|
|
78. Әйдә, артымнан калма
Мөнәвәрә Гисматовна Абубакирова 1924 нче елда туган. Әти-әниләре, бабайлары да шушы авылныкы (Ике көй бирде, беркайда ишеткәнем юк бу көйләрне, искиткич табыш - мш). Рәхмәтуллина Зөһрә Һәдият кызы, 1923 нче елда туган. Тимеркина Миңсылу Гатаулловна. Әти-әнисе 100 гә хәтле яшәгәннәр. 1912 нче елда туган, Үрге Чебенле (авыл кешеләре Чебенне диләр - мш). Тимеркина Миңсылу апа (тавышы бик матур, һәрвакыт көлә, сугышта вафат булган Хәйрулласын әле дә сагына -мш): Сакмар буйлары ямьне, Сакмар сулары тәмне, Сакмар буенда йөргән Кызлар нечкәй билле, ак тәнне. Аллюки, бәллюки, Сагынып көтә сезне бәллүки. (Тәравих укый. Коръән укый). Рәсүлюлланың язуы. Якты дөньялардан бер көн без кичәрбез, Әҗәл ширбәтләрен эчәрбез, Килер Газраил, җаныбызны алыр, Нурлы йөзебез саргаеп калыр. Якты дөньяны күреп туймабыз, Күреп туйсак та мәңге тормабыз. Якын дусларым, мин сездән телим дога кылуны, Җәннәт эчендә бергә булуны. Килер дусларым, юа башларлар, Киемнәремне салдырып ташларлар, Зәгыйфь тәнемне каты тотмагыз, Озак тормамын, ашыктырмагыз. Бик кыен булыр янны бирүе, Бик авыр булыр гүргә керүе, Гүрләргә кергәч килерләр кортлар, Салкын туфраклар безгә ястыклар. Салкын гүрләрдә калыр бу башым, Иман нурлары булсын юлдашым. Мин үлгәчтен кабремә Чардуганнар корырсыз, агачлар утыртырсыз, Агачлар үссә, яфраклар ярса, кошлар сайраса, Рухым шатланыр догагыз барса.
Яхшы иде бу бәндәнең уйлары һәр эштә, Алла кушса барчабызның сөальләрен бирер фирештә. Илаһым, я Рәсүлюлла, Рәсүлюлла сезгә дога кылсын, Догалары кабул булсын, я Иляһы Илляллаһ. Безгә ярдәм бирә ул. Бардым җәннәт капусына, күрмәгә бәндәбезне, Я Иляһым, я Аллаһым, җәннәтлә барчабызны. Исә җил, давыл караңгы, монда кемнәр кабере, Нурмөхәммәт пәйгамбәрнең атанасы күмелгән. Атанасыз яшь баланың күз яшьләре түгелгән. Атаң да бер, анаң да бер, Аллаң да бер – зурлагыз, Атанаңны зурласагыз – җәннәт булыр урныгыз. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле, Бик күп белемнәр аңладым, шул әнкәм тел аркылы. Рәсүлюлланыкы бу язуы. Ата –анасыннан булай гына калган. Нурмөхәммәтнең атанасы күмелгән. (Коръән укый). Язу күп ул укысаң. Бара торгач мин утырдым Бадыян төпләренә, Әнекәем, риза бул, син, Имезгән сөтләреңә. Су буенда салкын чишмә, Ятып суын эчтем мин, Үзем былбыл, чәчем чылбыл, Синең өчен үстем мин. Эх туганым, китәмен бит, Каласың бит ятларга, Ятлар минем кебек булмас Сабыр янган утларга. Киткәндә шулай дип җырлады бит Хәйруллам. Китәм дисең, китәм дисең, Сызылып калыр юлларың, Сузсам да еткерә алмам Күрешергә кулларым. Агыйделләрдә күбәләк, Күп идел камышлары, Сәхраларга чыгып тыңлыйм Иштелми тавышлары. Бабайның. Кашың кара, керфегең Бирсе миңа бөртеген, Үзең миңа быласың юк, Төсең итеп йөртерем. Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Сибелә чәч бөртеккәем, Синдән айрылгач чыланды Яшь белә керфеккәем. Аллаһу, Аллаһу, Кәҗәләрне тауга ку, Чәчәк башын уртласын, Минем улым йокласын. Киленемнең, киленемнең, киленемнең килене шулай йоклата баласын. Сәгать суга унбердә Телефон белә бергә, Тәүге сөйгән дустың белә Торсаң икән гомергә. Юк бит инде бабайлар. Гомер итәбез инде, балам. Идел бит ул, Идел бит ул, Идел бит ул киң бит ул, Ява яңгыр,төн караңгы, Без айрылган көн бит ул. (Коръән укый). Бакырган китабны, Бәдавамны бирдем Газизгә. Бакыргандин сәфәр кыйлсаң, Рәсүлюллага дога кыйлсаң, Нәгыйм җәннәтенә керерсең, Әбүбәкер гаскәрендә былырсың. Алар пәйгамбәрләр. Зимагорлар йөриләр толчокта, Тәмәкеләре юкка, Тәмәкеләре булса да Сөйгән дуслары юк ла. Барма, дустым, су буена, Боз кителеп төшәрсең, Сулаган сулышым саен Исләремә төшәсең. Әрәмәдә йөрдем әле җиләктә. 8 көн. Әрәмәдә бер кеше дә юк. Җырлап йөрдем. Җиләк җыйдым, җиләк җыйдым, Бөрлегәннәре белә, Заманында фарсит иттем Бер дигәннәре белә. Шәмшәрифкәй дигән ай шәһәрдә Кич ахшамсыз капка ябылмый, Үзләре белә, миннән сорый. (Шәмшәрифнең сүзләренең соңын әйткәч). Биек тауларга менерсең, Кулъяулыгың элерсең, Кулъяулыгың җилфердәсә Мин сагна дип белерсең. Әтиебез шулай дип җырлады киткәндә. ... Булса да киям, Үз дусларым түгел түгелен, Үземә булсын дип сөям.
Өстемдәге күлмәгемнең Бизәкләре буйлата, Уйламамын диесәмдә Ихтыярсыз уйлата. Бабайны... Укыйсыңмы, язасыңмы Сәвитский хатларны, Уйлап йөре, сагнып йөре, Бергә утырган чакларны. ... Мин дә күгәрчен идем, Һаваларда очып йөрсәм, Күреп сөйләшер идем. Бабайны. Тәрәзәнең төпләренә Гөлләр кыстырдың мәллә, Сезнең яктан тавыш килде, Сагнып кычкырдың мәллә? Сагынам сине, сагынам сине, Сагынам – күрәсем килә, Эчемдәге серләремне Сезгә сөйлисем килә. ... Өзеп каптым бер йөзем, Син еласаң дусларың бар, Мин еласам – берүзем. Балаларым бар, аллага шөкер. Ал алам синең өчен, Гөл алам синең өчен, Урал суларына төшеп Югалам сезнең өчен. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәрен беләсең, Сәхрә былбыллары булып Төшләремә керәсең. Бөттен нәрсә онытыла картайгач. ... Атлар түгел мин сиңа, Авыр сүзләр, әйтмә, иркәм, Ятлар түгел мин сиңа. Борылып-борылып ага сулар Еракларга алып юлларын, Онытмамын сезне һичвакытта, Сезнең хакта булыр уйларым. Урылып-урылып ага киң чишмә, Юкбар кешеләргә сер чишмә. Агыйдел буйларын күп буйладым, Буйладым мин тугай .. Уйны күп уйладым, инде уйламыйм, Язмышларым шулайдыр... Сандугачлар кайда, ай тирәктә, Минем күңлем матур теләктә, Сезгә булган дуслык мәхәббәтем Үсеп чәчәк ата йөрәктә. Әллүки, бәллүки, Өзелеп сагнып көтә сезне бәллүки. Сырлы оек бәйләп утыра идем әле. Бие, бие, би Дәүләт, Биегән кеше ни дәүләт, Биегән кеше кесәсендә Алтын акчалар була. Сандугачым, суда, суда, Суда йөзәласыңмы, Мин сине күрми түзәлмим, Ә син түзәласыңмы? Әллүки, бәллүки, Өзелеп сагнып сайрый бәллүки. Хәзер дөнья әйбәт инде. Берсен дә уйламагыз. Уйлый күңлем, уйлый күңлем, Уйлый күңлем төрлесен, Уйлама күңлем төрлесен, Бәлки рәхәт күрерсең. (Коръән укый) ... Килә күгәрченнәрем, Сезне бигерәк сагынам, Килә күрәселәрем. Җидегән йолдыз җидәйләнә Махруй