|
|
Хәнифә Туишева
Хәнифә Туишева: 1918 нче елда тудым, 14 нче мартта. Туишева Хәнифә Муса кызы. Әниемнең исеме Зөләйха. Хәнифә Туишева: Ашагыз, эчегез, сез бит очып килгән колмак, диләр бездә. Адәм колмак сабагы дип әйтәләр кешене. Колмак бит ул бик күп җиргә җәелә. Адәм балалары да бит бер тамырдан китә-китә... Артып китәбез. Атна кич киләләр рухлар. Дүшәмбе кич – үлекләрнең кузгалган көне. Ике мәртәбә атнасына. Помойны чыгарып түгәсеңме, шунда бисмиллага җыелырлар ди җаннар. Әйтеп түгәргә кирәк. Шуңа мохтаҗ рухлар булырлар. Помойга кинәнеп көтәрләр, шул чүпне түксен диеп. Бисмилла әйтмәсме диеп. Бисмилла әйтергә кирәк на каждом шагу. Онытылган, ташланган кемнәр.. Җуелган исемнәре инде. Шулар мохтаҗ булып йөрерләр. Помойга килерләр, бисмиллага мохтаҗ булерлар. Алар хатем эсти. Җиңеллек була үлеккә. Язылган ди китапларда, йөздән бере генә иманлы булыр, хәзер инде меңгә берәүдер. Сихырләнгән хатынның бәете: Я Раббем, кадыйралла, берәр җомга җанымны алма, Гүр эчендә җәза каты, ни җавап бирербез анда. Сука сөте эчерделәр, йөземнән нур качырдылар, Мәхәббәтем очырдылар, түлә үзең, Кадыйралла. Җома көнне ун сәгатьтә килендәшем сука сауды, Килеп агызыма салды, түлә үзең, Кадыйралла. Канем кызы Хәнифәгә укытканым халәл булсын, Аллаһ сөяр колым дисен, оҗмахта урнысы булсын. Үги кызым Бибигайшә укытканым харам булсын, Барып никах өен күрсен, кирү әткәсенә килсен. Бабам әйтер, Исхак бәгырь, абыстаңның хәле агыр, Барып явызлардан аер, түлә үзең, Кадыйралла. Елы мынча елыттылар, эчемә сихыр салдылар, Унике көн табалмадым, баламны тартып алдылар. Иртә берлән биш сәгатьтә иттеләр елы мынчага, Унике көн табалмыймын, озатыгыз болничага. Абдерашит гылава бәете: Абдерәшит гылава, күпме волосының зурлыгы, Волость кынам зурда, аһ башым приемда, Ай-һай бу дөньяның хурлыгы. Авылдан авылга йөрегән чакта, Гөлҗамал, Ат кынам арыса яллыймын, Ундүрт-унбиш яшьлек бер яр сөйдем, Гөлҗамал, Әрәм хат бирергә җәллимен. Каладин калага йөрегән чакта, Гөлҗамал, Колокол бәйлиләр дугага, Исемеңне язып куяр идем, Гөлҗамал, Үзем ята торган кулмага. Гылава гына идем, мин зур идем, Гөлҗамал, Көндә биш самавар куйдырдым, Утыз биш салдатны мин кырдырдым, Гөлҗамал, Утыз бишенчесе мин булдым. Сандугачлар сайрый, Гөлҗамал, Безнең өйнең түбәсе башында, Аягүрә торып допрос бирәм, Гөлҗамал, Гыратской пыркырур каршында. Халыкны кырдырган. Кем күзен бозган, армияга бармаска. Гылава инде 35 кешене армиягә алдырган. Аны жәлләмәгән. Скрывать итәлмәгән. 35 нчесе үзе булган. Нечестно эшләгән. 20 елга китә булганнар армиягә. Нишләмәгәннәр, күзенә салып, кулын нишләгән. 20 елга бит армия. Акча сугучының бәете: Тирәзләрдин бактым, анакай, ук аттым, Угымны болыннарга югалттым, Ишегем төбенә команда терәлгәч, Эл күк анай кәбәмне уяттым. Туры атлар кебек тезелешеп ага Ак иделнең буеның да бозлары, Ике өй арасындан елаша йөриләр Бай Абделмән купичның кызлары. Әникәбәм намаз укый берди, Кәҗә мамык аның да сөлгесе. Нужалар күрегез, акча ясамагыз, Без булырбыз халаек билгесе. Челтәрлекәй күпер мин салдырдым, анакай, Судлар йөри-йөри дә баз булды, Унсигез пот тарта кәгазь акча, анакай, Үз башымны йолырга әз булды. Тирәзләрдин бактыйм, анакай, Ох булдым, Тиңләрем арасында хур булдым. Акча суга