Masguda I. Shamsutdinova's site


 

87. Мәүлед ән нәби

Самый полный Маулид – ан-наби. Не расшифрован.
Галимә Биктимерова, 1905 нче елгы. Мынауынымы? Хан мәсҗеден көйли,
(Мәҗит Гафуриның шигыре):
СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ
Һәр бинадан биек улып күкләргә чыкмыш башың,
Мин беләм, белдермәсәң дә: агылыр күздән яшең,
Бу хәлеңнәң шикаять кылды синең һәрбер ташың, –
Кальбеме мең парә кылды шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Бер заманда синдә намаз укыганнар хан иде,
Кауме татар һәм төрекнөң мәскәне Казан иде,
Ул вакытны тәсвир итсәк, ни гүзәл заман иде! –
Кальбеме мең парә кылды шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Һәб кәлисә уртасында ялгызың калдың ничөн?
Илтифатың бер татардан син, бина, алдың ничөн?
Әһле Ислам кальбенә син хәсрәтне салдың ничөн? –
Кальбеме мең парә кылды шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Бер вакытта синдә торды әһле Ислам гәскәре,
Шәүкәтең бетте бүгендә, калмады меңнән бере,
Башкаларның йире булды ошбу көн Ислам йире, –
Кальбеме мең парә кылды шул гүзәл Хан мәсҗеде.
Син өмид өзһсәң дә бездән – без өмидне өзмәдек,
Заһирән түзсәк тә безләр – кальбебездән түзмәдек,
Җаһил улган бер заманда кыйммәтеңне белмәдек, –
Кальбеме мең парә кылды шул гүзәл Хан мәсҗеде.
1907. Мәҗит Гафури.
Мәктәптән чыкканда шигырь итеп әйттерәләр иде бездән. (Сак-сокны көйләп укый).
Җиләкләр пешкәч,
Әнкәй җылыйдыр исенә төшкәч.
Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме,
Түреңнән уздык, әткәй, күрдеңме?
Самавыр куйды, чәйләр эчерде.
Эчеп беткәчтен каргап очырды.
Алты яшьләрдә уйнап йөрдек без,
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.
Үзебез сугыштык тимер ук өчен,
Әнкәй каргады бигерәк юк өчен.
Карурманнарда аю үкерә,
Ник каргадым дип әнкәй үкенә.
Төшкәндер безгә әнкәй каргышы,
Үзебез туганча тәкъдир язмышы.
Бардым басуга еләкләр пешкәч,
Әнкәй җылыйдыр исенә төшкәч.
Җыйган җиләгем калды яртысы,
Ике баламның калмады берсе.
Әнкәй, тукмачың асыл пешкәндер,
Без чыгып киткәч исеңә төшкәндер.
Тәһәрат алырсың, китап укырсың,
Кошлар үткәндә карап калырсың.
Яңа абзарда җигелгән пар ат,
Әнкәй каргагач ярылды канат.
Өйдән чыкканда алма алмадым,
Еглама, әнкәй, үзең каргадың.
Бардым басуга, урак урырга,
Ходай язгандыр шулай булырга.
Бер ел тулганчы кайтам дип йөрдек,
Бер ел тулгачтын өметне өздек.
Икенче көйгә: …
Каен кисмәгән идем,
кайгы казанында кай-
нармын дип үсмәгән идем.
Безнең бакчаларда үскән
Каеннар түгел бит ул,
Уф, дигәндә басыла торган
Кайгылар түгел бит ул.
...Гөлләрем кала гына,
Туган илләрендә яши
Бәхетле бала гына.
Алларым диям сине,
Гөлләрем диям сине,
Ал гөлләрдән, былбыллар-
Данда артык сөям сине.
Үскән вакытта җырлыйсың инде.
...Миңа салават әйтегез,
Кыямәт көне булганда миннән шәфәгать көтегез.
Шәфәгатем, шәфәгатем, ки булсын өммәтем өчен,
Өммәтләрем салаватны күп әйтсеннәр минем өчен.
Беренә мең әҗер бирер кыямәттә Тәгаләлла,
