Masguda I. Shamsutdinova's site


 

88. Cәмигулла Рәхмәтуллин: Трофим, у тебя аршин короткий.

1981 нче ел, 8 нче июль. Рәхмәтуллин Сәмигулла (1905 нче елда туган). Сакмар районы, Станция Чебенле. Яза Мәсгудә Шәмсетдинова. Хөкүмәт эшләде казачество, башкортлар булмады казаклар. Наполеон сугышында булмаганнар. Ул элек килгән. Әтиләр сөйли иде, хөкүмәт кешеләре килгәннәр дә казачество буласыз дигәннәр. Алар охранять итеп ятканнар, казахлардан, кыргызлардан. Кыргызлар килеп хатын-кызларны урлап киткәннәр. Татарныкын. Шуннан караул куйган инде казачество ясап. Бөтен милләттән булган казаклар. Украинда Кубанское казачестово. Алар поляклардан саклаганнар. Пограничниклар дигән сүз. Патша әйтсә сугышка әзер барганнар. Станичный атаман – начальник. Берничә авылга атаман. Областной совет заманында чыкты. Бәйге – сабантуй. Бәйге уйныйлар, йөгерешәләр. Атны чабыштыралар – шул бәйге дип атала. Казахлар хәзер генә казах булдылар, алар элек кыргызлар иде. Полудикарь алар. Аларның дине мөселман, үзләре дикарь. Сугыш вакытында казачество арасыннан берәр дини кешене сайлап куйганнар. Җырлап киткәннәр сугышка. Скрипка уйнаганнар. Барабан сукканнар. Төрле барабан сукканнар. Гармун уйнаганнар. Быргы юк. Курай кебек өрә торганнары булган. Курайны башкортлар уйный, татарда булмады. Кубыз элекке заманда уйнаганнар. Хатын-кызларның битләрен япканнар, ирләргә күренмәскә качып йөриләр иде. Оялганнанмы инде. Казачкалар юк иде. Йорт нигезе астына догалык салалар. Акча салмыйлар. Төрле догалык. Язып салганнар. Чересә чери инде. Нигез боткасына чакырганнар, өмә инде. Беткән иде безнең заманда нигез боткасы. Матча маен ишеткәнем юк. Аятелкөрси бер җирдән дә калмый. Киндерне хохоллар суга иде. Петропавелда хохоллар ике генә авыл ара. Купец яллап чыгара сатучыларны, өй саен кереп йөриләр, Иван, Митрофан. Бер вакытта безнең вакытта, дядя Трофим, у тебя аршин немного короткий, ди безнең авыл хатыннары. Зато широкий, дип чыгып китә. Кешеләр өйләнгән вакытта бәет әйтәләр. Бәетчеләр буладыр иде. 5-6 кешеләр утыралар да чанага, шуннан бәетне әйтеп киләләр инде. Көйләп бәет әйтәләр. Ул ваккытта бәетчеләрне кияү ябып кайткач ашаталар иде. Сихыр белән бәйләнгән дөнья. Каргалыда берәү бар – Хәмидә дигән карчык. Каргалы хатыннарының ирләрен яраттырып торган Хәмидә карчык. Әтисе Хәлиулла Хәлфә. Минем сеңлем авырган ие, аягына басалмыйдыр ие. Ап кердем. ХХ соңырак булган эш дип карады. Соңга калгансыз диде. Лечить итте. Печән чүмәләләре күренгәндә, Ходай кушса, бәлки бер хәл булыр диде. Только шуны әйтте. Тугай ягында иде тәрәзәбез. Тәрәзәдән карасам, берәү чүмәлә өеп куйган. Чүмәлә салып. Шуннан әнигә әйтергә чыксам, Хәят дигән кыз бала урамнан йөгереп кайтып килә. Аягына басалмыйдыр иде. Ул урамга чыккан үрмәләп, ул күрмәде чүмәләне, мин генә күрдем. ХХ мәшәкатьләнмәгән сихыр белә. Андый кешеләр юк хәзер. Ходай белә, ни булды. Зимагурлар толчокта, кайгырмыйлар мал юкка, кайгырсалар кайгыралар тәмәкеләре юкка. Красный казак чыкты. Совет чыккач. Риза булмый кая барасың. Сталин заставить итте. Мундир иде, хөкүмәт бирә. Минем улым булса хөкүмәт карый, 16 га җиткәнче. Акча биреп барам. Шуннан хезмәттән чыгарга вакыт җиткәч шул акчага ат алып бирә. Ияр бирә. Ногайлар алар керәшеннәр. Керәшен дә диләр, ногай да диләр. Алар казачийлар туже. Ясаул булган, офицерлар – яшьләрне уйнатучы. Лейтенант, сержант, батальон. Төрле җырлар булганнар. “Скакал казак через долину, через манчжурские края, скакал он садиком зеленым, блестел колечко на руке. Дарила она, дарила, подарила, казак ушел поход, когда казак шел поход, говорила, что через год буду твое. Год прошел, казак стрелою в село родное поскакал, навстречу попала старая старушка, он говорила ... (взяла из сайта - мш):
Скакал казак через долину,
Через кавказские края.
Скакал он садиком зеленым,
Кольцо блестело на руке.
Кольцо казачка подарила,
Когда казак ушел в поход.
Она дарила, говорила,
Что через год буду твоя.