торган алтын ыстанымны Чыгарып бас, анакай, герәзгә, Миннән генә калган аткынамны, Чыгарып сат, анакай, кенәзгә. Бояр – байлар, бояр хатыннар, кенәз бездә. Абделман купич акча ясаган. Абделман купич бәете. Ислам дине мөнәҗәте: Бисмиллаһиррахманиррахим И җәмагать, сез тыңлагыз ислам дине мөнәҗәтен, Рәсүлюлла өммәтенә Ходаем яраткан җәннәтен. Хөрмәтеңә канәгатем, рәсүлюллага салаватым, Җөмләбезгә насыйп әйлә рәсүлюлла шәфәгатен. Кунак булдык өегездә, дога кыйлдык түрегездә, Иман бирсен үзегезгә, нур уйнасын йөзегездә. Кадыйр аллам кәбәм өчен, 18 мең аләм өчен, Пигамбәргә сәлам өчен шәфәгать я рәсүлалла. Кунак өе – җәннәт нуры , кунакларыбыз җәннәт хуры, Кыямәт көн насыйп булсын рәсүлюллабызның нуры. Килеп кердем өегезгә, тәсбих күрдем чөегездә, Шул тәсбихның әҗерләрен ходаем бирсен үзегезгә. Кунакларны сыйладыгыз тәмле-тәмле ашлар белән, Ходаем сезне сыйласын җәннәт нәүмәтләре белән. Безне каршы алган өчен хурлар каршы алсын сезне, Безне хөрмәтләгән өчен Ходаем дус күрсен сезне. Ниләр генә әйтим сезгә,нинди бүләк бирим сезгә, Ходаем биргән бүләгем – хәер-дога кылам сезгә. Дога кыламын мин сезгә, сез дә дога кылыгыз безгә, Ахирәт мәйданнарында булса идек бергә-бергә. Мәккә белән Мәдинәнең Кәгъбәтулла өе өчен, Анда Зәмзәм суы өчен, шәфәгать я рәсүлалла. Хаҗиларның суы өчен, хаҗилар туфрагы өчен, Оҗмахтагы хурлар өчен, шәфәгать я рәсүлалла. Оҗмах ишеген ачканда, мөэминнәр кошы очканда, Кәүсәр шәрабын эчәргә, шәфәгать я рәсүлалла. Телебездә шәһәдәт син, калебебезнең нуры син, Безне максудка ирештер, шәфәгать я рәсүлалла. Укыганга, тыңлаганга, монда булган ханларымызга, Дахи барча мөэминләргә, шәфәгать я рәсүлалла. Илаһым, рәхмәтең киңдер, җәһәннәм утларын сүндер, Сөекле колларың булыек, Мөхәммәт өммәте, дигел. Газап итмә, хисап кылма газиз җанымны алганда, Йөземезне кара кыйлма үз хозурыңа барганда. Аллаһым, рәхмәтең белән, 18 мең төрле галәм белән, Раббым, рәхмәтең киңдер, сөендер җәннәтең белән. Бу дөньядан без китәчәк, исемләребез бетәчәк, Бу дөньяның рәхәте юк, михнәтләр күреп үтәчәк. Бу дөньяда без яшибез мәңге яшәр кебек булып, Бер көн ташлап без китәбез дөнья малларыни куеп. Догалар кылабыз сезгә, ата-анама мәңге рәхмәт, Алар безне укытканнар, урынлары булсын җәннәт. Ана васыяте балаларына һәм кардәшләренә әйтеп калдырган: Языйм әле, балаларым, сезгә, шушы булыр соңгы сүзләрем, Мин үлгәчтен укытыгыз Коръән, сулышым бетте, сөйләмәс телләрем. Юучылар сездән шуны сорыйм, талый гына булсын суыгыз, Чын күңелемдән шуны үтенәм дога кылып мине юыгыз. Сау булыгыз, туган кардәшләрем, миндән бәхил булып калыгыз, Алып баргач, тар ләхеткә куйгач тәхлил әйтеп туфрак салыгыз. Балаларым, сездән шуны сорыйм, уздырыгыз минем өчемне, Белгәнләргә сәдака биреп дога кылдырыгыз, бушка үткәрмәгез атна кичемне. Елашмагыз, балаларым, яшь түкмәгез миннән аерылып калганга, Бер Ходаем тел ачкычын бирсен Мәнкир вә Нәккир җавап алганда. Кяферме соң, мөселманмы соң диерләр, Раббың, пигамбәрең кем диерләр, Хак иманым янымда булса җәннәттән дә урын бирерләр. Сәдака бирегез, зинһар, минем өчен, мине яткырмагыз азапта, Мин бит сездән килеп сорый алмыйм, мин тоткында, сез бит азатта. Зинһар, әйтәм, балаларым, кияү-киленләрем, сез бит минем газиз бәбкәләрем, Атна