дигән тауларда, Бәхетлеләр кавышалар Мөхәррәм дигән айларда. Җидегән йолдыз дүртәү белән өчәү – әйбәт йолдыз. Әлхәмделилла дип кенә йөргез, сезнең гөнаһыгыз юк. Басма салдым тар ергә, Тау тамыры бар ергә, Канат куеп очар ием Сез дусларым бар ергә. (Коръән укый). Иркәм бер каушырбыз, Айларда бер көннәрдә, Йосыф-Зөләйха кавышкан Җиде елда соңнарда. Өстемдәге ак күлмәгем Киеп тә таушалмаган, Тахир-Зөһрә, Зөһрә изге, Алар да каушалмаган. Алар изге, алар каушалмаган. Алар үлгән. Бакчаларда зәңгәр чәчәк Уралган каеннарга, Уралмаган каеннарга, Уралган кайгыларга. Кайгыларым, ник кайгырыйм Кайгыларым юк чакта, Хәзер кайгым бик күбәйде, Тараталмыйм як-якка. 2000 меңдә ахрызаман була. Йолдызлар, сулар вис су була. Җирләр, күкләр. Бер бисмилла әйткән кеше булса булмый ахрызаман, дип әйтә рәсүлюлла. Урамда сатып йөриләр коръәнне. Кояш чыкканда бер бисмилла әйткән кеше булса булмый Ахрызаман. Булмасын инде. (Коръән – Ясин сурәсен укый). .. Сөлгесе булыр, Бир кулыңны, мин дә бирәм, Вәгъдә билгесе булыр. Безнең авылда мәчетләр юк, сезнең авылда бармы? (Манара бәетен көйли. ) Иртән намазыңны укы, Ятма юрган ябынып, Намазыңны укыгач, .. Кара туфраклар асларында Ни җаваплар бирерсең. Комган алдым кулыма. Бардым Алла юлына, Комган тотмаган кешеләр Төшә тәмуг утына. Еырла иркәм, еырла иркәм, Еыр еырлауларың күркәм,
Син дә шулай минем кебек, Рәхәт яшә инде, иркәм. Уфа юллары пыяла, Таш булса таймас ием, Минем йөрәкләрем яна, Син булсаң янмас ие. ... Бәгърем, Сер сөйләмә дустыңа, Дустыңның да дусты булыр, Ул да сөйләр дустына. Син дә мине яратма, Серле күз карашың белән Мине үзеңә каратма. Сары матур, сары матур, Сары матур сайласаң, Тавышларыңдин танырмын Кошлар булып сайрасаң. Сагынырмын әле сезне. Бер атна җиләктә йөрдем Маевка бозаулары янында. Оек бәйлим, оек бәйлим, Сырын үзең сырларсың, Иркәм сиңа бер еыр еырлыйм, Сагынганда еырларсың. Оек бәйлим, оек бәйлим, Агын да, карасында, Иң сөеклесез сез генә Дусларым арасында. Очтың былбыл, очтың былбыл, Ояңа кунмадыңмы, Тукта, былбыл, әкрен сайра, Дустымны күрмәдеңме? Сугышта калды әтиебез. Ике улым бар. Улымның, улымның, улымның, киленемнең, киленемнең килене күп. Аккош суларда була, Борыны суларда була, Яшь вакытта кемне сөйсәң Күңлең шуңарда була. Урамнарга чыгып карыйм Ишетелә бер тавыш, Иркәм, сиңа теләгем шул, Сөйгән дустыңа кавыш. Сакмар буе киртләч, киртләч, Киртләчләре бетә боз киткәч, Ир балалар кайта хезмәт иткәч, Кыз балалар кайтмый бер киткәч. Агыйделнең аланы, Пешә микән баланы, Атана үстерә икән Ятлар өчен баланы. Әрәмәләрдә карама, Карамалар урман буенда, Сызлып таңнар аткан чакта Сез булырсың минем уемда. Бәетне әйтәләр кияүне япканда. Әтиләр әйтеп утыра торган ие. Сез әйтмисез бәетне, сезгә әйтәләр. (Тәравихны укый) – шуны әйтәләр кияү япканда. Бәетне дә әйтәләр кияү килгәнче урам буйлап. Нигә тудым, нигә үстем, Нигә тудым кыз булып, Кыз булдым да, нигә соң мин Бу тормышка кол булып. Нигә тудым, нигә үстем, Нигә