Салават әйтмәгән бәндә шәфәгатьтән мәхрүм кала.
Берәү укыса намазны, ул әйтмәсә салаватны,
Кыямәт көне булганда ул көтмәсен шәфәгатьне.
Укыйк Коръән, әйтик салават рәсүлюлланың үзенә,
Кыямәт көне булганда карарбыз аның йөзенә.
Укыйк Коръән, әйтик тәһлил Фатыймабызга багышлап,
Кыямәт көн мизан янында торыр ул безне сагышлап.
Рәсүлюлла шуны әйтә соңгы сүзе Фатыймага,
Мөэминнәргә шәфәгатьче булырсың мизан каршында.
Явап бирә алган бәндә җәннәтләрдә урнын күрер,
Җавап бирә алмаганның урны җәһәннәмдә булыр.
Мөэмин булган бәндәләрнең уңнан килер дәфтәрләре,
Сул яклардан очып килер гамәлнең һәм хәтәрләре.
Рәсүлүлла намаз укый, башындадыр аның таҗы,
Өммәтем, өммәтем, диеп, агыладыр күзеннән яше.
Алданмаек бу дөньяга, барабыз мәңгелек йортка,
Коръән укыйк, намаз укыйк, узмасын гомерләр бушка.
И Ходаем, әрәйләмә, каберемне тар әйләмә,
Тар каберләргә салганда йөземне кара әйләмә.
Язылып бетмәгән а ягы, б ягына күчәбез:
Гульнара Салманова яза.
Гөльямал Бакирова, 1907 нче елда туган. Мәүмүт кызы.
Нәкый Исәнбәт һәм аның хатыны Нәҗибә белән очрашканы турында сөйли. Ялга барганнар, кымызныйга. Путинка биргән. Нәкый абый әйтә, Хәрендәш, һөнәрегез бар икән, дип. Чакырып торалар, юк бара алмыйм. Хөкүмәт сабагы дип укыдык. Мулла балалары, дип укытмадылар.
Сайра, сайра өзеп, өзеп сайра,
Сайравыңа күңлем моңлансын,
Сайра, сайра кошым, тыңлыйм сине,
Миндә синең кебек ...
Сайра, серле тавышың, күккә ашсын
Йолдызларга барып калсын,
Минем кебек моңлы ялгызларның
Йөрәк яфраклары чагылсын.
Сайра матур язның хөрмәтенә,
Сайра чын мәхәббәт хакына,
Мин дә сайравыңнан үрнәк алып
Җырлар җырлыйм сөйгән халкыма.
Тукай шигыре:
Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Торды халык, уянды:
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар;
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә.
Сакмар турында җыр:
Сакмар буйларында туып үстем,
Сусаганда эчтем суларын, шул,
Сусаганда эчтем суларын,
Сакмар суы булды якын дустым,
Аңа чәчтем барлык серләрем.
Эчем пошкан чакта, моңланганда,
Киң Сакмарга карап җырладым, шул,
Киң Сакмарга карап җырладым.
Матур аккан ямьле суга карап
Яшьлек гомеремне уйладым.
Күз алдыма шунда килеп басты
Дуслар белән бергәләп йөргәннәр, шул,
Дуслар белән бергәләп йөргәннәр,
Матур җәй аенда, кояш кыздырганда,
Дуслар белән бергәләп йөргәннәр, шул,
Дуслар белән бергәләп йөргәләп йөргәннәр.
Сакмар суының биек ярларында
Таң җилләре исте еракка, шул,
Дуслар белән бергә бергә йөргәннәр
Алар калды мәңге йөрәктә.
Сакмар суы ага бер туктаусыз
Еракларга алып юлларын, шул,
Еракларга алып юлларын,
Онта алмам, Сакмар, синең хакта,
Гомерлектә сине уйлармын.
Сине уйлаганда, ямьле Сакмар,
Җырларымны өзелеп җырлармын, шул,
Җырларымны өзелеп җырлармын.
Үткән яшьлегемне сагнып-сагнып
Моңларымны шунда моңлармын.
Сакмар буе бигерәк ямьле.
Сандугачлар сайрый тугайда, шул,
Сандугачлар сайрый тугайда,
Барсы бергә шунда моңаялар,
Бигерәк ямьле була шул чакта.


