|
|
Җәүдәт Фәйзигә илһам бирүче ханым
Сандугачлы язлар килде инде, Язлар килде, кошлар кайттылар, Ләкин йөрәктәге сагыну сагышларын Алар гына каплый алмыйлар.
Утырып тыңлыйм таңгы кош җырларын, Карыйм моңсу кояш батканын, Йөрәгемдә назлы иркәләүләр саклыйм, Көтәм, иркәм, синең кайтканың.
Иртән торып ачсам тәрәзәмне Битем назлап таңгы җил исә, Сине сөю хисе минем йөрәгемә Яшәү өчен көч һәм дәрт бирә.
“Ике октавага якын диапозонлы бу мәхәббәт җырын мин 1952 нче елда Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Фәһимә Кудашевадан язып алдым. Ул чакта уналты-унҗиде яшьлек бу кыз минем сорауларыма теләр-теләмәс кенә җавап бирде. Җырны каян отып алуына килгәч: Мин аны үзем чыгардым бугай. Сүзләрен дә үзем язган идем. Шуларны көйли торгач, чыкты! – диде. Бу җыр миңа тирән тәэсир ясады. Күп еллар буе ул минем күҗелемдә яңгырап торды. Мин аны симфоник оркестр белән җырлау өчен эшкәрткән идем. Динә Сираҗетдинова аны беренче булып халык алдында башкарды һәм магнитофон пленкасына яздыртты. Мин исә моның белән канәгатьләнә алмадым. Бу җырны “Тапшырылмаган хатлар” операсында Галиянең беренче ариясендә файдаландым. Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасындагы “Эх, син, яшьлек” дип башлана торган строфалары Галиянең настроениесенә килгәнгә һәм ул сүзләр бу көйдә матур яңгыраганга, мин аны операмның лейтмотивы иттем”, - дип яза композитор Җәүдәт Фәйзи үзенең хәтирәләрендә “Сагынам” дигән җырга аннотация биргәндә. Композиторның шундый олы әсәрләренә илһам бирүче иҗатчы бүгенге көндә дә Әлмәттә яши. Фәһимә апа Кудашева-Ризванова Бөгелмәдә туып үскән. Моңлану таланты аңа әбисеннән кергән. Әбисе шигырьләр иҗат итә, өздереп курайда уйный, матур итеп татар-башкорт халык җырларын җырлый. Затлы, нәфис башкару осталыгы Фәһимә апада да бар. Ул бүгенге көнгәчә Әлмәт шәһәрендә уңышлы иҗат итүче ветераннар вокал ансамблендә иң матур тавышларның берсе дип санала. Фәһимә апа әле дә җырлр, көйләр иҗат итә. Көлтә-көлтә шигырь нөсхәләрен миңа да биреп җибәрде. “Фәһимә апа, нигә сез иҗатка гомерегезне багышламадыгыз, нинди композитор булыр идегез, нинди шагыйрь булыр идегез”, дигән соравыма ул моңсу гына “язмыштыр инде”, - диде. Җәүдәт Фәйзи белән Фәһимә апаның очрашуыннан соң илле елга якын гомер узган (Фәһимә апа белән минем очрашу 20 нче гасырның ахырына туры килде - мш). Иҗатның язмышка буйсынасы килми ахры, без тагы очраштык. Мин аның көйләрен, шигырьләрен магнитофон тасмасына язып алдым. Бәлки киләчәктә мин һәм кемдер Җәүдәт Фәйзи кебек Фәһимә апаның иҗатыннан илһамланып аның сүзләренә көйләр язарбыз, көйләрен симфонияләребезгә кертербез.
Мәсгудә Шәмсетдинова
|