Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Хөрмәтле Мәсгудә ханым!

Сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Безнең иң изге теләкләребезне кабул итегез!
Үзегезнең көчле музыкаль сәләткә ия булуыгызны Казан Дәүләт консерваториясендә укыган чакта ук, “Туган тел” симфоник поэмасы, “Тукай мәхәббәте”, “Скрипка һәм оркестр өчен концерт”, “ Вереск” әсәрләрен иҗат итүегез белән раслаган идегез. Мондый уңышка бары үз эшенә җитди караган һәм таләпчән, талантлы композитор гына ирешә алырга мөмкин. Музыка өлкәсендә беркемне дә кабатламыйча, Сез һәрчак эзләнү юлында, һәр симфониягездә, һәр әсәрегездә үзенчәлекле характерлар, образларның тормышчан, психологик көчен ачып, тамашачыга онытмаслык итеп җиткерәсез. Тирән фәлсәфә Сез иҗат иткән бик күп әсәрләрнең нигезен тәшкил итә. Иҗатыгыздагы Сөембикә, Чынгызхан, Ибн-Фадлан, Атилла һ.б. тарихи шәхесләр тирән драматик кичерешләр белән сугарылган, татар халкының тарихына алар бөтенләй башка яктан карарга мәҗбүр итә.
Сез үзегезне сәнгатьне үстерүгә, татар дөньясын милли рухта тәрбияләүгә багышлап, бүген музыка дөньясында үз урынын тапкан, аны тынгысыз йөрәге белән дәрәҗәле, күркәм иткән, симфоник музыкага, күләмле әсәрләргә тугры булып калган, халык йөрәгенә юл тапкан композиторыбыз.
Сез татар халкының күренекле кешеләрең берсе, зур талант иясе, кабатланмас шәхес. Әле сезнең иҗат көчегез ташып торган чагыгыз. Киләчәктә дә иҗат дулкыннарыгыз агып торсын, кешеләргә шатлык китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәрәкәтле иҗат, озын гомер, гаилә бәхете телибез.


Казан шәһәре Вахитов районы хакимияте Башлыгы Руслан Робертович Шакиров