кичләрендә сезгә кайтыр, ак күбәләк булып әнкәгез. Зинһар, әйтәм, балаларым, кияү-киленләрем, сезгә минем васыять шул булыр, Сез, бәбекәләрем, укытсагыз Коръән, кабер эчкәйләрем нур булыр. Балаларым, юлда йөргән чакта Хозыр-Ильяс булсын юладышыгыз, Мине тар ләхеткә куйгандан соң ля иляһы илляллаһы мөхәммәдеррәсүлюллаһы булсын юлдашым. Тар ләхеткәйләргә куйгандан соң сез балаларымдан дога көтәрмен, Дога барса рәхәт мин ятырмын, онытсагыз нихәл итәрмен. Балаларым, миннән теләк сезгә рәхәт белән үтсен көнегез, Руслар белән бергә катнашсагыз да йөрәгегездә булсын динегез. Балаларым, безнең динебез бик хак, кадерләрен генә белмибез, Үлгәч тар ләхеткә куйгач шунда гына аны белербез. Балаларым, ислам дине өчен пигамбәрләр каты сугышкан, Динебезне сез дә сакласагыз Ходаем сезне саклар шул уттан. Балаларым, дога кылырсыз дип язып бармакларым талдырдым, Мине хәтерегезгә алып укырсыз, дип, васыятьнамә язып калдырдым. Үзем яздым. Тугыз ай күтәреп йөрдем, тугач та ак сөтемне бирдем, Би ни гаҗәп, бу ни хәсрәт баламдан катылык күрдем. Бала анага бик татлы, тугач та тәннәрен пакълый, Би ни гаҗәп, бу ни хәсрәт ана күңелен бала тапмый. Кичен йомшак урын җәйдем, иртә торып тәмле аш бирдем, Би ни гаҗәп, бу ни хәсрәт – миһырбансыз бала булдың. Бала гынам, балаң булыр, үбеп-кочып үстерерсең, Балаңдан авырлык күргәч мине искә төшерерсең. Кайгылы булдыңмы, балам, төштә күрде сине анаң, Балам, сине төштә күрсәм, көн буенча көям-янам. Төшләремдә көн дә күрәм, сиңа сөйли алмыйм, балам, Син шулай да ерак түгел, нигә сәбәптән дошман анаң. Балам, минем язган сүз сиңа булсын миннән бүләк, Үскәч балаң шундый булсын – миндән булсын сиңа теләк. Үлем бәете: Алтмыш яшемдә агарыйдыр башым, түгелә күз яшем, үлемнең дәртендән, Агадыр ... Туфрак карасы орды йөземә, барыр юл гынам күренә күземә, Үлем дәртендән ятамын каста, әрнидер җаным җан биргән чакта. Азраил килгәч чаршау корыгыз, җан бирү авыр, Аллаһ диеп торыгыз. Карап торса да белмиләр хәлен, ничек аладыр Газраил җанын. Каты тотмагыз, дуслар, юганда, мәдәт сорагыз гүргә куйганда. Минем куркуым гүргә куйганда, ни җывап бирермен сөаль алганда, Нинди сыйфатта алар килерләр, гүрне яргалап алар керерләр. Бер сугарлар да ике булырсың, җиде кат җирдә аста булырсың. Аһ, бу үлемдән бай да котылмас, фәкыйрь булса да үлемдән калмас. Караңгы гүрдә ялгыз каламын, иман гынамны алып барамын, Караңгы гүрдә кара кабердә, Раббым Аллаһ, иманымны юлдаш кылгыл анда. Ничек калырмын караңгы гүрдә, гүрдән дә каты мәхшәр көнендә. Гүрдә күренми дөнья яктысы, йөрәгем яна – үлем ачысы. Бөгелде билем, түгелде яшем, утырып язам үлемнең дәртен. Китәм еракка, мендем бер атка, күмелдем туфракка, кайталмам һичтә. Аһ, Ходаем, авыр кыямәт көне, яфа һич күрмәс мөэминнең җаны. Ни хәлем агыр гүрем эчендә, килермен микән атна кичендә. Еракта та түгел, хәбәр килмидер, азап күрсәм дә һичкем белмидер. Зикерле телем, йолдыз тик күзем, туфракка талган күркәм йөзем. Бер ел эчендә череп бетәрсең, җома көннәрдә дога көтәрсең. Гүрдә һичкем юк хәлне белергә, ни тар урындыр юл юк чыгарга. Гүрдә караңгы, утлар янмыйдыр, нинди хәлдә син, мәгълүм булмыйдыр. Аһлар итегез намаз кылганда, тау-ташлар еглар гүргә куйганда. Гүргә керерсең, ләхет күрерсең, намаз кыйлмасаң бик