Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Татар Җырларында

Татар җырларында биек Кытай Дивары артындагы Чин халыкларыннан күчкән ефәктәй нәфис көй борылмалары бар.
Татар җырларында Алтай-Саян төбәгеннән кайнап чыгып гасырлар аша килә-килә Цезарьләр шәһәре Римгәчә еракларны тояк тетрәүләре белән уяткан Атилла Һуннарының тантанасы бар.
Татар җырларында ак чалмалы Һиндекуш, бәллүр Һималай кыялары аша үтеп Таҗмәхәллә кебек йөзек кашы төзеткән бөек Магул төркиләренең фирүзә тылсымы бар.
Татар җырларында Хәрәзем оазисларында Димәшекъ хәнҗәре беән кояш нурларын кискәләп биегән гаярь егетләренең атлас тирмә эчендәге җарияләрне гашыйк итү мутлыгы бар.
Татар җырларында Алтын Бүре башы чигелгән байракларын җилфердәтеп, карабаир поргаларда кайтгаларны биләп тә төрле ил җемнәргә таркалган түркләрнең Сак белән Сокның язмышына тиң үкенечле хәсрәте бар.
Татар җырларында Кубрат Хан сараеның алтын пәрәвәзле гөмбәзләрендә җиңел шәүләләр уйнатып биегән болгар кызларының чулпы чыңнары бар.
Татар җырларында Бөек Хәзәр каганаты биләгән ярларны тетрәткән диңгез дулкыннарының кылыч кыяларга бәрелеп кире чигенгәндәге яралы сызлануы бар.
Татар җырларында Алтын Урданың җилгә изүен ачкан билбаллы далаларында Идегәйнең илсез калган кыпчаклар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар.
Татар җырларында Идел карамаларыннан алып малахит Урал сыртлары аша Себер карагайларына кадәрге киңлектә дәрья булып шаулаган кара урманнарның шомлы тирәнлеге бар.
Татар җырларында күк катларыннан иелеп Тәңре үзе тыңларлык кодрәтле тылсымы, галибанә моңы бар.


“Ул җырлаганда йөрәк татарча тибә”, - бу сүзләр даһи Марсель Сәлимҗанов тарафыннан Рафаэль Ильясов иҗатына бирелгән гыйбәрә. Исемнәре, җисемнәре халык рухыннан аерылгысыз булган шәхесләр... Алар иҗат иткән күңел энҗеләре милли төшенчәгә нур биреп тора. Вакыт шаукымымы, тар күңеллелек, хөсетлекме – татар идеалларына хезмәт иткән, арабызда йөргән милләт балаларын күрмәмешкә салышабыз. Алар дәрәҗәсендә иҗат итә алмагангамы, халык мәхәббәтен алар кебек даулый алмагангамы, без аларга хыянәт итәбез, без аларны рәнҗетәбез. Француз философы Шарль Монтескье (1689-1775) татарлар турында бүген дә безне сискәндеререлек сүзләр әйтеп калдырган: “Бу җиңүчән халыкның гаҗәеп батырлыкларын данга күмәргә тарихчылары булмаган, күпме үлемсез казанышлар онытылуга дучар ителгән. Без белмәгән күпме мәмләкәтләргә татарлар тарафыннан нигез салынган. Бу гаярь халык, беркайчан да җиңелмәсенә ышанган хәлдә, вакытлы дан белән мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйланып та карамаган”. Рафаэль абый милли иҗатчы буларак татар моңына һәйкәл койды. Гомере, барлыгы белән татар рухына табынды. Дөньяда бер генә милләт тә үзен күтәргән, милли яшәешнең нигезе булып торган баласыз үксез калдырмый. Көчле милләтләр үзләренә хезмәт иткәннәрнең исемен мәңлеләштерә, мәдхияли, данлый белә. Рафаэль Ильясов татарларның Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров югарылыгындагы моң классигы. Гомере буе үз халкының иҗат даһилыгын тоеп, шул даһилыкка көч-куат бирә килде. Аның тавышы – сикәлтәле гасырлар юлыннан горур тарихыбызга юл күрсәтүче нур яктысы, аның тавышы – киләчәктә халыкның инсафлыгын, акылын, матурлыгын, нәфислеген, даһилыгын дәлилләүче күңел баганасы.


Мәсгудә Шәмсетдинова