Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Рафаэль Ильясов

“Ул җырлаганда йөрәк татарча тибә”, - бу сүзләр даһи Марсель Сәлимҗанов тарафыннан Рафаэль Ильясов иҗатына бирелгән гыйбәрә. Исемнәре, җисемнәре халык рухыннан аерылгысыз булган шәхесләр... Алар иҗат иткән күңел энҗеләре милли төшенчәгә нур биреп тора. Вакыт шаукымымы, тар күңеллелек, хөсетлекме – татар идеалларына хезмәт иткән, арабызда йөргән милләт балаларын күрмәмешкә салышабыз. Алар дәрәҗәсендә иҗат итә алмагангамы, халык мәхәббәтен алар кебек даулый алмагангамы, без аларга хыянәт итәбез, без аларны рәнҗетәбез. Француз философы Шарль Монтескье (1689-1775) татарлар турында бүген дә безне сискәндеререлек сүзләр әйтеп калдырган: “Бу җиңүчән халыкның гаҗәеп батырлыкларын данга күмәргә тарихчылары булмаган, күпме үлемсез казанышлар онытылуга дучар ителгән. Без белмәгән күпме мәмләкәтләргә татарлар тарафыннан нигез салынган. Бу гаярь халык, беркайчан да җиңелмәсенә ышанган хәлдә, вакытлы дан белән мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйланып та карамаган”. Рафаэль абый милли иҗатчы буларак татар моңына һәйкәл койды. Гомере, барлыгы белән татар рухына табынды. Дөньяда бер генә милләт тә үзен күтәргән, милли яшәешнең нигезе булып торган баласыз үксез калдырмый. Көчле милләтләр үзләренә хезмәт иткәннәрнең исемен мәңлеләштерә, мәдхияли, данлый белә. Рафаэль Ильясов татарларның Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров югарылыгындагы моң классигы. Гомере буе үз халкының иҗат даһилыгын тоеп, шул даһилыкка көч-куат бирә килде. Аның тавышы – сикәлтәле гасырлар юлыннан горур тарихыбызга юл күрсәтүче нур яктысы, аның тавышы – киләчәктә халыкның инсафлыгын, акылын, матурлыгын, нәфислеген, даһилыгын дәлилләүче күңел баганасы.


Мәсгудә Шәмсетдинова