үкенерсең. Кабергә куйгач караңгы булыр, йөздән бер генә иманлы булыр. Иртә торыгыз, намаз кылыгыз, кабердән куркып аһлар орыңыз. Йөздә нур булыр гайбәт кылмасаң, нахак сөйләмә иманлы булсаң. Ни авыр хәлләр кабер эчендә, тәүбә кылыгыз атна кичендә. Үлем ширбәтен бер көн эчәрбез, күпме торсак та бер көн китәрбез. Агъзалар еглар кәфен печкәндә, тагын да егълар гүргә куйганда. Кәфен печкәч, җүйләп бетергәч, җаны бик җыгълар җеназа күргәч. Җан карап торыр – ничек юарлар, югач та аны ничек куярлар. Җан чыгу берлән җәрәхәтле тәне каты тотмагыз, җан әйтер, мине. Катылык берлән җаны бирелгән, җан ачысындан иреннәр көелгән. Карап торсак та белмиләр хәлен, ничек алгандыр Азраил җанын. Җан тәндин чыккач фәрештәләр алыр, иманлы булса җаны шатланыр. Җан карап торыр җуарга салгач, җан бик рәнҗелер су кайнар булгач. Юуган җирендә азасын алгач җаны кычкыпыр кәфенгә салгач. Зинһар бәйләмә кәфенем, торсын, бала-кардәшләр йөземне күрсен. Калганларыгыз, бәхил булыгыз, мин мескенне күреп гыйбрәт алыгыз. Мин дөньяга алдандым, сез алданмагыз, намаз укымый, зинһар, калмагыз. Әйбәт сөйләп кенә ахмак булмагыз, нахак сүз берлән кеше рәнҗетмәгез. Бу дөнья өчен, зинһар, яшь түкмәгез, дөнья малына сез алданмагыз. Намаз да кылсаң, гайбәт тә кылсаң, кабул булмас никадәр кылсаң. Кабер азабы һичвакыт бетмәс, мөнафикъларның азабы бетмәс. Мөнафикъ барыр дөнъядин китеп, кабере егълар килмәсен диеп. Имансызларга Сурда урын тар, иманлыларга Сурда хуш хәл бар. Иманлы бәндә җәй-кышны белер, ата-анасын, баласын күрер. Әйләнеп кара барыр ереңне, нурландыр, Раббым, үзең гүремне. Күрекле йөзләр дә фани булачак, караңгы гүргә бер көн китәчәк. Дөньядан барсам ни берлән барырмын, ләхеттә ничек ялгыз калырмын. Бөтен малларны куеп китәрсең, дөньяны җуеп.. Авызыңдан җаның чыккач күлмәгеңне суеп алырлар Күлмәгеңне суеп тар ләхеткә куйганда Ни җавап бирерсең анда. Юмартлар бәете: Юмартларны сөяр Алла, шәһитләрдән китәр җәннәткә алда, Җумартлар алданмый малга, белер ни булачагын анда. Укып белсәң укып китабыңны гамәл кыйлсаң җиңел кыйлыр хисабыңны. Күңел бирмә бу дөньяның малына, ирешерсең үзең үлем хәленә. Әҗәлеңне китереп куй каршыңа, әҗәл дигән бер көн килер башыңа. Исән вакытта без уйламыйбыз аны, беләсезме, бу дөнья безгә фаный. Исегездән чыгармагыз үлемне, килеп җитсә дә ул безгә – күренми. Әгәр күренсә иде күземезгә, хәбәр бирер иде ул үзе безгә.
Беләлмибез ничек булыр безгә анда, фәрештәләр язып куяр барысында. Ничек булса да яхшылыкны уйла, ки биш вакыт намазыңны да куйма. Әгәр һәркем тырыш булса укырга, китап төшми гафил булып ятырга. Бу дөньяда килер шундый вакытлар, үлеп җир астына керер вакытлар. Ничек булса да яхшылыкны уйла, ки биш вакыт намазыңны да куйма. Бу мөнәҗәтне яздылар ядкәр итәм якын дустыма, адашыма, Хәнифә иде, туже. Язып бетердем 1980 нче елда, сентябрьнең 29 нда. Зинһар, үтенәм укучыга хаталары булса төзәтеп укыгыз. Афу итегез начар язганга. Укыгач дога кылыгыз. Язучы Хәнифә Муса кызы. Әтиеменең алма сады алмалары кызарадыр, Хохол егете мактанадыр, мөселманнан кыз аладыр. Әтикай мине сөядер, утыз сумга бер шал ала, Һичбер нәрсәм жәл калмыйдыр, утыз шәкертем жәл кала. Чиркәүләргә кергезделәр үзләренчә кылынырга, Еылы сулар китерделәр венчат иткәч юынырга.