Ак бәхетләр (шигырь)
Тик табарсың ак бәхетләр,
Сызганып эш эшләсәң,
Кара көнең ак ясарсың
Ялкау булып тормасаң.
Бир дә ихлас чын күңелдән,
Эшкә башла тиз заман,
Шул тырышлык аркасында
Ялтырарсың бер заман.
Ялтырар якты көнең
Эшкә чыдам гыйззәт белән,
Карт көнең үтәр тынычтан,
Зур бәхет бәйрәм белән.
Булдырырсың һәммә эшне


Син тырышсаң көч белән,
Хур да булмассың син
Яшәрсең шул мөкатдәс эш белән.
Тор да иртүк эшкә башла,
Мөкатдәс эш белән,
Эшлә армый көндезендә,
Йокла рәхәт кич белән.
Яшьлегеңдә ярышып кал
Яхшы матур эш белән,
Бул чыдамлы, һич иренмә,
Калма ялкаудан түбән.
Бу минемчә иң матур уй,
Эшкә башлау сызганып,
Күкрәгең эшкә каршы торма
Ялкауланып, сызланып.
Тынма эшлә, и сабый, бел,
Тәңредән эшләргә көн,
Эшләп аргачтын бирелгән-
Дер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга,
Дәресеңне укырга тотын,
Тынма, эшлә, торма тик тын,
Сән тынарсың җомга көн.
Күр, ничек эшли кояш,
Иртә тора, таң арттыра,
Көнозын күктә йөзә,
Һәм көн буенча яктыра.
Соңра арган төсле ул
Ирнеп кенә тауга бата,
Йоклый, рәхәт ял итә һәм
Җир йөзен дә йоклата.
Син кояштан үрнәк алсаң
Иҗтиһат итсәң һаман,
Күп арасында кояш күк
Ялтырарсың бер заман.
Мәүлид уку тәртибе:
Фатиха, Салават-мәкъбүлә
Cалават Макбулә,
Хамдебихат
1. Сура «аль-Фатиха» 2. Сура «аль-Бакара» (2:285–286)
3.1. Сура «аль-Ахзаб» (33:40–48) 3.2. Сура «аль-Ахзаб» (33:56) 4.1. Касыда (салават макбуля)
4.2. Салават (хором) Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я Расуляллах;
Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я Хабибаллах; Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я Набийяллах; Ас-саляту вас-саляму ‘аляйкя я хайра халькыллях.
Благословение и мир тебе, о Посланник Аллаха,
Благословение и мир тебе, о Любимец Аллаха,
Благословение и мир тебе, о Пророк Аллаха,
Благословение и мир тебе, о лучшее из творений Аллаха.
4.3. Касыда
4.4. Завершение чтения Корана и касыды Субхана раббикя раббиль-‘ыззати ‘амма ясыфун, ва салямун ‘аляль-мурсалин, валь-хамду лилляхи раббиль-‘алямин. 5. Мольба (дуа)
О Аллах, благослови наилучшим образом благороднейшего из людей – нашего господина Мухаммада, его семейство и сподвижников столько раз, сколько существует известных Тебе вещей, и пусть для записи этих благословений потребуется столько чернил, сколько потребуется их для записи Твоих Слов! Благословляй его каждый раз, когда Тебя и его станут поминать поминающие, и все то время, пока этим будут пренебрегать беспечные!