Вот год прошел, казак стрелою
В село родное поскакал,
Завидел домик под горою,
Забилось сердце казака.


Навстречу шла ему старушка
Такие речи говорит:
«Напрасно ты казак стремишься,
Напрасно мучаешь коня,
Тебе казачка изменила
Другому сердце отдала».


Казак колечко золотое
В Кубань бурливую бросал,
Он повернул коня гнедого
И в чисто поле ускакал. (шушы җырны ишеткән. Үлгән, үзен-үзе аткан, дип сөйләде Сәмигулла абзый.) Кыргызлар түгел казачийлар. Ермакны патша ебәргән татарларны куарга. Татарларны куып барып Новосибирский янындагы елга буена. Дөнья ул җырлар. Рахматуллина Шәмсия, Мөхәммәдсадыйк кызы, 62 яшьтә Мөнәҗәт:
Чыгып сәфәр Рәсүлюлла ки Мәдинәгә тотты юл,

... хәсрәте белән Мәккәгә карап җылады ул.
Мәккә шәһәрендә туглды, Мәдинәдә гомер сөрде,
Мәккә шәһәрени сагынып һәр кич саен еглар ирде.
Сәхрәләргә чыгар ирде, зыяратлар кыйлар ирде,
Мәккә шәһәренә карап ямансулап егълар ирди.
Берәү китә ки илендән аерылып туган җирендән,
Аның догасы кабул диеп хәдис бардыр пәйгамбәрдән.
Мәдинә шәһәренә барсам, рәсүлнең рузасын күрсәм,
Салават белән күрешеп разый булам дәхи үлсәм.
Рәсүл каберенә барсам, чәчәкле гөлләрен күрсәм,
Шәрәфәтле иман белән үзем дә шул юлда үлсәм.
Рәсүлюлла кабере өстендә зекерләр әйтәләр кошлар,
Без дә шул кошларга кушылып салават әйтәек, дуслар.
Рәсүлюлла кыйла гыйбрәт салават әйтмәгәннәргә,
Ишетеп тотмаганнарга шәфәгать итмәс, дуслар.
Уйган, күзләрем, нурлы сәхәрләрдә,
Ходаның күптер рәхмәте күптер аңарда,
Сәхәр торып кыйла күргел,
догаңны дәхи телә атаң белән анаңа.
Сәхәр торып телә хактан, үзеңне дәхи телә барча,

Кызың белән улыңны.
И, күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә,
Фирештәләр базарына бара күр,
Үзеңә шифалы зекер ала күр.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Орскийдагы ападан күчердем.
Шәмсия апа дәфтәреннән укыймын:
Үлеп гүрләргә керсәм дә, и балам, газиз балам,
Мин бит сине тапкан анаң,
Синең туган көн мин шатландым,
Хөрмәт итер диер, балам.
Ничә еллар бергә тордык,
Бер табактан ашлар ашап,
Бу ни гаҗәп, би ни хикмәт,
Чыгалар ананы ташлап.
Сабый вакыты үтеп киткәч
Бик шәфкатьсез була бала,
Шул бала белән һаман да
Саргая ана тәмам.
Хәерле эшләр юк, бездә бәрәкәт калмады,
Төне-көне дөнья куып гомерләр үтә җилгә.