Чыбар дуңгызны суйдылар, башын өстәлгә куйдылар, Чыбар дуңгыз каны белән ислам динемне җуйдылар. Хахул биргән йон күлмәкне, әникәбәм, киямесең? Әникәбәм, киямесең .... Мине хахулга саттылар, нинди яхшылык таптылар, Нинди яхшылык таптылар, ислам динемне югалттылар. Кара-каршы хуш гуринча йөриалмадым мин туйгыйнча, Азраил җанымны алсын хахулга килен булгыйнча. Кара-каршы хуш гуринча болдырлары пыяладыр, Хахул янына яткан чакта газиз җаным ояладыр. Сторона В Ире үзен ташлаган, шуңа күрә чыдый алмыйча әрнегеннән Кабан күленә сикереп баткан Айша бәете: Кайгы-хәсрәт күрмәдем яшь үсмерле чагымда, Уйнап-көлеп тора идем үз әнкәм кочагында. Үсеп җиткәч мин буйга әнкәй килгән бер уйга, Шатлык алган бар дөньясын – хәзерләнәдер туйга. Күп үтмәде – туй булды, өйгә кодалар тулды, Озакламый мулла килде – никах дәхи укылды. Шулай итеп яшь килен булып китте кыз башым, Шатлыкларым кайгы булды, кемгә төшәр күз яшем. Яшь чагымда уйлый идем һаман рәхәт килер дип, Мәрхәмәтсез бу дөньяны миңа гына келәр дип. Мәрхәмәтсез канатын салды минем башыма, Җәфалады, карамады күзләремнең яшенә. Кызганмады дөнья мине, салды җәфа башыма, Алып китте, җиткермәде егерме биш яшемә. Бу дөньядан мин биздем, җәфасына күп түздем, Рәхәт күрермен димим, өметемне мин өздем. Әллә дөнья үчең бармы, шуны миннән аласың, ... Җәфаладың, хафаладың гомеремнең күгендә, Ахырында чыга җаным Кабан күле төбендә. Алдамасын сезне кызлар яшь чагында шат йөрү, Исегездән һич чыкмасын бер көн хәсерәт күрү. Хәсрәт килсә бер вакыт еглатадыр күп вакыт, Минем сүзне дөрес диирсез килеп җитсә шул вакыт. Хатын-кызлар колак салыгыз – сезгә әйтәм сүземне, Мисал итеп гыйбрәт өчен китерәмен үземне.
Бу дөньяда бар да ялган – чын нәрсәсе бер дә юк, Туксан тукыз ач кешеләр, йөздән бере бары тук. Бибиайшәнең иренә әйткән сүләре: Хезмәтемне кызганмадым караңны ап-ак тоттым мин, Син ни кадәр җәфа кылсаң барысын да йоттым мин. Матурлыгым, зифалыгым – бар да иде ерендә, Ни кушсаң да эшли идем, калдырмадым берендә. Гөнаһым юк синең хакта, ир хакыңны куймадым, Син никадәр сөймәсәң дә, мин сөюдән туймадым. Син шулай да күрсәтмәдең миңа якты йөзеңне, Ишетмәдем синең бердә якты тәмле сүзеңне. Зөләйхаңда артык түгел миннән артык карарга, Бар күңлемне сарыф иттем син җаныемны карарга. Гөнаһым юк синең хакта, ир хакыңны куймадым, Син шулай да сөймәсәң дә, мин сөюдән туймадым. Шулайда мин синдән риза булдым синең юлыңда, Кызганамын – балаларым калды үги кулында. Көндәшемдән җәберләтмә күз нурларымны, зинһар, Тәрбия кыл син аларны, синдә аларның хакы бар. Өс-башларын яхшы кара, ертык-тишек булмасын, Ятим булып моңаймасын, күңелләре тулмасын. Көндәшемдән сакла яхшы, сукмасын да какмасын, Әгәр сукса, я орышса, ата булып якла син. Алар хәзер синең кулда, сиңа карый моңаеп, Үги ана бик зәһәрле – таба бердән мең гаеп. Вакыт җиткәч бир мәктәпкә, укыр, язар, хат таныр, Өстемә килеп Коръән укыр, минем рухым шатланыр. Яшь чагында укысынлар, зинһар надан калмасын, Артны-алны яхшы белсен, уңны-сулны аңласын. Дөнья эшен эшли белсен, буш калмасын һич нидән, Урак урсын, чалгы тотсын, куя белсен һәм кибән. Сәясәттән хәбәр алсын, укып белсен һәм хөкем, Гыйлемлекне яхшы белсен духтыр булсын кемнән кем. Гыйлемлекне яхшы белсен, мулла булсын бер илгә, Яшь вакытлар бик кадерле, әрәм булмасын җилгә. Яхшылыкны өйрәнсеннәр, яманлыктан чыксыннар, Гыйлеп алу һөнәре өчен чит җирләргә