тудым кыз булып, Агымсулар аккан чакта Ник акмадым боз булып. Алмагачны утырталар ..... Кыз бала бәхетсез була, Китә ят кулларына. Әниемнең еырулары, кыз бала ятка китә бит, бахыр. Уңга каерылгачта, Яшәгез рәхәт, бездән аерылгачта. Исән йөреп сау кавышсам, Яшәргән суганнарым, Яшәргән суганнар кебек Яшәгез туганнарым. Суган ашыйм да катык эчеп ятам. Туганкаем истән чыкмый, әллә исәпләгәнгә. Беләгем нәзек, беләгем нәзек, кимим алтын беләзек, Безнең янда утыруны күп көннәрдә... Апау, иркәм, агаргансың, Агыйдел кичтеңме әллә, Рәсүл кызы Фатыйманың Алдында үстеңме әллә. Я илаһы иллалланы әйтик әле бергәләп, Мәхшәр көннәрендә булсак иде бергәләп. А ягы тәмам, Б ягы: Тимеркина Миңсылу Гатаулловна. Әти-әнисе 100 гә хәтле яшәгәннәр. 1912 нче елда туган. Чебеннене чебенне дигәннәр, чөнки чебене күп булганга. Дару белән дә бетми. Үзе белә миннән сорый. Ай яктылары якты, Таң йокылары татлы, Татлы булса да йокламыйм, Сезне уйлавым каты. Үрге Чебенле авылында туган Мөнәвәрә Гисматовна Абубакирова 1924 нче елда туган. Әти-әниләре, бабайлары да шушы авылныкы. Рәхмәтуллина Зөһрә Һәдият кызы, 1923 нче елда туган. Шушы авылныкылар. Каргалыдан чыккан байлар 1754 нче елларда булган бу авыл. Кабер ташлары – 200 ел үткән шул кабергә. (Мөнәвәрә белән Зөһрә апа Сак-Сок бәетен көйләп укыйлар. Кошлар ташыйдыр җимнәр басудан Әнкәй каргады безне ачудан. Самовар куйды чәйләр эчерде эчеп бетергәч каргап очырды. Әбиләр гел шуны җырлыйлар. Хәзер аңладык. Кирәкле бәет булган икән. Безнең якта шушы көйгә генә әйтәләр. Баланы аяк белән тибрәтәләр, кул белән бәйләп утырабыз. Аллаһу, Аллаһу, Кәҗәләрне тауга ку, Кәҗә чәчәк уртласын, Минем балам йокласын. Карга чыпчык, тәрәзәдән очып чык, Алга дибез, алга дибез, Алга таба барабыз, Алга барырга кушкан бит Безгә Лилин бабабыз. (ай былбылым көенә). 1917 нче еллар. Лилин бабай качып йөргән. Бер әби әйтә икән. Мин аңа биик кирәкле киңәш сөйләр идем. Теге әбигә күрсәткәннәр Лилин бабай яшәгән ерне. Синме дип Лилин бабай, юк ул өйдә, өйдәгесеннән сорый, синме ул, өйдәгесеннән сораган, юк әнә чыгып китте. Эй алдакчылар, властләре дә алдакчы булачак икән, дип әби үз юлы белән кайтып киткән. Зимагурлар талчокта, Кайгырмыйлар мал юкка, Кайгырмыйлар мал юкка, Кайгырсалар кайгыралар Тәмәкеләре юкка. Оренбур-Каргалы, Бар да тимер арбалы, Оренбурда йөри йөри Бер тиен акчам калмады. Зимагурлар алар тинтерәп йөргән эшсез кешеләр булганнар. Аптырап йөргән кешеләр булганнардыр. Әтиләр шиллыкка чыкканнар, посев беткәч Сакмар буена чыгып яшәгәннәр, бал алып төшкәннәр, берничә гаилә чыканнар. Бәйрәм итеп печәнгә кадәр ятканнар. Вес семьялары белән. Балаган ясаганнар, палатка кебек. Талны бөккәннәр дә, шалаш кебек. Төнлә ашаганнар. Алар яшәгәннәр чебен ашасалар да, хәзер тазадан тазаны ашыйлар, чирлеләр. Казачий дип аталганнар. Безнең әтиләрдән алдарак микән, үзләренең мундирлары, аты белән барганнар хезмәткә, казачий аталган. Хезмәт исеме. Шул шиллыкка чыккан вакытта алар