Мин китсәм дә бу дөньядин
Язган сүзләрем кала.
Картлык килде безләргә, юлга бакмадым,
Никадәр дөнья кусам да, әҗәлгә дәва тапмадым.
Шәмсия апа укый:
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә,
Сәхәр торып телә хәер-догаңны,
Телә дәхи атаң белән анаңны,
Фирештәләр күктән төшәр
Сәхәрләр догаларга,
Ишекләрне ачарлар,
Дога саклар каму колны бәладән,
Дога алгыл атаң белән анадан.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп барчаларга.
Телә дәхи балаңны, дусларыңны,
Догалардан бушатма телләреңне,
Дога кыйл ата-анаңа иртә-кичтә,
Алар ятсын каберендә тынычта.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә.
Догалар ашагач һәм ...
Фирештәләр хәзерләр каршыларга.
Ходаем, җуйма безне кол атыңдан,
Насыйп ит хәбибең шәфәгатеңдән.
Ходай рәхмәт итсә бер колга,
Йөрер ул кол Ходаның төз юлында.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә.
Тәүфыйкъ биргел, син генәсең тәнәхүм,
Күзем, күңлем сиңа тоттым сиңа, Илаһым.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә.
Мөэмин коллар сәхәр торып сәҗдәгә баш куярлар,
Хозурланып күзләрендән яшь коярлар.
Рамазанда ифтарларга җыярлар,
Хозурланып күзләреннән яшь коярлар.
Заманнарда төрле фигыль бар,
Яманнар җөмләсеннән булма, зинһар,
Табагыңа салып татлы ашыңны,
Күршеңнең гаебен күрмә, читкә түкмә,
Шәригать хөкемен тот, читкә качма,
Гайбәт сөйләгән җирләрдә утырма,
Башыңа төрле бәлалар тутырма.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә.
Телеңне тый, гайбәт сөйләп заяга үткәрмә көнеңне,
Авыз эчеңдә телең тилсе еландыр,
Тирбәтсә чакмаккма гомандыр.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә.
Гайбәт сөйләү зинадан да хәвефле,
Барачак каберебез тагы хәвефле.
Намаз, руза тотмый борадар,
Ничек шәфәгать теләрбез рузый мәхшәр.
Һава булыр кызган тимер тик,
Газап күргән кеше булыр күмер тик.
Яманнардан яман иде наданлык,
Яман юлга тарта безне саранлык.
Ана карынында асрады безне тук,
Ризык бирсә хәзер дә мохтаҗы юк.
Уйган, ай күзләрем, нурлы сәхәрдә,
Ходаның рәхмәте күп бәндәләргә.
Бер апай әйтеп торды, шуңардан күчердем.
Ислам дине мөнәҗәте:
Аллаһының дусты, сән, и Мөхәммәд Мостафа,
Безгә шәфәгать … и Мөхәммәд Мостафа.
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Җите кат күк кичтең сән, гарештән дә аштың сән,
Алла белән серләштең сән, сән Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә я Мөхәммәд Мостафа.
Шәригатьне сүзләнең, тәрикатьне күзләнең,
Хакыйкатьне эзләнең, син Мөхәммәд Мостафа.
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Бу дөньяны сөймәдең, туйганчы аш еймәдең,
Хак коллыгын куймадың, син Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә я Мөхәммәд Мостафа.
Тәкъдир булган Алладан, ятим калган атадан,
Һәм шәфкатьле анадан, ул Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Теләмәде атасын, һәм шәфкатьле анасын,
Кыйлды өммәт догасын ул Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Атам-анам димәгән, балам-чагам димәгән,
Аһ –вах өммәтем дигән ул Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Өммәте өчен көенгән, бит күп хәсрәтләр чиккән,
Бик чук михнәтләр чиккән ул Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Ачлыкка да сабыр иткән, нәфескә җәбер иткән,
Өммәте өчен яхдү иткән ул Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Көннәрен руза булган, төннәрен уяу торган,
Өммәте өчен кайгырган ул Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Атасыннан да кичкән, анасыннан да кичкән,
Өммәте өчен аһ иткән ул Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Күп рәхмәт булсын сиңа, чук сәлам булсын сиңа,
Шәфәгать әйлә безгә, әй Мөхәммәд Мостафа,
Салаллаһы галәйкә, я Мөхәммәд Мостафа.
Әһле җәннәт, әһле Ислам, әһле иман, әһле нур,
Кыямәт көннәрдә йөзләремезне итмә хур.
Янем тәнем гыйзаралла, и Ходаем безләрне
Тәмуг утларыннан сакла.
Бер әүлиянең әһвәлен укый (Вәйсел Карани).
Бер мең атлы я борхан, йөз мең атлы я сөбхан, мөшкел төште бидарга, рәхим кыйлгыйл я рахман.
Бер зару эш чыкканда шуны укырга инде.
Рисалаи газизә китабы бар миндә. Инәй биргәйне, Уфа мәчетендә торганда Рәхимулла муллага биргәйнем, ул хәзер Чебоксарда тора. Ул әллә кайда кереп китте тиде дә куйды, ярар тидем инде мин. (Борынгы китапларны Рәхимулла исемле муллага биргән Уфада мәчеттә торган чагында, 1991 нче елда ул мулла Чебоксарда яшәгән. Китапларны Рәхимулла мулла кемгәдер биргәнме, үзенә калдырганмы - мш).
Cәмигулла: Җен патшасы кызларны, хатыннарны урлап тоткан. Берәү эзләргә чыккан. Бер әбигә барып төшкән, балам, минем бер апаем, өч урый дөняьяны, шуңардан сора син үлем суын җен патшасын үтерү өчен. Барып төшкән моның сестрасына. И балам, бик кенә эшләр идем мин аны. Минем апаем бар, ул җиде урый төненә дөньяны. Җиде урый торганга киткән. (В ягының уртасында әкиятнең тәмамы)
А тәмам, В:
Әтинең исеме Гизатша, әнинең исеме Оркыя. (язмаганнар ни фамилия, ни авыл)
Ерның исеме:
Электричество якты яна,
...
Гелән бергә булсаң икән
Дошман күз алларында.
...
Дулкыны тага мени,
Үзең теләп ятка калдың,
Ятлар да кага мени.
Агыйделнең буйларын,
Буйлаганым юк ие,
Бу хәсрәтне күрермен дип
Уйлаганым юк ие.
Апау Алла, уф Алла,
Башым авырый, сау түгел,
Башым авырый үләрмен дип
...
Кайларга барыйм икән,
Кемнәргә ярыйм икән,
Бу бәхетсез башларымны
Суларга салыйм микән.
Алхам, Хаюл Каюм, Ясин, Колху (3), Вал Гасрый, Кәүсәр, (багышлый).
Яхшы атлар кирәк үтәргә,
Карурманны чыккан чакта сандугачлар сайраша,
Иии, газиз башым адашау.
Тугаенда сайрый бер тургай,
Иртәсендә сайрый, кичендә сайрый,
Саргаеп ла үлсен ди бугай.
Сарман буйкайларын үткән чакта
Тормозларга басып җырладым,
Тормозларга басып ай ерладым,
Сездин айрылганны белмәдем.
Дусты: (ай урагын салып иңбашыңа)
Ай урагың салып иңбашыңа,
Кояш нурларыннан нур алдың;
Кояш нурларыннан нур алдың да
Салкын чишмәләрдән су алдың.