китсеннәр. Васыятем әйтеп беттем, индүлсәм дә үкенмим, Кабан күленә сикереп төшәм, хушыгыз инде, мин килмим. Аишә ханымның балаларына әйткән сүзләре: Балаларым, бәгырьләрем, калдырамын сезләрне, Кайчагында искә алыгыз дога белән безләрне. Балаларым, бәгырьләрем, калдыгыз ла яшьли сез, Әнкәгезне сагынганда белмим инде нишлисез. Бәлки сезләр үткәрерсез моңаешып көнләрне, Әнкәгезне сагынганда белмим инде нишләрсез. Бәлки сезләр үткәрәсез моңаешып көнләрне, Тәкъдир шулай, балаларым, ятим итми кемләрне. Бер сез генә түгел калган атасыз да анасыз, Бәлки, сезләр, балаларым, хәсрәт утында янасыз. Дошман күрде сезне дөнья, калдыгыз ла анасыз, Үги ага кочагында инде сезләр янасыз. Кызганамын , сызланамын, сезнең өчен, нурларым, Күз алдымда сез идегез миңа дөнья хурлары. Балаларым, чәчкәләрем, укымыйнча калмагыз, Надан булып үзегезне михнәт эченә салмагыз. Уку кирәк, балаларым, мужикка да, муллага, Надан көе ничек кирәк якын булмак Аллага. Сүзем тотып укысагыз – якты булыр йөзегез, Мин күрмәмен рәхәтен, рәхәт күрер үзегез. Хуш булыгыз, балалар, калдырамын сезләрне, Кай гына да искә алыгыз дога белән безләрне. Кардәшләренә әйткән сүзләре: Кардәшләрем, минем өчен кайгырмагыз сез бердә, Минем өчен шул күңелсез – ялгыз яту тар гүрдә. Тагын шунсы бик күңелсез – сез генә юк каршымда, Кайвакытта искә алып Ясин укыгыз баш очымда. Үкенечем калды минем – күралмадым үлгәндә, Балаларым юатыгыз искә төшереп килгәндә. Дөнья мине махмур итте ... үлем алырга, Кунак булып барып калдым сезне күреп калырга. Хуш туганнар, сау булыгыз, кайгырмагыз юк өчен, Җәфалады явыз дөнья, алды миннән үз үчен. Хуш туганнар, сау булыгыз, тыныч булсын көнегез, Кайвакытта искә алып зыярәткә килегез. Аишә ханымның ирләргә әйткән сүзләре: Әй, сез, ирләр, көзгеләр, сез барыгыз изгеләр, Үзегезчә әгәр әйтсәң, сез акыллы, без юләр. Бәгъзе ир әйтәдер, акылы ким хатын кыз,
Бу дөньяның яртысын түгелме соң тоткан без. Ах, ирләрдән дә бар шундыйлар, акылы ким, чын юләр, Хатын-кызлар булмаса, ертык-тишек кем йөйләр. Ир-булсагыз урыныгызда игътибарлы булыгыз,
Хатын-кызны хур күрмәгез, алар түгел колыгыз. Алар берлән уйнамагыз, алар түгел бит курчак, Хәзер инде сезгә вакыт инсан диеп белер чак. Хатын-кызга сез карагыз мәхәббәтле күз белән, Хәтере калса юатыгыз төрле тәмле сүз белән. Хатын-кызның күңеле нечкә, тиз кырыла, өзелә, Хатыныңны яхшы тотсаң шунда дөнья төзелә. Аишә ханымның актык сүзләре: Җитәр инде күп моңайдым, тукталмыйча шул җирдә Тагын бер сүз язар идем табалмадым сүз бер дә. Каләмемдә тая инде, яза алмыйм турыдан, Каты сүзләр язган булсам, язылгандыр кайгыдан. … көзгесен күрсәткәндер саташып, Каләмем ялгыш тоттым бәлки үлемгә шашып. Гафу итегез яшь егетләр, дәхи картлар, бабайлар, Гафу итегез ирлек диеп әйтеп калган бабайлар. Бу китап иде. Айша ханымның моңлы җырлары дип язылган иде. (Сак-сок бәетен көйли. Ике вариантын да укый. ) Өченче вариант: Әткәй дә иртә торды, өендә кошлар күрде, Бу нинди кошлар диеп хайранга калып торды. Әнкәй белде ахырдан балалар кош булганын, Әткәйгә сөйләп бирде рәнҗеп бәддога кылганын. Саратовта театр бар иде. Капкаева иде артистка. Урман кыз, Зәңгәр шәл, Таһир Зөһрә, бөтенесе бар иде. 1934 нче елда төштем, аннан югалдылар. Белмим. Очкылы күлмәкләр, борыңгы әби күлмәкләрен киделәр. Бала итәк диләр. Бездә очкылы диләр. Тәңкәләрне чапуклар дип әйтәләр иде. Артка өремнәр артына, акчалар тезгән. Күкрәк бар