гәрмун белән, кәмә белән, саратовский гәрмүн булган, курай ул башкорт ягында, бездә булмаган, скрипка әзерәк булган, Фәйзрахманнын әтисе чирткән кубыз. Сарыклар суеп ашаганнар. Ул заманда һәрбер кешенең хатыны икәү булган. Безнең әти ике хатынны булган ул. Берүк йортта тоганнар. Ике хатынны да бер төстән кидереп йөрткәннәр. Чәмчәле читек, бизәкле Казан итеге, бер хатыны белән бер көн йоклаган, икенче төн икенче хатыны белән йоклаган. Ике хатынлы кеше данлыклы кеше булган инде ул. Безнең әти сельсовет председателе кебек булган, волостной. Түрә булган. Ашаганнар эчкәннәр, кәмә белән йөргәннәр. Элек матур гәрмүнчылар булган. Брамчы булган – паромчы булган Зөһрә апаның әтисе. Юнкир бабай – ләкаб – күке баш, Мөнәвәрә апаларның ләкабы – кәми Гисматулласы. Борын ләкабсыз кеше булмаган. Сакмар буйлары ла бигерәк ямьле, Акы чаутырлар ла корып лай ай җәйләргә. Кайда гына барсаң дус-ишләр кирәк Йөгереп лә чыгып ла атыңны лай бәйләргә. Безнең лә дуслар белән ләй ил тулган. Йөгерә йөгерә ләй җитә лә алмыйм, Тал чыбыккайларны ла үтәлмим, Тал чыбыккайларны ла үтәр лә идем, Сез дусларны ла ташлап китәлмыйм. Йөгерә-йөгерә лә утлар салдым Юл буенда лай үскән ләй ай күрәнгә, Күремәгәннәргә күрсәтмәсен, Сабырының әй әҗерен дәй бирсен дәй Һай күргәнгә. Атлый да юрта ди ай күк юрга, Сау-сәләмәтләр булаек күп елга. Теге көйгә килсен өчен сузганнар. Кара да гынай урман, караңгы төн, Атлар урлар идем бур булсам, Кара ла урман караңгы төн, Атым ла керми елгага, Әй, Сулар тирән булганга. Тәрәзәләр ачып ла чәч-буйлап ташлап Йоклар идем матур ла кыз булсам, Кара ла урман караңгы төн Чылтырып ага тар чишмә, Әй, юк бар кешегә лә сер чишмә. Әби-бабайлар барысы да матур итеп озын итеп бергә җырлый торганнар иде. Ленир чакырып теңкәмне корытты ул. Киң урамнар тар иде. Киң урамнарга сыялмый Йөргән чаклар бар иде. Эһ, алма, алма, алма, Әйдә артымнан калма. Уйсу җиргә су җыела, Анда казлар коена, Яшь вакытлар бер вакыт Сачкә булып коела. Эһ алмагачлары, Сайрый сандугачлары. Әйдәле иркәм, әйдәле, Кулъяулыгың бездәле, Кулларыңа шәм яндырып Киткәч эзләрсең әле. Яшь вакытта җырлаган җырлар. Хәзерге яшьләр белмиләр. Аулак өй дигәчтен дә, бездә клуб булмады. Элек иске мәчеттән ясалган клуб. Шунда барабыз каркавиякка танцевать итәбез. (көйли). Пич артында гына өйрәнәбез. Әбигә барабыз, аңарга урын бетсә, ул байгош мич башына менеп утыра. Гөмбагош та ярабыз шунда, шәлләрның читләрен дә бәйлибез шунда, безнең Чебенне халкы әллә кайчаннан бирле шал бәйли, безнең гадәтебез шул. Әти бабайлар заманныннан, элек заманнарда урыс бәйләми иде. Хәзер бәйлиләр алар да. Пух артель 33 нче елларда булды. Малайлар керсә, йөзек салышлы, җәй көне третий лишнийны уйныйбыз урамда. Бездә бик кадерле уен “Булдыксыз”. Кулга кул тотышып круг да җырлыйбыз, Уйсу җиргә су җыела, анда казлар коена, яшьлек вакытлар бер вакыт сачкә булып коела (җырлый). Җырның ахырында уртадагысы бер парның берсен ала. Син парсыз калсаң – җәза бирәләр.
|