Басма өстенә басып су алганда
Кулъяулыгың кемгә болгадың?
Талир тәңкәләрең чыңлаганда
Кем исеменә җырлар җырладың?


Әллә су буйлатып, ат уйнатып,
Сөйгән ярың ауга киттеме?
Әллә мылтык алып, кылыч тагып,
Дошманнарга каршы киттеме?


Әйтче, нидән шулай яшь егетләр
Гөл сибәләр синең алдыңа?
Йөзләрең шул синең таң кояшы,
Урагың да — туган ай гына.


Чулпан таңны уята,
Ерлата да елата
Идел бит ул,
Идел бит ул, идел бит ул.
Идел бит ул киң ул, шул.
Идел бит киң бит ул.
Караңгы төн, томанлы көн
без аереылган көн бит ул.
Без үзебез Уфаныкы
Уфада тормасак та,
Үкенечен калдырмыйбыз
Бик матур булмасак та.
Әкрен искән җил селкетә
Агыйдел камышларын,
Кем аерылмый шулар белми
Айрылу сагышларын.
Сандугачлар басып сайрый
Идел камышларына, шул,
Иртән торсам гел моңаям
Былбыл тавышларына.
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.
Китә казлар,китә казлар,
Китә казлар Донбасска, шул,
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска.
Җитәр инде бик күп әйттек
Бу кызларга карата,
Хәзер инде әйтеп карыйк
Егетләргә карата (ларита көенә - мш)
Самигулла бабай дәвам итә әкиятен:
Аскы теше түшәм терәгән, өске теше идән терәгән. Какырган – салма пешергән, төкергән – шулпа пешергән. Теге егетне ашаткан. Үлем суын биргән. Ул Җен патшасы белән көрәшергә тотынган. Җен патшасын үтергән.
Мәсгудә: Үлем суын нигә эзләгән соң ул?
Сәмигулла: Шуны белмим, нигә кирәк булгандыр. Патша кызын биргән. Егет бер батыр булган,исеме юк. (Кара сүз- буш сүз - Шәмсия).