иде баскан укалардан. Үзләре әниләре чиккәннәр, чиккән кызыл кушаклар. Сыргалар иде, әнием колагыма кигезде, колагым ерылып китте. Башка калфак, яулык. Бик узырлы челтер, энҗеләгән, укалы калфаклар, шуның өстенә шәл. Артисткалар. Бик килешә иде. Ыштаннар чигелгән юк иде бездә, кизе ыштан, үзләре суккан, үзләре теккән. Кизеле ыштан дип әйтәләр иде. Ыштан төп өчкырлы. Бөрмәле. Бабайларныкы. Чикмиләр иде күлмәкләрен. Кызыллап тукыйлар иде. Ирләрдә бишмәт иде, кызларда җилән иде. Камзолны әбиләр кия. Җилән иде, йөзләрен дә күрсәтмәгәннәр. Пәрдәдән йөргәннәр Пенза якларында. Революцияга тиклем ачылды. Ак чулка, чабата кияләр кырга барганда. Болай читек, калош, кәвеш. Үзебездә тегә иделәр, хромнан, яхшы сафьяннардан. Шыгыр-шыгыр, матур шыгырдый иделәр. Шерстяной носкилар, кырда, эссе вакытта. Кырда булмаганда чулкалар магазиннарда. Кыз вакытларда бар нәрсәдә бар иде. Яхшы батислардан эчке күлмәкләр, ночная рубашка, астан, өстән күлмәк. Кәвешләр, ботинкалар. Чигүчеләр бар иде. Болгар татарлардан киткән без. Татар халкы барысы да киткәннәр Болгардан. Бабайларыбыз әйтә иде, без болгарлардан киткәнбез, дип. Сура – зур су. Ул Иделгә кушыла бугай. Мин бардым ит өчен базарга Казанда. Монда саталар ат ите. Монда саталар дуңгыз ите. Татар хатыны әйтә, мин алам дуңгыз итендә, ат итендә. Соң, әйтәм, сез татар бит, ник дуңгыз итен аласыз. Сез бит үзегезне татар диеп әйтәсез. Сез нинди татар, сез чукынган татар, әйтәм. Ат ите генә үзе каты була, дуңгыз итен кушасың да мае белән, ул бик йомшак була, пилмингә әйбәт була. Соң әйтәм, сез татар бит, ник дуңгыз итен кушасыз. Ачуым килеп талаша идем үзләре белән. Дәшми тора оялып. Ояты бар әлдә. Баскай иделәр туры юлга. Мин яратмыйм Казан халкын. Дуңгыз итен Аллаһы тәгалә, аның өстендә җәүһәр булган, букка манылган ул, чыккан ул букка манылган. И Ходай тәгалә аны каргаган, әйткән, гомер буе син, мәңге бук эчендә тор, синең итең минем Мөхәммәт өммәтләремә харам булсын, сине ашасын кяфер кешеләр генә, и шуңарга күрә Аллаһы тәгалә безгә запретить итеп калдырган. Мөхәммәт сгв әйткән, дуңгыз итен ашаган кешеләр мине шәфәгатемнән мәхрүм булырлар. Каргалган ул. Казанда, Ания күршеләре – сез мишәрләр,без татарлар. Нинди әйтәм, без мишәрләр, соң без мишәр дигән исемне мин Казанда гына ишеттем, без настоящий аллага ышана торган мөселманнар, татарлар. Безнең мәңгелек исемебез татар. Мөселман, Мөхәммәт өммәте. Нинди ул мишәр. Ул юк сүз. Бакый ага әйтә иде, нинди ул мишәр, ул юк сүз ди, ул булмаган сүз ди. Каян килеп чыккан ул сүз, белмим. Без Саратовта урыс арасында торабыз, безне урыслар анда әйтә, сез татарлар, сез яхшы кешеләр түгел, безне анда кимсетәләр без татар диеп, Казанга килдем кимсетәләр мишәр диеп. Без соң кемнәр әле. Татарлар бит, настоящий татарлар. Без динне бик тотабыз. Без барыбызда болгар булганбыз. Керәшеннәр дә булгар. Ну алар Иван Грозный вакытында үзләренең җаннарын нитеп, тәннәрен саклар өчен урыс булып калганнар. Алар керәшен түгел, алар урыс булдылар. Аларны Иван Грозный чукындырды. Бар аларның яхшылары, аларны кисеп, крепостны ваттылар, Иван Грозный кайчан крепостны алдылар. Крепостның өстен ачып, базларын казып, мөселманнарның башын кисеп шунда күмеп калдырдылар. Менә шунда бик күп кеше мөртәт булып калдылар. Мөселманнарны кырдылар, хатыннарын суйдылар, әллә нинди ят кешеләр җиребезгә тулдылар. Үтә, үтә, үтә китте бу замана хәлләре.
