринарный врачлар торамы, медпункт. Бәдрүш – Бәдриҗамал, Биби, Хөсни, Нури – килешмәгән нәрсә, (исемнәрне кыскарту турында). Кечкенә вакытта ярый ул. Апуш дигән күк. Мине Хәйрәт диләр. Хәер дигән сүз. 6-7 яшьтә эләктем детдомга. Кәгазьдән курчак ясадык. Комсомольский круг. Йөзек салышлы. Кемдә йөзек йөгереп чык, яныңдагын үбеп чык, дип әйтәләр. Бернәрсә дә белмәсә берәрсен үбә. Почта уйнау. Скамейкаларда утыралар. Язалар да номерын куялар. Ватык телефон. Бик кызык уен. Ватык телефонны уйныйдыр идек. Институтларда да уйныйдыр идек. Бию, җырлау. Сабантуена күкәй җыялар иде. Элек бәйге диләр ие. Хәзер сабантуй диләр. Шушы елларда гына намаз укый башладылар. Ике укытучыны эштән чыгардылар мәчет түбәсен буяган өчен. Алар акча җитмәгәнгә шулай эшләгәннәр. Абдулла белән Фаварис Абдуллиннар. Хупҗамал апай бик күп белә. Бәдрүш белә. Муса Җәлил турында сөйләде Казанда бер кеше, усовершенствованиега барган идек. Варенье спектакле турында белмибез дип сөйләде бер язучы, мин беләм, димәкче идем, ии, нигә кирәге бар инде дип сөйләмәдем. Муса Җәлилне мактап сөйләде. “Варенье” дигән спектакле булган, ләкин эчтәлеге билгеле түгел, диде. Шунда әйтсәм булган бит инде, мин беләм ул спектакльне, дип. Мин аны карап кына утырдым, Хупҗамал апайның сеңлесе уйнады, Мөкәрәмә дигәне. Биби, уйнады. 14-15 яшьлек кызлар уйнады. Саттарова Сара уйнады, Оренбург театрында уйнады соңыннан. Әле генә туктады уйнаудан. Хисмәт уйнады. Ул сугышта үлде. Гаяз Исхакыйда Хәбирә апай уйнады. Бер кеше ишетсә, бу Хәйрәт тилергән икән, дияр. Монда бик гайбәт. Шул хәтле тиз чыга. “Балыкчы”дан Тәфтиләү көенә җырлый:
Нигә саттың байларга,
Мине сатып уйладың
Ачлыктан котылырга.
И туганым килдең эзләп,
Син эзләп сәхра буйлап,
Бар эшеңне ташлады бу
Йөри иде өч айлап.
Юк туганым, ...
Бу сахрада алар күп,
Я тотарлар да үтерерләр
Алар вәхшиләр кебек.
Бу җыры беренче пәрдәдә була. Әтисе төрекмәнга сата кызын. Нигә саттың, ачлыктан котылырга уйладыңмы, ди. Улы зураеп кайта армиядән, теге басмачилар кулында сеңлесе. Апасы җырлый, энесен басмачилар үтерәләр. Төрекмән булып җырлый иде, менә төрекмән камчысын татып кара, дип. Кыскарак көй белән әйтә. Теге төрекмән теге кызны кыйный, җәберли инде. Шул хәтле кызганыч иде. Бу реаль тормыштан алынган. Нигә куйдырмаганнардыр аны. (Ачлык кушты спектакле турында - мш). “Балыкчы кыз” вообще икенче. Кызны ташлыйлар. Егетнең атасы кызны ташка ташлата. Кара урманнан кайтып керә энесе. Энесе җырлый, апасына әйтә мин сине коткарам, дип. Басмачилар иң соңында беттеләр. Музыкантлар арттан гына уйныйлар. Моңлы итеп уйныйлар иде. Концерт алдыннан уйныйлар иде. Халык җырлап утыра иде скамейкада.
(Асыльярдан нужа турындагы кисәкне көйли). Нужа килә, тартып ала, алып дәрьяга сала. Мин бала вакытта ук гармунда уйныйлар иде. Вис онытып беткәнмен.
3 нче июль, 1991 ел. Татар Каргалы Мәрьям Мурсалимова Шахабутдиновна.
(Көйли дини көйне).
Зимагурлар толчокта, кайгырмыйлар мал юкка,
Кайгырсалар кайгыралар тәмәкеләре юкка.
Зимагур булып йөргәндә бер дә рәхәт күрмәдем, шул,
Караңгы төн, ява яңгыр, өстемдә бер кат күлмәгем.
Баш астында ярты кирпич..
Электән килгән җыр. Зимагурлар эш эзләп чыгып киткәннәр авылларын ташлап. Зимагурлар угры
түгелләр алар. (эрбет көен көйли), (туган авылым, шунда үтте балачак - көйли), (сак-сокны көйли).... Кәҗә такмаклары – балаларны үчтекләп утырганда әнисе такмаклар әйткән.
Кәҗәкәй, кәҗәкәй,
Тояклары бәләкәй,
Саусаң сөте, суйсаң ите
Дебет шәле нәрсәкәй.
Кәҗә, кәҗә, кәҗүшкә,
Кәҗә киткән инешкә,
Кирәк ие бәлешкә,
Күрмәдеңме, бабушка.
Кәҗә, сарык асрамыйм дип,
Кәҗәләнеп тормагыз,
Иткә, майга, сөткә, йонга
Тук булыр семиягыз. (семьягыз)
Аллаһу, аллаһу,
Кәҗәләрне тауга ку,
Кәҗә тауларны җукласын,
Минем балам йокласын.
Кәккүк, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык,
Минем балам башына
Майлар сөртеп чык.
Шулай итеп такмаклый иде кәҗә турында. Күрәсең, кәҗә такмакка туры киләдер. Татардан урыска күчкәндер шәл бәйләү. Татарлар, башкортлар, казахлар күчмә халык бит инде. Кәҗә, сарык күп асраганнар. Шулардандыр. Урыслар күбрәк утрак тормышта булганнар, күчеп йөрмәгәннәр. Нацменнар (национальное меньшинстводан кыскартылган - мш) малы исәпләнә. Урыслар хәзер генә мал асрый башладылар. Аларныкы чучка, сыер – основной мал. Кәҗәләрне – мөселман чучкасы диләр. Кәҗәнең ите катырак була, сарыкныкына күрә. Аш итеп пешерәләр кәҗә итеннән. Сөт кәҗәсе дебет бирми, эмиләре зур була. Дебет бирә торган кәҗәләрне саумыйлар, аларның сөте булмый. Без дебетне элек тарап ала идек тарак белән. Хәзер чыкты, хәзер бөтен кылы ние белән кыркып алалар. Күпкә килә, качествосы булмый. Тараганда кылы кала. Дебет – пух дигән сүз, кылыннан башка. Мамык диләр кайсы якларда. Казылыкны ат итеннән ясыйлар, ат итен яхшылап турап, шакмаклап мае белән бергә тозлап куялар да бер кич кундыралар итне. Шуннан атның эчәгесенә тутыралар. Нык итеп тутыралар. Элеп куялар. Эчәкне башта юалар. Эчәкнең майлы ягы эчтә кала. Артык тозларга ярамый. Борыч та суган да – бернәрсә дә салмыйлар. Кибә бирә, аны башта бер ике көн суда тотасың да йомшаргач пешерәсең. Суык суга салалар, аш пешергәндә. Кайнап чыккачтын да шырпы белән берничә җирен төртеп тишәләр.

Эльмира Бухараева, Мәсгудә Шәмсетдинова.