Шәмсия: Пәринең өе мынса. Аның ризыгы ат бугы да сөяк. Җеннәрнең. Кешегә тигән җен бар, тимәгән җен бар. Төшемдә күренеп мешать итсә Аятелкөрсинең азагын гына укыйм. Хифзухума, шуңа тиклем укый җен , аннан соңын ул җен укый алмый. Безнең арада бер кыз бар иде, дип сөйләде Факия апа, җен алмаштырып киткән. Шул җен кызы белән уйнайбыз, ди, Йомшак куллары, сөякләре юк. Кесәсе тулы ат бугы булыр ине, ти. Тиз генә елап бара торган ие, слабый ине ти. Шул Факия әби кыз вакытында уйнаган шул кыз белән. Миңа җен күренде. Агзам ике айлык кына чагы. Без Жамбулда торабыз. Самигулла Ырынбурга китте. Киткәйне, өйләр анда әйбәт ине. Зур. Веранданы элдем, ишекне элдем, үзем яткан бүлмәне яптым. Ята инем, берәү килеп керде. Военный формада. Ишек төбендә тора. Сәмигулла кая, ти. Ырынбурга китте. Суфия белән Закир кайда, безнең спалныйда квартирантлар тора. Татарлар – яшьләр. Суфия роддомда, Закир әниләренә киткән, белмәем, тинем. Менә мин сине хәзер нимә эшләтсәм дә эшләтәлам шунда. Бер ни дә эшләтмә тинем. Куркам. Шулай тора бирде лә чыгып китте. Шулай баланы кулыма алып стенага арканы куеп юрганны бөркәнеп таң атканча шулай итеп утырдым. Чыгып карасам ишекләр элүле. Шулай җен булды. Мунчага кояш баегач җыелалар. Әти китаптан укып күрсәтте. Аларның өе мынча. Хәзер шунда бер бабаебыз әйтте: мынча кереп утыра ием, ыштансыз шыр ялангач бәләкәй генә ир бала килеп керде лә ишек төбендә тора, ти. Кит, мәлгун, нигә монда торасың, кит, чыгып кит, дип әйттем, ди. Шуннан соң ул кояш баегач мынча кермәде. Җен бар.
Сәмигулла: Мунчага төнлә барып керәбез дә. Кисәү агачы бармы шуны алабыз да чыгабыз. Теге җеннәр шалтыр-шолтыр киләләр. Мунча иясе дип атала.
Мәсгудә: Бичурасы кем?
Cәмигулла: Бәләкәй җеннәр.
М: Алар кайда яшәй?
Cәмигулла: Мунчада. Өй иясе бар. Бер уголда яши инде. Күзгә күренми. Абзарда абзар иясе була. Атның ялын үрә, шуны чишеп булмый. Атны яраталар. Яраткан атның ялын үреп ашата, симез була ул ат. Суның иясе тоже була. Хатын-кеше диләр. Шүрәленең булганы юк. Ахырзаман була икән, кыямәт көн була икән. Кояш баешыннан чыга ди, берничә көн. Җабраил Сурын өрә ди. Сур дигәне воздухыдыр. Бөтен дөнья гарасат була инде. Бөтен дөнья асты өсте килә.
Шиллыйкка чыгу: Атка утырып, балалар белән чыгабыз шиллыкка. Бер ничә гаилә. Катын белән. Ашарга ап барабыз. Сарыкны суябыз. Кунаклар чакырабыз авылдан дус ишләрне. Сарык итеннән төрле ашамлыклар пешерәбез. Балалар уйный, шунда чыкырдап йөри алар. Көймәдә йөрибез, Сакмар буена чыгадыр иек. Балык тотадыр идек. Татар халкы балык ашый. Адәм үлә бит, шул диңгездә йөзеп йөри, иләкләп бетерәләр кешене ашап бетерәләр. Шуны күргән кеше балык ашый алмый. Мөселман халкы ялкау. Хохоллар уңган халык.