Монда дүрт йөз ел электә нинди хәлләр бар иде, Ятка хезмәт итми идек, үз ханымыз бар иде. Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре, Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре. Мәчетләрнең башларына кыңгыраулар тактылар, Манарага тәре кадап чиркәү итеп кактылар. Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре, Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре. Мин мөселман дигәннәрне корбан итеп чалдылар, Менә шунда бик күп халык мөртәт булып калдылар.(шул керәшеннәр, мөртәт булып калдылар-хт) Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре, Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре. Мөселманнар арасында күркәм тереклек бетте, Бу хәбәрне ишеткәч үк Иван килеп тә җитте. (Сөембикәне саттылармы, кайнагасы Шахгали сатты, Мәскәү белән хәбәрләшеп Казанны алдылар, шуннан соң күркәм тереклек бетте. Шунда Сөембикәне предали - хт) Җир астына тәре куеп керепостны ваттылар, Мөселманнар башын кисеп җирнең өстен яптылар. Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре, Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре. Хан сараен күрделәр дә, гаҗәпләнеп тордылар, Нинди җирдә торган икән кабәхәтне диделәр. Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре, Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре. Менә безнең хәлләремез, чүт чыкмаган җанымыз, Башкаларның кенәзенә китте безнең малыбыз. Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре, Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре. Мәскәүдә Красный площадтә зур чиркәү. Иван Казанны алгач шул айны куйдырган тәре астына, безне басып калдырган. Хәзердә дә ул бар. Безнең айны кимсетеп тәре астына калдырган. Татар халкын кимсетеп, җиңдем, диеп. Урыс татарны кабәхәт дип әйтә. Нинди җирдә торган татар дигәннәр. Җир астына тәре куеп керепостны ваттылар, Аннан бик күп алтын алып Слава Богу, диделәр. Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре, Үтә, үтә, үтә, китә бу замана хәлләре. Сөембикәне әйтәләр, менә манарасы бар бит, Иван Грозный әйткән, минем племяннигыма хатынныкка барсаң, мин сиңа тимим. Простить итәм, сугышмыйм дигән. Теге әйтә, миңа бирегез рөхсәт, башнямда бераз торыем, аннан үзен ыргыта. Бездә шулай сөйли иделәр. «Комсомолга кердек фашистның Мәскәүгә якынлашкан вакытында. Заявление менә болай дип яздым: «Если понадобится, то отдам свою жизнь». Өйгә кайткач инәй: «И, балакаем, алып китсәләр... Нишләп алай дип яздың?» Инәй бик прогрессив карашлы кеше иде. Ул вакытта дин сабагына гына утыртып бер нәрсәгә дә игътибар итмичә яшәп була торган түгел бит инде. Барышка каршы барып булмый. Динне өйрәтергә тиешле булса да, үзенең күңеле белән шулай уйласа да, тормышка юлны ябам, дип, курыкты инде ул. «И, балакаем, гөнаһлары миңа булыр инде моның, ничек җавап бирермен инде. Менә сезне өйрәтеп булмады инде», дип, хәсрәтләнә иде. До фанатизма бирелгән кеше түгел иде, аңлый иде тормышның барышын, мәрхүм. «Бәбкәем, эчеңнән Алла бар, Алла бар, дип йөр. Берүк эчеңдәне Аллаңны онытма», дидер иде. Хәзер бит инде тартыласың дингә олыгая башлагач, бер дә теләк теләнмәгәч ничек була инде ул. Мин шуны уйлап динне укырга йөрдем. Балалар өчен теләк теләүче дә кирәк бит. Миннәхмәт абзый (1913 - ?) бик күп кешене укытып чыгарды. Инәем «Мөхәммәдия»не яттан беләдер иде, «Йосыф»ны, «Таһир-Зөһрә»не. Андыйдан кача идек, курка идек тыңларга да. Бабаемның киштә тулы сыгылып китап иде. Анда Коръән генә түгел бит инде. Борынгы матур әдәбиятта». Гыйльминур апа. Әлмәт. (Бу язма Рухият фондына «Сандугач Сайрар Илем» фестиваленә исем уйлап чыгарып, сценарийлар иҗат иткәндә, кайда эләкте кәгазь, шунда Иске Әлмәт халкыннан фольклор җыеп йөргәндә язып алынды. Ул фестиваль ни хәлдәдер, оныткандыр инде кем исем уйлап тапканын да, шулай да рәхмәтем зур Рухияткә. Иске Әлмәтне язып калалдым. Үзе бер нәсер. - Мәсгудә Шәмсетдинова) 1981 нче ел 14 нче май. Пенза өлкәсе, Ос авылында туган Әния Туишеваның әниcе Хәнифә апа Туишевадан язылган кыйпылчыклар: Элек байлар файтуннар җигеп йөрделәр. Безнең дә файтуныбыз бар иде. Безнең як урман ягы. Кышларын көрәш буладыр иде. Кыш көне эш юк, кечкенә балалар көрәшә башлый, аннан яшьләр, хәтта картлар да үзләрен тыялмыйча көрәшәләр иде. Кызлар читтән генә авызларын каплап карап торалар иде. Әтиебез Муся Шәмсетдинов, сәүдәгәр. Муся әтием бик рәнҗеде раскулачивать ителгәч. Кайгы дип кабул иттек инде. Әтикай, Әникай, Әбием, Карт Әни, Картәтү диләр безнең якта. Мәсгудә: Сабантуйлар була идеме? Хәнифә: Юк сабантуй дигән. Сүзне без Казан татарларыннан ишеттек. Өмәләр була иде. Аулагөйләр була иде, Кич утырулар. Тик кызлар гына җыела иде. Шунда йөзек салыш уйныйлар иде. Йөзек кемдә – йөгереп чык. Чабуларыннан тотып калса берәрсе җиңелгәннең кулларын каеш белән кыйныйлар иде. Хәнифә туган көненә без пешердек ак калач, ак калач, Теләгәнеңне ал да кач, ал да кач, Менә шуның зурлык биекле, Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне ал да кач, ал да кач. Динне мәсхәрәләп картлардан көлү, аларның ышануын мәсхәрәләү – әхлакны тоталмаган яшьләрнең идеологиясе» (Урының оҗмахта булсын, Хәнифә апа. Күллү нәфсин зәәикәтүл-мәүт. Мәсгудә Шәмсетдинова)
Язды Мәсгудә Шәмсетдинова, 1991 нче елда, 17 нче апрельдә, Саратов шәһәрендә.
|